Логотип Казан Утлары
Бәян

КЫЗЫЛ ДИПЛОМ

Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел...
Г. Тукай.

Кимсенү — иң авыр газаптыр. Егерме ике яшенә җитеп, Нургаязның бер тапкыр да андый халәтне кичергәне юк иде. Мәктәптә беренче укучы булды, институтта мактаулы студент. Буй-сын килгән. Аңамы соң бу дөньяда кимсенеп яшәргә!.. Диплом алып, җитмәсә әле кызыл диплом алып тормышка аяк атлыйм дигәндә маңгае белән таш кыяга бәрелгән кебек булды. Ничек йөрәге шартламагандыр?! Дәүләт имтиханнарын тапшырганчы ук эш мәсьәләсен хәл итәргә тырышып карады. Тик беркайда да көтеп тормыйлар шул...
Дөньяда үз-үзеңә урын таба алмаганда, яну-көюләреңне басардай бер әмәл дә булмаганда як-ягыңа карану да кешене бәладән коткара икән.
Җиде яшеннән үзе белән беренче класста укый башлаган дусларын берәм-берәм күз алдыннан үткәрде, алар белән ниләр генә булып бетмәгән. Хәтта япь-яшь килеш якты дөньядан китеп баручылар да бар, кайсыдыр төрмәдә утыра, кемдер сукбайлыкка чыккан. Алар белән рәттән куеп карасаң, Нургаяз буй җитмәслек биеклектә кебек. Үз-үзеңне тынычландыру, үз-үзеңне кулга алу өчен як-ягыңа да, түбәнгә карау да кирәктер шул. Ә үзеңне табасың, хыялларың артыннан барасың килсә, югарыга караш ташла. Әле бит дөнья җимерелмәгән, аяк-кулларың үз урынында, күзең күрә, колагың ишетә — нишләп шулкадәр сыгылып төшәргә ди. Булсын, институтны кызыл диплом белән бетергән егет әлегә үзе теләгән эшкә урнаша да алмасын, әмма югары белем гомергә кала. Дипломы булмаса, урам чатында юл хәрәкәтен көйләп торучы якташы Инсаф та бөтенләй икенче төрле сөйләшер иде әле, ә ул ерактан ук сәлам биреп үз янына чакырып алды.
— Халык театрында эш юк дип аптырап йөрмә, — диде ул. — Халык театры режиссеры кемгә кирәк бүген?! Әле чын театрларның да хәле бик мөшкел диләр. Әйдә, үзебезнең янга алам сине...
Мидхәт МИНШИН (1936) — шагыйрь, публицист; «Васыять», «Башаклар .җырлый», «Каргыш» исемле китаплар авторы. Озак еллар «Татарстан» радиокомитетында эшләде. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. 2009 елда вафат.
— Эшкәме ?! — дип гаҗәпләнде Нургаяз. — Син шуны да булдырасынмы?!
— Булдыра алмасам, әйтеп тә тормыйм мин, — диде Инсаф, уч төбе кадәр тимер таккан күкрәген алга киереп. — Сержант кына булсам да, сүз үтә минем. Кызыл
К
Мидхәт М и н ш и н
диплом белән институт тәмамлаган дустымны да урнаштыра алмагач, кем булам инде мин?!
— Син чынлап сөйлисенме сон?
— Чынлап булмыйча! Сезнен Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаучылар бездә шактый. Үзен дә беләсендер инде... Үз театрларын гына түгел, тәмәке киоскларын да ачкан «ас»лар бармак белән генә санарлык. Бер дә кайгырма, Нургаяз, үзеннән бер дигән юхидист чыгар. Урамнарда, зур юлларда да режиссер булу кирәк. Иртәгә минем ял көне, сине үзебезнен нәчәлник янына алып барырмын, «беренче класстан бергә укыдык, ул безнен горурлыгыбыз», диярмен. Кызыл диплом алган кеше юләр булмый инде ул. Карап торышка да ничава күренәсен. Сөйләштек, иртәгә үзенне алып барам. Кинәшем шул гына: нәчәлник белән сөйләшкәндә сәясәткә кереп китә күрмә. Ул чокырга төшсән, исән чыгулары бик авыр.
— Син барысын да хәл итеп бетерден, — диде Нургаяз, шаяру-чыны катыш. — Мин тагын төннәр йокламыйча кайгырып яткан булам, ә син кистен дә салдын.
— Безгә җебеп төшәргә ярамый, Нургаяз! Җебеп төшәргә ярамый! Юл хәрәкәтен көйләү уен эш түгел. Анда урнашуына үзен дә үкенмәссен. Син бит югары белемле, үсәргә перспективан бар...
Әле кичә генә башка да кермәгән уйлар Нургаязны бөтереп алды. Анын язмышын профессорлар да, район үзәгендә халык театры ачарга вәгъдә биреп институтка кодалаган хакимият башлыгы да, әти-әнисе, туганнары да түгел, мәктәптә укыганда барлык контроль эшләрне Нургаяздан күчереп язган Инсаф хәл итмәкче. Кызыл диплом белән институт тәмамлаган өметле белгеч — «хәзерге буыннын каймагы» — анын ярдәменә мохтаҗ булып чыкты. Инсаф, бәлки, Нургаязнын «яхшылыкларын» — күчереп язарга бирүләрен онытмыйдыр, «яхшылыкка яхшылык» белән җавап кайтарырга телидер. Монын ни гаебе бар. Яхшылыкны онытмаган кешеләр белән уртак сүз табып була ул, аларга ышанырга мөмкин.
— Барып караганнан зыян булмас, — диде Нургаяз. — Ятып калганчы атып кал, диләр ич. Сайланып торыр чак түгел. Алда күз күрер, кирәге чыкса, тагын укырмын, бер диплом булгач, җинел бара ул. Өчәр-дүртәр вуз бетерүчеләр дә бар.
