АВЫЛДАШНЫҢ АВЫР ЮЛ БАШЫ

ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН
Сәмәрканд
иһаять, 1935 елда карточка системасы бетерелде. Күрәсең, колхозлар ныгый барып, шәһәрләрне икмәк белән җитәрлек тәэмин итә башлаганнардыр. Әхим гомерендә беренче тапкыр бер сум ун тиенгә кабарып торган ак икмәк сатып алды. Чиратта торганда укырмын дип Пушкинның «Дубровский» китабын да кыстырган иде. Тик инде чиратта торырга туры килмәде...
Ә менә кием-салым юнәтү кыенрак иде. Акча җитмәгәнлектән, брезент ботинкасын ялан аякка гына киеп йөрсә дә, тормыш яхшыга үзгәрә барды. Хәер, тормыш кына түгел, Әхим үзе дә нык үзгәрде. Кыюсыз гына малайдан егет булып җитеште, укуда да сынатмады. Урыс телен белү башка фәннәрне дә үзләштерергә булышты. Ни эшлисең, үз телеңдә укырга мөмкинлек булмагач, үзеңне көчләп булса да «олы абзыйның» телен өйрәнергә туры килде.
Группада укучыларны да кыл иләктән иләделәр. Кырык укучыдан нибары егерме ике укучы гына, иң чыдамнары, иң тырышлары, хезмәт сөючәннәре — кыскасы, иң яхшылары гына калды.
Беркөнне шулай Наманганга кайткач, канцелярия кибетенә сугылды Әхим. Анда кемне күрде, дисез? Хөснетдинне. Әйе, әйе, бергәләп Ферганәгә укырга барган Хөснетдинне.
— Бәй, — диде Әхим, — нинди кунак бу, каян килгән бу?
— Әйе, бирегә эшкә урнаштым, — диде Хөснетдин, уңайсызланып. Ул Әхимгә туры карарга читенсенеп читкә борылды.
— Син әйбәт кенә укып бара идең бит, башыңа нәрсә сукты синең? — диде Әхим.
— Туйдырды мине уку, Әхим, — диде Хөснетдин, — монда әйбәтрәк, дәрес хәзерлисе юк. Акчасы да бара. Хезмәт хакы начар түгел...
— Нәрсә, югары математиканы син шушының өчен укыдыңмени? Их син, Хөснетдин, бөке баш, укырга да күп калмаган иде бит инде... Күпкә
Ахыры. Башы узган санда. түзгәнне, азга түзәргә ярамай идемени? Давай, бу эшенне ташла, киттек! Нәрсә, линейка сатар өчен укып интектенмени?
— Уйлап карармын әле, — диде Хөснетдин, Әхимнән котыласы килгәндәй. Әмма институтка ул кабат кайтмады.
Тиздән институтта педагогия практикасы төгәлләнеп, Әхимнәр өченче курс имтиханын тоттылар. Тагын бер генә ел укыйсы калган иде. Нәкъ шулчак көтелмәгән хәл килеп чыкты. Җәйге каникулларда әйбәт кенә акча эшләп, ярыйсы гына киенеп, институтка килгәч җиткерделәр ана бу хәбәрне:
— Укулар химия бүлегендә башка булмаячак.
— Ничек, булмаячак?
— Югары оешмаларнын карары белән химия бүлеге ябыла.
— Ә безгә нишләргә?
— Икенче, өченче курсны тәмамлаучыларны Сәмәрканд шәһәренә Үзбәк дәүләт университетына күчерәләр. Өченче курсны тәмамлаучылар өченчедә, ә өченче курска күчкәннәр икенчедә укыячаклар.
— Ә Сәмәркандка барырга теләмәсән?
— Биредә каласын. Телисен икән, биология бүлегендә шул ук курста укый
Н
аласын.
Нишләргә? Әхим тиз генә әтисенә хат язып җибәрде. Ә үзе, озак уйлап тормыйча, университетка күчәргә кирәк, дигән карарга килде. Билгеле, әтисеннән җавап та озак көттермәде.
«Әй, улым, — дип язган иде әтисе хатында, — университет синен кебек яшь-җилкенчәк өчен бәхет ул. Мин,үд балаларымнан хет берсен генә булса да университетка урнаштыра алырмын дип, хыялланырга да курка идем. Үден беләсен, университет тәмамлаган татар балалары бөтен татар дөньясына бармак белән генә санарлык». Кәрим абзый үзенен хатын үзенә бер горурлык хисе белән, «тырышып укы, улым, әйбәт укы», — дип тәмамлаган иде. Моны Әхим әтисенен изге хәер-фатихасы итеп кабул итте.
***
Икенче көнне химиклар Сәмәркандка — университетка юл тотты. Озатырга килүчеләр арасында таныш йөзләр: студент елларында инде шактый үсә төшкән «Төпчек» Турдыев, балагур Мостафин, «бөек хикәятче» Әбүбәкерев, акыл иясе Әдһәм Кокаев... Алар арасында Сәмәркандка китәргә теләмәгән химиклар да бар: Зина Гордеева, Таня Жеребцова, Таһир Касыймов...
Өч ел эчендә туганлашып беткән сабакташлардан аерылу җинел түгел икән. Ничектер, җаныннын бер кисәге теленеп калган кебек...
Поезд кузгалып киткәч, аерылышу хисләре бераз сүрелә төшкәч, кызлар бер-берсенә сөялешеп җыр сузды. Әхим исә, әле узган ел гына физматтан химикларга күчкән Петя Чернов янына елышты.
— Шулай итеп, Әхимчик, безне университет студенты дип санарга була. Шәп бит бу, шулаймы?!
— Син әйткәч, хак инде ул!
— Хагын хак та... Университетта укулары гына җинел булмас. Мина бигрәк тә... Ни генә дисән дә, Ферганәдә чакта үз өебездә, әти янында яшәдем. Ә хәзер... тулай торак көтә.
— Ничава, яшәрсен! — диде Әхим, — без бит яшибез. Әти канаты астыннан киткәч, күшегермен, югалырмын дип куркасынмы?
— Югалырмын димим мин, читен булыр, дим...
— Юлларында булып торсын икән киртәләр, — ди халык. Хәер, В.Гюго нәрсә дигән? Ул да шулайрак дигән түгелме сон? Эчке каршылыклар аша үтү — җинүгә зур бер адым! — дигән.
— Уку да пединституттагы кебек кенә булмаячак. Университет, туган, педвуз түгел инде. Син үзен хет университетнын нәрсә икәнен беләсенме?
— Беләм, — диде Әхим катгый гына, — шуна күрә дә барам!
Нәкъ шулвакыт күрше ишек янындагы кызларнын берсе әче итеп кычкырып җибәрде:
— Әй, кызлар! Түфлине... түфлине төшердем, — бу Анна Еврощенко иде. Озын гына буйлы, сылу кыз, беркеме дә юк, балалар йортында үскән. Хәер, үзенен сөйләвенә караганда, кайдадыр туганнан-туган апасы бар. Тик анда Анна кайгысы юк, үзенә унике баланы карарга, аларны туендырырга кирәк.
Кызлар шунда ук Анна янына җыелды, тегесе сөйләнүен белде:
— Кызлар, ә, егетләр?! Нәрсә эшләргә сон хәзер? Түфлисез кая барыйм?
Тегеләре исә, үз чиратларында Аннага ябырылды:
— Э-эх, син, ачык авыз!..
— Йокымсырап, «алтынланган» түфлиеннән колак кактын менә!
— Пешмәгән! Хәзер ничек керәсен инде университетка?
«Алтынланган» түфли дигәне, дөресен әйткәндә, брезент белән җилемнән эшләнгән, ул да кызларныкы түгел, әлеге дә баягы шул тишелә башлаган малайлар түфлие иде. Бичаранын янасын сатып алырга акчасы юк. Кызларга, малайлар кебек,
җәй айларында акча эшләп алу гадәте кермәгән. Хәер, җәен Анна үзенен түтәсендә була, балаларын карый. Шуна күрә акча эшләргә вакыты да калмый иде...
Шул арада Аннаны коткару комиссиясе төзелде. Бераз гәпләшеп алганнан сон дөрес бер карарга килделәр: «Барчабыз исәбенә Аннага нинди дә булса йөрерлек аяк киеме сатып алырга». Поезд тукталышларда озаклап торырга күнеккән иде. Монысы ярап куйды. Урсатьев стансасына туктагач, егетләр акча җыйдылар да, Аннаны ияртеп, якындагы базарга йөгерделәр.
Менә ул аларга кирәк товар. Гомер буе юынмаган диярсен — кап- кара бер малай киелгән брезент түфлине кулында әйләндерә. Болар шул малай янына килделәр. Малай да боларны ерактан ук күреп алган икән.
— Пажалста, дарагуй, — дип башлады ул сүзен, — пустяк отдам, түфли харуш, лутчы сыравна не найдуш, — ул шунда ук Аннанын аягын эләктереп алды да, «түфлине» кигезеп тә куйды.
— Ах, какуй замечательный ножка, — дип дәвам итте ул мактауны, — подарил бы, да деньги немнужкы нужно!..
Үзе түфлине сыпырган булып кызнын аягын иркәли:
— Немнушка күпме була сон ул? — диде Петя.
— Пустяк, голубчик, нибары полтора червонец.
— Шаяртма, — диде Әхим, бәхәскә кушылып һәм түфлине җентекләп карый башлады, — менә монда инде тишелә дә башлаган, табаны ташка үлчим, чак эләгеп тора... Ничек, Анна, аякны кысмыймы?
— Азрак кыса, — диде Анна, — шулай да, арзангарак бирсә, йөрергә була.
— Алайса, менә сина биш тәнкә, — диде Петя сатучы малайга, — товарына күрә бик җиткән.
— Нәрсә сез, егетләр, шаяртасыз, што ли?! Түфли нибары ике тапкыр киелгән, яп-яна бит...
— Алайса, менә сина алты сум, — диде Петя, бәяне арттыра барып, — бирәсенме? Юкса, китәбез.
— Юк, булдыра алмыйм, — диде сатучы малай һәм куркыпмы товарын җыя башлады.
Ләкин студентлар ашыкмады, сатулашуны дәвам иттеләр.
— Алайса, җиде. Канәгатьләндерәме?
Малай анысына да риза булмады. Сатулашу дәвам итте. Ниһаять, җиде сум сиксән тиен түләп түфлине алдылар. Шулай итеп егетләр Аннаны түфлиле иттеләр.
Икенче көнне иртә белән «химиклар» инде Сәмәркандта иделәр. Җимеш бакчалары, декоратив агачларга күмелеп утырган бу шәһәр монарчы Әхим күргән шәһәрләрдән зуррак та, матуррак та иде. Рәт-рәт булып тезелеп киткән, гасырлар буе яшәгән чинарлар гүя Аксак Тимер башкаласынын борынгы серләрен саклый иде. Наманган һәм Ферганәгә караганда ул зуррак кына түгел, баерак та, истәлеклерәк тә кала. Биредә алты югары уку йорты, күпсанлы техникумнарнын булуы аны, чынлап та, студентлар каласы итә. Университет белән рәттән тарихи истәлекләр... Әнә, борынгы корылмаларнын берсе — сылу Регистан, Аксак Тимер мавзолее... Бу кала Әхимдә чиксез соклану хисләре уятты.
***
Ферганә һәм Бохара педагогия институтларынын өч курсын тәмамлаучыларны ике группага аердылар: көчлеләрне өченче курска, йомшагракларны икенче курска кабул иттеләр. Әхим көчлеләр группасына эләкте. Монысында педагогия институтларыннан килгәннәрдән тыш, университетнын икенче курсын тәмамлаучылар да укый иде. Шуна күрә укуда да, программада да бу исәпкә алынды. Пединституттан килүчеләргә кичләрен өстәмә рәвештә математика, физика, органик химиядән дәресләр бирелде. Укуы ифрат та кыенлашты. Нәтиҗәдә, пединституттан килгән укучыларнын шактый өлеше кабат өченче курста калдырылды. Бәхеткәме,
тырышлыгын күреп алдылармы, Әхимне дүртенче курска күчерделәр.
Группада төрлечә укучы бар иде. Яхшылары да, яманнары да. Йомшак җәеп, катыга утыртучылар да. Хәвеф килгәч кенә акыл җыючылар да. Шуна күрә укытучылар начар укучыларны көчлерәк студентларга беркеттеләр. Әхимгә органик химия буенча начар укучы Пеньковны бирделәр. Гадәттә, кеше үз фамилиясен аклый, диләр. Гүя, бу сүзләр Пеньковка атап әйтелгән иде. Пеньков тыгыз тәнле, утыз яшьләрендәге куәтле ир. Студенттан бигрәк укытучыга тартым иде ул. Төп дисән дә төп инде.
Әхимгә «төп» белән шактый җәфаланырга туры килде. Ана карап үзе дә аптырый ул, юк-бар белеме белән ничек итеп бу кеше өченче курска кадәр җиткән икән? Углеводороднын төзелешен бит теләсә нинди мәктәп баласы белә. Ә университетнын өченче курс студенты моны белми. Этан, пентан формулаларын да язарга өйрәтә алмады Әхим аны. Үзе бит оялмый да әле. Алай гынамы? Башкаларга өстән торып кына карый. Янәсе, менә ул кем, ул — партия әгъзасы!..
Әхимнен тырышлыгы ана барыбер ярдәм итмәде. Ул химиядән нәрсә булса да анларга сәләтле кеше түгел иде. Ниһаять, аны университеттан чыгардылар. Ана карап югалып калмый тагын үзе. Аны бер авыл районына райком секретаре итеп җибәрәләр. Менә шул Пень...-ков 40-45 мен кешеле бөтен бер район белән җитәкчелек итәргә килә. Әй бәхетсез дә инде бу халык!..
