ТАЛӘПЧӘН ТӘНКЫЙТЬЧЕ


Хәзерге татар әдәби процессында барган үзгәрешләр, аның үсеш үзенчәлекләре турында сүз барганда күпләр әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Рифат Сверигин исемен телгә ала. Бу аңлашыла да, чөнки сүз сәнгатебезнең асыл сыйфат- үзенчәлекләрен ачып-аңлатып, төп тенденцияләрен, аннан да бигрәк киләчәк перспективаларын, аерым әдипләр иҗатындагы табыш-яңалыкларны үз вакытында тоемлап, күреп алып укучыларга җиткерүчеләр күп түгел. Рифат абый Сверигин — шуларның берсе булып, үзенең акылы, әдәбиятны гаять тирән аңлау сәләте, объективлыгы һәм принципиальлеге белән хөрмәт казанган шәхес. Моңа ул үзенең бөтен аңлы гомер юлы аша килә.
Рифат Хәсән улы Сверигин 1932 елның 1 августында Татарстанның Байлар Сабасы авылында туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Берничә ел укытучы, мәктәп директоры булып эшли. Фән-гыйлем дөньясына омтылыш аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып килә. Монда аспирантура тәмамлый, байтак еллар фәнни хезмәткәр булып эшли. 1972 елдан ул Казан дәүләт педагогика институтында: өлкән укытучыдан профессор дәрәҗәсенә кадәр хезмәт юлы үтә, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче буларак танылу ала.
Әдәбият белеме дигән фәнгә Р.Сверигин якташы Фатих Хөсни иҗатын тикшерү аша килә. 1968 елны дөнья күргән «Фатих Хөсни» дигән китабы бүген дә фәнни-теоретик кыйммәтен югалтмаган җитди хезмәт булып тора. Ф.Хөсни 195060 елларда шактый киң танылу алса да, аның иҗат серләрен өйрәнү мәсьәләсе читтәрәк калып килә. Р.Сверигин әлеге фәнни эшкә алынып, Ф.Хөснинең иҗат киңлеген, әсәрләрендә тудырылган әдәби дөнья серләрен, димәк ки, иҗат стилен, аны әдип итеп таныткан сыйфат-үзенчәлекләрен ачуга килә. Тәнкыйтьче әдипне психологизм остасы буларак ача. Беренчеләрдән булып Ф.Хөсни әсәрләрендә үзгә бер аһәң, лиризм, табигыйлек, юмор булуына басым ясый. Иҗатында милли яшәеш торгызылу, халыкчан тел, детальләр байлыгы, метафорик төсмерләр һәм аеруча яшәеш максатлары, теләк-омтылышлары, каршылыклы характерлары белән сурәтләнгән образлар — барысы да аны проза остасы итеп таныта дигән нәтиҗәгә килә.
Алдагы елларда Р.Сверигин замандаш әдипләрнең иҗат портретларын тудыру эшенә алына. Ә.Еники, Г.Бәширов, А.Расих, Р.Төхфәтуллин, А.Гыйләҗев һ.б. күренекле прозаикларга багышланган мәкалә-язмаларында ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбияты турында тулы бер күзаллау булдырыла. Галим-тәнкыйтьче төп игътибарын әдәбиятның тормыш-чынбарлык белән бәйләнешенә, авторларның иҗат лабораториясенә, тел-стиль табышларына, киң планда сәнгати сурәтләү үзенчәлекләрен ачуга юнәлтә. Әлеге эзләнүләр нәтиҗәсе буларак «Яңа герой һәм яңа алымнар» (1985) җыентыгы һәм Ф.Хатипов белән берлектә язылган «Әмирхан Еники» (2009) монографиясе дөнья күрә.
