Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЙӨРӘК АША УЗА ВАКЫТ...

Татарга
Төркем-төркем аерылдык —
Таш аттың туганыңа, Дошманга — аш.

Таңнар калам Тар аңлы булганыңа.
Туганыңны күралмыйсың -
Ятның телеме татлы?
Татар каны бер Казанда
Дошман кулыннан акты.
Бәр башыңны шул ташыңа,

Ятлар һәрчак ят кала.
Сөй туганың! Син татарны

Сөйсә, татар сөя(а)ла.


Уяну
Мин концертта булып кайттым бүген...
Казан килде, Казан, моң булып!
Чапкан, шашкан ташкын кочагыннан
Тартып алды, таныш нур сузып.
Ташкын йоткан булган мине, тойдым,
Таш йөземне тамчы эреткәч,

Үрмәкүчтән качкан күбәләк күк,

Жан терелгәч, сагыш сүрелгәч.
Юк, мин ташкын түгел, таш та түгел!
Аңлау өчен кирәк уяну,
Чапкан, шашкан ташкын уртасында

Үз-үзеңне табып куану!..


Кызым ача яңа дөнья
Кызым ача яңа дөнья —

Күзәтәм үзен.
Әллә ниләр белмим икән!
Өйрәнәм үзем.
Мин, карап та, күрмәгәнне

Ул күрә белә.
Бөҗәкне дә, гаҗәп күреп,

Куанып көлә.
Кызым ача яңа дөнья,

Ә мин искесен.
Кайсыбыз белемлерәктер,

Әйтүе читен.


***
Телебезне яклар идек, Көч, акыл күбрәк булса.

Их!.. меңнәрне җиңәр идек, Тагы бер Тукай туса.
Ачыш
Калмады — Кичләрнең сере, Төннең сихере.

Калганы — Дөньяның кере, Яшәүнең бетүе.


***
Вакытның кая чапканын
Белмәсәм дә, мин аның

Йөрәк аша узганлыгын

Үтеп киткәч аңладым.


Авылда төн
Яңа сауган сөтме әллә

Авылда бу төн?
Эчкән кебек, йөзгән кебек

Эчендә бу тән.


Калада төн
Таш калада төн күлмәге

Ертылып беткән.
Бизәген кала утлары

Уңдырган күптән.


***
Күбәләк ул — гөнаһсыз җан,

Юк кара уй-теләге...
Бу җырны яратып җырлый

Кәбестә күбәләге.

***
Иртә таңнан эт аттылар —

Тәртип хәзер калада.
Эт көненә калдырсалар,

Ни көтәр безне алда?


***
Диңгез төбе булган монда,

Хәзер, әнә, тау диләр.

Яңа мизгел нәрсә итәр,

Хәтта таулар белмиләр.


***
Милләт бүген шундый хәлдә:
Кемгә сүз ул, кемгә үз.
Һәр татар да Татар булса,

Мескен булмас идек без.


***
— Йолдыз! — диде кар бөртеген,

Нәни кызым, куанып.
Тәү күргәндәй карга карыйм,

Уйларымнан уянып.


***
Кояшлы көн. Күккә карап:
— Ай! — дип кычкыра бала.
— Кояш, — димен, онытылган:

Анда — айлы манара.


Гашыйк булгач
Һәрнәрсәдән мәгънә эзләп

Газапламыйм көннәрне.


Данга омтылучыга
Ат-исемнәр максатың да,

Күтәрер микән атың?


Синең тавыш
Дөньяның ыгы-зыгысын

Оныттырган музыка.