***
Репрессияләр шаукымы университетны да читләтеп үтмәде. Бер үк көнне Үзбәкстаннын Халык Комиссарлары Советы рәисе Фәйзулла Ходжаевны һәм Үзбәкстан Компартиясе Үзәк Комитетынын беренче секретаре Аймаз Әкрәмовны кулга алдылар. Сәмәрканд университеты бу вакытта сонгысынын исемен йөртә иде. Шуннан сон бер-бер артлы университетнын ике ректоры кулга алынды. Укытучылар, галимнәр, кайбер студентлар бер-бер артлы эзсез югалды. Күбесе төнлә юкка чыкты... Теләсә кайсы төндә, теләсә кем юкка чыгарга мөмкин иде ул чакта...
Бу көннәрдә Әхим Ургут районында грамотасызлыкны бетерү кампаниясендә катнаша, призывникларны укырга-язарга өйрәтә иде. Биредә аны репрессия түгел, бизгәк авыруы эләктереп алды. Егетне район хастаханәсенә илттеләр. Анда авыру халык шыгрым тулы, күбесе бизгәктән интегә. Бу авыруны Әхим монарчы белми иде, авырган кешене дә күргәне булмады. Яман да серле авыру булып чыкты ул. Өч атна хастаханәдә яткач, терелгән кебек булып, Сәмәркандка кайтты. Ә менә укулар башлангач, бу авыру бөтенләй башка ягы белән ачылды. Шулай лекция тынлап утырганда Әхимне бөтен көченә калтырата башлады. Тышта эссе булса да, ана суык, температурасы күтәрелде. Әхим тулай торакка кайтып, бүлмәдә нәрсә бар
— һәммәсен дә өстенә өйде, төренде, ә барыбер җылына алмады. Ул бары тик кич белән генә тиргә батып, хәлсезләнеп урыныннан торды.
Икенче көнне бар да әйбәт, бер җир дә авыртмый. Әхим үз эшендә, лекция тынлый... Ә бер көннән, нәкъ гадәттәге вакытта тагын калтырата башлады. Гел шулай кабатланып торды бу хәл. Тик 1938 елнын җәендә генә котылды ул бизгәктән. Гомерлеккә котылды.
Хәсрәт китергән хат
Барлык хәсрәтләрдән дә зуррагы килде. Әхим хат алды. Ин якын, ин кадерле кешесе — әтисе дөнья куйган иде. Наманган кабере Мөхәммәткәрим Әхмәтҗан улынын тормыш юлындагы сонгы тукталыш булды. Ана әле 63 кенә яшь иде. Авыр еллар анын сәламәтлеген тәмам какшаткан иде. Михнәтләрне хәттин ашып күрмәсә, әле яшәр дә яшәр иде. Кем белә, бәлки, киләчәк михнәтләрне күрмәс өчен китеп баргандыр. Репрессияне... Коточкыч сугыш елларын... Ике улынын, ике кияве һәм оныгынын шул яуда ятып калуын... Сугыштан сонгы хәерчелекне... Боларны күрү ана
— инде кырык яра алган ата күнеленә — бәхет өстәмәс иде. Белеп, күнеле сизеп
киткәндер. Урынын оҗмахта булсын әткәем!
***
Ни дисән дә, «әтием», «әнием» дип әйтер кешен булмагач, бигрәкләр дә авыр шул... Әхим әтисен сонгы юлга озатып килгәч, кая барып бәрелергә белми озак йөрде. Аннары ул урын таба алмыйча, ирексездән, тулай торактагы озын залга үтте. Башка көннәрне бу вакытта шау-гөр килеп биергә өйрәнәләр иде. Ә бүген тынлык. Түгәрәк җитәкчеләре килгән, биергә өйрәнүчеләре дә... Тик рояльдә уйнаучы гына юк. Дәрес өзелү алдында.
Әхим әкрен генә рояль янына килеп утырды да, ул чагында бик популяр саналган тангоны уйный башлады. Шулчак түгәрәк җитәкчесенен йөзе яктырып китте:
— Шулай, шулай, хөрмәтлем, дәвам итегез. Егетләр, әзерләнегез! Бер, ике, өч, дүрт... Бер, ике, өч, дүрт. Алга! Ике, өч, дүрт — унга! Ике, өч, дүрт... Егетем, сезнен менә дигән килеп чыга. Дәвам итегез! Игътибар! Башладык. Бер, ике, өч, дүрт!
Дәрестән сон түгәрәк җитәкчесе Әхим янына килеп рәхмәт әйтте һәм киләсе шимбәдә дә шушы тирәдә булуын үтенде. Пианист килмәсә, алдагы атнада да Әхимгә уйнарга туры киләчәк иде.
Ул көнне түгәрәк дәресе беткәннән сон да Әхимне залдан чыгармадылар. Тагын да уйнавын сорадылар.
Танцы башланды. Ул озак дәвам итте. Егет, әле кичке ашны да ашамадым бит, дип качарга чамаласа да, файдасы булмады. Шунда ук ана ике бутерброд белән бер стакан чәй китерделәр.
Әнә шул истәлекле көннән сон һәрчак рояльдә уйнавын сорый башладылар. Ә ул рәхәтләнеп, бирелеп уйный иде. Кайда гына булмасын, үзен барыбер эзләп табалар. Ул карышыбрак торса, егетләр аны күтәреп алалар да залга, рояль артына алып барып утырталар. Ә зал аны бердәм каршы ала: «Рәхмәт, Әхимчик!»
«Ничек чыга торгандыр бу кадәр көй?» — дип Әхим үзе дә кайчак аптырап куя иде, чөнки бер генә сәгать тә махсус музыкаль белем алган кеше түгел бит... Нәрсә ишетә — тиз генә отып алып шуны уйный... Әмма беркемнен дә анын кимчелеген күрсәткәне булмады. Ул уйный, болар бииләр. Менә шул.
Бер тын уйнаганнан сон аны, роялен бер төркем татар егетләре уратып алды:
— Әйдә, Әхим, татарчаны сыздырыйк!
Ул уйный, калганнары күтәреп алалар... Шулай бер-ике җыр җырлыйлар да тагын танцыга күчәләр. Барысы бии башлый. Барысы да канәгать.
Шулай ял итә-итә укый торгач, 1939 елнын язы, чыгарылыш имтиханнары да якынлашты. Бу көннәрне Әхим күбрәк әрмән кызы Кнара Агапова белән бергә үткәрде. Инде өч ел буе дәресләрне бергә әзерли торгач, бер-берсенә ияләнеп тә беткәннәр иде алар. Кнара, чынлап та, егетләр күзе төшмәслек кыз түгел. Нык, сылу, шат күнелле кыз. Шул ук вакытта үзе җитди дә, акыллы да, хезмәт сөючән дә. Бергә-бергә дәрес әзерләп үткән көннәр, билгеле, бушка узмый. Көн саен озаклап әзерләнсәләр дә, ятлау алар өчен ят нәрсә булды. Билгеле инде, күнелле итеп ял итүгә дә вакыт табыла иде.
Барлык дүрт имтиханны бу юлы да, гадәттәгечә, икесе дә бишкә генә бирделәр. Икесенә дә кызыл диплом тапшырылды. Әхимне университет китапханә белән бүләкләде, тик алырга гына насыйп булмады. Армиягә киткәндә ана китапханә урынына акча бирделәр.
Уку белән мавыгып, университетны тәмамлагач нәрсә эшләргә, кая барырга, кая урнашырга икәнен уйлап та карамаганнар. Чыгарылыш кичәсендә диплом алып, тулай торакларга таралышканнан сон ул ничектер бушанып калды, нәрсә эшләргә, кая барырга да белмәде. Наманганга кайтыргамы? Кайтсан да, анда нишлисен? Әтиләре үлгәч, Әсхәт укуын ташлап, әниләрен карарга дип әтисе йортына хуҗа булып кайтты. Хәер, кечкенә энеләре Фәиз белән Әдип тә инде шактый үсеп, ныгып
киләләр иде.
Кайтыргамы, кайтмаскамы дип аптырап йөргәндә Әхимнен башына бер уй төште: «Бәлки, аспирантурага керергәдер?.. Мона бит мин әзер диярлек, тагын бер кат кабатлап чыксам... Җитмәсә, минем белгечлек буенча ике урын бар. Нәкъ вакыты! Өйләнергә әле иртәрәк. Белгәннәр истә чакта, онытылмас борын укырга, дәвам итәргә кирәк. Үзем дә тоям, галим булырга мөмкинлегем бар минем. Димәк, тәвәккәлләргә кирәк!»
Шундый уйлар белән ул тулай торактан кафедрага таба атлады. Теләге булса да, эшне нидән башларга икәнен үзе дә белми иде әле. Шулчак аерылмас дусты Кнара очрады. Ул биредә яши, Сәмәрканд кызы. Балтасы суга төшкән кеше шикелле, ул да Әхим кебек нәрсә эшләргә белмичә, кафедрага килгән иде.
— Әхим, карале, син хәзер нәрсә эшләргә уйлыйсын?
Егет башта иннәрен җыерып кына куйды, аннары исә читләтеп кенә үзенен фикерен әйтте.
— Дөрес фикерлисен, Әхим. Мин дә — синен белән! Элеккечә, имтиханнарга бергәләп әзерләнербез. Безнен өй көне буе буш. Беркем дә булмый. Ике сенлем дә лагерьда. Бездә әзерләнербез.
Шунысы да ачыкланды. Аспирантурадагы теге ике урынга инде теләүчеләр дә бар икән. Әхимнәр белән быел гына химфакны тәмамлаган Юлий Шваб белән Сара Рахлина.
— Аларга караганда безнен бер өстен ягыбыз бар: кызыл диплом! — диде Кнара Әхимне тынычландырып. — Артка чигенү юк!
Керү имтиханнарына бергәләп бер ай чамасы әзерләнгәч, эш туктап калды. Нәкъ шул вакыт Оборона халык комиссары К.Е. Ворошиловнын приказы дөнья күрде. Анда аспирантурада укучыларга да армиягә алу срогын кичектерүнен бетерелүе хакында әйтелгән иде. Кемнен яше җиткән, һәммәсе дә алыначак.
Шул көннән сон Әхим аспирантураны онытты. Үзенә генә күнелсез булды, күрәсен, Кнара да Әхим артыннан әзерләнүен ташлады. Шулай итеп, бу матур хыялларны тормышка ашыру насыйп булмады.
Июньдә кафедра бер ассистент урынына конкурс игълан итте. Әхим дә, Кнара да, тагын ике укытучы гариза яздылар. Июль ахырында бу урынга Әхимне алдылар.
Бу вазыйфа да теләгән кешегә фәнни карьераны үстереп җибәрү өчен мөмкинлек бирә. Ин мөһиме — ул кафедра коллективын, коллектив исә аны яхшы белә. Шуна күрә Әхим яна эшкә җин сызганып тотынды, кафедраны яна уку елына әзерләүдә кулыннан килгәннен барын да эшләде. Кнара да ерак китмәде — финанс-икътисад институтына ассистент булып урнашты.
Менә яна уку елы да башланды. Әхимнен җитәкчесе итеп профессор Штакельберг билгеләнде. Эшләр шулай җайланып кына киткәч, егетләрне армиягә ала башладылар. Әхим дә читтә калмады. Аны, комиссия үткәннән сон, Саратов өлкәсендәге Аткарск шәһәрендә урнашкан полкка җибәрделәр. Бик тә читен булды Әхимгә ин яхшы еллары үткән кафедра белән хушлашуы. Фән белән шөгыльләнү, галим булу кебек хыяллар барысы да челпәрәмә килде. Ә бит химиядә ул судагы балык кебек йөзә иде. Эх, озакка аерылырга туры килер, ахры. Гомерлеккә булмаса... Әнә, сугыш ил чикләренә якынайганнан-якыная. Сентябрьдә фашистлар Польшага бәреп керделәр һәм аны тиз арада, каршылыксыз диярлек тар-мар да иттеләр. СССР империясе дә читтә калмады: Литва, Латвия, Эстония, Бессарабияне басып алды. Көнбатыш Белоруссия һәм Көнбатыш Украина исәбенә ил чикләре шактый кинәйде.
Сабакташлар — полкташлар
Полкка Сәмәркандтан барысы 25 егет килде. Үзбәк, таҗик, татар һәм урыслар, Алма-Атадан тагын унлап казакъ кушылды. Барысы да югары белемле. Нигә болай? Нигә барысы да югары белемле? Баксан, репрессия елларыннан сон бөтен Урта Азия хәрби округында нибары бер югары белемле офицер калган да, максат — менә шул
кытлыкны бетерү икән. Егетләрнен барысын да, сарык бәрәннәре сыман, полк мәктәбенә китереп куштылар. Берничә айдан Әхимнәр кече командир булып чыгарга тиеш иделәр.
Бу көннәрдә бер чиктән икенче чиккә ташлану ил күләмендә генә түгел, Кызыл Армиядә дә чагыла иде. Нәкъ шул чакта «матур киләчәк» өчен корбаннарның күпме булачагы исәпкә алынмый башлады. Кеше, солдат хокуклары икенче планга күчте. Моңарчы урамда 15 градустан салкынрак булса, курсантлар өйрәнүләрне бинада үткәрәләр иде. Ә хәзер рөхсәт юк. Тышта 46 градус суык, алар урамда... Карасаң, яңа закон чыккан икән: «Теләсә нинди шартларда да солдат бары тик урамда гына булырга тиеш».
Взвод командиры боларны елгадагы боз өстенә чыгарып бастыра да, үзе җылы урынга тая. Мескен егетләр исә иске чолгау гына урап кигән аяклары туңуга чыдый алмыйлар. Кайберләре бармаксыз кала. Мондый чакта нинди өйрәнү ди ул! Йөгерәләр, сикерәләр. Сикерергә хәле беткәне туктап кала да кайсы да булса бер җирен туңдыра...