Әдәби җәмәгатьчелек Р.Сверигинны хәзерге татар прозасын системалы тикшереп- өйрәнеп килүчеләрнең берсе дип таный. Аның мәкаләләре тирән эчтәлеге, сүз сәнгатенең эчке хасиятләрен белеп, аңлап язылулары, фикер ачыклыгы, объективлык, нәтиҗәләренең дәлилле булуы белән игътибарга лаек. ХХ гасыр ахырында язылган «Туксанынчы еллар әдәбияты» (1999) мәкаләсендә ул чор әдәбиятының йөзен билгеләүче берничә әдип иҗатына хас сыйфатларны билгели. Берсе — Ф.Яруллин — «һәрвакыт үзе булып — халык, милләт, җәмгыятебезне борчыган, заман, тормыш проблемаларын йөрәге аша үткәрүче, кичерүче һәм сынмас, буйсынмас рухлы олы шәхес»; икенчесе - М.Юныс — «хөр фикерле, югары хәзерлекле, кыю, гадел һәм
дөреслекне яклаучы гали зат»; өченчесе - Ә.Баянов - «проза, лирика, драма күренешләренең үзенчәлекле үзара үрелеше, прозасындагы мәгънәле шигърият, әдәби детальләр һәм символларның функцияләре, юмор бизәкләре» белән аерылып торучы әдип. Галимнең «Нурзилә новеллалары...», Ф.Яруллинга 65 яшь тулу уңае белән язылган «Аны беләбезме?» мәкаләләре, үзе таләп иткәнчә, «әсәрләргә эстетик җәһәттән якынлашып, алардагы сәнгатьчә гүзәллекне бәяләү, образлы фикерләрне авторның әдәби осталыгы, кулланган стиль-сурәтләү чаралары белән, тормыш күренешләрен үзенчә художестволы итеп яктырту осталыгы белән бәйләнештә аңлату» рухында язылган. Аерым әдипкә, әдәби чорга, еллык күзәтүләргә бәйле хезмәтләрендә без зәвыклы укучыны, таләпчән тәнкыйтьчене күрәбез. «Үткән ел прозасына бер караш», «Гасырлар чатында», «Яңа замана, яңа геройлар» язмаларында тәнкыйтьче әсәрләргә бер-ике җөмлә белән, әмма күп сыйдырышлы бәя бирә, кирәк урында итагатьле генә саллы сүзен дә әйтә. Аның өчен авторитет- дәрәҗәләрдән бигрәк сәнгать әсәренең эчке хасиятен ачу кыйммәтрәк. Бәя бирү критерийлары итеп мавыктыргыч булуны, образлылыкны, фикер тирәнлеген ала һәм тәнкыйтьнең бурычларын да эстетик кыйммәтләрне ачыклауда күрә.
XX гасыр ахыры — XXI гасыр башы Р.Сверигин өчен иҗтимагый формацияләр һәм гасырлар алышыну чоры гына түгел, бәлки 60-90 нчы еллар прозасының йөзен билгеләгән, аның горурлыгы булган Г.Бәширов, Ә.Еники, Ф.Хөсни, А.Расих, М.Мәһдиев, Г.Ахуновларның мәңгелеккә күчүе белән тулы бер дәвер тәмамланган вакыт буларак та әһәмиятле. Тәнкыйтьче совет чорында прозабызның милли йөзен шактый югалтуын, үзгәртеп корулар дип аталган болгавыр заманда кайбер яуланган позицияләрдән чигенүен дә таный. Әнә шулар яссылыгында ул соңгы еллар әдәбиятындагы төп тенденцияләрне барлый. В.Имамов, С.Шәмси, А.Хәлим, Ф.Бәйрәмова, В.Нуруллин, Ф.Садриев, Н.Гыйматдинова һ.б. хикәя- повесть-романнарын зәвыклы тәнкыйтьче, таләпчән укучы буларак тикшерә. Ул әдипләрнең чор-заман проблемаларын оста тоюларын, яңалыкка омтылуларын тотып ала.»Соңгы берничә елда татар прозасының аеруча кыйммәтле ачышлары милләт җанлыларның аңнарын-күңелләрен кузгатырдай, күптәннән борчылса да, һаман да әйтелә алмаган уй-мәсьәләләрне үткәннәр һәм бүгенге көн сулышы белән кушып, аралаштырып яктырту юнәлешендә булды», — дип яза. Соңгы елларның бер үзенчәлеге итеп үткән тарихка игътибар артуны һәм, иң мөһиме, әдипләрнең эзләнүләре тарих сәхифәләрен дөресрәк, объективрак яктырту һәм аларны әдәби- сәнгати үзләштерү юнәлешендә тирәнәя баруны саный. Ә инде хәзерге прозада үзен борчыган мәсьәләләр буларак әсәрләрдә көчле рухлы заман геройларының аз булуын; җитди проблемаларны сәнгатьчә формага салуда әдәби осталык җитмәүне; үткән чорларны каралтып күрсәтү белән мавыгуны; штамплар кысасыннан, элеккеге әдәби алымнарның эчпошыргыч бертөрлелегеннән арына алмауны һ.б. күрсәтә.
Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты Р.Сверигин, эстетик тәнкыйть тарафдары буларак, сәнгатьнең актив, тәэсирле көченә тирән ышану белән яза, шуңа язмаларын матурлыкның, яхшылыкның, дөреслекнең мәңгелек булуы идеясе иңләп үтә. Үзенең яшәеше, хезмәтләре, эш- гамәлләре белән әлеге кыйммәтләрне яклаган һәм саклаган, бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтүче галим-тәнкыйтьче Рифат абый Сверигинга саулык- сәламәтлек, җан тынычлыгы, иҗат шатлыгы теләп калабыз.

Реклама