Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИНЕҢ БАРЛЫК КИРӘК ДӨНЬЯДА


Кеше язда җиргә якыная
Кеше язда җиргә якыная,

Үзгәрә дә куя язларын.

Сандугачлы шомырт чәчәкләре

Сөйли аңа сөю, наз барын.
Кеше язда җиргә якыная,

Арына да кышкы киемнән.

Гөрләвекләр белән йөгерә ул,

Яланаяк чыгып өеннән.
Кеше язда җиргә якыная,

Язын көтү аны яшәтә.
Җирдән күтәрелгән яшәү пары

Тора салып аны яшәртә!
Елмаюны язлар бирә аңа,

Ул җыр көйли язга карата.

Йөзе нурлануга гаҗәпләнмә —

Ул тормышны шундый ярата!
Көзләр сөременнән арынырга

Ярдәм итә чыклы иртәләр.
Башын әйләндереп болыннарда

Күпме чәчәк җанын иркәләр.
Кеше язда җиргә якыная,

Бу чынбарлык күптән язылган.

Бәхет канатында очсын дисәң,

Аермагыз аны языннан...
Бикләнмәсен иде капкалар
Күршеләргә бик еш керәлмисең,

Көне-төне бикле капкалар.
Кайда соң сез тәмле ризык керткән

Нурлы йөзле юмарт апалар?!
Утлы күмер эзләп йөгермибез —

Чормаларда күптән самовар.
Табасы да, агач кашыгы да
Үзебездә бүген — өйдә бар.
Печән алып кайтсак, сәнәк тотып

Йөгереп керми хәзер күршеләр.

Ак әбиләр бисмилласын әйтеп

Башыбыздан сыйпап үтмиләр.
Туган-тумачаның балаларын
Тик төсмерләп кенә таныйбыз.
Ни аяныч, байлык арткан саен,

Фәкыйрьләнә бара җаныбыз!
«Кайнар коймак авыз итегез!» — дип,

Балкып керсен юмарт апалар.
Күрше хакы — тәңре хакы икән —

Бикләнмәсен иде капкалар!..


Август җыры
Күрәсеңме, август китеп бара,

Сары яфрак элеп таңына.
Ә мин менә сиңа кайтып барам,

Атап кайтам синең яныңа.
Үкенү дә, үтенү дә юктыр,
Үткән көннәр, әйдә, үтсеннәр.
Кем булсаң да, кайда яшәсәң дә,

Кайтуыңны синең көтсеннәр.
Арып-талып юллар гизгән чакта,
Кояштан да алда торганда —

Мин бәхетле, диеп әйтер өчен,

Синең барлык кирәк дөньяда!
Әйдә, малкай, кояш чыгар якка,
Тояк асларында чык кына.
Юк, без әле, соңармадык бугай,
Алларына басар чак кына.
Сизәсеңме, август китеп бара,
Сары яфрак элеп таңына.
Ат апкайта мине, атап кайтам

Китмәскә дип — синең яныңа!..


Пар кабер
Кырык бердә ике җан дус

Унсигез яшькә җитте.

Сабан туе мәйданыннан

Илне сакларга китте.
Шул малайлар Яурупаны

Фашизмнан коткарды.

Бер уң аяк, бер сул аяк

Герман җирендә калды...
Сыңар аякта кайтсаң да

Ишек ача туган як.

Икесенә — ике аяк,

Култык астында — таяк.
Ике яшьти-көзен шулай,

Базарга бергә керде.
Бер пар итек. Берсе уңны,

Ә берсе сулны киде.
Бакый дөньяга күчсә дә

Онытылмый исемнәре,

Хуҗасы кигәнне көтә

Сагышлы итекләре.
Җиңү алып кайткан ирләр,

Тидеме сезгә кадер?!

Берсе-уңда, берсе-сулда,

Сыңар түгел — пар кабер!