Монысыннан да битәр көньяк егетләрен урысларның сөйләнүләре ярсытты. Болай карап торышка нормаль кеше ничек итеп үзенең сөйләмен иң кабахәт сүзләрдән генә оештырырга мөмкин?! Ничек итеп ул үз телен шулкадәр гарипләндереп, үзе шуннан канәгатьлек таба ала? Кеше түгелдер болар, кеше кыяфәтенә кергән азгын пәриләрдер!..
Урыс солдатларының сүгенүе бигрәк тә таҗик малайларын ярсытты. Беркөнне шулай таҗик егете Хәмит бәдрәфкә ялгызы гына китте. Аны анда икәү каршы алды:
— Әй, черномазый, пычагың бармы?
— Пычак йөртмим, — диде Хәмит тыныч кына һәм эчкә үтмәкче булды.
Шунда тегеләрнең берсе:
— Әгәр тапсак... беләсеңме нәрсә булырын? Е... мое... твое... — дип, егетнең анасын хурлап сүгенеп тә ташлады.
Хәмит кып-кызыл булды, муен тамырлары бүртте, күзенә кан йөгерде:
— Синме? Минем әнинеме?! Өрәк син, белдеңме!..
Урыслар күп бит алар, әллә каян тагын ике урыс солдаты килеп чыкты. Берсе:
— Возникаешь, да, мать твою!.. — дип, таҗикның чигәсенә китереп тә сукты. Хәмит пычрак бәдрәф идәненә егылды. Сугыш чукмарларының әле аның белән генә тынычлануда түгел иде исәпләре. Бичара егетне алмаш- тилмәш типкәләргә керештеләр. Шулвакыт үзенең ике иптәше белән Әхим килеп чыкмаса, эш нәрсә белән беткән булыр иде, билгесез...
— Нәрсә инде бу, егетләр?! — диде Әхим, — нигә аны болай кыйныйсыз? Капка төбендә чын сугыш сагалаганын абайлыйсызмы? Анда бергә керергә туры килер бит.
— Акыл сатма, «профессор»! — диде урыс солдатларының берсе, — безгә каршы торыр көч юк! Кирәк икән, изәбез, кирәк икән, ишәбез!..
Менә шушы бозык җаннар белән нишләмәк кирәк? Берәү, икәү генә түгел бит алар. Сиңа бер генә юл кала: кабахәт сүгенсә дә түзәргә, кул күтәрсә дә түзәргә. Шулай түзә-түзә арыслан кебек ажгырып торган көньяк егетләре сыгылып төште. Шулай итеп алар читкә кагылган, битараф, бернәрсәгә дә сәләтсез җан иясенә әвереләләр. Алардан начар, ә күп вакыт бер эшкә ярамаслык солдат формалаша. Ә бит алардан менә дигән кешеләр чыгар иде.
1940 елда җәйге хәрби лагерьда килеп чыкты бу хәл. Полк түрәләрен көньяк егетләре тирәсендәге төрле җәнҗаллар туйдырды булса кирәк, аларның барын да бер взводка тупларга булдылар. Взводта үзбәк, таҗик, казакъ, азәрбайҗан, әрмән һәм ике төрек егете дә бар иде. Әхимне взвод командирының ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Гадәттәгечә, лейтенант взвод белән җитәкчелек итүне Әхимгә тапшыра да, үзе көн дә каядыр китеп югала торган булды. Кыскасы, взвод белән, нигездә, Әхим командалык итте бу көннәрдә. Ике-өч ай эчендә взвод ныгыды, башка подразделениеләрнен берсе
алдында да сынатмый башлады. Монарчы мораль яктан кимсетелгән, психикасы таушалган, өметләрен югалткан солдатлар, ниһаять, үзләрен кеше итеп сизә башладылар. Күнелләре күтәрелде.
Сәбәбе ни-нәрсәдә иде сон монын? Ин мөһиме — сүгенүне, бигрәк тә үзенә буйсынган бүлек командирларынын кемгә дә булса сүгенү сүзе белән эндәшүен тыйды ул. Тагын бер сәбәбе — Әхим русча начар белүчеләрнен һәркайсына ана телләрендә эндәште, анлатты, кинәште.
Әхимне ничек хөрмәт иткәннәрен белсәгез иде сез! Егетләр Әхим өчен утка да, суга да керергә әзерләр иде.
Әмма бу тәҗрибәнен бер теллелеккә омтылган урыс армиясендә һичкемгә дә кирәге юк иде. Киресенчә, шундый бердәм взводны, ниһаять, таркаттылар. Андагы солдатларны тагын төрле взводларга тараттылар.
Инде Әхимнен солдат срогын тутырып кайтыр вакыты да җиткән иде. Ничек кенә әйтсән дә, армиядә хезмәт итү— ботка ашау түгел. Кайтыр көнен зарыгып көтте Әхим. Тик кайтырга насыйп булмады. Сугыш башланды.
***
Алар полкын да озакламый сугышка җибәрделәр. Полк Смоленск янындагы бәрелешләрдә катнашып, бер атна дигәндә тулысынча тар-мар ителде. Әхимне исә Пугачевскидагы запас полкта калдырганнар иде. Алар мобилизацияләнгән сугышчылардан янадан-яна роталар формалаштырып, фронтка — хәрәкәттәге частьларга озата тордылар. Тиздән Әхимне хәрби училищега укырга җибәрделәр.
Биредә укыганда Әхим фронтны да күрә алмыйча, чак кына җан тәслим кылмады. Ул көннәрдә немецлар туктаусыз химик сугыш башлау белән куркытып тордылар. Шунамы, училищеда да химик хәзерлек үтүгә нык әһәмият бирелә иде. Беркөнне шулай...
Әхимнәр ротасы иприт белән зарарланган участоктан үтәргә тиеш була. Әмма майор Яценко онытылып анлата-анлата солдатларны зарарланган линия каршында озак тота. Югыйсә, «сарымсак» исе борыннарны бәреп керә, ә ул һаман кузгалырга исәпләми.
Сонарып булса да участокны үтә солдатлар, душ кабул итеп, йокларга яталар. Ә иртән торсалар, коточкыч хәл. Иприт парлары үз эшен эшләгән: берсе дә күзен ача алмый, ис кистерә генә, берсенен дә тавышы чыкмый, бугазлары зарарланган һәм барысы да негр кебек кап-кара булган — тире зарарланган. Солдатларны шуннан сон айдан артык дәваларга туры килде.
Уку вакытында Әхим взвод комадиры ярдәмчесе булды: башта кече лейтенант, аннан — лейтенант. Укулар тәмамлангач та, ана взвод тапшырдылар һәм училищеда калырга тәкъдим иттеләр.
— Икенче ел сугыш бара, ә минем әле бер тапкыр да атып караганым юк, — диде Әхим. — Фронтка җибәрегез мине!
— Ул Сталинград фронтына эләкте.
Сталинград фронтында
Сталинградка ул 1942 елнын 18 августында килеп җитте. Шәһәр әле тыныч, йортлар төзек, җимерелгән урамнар күренми иде. Нәкъ өч көннән сон аны дүрт көн буе бомбага тоттылар. Аннары штурм башланды. Кала күз алдында ишелә, җимерелә барды. Күрәсең, аны немецлар җир белән тигезләргә исәплиләр иде.
Әхимне штабта калдырдылар. Штаб Иделнең икенче ягында урнашкан. Менә шул штабтан Әхим оборонадагы частьларга боерык һәм пакетлар ташыды. Аннары аны паром командиры итеп билгеләделәр. Себер, Урал, Урта Азия, Идел буйларыннан җыелган яңа сугышчыларны ул уң як ярга, ә коточкыч сугышта яраланып исән калганнарны сул як ярга күчерә торды. Дөресен әйткәндә, тәмуг иде монда. Шәһәргә туктаусыз немец самолетлары һөҗүм итә. Идел өстен дә алар контрольдә тота.
Кыскасы, күктә алар хуҗа. Паромнарны көненә берничә мәртәбә бомбага тоталар. Дүртенче көнне ярга якынлашып килгәндә генә бомба Әхимнең паромына да эләкте һәм ботарлап ташлады. Әхим аңын югалтып, суда бата башлады. Шул чакта аны бер солдат эләктереп алды да яр буена чыгарып куйды. Әхим аңына килгәндә, яр буенда инде беркем дә юк иде. Күпмесе баткан, күпмесе үлгән, күпмесе калган — ул хакта бернәрсә дә белә алмады һәм штабка юл тотты.
Шунысы аяныч, Әхимгә Үзбәкстаннан килгән егетләрне дә күчерергә насыйп булмады. Чөнки бомбага эләгеп, эшелон җимерелгәч, күп солдатлар һәлак була. Шуңа күрә исән калганнары берничә көнгә соңарып килә. Бу хәбәрне ишеткәч, Әхим якташлары янына ашыкты. Танышларны күрмәмме дип, барысын барлап чыкты. Менә таныш күзләр. Бәй, бу бит Наманганнан ерак түгел колхозда эшләгән хисапчы түгелме соң? Әйе, шул үзе...
— Исәнме, якташ! — дип, Әхим егеткә кул бирде. — Алла юк дип әйтеп кара син... Кайларда очрашырга язган бит, ә!..
Егет куанырга ашыкмады, аның күзләре моңлы иде.
— Әй, туган, — диде ул, — эшелонны бомбага тоткан чагында өч юлдашым һәлак булды. Синең абыең да...
— Әсхәтме? — диде Әхим, хисапчы егетне кочаклап. — Минем күп сөйләшми торган абыеммы?!
— Шул... Әле бомбага тотар алдыннан гына: «Очрашасы иде Әхим белән. Сталинград янында сугыша бит ул», — дигән иде. Менә миңа очрашу насыйп булды, ә аңа — юк! Ходай шулай язгандыр, күрәсең...
Күптән елаганы юк иде Әхимнең, күзләреннән яшь бәреп чыкты һәм ул якташын тагын да кысыбрак кочаклады.
— Тагын нәрсә, сөйлә, — диде ул. — Өйдәгеләр ничек яши икән?
— Өйдәгеләр ярыйсы. Менә Әсхәтнең хатыны гына нишләр? Шушы көннәрдә улымы, кызымы туарга тиеш. Әсхәтне әйтәм, кеме туганын да белә алмыйча китеп барды менә, мәрхүм. Урыны оҗмахта булсын инде, ни хәл итәсең бит. Күпме михнәтләр күрә-күрә яшәп, гомере шушы чит җирләр өчен өзелер дип башына да китермәгәндер...
— Акрын... — диде Әхим, — шымчылар хәзер дуслардан күбрәк. Аннары бит Әсхәт белән минем туган ягым Татарстанга, Казанга да күп калмый. Дөрес, Гитлер татарларга аерым дәүләт төзергә рөхсәт бирмәкче, ди. Тик, мин фашистларга ышанмыйм. Үз-үзебезне якламасак, татарны яклаучы табылырмы? Ярый, туган, тирәнгә кердек, ахры... Боларны тыныч елларга калдырыйк. Иң мөһиме — исән булыйк. Сау бул, туган!
— Хуш, Әхим! Җиңеп кайткач, очрашырбыз, Алла боерса!
***
Сталинград бәрелеше тәмамланганнан соң Әхимне К.Рокоссовский командалыгындагы Икенче танк армиясе составындагы 107нче танк бригадасына җибәрделәр. Ул чакта армия белән генерал-лейтенант Богданов, бригада белән полковник Теляков җитәкчелек итә, ә аның составындагы автоматчылар ротасы командиры Морозов иде.
...Дөньяга мәгълүм «Курск дугасы» бәрелешенең икенче көнендә 107нче танк бригадасын, немецлар атакасын кире кайтару максатында, Поныри авылы янына кертәләр. Бу — немецларның төп удар бирү юнәлешенә урнашкан. Бригада составында — өч танк һәм бер автоматчылар батальоны, артеллеристлар, саперлар...
Биредә совет танклары беренче мәртәбә «тигр»лар белән очраша. Тигезсез көрәш! Батальонның алтмыштан артык танкы сафтан чыга. Төнлә җыелу пунктына нибары өч танк, яндырылган Т-34 танкларының кайбер исән калган әгъзалары гына җыелып кайта. Исән калганнарга резервтан 20 танк өстәлә һәм бригада оборона тотуын дәвам
итә. Бу участоктан немецлар, ничек кенә көчәнсәләр дә, үтә алмыйлар. Киресечә, нәкъ унике көннән соң бригада дошманның үз тылына кимереп керә башлый. Соңгы бәрелеш барган төндә Әхим яралана, госпитальгә эләгә.
Нәкъ шушы вакытта Икенче танк армиясен тылга күчерәләр һәм ул кышка кадәр анда яраларын дәвалый, сафларын тулыландыра, ремонт эшләре башкара.
Дәваланганнан соң Әхим үзенең бригадасына әйләнеп кайта. Озакламый Икенче танк армиясе Киев янындагы Икенче Украина фронтына күчерелә. Нәкъ шул көннәрдә биредә коточкыч каты сугышлар башланып китә. Совет гаскәрләре Корсунь-Шевченко районында фашистларның йөз меңнән артык солдаты булган зур бер группасын чолгап алалар. Чолганышта калган группа никадәр генә ычкынырга талпынып караса да, булдыра алмый. Тиздән Гитлер аларны коткару максатында бирегә алты танк дивизиясен, шул исәптәп ике өр-яңа дивизияне җибәрә.
Көрәш искиткеч каты була. Өстәвенә, һава шартлары начар — карлы- бозлы су үзәкләргә үтә. Төне буе окопларда тездән карлы суда утыралар. Өскә юеш кар ява. Иртәнгә инде аяклар каткан, бөгелми дә, тураймый да. Таң аткач, тагын һөҗүм. Аннан контрһөҗүм. Төн тагын сулы окопта үтә...
