Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чыңгыз үләне


Сез тагын дөньяны яулаган Чыңгызхан хакында яза дип уйлый күрмәгез. Бусы —
Әгерҗе Чыңгызы...
Авыл шагыйренең сәерлегенә шаккатмалы! Алар үзләренчә шулай яшәргә, көн итәргә
күнеккән. Күпне күрәләр, күпне беләләр Чыңгызхан токымнары. Җәйнең кыл уртасында,
көн белән төн минуты-секундына кадәр тигезләнгән бер мәлдә Әгерҗе Чыңгызы урман-
кырларга, әрәмәле болыннарга юнәлә — тайганың шифалы хәзинәсен җыярга, иҗатына
илһам алырга.
Аңлашылсын өчен, бер мисал китерәм. Сугыш елларында, авыр тормышта ачлы-
туклы яшәгән кечкенә Чыңгыз үпкә чире йоктыра. Егет булып җиткәч тә шуның белән
интегә. Бигрәк тә буылып-буылып ютәлләгәндә кызлардан ояла. Күрше авылдагы бер
удмурт карчыгы аңа үлән белән дәваланырга киңәш итә. Үләннең исемен дә атый, халык
телендә «Эт тигәнәге» (урысчасы «Репушка») дип атала икән. Аның да нәкъ менә Иж,
Чаж, Көрекмәс буйларында үскәне файдалы ди. Чыңгыз шулай эшли дә. Үзләренең
Мырдыбый авылы аша агып яткан Чаж елгасының югарыгы өлешеннән җыеп кайта эт
тигәнәген. Шуның төнәтмәсен эчеп дәвалана. Бер ай дигәндә, син күр дә мин күр, чир
юкка чыга. Моңарчы исәптә торган хастаханәгә баргач, табиблар шакката. Мондый хәл
булырга мөмкинме?! Тагын нинди әмәлләр кулландың, дип тинтерәтәләр элеккеге
чирләшкәне. Халык ярдәм сорап Чыңгыз янына килә башлый. «Эт тигәнәге» дигәне
бөтенләй онытыла, аны «Чыңгыз үләне» дип йөртә башлыйлар. Менә шундый хәлләр,
малай!..
Сүзем бит тайга шагыйре Чыңгыз Мусинның иҗаты турында. Ул, әйткәнемчә, 1934
елда Тирсәдә туса да, Мырдыбый (урысчасы Мордва — Мордва халкына һич катнашы
юк) авылында яши. Зур сала Тирсәне онытмый. Машина-трактор станциясендә (МТС)
башта шофер, автослесарь, токарь булып эшли, аннары автомеханик, инженер дәрәҗәсенә
күтәрелә.
Уңган кеше — гел уңган инде! Ч.Мусин Чаж елгасының иң матур җирендә, яшел
болынлык читендәге куе өянкеләр арасында ике катлы гүрнәчә җиткерә, алма бакчасының
бер почмагында, Чаж суы гына җитмәгәнме, унбишкә — биш метр зурлыгында тирән итеп
күл казыта, анда балык үрчетә. Абзар тулы терлек-туар асрый. Чын шагыйрь буласыгыз
килсә, сулы, урман-болынлы салага китегез сез, егетләр! Илһамны да, бәхетне дә шунда
табарсыз!..
Инде иҗатка да җиттек. Хәзер балыкка йөрисе юк, шагыйрь көндез алган тәэсирләрен
төнлә яки иртән иртүк торып, кәгазь битләренә төшерә. Авыл тормышын белеп, халык
мәнфәгатьләрен кайгыртып яши, аларның уй-фикерләрен шигъри калыпка салып бирә
белә. Үткен телле, усал телле, сатира-юморга бай телле әдип ул Чыңгыз Мусин. Автор
сатирасыннан башка «Чаян» журналын күз алдына китереп тә булмый. Аның Татарстан
китап нәшриятында бер-бер артлы «Язмышым үзәннәрендә», «Тамырлар», «Кадер
кичендә» дигән китаплары басылып чыкты. Шигырьләре тирән мәгънәле, поэтик яктан
җитешле, халык тарафыннан яратып укыла.
