Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ ЗАМАНЫНЫҢ КАҺАРМАНЫ

Егерменче гасыр. Татар әдәбияты.
Гомәр Бәширов. Бу сүзтезмәләр бер-бер-
сен тутырып табигый яңгырый шикелле.
Дөрес, үткән гасыр татар әдәбияты тари-
хында бөекләр шактый: Тукай, Такташ,
Ибраһимов, Тинчурин, Җәлил, Кәрим
(Фатих)... Соңрак чордан тагын дистәләгән
исемнәрне санарга мөмкин. Әмма шунысы
бар: ни кызганыч, аларның дөньядагы
яшәү язмышын тулы бер гасыр белән
бәйләү кыен. Кайсылары яшьли вафат,
кайсылары төрмәләрдә черегән,
кайсылары сугыш корбаннары... Нәрхәлдә
яшьләре буенча илледән узганнары сирәк.
Бәхетебездән, Го- мәр Бәширов, йөзьяшәр
ил агасы булып, тулы бер гасырның алтын
баганасы булып кала алды. Ходай биргән
саулык-сәламәтлек белән дә, олуг шәхес
кимәлендә дә, акыл иясе буларак та.
Безнең халыкта талантлы кешеләр күп
булган. Кайсы шәп шагыйрь, кайсы хикәя-
повесть остасы, кайсы артист-драматург
дигәндәй... Ә менә чын мәгънәсендә
әдипләр сирәк. Зур әдип булу өчен теге яки
бу жанрда маһир булу гына жңтми әле.
Аның өчен чын зыялы, гыйлемле, милләт
язмышын һәрдаим онытмаучы, гамәлен
таланты белән раслый ала торган, шул
җөмләдән сәясәтче дә була алу кирәк.
Гомәр ага Бәширов нәкъ менә шул
сыйфатларга ия шәхес иде.
Без, моннан ярты гасыр элек әдәбиятка
килгән буын, шул чордагы совет
әдәбиятының горурлыгы саналган
шәхесләр белән нык кызыксына идек.
Күрәсең, үзебез дә шундый үрләргә ом-
тылганбыздыр инде. Кемнәр иде соң ул
шәхесләр? Кайберләрен генә саныйм:
М.Шолохов, А.Твардовский, А.Фадеев, М.
Кәрим, украин М. Бажан, казах М.Ауэзов,
эстон Ю.Смуул, литвалы Э. Межелайтис,
кыргыз Ч.Айтматов, әзәри С. Рөстәм, үзбәк
Г.Голәм... Шулар арасында түрдә Го- мәр
ага Бәширов та бар иде. Зур горурлык иде
безнең өчен. Таяныч иде.
Хәзерге яшьләрнең ул
чордагы совет әдәбияты үрнәкләренә үз
карашлары бардыр. Беләм, тәнкыйть
белән дә карыйлар. Табигый хәл. Әмма
үзләре шул заманда яшәп иҗат итсәләр
нишләгән булырлар иде икән? Минемчә,
Гомәр Бә- широв шул чор (ә еллар бик
катмарлы!) мөмкинлекләреннән чыгып,
милләт файдасына максимум эшләргә
тырышкан фидакарь шәхес. Кемнәргәдер
«Намус» романындагы Нәфисә образы
ясалма булып тоелырга мөмкин.
Онытмыйк: Нәфисәләр берничә буынны
тәрбияләде. Начарга тәрбияләмәделәр
бит! Шунысы мөһим.
Әгәр әдипнең иҗатын чын-чынлап
бәяләргә теләсәң, аның «Туган ягым —
яшел бишек», «Җидегән чишмә», «И
язмыш, язмыш», «Гыйбрәт» кебек
әсәрләрен яңадан укып чыгарга кирәк.
Биш томлыгын укысаң тагын да яхшырак.
Хәзер алар рәтенә Гомәр аганың яңа
китабы — «Күңел дәфтәре» өстәлә*.
Алтмыш ике ел буена теркәлеп килгән бу
көндәлек язмалар әдипнең иҗатын һәм эшчәнлеген дөрес бәяләр өчен иң
ышанычлы чыганак булыр. Гомумән, озак
еллар буена көндәлек язып бару олы
әдипләргә хас бер сыйфаттыр. Әдәбият
тарихыннан Л.Н .Толстой, Ф. М.