***
Өченче көнне Әхимнәрнең автоматчылар батальоны якындагы Рядово авылына һөҗүм итте. Шул авылга оялаган немецлар өчен бу көтелмәгән хәл иде. Алар кинәт булган һөҗүмнән югалып калдылар, хәтта үлгән солдатларын гына түгел, ә төзек танк, һәм орудиеләрен дә калдырып качтылар.
Кич белән исә немецлар күпсанлы танклар ярдәмендә батальонны Татьяновка авылы янында чолгап алдылар.
Әхимнәрнең нибары өч танкы гына калган иде. Бригада командиры яралыларны танкларга төяргә һәм төн уртасы җиткәч, немец танклары арасыннан зур тизлектә чыгып китәргә боерды. Ә автоматчылар батальоны караңгылыктан файдаланып, тавыш-тынсыз гына икенче яктагы немец танклары арасыннан үтәргә тиеш... Әхим белән татар егете Зөфәров командирдан өч йөз метр чамасы алданрак баралар. Болар немец танкы янына килеп җиткәч, калганнар ятты. Фашистлар пулеметтан ата, яктырткыч ракеталар чөя башладылар. Бераздан барысы да тынып калды. Күрәсең, урыс солдатларын күрмәделәр алар. Шулай итеп, уйланган маневр уңышлы килеп чыкты. Юкса, шулкадәр көч батальонны җир белән тигезләргә мөмкин иде.
Ә болай батальон чолганыштан тулысынча исән-имин чыкты. Дөрес, бер Кривоногов фамилияле солдат югалган иде. Ул ике көннән соң гына батальонга үзе кайтты.
— Кайда булдың? — дип сорады аннан Әхим.
— Авылда, Татьяновкада.
— Ничек? Анда немецлар бит...
— Шул-шул! Башта немецлар икәнен белмәдем. Базда уянып китсәм, өй эчендә немецча сөйләшкән тавышлар ишетелә. Беттем, мин әйтәм...
— Ничек базга эләктең сон син? Нигә аерылып калдың? Командирның боерыгы сиңа нәрсә?
— Мин берни дә ишетмәдем. Авылны алгач, бер йортның базына төшкән идем. Анда шундый тәмле, куе каймак таптым. Туйганчы ашадым. Шуннан үзем дә сизмәстән йоклап киткәнмен. Күпме йоклаганмындыр, хәтерләмим. Мин уянганда, бүлмәдә немецча сөйләшәләр иде.
— Шуннан нишләдең?
— Нишлим, бер батальон немец белән берүзем сугыша алмыйм бит инде. Төн җиткәнне көтеп базда утырдым. Төн җитеп, тегеләр гырлаша башлагач, баздан чыктым да тайдым. Менә хәзер сезнең янда.
Бер тамагына хуҗа булмаган өчен командир үзен тиешенчә «пешермәкче» иде дә,
тапкырлыгын күреп, кичерде.
Фашист танклары чолганышта калган группаны коткарырга омтылды. Максатка җитәргә бары ике чакрым гына калган иде, ләкин ахырынача үтә алмадылар. Әхимнәр нык торды. Тиздән чолганыштагы немец группасы тулысынча юк ителде. Әһәмияте ягыннан бу бәрелешне соңыннан «икенче Сталинград» дип йөрттеләр. Көрәш совет солдатлары өчен дә кыйммәткә төште: күпләр сугыш кырында ятып калды, исән калганнарның исә гомер буе аяк-куллары, буыннары сызлаудан җәфа чикте.
Әле ул чакта солдат буыннары сызлаудан зарланмый иде. Алар һаман немецларны үз өннәренә таба кууны дәвам иттеләр.
...1944 елның марты иде. Иртәнге көчле артиллерия хәзерлегеннән соң һөҗүм башланды. Бу һөҗүмгә өстән карасаң, ул өермәне хәтерләтә иде. Туктаусыз көнбатышка таба баралар да баралар. Немецлар һаман ушларын җыя алмый качалар да качалар. Күпләп-күпләп юлда техникаларын калдырып китәләр. Көндез Әхимнәр батальоны немецлар кулындагы авылга керде. Немецларның биредәге группасына оборона тотарга, бер генә урыс солдатын да үткәрмәскә боерылган икән. Тик, инде шактый бәрелешләрдә катнашып, коты алынган немец солдаты нык каршылык күрсәтергә сәләтле түгел иде. Шуңа күрә беренче бәрелештән соң ук качу ягын гына карадылар.
Батальондагы, Әхим белән теге көнне чолганыштан бергә чыккан татар егете Зөфәров, бу юлы шунда ук ике фашист солдатын юк итте. Өченчесе артыннан йөгерде. Тегесе, ярым шәрә килеш, бакыр баш, бер тавыкны эләктергән дә урам буйлап чаба гына бит. Үч иткәндәй, Зөфәровның автоматы буш иде, патроннары беткән. Әмма ул йөгерүдән туктамады. Куып җитеп приклад белән сугып екты да, немецны әсир итеп алды. Бу батырлыгын һәм башка батырлыкларын да исәпкә алып, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Шуннан соң бу җиңүле һөҗүм айдан артык дәвам итте. Днепрны кичеп, Молдавияне, Днестр, Прут елгаларын кичеп, Румыниянең бер өлешен азат иттеләр. Биредә табигатьнең бик матур чагы иде, бакчалар ап-ак чәчәккә күмелгән...
Әмма шуннан соң Икенче танк армиясен биредән алып, Жуков җитәкчелегендәге Беренче Белоруссия фронтына күчерделәр. Берничә көннән Әхимнәр батальоны Көнбатыш Украинадагы Коваль шәһәре янына урнашты. Озакламый биредә дә зур һөҗүм башланды. Люблин шәһәрен немецлардан азат иттеләр. Халык җиңүчеләрне шатланып каршы алды. Кемдер соклануын белдерде, кемдер шатлыктан елады, кемдер чәчәкләр китерде, кемдер кин елмайды, кемдер солдатның кулын кысты, кемдер сигарет сузды... — болар барысы да фашист коллыгыннан котылган халыкның җиңүчеләргә җылы мөнәсәбәте иде.
***
Батальон алга атлады. Старшина солдатларны Люблинда кулга төшерелгән сыра белән сыйлый башлады. Көн эссе иде, эчәсе килә. Әмма сыра Әхимгә нәрсәсе беләндер ошамады, беразын эчкәч, ул сыраны түкте. Шуннан соң ул ике көн буе үзенә урын таба алмый йөрде. Ярый әле, шуның белән котылды. Сыраны күбрәк эчкән солдатлар кайсы сукырайды, ә кайсылары якты дөнья белән хушлашты. Тикшереп карагач, сырага агач (метил) спирты кушылганлыгы ачыкланды. Метил спиртының да исе, тәме шундый ук, ул да исертә. Әмма шул исерүдән айнуың гына икеле.
Инде солдатны туктатыр көч юк иде Уңышлы җиңүләр белән Әхим батальоны да Варшавага килеп җитте. Фронт сызыгы шунда 1945 елның башына кадәр тукталып торды. Әхим исә шул ара озак кына пан Ковацкий гаиләсендә яшәде. Өлкән буын поляклар, ягъни Польша Рәсәй империясе составында чакта ук яшәгән поляклар иске гадәт буенча азрак русча сукалыйлар иде. Ә аларның балалары Хелена, Владик һәм аларның дуслары Кинга өчен бу тел ят иде. Шуңа күрә Әхим башта алар белән аралаша алмый азапланды. Әмма акрынлап бер-берсен төшенә бардылар, хәтта сәяси бәхәсләргә дә кереп китә башладылар. Әхим ел ахырына инде полякча яхшы аңлый
һәм сөйләшә башлаган иде.
Әхимне монда барыннан да бигрәк бер нәрсә кызыксындырды: ни өчен поляклар урысларны яратып бетермиләр? Ә бит үзләре минем белән әнә ничек яхшы мөгамәләдә, тыйнаклар. Болар да СССРның Көньяк халыклары кебек урысның үзен түгел, ә аның сөйләшүен, кыланышын, сүгенгәнен, тупаслыгын, бигрәк тә сөйләшкән вакытта кабахәт сүзләр белән сүгенүен яратмыйлар икән. Полякларны гына түгел, бу хәл Әхимнең үзен дә ярсыта иде. Шуңа күрә ул егетләрчә поляклар белән уртак тел тапты, хәтта бер-берләрен яраталар да иде. Нәтиҗәсе шул: тегеләр бөтенләй ачылып китте.
— Без — полякларның — ике төп дошманы бар — урыслар һәм немецлар — диде Хелена беркөнне.
Ышанмый да мөмкин түгел, чөнки бала кеше күпчелек очракта дөресен сөйли.
***
Сугышның соңгы, йомгаклау этабы якынлашып килә иде инде. Әхимнәрнең 68нче танк полкы генерал Катуков җитәкчелегендәге беренче гвардия танк армиясе составында, ә Армия үзе маршал Жуков җитәкләгән Беренче Белоруссия фронты составында хәрәкәт итте.
Нөжүм Варшавадан көньяктарак гыйнварның урталарында башланды. Тиздән Лодзь һәм Познань шәһәрләре азат ителде. Февральдә Одерны кичеп Франкфуртны алдылар. 16 апрельдә Одердан Берлинга куәтле һөҗүм башланды. Икенче майда дошман каршылык күрсәтүне туктаткач, Әхимне Рейхстаг районыннан Целиндорф шәһәре янына күчерделәр һәм алар бүтән сугышта катнашмадылар. Вак группировкаларны тынычландыру пехотага тапшырылды.
Сугыш тәмамлангач, күпчелек частьларны СССР территориясенә чыгару башланды. Ә менә Әхимнәрнең Беренче гвардия танк армиясе оккупацион гаскәрләр составында Германиядә калдырылды. Монысы инде Әхимне пошаманга салды. Аның инде бер генә көн дә хезмәт итәсе
килми иде. Шуңа күрә төрле инстанцияләргә демобилизацияләүне сорап рапортлар язарга кереште. Тик аны 1947 елның февралендә генә хезмәттән азат иттеләр.
***
Менә ул, ниһаять, иректә! Кая кайтырга? Үги әнисе янына Хакулабадкамы? Кайтыр иде, үги әнисен якын итте ул, хәтта сугыштан посылкаларны да ай саен диярлек җибәреп торды. Әнисе дә Әхимне бик якын күрә иде. Тик, анда кайтсаң, кайда яшәрсең? Улы Әдип белән үзләре дә балчык йортның кечкенә бер бүлмәсендә яшиләр бит. Әллә Казанга кайтыргамы? Их, берәр танышың булса, шунда кайтыр идең дә... Йөрәккә аннан да якынрак кала юктыр... Уйлый торгач, Мәдинә апасы янына кайтырга булды — Уфага. Авылдан киткән елны биредә бераз яшәп караган иде. Кирза ботинкалардан Мәдинә апасы йортына килеп кергәне әле дә исендә... Бу юлы да Мәдинә энесенең кайтуына, куанып бетә алмады. Улы Наил сугыш беткәч тә кайткан була. Шунда алар өчәүләп яши башлыйлар.
Тиздән Әхим Уфада әле генә оешып килгән нефть фәнни-тикшеренү институтына эшкә урнашты. Хезмәт хакы «ташка үлчим» генә булса да, урнашты, химиясен сагынган иде шул егет. Аннары фәнни эшне дәвам итәргә дә биредә уңайлырак булачак, дип уйлады ул. Дөрес, соңгы вакытларда ул фәнни карьера турында уйламый да башлаган иде инде. Ни дисәң дә, утызда бит инде ул. Гомеренең иң дәртле, иң куәтле елларын сугыш кырында үткәрде, сугыш беткәч тә әнә ничә ел хезмәт итәргә туры килде. Әйдә, соң булса да уң булсын. Әнә Башкортстанда нефть чыгару, аны эшкәртү промышленносте ничек алга ыргылды! Шулай булгач, монда артык булмаячак ул...
Саумы, Ленинград!
Ул көткән көн тагын өч айдан гына килде. Әхимгә Ленинградка аспирантурага барырга тәкъдим иттеләр. Геология, нефть һәм газ чыгару институтына иде бу чакыру. Көтүен дә көтте, теләге дә зур, тик менә геологиядән керү имтиханын ничек бирергә? Химия, тарих — алары проблема түгел. Ә монысы... Беркайчан да укыганы да, күргәне дә булмады аның. Нишләргә? Бу бит соңгы шанс булырга мөмкин. Ни әйтсәң дә, яшь бара. Бөтен көчен, бөтен энергиясен менә шуңа — геология фәнен өйрәнүгә багышлады ул. Көзгә кадәр әле шактый вакыт бар иде.
Берничә айдан исә Әхим геологияне су кебек эчә иде инде. Шулай итеп, яраткан химиясе янына геология дә килеп кушылды.
Әйе, тырышлык беркайчан да югалмый: Ленинградта ул керү имтиханнарын уңышлы тапшырды һәм ике айдан соң Мәскәүдән хәбәр дә килде, аны аспирантурага кабул итү карарын раслаганнар иде. Җитәкчесе дә билгеләнде. Ул нефть геохимиясе өлкәсендә иң кодрәтле галимнәрнең берсе Александр Добрянский иде. Нәкъ шул вакытта аның калын монографиясе дөнья күреп, тиз арада таралып та беткән иде. Бу китап Советлар илендә генә түгел, ә күп кенә башка ил галимнәренең дә өстәл китабына әверелде.