— Шулай, шулай, — дип куәтләде Инсаф. — Бер эшләгән баш эшли инде ул. Беренче класстан гел «5»легә укыдын, синен «төтенен яхшы йөри», ЮХИДИда да югалып калмассын. Алайса, килештек. Көндезге сәгать 2 дә Чәчәкле мәйданында очрашырбыз.
— Рәхмәт! Рәхмәт, Инсаф!
Беркайчан да телгә кермәгән сүзләр үзеннән-үзе әйтелде. Уйламаганда очраган Инсаф сабакташынын хәленә кереп, булышырга әзер булуын шундук әйтеп салды. Гүяки Нургаязга кирәге чыгуын үзе дә көтеп кенә торган. Тормыш аны да шактый ук шомарткан, хәзер сөйләшә дә, эш йөртә дә белә. Ана ялынычы төшүчеләр дә хәттин ащкан. Тегесен дә, бусын да җайлый. Нишләп әле ул Нургаязны читкә этәрсен ди...
Инсаф урам чатында «кодрәтле таягын» уйнаткалап калды, Нургаяз шәһәр үзәгенә таба атлады. Барган көйгә анын башы түбән иелеп китте. Бу хәл тагын кабатланды. «Менә шулай егылып үләләрдер дә, — дип Нургаяз шомланып куйды. Әйтәләр бит, кемдер фәлән җирдә ауган, кемдер төгән җирдә сыгылып төшкән. Араларында бик танылган кешеләр дә очрый. Адәм баласы үзе дә сизмичә дөньядан китеп бара. Үлем беркемнен яшенә дә, дәрәҗәсенә дә карамый...
Нургаяз Кипкән Күл бакчасына кереп бераз хәл алырга булды. Ышык урындагы эскәмиягә утырып та өлгермәде — тагын башы иелеп китте. Мангаеннан салкын тир бәреп чыкты. Кесәсеннән кулъяулык алып йөзен сөртте. Борчылулар, йокысыз төннәр артта калды, инде барысы да көйләнә дип иркенләп бер сулыш алырга җыенганда йөрәктәге көчәнеш тышка бәрде. Мона гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Анын бөтен уй-хыяллары чәлпәрәмә килде бит. Кызыл диплом алырлык итеп укы-укы да урам чатында басып торучы бер сержант ярдәменә мохтаҗ булып кал инде... Беркая укырга керә алмаганнан гына ул ГАИга урнашты, шунда баш-күз алды, инде
үзен шәһәр башлыгы сыман сизәме — ничек сөйләшә, анын канаты астына керүнен гарьлеген Нургаяз үзе генә белә. Кермәс иде дә — башка чарасы юк. Вакыт-вакыт телеграмм баганасына да сәлам бирәсен...
Нургаяз үзенә дүрт яшь тулганнан бирле ниләр булганын бик яхшы хәтерли, һәр елда берничә онытылмас вакыйга бар. Бүген ана Инсафнын «эш тәкъдим итүе» дә шундыйлар рәтенә керер. Тәненнән җаны чыкканчы онытмас ул бу көнне...
Халык театры режиссерына укуы да тикмәгә түгел. Ул туып-үскән Ташлыяр каласында заманында колхоз-совхоз театры булган. Анда кемнәр генә уйнамаган. Аларны авылларда һәрчак көтеп торганнар. Нефтьчеләр башкаласы «чәчәк ата» башлагач, Ташлыяр театрын шунда күчерергә кирәк табалар. Янәсе, бер атуда берничә куянны эләктерәләр: СССРга танылып килүче нефтьчеләр төбәгенен үз театры ачыла, артистларга чын шәһәр шартларында — газлы, сулы фатирларда яшәргә мөмкинлекләр туа. Яна калада иҗат көчләрен үстерүгә дә бик зур игътибар биреләсе икән, Язучылар союзынын бүлеген дә ачачаклар, Ташлыярдан күчкән «колхоз- совхоз» театрынын хәтта үз бинасы да булачак..
Ташлыярдан театр китә, әмма рухы кала. «Театр җененнән котыла алмаучылар» каян гына үсеп чыгадыр, хәтта Мәскәүдә укып кайталар да ин мәртәбәле театрларнын да түренә менәләр. Халык бизә башлаган залларны шыгрым тутыралар. Ташлыярдан чыккан артистлар үзләре генә дә теләсә нинди спектакльне куярлык диләр.
Ничек инде Ташлыярнын үзендә театрсыз яшәсеннәр. Башта халык театры ачып карарга, аннары дәүләт оешмалары алдында мәсьәләне кабыргасы белән куярга иде исәпләре. Талип Дәүләтовнен властька килүенә бу хыяллар да «иш янына куш» булды. Рухи азыкны онытып бетермәгән җитәкчегә өмет багладылар. Нургаязнын мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керүе дә нәкъ шушы «матур киләчәк» белән бәйле иде. Әмма могҗиза булмый калды. Кәнәфиенә утырып та өлгермәде, Талип Дәүләтов 180 градуска борылды, тегүчеләр клубын халык театрына көйлисе акчага хакимият йортын «европоча ремонтлатып» куйдырды, үзенен эш бүлмәсен футбол кыры кадәр итеп кинәйтте, ял бүлмәләрен җиһазлатты, коену кабинасына да ниләр генә куйдырмады. Боларны ул бик җинел анлатты: районнын да, шәһәрнен дә читләр белән элемтәләре кинәя, килгән кунакларны адәмчә каршы алырлык шартлар да тудырылырга тиеш бит инде. Шундый «зур эшләргә» кечерәге дә килеп кушылды — башлыкка хан сараедай йорт та әтмәлләп бирделәр. Театр ачу турындагы хыяллар җилгә очкандай булды, авылларда мәктәпләрне, китапханәләрне кыскартуга йөз тотканда кем инде театр турында кайгыртсын ди! Институтта укып йөргән Нургаязнын канатлары киселде. Инде менә сабакташы ЮХИдИга эшкә чакыра.
