Логотип Казан Утлары
Публицистика

САРА АПА ДӘРЕСЛӘРЕ


Яңа 2012 ел башында олуг әдәби журналыбыз «Казан утлары»нда аның баш
мөхәррире Равил Фәйзуллин «Өмет» атлы язмасын бастырып чыгарды. Анда автор
журналның киләчәген кайгыртып, хәзерге көндә бик мөһим булган мәсьәләне күрсәткән.
Бу - журналның укучылар санын арттыру. Журналның яшәү-яшәмәве дә шуңа бәйләнгән.
Мәсьәләне уңай һәм оптималь рәвештә хәл кылу юлы да күрсәтелгән кебек. Минемчә, аны
төптәнрәк эзләргә кирәк. Агачның очында түгел, тамырларында булырга тиештер ул. Шул
хакта уйлана торгач, Сара апаның миңа биргән дәресләре искә төште.
Сара апа Казандагы 13нче тулы булмаган (җиде сыйныфлы) татар урта мәктәбенең
китапханә мөдире иде. Беренче сыйныфта укый башлау вакытым 1944 елга туры килде.
Минем өченче сыйныфта укыган ел. Дәресләр арасындагы тәнәфес барышында Сара
апа мине мәктәп коридорында кулымнан эләктереп алды. Аның шулай коридорда
йөргәнен, анда аерым бер укучы бала белән сөйләшеп торганын күргәли идем үзе.
Коридорда иптәшләрем белән уйнашып-йөгерешеп йөри идек. Апабыз, кулымны
җибәрмичә, ягымлы гына миңа карап, сүзен болай дип башлады: «Мансур, энем, син 4-
5кә укыйсың икән. Димәк, син ударник саналасың». Салпы якка салам кыстыру булды
бугай бу. Узган чирекләр ахырында үземә «өчле» билгесе дә чыккалый иде юкса. Сара апа
үзенең «дәресен» дәвам итте: «Мин ударникларны гына язам китапханәгә. Әйдә, энем,
минем янга керик әле». Шулай үсендергәч, бер дә каршы килмичә аның артыннан кереп
киттем инде. Сара апа миңа укучы формулярын язып тутырды, аны теркәү санын ятларга
кушты һәм шунда ук киштәдән китабын да сайлап алып бирде. Ахырдан болай дип тә
әйтте әле: «Яшь китап сөюче (мин инде «китап сөючегә» дә әйләндем!) укыган һәрбер
китапның исемен һәм авторын аерым бер дәфтәргә теркәп барырга тиеш һәм китапның
кыскача эчтәлеген, берике җөмлә белән генә булса да, язып куярга кирәк. Кара аны, мин
бу дәфтәреңне тикшерермен». Аның менә бу сүзләре дә истән чыкмаган әле: «Шуны бел,
энем, китап уку кешенең акылын тирәнәйтә, дөньяда булган кызыклы тарихларга аның
күзен ача, алга,тормышны дөрес аңлау бөеклегенә, алып бара». Хөрмәтле укучым!
Югарыда язылганнар Сара апаның миңа биргән беренче дәресе булды.
Шулай итеп, апабызның җиңел кулы белән матур әдәбият дөньясына кереп киттем.
Миңа китап «җене» тиде! Мәктәптәге елларда ана телемдә бик күп китап укыдым.
Кайвакытта, китаптан аерыла алмыйча, төннәр буе укый торган идем. Рәхмәт әти-әнигә,
китапка булган омтылышымны бер дә чикләмәделәр. Әти хәтта акча да бирә иде әле,
кибеттән китап сатып алырга дип.