Татарстан Язучылар берлеге безне, идарәбез рәисе урынбасары Вакыйф Нуриевны,
эзтабар язучы Шаһинур Мостафинны һәм без фәкыйрегезне Чыңгыз Мусинны 75 яшьлек
юбилее белән котларга җибәрде. Ни аяныч, Әгерҗе белән нык бәйләнештә булган
тәнкыйтьче-язучыбыз, профессор Фоат Галимуллин, бригадабыз башында торса да,
безнең белән бара алмады, дәүләт эше буенча җибәрелгән командировкасыннан кайтып
өлгермәде. Аның каравы, район хакимияте башлыгы, минем хаҗидашым — Фәрит
Габбасов көндез дә, кичен дә гел безнең белән булды. Алай гынамы, шагыйрь Чыңгыз
Мусинның шигырьләрен яттан укыды. Аларның иң яхшыларын, күңеленә хуш
килгәннәрен, блокнотына күчереп алган икән, шуларны бәян кылды.
Димәк, шагыйрьнең гомере заяга узмаган! Ә Чыңгыз төнәтмәләре белән
сыйланасыгыз килсә, Мырдыбыйга барыгыз! Без анда бер кат хушландык инде. Кәттә генә
килеп чыкты...
Нәкышче Нәккаш
Биргән икән Аллаһ талантны! Әлеге шәхес рухи бәхеткә күмелеп бүген безнең
арабызда яши. Һәр бөртегенә тиклем ялтырап торган тубал чәчле, сиңа нинди игелек
кылыйм дип гел нур бөркегән күзләре аны тагын да сөйкемлерәк итә, үзенә якынрак тарта.
Бу безнең мөхтәрәм галимебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе нәкышче
Нәҗип Исмәгыйлев-Нәккаш...
Танышасызмы? Мамадыш районының Усали (әүвәлге исеме Өчиле) авылында туып-
үсә ул. Борынгы, тарихи сала. Нәҗип урта мәктәпне тәмамлагач, уку алдынгысы буларак,
үз мәктәбендә калдырыла, остазлары белән бер сафка басып, җиде ел буе балалар укыта.
Тәмам ныгып җиткәч, Казан дәүләт университетына барып керә. Әйтерсең, аның
киләчәктә кем буласы вәхи белән иңдерелгән?! Дипломлы егетне Тел, әдәбият һәм сәнгать
институтына эшкә чакырып алалар. Өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара.
Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре белән кызыксына, нигездә гарәп имлялы кулъязмаларны
һәм китапларны өйрәнә, аларны бүгенгегә күчерә. Төгәлрәк әйтсәк, мирасыбызның нәфис
прозасын текстологик яктан эшкәртеп, китап итеп бастыра. Ул инде шундый дүрт басма
нәшер кылды. Бишенче китабы да типографиягә тапшыру өчен әзер. Басмаларның
кыйммәте шунда: алар моңа кадәр галимнәребезгә аз мәгълүм булган әсәрләр.
Без Нәҗип Нәккашне бәһаләп бетергесез шәмаилчы дип беләбез. Бу шулай да. Мең
еллык тарихлы, әмма соңрак онытылып барган матур язу — коллеграфия сәнгате остасы
ул. Шәмаилләр буенча үткәрелгән 25ләп гомуми күргәзмәләрдә катнаша. Шәхси
күргәзмәләре саны да бер ярым дистәдән артып китә.
Инде шәмаилләренең эчтәлегенә күз салыйк. Аларда Коръән аятьләре, Пәйгамбәребез
(с.г.в.) хәдисләре. Кол Шәриф мәчетендә төсле пыялаларга язылган биш шәмаиле Аллаһ
йортының диварларын бизәп тора. Лениногорск шәһәре һәм Зәй районындагы Шәңгәлче
мәчетләре бизәлешен күреп тә күпләр соклана. Тугра жанры элек-электән татарларда
шактый киң таралган була. Башлыча югары катлам арасында. Мөселман патшалары указ-
фәрманнарына үз туграларын (мөһер, печатьләрен) суга торган булганнар. Татар
гаиләләрендә тугра буыннан-буынга күчеп барган. Нәҗип әфәнденең киң күңеллелеге
белән бүген татар зыялыларының, язучыларның, рәссамнарның, композиторларның,
артистларның һәм башкаларның үз тамгалары эшләнгән. Җөмләдән, без фәкыйрегезне дә
сөендерде.
Тукай мәйданына чыгыгыз да карагыз: андагы сәнгать әсәре исәпләнерлек шәһәр
сәгатенең саннары сүзләр белән язылган. Уйлап тапкан бит рәссам! Бүген Нәҗип әфәнде
«Алмаз-Холдинг» ювелир компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Затлы металлдан —
алтын-көмештән коелган йөзек, балдак, беләзек, муенса кебек бизәнү әйберләренә милли
орнамент, догалык эскизларын эшләп бирә. Универсиадага болар бик нәзакәтле истәлек-
бүләк булачак!
Бердәнбер нәкышче Нәккаш булу бик рәхәттер ул!? Булып карыйсы килә!..