Әхимне нефть лабораториясенә беркеттеләр. Лаборатория мөдире Иван Иванович Богомолов гаять тә юан, кыска буйлы һәм бик тә тиз кызып китә торган булса да, ярыйсы кеше иде. Дөрес, Әхимгә аның хезмәткәрләренә туктаусыз бәйләнүе, артык төпченүе ошап бетми иде бетүен. Әмма тора- бара моның да серенә төшенде ул. Ә фәнни җитәкчесе, киресенчә, озын буйлы, чандыр, бик тә тыныч 62 яшьлек зат иде. Аның шундый холыклы булуы энергиягә экономия ясарга — берничә урында эшләргә мөмкинлек
4. «К. У.» № 7 бирә иде. Бер үк вакытта ул Ленинградның политехника институтында һәм университетта кафедра мөдире иде, аннары Эстония Фәннәр Академиясендә һәм Әхим укый торган Бөтендөнья геология, нефть һәм газ чыганакларын эзләү институтында консультант та иде. Үзе әйтмешли, Әхим аның унҗиденче аспиранты янында атнага бер тапкыр, анда да берничә сәгать кенә булып китә иде ул. Шулай да
97
ул аннан канәгать иде. Алай гына да түгел, ул үзенең җитәкчесе белән горурлана да иде. Дикциясе дә булса, алыштыргысыз кеше. Чынлап та, Әхим аны башта аңлый алмыйча интекте. Хәтта, ияләшеп җиткәч тә, барысын да аңлау өчен профессорны бик тә бирелеп, игътибар белән тыңларга кирәк иде.
Институт Васильево утравындагы зур чиркәү бинасына урнашкан иде ул вакытта. Бигрәк тә Баулыда девон, Ромашкинода уникаль нефть чыганакларын үзләштерүдә роле зур булды бу институтның. Кыска гына вакыт эчендә СССР империясендә еллык нефть чыгару егерме тапкыр артып, 500-600 млн. тоннага, ә газ 600 млрд. кубометрга җитте. Бу чорда халыкның мәгълүм бер дәрәҗәдә яши алуы әнә шуның белән аңлатыла. Дөрес, бу үз чиратында яңадан-яңа нефть, газ чыганакларын һәм ятмаларын ачу һәм аларны үзләштерүне таләп итеп торды. Моңа исә генезис проблемасын дөрес хәл иткәндә генә ирешү мөмкин иде. Геохимия бүлеге, институтның күпчелек галимнәре үзләренең фәнни эшләрен, нигездә, шул проблеманы хәл итүгә юнәлтте. Әхимгә дә өлеш чыкты. Ана «Икенче Баку» нефтенең ароматлы углеродлары» дигән теманы тәкъдим иттеләр. Шул көннән ул лаборатор-эксперименталь тикшерү эшенә чумды. Бигрәк тә күп уку, галимнәрнең элекке елларда яклаган диссертацияләре белән тирәнтен танышу, Гыйльми совет утырышларында йотылып тыңлау, күпьеллык отчетлар белән танышу галимнең фикерләү колачын киңәйтте, эзләнүләрне тизрәк һәм нәтиҗәлерәк алып бару мөмкинлеге тудырды. Болар исә Әхимгә нефть ятмаларының җирдә урнашу закончалыкларын гына үзләштереп калмыйча, геологик ятмаларның яшенә, нинди тирәнлектә ятуына, температурага карап төзелешен, аларның составын белергә, бигрәк тә бу ятмаларның җир тарихында ничек формалашуын ачыкларга ярдәм итте. Шулай итеп, үзенең дә язган отчетлары, мәкалә һәм брошюралары артканнан-арта барды.
***
Әхим, аспирант булу белән беррәттән, фәнни хезмәткәр эшен дә алып бара башлады. Бу эшне аңа лаборатория мөдире Богомолов тәкъдим итте. Шулай итеп, Әхимгә якты көнне күрмичә эшләргә мөмкинлек туды. Иртәнге сәгать 9дан кичке 10га кадәр лабораториядә эзләнүләр, тәҗрибәләр... Унөчәр сәгать эшләп лабораториядән чыкканда ниндидер җиңелчә арыганлык сизелә. Кичке урам буйлап 4-5 чакрым юл үтә дә, берочтан бер кап пилмән эләктереп өенә керә. Ярты кило пилмән, уйлап карасаң, аспирант өчен начар түгел. Тамак ялгап алгач, тагын сугыш һәм сугыштан соңгы елларда югалткан кадерле вакытларын кире кайтармак булып эшкә чума...
— Күп эшлисез бит. Ничек вакытыгыз җитә? — дип кызыксынды шулай беркөнне лабораториядә эшләүче кызлар.
— Ялгыш уйлый күрмәгез, — диде Әхим. — Мин фанатик түгел. Аллам сакласын! Үземне бернәрсәдән дә мәхрүм итмим. Тик, фәнгә вакытны күбрәк бирәм. Шул гына.
Коллективта лаборатория мөдиреннән кала, барысы да хатын-кызлар иде. Билгеле, Әхим аларны кызыксындыра. Хәтта, җиңелчә генә иркәләп тә җибәрәләр иде үзен Ленинград кызлары. Ни әйтсәң дә, алар арасында ул берүзе генә иде шул.
Ә менә мөдир белән хезмәткәрләр арасында хәл бөтенләй көтелмәгәнчә, хәтта оригиналь була. Иван Иванович һәркөнне эшкә бик тә хөрти кәеф белән килә һәм лаборатория хатын-кызларынын кайсына булса да бәйләнмичә калмый.
— Ник бу эшләнмәгән?
— Нигә болай киенеп килден?
— Мин сезгә нәрсә әйттем?! Маймылны да өйрәтеп була, ә сез?..
Җәнҗал шулай үсә, куера бара. Үзе бәйләнгән кызнын күзләреннән яшь ага башлагач кына ул лабораториядән тая, өске каттагы кабинетына кереп бикләнә һәм лабораториядә төшкә кадәр күренми. Ә төштән сон пешкән помидор кебек елмая,
иркенләп сөйләшә, күнеле шат. Алыштырып куйганнар диярсен үзен.
Бу метаморфозаны хатын-кызлар бик гади анлаталар. Димәк, Иван Иванович бик әйбәтләп, тәмләп төшке аш ашаган. Шулай ук һәр иртәне төшенке күнел белән усалланып килүе дә кызларга сер түгел иде.
— Иван Ивановичнын хатыны ифрат та чибәр. Өйгә акча алган көнне генә кайта, — диделәр кызлар Әхимгә, — ә калган вакытын дингезчеләр белән үткәрә, бу калада бит аларнын исәбе юк.
Чынлап та, получка алган көнне Әхим бу ханымнын кассага чиратта торганын күрде. Ведомостька Иван Иванович кул куйды, ә акчаны хатыны алды. Акчаны алгач, почмакка барып санады да, шул минутта ук юк булды. Иван Иванович исә бер сүз дә дәшмәде, шулай да борчулы кыяфәт йөзенә чыккан иде.
Икенче көнне Иван Ивановичнын кәефе ярыйсы гына иде, кызларга да бөтенләй бәйләнмәде.
— Нәрчак шулай ул, — диде Әхимгә Лида исемле кыз, — получка алганнын беренче көнендә кәефе әйбәт була. Чөнки ул көнне хатыны өендә куна, күрәсен, тамагы да туя. Ә менә иртәгә ул башка кеше булачак. Чөнки хатыны тагын чыгып таячак һәм получка көне җитмичә кайтмаячак.
Лиданын сүзләре хак иде. Лабораториягә кергәндә Иван Ивановичнын бөтенләй кыяфәте юк иде, киеме үтүкләнмәгән, кәефе кырылган, бәлки, бөтенләй ашамагандыр да. Бүген ул кызларга түгел, ни өчендер Әхимгә ташланды. Тик, кызлар белән була торганча, гадәттәге спектакль килеп чыкмады. Әхим чигенмәде дә, балавыз да сыкмады, киресенчә, бик кирәкле һәм дөрес итеп җавап бирде. Шуннан сон ул Әхимгә бүтән бәйләнмәде. Алар ярыйсы гына дуслар булып киттеләр.
Беркөнне Әхим кызларны күреп хәйран калды. Иртәнге җәнҗалга түзеп тора алмаганнар, бичаралар. Барысы берьюлы Иван Ивановичка ташланып аны аяктан егалар, ә икесе анын башына капчык кигезә. Шуннан... менә тотыналар болар профессорны тукмакларга... Түзеп кенә тор! Шуннан сон барысы берьюлы сикереп торалар да, бернәрсә булмагандай эш урыннарына барып утыралар. Иван Иванович та урыныннан тора да, беркемгә бер сүз әйтмичә, өске катка — үз бүлмәсенә менеп китә.
Шушы хәлдән сон Иван Иванович үзен бераз кулга ала башлый, усаллыгы да бераз кими төшә.
Ә көннәрдән бер көнне анын хатыны акча алырга да килмәде. Баксан, ул Иван Ивановичны бөтенләйгә ялгыз калдырып, кем беләндер көньякка китеп барган икән. Профессор да каушап, аптырап калмый, тота да үзендә эшләгән лаборант кыз Лида Длиннохвостовага өйләнеп куя. Әйтергә кирәк, Лида белән начар яшәмиләр алар. Сонрак бер малай да үстерәләр. Ин мөһиме — лабораториядә җәнҗаллар бетеп, Иван Иванович гел елмаеп кына йөри башлады.
Кызлар күңеле — тирән диңгез...
Әхимнен дә өйләнергә күптән исәбе бар иде. Уфада өч ел торып та бу бәхеткә ирешә алмаган иде әле ул. Сәбәбе — күзнен явын алырдай бер Уфа сылуына, гашыйк булуында. Кызнын исеме — Лилия. Әхим ана өйләнү турында сүз башлап караган иде дә, тегесе ана бу турыда авыз ачарга да ирек бирмәде:
— Нәрсә сөйлисез Сез, Әхим?! Нинди өйләнү ди ул? Әле болай дус булып йөргәнем өчен дә рәхмәт әйтегез.
— Рәхмәт инде... — диде Әхим кызарып һәм ул көнне алар үпкәләшеп аерылыштылар.
Шуннан сон Әхимгә укырга китәргә туры килде. Шулай Лилия бөтенләй онытылып, инде истән дә чыгып бара иде. Менә көтмәгәндә, шул кыздан открытка килеп төште, Әхимне ул Совет Армиясе көне белән котлаган. Инде барысы да онытылып барганда... »Юкка түгелдер бу...» — дип уйлады Әхим һәм озак уйлап тормыйча Уфа сылуына, үзе янына кунакка чакырып, хат юллады.
Фәрештәләрнен «Амин» дигән сәгатенә туры килдеме икән, беркөнне Әхим өенә кайтса, шаккатты, нишләргә белмәде: ишек төбендә Лилия басып тора. Әхим үз
күзләренә үзе дә ышанмыйча кызга ташланды:
— Синме сон бу, Лилия? Килденмени? Рәхмәт сина...
— Әйе, килдем... — диде Лилия Әхимгә сыенып.
— Димәк, безнен очрашулар эзсез югалмаган...
— Эх, син, Әхим! Кызлар күнеленен тирән дингез икәнен ник анламыйсын? Мин бит ялындырмакчы гына булган идем. Дөресрәге, шаярткан идем...
— Кичер мине, Лилия!
...Ленинград һавасы килеште, күрәсен. Уфада еллар буе хәл ителмәгән мәсьәлә биредә үзенен чишелешен бик тиз тапты. Май аенда алар өйләнештеләр. Монарчы Әхим ялгыз карчыклар яши торган фатирдан бер ятаклык урын гына алып тора иде. Ә хәзер алар икәү. Әхим кечкенә генә бер бүлмә алды. Бу бүлмәнен бердәнбер кечкенә генә тәрәзәсе булып, күршедәге йортнын стенасына терәлеп диярлек тора иде. Яшь чак — дәртле чак, дигәндәй, ул чагында нигә ул якты тәрәзәләр? Лилиянен үзеннән бит яктылык бөркелеп тора. Чынлап та, ул лилия чәчәгенә охшаган. Ап-ак тәнле, шундый нәфис, табигатьнен нәкъ үзе кебек!
Әхим менә шул яраткан хатыны белән рәхәтләнеп гомер итә башлады. Билгеле, аралашучан, елгыр кыз Лилия өйдә кул кушырып утыра торганнардан түгел иде. Эшен дә тапты, урнашып эшли дә башлады. Анын яраткан эш урыны китапханә инде. Ул булса, ана берни кирәкми.
Барысы да шулай әйбәт, шәп, тыныч кына бара иде. Әмма көннәрдән бер көнне гүзәл бер кызчык дөньяга килде. Ана исемнен дә ин матурын сайлап — Гүзәл дип куштылар. Чынлап та, Гүзәл дөньяга килгәнче дөнья үзе дә гүзәл булган икән. Ә хәзер менә, эшләр бераз хөртиләнде. Балалы кешене фатирга кертергә якын да җибәрмиләр. Кертсәләр дә, шәп сорыйлар хакын. Яшьләргә андый акча каян килсен сон? Ярый әле, нәкъ шулчак Лилиянен әнисе Мәрьям килеп төште. Әйбәт кенә кунак булгач, Ленинград белән танышкач, ул Лилияне һәм бәләкәй кызчыкны да Уфага алып кайтып китте. Әхим китаплары арасында тагын япа-ялгызы калды.
Тәүге ачышлар
Фәнни эзләнүләр буенча инде шактый материал туплаган иде Әхим. Ин кызыгы, ин тәэсирлесе — шуларны эшкәртү һәм системалаштыру башланды. Бу эшне Әхим химик, геохимик, математик ысуллар үткәрү ярдәмендә бер үк вакытта алып барды. Системалаштыру бер яктан геохимик закончалыкларны ачыкларга ярдәм итсә, икенче яктан нинди яна материал тупларга, нинди яна экспериментлар үткәрергә икәнен күрсәтте, ә ароматлы углеводларны эксперименталь юл белән тирәнтен өйрәнүгә кагылышлы ачышка китерде. Беренчедән, Идел-Урал ятмаларындагы нефть составы турындагы ялган карашны юкка чыгарды, икенчедән, ароматлы углеводородлар бер- берсеннән аерылып торган ике катнашмадан: үз ароматлы углеводородлар һәм күкертле органик матдәләрдән гыйбарәт икәнен исбатлады. Димәк, утызынчы елларда Грозный нефть фәнни-тикшеренү институтында күкертле нефть өчен эшләнгән методика бездәге күкертле ятмалар өчен яраксыз. Дөресрәге, яшь галим Әхим составында 30-40 тапкыр күбрәк күкерт булган Идел-Урал нефтен анализлауда традицион методиканы кулланунын ялгыш нәтиҗәгә китерүен исбатлады.