Хыялларынын чәлпәрәмә килүе, бәлки, яхшыгадыр. Юк-бар артыннан чабып гомер үткәргәнче, бәлки, тормыш юлына басканчы ук «акылга утыруын» хәерлерәктер. Әле төзәтә алмаслык хата ясалмаган. Алда барысы да үзеннән тора.
* * *
Нургаяз яна хәбәрне әти-әнисенә әйтми торырга булды. Әллә барып чыга, әллә юк, нигә аларны вакытыннан элек бимазаларга. Аларнын борчулары болай да җитәрлек. Институт тәмамлаган малайлары өчен дә хәсрәтләнеп ятмасыннар әле. Вакыты җиткәч, ишетерләр, белерләр. Бәлки, театр тирәсендә кайнашмавына сөенерләр дә...
Шулай да моны берәүгә әйтмичә булмый, ул — Нурания. Университетнын юридик факультетында укучы кыз. Нургаяз анын акыллы, бик төпле икәнен белә, карап торырга да чибәр. Тик араларында әлегә мен төрле билгесезлек. Нурания егетне бик якынга, да, бик еракка да җибәрми. «Үзем сөймим, ятка бирмим» дип уйнаган шикелле дә түгел, тик хисләрнен шашып китүенә ирек бирми. Хикмәт нәрсәдә икәнен теле белән әйтеп бетермәсә дә, читләтеп, уены- чыны белән сиздерә. «Көндәлек мәхәббәт» белән мавыгулардан кызык тапмаган Нурания ераккарак карап фикер
йөртә: Нургаяз белән башы бәйләнсә, көнләшүләргә түзәргә көче җитәрме сон?! Режиссер тирәсендә хатын-кыз артисткалар бөтерелеп йөриячәк, калганы анлашыла инде... «Бүген кайсы белән китте икән?» дип уйлый-уйлый акылдан язарсын. «Ир бирмәк — җан бирмәк» диләр, кайсы хатын ирен башкалар белән уртаклашырга теләсен. Нурания юристлыкка укый, судья булып сайлануы да ихтимал. Ул хаклык, гаделлек өчен көрәшүче зат булачак. Үз гаиләсен рәтләп кора алмаса, башкаларнын хокукларын яклый алырмы?! Бу турыда ничек уйланмасын. «Йөгәнсезлекнен» ахыры ни белән беткәнен таныш-белешләренен күз яшьләре дә искәртеп тора. Исәп-хисап белән кияүгә чыгуларны, өйләнүләрне гаепләп сөйләүчеләр сөйләсен, язучылар язсын, әмма Нурания үзенчә уйлый, үзенчә фикер йөртә, үзенчә яшәргә омтыла, балачагыннан бирле бәхетле булырга хыяллана, шунын өчен укый, өй эшләренә өйрәнә, сафлыгына тап төшермичә яши, нишләп ул тормыш юлдашынын кем булуы, нинди булуы турында уйланмаска тиеш ди әле! «Көндәлек мәхәббәт» кемнәрне генә яндырмаган да, кемнәрне генә көйдермәгән... Исәп-хисап белән өйләнешү ул малга, әти-әниләрнен зур урында булуына, карап планлаштырыла. Кемдер фатирга кызыга... Нураниянен исәп-хисабы кешелек сыйфатларына нигезләнгән.
Егетләр үзләре дә ничек кенә сайлана әле. Сөеклесе матур да, тәртипле дә, эше дә кеше хөрмәт итәрлек булсын... Юньле егетләр юньле кызларны әллә каян таный. Ачык кендеклеләр — кендекбикәләр белән йөрергә, күнел ачарга рәхәттер дә, ә өйләнергә төпле акыллы кызлар кирәк. Нургаяз Нураниянен «салкынлыгы»на тикмәгә генә түзми. Өйләнер өчен аннан да кулай кызы юк... Бер елдан университет тәмамлый, ул арада Нургаяз бераз аякка басар, шулай итеп кавышып та куярлар.
Нургаяз урамнын икенче ягына чыгарга аяк атлыйм дигәндә генә кесә телефоны җырлап җибәрде.
— Тынлыйм. Үзем дә сина шалтыратырга җыенган идем әле, матурым.
— Җыенып кына калгансын шул...
— Мин озаграк җыенам шул.
— Дипломынны кайчан күрсәтәсен?
— Бүген үк. Син хәзер кайда сон?
— Университет каршындагы бакчада.
— Мин Кипкән Күл бакчасыннан чыктым гына. Биш минуттан барып җитәрмен.
Нургаяз очып кына университет каршындагы бакчага килеп җитте. Нурания аны күрүгә эскәмиядән сикереп торды да ике кулын сузды:
— Котлыйм! — диде ул. — Котлыйм! Кызыл диплом алу теләсә кемгә тәтеми. Гел «5»легә уку бик авыр бит ул, бик авыр. Үземнен дә көч җитеп бетми, әле тегеләй, әле болай «4» леләр эләгә. Ә син тәки үзеннекен иттен... Нургаяз сүзне бөтенләй көтелмәгән якка борды:
— Минем сүзләрдән егылып китә күрмә, эскәмиягә утырыйк, — диде ул бик җитди кыяфәт белән. — Безгә бүген гаять катлаулы мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Син ничек җавап бирсән, шулай булачак...
Нурания сагаеп калды. «Бу режиссер нәстә мәтәштерә икән?» дигән кебек бик тә сәерсенеп Нургаязга төбәлде. «Әллә өйләнешү турында сүз кузгатамы? Башкача икәү бергә хәл итәрдәй нинди «гаять катлаулы мәсьәләсе» булсын ди?! Монарчы «артыгын кыланмаган» Нургаязны диплом алу белән алмаштырып куймаганнардыр ич?!»
Мондый чакта ашыкмау мәслихәт. Бер генә ялгыш сүз ычкындырсан да, ахырдан үкенеп бетә алмассын. Нурания елмаеп, үз бәясен белеп кенә:
— Тынлыйм, — диде.