Достоевский, И. Г.Эренбург көндәлекләрен
искә төшерә алабыз. Әдипләрнең
кичергәннәре, уйланулары, күңел
түрендәге ихлас фикерләре күрәсең
аларның әдәби әсәрләренә, публицистик
мәкаләләренә сыеп бетмәгән, яисә дөньяга
чыгарырга әле иртә дип саналган. Шуңа
күрә дә безгә ул язучыларның көндәлек
язмалары аеруча кыйммәтле.
Кызганыч, яңа буын язучылары
арасында көндәлек алып бару гадәте бетеп
бара шикелле. Һәр үткән көн хәлләрен
елъязма рәвешендә теркәп барган Гариф
Ахунов, Аяз Гыйлаҗевлар, иҗатлары белән
бергә, бу яклары белән дә сагындыра
башлады. Көндәлекләрне эпистоляр
жанрның бер төре дип тә исәпләргә
буладыр дип уйлыйм. Көндәлек ул —
Вакыт агышына мөнәсәбәт, күңел бушату,
үзенчә бер хикмәти тынычлану... Әмма, бу
гамәл, асылда, зур максатка юнәлтелгән:
кайчандыр, кемнәрнеңдер бу язмаларны
укуына, бу факт-күзәтүләрнең
кемнәргәдер кирәк булачагына ышану.
Кыскасы, киләчәккә хатлар алар...
Миңа байтак еллар Гомәр ага белән
аралашып яшәргә туры килде. Әйткә-
немчә, ул бик олпат, һәр сүзен үлчәп
сөйләшә торган, һәм күпмедер дәрәҗәдә
сак кеше иде. Шулай да, яшь аралары
шактый күп булса да, күңеле түрендә яткан
кайбер фикер-серләре белән уртаклаша
иде. Мин моны 60нчы еллар ахырында
язучыларның Әлмәт бүлегендә җитәкче
булып эшләгәндә яхшы тойдым. Ул
Әлмәткә еш килгәләп йөрде. Озак- озак
әңгәмәләшкән чаклар булды. Заман өчен
шактый ук четерекле темаларга да
сөйләшеленә иде. Әйтик, ничек итеп
Г.Ибраһимовның реабилитацияләү тарихы
(бу эштә Гомәр ага җеп очын тотып торган
кеше), Г.Исхакый тормышы һәм иҗаты,
Һ.Атласи эшчәнлеге һ.б. Күрәсең, мине
ышанычлы дип санагандыр инде. Бик
әһәмиятле дәресләр булды алар минем
өчен.
Гомәр Бәширов 50-60 елларда Рес-
публика җитәкчеләренең беренче би-
шлегенә кергән кеше иде дип беләм.
СССРның Югары Советы депутаты. Россия
Язучылар Союзы җитәкчеләренең берсе,
Татарстан Язучылар оешмасының рәисе.
Халыкара абруйлы язучы... Үткән чорда
татар әдәбиятын дөньяга күрсәтүдә ике
этап булды дип уйлыйм. Берсе — 50 еллар
башында Г.Бәшировка һәм К.Нәҗмигә
Сталин (Дәүләт) премияләре бирү факты.
«Намус» һәм «Язгы җилләр» әсәрләре
дистәләгән чит телләргә тәрҗемә ителде,
дөньякүләм таралыш алды. Икенче —
М.Җәлилнең әдәбиятка яңадан кайтуы һәм
дәүләти зур исемнәр бирелүе. Бу тарихи
вакыйгада да Гомәр ага Бәшировның роле
зур булды.
Шунысын да өстәп әйтәсе килә: Казан
үзәгеннән 15ләп чакрым ераклыкта Аккош
күле дип йөртелә торган җирдә
язучыларның иҗат йортлары бар. 60 еллап
дәвердә анда татарның зур язучылары,
шагыйрьләре, драматурглары яшәгән,
халык хәтерендә калырлык бик күп
әсәрләр иҗат ителгән. Әле бүген дә биредә
бер төркем язучылар яши, эшли,
традицияләрне дәвам итә. Бу иҗат
йортларын да бит Гомәр ага нигезләгән.
Аның тырышлыгы һәм дәрәҗәсе белән
булдырылган алар. Бөек әдипнең иҗти-
магый-гражданлык эшчәнлегенең бер
дәлиле.
Гомәр ага Бәшировнең көндәлек-ха-
тирәләр китабы да безнең рухи тарихы-
бызда Аның тоткан зур урынын, һәм дә
югарыда әйтелгән фикерләрне өлешчә
раслый дип уйлыйм.