Бу ачыштан сон тагын да тирәнрәк экспериментлар үткәрә бару юлы белән Әхим нефтьнен бензин фракциясендә күкерт кушылмаларынын күләмен төгәл билгеләү ысулын эшләде. Бу ачыш аеруча зур әһәмияткә ия. Беренчедән, ул фәнне үстерүгә җитди өлеш булса, икенчедән, аны практикада, ягъни берничә миллиард тонна исәпләнгән Идел-Урал нефть запасынын составын ачыклауда куллану чималны эшкәртү барышында гаять зур икътисадый эффект бирә; өченчедән, нефть генезисындагы, ягъни нефть катламынын бүленүе һәм ятмаларынын формалашуындагы закончалыкларны табарга мөмкинлек тудыра.
Бу ачыш — дөньянын барлык төбәкләрендә кин яклау тапты, ә Союзнын барлык институтлары бу яна ысулны кулланма итеп алдылар һәм фәнни эзләнүләр
барышында кулландылар. Чөнки әлегә башка нәтиҗәлерәк ысул юк иде.
Үзенен бу ике ачышын тагын да тирәнәйтә барып, математик һәм график ысуллар куллану юлы белән Әхим нефть составына кагылышлы яна закончалыкларны ачыклады. Әйтик, нефть составында күкерт никадәр күп булса, аннан җинел, ягъни бензин фракцияләре азрак чыга һәм, киресенчә, асфальтен, сумала кебек авыр фракцияләр күбрәк була. Бу ачышлар сонрак фәнни эзләнүләрдә генә түгел, акрынлап җитештерү сәнәгатенә дә үтеп керде, махсус күкертле нефтьне эшкәртү технологиясен тудырды, махсус предприятиеләр барлыкка килде...
***
Әхимнен бу еллардагы ин якын кинәшчесе, дусты, һичшиксез, Борис Тимофеев булгандыр. Шатлыкларын да, унышсызлыкларын да ул анын белән уртаклаша иде. Алай гына да түгел, еш очрашалар, бәйрәмнәр дә бергә үтә. Фәндә дә бер-берсенә булышалар. Дөрес, Борис Васильевич — микропалеонтолог. Ул бик борынгы үсемлекләрнен серкә һәм спораларын өйрәнү, һәм шул нигездә тау токымнарынын геологик яшен ачыклау белән мәшгуль. Беркөнне ул Әхимгә мөрәҗәгать итте:
— Дус итеп кенә әйтәм. Бер үтенечем бар, Әхим дус, сина...
— Тынлап карыйк, Борис Васильевич.
— Нефть пробасыннан менә шул үсемлек спораларын аерып алып, сыеклыкнын каракучкыл элементларыннан чистарта алмыйсынмы?
— Төгәл генә әйтүе читен, эшләп карармын. Анлыйм, бу сина бик кирәк, шулай бит?
— Әйе, Әхим. Ул спораларны, аларнын вак кисәкләрен микроскоптан карап өйрәнергә кирәк мина. Шунсыз мөмкин түгел. Тау токымын тикшерү җинелрәк, ә менә нефтьне өйрәнү алай җинел түгел.
— Булыр кебек, Борис Васильевич. Уфа фәнни-тикшеренү институтында хроматография белән өлешчә шөгыльләндем мин. Методикасы мәгълүм.
Әхим, шул методиканы кулланып, дустынын проблемасын тиз хәл итте. Озакламый алар бергәләп уртак мәкалә әзерләделәр һәм академик журналда бастырып та чыгардылар. Шулай итеп, Әхимнен бу ысулын да шуна охшаш фәнни тикшеренүләр барышында кин куллана башладылар. Борис Васильевич исә, үз өлкәсендә зур ачыш ясап, докторлык диссертациясе яклады һәм илгә танылып өлгерде.
***
Ә менә Әхимгә танылган галим булып китү өчен инде кандидатлык диссертациясе якларга вакыт иде. Югыйсә, бары да әзер, отчет та ясалган, ачышлар да жцтәрлек. Дворянскийнын хәер-фатихасы белән диссертациясе дә төгәлләнгән. Ә якларга һаман батырчылык итми. Сәбәбе — бу вакытта нефть генезисынын органик теориясенә кагылышлы берничә гипотеза яши. Хәтта ул укый торган геологик эзләнү фәнни-тикшеренү институтында да бер-берсенә капма-каршы ике юнәлеш, ике мәктәп формалашкан. Анын берсен Әхимнен жцтәкчесе Александр Дворянский, икенчесен Успенский һәм Радченко жцтәкли. Бу ике агым арасында көрәш уйнап түгел, ә чынлап — көчәйгәннән-көчәя. Дөрес, Дворянский «Нефть геохимиясе» исемле монографиясен чыгарып, үз сүзен кистереп әйтте. Ә тегеләр исә унайлы момент туган саен төрле утырышларда, язган мәкаләләрендә Дворянскийнын билгеләмәләрен юкка чыгарырга, тәнкыйтьләргә тырышалар, ревизия ясыйлар. Дворянский яклылар исә, киресенчә, үзләренен эзләнүләрендә янадан-яна исбатламалар табып, тегеләрне «утка» тоталар...
Әхим бер якка да авышмады, жцнел юл сайлап кемгә дә булса сукырларча иярмәде. Ә бит андыйлар күп. Үзенен ачышларына төзәтмә ясап, жил кайсы яктан иссә, шул якка авышучылар аз түгел. Әхимгә бу нәрсә чит иде, ул чынбарлыкны гына исбатларга тырышты. Чынлап та, ул геохимик һәм геологик мәгълүматларны бик күп туплады. Тик ул мәгълүматларнын бер өлеше үзенен шефы Дворянский
тәгълиматларын хупласа, икенче бер өлеше алардан аерыла иде. Дворянский гипотезасына каршы чыгучылар белән дә ул өлешчә каршылыкта. Кайбер билгеләмәләре аваздаш булса да, кайберләре капма-каршы килде.
Нәрсә эшләргә? Диссертацияне шушы килеш якласан, теләгәндә ике якнын да бик жцнел батыруы ихтимал. Ничә еллар эшләгәнен юкка чыгачак, дөресрәге, нәтижәсез калачак.
«Ни генә булмасын, намусыма, үз-үземә каршы бара алмыйм, — дип уйлады Әхим, — бу һич тә мөмкин түгел. Ничек бар, материаллар ничек күрсәтә — шулай якларга кирәк.»
Монда Әхим һич тә ялгышмады, дөрес тактика сайлады. Шефы Александр Флавиатович Дворянский диссертациядә үз адресына, кайбер билгеләмәләренә һөжүм булуын күрсә дә, вакланмады. Аннары үзенен шәкертенә каршы чыгу, тәгәрмәченә таяк тыгу олы галим өчен килешеп бетмәсен ул яхшы анлый иде. Әхимнен төп ачышларын да ул башта ук унай бәяләп өлгергән иде.
Успенский һәм Радченко яклылар да егетнен шефы кубызына гына биемәгәнен, үз сүзе, үз ачышы барын күреп, ин мөһиме, үзләренен дә гадел тәнкыйтьләнгәнен анлап, Әхимгә каршы күтәрелмәделәр.
Бу 1954 елнын истәлекле 15 гыйнвары иде. Әхим диссертация советы әгъзаларын тан калдырып, диссертациясен унышлы яклады. Шулай итеп, анын күптәнге хыялы тормышка ашты — эшлекле тикшеренүләрдән сон Совет әгъзалары Әхимнен эшен бертавыштан хупладылар. Ана химия фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәжә бирелде. Соныннан совет рәисе, институт директоры Иванчук диссертация яклау Советы әгъзалары исеменнән болай диде:
— Кәримовнын аспирантурада уку срогын үз вакытында кандидатлык диссертациясе яклап төгәлләве безнен күпьеллык тарихыбызда беренче очрак. Киләчәктә дә безгә шулай дәвам итәргә кирәк! — Аннары ул Әхим Кәримовка болай диде:
— Мин сезгә, иптәш Кәримов, институтта калырга тәкъдим итәм. Фатирны да озак көттермәбез. Ризамы?
— Тәкъдимегез өчен чиксез рәхмәтлемен. Тик вәгъдәмә хыянәт итә алмыйм. Мин бит үземне бирегә җибәргән Уфа фәнни-тикшеренү институтына кайтырга вәгъдә бирдем. Гафу итегез, минем урыным шунда дип уйлыйм.
***
Уфага Әхим апрель аенда кайтып төште. Кайтуына ана яна төзелгән йорттан Уфа фәнни-тикшеренү институты ике бүлмәле фатир калдырган иде. Җир йөзендә инде 36 ел яшәп, беренче тапкыр анын үз фатиры булды. Тиздән кадерлеләре Лилия һәм Гүзәлне алып Әхим яна фатирга күчте.
Өлкән гыйльми хезмәткәр өчен институтта эш муеннан иде. Беренче чиратта барлык тупланган материалны системалаштырды, гомумиләштерде. Бер үк вакытта Татарстанда, Пермь, Самара, Оренбург, Саратов, Волгоград өлкәләрендә булып, янадан-яна материаллар туплады. Шул эзләнүләрнен тәүге нәтиҗәсе — «Башкортстан нефте» дигән китабы дөнья күрде.
Эзләнү барышында Әхим берсеннән-берсе кызыклырак детальләргә, закончалыкларга тап булды. Шуларнын ин мөһиме — югарыда санап кителгән өлкә һәм республикалар территориясендә нефть составы һәм үзенчәлегенен горизонталь һәм вертикаль (яше буенча) үзгәрү закончалыгы. Бу закончалык нефтьнен тирән катламнардан (тирәнлекләрдән) территориянен өске катламнарына, әйтик, Әлмәт тирәсендәге Татар түбәсенә миграция хәрәкәтен ачыкларга мөмкинлек бирде. Менә шул грандиоз миграция процессы нәтиҗәсендә миллионнарча еллар эчендә углеводород геологик куышларда җыела барып, аларда эре һәм вак нефть ятмалары формалашкан.
Шулардан ин әһәмиятлесе — Татар җыелмасы запасынын көньяк- көнбатыштагы Шпаков (Башкортстан) тармакчаларыннан башлап, анын Әлмәттәге (Татарстан)
түбәсенә кадәрге территориядә урнашкан девон нефте чыганаклары. Шушы ук закончалыкка таянып, Әхим нефтьнен көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш миграциясе нәтиҗәсендә Саратов, Волгоград өлкәләре территориясендә дә нефть ятмалары булуын исбат итте. Сонрак нефть һәм газ катламнарынын Каспий буе түбәнлегендә дә булу мөмкинлеген белдерә. Теоретик яктан дәлилләнгән бу фикерләрнен дөрес булуын тормыш үзе ачык күрсәтте.
Кабат Үзбәкстанга галим булып
Язмышмы, ялгышмы дигәндәй, көннәрдән бер көнне Әхимгә Уфа белән хушлашырга туры килде. Конкурс буенча аны, Үзбәкстандагы әле яна гына ачылып килгән геология һәм нефть, газ чыганакларын эзләү институтына (ИГПЕНИГМ), лаборатория мөдире итеп чакырдылар. Бу вакытта инде Үзбәкстаннын күп кенә өлкәләренен нефть һәм газ ятмаларына бай булуы ачыкланып өлгергән була. Барыннан да бигрәк уникаль газ чыганагынын ачылуы төп сәбәпче була мона.
Ташкентка ул 1959 елнын мартында килеп төште. Бу вакытта инде институтның төп бинасы һәм торак йорты әзер. Беренче көннән үк Әхим коллективны туплауга, җиһазлар һәм приборлар, реактивлар алуга, өлкәләрнең неологик төзелешен өйрәнүгә, төрле-төрле тау токымнарын җыюга кереште.
Шулай да эш шома гына бармады. Институт директоры А.М.Әкрәмходжаев башта бу өлкәдә тыныч кына, тавышсыз гына җитәкчелек итә. Эш тә әйбәт кенә бара. Әмма тора-бара ул, үз тирәсенә үз туган-тумачаларын җыеп, үтеп керә алмаслык дивар кора. Өстәвенә, аның үзен җирле Фәннәр Академиясендә геология фәннәре бүлеге мөдире һәм геология журналы мөхәррире итеп билгелиләр. Аның рөхсәтеннән башка хәзер академиягә һәм институтка черки дә үтеп керә алмас була. Шулай итеп, ул фәндәге «мафия»нең башында тора. Үзен тулы канлы хуҗа, феодал итеп тоя... Мондый шартларда аның рөхсәтеннән башка беркем дә китап түгел, хәтта мәкалә дә чыгара алмый. Ә диссертация язу, аны яклау турында, хәтта уйларга да мөмкин түгел. Премия бирү, хезмәткәрләргә хезмәт хакын көйләү — аның кулында. Үзбәкстаннан читтәге галимнәр белән аралашырга ярамый, хәтта алар белән хәбәрләшеп тору да чикләнгән. Командировкаларга бару, эзләнүләрне киңәйтү, доклад һәм чыгышлар ясау, отпуск алу, аспирант белән җитәкчелек итүләр — барысы өчен дә аның рөхсәте, аның фатихасы кирәк. Кыскасы, Совет власте юк биредә, диләр иде, чын икән. Ә үзе Мәскәү оешмалары, аерым галимнәр белән һәрчак элемтәдә тора, һәркайсы аны, аның эшен, диктаторлык, мафиозлык хәрәкәтләрен дә күрә торып — хуплыйлар иде. Күрәсең, Совет власте, җирле власть өчен кирәк булганда, үзәк бюрократик аппарат өчен отышлы булганда, аларны Ташкенттагы феодаль, колбиләүчелек кебек тәртипләр канәгатьләндергән...
