Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЕМ - ТАМЧЫ, МОҢЫМ — ЧИШМӘ


***
Даруханә саен керә киләм,

Тукранбаш дигән чәчкә-үлән

Кирәк миңа Кан тамырын чистартырга.

Табиб әйтте, Күзләремә сынап карап,

Кат-кат ул кисәтте.
Даруханә саен керә киләм,

Белә киләм, күрә киләм

Торган җирем бетереп мин эзләгән,

Туган жирдән иелеп мин өзмәгән

Ошбу үлән Сатуда бит була икән сирәк!

Сатылмый ул, димәк...

Хәер, без дә сатылмадык,

Киттек үзебез теләп
Беркем берни вәгъдә итмәгән,
Беркем көтмәгән
Чит-ят жиргә.
Теләсәк тә кайталмадык аннан
Тукранбашлар үскән болыннарга...
Сагыну, сагыш, үкенүләр
Юшкын булып утыргандыр

Тамырларга, буыннарга...

Их, аларны бер юарга!
... Дару эзлим, дару кирәк.

Жан тамыры сызлый -

Түзәр микән йөрәк?!


***
Әрсез тамчы түгел шул мин,

Түбәдән тама торган.
Чишмә түгел, таш астыннан

Үз юлын таба торган.
Җил дә түгел, киртәләрне

Актарып сала торган.
Гөл дә түгел, иркәләүне

Назланып ала торган.
Алай дисәм,
Уем — тамчы, моңым — чишмә,

Нәфрәтем — җил, сөюем — гөл

Түгелмени?!
Мең халәте күңелемнең

Табигатьнең үземени...


***
Акланып үтте гомерләр
Уйланмаган кара уйлар өчен,

Уйналмаган кызыл туйлар өчен,

Чынга ашмаган зәңгәр хыял өчен,

Дөнья яккан һәр төс-буяу өчен,

Акланып үтте гомерләр.
Булмады тик акланып, Ак калып...

***
Җәйләрнең кыл уртасында,

Кылт итә дә кышлар искә төшә...

Нишләтәсең инде бу күңелне,

Үз канатын үзе, юләр, кисә.
Бәргәләнә аннан, өзгәләнә,

Оча алмыйм, аһ, мин мескен, диеп.

И әйтәсе килә: газаплан ла,

Үз канатың үзең кистең, диеп.
Тик тыелам. Күңел күбәләгем

Шундый хисле бит ул, шундый нечкә!

Беләм аның кышын очачагын,

Кылт итеп бер җәйләр искә төшсә.


***
Качышлы уйныйм үткәннәр белән,

Мең кат уйналган бик таныш уен. Тик...
Качуы кыен, качуы кыен...
Табышлы уйныйм көткәннәр белән,

Бер уйналмаган бик серле уен.
Тик...
Табуы кыен, табуы кыен...
Кайчакта уйлыйм: нигә соң уйныйм?

Бүгенгемә, дим, йөрәгем, сыен!
Тик үткәннәрсез һәм көткәннәрсез

Яшәве кыен, яшәве кыен...

***
Күңел тәрәзәмнең пәрдәсе юк...
Күңел тәрәзәмә пәрдә алдым,
Агын ак та... Элсәм,
Калыр микән шулай ап-ак килеш

Тән каралган чакта?
Күңел тәрәзәмә пәрдә алдым,
Киңен киң дә... Элсәм,

Тараймасмы күңел, ярыйм диеп,

Пәрдә киңлегенә?
Күңел тәрәзәмә пәрдә алдым,

Эләсеме? Әллә,
Ак сөлгеләр итеп бүләсе дә,

Өлге-өлге җырлар чигәсеме?
Уйга калдым...


***
Туйлар узды, туннар тузды дигән,

Уйлар килгән саен башыма,

Иске тунын әйләндереп киеп,

Дөнья чыга көлеп каршыма.
Шундый кызык, рәхәт булып китә,

Биеп китә күңел, очынып!

Ирексездән, ныграк кыса йөрәк

Гомер җепләренең очыннан...