Логотип Казан Утлары
Хикәя

САРЫ ЯУЛЫК

Исеңдәме, яшьтәш, дисәләр,

Күзләр зәңгәрләнә төшәләр...
И.Юзеев.

Ике зур сумка тутырып эштән кайтып килүче Наилә подъезд төбендәге утыргычта аңа
карап елмаеп торган ир-атка игътибар итмәде. Үзенең олы юбилей кичәсенә әзерләнеп,
мәшәкатьләнеп йөргән чагы. Илле бише тула. Күзенә ак-кара күренми. Кунаклар күп
булачак, бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары, туганнары җыела. Борчыла, болай
зурдан кубып кунак төшергәне булмады шул. Туган көн бәйрәмен гомумән яратмый, төче
сүзләр, чәчәкләр...
Туган көне дә кайсысы микән әле аның? Илле икенче елның җиденче апрелеме, әллә
сиксәненче елның унынчы октябреме?... Әфганстанда узган биш ел, анда үткәргән көннәр.
Ул көннәрдә, ул төннәрдәме? Наиләнең чем-кара чәче көмеш төсенә кереп кайтты,
исәнлеге дә ташка үлчим генә. Яшь хирург кыз солдатларның яраларын бәйләп кенә
калмады, операциясен дә ясады, бик күпләрне үлемнән дә алып калды. 33нче частьтагы
коточкыч хәлне искә төшергәндә әле дә чәче үрә тора, тәннәре чымырдап китә.
Бер кичне егерме җиде солдат китерделәр, ярым үле, ярым тере иде алар. Кычкырып
кына түгел, улый-улый елады Наилә. Үзенең аларны үлем тырнагыннан йолып кала алмау
көчсезлегеннән дә, сөлек кебек сылу ир-атның — кемнәрнеңдер газиз баласы, ире, якыны,
сөйгәненең — яшәүгә өмете юклыгына кайгырып та елады... Ыңгырашып, саташып
кычкыруларга ямьсез сүгенүләр кушылып, ярдәмгә ашыккан шәфкать туташларын аяктан
екты. Иртәгә авыр яралыларны калага алып китәргә тиешләр. Ял итеп алырга дип
башларын мендәргә тидергәндә таң яктырып килә иде инде.
.Подвалда ярдәм көтеп алты тәүлек ятты Наиләләр. Бәхеткә каршымы, исән
калуларына бер сәбәп булдымы, медикаментлар саклана торган кечкенә бүлмәгә, идән
астына бераз гына ял итәргә төшкән кызлар «үлем йокысы»на чумып, өстәге хәлләрне
сизми калдылар.
Янгын күз ачып йомганчы лазаретны чолгап алган. Беркем белми калган, беркем
ярдәм итә алмаган, яралылар ярдәм сорап акыра-кычкыра тереләй янганнар.
Наиләләр ябылып калган бүлмәнең чыгу люгын ачып булмаганлыктан, бөтен
өметләре Бөек көчнең үз кодрәтендә иде. Аларның исән икәнлеген бишенче көнне, торба
шакылдаткан тавыштан гына белгәннәр. Өчесен дә аңсыз килеш табып алганнар.
Наиләнең чәче дә шунда агарды. Үлеп терелделәр бит!
...Подъезд ишегеннән кереп, икенче катка күтәрелгәч, кемдер җиңеннән тартты кебек,
Наилә, үзе дә сизмәстән, почта әрҗәсе янында басып калды. Юкка гына тукталмаган икән,
ниндидер конверт бар! Почта ачкычы кайда соң? Ул ашыга- кабалана сумкасын капшарга
кереште. Ьаман-һаман югалып торганга гәҗит- журналларны почтадан барып ала иде, ә
бүген? Бүген аны ниндидер сәер бер көч туктатты!
Нинди хат бу?.
Кайчан килгән?.
