ХАКЫЙКАТЬ ЭЗЛӘП

Безнең әдип халкы һәм галим-голәмә купшы сүзләр кулланырга, арттырыбрак сөйләргә ярата. Башкаларның иҗатларына, әсәрләренә бәя биргәндә дә шулай. Янәсе берсенең иҗаты шаулы диңгезләргә тиң, икенчеләренең — тиңсез дәрьяларга...
Ә менә язучы Нурислам Хәсәнов иҗаты хакында сүз йөрткәндә, әлеге чагыштырулар, метафораларның һич кирәге юк. Киресенчә, бу очракта күз карашыңны ерак офыкларга, киң дәрьяларга ташламыйча, әйләнә-тирәңә, көн дә үтеп йөри торган сукмакларыңа төбәсәң, хәерлерәк булыр сыман. Бу әдип үз тирәлегеннән, яшәгән төбәгеннән, күргән-белгәннәреннән бик ерак китмәскә, аерылмаска тырыша. Әлбәттә, моның өчен шул табигый күренешләргә үтә дә җитди, тәфсилле караш та кирәк була. Китапларын
укыганда иң әүвәл әнә шул ягымлы җитдилекне, һәр күренешкә сизгер игътибарлылыкны тоясың — аларга ияреп бу әдипнең иҗат стихиясенә кереп киткәнеңне үзең белми дә каласың...
Кайчандыр әдәби әсәрләрнең асыл кыйммәте дип тормышчанлыкны, язганнарда тормыш дөреслегенең һәрвакыт урын алып торуын төп критерий дип саныйлар иде. Бүген исә әдипләрнең иҗатларына бәя биргәндә бу факторны үзәккә куймый башладылар — яңа алымнар муллыгы, ассоциатив, метафорик сурәтләр белән эш итү осталыгы һ.б. алгы планга чыгып килә бу заманда.
Әлбәттә, боларның һәркайсы да үз урынында булганда, үз чамасын саклаганда, барысы да кирәк, аларны бер-берсенә капма-каршы куясы да түгел. Тик Н.Хәсәнов әсәрләрен — повестьларын, хикәяләрен, лирик парчаларын — укыганда нәкъ беренчесе — тормыш күренешләрен, бизәкләрен әдипнең булганынча, дөрес итеп сурәтләве күңелгә аеруча хуш килә. Н.Хәсәнов иҗатының бу кыйммәтле ягы, чыннан да, тормышның үзеннән, шәхси биографиясеннән, белгән-кичергәннәреннән үк килә торгандыр.
Нурислам Габдулла улы Хәсәнов Теләче районындагы Шәтке авылында 1941 елның 1 мартында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Матур Мишә буйларының гүзәллеге яшьтән күңеленә нык уелып, эзләрен салган ахры — аннан шәһәргә китеп, гомере башка тарафларда үтсә дә, туган җире, туган яклары аның өчен изге һәм якын булып яши бирә. Бу бүген дә шулай — ул табигате, уй-фикерләре белән һаман да шул авыл кешесе, авыл малае булып калган, Шәткесеннән бүген дә аерылмый — кайткалап йөри. Авылы да үзе дөньяга фатиха биреп чыгарган улы белән горурлана ала.
Бәлки Н.Хәсәнов тормыш сукмакларын таптаганда реалист язучы булырмын мин дигән максатны үз алдына куймагандыр да. Әмма аның биографиясендә ул юллар, ул сукмаклар үтелмәгән булса, без, мөгаен, бүген аның иҗат казанышларыннан мәхрүм калыр идек. Ул, бик яшьтән шәһәргә китеп, һөнәр училищесенә укырга керә, аннан зур завод казанында кайный — башта слесарь, аннан крановщик булып эшләп йөри, Совет армиясендә Казахстан якларында өч ел хезмәт итә. Читтән торып укып, техникумны, институтны тәмамлый, инженерлык хезмәтен үзләштерә. Соңрак бу олы тәҗрибә, күргән-белгәннәр, әлбәттә, әсәрләрендә әдәби сурәтләр, образлар буларак җанланачаклар.