— Бүген бу дипломны икәүләп карап калыйк, аннары, аны онытырга туры килмәгәе, — диде Нургаяз.
— Анламыйм. Бүген үк кадере беткәч, нинди кызыл диплом була инде ул?
— Була икән шул.
— Мин синнән кызыклырак сүз көткән идем. Бу — сүз түгел, чүбек.
— Шулай дисенме?! Беләсенме, шушы дипломны алып институттан чыккан гына идем, урам чатында якташым-сабакташым Инсаф очрады. Театр белән ботка пешмәсен әйткән идем — исе дә китмәде, «давай, безгә эшкә кил», дип тора. Үзем урнаштырам, ди. Мин режиссер түгел, юхидист булачакмын... Менә шулай Нурания иптәш!
— Шушы булдымы кызык сүз?!
— Кызык түгелмени?!
— Минемчә, шаяртырга урын юк. Барып чыкса, бер дә начар түгел. Йә, әйт! Театрга урнашсан, нишләр иден?! Йомышчы малай рәтендә йөгертерләр иде. Яхшы дигәндә дә көтүче хәлендә калыр иден... Ә ЮХИДИда эшләп китсән, әллә каян сәлам бирәчәкләр. «Мин мин микән, мин кем икән!» дип йөргән «бөекләрнен» дә сина йомышы төшәчәк. Берүк баш тарта күрмә. Студент чакта хыялда йөзәсен, диплом алгач, җиргә төшәсен.Тормышнын бу законы күптән билгеле...
— Син барысын да бик оста китереп чыгардын әле. «Нурания — Нургаяз» дип кабатларга яратучылар «юхидист һәм юрист» дип тә өстәрләр инде.
Нургаяз беренче тапкыр күргән кебек Нуранияне сөзеп-сөзеп баштан аяк тикшереп чыкты. Кара син аны, әллә ниләр уйлап йөри икән. Хәер, анын һәрвакыт әйтер сүзе табыла. Ихлас күнелдән сөйли, шуна ышандыра да... Нургаяз күнелендәге томанны да кодрәт иясе сыман таратты.
— Юхидига кайчан барасыз?
— Иртәгә.
— Мин дә сезнен белән барам. Чыкканыгызны көтеп торырмын. Сина тел ачкычы теләрмен. Андый җирдә эшләүчеләр мен катлы кәбестә кебек, берне әйтәләр, икенчене уйлыйлар, алар кешеләрне унайсыз хәлдә калдырырга бик һәвәсләр, тегеләй дә кылынны тартып карарлар, болай да тартып карарлар, син режиссер булырга укыдын, димәк, моннан кирәк чакта файдалана да белергә тиеш. Иртәгә тормышта «беренче спектакленне» куячаксын. Күрсәт, әйдә, осталыгынны... Ә мин — синен илһам бирүчен... Ишеттенме?!
— Ишеттем... ишеттем...
Нургаяз ишетте генә түгел, ә бөтен җаны-тәне белән Нураниянең никадәр якын булуын тойды. Әйтәләр бит әле: «Аның белән разведкага барырга була» дип, димәк, Нурания белән «разведкага» да тәвәккәлләргә мөмкин...
— Сүз гел минем турыда, синең хәлеңне сорашкан да юк, — диде Нургаяз, гафу үтенгән сыман. — Син дә бит уйнап йөрмисең?
— Борчылырлык нәрсә юк, имтиханнар бетте, инде диплом эшенең дә темасы билгеләнде, каникулдан килү белән шуңа тотынам. Вакыт бар әле дип сузарга ярамас...
— Шулай, санаулы вакыт бик тиз уза ул, менә биш ел да үтте-китте, сизми дә калдык. Диплом темасы нинди инде?
— «Суд процессында катнашучы якларның тигез хокуклылыгы һәм үзара ярышы».
— Минем башка бик барып җитмәде әле бу, ничек дисең?
— «Суд процессында катнашучы якларның тигез хокуклыгы һәм үзара ярышы».
— Үзең моның ни икәнен күз алдына китерәсеңме соң?
— Азрак чамалыйм. Безнең илдә ул кереп кенә бара. Алга киткән дәүләтләрдә ул гадәти хәл, демократия шунсыз үсә алмый, шунсыз бәйсез суд та була алмый.
— Судта якларның тигезлеген син була торган хәл, дип саныйсыңмы?
— Моны мин генә түгел, Конституция әйтә.
Нургаяз әллә ниләр әйтергә теләде, әмма ... Конституция белән ничек уйнауларын кем белми. Дәүләт башына килгәннәр аны бик җиңел генә үзләренә яраклаштырып куялар.
Нурания егетнең карашыннан ук бөтенесен абайлап алды:
— Теманы бик өнәп бетермисең мәллә?!
— Мин сезнең өлкәдә сай йөзәм. Нәрсә әйтсәм дә көләрсең генә. Үзең беләсеңдер, шулай да бер кызык тамаша күз алдына килә: зур корсаклы бер генералны чебеш кебек кенә бер солдат судка биргән ди. Солдат — дәгъвачы, генерал — җавап тотучы. Аларның судта тигез хокуклылыгын кем тәэмин итәр икән? Конституцияме?! Конституциядә булыр ул, ә менә судта?! Прокурор генералга каршы ничек тел күтәрер икән?! Солдатны якларга адвокат та табылыр микән әле?! Хәер, үзең беләсеңдер, кирәкмәгәнгә тотынмыйсыңдыр...
— Син мине уятып җибәрдең. Генерал белән солдатны рәттән куеп бөтенесен аңлаттың да бирдең... Чыннан да солдатны кыерсыткан өчен генералга җинаять эше ачып карасалар да, судка җиткермиләр инде аны, йомып калу юлларын табалар. Әнә, бөтен илне тетрәндергән вакыйгалар турында ничек нәфрәтләнеп сөйлиләр. Армиягә яңа гына алынган яшьләр Ерак Көнчыгышка барганда туңып, өшеп бәлагә тарыдылар. Моның өчен кем судта җавап тотты да, кем җәзасын алды?! Тормыш без дигәнчә генә түгел шул. Шулай да рәхмәт, мине нинди сынаулар көтүен аңлаттың... Дипломымны язып, «5»легә якласам...