Ул чакта Әхим әле боларны аңлап җиткерми иде. Шуңа күрә дә ул гаделлек эзләде, моның өстән-үзәктән килүен көтте. Билгеле, үзәктән кемнәргәдер ярдәм булды булуын, тик Әхимгә генә түгел...
Старобинц Илья Самойлович, ниһаять, беренче булып докторлык диссертациясе яклады. Бу институт өчен зур уңыш иде. Дөрес, ул да бик актив, сәләтле галим. Тик, аңа яклауны тизләтүдә башка көчләр дә ярдәм итте. Мәскәүдәге «дуслар» үз кешеләрен кайда гына булса да күздән ычкындырмыйлар! Кирәк икән, булышалар, кирәк икән, тиешле кешеләр (феодалмы ул,мафиозмы) аша, кем булуына карамастан йогынты ясыйлар. Шуңа күрә, Әкрәмходжаев та аңа бөтен шартларны тудырды. Хәтта үзенә ярты еллык иҗади ял да бирде. Бу турыда башка докторантларга хыялланырга гына кала иде.
Бу вакытта инде Әхимнең дә докторлык диссертациясе формалашып килә иде. Өстәвенә, аның йөздән артык фәнни хезмәтләре басылган һәм фәнни җәмәгатьчелек үзен яхшы белә. Бу хакта ул институт директоры Әкрәмходжаевка да җиткерде. Тик, тегесе бу хәбәрне бик салкын, битараф кабул итте. «Ярый әле, Аллага шөкер, тыймады», — дип сөенде Әхим бу очрашудан соң.
Моңа карап Әхим күңелен төшермәде, диссертациясен соңгы таләпләргә җавап
бирерлек итеп эшләргә, өстәмә материаллар тупларга кереште. Әмма төп эшне дә тулысынча алып баргач, язу авырга туры килде Әхимгә. Шулай да ул беркөнне барлык сабырлыгын, батырлыгын җыеп, Әкрәмходжаев янына керде һәм:
— Диссертациямне тулысынча тәртипкә китерү өчен өч ай иҗади отпуск рөхсәт итсәгез иде... — диде.
— Юк! — диде феодал. — Ашыгыч түгел бит. Эшли-эшли языгыз. Өлгерерсез.
— Болай да сонардым бит инде. Тиздән 50 яшь тула мина.
— Бер дә борчылмагыз. Докторлыкны 60 яшьтә дә яклаучылар аз түгел. Өлгерерсез.
Әхим җирле феодал белән башкача сүз куертып тормады. Әтиен үзбәк булмагач, йә яһүдтән тумагач, булмый инде булмагач...
Авыр көннәр иде бу. Җитмәсә, Ташкент җир тетрәүдән җимерелде. Республика буенча җимергеч давыллар үтте. Гаиләдә дә барысы да ал да гөл түгел иде. Шулай да тырышты Әхим. Үзенә 50 яшь тулган көнне ул инде әзер диссертациясен Әкрәмходжаевка тапшырды. Әхимне ул ничек кабул иткән булса, анын диссертациясен дә шулай ук кабул итте. Хәзер инде барысы да анын кулында: якларга рөхсәт бирәме-юкмы — анын эше. Тели икән, ул юл бирә, тели икән — яндыра. Әйе, диссертациянен сыйфаты, эчтәлеге нинди булуга да карамастан! Кире какса да берни эшли алмыйсын. Каядыр бару, шикаять язу, яисә кемнәндер ярдәм сорау — бу очракта файдасыз иде. Ул ни дисә, шул булачак. Хәзер язмыш анын кулында.
Шулай көннәр үтә торды. Академик, су капкан кебек, берни дәшмәде. Бу арада Әхим СССРнын ин эре шәһәрләрендә фәнни докладлар ясады, алар һәркайда унай яктан бәяләнде. Шулай үз эшен күп кенә галимнәргә күрсәтте ул, алардан язмача бәяләмәләр алды. Арадан рәсми оппонент булырга теләүчеләр дә табылды. Өч профессор, шул исәптән танылган геохимик К.Ф. Родионова уңай бәя бирде. Кыскасы, шефтан шәфкатьлелек, рәхимлек көткән бер үк вакытта, үзе дә көрәшкә әзерләнә торды ул. Шефнын нәрсә эшләсә дә кулыннан килә иде. Мәскәү аны тәмам узындырды, республика хөкүмәте дә... Шул арада инде тагын икәү, бу юлы инде үзбәкләр, докторлык диссертациясе якладылар. Әмма Әхимгә һаман да бер сүз әйтмәде шеф. Чөнки ул бу мәсьәләне хәл итү белән ашыгырга теләмәде, чөнки диссертация анын кулында чакта — Әхим бәйдә, аны күпме кирәк шунын хәтле эшләтергә, эксплуатацияләргә була бит. Вакыт шулай үтте дә, үтте... Бары тик 1969 елнын мартында гына яклау көне билгеләнде. Ләкин әле сөенергә иртә иде. Ни әйтсән дә, барысы да анын кулында — ул геология буенча берләштерелгән диссертация яклау Советы рәисе урынбасары иде. Әхим тикмәгә генә шикләнмәгән икән, яклауга аз гына вакыт калгач, шеф яклауны өзде.
— Нигә син, Әхим, башынны имисен. Яклаганчы анын алдында түбәнрәк ияргә кирәк иде башны... — диде ана Совет рәисе.
— Минем болай да ана каршы чыкканым, сүз катканым юк, ә билне болай да кызганмыйча бөгә алган кадәр бөгәм! — диде Әхим.
Ничек анламасын ди, анлый ул. Феодаль тәртипләр хөкем сөргәндә, ничек феодалга каршы чыгасын ди?! Акылсызлык булыр иде бу. Тик, Әхимнен әле анлап җиткермәгән өлкәсе дә юк дип булмый. Коры кашык авыз ертканын, юкса, күптән белергә кирәк иде. Хәер, белден дә ди, бүләкләргә байлыгын яки урланган малын булмагач, нихәл итәсен?.. Ярый әле, сабыр итте, тынын чыгармыйча көтә алды, йөрәге чыдады анын. Аз киттемени йомшак йөрәклеләр фәнгә кереп оялаган феодаллар аркасында?! Кешеләргә килгән бәхетсезлектән бу бәндәләр тәм табып яшәргә өйрәнгән.
...Тагын шактый айлар үтте. Яклауны туктатунын сәбәбе, юкса, күптән билгеле булган икән. Бер карасан, аны сәбәп дип тә булмый. Хәер, үз башбаштаклыгын яклар өчен генә кирәк булган ана сәбәп дигәне.
Ниһаять, болай да ачык мәсьәләне ачыклагач, яклау көне 1969 елнын ноябренә билгеләнде. Совет әгъзалары диссертацияне бертавыштан яклады. Әхим Кәримовка «Геология фәннәре докторы» дигән гыйльми дәрәҗә бирелде! Менә шулай
төгәлләнде бу бик озакка сузылган тавышсыз тартышу. Ярый әле, әйткәнемчә, йөрәге нык булган диссертантнын!
***
Профессор Кәримов Үзбәкстан өчен нәрсә бирде сон? Бала чагында үзен сыендырган, явызлары тотып кыйнаган, миһербанчылары үзен үлем тырнагыннан йолып калган Үзбәкстанга булган бурычын ул бише белән кайтарды, дисәк тә, хата булмас. Беренчедән, дуслары белән ул буш җирдә Ленинград һәм Мәскәүдәге лабораториядән һич кенә дә калышмаган фәнни- тикшеренү лабораторияләре оештырды, аларда кин колачлы геохимик эзләнүләр үткәрелде, яна ачышлар ясалды. Дүрт провинцияне геохимик яктан тирәнтен өйрәнеп, аларда күпме нефть һәм газ ятмалары булуын ачыкладылар. Ниһаять, алар углеводород флюидларынын төп миграцион юнәлешләрен билгеләп, аларнын туплаган төп потенциал запасларын күрсәттеләр; алар никадәр Үзбәкстан геологларын геохимик кулланмалар белән эш итәргә өйрәттеләр; аларнын утыздан артыгы, үзләренен геологик материалларыннан тыш геохимик материалларны да кулланып, фән кандидатлары булды. Үз чиратында геологлар да геохимикларга турыдан-туры булышты, шулай бер-берләрен үзара кирәкле белемнәр белән баеттылар; бер үк вакытта, эзлекле рәвештә Үзәк, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Кыргызстан галимнәре белән аралашып, алар белән тикшеренү нәтиҗәләрен алмашып эшләделәр һәм ин ахыр чиктә табигый газ һәм нефть генезисы проблемасын тулысынча хәл итүдә катнаштылар. Бу фәнни эшләрнен практик нәтиҗәләре ничек булды сон? Сүз дә юк, гаять зур булды. Сонгы утыз елда әлеге территориядә гаҗәеп күп газ һәм нефть ятмалары ачылды, бигрәк тә Мангышлак-Көнбатыш Үзбәкстан, Төньяк-Көнчыгыш Төрекмәнстан кебек уникаль чыганаклар файдалануга тапшырылды. Болар барысы да, геохимия галимнәренен эшләнмәләрен газ һәм нефть ятмаларын эзләүдә — дөрес куллану нәтиҗәсе. Әле озак еллар буе ул эшләнмәләр янадан-яна ятмаларны ачуга булышачак.
Кан да тарта, җан да тарта!
Үзбәкстанда утырма тау токымнарын геохимик яктан өйрәнү, ул чор дәрәҗәсендә, нигездә, төгәлләнде. Аерым детальләрне инде Әхимнән башка да ачыкладылар. Аннары балалары да үсеп җитте, аларны туган якларына алып кайтып урнаштырырга кирәк. Лилиясе дә сонгы вакытта Уфаны еш искә ала башлады. Аннары, Ташкентта милләтчелек хәрәкәте көннән-көн көчәя, ничектер мондый шартларда киләчәк көненә ышаныч кимеп бара...
Шул көннәрдә Уфа нефть институты органик химия кафедрасы профессоры урынына конкурс игълан итте. Нәкъ анын белгечлегенә туры килә. Күп уйлап тормыйча (хәер, Уфага кайту мәсьәләсе гаиләдә инде хәл ителгән иде), гариза бирде. 1975 елнын августында Әхим гаиләсе белән кабат Уфага кайтып төште. Кан да тарткан, җан да тарткан аларны, күрәсен. Кайту белән үк, институт ана фатир бирде. Әхим яна көч белән укытуга — лекцияләр әзерләүгә кереште. Сүз дә юк, яна эш өстәмә көч таләп итә иде, билгеле. Үзбәкләр дә бит «агач бер урында гына әйбәт үсә», — дип тикмәгә генә әйтмиләр. Билгеле, дәресләрне югары дәрәҗәдә, профессор дәрәҗәсендә анлату җинел бирелмәде Әхимгә. Шулай да ул Уфага кайтуынын бердәнбер дөрес юл булуына кат-кат инанды. Бигрәк тә СССР таркалып, Үзбәкстан чит ил булып калгач, кайтуына куанып бетә алмады. Барысы да биредә— туган якларында. Бәлки әле, теге чакта Ташкентка китү үзе хата булгандыр. Әгәр дә Уфада калган булса, яки Казанга күчсә, начар булыр идемени? Үз җирендә, үз туфрагында тамырын тагын да тирәнгәрәк җибәрә алмас идемени ул?
Әйе, үз гомерендә кайда гына булмады, ниләр генә күрмәде, кайда гына эшләмәде ул, кайда гына яшәмәде... Шулай да үзе өчен Татарстаннан да якынрак, кадерлерәк җирне тапмады. Эх, яшь чаклары булса, кайтыр иде Татарстанга, үз йортын корыр иде... Адым артыннан-адым ясап, такта артыннан такта сугып, барысыннан күркәмрәк йорт кору — үзе ни тора! Монысы тормышта ин дөрес, ин изге, ин гадел
юл булачак. Тик хәзер болар соңлады шул инде. Шулай да күнеле белән ул һаман Татарстанда!
***
Уфа да матур икән, Уфа да якын икән. Икенче елны укыту да җиңеләя, яшәү дә матурая төште. Балалар да үсеп җитте. Аскарны әнә Армиягә алдылар. Өйдә аннан нәфис сәнгать атрибутлары калды. Буш вакыты булдымы, Әхим улынын бүлмәсенә керә дә, рәссам өчен кирәк булган әзер әйберләрдән файдаланып, рәсем ясарга тотына. Ә бит бала чакта рәсем ясарга бик тә ярата иде ул. Тик укытучысы гына йомшак булып чыкты. Хәер, бала чакта гынамы, җае чыкканда һәрчак рәсем ясый торган иде. Ә менә майлы буяу белән бүген беренче тапкыр ясавы. Рәсемнәрне күбрәк пыялага ясый иде ул.
Нәкъ шул елны нефть институтында үзешчән сәнгать әйберләре күргәзмәсе оештырылды. Әхим дә үзенен рәсемнәрен куйды анда. Шунысы кызык, дистәләрчә рәсем арасыннан Әхимнен эше беренче премиягә лаек булды.
Шуннан Әхим рәсем сәнгате белән, чын мәгънәсендә, мавыгып китте. Рәсемнәрен киндергә ясый башлады, зур күләмле эшләр башкарды ул. Акрынлап үзешчәннәрнен генә түгел, ә профессионалларнын күргәзмәләрендә дә катнаша башлады. Уфада берничә тапкыр (моторлар төзү берләшмәсендә һәм педагогия институты бинасында) аның шәхси күргәзмәсен оештырдылар. Берничә тапкыр Мәскәүдә Бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнашып, бер тапкыр беренче урынны алды һәм дүрт тапкыр лауреат дипломы белән бүләкләнде. Газета битләрендә, радио һәм телевидениедә анын әсәрләре турында җылы сүзләр, күп мактаулар әйтелде аңа. Бигрәк тә «Төнге Сталинград» картинасы аерым уңыш казанды. Ул анда үзе булган, үзе күргән, үзе сугышларда көрәшкән Сталинградны тулы гәүдәләндерергә тырыша һәм бу әсәре шаккаткыч уңышлы килеп чыга. Әйтергә кирәк, бу хыялына да ирешә ул.