Аның беренче әдәби язмалары — шигырьләре, нәсерләре, очерк-хикәяләре — узган гасырның алтмышынчы елларында ук күренә башлый. 1981-1991 елларда Н.Хәсәнов Татарстан радио-телевидение үзәгендә — редактор, инженер, аннары Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм озак еллар дәвамында «Теләче хәбәрләре» дигән төбәк газетасының баш мөхәррире вазифаларын башкара. Мондый олы тормыш һәм журналистлык тәҗрибәсе, ниһаять, сиксәненче елларда матур әдәбиятка да күчә. 1982 елда эшче яшьләр тормышын сурәтләгән хикәя һәм нәсерләре тупланган «Энҗеләр балкышы» дигән беренче җыентыгы басылып чыга. Сиксәненче еллардан башлап ул тормыш күренешләрен киңрәк иңләгән, катлаулы кеше язмышларын чагылдырган повестьлар язуга керешә. Авыр язмышларны, кешенең тирән эчке кичерешләрен психологик планда гәүдәләндергән «Бәхилләрме йөрәк?» (1985), «Язмышың сыналганда» (1987), «Ак балык» (1988) повестьлары укучылар тарафыннан бик җылы каршылана. Туксанынчы елларда боларга автор каләменең тагын да үткенләнә, фикеренең кыюлана, тематикасының киңәя-тирәнәя баруын күрсәткән «Тәкъдир»(1990), «Иңрәү»(1998), «Җан авазы»(2000) кебек әсәрләре килеп өстәлә.
Язучы хикәяләренең үзенчәлеген беренчеләрдән булып Гомәр Бәширов күреп ала. «Кичеккән күке моңы» хикәясеннән алган тәэсирләре турында ул болай яза: «Укый торгач, хикәядән күңел түренә үтеп кереп, рухи дөньяның нечкә кылларын чиртә торган ниндидер бер ягымлы, йомшак җылылык сирпелә башлавын сизәсең... Автор сүз һәм гыйбарәләрне, аларның тәмен белеп кенә, нәкъ үз урынында куллана, тормыш детальләрен күрә белә, аларны укучы күңеленә үтеп керердәй итеп әйтеп бирә».
Әнә шул ягымлы, йомшак җылылыкның иң кадерле затлар — әти-әнине, әби- бабайларны, якын туганнарны хөрмәт итү рәвешендәгеләре үзеннән-үзе аңлашылса, авторның тормышка, яшәешкә, Ходайның һәр бирмеш көненә, һәртөрле җан ияләренә, табигатькә сокланып, яратып яшәве барыбызны да ваемсызлык һәм илтифатсызлык чиреннән арындыру һәм хәтта кисәтү теләге булып та ишетелә.
Янәшәдә генә тормышның авыр, драматик, хәтта фаҗигале хәлләре сагалап кына тора. Нурислам Хәсәновның каләме бу турыда да искәртә — көндәлек тормышның сорылыгына кереп батарга яисә юк-бар уңышларның рәхәтлегенә тирбәлеп яшәмәскә өнди, чөнки әйләнә-тирәбездә башкалар фаҗигасе... «Без шәхси язмышларыбызның заман белән йөз ертып талашкан елларын кичерәбез,— дип язды бу иҗатны бик яхшы белгән һәм дөрес аңлаган әдип Барлас Камалов. — Җәмгыять аяусызлана һәм саңгыраулана барган саен, кешеләрдә эгоистлык һәм хөсетлек арта төшә... Нурислам Хәсәнов шушы тискәре күренешләргә кылыч күтәрә».