— Нишләтәсең инде?!
— Бусы сер.
— Мин ел буена шул сер турында уйлап йөрергә тиешме?!
— Бер ел гына да түгел...
— Гомерем буенамы?!
— !!!
— Әйтсәң, әйтеп карыйсың инде, Нурания! Юрист буласы кешеләр барысы да шундыймы икән?
— Сере булмаган кеше уенчык алма шикеллерәктер ул, тәме дә, исе дә юктыр...
— Ризык белән уйнарга ярамый, минем уенчык алманы Яна ел чыршысында гына күргәнем бар, башка җирдә күргәнем юк әле...
— Димәк, серсез кешеләр дә бик сирәк...
...Менә ничә ел алар бер-берсен белә, тик беркайчан да үпкәләшкәннәре юк. Нураниянен «егет белән кыз хәрәкәтен» бик оста көйләве Нургаязны да билгеле бер кысада тота. Югыйсә ул да бик төшеп калмаган, кайбер кызларнын «сәер шөгылен» дә белми түгел. «Мәхәббәт революциясе» җилләре ана да килеп суккалады. Нуранияне фәрештәләре саклап йөриме — анын белән булганда Нургаязны кемдер йөгәндә тота кебек. Мәхәббәт хакына берни белән исәпләшмәүчеләрнен мәхәббәте озак гомерле түгел, өлгерер-өлгермәс җиләкне өзү күп очракта үзәкләрне өзү белән тәмамлана. Кемнәрдер бүген үзләрен сакларга, кеше булып калырга тырышалар икән, бу гайре-табигый хәл түгел, бу — яшәеш кануны. Безнен татар кызлары арасында Нурания кебекләр булмаса, милләт ничек алга барсын, ничек үссен, ана телебез ничек гасырларны кичсен?! Режиссер булырга укыган Нургаязны борчымыймы бу сораулар?! Безнен көчсезлек тә, бәхетсезлек тә шунда: без кемнәндер таләп итәбез, кемнәрнеңдер үзгәрүен телибез, ә үзебез «үзебезгә җайлы хәлдә» калырга булышабыз. Кызлар да безне яратсын, яратсын гына да түгел... Нургаязнын да «ташып чыгардай» чаклары була, әмма Нурания «чиктән уздырмый», дәүләтләр арасындагы чикләр кагылгысыз булган кебек егетләр белән кызлар арасында да чикләр катгый.
Нураниягә мондый «ныклык» каян килгән, дип баш ватасы юк. Әнисе Гөлбаһар турында да хикәятләр йөри. Хәрби комиссариатта хезмәт иткән Каюмнурны Әфган сугышына җибәрергә фәрман килә. Шул ук көнне ул медицина институтынын бишенче курсында укучы сөеклесе Гөлбаһарга өйләнмәкче була. Югыйсә бер-берсен яратышып-яратышып та бөтенләй кавышмыйча калырга мөмкин бит...
— Әле минем бер ел укыйсым бар, нигә ашыгырга?! — ди Гөлбаһар. - Өйләнешкәч, балабыз да туар, дәүләт имтиханнарын ничек тапшырырмын?! Укыганны юкка чыгара алмыйм бит инде. Янымда булсан, ничек тә җаен табар идек, син бит сугышка китәсен...
Яраткан кешенне шундый хәлдә калдыралармыни?!
— Син мине тынла әле, — ди Каюмнур. — Без өйләнешик-язылышыйк, никах укытыйк, әмма ир белән хатын булып яши башламабыз. Мин сугыштан исән-сау кайтсам, бергә тормыш корып җибәрербез. Синен киләчәген — ул минем дә киләчәк. Ул киләчәкне минем саклыйсым килә, язылышсак, икебезнен дә җаваплылык арта.
Тәки үзенекен итә Каюмнур. Аны, бәлки, шул мәхәббәте, матурлыкка, сафлыкка ышанычы саклап йөрткәндер дә. Ут капкан танк эчендә дә янмый кала — «интернациональ бурычын» үтәп кайта. Шуннан сон туй була, өйләнешүләренә бер ел тулганда ир белән хатын уртак түшәк ләззәтен татый. Нурания шул төн җимешедер.
* * *
Көндезге сәгать ике тулганчы ук Нургаяз Чәчәкле мәйданына килеп җитте. Бу — шәһәрнен бик тә матур, чиста урыны, һава да яхшырак. Монда кеше һәрвакыт күп була. Эскәмияләргә утырганнар да, арлы-бирле йөрүчеләр дә бихисап. Чәчәкләрдән ниләр генә ясамаганнар монда, хәтта аюларга кадәр бар. Бала-чага алар тирәсендә мәш килә. Нургаяз чәчәктән үрелгән болан баласы каршында басып тора иде, берәү арттан килеп ике кулы белән анын күзләрен каплады.
— Мин сине ун чакрымнан таныйм, катырак кыс әле, Нурания! — диде Нургаяз, рәхәт мизгелләрен сузарга теләгәндәй. — Хәйлә белән иркәләнеп калыйм әле.
— И...и...җаным, сина наз җитмимени?! — дип Нурания дә кулларын алырга ашыкмады. Бераз шулай басып тордылар. — Инде булдымы?! — дип кыз бармакларын уйнаткалап алды.
— Шулай кичкә кадәр басып торырга да риза, тик хәзер Инсаф килеп җитәр. Безнен янга килергә куркып кире китмәсен тагын...
