Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЗАСЫ ЕЛЛАР УЗГАН


ТРИПТИХ
Үлем турында уйлама...
Фатих Кәрим

- 1 -
ГОМЕР БАКЫЙ
Гомер - бакый...
Нигә мондый сүзне
Уйлап таптың, халкым?..
Гомер мәңгелек, дигән сүз
Ялган сүз бит, салкын...
Гомер — бакый түгел, гомер — фани,
Дип әйтәсе килә.
Салкын мәңгелек түгел ул,
Гомер — кыска, җылы, назлы,

Ул гел җырлый, көлә...
Чиксезлекле арифметикага
Сыя алмый гомер,
Ике... ун, дип санап булмый,
Гомер — сыңар, ул — БЕР!..
Гомер... гомер... гомер, диеп
Кабатла хет мең кат —
Кабатланмый гомер!
Ул — бердәнбер! —
Җөп сан түгел — ул так...
Гомер — бакый түгел, гомер — фани,

Бакый дию — ялган!.....

Гомер бакый миңа шул турыда

Уйланырга язган...
«Гомер нинди кыска...» — диеп

Сызланырга язган.

- 2 -
ҮЛГӘННӘН СОҢ
Мин үлгәннән соң да яшәрмен, дим...

Озак түгел — бары өч-дүрт көн -

Мине юу, киендерү, кершән сылап

Экспонат итеп, залга кую,

Табутымда яту кеше көлдереп,

Гәҗитләргә кара кайма белән

Рәсемемне куяр өчен дә,

Некрологта мине, шәп иде, дип

Ак төсләргә буяр өчен дә,

Урын алу өчен бер зиратта,

Каберемне казыр өчен дә

Бер өч-дүрт көн кирәк булыр әле —

Гәрәй калыр, дим, үз көчендә...
Ә аннары — бетте!.. Г. Рәхим дә,

Гөргөри дә, Родионов та

Гел булмаган кебек кенә булыр

Дөнья дигән бу зур клубта...
...Анда тагын зур концертлар булыр,

Музыкадан шашар тыңлаучы —

Монда булмас сыңар бер адәм дә

Гәрәй Рәхимнәрне уйлаучы...
Җирдәшләргә, илгә, балаларга

Бернием дә юк бит бүләсе...

Тыныч күңел белән китеп була —

Тик үләсе килми... үләсе...
Мин үлгәннән соң да яшәрмен, дим...
- 3 -
ЯЛГАН
Кыласылары — кылынган...

Аласылары — алган...

Югалтасылар — югалган...

Алмастайлары — калган...

Дәһшәтле гомер җилкәгә

Күтәрмәстәй йөк салган...
Буласылары — булынган...

Булмастайлары — сынган...

Гомер лепкәсендә җилдә

Җилферди ап-ак кылган —

Без бу җирдә ни кылган?!
Язмыштан узмыш — узылган...

Гомер туннары тузган...
Теге чалгылы карт кортка

Кил, диеп, кулын сузган,
Янәсе гомер узган,

Күзеңдә бары тузан —

Кызганмасаң мыскыллап көл

, Кызгансаң, әйдә, кызган...
Узасы еллар узган...
...Тик алда нинди ызан?!.

Күр, алда яшел ызан —

Быжылдап оча божан...
Чәчәкләр башын сузган...
Кырмыскалар юл алган...
Тәкәрлек чаба алдан...
Яңа туган бозау юлга
Кайнар «тәбикмәк» салган...
Һавада ул «тәбикмәк»нең

Татлы исе дә калган...
«Гомер үтте» — дигән сүзләр

Ялган сүз, дуслар, ялган!
Ялган сүз!..
Ялган!..
Ялган!..


Ай белән Кояш кавышты
Ай күрдем айман1 белән,

Авызым тулы иман белән.

Шушайларда2 үләр булсам,

Каберем тулсын иман белән.
Халык авыз иҗатыннан

Ай күрдем айман белән —

Зәп-зәңгәр Күк гөмбәзендә

Ай белән Кояш кавышты —

Мин шуны гына беләм!..
Мин шуны гына беләм —

Без дә бит Синең белән

Бу дөньяның күз алдында

Ай белән Кояштай идек...
Күк йөзе — зәңгәр келәм...
Күк йөзе — зәңгәр келәм...
Келәмгә ятып ант иттек:
«Син минем өчен үләсең,

Мин синең өчен үләм!..»
Айман көннәр бик сирәк шул,

Аеры көннәр бихисап.
Картаябыз...
Әй гомеркәй,

Изгелеккә бул хисап!
Айман көнне көтеп алып

Иманнар әйтәбез без.
Кояш белән Ай шикелле

Яктылар, әйбәтбез без.
1 Айман — Күк йөзендә ай да, кояш та берьюлы күренеп торган көн. Керәшеннәр аны бүген дә «айман көн» дип йөртәләр. Айман көнне иман әйтсәң оҗмахка (оҗтомакка, җомакка) керәсең, ди...
2 Шушайларда — шушы айларда.

Халык авыз иҗатында шигъри ритм өчен кыскартылмыш.
Кояш белән Ай шикелле

Яшибез без һаман да —

Кояш бата, Ай да калка

Бүгенге заманда да.
Тик Син баткач Мин калкамын,

Син калыккач Мин батам —

Айман көнне көтә-көтә

Озак яшик ичмасам...
...Ай күрдек айман белән,

Авыз тулы иман белән...