Әдип повестьларының берсен «Хакыйкать хакы» дип атаган. Чыннан да, ул үзе дә, геройлары да һәрчак дөреслекне яклап, шуны раслап йөрүчеләр рәтендә. Әлеге фикер бик эзлекле рәвештә башка әсәрләрендә дә үткәрелә — кызыл жеп булып бөтен иҗаты буенча сузыла. Кеше язмышларын тасвирлаганда үз иманыңны тыңлау, хакыйкатьне иң элек намус хөкеме бизмәненә салып үлчәү зарурлыгы алга сөрелә. «Гаделлек — күңел энҗесе, ул бәһасез, сатылмый да, — дип яза автор бу турыда. — Аны ата-бабаларыбызның газиз җаннары гасырлар буена эзләгән. Гаделлек хакына, мең газаплар кичереп, тормышның тирән катламнары актарылган, утлар- сулар кичелгән... Кемнәрдер хакыйкать тантанасын татый алмый якты дөньядан китеп тә барганнар. Әмма бу буыннарның хаклыкны табар өметләре нарасый балаларның, газиз оныкларның мөлдерәмә баккан күзләренә күчкән, хакыйкать зарурлыгы намус хаҗәтенә әверелгән... Аның кадере бернинди үлчәмнәргә дә сыймый. Катгый чикләр, авыр сынаулар узган, җаннары гаделсезлек кичергәннәрнең күңел түрләрендә иман нуры булып та балкый ул. Тормышның сират күперләрен үткәндә, язмышың кыл өстендә калганда, дөреслек, хаклык бердәнбер таянычың да, өметең дә. Кыерсытылган җаннар, хөкемдарлар бизмәненең хаклык, дөреслек ягына авышуын, иманнарына тугры калуын тели хакыйкать сакчысы...» Әдәби- документаль повестьта үзен изге эшкә — хакыйкатьне яклауга багышлаган юрист Минзөфәр Мәүләтшин тормышы күрсәтелә. Бу чыннан да биографик фактлары үзгәртмичә диярлек әдәби яссылыкка күчерелгән образ. Икенче бер очракта исә, автор хаклык, гаделлек темасын бөтенләй башка әдәби чаралар аша хәл итәргә омтыла һәм бу юлы да уңышка ирешә. Сүз әдәби чаралар муллыгы һәм төрлелеге белән прозабызга зур яңалык алып килгән «Җан авазы» повесте турында бара. Автор тормышчан һәм хыялый, фантасмагорик алымнарны бергә кушып, аралаштырып, гаять тә тәэссирле әсәр иҗат итә алган. Әлеге повесть Н.Хәсәнов иҗатында гына түгел, гомумән, хәзерге татар әдәбиятында үзенә бер урын алып тора. Аның төп хикмәте — яңа форма алымын куллануда гына да түгел. Автор үзенә бер ысул белән гаять көчле нәтиҗәгә ирешә — илдәге, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең асылын күрсәтә, төпле анализ ясый, бигрәк тә бүгенге армиядәге җитешсезлекләрнең төбен-тамырын ачып сала.
«Нурислам Хәсәнов тормышның фаҗигале якларына җентекләп тукталып, гыйбрәт алырга чакыра» дип кенә узсак, җавап тулы ук булып бетмәс шикелле. Мөгаен, язучы «башта кечкенә булып кына тоелган ялгышлар, битарафлык, илтифатсызлык, көрәшәсе җирдә көрәшми калу кебек нәрсәләр һәркемнең язмышына кара эзләр сала, фаҗигаләргә, бәхетсезлеккә китерә» дип әйтергә дә тели торгандыр. Моның шулай икәнлеге «Иңрәү», «Тәкъдир», «Бәхилләрме йөрәк?», «Инешләрдә — гомер агышлары» повестьларында да бик ачык чагыла. Мондый әсәрләрнең үзәгендә гел яктылыкка, дөреслеккә, гаделлеккә омтылучы герой тора. Күп очракларда нәкъ шушы сыйфатлары белән ул әдипнең үзен дә хәтерләткәндәй була. Аңа адәм балаларының иң яхшы, иң күркәм сыйфатлары тупланган. Ул үз күңеленә халык акылын, фигылен, күркәм гореф-гадәтләрен сеңдергән. Туган илен, туган телен яратучы бу зат гел матурлыкка, гүзәллеккә сокланып, шуларга сусап яши. Ул табигатьнең үз баласы, аның күңеленә һәрбер тереклек иясе якын, хәтта аларның телләрен дә аңлый, аларның үз телләрендә сөйләшә сыман. Менә әсәрдән бер өзек: «Тургаем!...Зәңгәр күктә бер нокта булып эленеп калдың да кырлар, тугайлар өстенә тылсымлы моңнарыңны түгәсең. Шул моңнарыңа сихерләнеп тын калдым... Кайда син?.. Күренмисең дә, әллә кояш нурлары син меңгән ноктада чагылып, күзләремне чагылдырамы? Өздереп сайравыңны тыңлап, җаным тел белән әйтеп бирә алмаслык ләззәт, яшәрү кичерә. Йөрәгем, яшьлегем тугаена ашкынган аргамак сымак, үткәннәргә кайтып талпына. Гүзәл сафлык бөркелгән көйләреңнән моң-сагышларым юылып ага...» Мөгаен, болай итеп дөньяга гашыйклар яисә чын шагыйрьләр генә яза ала торгандыр!