Чыннан да, килә-килешкә үк Инсаф Нургаязны шәйләп алган иде инде. Сүзгә дә кесәгә кереп маташмады:
— Шундый чибәр кызын булганын әйтмәден дә, Нургаяз! — дип шаярткан булды, барсы да бик табигый килеп чыкты, сүзләре дә үзеннән- үзе ялганып китте.
— Таныш бул, Нурания, — диде Нургаяз. — Университетнын күчте.
— Кайсы факультетта? — дип белеште Инсаф.
— Юридик факультетта.
— О...о... Молодец!
Аларны көмеш сыман «Мерседес» көтә иде. Инсаф шофер белән рәттән утырды, Нурания белән Нургаяз арттагы урыннарга чумдылар.
Юл буе сөйләшмичә бардылар. Монда «хуҗа» — Инсаф, ә ул машинада йөргәндә сүз белән артык мавыкмый. Юлларда болай да бик киеренке. Руль артына утыручыларга кесә телефоныннан сөйләшергә дә рөхсәт итмәс иде әле. Бөтен игътибарынны юлга бирсән дә, барулары бик авыр. Юл-транспорт фаҗигаләре күп очракта юл йөрү кагыйдәләрен санламау нәтиҗәсе.
Нурания белән Нургаяз да телләрен йоттылар. Майда йөзгән кебек кенә барган машинадан төшәсен дә килмәс. Шофер урамнарнын һәр агымын яттан беләдер сыман. Машинасына канатлар куелган диярсен. Анын туктавы да сизелми калды.
— Килеп җиттек! — диде Инсаф. Үзе ин беренче булып машинадан чыкты. Аннары Нурания белән Нургаяз төште, һәркайсы шоферга аерым- аерым рәхмәт әйтте.
ЮХИДИ янында гадәттәгечә машиналар да, кешеләр дә күп. Инсаф Нураниягә эскәмия күрсәтте дә үзенчә шаяртып та алды:
— Безнен чыкканны шунда көтеп торырсын инде, сак бул, бер үк урлап китә күрмәсеннәр...
— Егетләр сүзе минем өчен закон, — диде Нурания, елмаеп. — Мин сезгә тел
ачкычлары телим...
Инсаф белән Нургаяз дүрт катлы бинага кереп киттеләр.
Майор Солдатов бүлмәсе икенче катта коридор башында иде, баскычтан күтәрелделәр дә шунда юнәлделәр. Инсаф ишек шакуга «керегез» дигән җавап ишетелде.
Урта яшьләрдәге майор ике кулы белән ишарә ясап өстәле каршындагы урындыкларны күрсәтте.
— Утырышыгыз, — диде ул, башын күтәрмичә генә. Аннары әле Инсафка, әле Нургаязга карап алды. Янә бер кат Нургаязга сынаулы караш ташлады. «Шактый нык егет күренә» — дип үзенчә нәтиҗә дә чыгарып куйды. Шулай да майор егылып төшмәде. Сүзләрен дә санап кына әйткән кебек сөйләшә.
— Йә, сөйлә, сержант, ни йомыш?
— Иптәш майор, менә шушы егет инде ул Нургаяз. Минем классташ. Быел институт тәмамлады. Кызыл диплом белән.
— Кем булырга укыдыгыз? — диде тегесе, Нургаяз ягына борылып.
— Халык театры режиссерына укытканнар иде.
— Кем укыткан иде?
— Безнен районда халык театры ачмакчылар иде, мине укырга да җибәрделәр. Тик заманалар үзгәреп китте бит. Район хакимияте башлыгын да янадан сайламадылар. Мин кирәксез кеше булып калдым.
— Башка театрларда да урын юкмы?
— Мина ошаганы табылмады. Инсаф сүзе белән килдем инде мин монда... Сезнен белән кинәшеп карарга булдык.
Нургаязнын «Сезнен белән кинәшеп карарга булдык» дигән сүзләре бик отышлы чыкты, күрәмсен, майор ирен чите белән генә елмаеп куйды. Анын каршында утырган егет төшеп калганнардан түгел. Сүзнен рәтен белә бу. Эш эзләп килсә дә, таралып китми. Мондыйлар кайда да үз юлын таба...
Инсаф сүзгә кушылмады. Ул күзен дә йоммыйча майорга карап тора. Эченнән генә уйлана: Нургаязны ошатты нәчәлник.. Болай барса, ботка пешәчәк...
— Безгә килергә телисенме? — диде майор сүзне тәгаенләмәкче булып.
— Сез ничек кирәк тапсагыз, шулай була инде, — дип җөпләде Нургаяз.
— Монда бит төрле һөнәр ияләре эшли. Бәлки, мина да җай чыгар...
— Ә син ничек уйлыйсын, Инсаф?
— Нургаязга ышанмасам, сезнен янга алып та килмәс идем инде.
— Наркоман түгел, азып-тузып йөрми, дисен инде?..
— Бусы да хак. Ул балачактан тәртипле, бөтен классыбыз өчен үрнәк булды.
— Әти-әнисе, туганнары дамы?..
— Барысы да абруйлы, хөрмәтле.
Майор янәдән Нургаязга төбәлде. Юк, бу егеттә шик уятырдай сәбәпләр күренми. Аны кире борып җибәрү турында сүз дә була алмый. ЮХИДИга шундыйларны күбрәк тартырга кирәк әле. Күрер күзгә үк хөрмәт уятырлык, киләчәктә үсәргә сәләтлеләрне... Анда сәер бер кызыксыну туды:
— Режиссерлыкка укыгач, төрле тамашаларны үзен дә уйлап чыгара аласындыр инде? — диде ул.
— Нинди тамаша?
— Әйтик, безнен эшкә караганны.
Нургаяз урыныннан торды да, бүлмә читендәге сейф каршысына килеп басты. Ике аягын кин җәеп, ун кулын алга сузып тегене «боргычлый» башлады.
— Нигә документларын тәртиптә түгел?!
— Нинди документлар?
— Үзендә нинди документлар барлыгын белмисен дә мәллә?!