Бер кулы белән азаплана торгач, Наилә сумка төбеннән ачкычын табып алды. Тимер
капкачны ачып җибәрүе булды, хат, дулкын өстендә йөзгән йомычка кебек як-якка
чайкалып, таш идәнгә килеп төште. Конверт тышына зур итеп «Наиләгә!» диеп язылган.
Иелеп алмакчы иде дә, хатның мөһере дә, кире адресы да юк икәнен искәрде. Әфганда
үткән еллар үзенекен итте. Һәр адымны, һәр хәрәкәтне сак кына кылырга күнегелгән.
Шикләнде, конвертны алмады.
Нәрсә бу? Кемнән?
Наилә аптырады, нишләргә белмәде. Урлаганда тотылган кеше сыман, як- ягына
каранды. Тугыз катлы йорт, лифты дөбер-шатыр эшләп тора, кем кермәс тә, кем чыкмас.
Дустан дошман күп дигәндәй, конверт кына димә! Әнә, почта белән килмәдемени кеше
үтерә торган порошоклар?
Хат, яшен вакытында аяк астына килеп төшкән утлы шар кебек, Наиләнең котын алып
таш идәндә ята бирде.
Чү, лифт ачылды!
— И, Марат, син икәнсең, сумкаларымны подъезд идәненә куясым килмәгән иде,
шушы конвертны гына алып бирче, зинһар?
— Шәһәргә киләләр дә кеше булалар, кем икәнлекләрен оныталар, — дип
мыгырданды соңгы айларда бик сирәк айнык күренгән Марат, идәндә яткан хатны алып
Наиләгә сузганда. Аннары ул, тагын нидер сөйләнә-сөйләнә, калтыраган куллары белән
ачкыч тишеген көчкә табып, фатирына кереп китте.
— Рәхмәт, зур үс! — диде хатын, шаяру катыш, күршесенең тупаслыгына исе
китмичә. Белә бит ул аның бар дөньяга нигә ачулы икәнен. Юк, усал да, явыз да түгел
Марат. Беркөнне, һич уйламаганда, ике яшьлек малаен ияртеп хатыны ташлап китте аны.
Монысы барып алмый, тегесе кайтмый хәзер. Яхшы ук салгалап йөри торгач, гел
айнымаска әйләнде. Менә шулай бала ятим кала, ә ир-ат? Ир- ат. әрәм була. Кулындагы
конвертны да онытып, әнә шулай әрнеп калды Наилә күршесе Марат артыннан.
Хат тышында кечкенә хәрефләр белән «Наилдән» дип тә язылган икән.
«Наил!? Ничек?.. Каян?..» Наилә сискәнеп китте! «Ни гомер бит!..»
Яшен тизлегедәй күз алдыннан мәктәп еллары, яшьлеге йөгереп узды. Бу шул чаклы
тиз булды ки, аның кан тамырлары буйлап кайнар кан таралды да, аңын яктыртып,
Наиләнең уйларын балачакка алып китте.
...Әнә алсу күлмәк кигән Наилә ялантәпи яшел чирәмнән атлый. Янәшәдә
сыйныфташы Наил аның туфлиләрен тоткан. Алар сөйләшә-сөйләшә, соңгы кыңгырау
кичәсеннән кайталар.
Ачкыч тота алмаслык булып калтыранган куллары Наиләгә янә күршесе Маратны
искә төшерде. «Мин. айнык бит! Ә нигә кулым калтырый? Нишлим мин? Наил? Кайда
син? Үзең китердеңме әллә хатыңны? Нигә адрессыз ул?»
Ишеген ачып өй эченә узган Наилә сумкаларын урнаштырып та, өстен салып та
тормады, хатны ачарга кереште. Ерак балачакка алып киткән ап-ак конверт, очкыннар
чәчеп торган утлы күмер кебек, кулны өтә иде. Аның эчендә хат түгел, ә ниндидер
кабарынкы әйбер икәне кулга сизелеп тора. Наилә, кипкән иреннәре белән: «Наил,
Наил!?» ди-ди, аптырый-каушый конвертны ачып җибәрде. «Чү, җил дә исмәде ич!».