Шулай бервакыт, көтмәгәндә Әхим эшли торган кафедраны физика кафедрасы белән берләштерделәр. Әхимгә исә институтның Салават филиалында махсус химия кафедрасы оештырырга тәкъдим ителде. Аның җитәкчелегендәге ул оештырган бу яңа кафедра уңышлы гына эшләп китте. Ләкин Әхимгә чит шәһәрдә яшәү ошап бетми, ни әйтсәң дә, яшь чак түгел инде. Аңа Уфа педагогия институтында химия кафедрасы мөдире урынын тәкъдим иткәч, ул аңа риза булды. Кафедраның элекке мөдире Хәбибуллин ике елга докторантурага укырга китәргә тиеш икән. Озакламый Әхим бу кафедрага килде. Сүзне дә ул коллектив тормышыннан башлады. Янәсе, коллектив Әхимне кабул итәрме? Аларга өйрәнгән мөдирдән аерылу кыен булгандыр... дип уйлады ул. Шунда бер шаянрак доцент:
— Сезнең бер күрүдә тетрәндерә, калтырата торган кеше очратканыгыз бармы? — диде.
— Кичә генә очраттым, — диде Әхим берни уйламыйча.
— Кем ул?
— Билгеле теш табибы.
— Ялгышасыз, теш табибы безнең шеф янында чүп кенә ул!
Кафедрадагы хәлләрне таң калып тыңлады Әхим. Ленинградтагы Богомолов лабораториясендә дип уйларсың үзеңне... Әмма Ленинград профессоры хезмәткәрләрен төшкә кадәр генә җәфалаган булса, бу көне буе әле берсен, әле икенчесен тинтерәтә, аларга кычкыра икән. Кыскасы, түзеп тора алмаслык атмосфера тудырган булган. Баксаң, өлкә комитетында ныклы таянычы булган икән мөдирнең. Диктатка да аңардан өйрәнгән, имеш.
Әхим бирегә кафедра мөдире булып килгәч, укытучылар «җиңел сулыш алдык, эшләве дә рәхәт», — дип ачыктан-ачык әйттеләр. Үзләре шундый әйбәтләр. Күркәм коллектив. Алар кемнеңдер күрсәтмәләренә мохтаҗ да түгелләр, үз эшләрен яхшы беләләр, аны җиренә җиткереп башкаралар. Үзләре үк Әхимгә ярдәм итәләр, дусларча киңәш бирәләр. Эшләве рәхәт, җиңел. Әйбәт көннәр тиз үтә шул ул...
***
Әхим хәләл җефете Лилия турында күп сөйләми. Әмма ул аның йөрәгендә, күңел түрендә. Ленинград, Уфа, Ташкент китапханәләрендә үткән аның хезмәт биографиясе, тормыш юлы. Эшләп тә, балалар тәрбияләп тә башта китапханә техникумын, аннары китапханә институтын тәмамлый ул. Эшен дә яратып башкара, гаиләсен дә кайгыртырга өлгерә.
— Аллаһы Тәгалә безгә сәламәт, шат күңелле кыз белән малай бүләк итеп искиткеч куандырды! — ди Әхим ага. — Безнең дәртле хыялларыбыз чынга ашты. Без аларның тормышындагы һәр уңышлы адымга бөтен гомеребез буе һәм һәр көн сөенеп, шатланып яшәдек һәм куанып яшибез. Алар безнең бәхетебезнең төп чыганагы булдылар һәм шулай булып калалар. Бу өчәү — минем тормышымдагы төп таяныч, төп юаныч!
***
Гүзәл ул — юл кызы. 1952 елда Ленинградта, әтисе аспирантурада укыган чакта дөньяга килә. Әхим белән Лилия өчен бу — берьяктан куанып туймаслык вакыйга булса, икенче яктан, Гүзәлнең тууы зур мәшәкать, кайбер уңайсызлыклар да алып килде. Бала белән фатирга кертүче юк. Өчәүләп бер фатирда яшәү инде бөтенләй мөмкин түгел иде, шуңа Лилия кызын — Гүзәлне алып Уфага — әниләре янына кайтып китә.
Аның каравы, аспирантураны тәмамлап Уфага кайткач, сөйкемле, яраткан кызын сөеп туя алмый Әхим. Ә кызлары Гүзәлгә җиде яшь тулганда алар гаиләсе инде тагын Ташкентта иде. Биредә Гүзәл урта мәктәпне тәмамлады, бер үк вакытта музыка мәктәбен дә бетерде. Әле музыка мәктәбенең икенче сыйныфында укыган чакта ук ул:
— Үскәч мин музыка укытучысы булам! — дип кистереп куйды һәм шушы хыялына гомере буе тугры булып калды.
Ташкенттагы музыка училищесына укырга керергә талпыну нәтиҗәсез төгәлләнде. Монда ул гаепле түгел иде. Тәҗрибәсез әти-әнисе игътибар биреп җиткермәде, ахры. Биредәге кануннарны төшенергә инде күптән вакыт булса да, Әхим әллә юри, әллә белмичә, аңларга теләмәде. Мәгълүм бер затларны алтынга коендырса, Гүзәл училищега керми калмый иде, әлбәттә. Әмма кыз чигенмәде. Ул Уфа музыка училищесына кереп, аны уңышлы тәмамлады һәм шунда музыка мәктәбендә эшкә дә урнашты. Аннары, ул Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын әйбәт тәмамлады. Кияүгә дә ул төп хыялы, төп теләге тормышка ашкач кына чыкты. Соң булса да, уң булды. Ике матур кызы туды: Наилә белән Галия. Бүген Лилия ханым белән Әхим ага бу кечкенә кызларга карап куанып туя алмыйлар. «Баланың баласы балдан татлы» дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул халыкта. Хәтта, үз балаларыннан да ныграк ярата аларны Әхим ага. Тегеләре исә бабаларын «бишле»ләр белән сөендерәләр...
***
Улы Аскарнын хәлләре башкачарак. Ул инде Уфада Әхимнен үз фатирында дөнья күрде. Бәхет өстенә бәхет, нур өстенә нур, дигәндәй, Аскарнын тууы гаиләдә һәркем өчен бәхет иде. Бала нормаль шартларда үсте, урта мәктәпне тәмамлады, ә менә музыка мәктәбен дүрт сыйныф укыгач та ташлады. Аны укуын дәвам итәргә берничек тә күндереп булмады, җаны тартмый анын музыкага. Ул — рәсем сәнгатенә тартылды.
Ике ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан сон, төзелеш институтын тәмамлап, йортлар төзүне проектлаштыра башлады. Әмма ул эшли торган оешма заказлар алмыйча, таркалды. Шул болгавыр вакыттан файдаланып, Аскар сәнгать мәктәбенен кичке бүлегенә укырга кереп, аны унышлы тәмамлап чыкты һәм картиналар язу өстендә эшли башлады.
Әхим үзен рәсем сәнгатендә реалист дип саный иде. Шунамы, ул башта Аскарнын
рәсем серенә төшенә алмый азапланды.
— Ниндидер авангардизм чире йоккан сина... — диде ул анын рәсемнәрен карагач.— Нәрсә инде бу? Юкка кәгазь пычратасын бит. Их, бала!
— Әти, аларны анлый белергә кирәк. Биредә һәр сызык — образ.
— Образ, образ... Ник кеше кебек ясамыйсын?
— Кайгырма, әти, анларлар. Бу гасырда булмаса, киләчәк буын анлар!
Аскарнын рәсемнәре башта шулай Әхимнен кәефен нык кырса да, акрынлап ул үзе дә картиналарны анлый, төшенә башлады.
— Хәзер анын картиналарын карыйм да, хәйран калам. Каян килә кешегә шундый фантазия?!
Чынлап та, Аскар рәсем сәнгате дөньясында танылганнан-таныла бара. Танылган рәссамнар анын эшләрен карап, чын мәгънәсендә сокланалар.
— Дөрес, — ди Әхим, — әле гади халык Аскарныкын түгел, минем рәсемнәрне реалистик якын күрә, ярата төшә. Әмма, Аскар талантлы!
Әйе, һәр солдат генерал булырга хыялланган кебек, һәр бала яшьтән үк олы, танылган кеше булырга хыяллана. Ата-ана исә, үзенен бәгыръ кисәгендә һәрчак нинди дә булса талант иясе, даһи күрә. Бу төшенчә Әхимгә дә ят түгел, ул да улынын бөек рәссам булуын тели, шул хакта хыяллана. Хыяллансын, хыяллану зыян итми. Моны анлагандай, әнә Аскар да янадан- яна картиналар яза, илгә таныла бара. Иншалла, сүзләрем фәрештәләрнен «Амин» дигән сәгатенә туры килсен!
***
Әгәр дә кеше, чынлап та, намуслы, әдәпле, яхшы кеше икән, ул — үз Ватанына, туган халкына, милләтенә һәм диненә хезмәт итү, файда китерү турында хыялланмый калмый. Бу — закончалык! Әхим дә бу закончалыктан читтә калмады. Нәрчак анын уенда иде бу хыял.
Болай караганда, ул Олы Ватан хакына аз эшләмәде: аяусыз каты сугышларда катнашып изге җиребезне, илне илбасарлардан чистартуда күп батырлыклар күрсәтте, Берлинга хәтле барып җитте; ярты гасырдан артык нефть ятмаларын ачуда бөек казанышлар казанды һәм аларны үзләштерүдә ул бөтен көчен кызганмады, тагын да гаҗәеп мөһим ачышлар ясады; үз үрнәгендә күпме (йөзләгән, менләгән) яшь кадрлар әзерләде, шул исәптән, татар егетләре һәм кызлары арасыннан да...
Ләкин анын күнеле әле боларга гына канәгать булмады. «Ни өчен сон әле мин бары тик Олы Ватанга гына хезмәт итәм?.. Ә «кечкенә» Татарстаным — туган илем, туган җирем?! Ни өчен әле мин шундый югары әхлаклы, талантлы, гаҗәеп хезмәт сөючән, шул ук вакытта язмыш тарафыннан хәйран кыерсытылган туган татар халкыма тиешенчә хезмәт итә алмадым?! Ни өчен?.. Чөнки мине туган җиремнән аердылар. Безне шулай юк итмәкчеләр иде, ә без югалмадык! Урта хәлле «крестиян» булу сәбәпле илдән китәргә мәҗбүр ителсәк тә, барыбер баш бирмәдек, күп сандагы авырлыкларны җиңеп кеше булып күтәрелдек. Тик менә чит җирләрдә йөреп, туган халкымның бәхете өчен генә өлешемне кертә алмадым...
Әгәр дә мин бүген бер бай кеше булсам, бу гаебемне аклый алыр идем. Казанда бер хастаханә яисә мәдәният йорты корыр идем. Китапханә яисә зур бер мәчет, яисә Татарстанның мәдәният музеен ачар идем. Тик миңа, карт пенсионерга каян килсен ул кадәр акча? Булганын да Рәсәй саклык банкы йолкып алды бит. Хыялымны белгәннәрдер, мөртәтләр. Халкына файда итә алмасын әле, дигәннәрдер...
Ә хәзер нишләргә? Йөрәгемдәге хыялларга халкымны сүз белән генә ышандырып булмый бит!.. Тел сөяксез, ул нәрсә сөйләмәс, диярләр...»
Шунда Әхимнең күңеленә бер уй килде. Казанның Тукай урамында гүзәл бер бина — халкыбызның бөек, кабатланмас даһи улы Тукайның музее бар бит. Бу музей, һичшиксез, халкымның бөек милли мәктәбенә, магнитына, яраткан халкымны бер йодрыкка берләштерүче һәм аны үстерүче факторга әверелер. Әйе, әверелер! Әмма аны рухи яктан да, матди яктан да баетырга, үстерергә кирәк.
Әхим шулай уйлады да, Тукайның «Пар ат» шигыренә яңа бер картина ясарга
утырды. Картинаның өске өлешенә алтынланган хәрефләр белән Тукай шигырендәге юлларны язды: «Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап...» Ә картинаның аскы өлешендәге почмагына: «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! — дип язып куйды.
Шуннан соң озакламый, ул хатыны Лилия ханым белән бу картинаны Казанга алып килеп Тукай музеена бүләк итте. Юк, бу классик рәссам картинасы түгел. Гадирәк. Әмма ул — бөек шагыйребез сүзләренә язылган. Бу үзенең даһи улын яратучы һәм хөрмәт итүче халыктан, халык күңеленнән килә. «Музейга бит күбрәк гади халык йөри, безнең балалар йөри, — ди Әхим, — алар картинаны да, мине дә аңларлар. Чит җирләрдә каңгырып йөргән татар галименең соңгы бүләге дип кабул итәрләр».
Ләкин бу картина, Әхимнең соңгы бүләге түгел иде әле. Үзе килә алмаса да, ул быел җәй Лилия ханым аша үзенең тагын берничә картинасын Казан мәдәни үзәгенә бүләк итте. Аның күптәнге хыялы —туган халкына, гүзәл Казанына бүләк калдыру хыялы чынга ашты. Аз булса да олы галимнең күңеле канәгатьлек тапты.
Рәхмәт Сезгә, Әхим ага! Татар халкы Сезнең изге хыялларыгызны һәрчак күңелендә саклар, ә картиналарыгыз туар буыннарга әче һәм олы язмыш кичергән йөзьяшәр татар галименең бер истәлеге булып сакланыр!..

Реклама