— Мин монда басып торганда хуҗам кырык тапкыр алмашынды, барысы да мина нәрсәдер тутырды, аларнын очына кем чыга алсын! Законнар да кырыкка
төрләнде, кайсы дөрес, кайсы ялгыш икәнен дә белеп бетермәссен.
— Нигә менә бу кечкенә тартманны ачмыйсын?
Майор Солдатов инбашларын җыерып куйды, сейф белән «булышу» әллә инде анын үзенә дә кагылды, ул тамашаны туктатырга ишарә ясады.
— Килештерәсен, беркетеп куйган сейфны да биеп китәрлек хәлгә җиткерден, — диде ул, үзенчә бер канәгатьләнү белән. — Теге кечкенә тартмасы да ачыла дип торам... Безнен хезмәткә турыдан-туры караган тагын берәр нәрсә уйлап тап инде.
Нургаяз шундук сейф янында гына басып торган шкафка «бәйләнде».
— Нигә «зебра»га кереп туктадын?!
— Кая, нинди «зебра» ул?
— Сина «зебра»нын нинди булуын да аңлатып торырга кирәкмени?!
— Юкны бар дип әйтә алмыйм бит инде.
— Ул боз астында гына калган!
— Боз астында ниләр барлыгын мин каян белим?!
— Нишләп белмисен? Белергә кирәк! Урам чатында «зебра» булырга тиешлеген син белергә тиеш!
— Гаеп миндә, онытылып киткәнмен.
— Уйлап кара, җәяүлеләр урам аша ничек чыксын!
— ???
— Кешеләр тормышына куркыныч тудыруны болай гына калдыра алмыйм, эшеңне судка юллыйм.
— Без бит инде адәм балалары, үзара гына килешеп булмыймы сон? Моннан соң боз астында гына түгел, җир астында ниләр барлыгын да уйлап йөрермен. ..Эшне зурга җибәрмәгез инде. Хатыным кичә генә малай тапты, шул бала хакына сорыйм...
— Син мине кемгә саныйсын?!
Нургаяз «гаепленең» бирде кирәген. Гүяки ул урам чатында бик җаваплы постта. Башлык та, Инсаф та сүзсез калдылар.
Шулай да хуҗа хуҗа инде, ул да үз эшенең «бүресе». Нургаяз кебекләрне күрмәгән түгел. Ниләр уйлавын йөзенә карап кына белә алмыйсын. Казна эшендәгеләр беркайчан да «капчыкны төбенә кадәр селкеп бетерергә» ашыкмыйлар. Аларның сүзләре дә, гамәлләре дә саналган. Бердәнбер «карарбыз» дигән сүзне генә кызганмыйлар, аны борчак урынына чәчәләр, «карарбыз» дип беркайчан да ялгышмыйсың...
Майор Инсафка әмер биргәндәй әйтеп куйды:
— Дустыңны кадровиклар янына алып кер, кирәкле документларны тутырсын, сынау шарты белән алты айга алып карыйк. Үзең алып килдең, үзең эшкә дә өйрәтерсең...
Аннары ул Нургаязга таба борылды.
— Бездә тәртип шундый инде, алты ай эчендә үзегезне уңай яктан күрсәтә алсагыз, аттестацияләү мәсьәләсен карарбыз. Искәртеп куям: бөтен яктан өйрәнәчәкбез. Яшерен-батырын түгел, җиз иләк аша үткәрәбез. Шулай да очраклы кешеләр дә арабызга килеп кергәли. Погон тагасың икән, аның дәрәҗәсен төшерергә ярамый. Аңладыгызмы? — диде ул, сүзгә нокта куйгандай.
— Сезгә бик зур рәхмәт! — дип Нургаяз урыныннан торды.
— Калганы үзегездән тора, үзегездән! — дип басым ясап әйтте майор.
* * *
Нәрсә, нәрсә кәгазь бездә һәрвакыт почетта. Нургаяз да нинди генә кәгазьләр тутырмады. Җиде бабаңны тикшерүләре кемгә кирәктер инде, моннан йөз ел элек дөнья куйганнарны нигә кузгатыргадыр. Хәзер урлашып төрмәдә утырып кайтканнар да, сугышка бармас өчен качып ятканнар да күкрәк киереп йөриләр. Әле дәгъвалары да буа буарлык. Янәсе, аларны нахакка рәнҗеткәннәр, шуларны дәүләт пенсияләргә
өстәмәләр, төрле ташламалар белән кайтарырга тиеш икән... Нәрсә хаклы, нәрсә хаксыз икәнен ачыклавы да авыр хәзер. Заманалар үзгәрә, күп нәрсәгә караш үзгәрә, ә кемнедер эшкә алганда узган гасырдагы тәртипләр һаман әле үз көчендә. Анкеталардагы сорауларны да үзгәртмиләр ичмасам. Хәер, шулай булмаса, бюрократия ничек чәчәк атсын, коррупция ничек котырсын...
Нургаяз белән Инсаф эшләрне тәмамлап урамга чыкканда Нурания калын гына бер газетага «чумган» иде. Егетләрнең якынлашуларын да сизми калды.
— Нурания, бу без! — дип шаяртты Нургаяз. — Әллә безнен зур эшләр белән йөрүебезне онытып та җибәрденме?!
— «Зур эшләрегез» чыннан да зур булып чыкты, ахрысы, көтә-көтә көтек булып беттем. Юлыгыз ундымы сон?
— Без көткәннән артык та, ким дә булмады, — диде Нургаяз. — Инсафка рәхмәт инде. Анын янында мина җил-янгыр тимәде.
— Сез дә мина бер яхшылык эшли аласыз, — диде Инсаф, хәйләкәр генә елмаеп.
— Нинди яхшылык? — диде Нурания, уйлап та тормыйча.
— Үзен кебек бер әйбәт кыз табып бирсән, дөньям тәмам түгәрәкләнер иде.
— Әллә синен кызын юкмы?