Наиләнең күзләре тагын да зуррак булып ачылдылар, ул:
— Ә-ә!?, — дип кычкырып җибәрде.
Кояш төсле җете сарыга әфлисун төсендәге көзге яфраклар төшкән. капрон яулык! Ул
конверт эченнән шуып кына төште дә, «Ниһаять, күрештек!» дип кочаклап алган сыман,
Наиләнең аяк битенә сузылып ятты. Наилә иелеп ефәк яулыкны алды да, хәле китеп ишек
катына чүкте.
.Җиденче март көне иде. Җиде чакрым араны күрше авылга йөреп укыйлар Наиләләр.
Иртәнге автобус соңарып килгәнгә, дәресләр әллә кайчан башланган, мәктәптә тынлык
хөкем сөрә. Йөгерүдән сулулары капкан кызлар-малайлар шыбыр- шыбыр килеп
сыйныфларга таралыштылар. 10 «Б»да усаллыгы белән бөтен мәктәптә дан тоткан тарих
укытучысы Мәрьям апалары икән.
— Керегез, әйдә, керегез әле! Шыбырдашмый гына утырышыгыз! — диде, «мыш-
мыш» борын тарткан укучыларга сөзеп карап, Мәрьям Соруровна. — Сорап карыйм әле
мин сездә-әә-ән! Вакыт бик бар, — дип тә өстәде. Өсләрендәге салкын да сүрелеп
өлгермәгән укучыларның башлары парта астына ук сеңде.
— Фәхриева, әйдә, син сөйлә!
«Бетте баш!» — яшен тизлегендәге уй миен ярып узды Наиләнең. — «Нәрсә үттек соң
әле без кичә, кичтән нәрсә укыдым соң мин?..»
Укымыйча дәрескә килгәне юк та үзе, ләкин фикерләре таралган чак бит! Ишектән
килеп кергәч тә Наилнең матур карашын күреп югалып калды ул. Сыйныфка бер булган
бу чибәр егеткә кызлар сыланырга гына тора, ә Наиләнең, аны әлегә кадәр ошатып йөрсә
дә, керфек астындагы шомырт күзләрен тутырып Наилгә карарга батырчылык иткәне юк.
Егетнең карашы кызның аякларын — хәлсез, үзен аңсыз итте ләса! Ул Наиләгә текәлеп
карап елмайды да, нәрсәдер әйтергә теләгәндәй ниндидер ишарә дә ясаган булды бит әле.
Мәрьям апа Наиләнең фикерләрен җыеп сөйли башлаганны көтеп тә, сөйлә инде дип
ялынып та тормады, кискен итеп:
— Ишектән кергәндә үк күзеңне тутырып Хәмәдъяровка карадың. Онытылырсың да
шул! Кая, нәрсә ымлады ул, нәрсә качырасыз сез анда? — диде.
Укытучы ашыга-ашыга кыз янына килде дә, Наиләне этеп диярлек парта астына
тыгылды. Һәм... Аннан дүрткә бөкләнгән «Социалистик Татарстан» гәҗитен тартып
чыгарды.
— Ә-ә-ә, һм-м-м! — диде Мәрьям Соруровна сузып кына. — Молодец, Хәмәдъяров!
Менә ничек икә-ән! Үзең бер авыз сүз сөйли алмадың, Наиләгә соңгы хәбәрләрне гәҗите
белән үк алып килгәнсең. Гыйшык-мыйшык дисез инде, алайса?
Укучылар шым булдылар.
Әйе шул! Мәрьям апалары гәҗиттә басылган соңгы хәбәрләрне туплап, аларны укып
килергә кушкан иде...
Укытучы, олы бер ачыш ясагандай, эре-эре атлап такта янына килде дә, кулындагы
гәҗитен селки-селки:
— Аны укып килергә иде... — диде.