Мәктәп китапханәсенә язылган елны укылган кайбер китапларны күрсәтеп китим әле:
«Рөстәм маҗаралары» (Гадел Кутуй), «Разведчик язмалары» (Фатих Кәрим), «Маякчы
кызы» (Гариф Гобәй), «Ак төннәр» (Габдрахман Әпсәләмов), «Сиваш» (Гомәр Разин,
соңрак — Бәширов), «Батырлар китабы» (төрле авторлар язган җыентык). «Батырлар
китабы» мине тәмам тетрәндерде. Бу китап 1947 елда зур форматта чыкты, үзе кызыл
тышлы, тышлыгына «Алтын йолдыз» медале сурәте төшерелгән. Китап кибетендә күргәч
тә бу китапны үзем сатып алдым. Бөек Ватан сугышы кырларында үзләренең аеруча зур
батырлыкларын күрсәткән 50дән артык Советлар Союзы Герое, татар халкының каһарман
уллары турында язмалар тупланган бу китапта. Белсәгез иде минем никадәр
дулкынлануымны укыганда. 174
Мин, өченче сыйныф баласы, Татарстаннан сугышка алынган абыйларның немецларга
каршы көрәштә күрсәткән батырлыкларын шуннан укып белдем. Сыйныфымда беренче
булып белдем Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Газинур Гафиятуллиныбыз
бар икәнен. Мәхмүд Максудның татар очучысы Фәрит Фәткуллин батырлыгы турындагы
язмасын, шулай ук Сталинград сугышында иң күп санда немец генералларын әсир итеп
алган укчы дивизия командиры, 38 яшьлек полковник Гани Сафиуллин турындагы
язманы шаклар катып укыдым.
Рәхмәт Сара апага, аның икенче дәресе дә бар бит әле. Апабыз гел эзләүдә булган
безне, башлангыч сыйныф укучыларын, китап дөньясына кертү юлында. Ул безне, үзенең
китап сөюче активын, вакыты-вакыты белән дәресләрдән соң татар язучылары белән
очрашуларга да алып бара иде. Мондый очрашулар университетның Актлар залында,
Тукай клубында, район китапханәләрендә узды. Китап язучы абыйлар зур акыл ияләре
булып күренәләр иде миңа. Матур сурәтләү алымнары белән һәм тирән эчтәлекле итеп
язылган китапларны уку ул замандагы мәктәп яшендәге балаларга дөньяга карашларын
киңәйтүдә, гомумән, безнең белемнәребезне арттыруда бик тә ярдәм иткән. Очрашуларда
күрешкән язучыларның күбесе тере классиклар булган дип уйлыйм хәзерге аңлавым
белән. Аларны искә алып, кайберләрен бу язмамда күрсәтим әле: Гомәр Бәширов, Мирсәй
Әмир, Габдрахман Әпсәләмов, Афзал Шамов, Мәхмүд Максуд, Гариф Гобәй...
Очрашуларда без, мәктәп укучылары, аларга каршы утырган хәлдә башта үзебезнең
сорауларыбызны бирергә тартына идек. Очрашуга килгән язучыларыбыз сүзләрен үзләре
башлыйлар иде. Батырлык керә башлагач, без дә сорауларыбызны бирә башладык. Шулай
итеп, безнең өчен тормыш юлында маяклар күрсәтеп, олуг язучыларыбыз белән сөйләшү-
фикер алышулар башлана иде.
Мин башлангыч мәктәптә укыган еллар күңелемдә онытылмаслык мизгелләр булып
сакланып калдылар. Без дә, Сара ападан дәресләр алган аның китап сөюче шәкертләре,
Казанның 12нче татар урта мәктәбенә 8нче сыйныфка күчтек...
Озын сүзнең кыскасы, бу язмада китерелгән алымны, ягъни Сара апа дәресләрен,
мәктәп коллективларында татар әдәбияты укытучылары белән бергәләп күздән кичерергә
кирәк. Аның хикмәтен шәһәр һәм республикабызның мәгърифәт идарәләре
җитәкчеләренә дә җиткерергә иде. Бу тәҗрибәне мәктәпләрдә тарату өчен Сара апа кебек
оештыру сәләтенә ия китапханә эшчәннәрен ишәйтергә, булганнарының эшен
стимуллаштырырга иде. Сара апа киләчәк өчен тырышкан бит — ул игътибарын татар
телендә китап укучылар тәрбияләү мәсьәләсенең тамырына юллаган. Шул нияттән чыгып,
ул изге эшен 3нче сыйныф укучыларыннан ук башлаган. Дөрес эшләгән апабыз, ни өчен
дисәгез, 6-7нче сыйныфларда укучы баланы инде китапка җәлеп итеп булмаячак.
Форсаттан файдаланып әйтәм, «Өмет» атлы мәкаләсе өчен рәхмәт Равил әфәндегә!
Мин, гади укучы буларак, хәзерге көндә ул күтәреп чыккан мәсьәләләр турында уйлаучы
кеше бар микән дип кайгырып йөри идем. Баш мөхәррир үзе күтәреп чыккач, җурналның
укучылар саны артачагына ышаныч бар. Бу изге эшегездә Сара апа дәресләрен дә
онытмаска иде.