Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Әллә таныш, әллә таныш түгел,

Күргән саен сүзсез елмая.

Күзләрендә төссез моңсу караш

Чагылып кала көлгән уңайга...
...Таныш түгел абый, дүрт яшь ара...

Без янәшә инде бүген дә.
Кояш көлми, йолдызлар да тынган.

Нинди төсләр күңел күгендә?!
Үпкәләмә... Йөрәк ярасына

Мин кабаттан инде кагылмам,

Без янәшә чакта — мин бәхетле,
Аерылгач — өзелеп сагынам...
Хисләреңне әллә яшерәсең

Син моңсулык иңгән күзеңә?

Ләкин нигә сүзсез кагыласың,

Күз яшьләре тамган йөземә?!

Таныш абый...  Әллә таныш түгел?

Ул яулады  минем йөрәкне.
Яшьтәшләрем көлә, аңламыйча

Миңа бары тик ул кирәкне...
Күзләр күздә күптән, куллар кулда...

Йөрәкләрнең чыңы сизелә...
Бала диеп көлмә, мин зур инде —

Син канатлар куйдың иңемә...
Хисләр чынлыгына ышанам мин,

Ышанычны җуймам кабаттан.

Таныш түгел абый, дүрт яшь ара.
...Ә мин инде аны яратам!


***
Скажи мне, Мама, сколько стоит моя жизнь

Моя жизнь - это драма, моя душа несется ввысь
В. М. Вакуленко (Баста)

Җавап бирче, әнкәй, күпме тора
Бу тормышта минем гомерем...
Язмышымның яңа ялганыннан
Телгәләнгән чагы күңелнең.
Әйтеп бирче, әнкәй, нигә кирәк,
Ак җилкән
Кемгә файда минем газаптан?!
Мин яшәүдән туеп ачтым күзем.
Артта калды ләззәт тулы таң...
Кичер, әнкәй, мондый уйлар өчен,
Тик күңелем күккә ашкына.
Газапларын кулда кыскан килеш
Хыялларым юкка атлыга...
Мәгънәсез бу яшәү... Бу кешеләр.
Икейөзле пычрак елмаю...
Кайта бара күңел — күңел ката.
Күзләрдә яшь, сүзсез моңаю...
Җавап көтмим, әнкәй, бу сүзләргә.
Алар өчен күптән җавап юк.
Авыр яшәү бу елмаю белән.
Ә йөрәккәй яна, йөрәк — ут!
Минем күңел хак-дөреслек белән
Очрашулар эзли көнгә бер.
Тик ялганнар гына... Атылыйммы
Мин кулыма алып револьвер?!
Үз чигәмә төбәп, күзем йомып
Соңгы тапкыр үбеп хисләрне —
Атылыр идем... Ләкин синең күңел
Мине шулай кабул итәрме?!
Таңнар саен кат-кат дога кылып,
Зур өметләр миңа баглама.
Мин тормышның ни икәнен белмим,
Күзләр тиде, әнкәй, балаңа...