ЯҢА МУЛЛА


Ни өчендер аны Бака Нәҗми дип йөртәләр иде. Кемдер анын борынгы бабасы
Бакый исемле булган ди, кайсысыдыр анын бабасы Бәкер булган икән ди, кемдер
анын нәселе куе җирән чәчле булганына күрә Бакыр кушаматлы булган ди. Имеш,
анын бабасынын атасы Тарыш мулла ачлык елны, кешеләр күпләп кырылганда бака
ашатып, гаиләсен үлемнән саклап калган диләр. Тарыш мулла амбарындагы бөтен
ашлыгын ачларга таратып, үзе дә халык белән бергә ачыга башлаган. Гаиләсен ачтан
үтермәс өчен, Тарыш мулла гөмбә җыеп, тозлап та, пешереп тә ашый торган булган,
ләкин халык «гөмбә ул мөселман ризыгы түгел» дип, агуланудан куркып, гөмбә
ашамаган, ачтан кырылган. Аннан сон Тарыш мулла күл бакаларын чиләккә тутырып
алып кайтып, тозлы суда пешереп ашаган. Тарыш мулла кешеләргә: бака тотыгыз,
җан сакларсыз, дип вәгазь укыган, ләкин кешеләр бака ашарга теләмәгән. Яртысы
кырылып беткән. Сәвитләр килгәч, Тарыш мулла салдырган мәчетнен манарасын
аударып, клуб ясадылар, аскы каты таш булганлыктан, амбар иттеләр.
Нәҗминен бабаларын авылдан куганнар, ата-анасы гүрдә, абыйлары, апалары
кайсы кая чәчелгән.
Бака Нәҗми ялгызы гына яши. Ул шахтада эшләгәндә ташкүмергә басылып, сул
аягы гарипләнеп, яшьли пенсиягә чыккан. Каралты-курасы уртача. Хуҗабикәсе
булмаганлыктан, ул бөтен эшне үзе башкара. Вак-төяк малы да бар шунда. Тавык-
чебеш, каз-үрдәк дигәндәй. Эчәренә дә, ашарына да җитәрлек, шөкер.
Анын ике гадәте бар. Ул эчә. Эчеп буза куптармый, ләкин авызына каптымы, ул
өендә утыралмый, кеше арасына чыга, клубка бара, урамда сөйләнеп, җырлап та
йөри. Аек чакта ул курасыннан чыкмый, кешеләр белән аралашмый. Өй эшләрен
караштыра, яки китап укып утыра. Калхуз- инвестр эшләренә йөрми, үз җаена гына
яши бирә.
Нәҗми «исерек, айнымас сәрхуш» дәрәҗәсен кире алмастай итеп үзенә беркеткән
инде.
Ләкин Нәҗминен бер гадәте кешеләрне аптырашта калдыра бирә. Бака Нәҗми
ураза аенда эчүен ташлый. Бака Нәҗмине ураза аенда эттән алып, эткә салып
сүкмиләр. Бар андый алкашлар, авыл тулы. Ләкин алар ураза аенда, корбан
гаетләрендә дә егылып эчәләр.
Ураза аенда, корбан гаетләрендә Нәҗмине аштан калдырмыйлар. Ул чиста
киемнәр киеп, яхшылап кырынып, хәергә бирәсе акчасын күкрәк кесәсенә салып,
чакырылган вакытына мәҗлескә килә. Бу вакытларда ана сокланмаган кеше юк.
Башка авыллардагы кебек, Таштугайда да Тарыш мулла мәчетенен таш нигезе
урынына яна мәчет салдылар. Шушы авылдан чыккан бер бай егет мәчет
чыгымнарын каплады. Мулласы да табылды. Шушы авылнын элеккеге парторгы
Җәмшык Таптыргановны мәчеткә имам-хатыйп итеп беркеттеләр. Бака Нәҗми яхшы
хәтерли әле, әтисе сөйләгән иде: Җәмшык өйгә кереп, киштәдәге гарәп хәрефле
китапларны, дивардагы шамаилләрне кубарып алып, ишегалдына алып чыгып
яндырган.
Бака Нәҗми аның мулла булып китүенә дә шаккатмый, булсын, бәлки ул тәүбә
иткәндер, тәүбә иткәннәрне Аллаһ ярлыкый лабаса. Нәҗминең ачуын китергәне
шулдыр ки, Җәмшык Таптырганов каядыр китеп, берике атна дин сабаклары алып
кайтты да, мулла булды да куйды. Парторг чагында йорт саен кереп аракы таптырып,
тиресеннән чыгып, Алла сүккән атеист Җәмшык мулла булып кайткач, үтә диндар
булып китте. Чалма урап, алтын ука белән чигелгән яшел хөббә киеп, кулына
артыштан ясалган карышкы таяк тотып алгач, гел харап, шамакайга охшап калды.