Табигать гүзәллегенә дә һәркем үзенчә табына, гүзәллеген дә үзенчә җырлый — берәүләр Нади Такташның урман турындагы үлмәс шигъри юлларын кабатлап күңелләренә ләззәт алсалар, икенче берәүләргә «урман-су» дигән гыйбарә якынрак. Ә Н.Хәсәновның поэтик карашы шул гыйбарәнең күбрәк икенче өлешенә, ягъни суларга, инеш-елгаларга төбәлгән. Мондый сайланышның сәбәпләрен бәлки җиңел генә аңлатып та булмый торгандыр. Шулай да берәүләр бәлки җавапны бик тиз табарлар: «ник шулай булмасын, ямьле Мишә буйларында үскән егет бит ул» диярләр һәм мөгаен ялгышмаслар да. Инде үзебезгә калса, бу хәлне болайрак та аңлатып булыр иде кебек: автор өчен бу хәл, дөресрәге бу янәшәлек әдәби сюжетларда кеше гомеренең борылмалы агышларын поэтик һәм фәлсәфи төсмерләрендә тасвирлау өчен гаять отышлы һәм күңелләргә ятышлы мөмкинлекләр бирә һәм әдибебез алардан бик теләп, уңышлы файдалана алган. Аккан сулар, инешләр, гомер агышлары, кайтмас яшьлек моңнарына кушылып, халык җырларына иңгән ич... Шуңа охшашлыкны Н.Хәсәнов иҗатында да күзәтеп була. Нәкъ шул рәвештә әдипнең «Инешләрдә — гомер агышы», «Ак балык» әсәрләренә шигърилеккә якын торучы фәлсәфи хасиятләр килеп керә. Бу кечкенә повестьларга катлаулы драматик язмышлар сыйган — шул язмышлар аша халкыбыз күргән-кичергәннәренең тарихтагы фаҗигале эзләрен дә күреп була.
Нурислам Хәсәнов — бүгенге татар прозасында нык каләмле, ачык юнәлешле, кабатланмас характерлы стильгә ия булган сирәк язучылардан берсе. Шулай да үтә сабыр, тыйнак, ашыкмас табигатьле язучыбыз бүген җәмәгатьчелек игътибарыннан читтәрәк кала сыман. Ул, һичшиксез лаеклы булса да, иң алдагы рәтләргә чыгам дип ашкынмый да бугай. Тәнкыйтьчеләребез дә аны «күтәреп алабыз» дип тә, «селкеп салабыз» дип тә тормыйлар. Хәер, селкеп салып анализлау тәнкыйте бездә инде күптәннән юкка чыкты. Бу иҗат әллә каян “мине күрегез” дип кычкырып тормый, ул үзенә җентекле якын килүне, текстка һәм сүз артындагы мәгънәләргә игътибарны, төшенергә теләп карауны сорый; бу иҗат яшәешне, тормыш агышын аңлап, гыйбрәтләр һәм сабаклар ала белүчеләргә төбәлгән.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновның туган халкына, туган җиренә әйтәсе изге теләкләре, сүзләре бик күп әле. Ул кешеләрнең күңелләре тагын да матуррак булуын тели, үз каләмен тик шуларга багышлый, армый-талмый аларга хезмәт итә.

Реклама