Шулчак озак көттергән кыңгырау шалтырады, ләкин берәү дә урыныннан торып
китәргә базмады, барсының да күзе гәҗит эченнән җилфердәп төшеп идәндә яткан сары
яулыкта иде... Сыйныф беравык тын торды да, кинәт шыбырдаша, чыш-пыш сөйләшә
башлады.
— Тынычланыгыз! Утырыгыз барыгыз да, беркем беркая китми! Йә, Наилә, чыгып ал
яулыгыңны! Ал, ал! Бүләк ич, әнә нинди матур, кояш үзе бүлмәгә төште диярсең!
Иренмәде укытучы апа, яулыкны бөгелеп идәннән алды да, бар зурлыгына туздырып,
сыйныф алдына селкеде. Оятыннан помидор кебек кызарган Наилә ни дияргә дә белмәде.
Нәрсә бу? Кемнеке? Бер сыйныфташларына, бер укытучыга карап аптырады.
Укучыларның бу хәлгә бик исләре китмәде, чөнки Наилнең күрше партадагы кыздан
дәресләр буе күзен алмавын күптән беләләр инде, ә менә «дәрес хуҗасы» бөтен
сыйныфны «пленга» алды. Дәвамы ничек булыр иде, әмма Наил барысын да үз урынына
утыртты.
— Мәрьям апа! Сез дөрес аңламадыгыз. Ул минем гәҗит, тик яулыкны мин. әнигә
дип алган идем, бәйрәм бүләге ул.
Наилне бөтен сыйныф яклап чыкты.
— Мәрьям апа! Хәзер кызлар яулык бәйләми инде.
— Иртәгә 8 март бит, әнисенә алды ул аны.
«Социалистик Татарстан» гәҗитенә кыстырылган сары кояш-яулыкны ул көннән соң
искә төшерүче булмады. Оялчан Наил күрше авылның зифа буйлы, озын керфекләре
арасыннан серле төймәләр булып күренеп торган шомырт кара күзле, икегә бүлеп үргән
озын толымлы чая кызы Наиләгә бер авыз сүз дәшә алмый мәктәпне тәмамлады.
...Наилә сары-кояш яулыкны алып битләренә, иреннәренә тидерде. Ерак балачакка,
мәктәп елларына әйләнде дә кайтты, әйләнде дә кайтты. Күз алдына туткыллы йөзле, кара
бөдрә чәчле, төз гәүдәле һәм һәрвакыт моңлы карашлы Наил килеп басты.
«И, Наил! Белмәдең, белми калдың шул син ул чакта ук инде чая кызның сине ничек
яратканын! Гомер буе саф, бөредә килеш саклады бит ул сиңа булган тәүге мәхәббәтен.
Һәрвакыт синең турында хәбәрдар булды. Армиядән өйләнеп кайтканыңны, аннан
аерылышканыгызны ишеткәч тә өметен өзмәде. Менә, марҗа белән тора дип ишеткәч
кенә, күңеленнән сызып ташлаган иде. Ни булды соң? Син кайда, Наил!? Ничә ел бит!
.Аз сүзле Наил, дәресләр буе Наиләне күзәтеп утыра, әмма тәнәфестә ләм-мим сүз
дәшми. Кышкы буран, ачы суыкларда Наилә апаларында куна калса, сүзсез генә яныннан
сумкасын тотып озата бара. Башка берәүдән дә озаттырмый. Менә шушы йомыкый «аю
Наиле»н яратты Наилә. Биш ел институтта укыганда да сүз кушучыларга егетем бар дип
кенә әйтте. Чибәр дә, тәкәббер дә син диючеләргә дә җавабы бер булды: тәкәббер түгелне
эзләгез! Ә Әфганда, ут эчендә ир-ат затына булган мәхәббәте көчле дуслыкка әверелеп
кенә калды... Искиткеч кырыс холыклы, каты куллы ир-атлар янәшәсендә үзе дә шул
төркем кешесенә әйләнде бугай ул. «Якын дус»тан ары бара алмый үтте гомере.