Коръән уку мәҗлесләрендә Җәмшык мулла вәгазь сөйләгән була, сөйләргә сүзе юк,
гыйлем сандыгы буш. Алланы сүккән чакта ул сүзләр таба иде, ләкин динне, Коръән
сүрәләрен аңлатырга аның белем җегәре җитми иде. Парторг булган чакларында ул
түрә иде, ул җитәкче, хәзер дә ул авылның җитәкчесе булырга тырыша. Дилбегәне
кулдан ычкындырасы килми. Ул мөнбәрдән дә, табын янында да кычкырып,
куркытып сөйли, ул бердәнбер хөкемдар, бердәнбер дөреслекне сөйләүче кебек
кылана.
Бака Нәҗми аның вәгазьләрен тыңлап, җир тишегенә кереп китәрдәй булса да,
мәжлесне бозмады, Җәмшыкның хаталарын төзәтмәде, кеше алдында аның йөзен
ертмады. Табын әзерләгән хуҗаларның кәефен җибәрергә теләмәде.
Әмма мәчеттә, соңгы җомга вәгазендә ул түзмәде, мулла абзыйга сорау бирде.
— Хәзрәт, менә сез вәгазегездә әйттегез: уң кул белән ашарга кирәк, мөселман
кешесе фәкать уң кулы белән генә ашарга тиеш, дидегез. Әгәр дә кешенең уң кулы
булмаса, ул нишләргә тиеш?
Җомгага байтак кеше килгән иде, шәһәрдән бәйрәмгә кайтканнар белән мәчет
тулы иде. Шаулашып утыра торган кешеләр кинәт тынып калды. Сорау барысының
да дикъкатен тартты. Мулла кеше көтелмәгән сораудан каушап калды, сорау бирүче
шундук аның дошманына әверелде. Ни әйтергә сүз табалмагач, Җәмшык мулла:
— Мин исерекләрнең мәгънәсез сорауларына җавап бирмим! — дип кычкырды.
— Әүвәл башыңа түбәтәеңне киеп кил, аннан соң сораулар бирерсең.
Мөселманнар шаулаша башлады. Куштаннар мулланы яклап:
— Дөрес! — дип кычкырды.
Кайсыларыдыр:
— Нәҗми исерек түгел! — дип шаулый.
Гыйбадәт залы икегә аерылды. Шаулашу озакка сузылгач, шәһәрдән кайткан,
мәчет салдыруда үҗәт катнашкан Варис Игъламов исемле кәттә егет:
— Мулла абзый, — диде. — Син сорауга җавап бир инде... Мине дә бу мәсьәлә
бик кызыксындыра, сулагай кеше кайсы кулы белән ашарга тиеш? Менә мин дә
сулагай.
Мәчет калхуз җыелышына әверелеп китте. Кемдер:
— Ике кулы да булмаганнар ничек ашарга тиеш? — дип кычкырды.
Дәррәү көлештеләр. Җомга намазы сәхнә тамашасына әйләнеп бара иде. Шулчак
Нәҗми аягүрә калыкты:
— Түбәтәй мәсьәләсендә, — диде ул. — Түбәтәй киеп мәчеткә йөрү мәҗбүри
түгел, түбәтәй кигәнгә савап юк, түбәтәй кимичә йөрүнең дә гөнаһасы булмас.
Габбас исемле егет сикереп торды:
— Дөрес! — диде ул. — Җәмшык абый мине, түбәтәй киеп кил, дип мәҗлестән
куып чыгарды, шунын аркасында мин Коръән укыганны тыңлый алмый калдым.
Җәмшык мулла шау-шуны туктатыр дәрәҗәдә түгел иде. Ул һаман кан дошманы
Нәҗипкә акыра:
— Бака ашаучы нәҗес син, Нәҗми, намазны боздырдың!
Мөселманнар тагын да катырак шаулый башлады. Кемнең ни кычкырганы
аңлашылырлык түгел иде.
Нәҗми ике кулын да күтәреп, халыкны тынычландырды.
— Тавыш! — дип кычкырды Варис. — Нәҗми абыйны тыңлыйбыз!
— Җәмәгать! — диде Нәҗми сабыр гына. — Бака ите мөселманга харам түгел.
Ирләр тагын шауларга тотынды.
— Коръәндә бака ите ашарга ярый диелмәгән! — дип кычкырды Җәмшык.
— Ләкин бака ите харам диеп тә язылмаган! — диде Нәҗми.
— Ә син каян беләсең язылганмы, язылмаганмы! — диде элеккеге парторг.
— Җәмгый хәзрәт! — диде Нәҗми «хәзрәт» сүзенә аеруча басым ясап.
Габбас:
— Хәзрәт түгел ул — хәсрәт! — диде.
Нәҗметдин дәвам итте:
— Коръәннең Нәхел сүрәсенең 14 нче аятендә болай дигән Аллаһы Тәгалә: саф
ит ашасыннар дип, зиннәтләр чыгарсыннар дип, Ул сезнең өчен диңгезне, елгаларны
яралтты. Бишенче сүрәнең 96 аятендә дә әйтә: суда ау оештыру, тотылган ризыкны
ашау хәләл кылынды. Коръәндә, мулла абзый, бака турында сүз юк. Коръән тыймый
икән, димәк, ул хәләл.
Габбас исемле егет тиз генә китап киштәсеннән Коръәннең татарчасын алып
килеп, кирәкле сүрәне эзли башлады, ниһаять, тапты да кычкырды:
— Нәкъ Нәҗми абый әйткәнчә, шулай язылган! — диде.
Кемдер кул чапты, кемдер Нәҗмине аягүрә торып алкышлады. Тагын кәттә Варис
калыкты.
— Авылдашлар, монда кем соң мулла? Җәмшыкмы хәзрәт, әллә Нәҗметдин
абзыймы?
Халык шаулашып алды да тынды. Кәттә егетнең сүзе бетмәгән иде әле?
— Менә без Җәмгый абзый Таптыргановны Казанга муллалыкка укырга
җибәреп кайтардык. Ул аннан әллә ниләргә өйрәнеп кайтты. Мәрхүмнең өчесендә,
җидесендә, кырыгында Коръән укырга ярамый дип, безнең бабайлар йоласын тыйды.
Ни өчен ярамый, кайдан чыккан ул закон, Җәмшык абзый?
Мулла ачулы карашын Нәҗмидән алып, Вариска текәде, карышкы таягын әвәләп
алды да тамак кырып сүз башлады:
— Коръән мәетнең рухына багышланырга тиеш түгел, ул Аллага гына
багышланырга тиеш.
— Дөресме шул? — диде Варис Нәҗмигә борылып.
Нәҗми әйтте:
— Өйдәме, мәет янындамы, кабер өстендәме, урмандамы, дачадамы, Коръән уку
тыелмаган. Киресенчә, Коръәнне чиста, саф урында уку, нинди урын, нинди вакыт
булуга карамастан, хуплана.
Халык шаулаша башлады. Мулла намаз вакыты җиткәнне белгертеп, идәнгә таяк
орды. Ләкин намазлары намаз булмады. Мулла да, башка мөселманнар да әлеге
сөйләшүдән нык борчылган иде. Намазны тәмам кылгач, тагын калхуз җыелышы
башланды. Кычкырышып арыгач, таралдылар.
Шәһәрнекеләр китеп барды. Ураза ае бетте. Җәмшык ачулы иде. Аның нәҗесе
тышка чыккан, ул төксе, җиңелүне авыр кичерә. Урамга чыкса, эте дә, бете дә:
— Надан парторг, надан мулла! — дип кычкырып кала.
Шулай итеп, ул җомга намазларына да чыкмас булып китте, аны өендә эчеп ята
диделәр. Чыннан да аның исереклеге расланды. Айныган чакларында ул намаз укыта,
бер-ике атна шулай йөри дә тагын юкка чыга, капланып эчә.
Ни гаҗәп, бу ураза гаетеннән соң Бака Нәҗми авызына тамчы да капмый, аек йөри
башлады.
Көннәрдән бер көнне авылга Кәттә Варис кайтып төште дә капыл гына җыелыш
җыйдырды.
— Җәмәгать, мин үз кесәмнән чыгарып мәчет салдырдым, аның мулласы өчен
дә мин айлык хезмәт хакы бүлеп барам, күп булмаса да авыл җирендә ярап тора.
Ләкин бу яңа мәчеткә укымышлы яңа мулла кирәк. Бу исерек парторгка өмет юк.
— Синең бер меңеңә яшь мулла килерме соң, аңа торыр урын кирәк. — дип
кычкырдылар.
— Шуңа күрә, авыл кешесен сайлыйбыз! — диде Варис.
— Кемне? — диделәр.
— Нәҗметдин абзыйны! —диде Варис. — Мин аңа өч мең бирәм. Эшләсен!
— Шул сәрхушнымы? — диючеләр дә булды.
— Нәҗми абый сәрхуш түгел! — диде Варис. — Ризамы син Нәҗми абый.
Бака Нәҗми дәшмәде.
— Дәшмәү — ризалык галәмәте ! — диде Варис.
— Җәмшык мулла сәрхуш булды, сәрхуш Нәҗми мулла булды! — диде Габбас.
— Озакка барырмы Бака Нәҗминең аеклыгы? — диделәр.
Шулай итеп, Бака Нәҗми Таштугай авылында бабасы салдырган бина
нигезендәге мәчетнең имам-хатыйбы булып китте һәм вафатына чаклы мулла булып
торды.

Реклама