Менә ичмаса Наил!? Наил дус кына түгел шул. Наилә аны гомере буе яратты, көтте.
Ир-ат сыйфатларын үзенә сыендырып, түзәргә, еламаска да өйрәнде, тормышның ачысы-
төчесен дә байтак күргәнгә, сабыр була да белде. Бүген, менә әле хәзер ни булды соң аңа?
Кулына ак конверт кочкан Наилә кабат яшьлегенә, мәктәп елларына кайтты.
.Чыгарылыш кичәсенә дип әнисе аңа, бер казга алмаштырып, каладан алсу күлмәк
алып кайтты. Сылу тәненә сыланып торган өрфия күлмәкне кигән Наилә бу кичәдә яңа
сусылланып пешкән җиләкне хәтерләтте. Аның күлмәге башкаларның күз явын алса, үзен
тагын да чибәрләтте. Әлегә кадәр бер сүз кушарга оялган Наилгә ни булгандыр, ул Наилә
яныннан бер адым да китмәде, күзеннән күзен алмады. Алар гел икәү биеделәр. Атлап
түгел, очып йөрде Наилә. Таң каршыларга авыл башына чыккач, «сиңа суык бит», дип,
Наил пинҗәген кызның иңнәренә салды. Шул минутта куллар кулга тиде, күзләр
очрашты. Нинди суык булсын ди, утлы учакта көйде Наилә, янды, пеште. Бу халәтне алар
икесе генә белделәр. Таң кызыллыгында Наилнең каратутлы бите дә кызарып тулышты
хәтта.
Биш ел саен шушы җирдә очрашып торырбыз дип сүз куешып таралыштылар.
Җитәкләшеп өйгә кайтып җиткәч, «иң кайнары» капка төбендә булды. Наил
саубуллашырга дип кулын сузган кызны эх дигәнче кочагына алды да... Үбү булдымы ул,
гомерендә бер тапкыр да әнисенең пәп итүеннән кала башканы белмәгән кыз аңлый алмый
калды, Наилдән җилләр исте. Уку йортларына таралышканчы күрешергә куешкан сүзләр
тормышка ашмады. Әтисез үскән малайның ике авыл арасында йөрергә матае
булмадымы, әллә авыл егетләре туктатып кисәттеләрме, күрешә алмадылар. Наилә
әзерлек курсына Казанга китеп барды, аннан институтка укырга керде. Хатлар аша да
табыша алмадылар.
«Наил! Кайда син! Ничек сакладың син бу яулыкны?..»
Наиләнең ерак үткәнгә киткән уйларын бүлеп, ишектә кыңгырау шалтырады. Сары
яулыгын тоткан килеш, дулкынланудан кем икәнен сорарга да онытып ишекне ачып
җибәрүе булды, тагын аһ итте Наилә. Бер кочак сары розалар тотып күрше Марат басып
тора иде.
— Да! «Святыня» да уянды бугай, ахыр заман җитә диләр, шулдыр, шулдыр, — дип
мыгырданды ул, кулындагы чәчкәләрне аптыраган Наиләгә сузып. — Менә, мадам! Сезгә
бирергә куштылар! Әллә ашыга, әллә ояла. Ьм-м! — Марат тамагын кырып куйды.
— Кем иде ул, Марат?
Наилә баскычтан аска йөгерде. Менә хәзер, менә шушы минутта чыкмый калса, бик
үкенер, гомер буе үзен гафу итә алмас, бик якын кешесен җуяр сыман тоелды аңа. Бер
кулына сары яулык, икенчесенә сары чәчкәләр тотып, Наилә подъезд ишегеннән урамга
атылып чыкты. Чыгып та басты, баскан урынында катып та калды. Ишек алдында аңа
карап, елмаеп чал чәчле Наил басып тора иде.