— Бар белән юк арасында.
— Кызык...
— Андыйлар бер мин генә түгел, — диде Инсаф, балаларча беркатлылык белән. — Бүген бар, иртәгә — юк. Кайберәүләр бик тыйнак кына күренә, таныша башлагач, исләр китә...
— Сенлем булса, шатланып синен белән таныштырыр идем, — диде Нурания. — Кызганыч, сина безнен киявебез булырга язмаган шул. Кыз кемнәндер ишеткән шигъри юлларны да кабатлады:
Вәгъдә — иман, вәгъдә — иман —
Иманы булганнарга.
Пары кирәк кошларга да
Кыяга ояларга.
— Дуслар бер-берсенә һәрвакыт таяныч булырга тиешләр, — дип өстәде Нургаяз. — Гомерлек юлдашынны табу җинел түгелдер инде ул, мондый чакта бер-берен белән кинәшүнен гаебе юк.
Инсаф кесә телефонын чыгарып үзләрен ЮХИДИга алып килгән шоферга хәбәр бирде.
— Борчып тормаска иде, — диде Нургаяз.
— Ул үз җаен үзе белә. Мин дә бит аны обижать итәргә ирек бирмим.
* * *
Алар Аккала үзәгенә юнәлделәр. Машина шулкадәр ипле бара, шофернын осталыгына тан калырлык. Кайберәүләр гомер буена машина йөртсәләр дә, юлны тоярга өйрәнмиләр, утын ташыган сыман аны-моны белештермичә чабалар. Ә бу... күз генә тия күрмәсен.
Үзәк мәйданда машинадан төштеләр. Инсаф шофернын колагына иелеп нидер әйтте. «Ярар, ярар»дип тегесе китеп тә барды.
— Бүген көне буе сүз белән сыйландык, — диде Нургаяз. — Тамак ялгап алсак та зыян итмәс иде. «Затлы ризык» йортына барсак, ничек булыр?
— Бик урынлы тәкъдим, — диде Нурания.
— Мин дә ике куллап риза,— дип шаяртты Инсаф. — Үз-үзебезне дә бераз хөрмәт итәргә хакыбыз бар.
Ремонттан сон «Затлы ризык» йорты бик нык үзгәргән. Хәзер мөмкинлекләр зур,
акчанны кызганмасан, җәннәт ясарга да була. Нурания дә, Нургаяз да, Инсаф та янарышларны әле күрмәгән дә булганнар, өчесенен күнеленә дә хуш килде яна бизәкләр. Исемнәрен әйтеп тә булмаслык ризыклар белән баш катырмадылар, үзебезнен токмачлы аш, өчпочмак кебек нәрсәләрне алырга булдылар. Нургаяз үзенен кызыл дипломын юарга шампан шәрабен тәкъдим итте. Артык ыгы-зыгы куптармадылар, өчесенен дә бик нык ашыйсы килгән иде, тәлинкәләрен тиз ялтыраттылар. Бераз шампан шәрабен дә татыгач, телләре ачыла төште. Сөйләшер сүзләре дә күп җыйналган икән.
— Моннан биш ел элек институтка керергә имтихан тапшырган көннәрем әле дә хәтердә, — диде Нургаяз. — Бүгенге көн дә безнен өчен бик истәлекле. Еллар узар, без аны кабат-кабат искә төшерербез, өчебезгә дә игелекле көн булсын иде.
— Бу тостмы? — диде Нурания елмаеп. — Әйе, өчебезгә дә игелекле булсын иде. Бүген мин Инсафны беренче тапкыр гына күрдем һәм Нургаязнын шундый дуслары булуына сөендем. Кешенен кемлеген иптәшенә карап та белеп була.
— Шуна күрә мин сездән кыз сайлауда булышуыгызны сорыйм да инде. Сезнен иптәшләрегез начар була алмас дип уйлыйм, — дип Инсаф ЮХИДИ янында башланган сүзне янадан ялгап җибәрде. — Бу минем өчен мөһим мәсьәлә.
— Нишләп бик куырасын әле? — дип Нургаяз дустынын «тузанын бастырырга» теләгән иде, тик Инсаф тагын да җитдиерәк дәлилләр китерде:
— Мин бабай белән әбине карыйм, икесе дә картлар, мина фатирларын яздырдылар, Ходай биргән форсаттан файдаланмыйча булмый, әлегә мина бик авыр, шуны анлый алырлык, киләчәк турында кайгыртып яшәрлек пар кирәк мина. Сез инде яхшыны яманнан аерасыз, сезнен таныш-белешләр, дуслар да күп.
— Минем әни янында шәфкать туташы булып Солтания исемле кыз эшли,— диде Нурания, егетнен хәленә кереп — Әни аны мактап бетерә алмый. Чибәрлеккә дә бик чибәр. Авырулар да бик яраталар үзен. Әлбәттә, сез бик матур пар була алыр идегез.
— Киртә булырлык нәрсә бар сон?
— Киртә шул гына, ул бит районда, тик торганда гына аны эзләп бара алмыйсын.
— Нишләп бармаска! — диде Инсаф, очып китәрдәй булып. — ЮХИДИнын бармаган җире юк анын. Командировкага барам. Район үзәк хастаханәсе тирәсендәге юлларны да «тикшереп» кайтырмын. Солтанияне күрергә дә җай табармын. Нургаяз, икәү бергә барырбыз. Без бит хәзер бергә эшләячәкбез. Нурания туган якларны күргәнен дә юктыр әле.
— Егетләр, бик кызып китмәгез, мине унайсыз хәлгә куюыгыз бар. Әти- әни, туганнар, танышлар белсә, ни диярләр...
— Бу яктан кайгырма, Нургаязнын режиссер икәнен онытма син, бүген нәчәлник бүлмәсендә сейф белән «театр уйнап» та шаккатырды, без инде сезнен районда да йөри белербез...
Нурания җитди ачыш ясаган шикелле Инсафка төбәлде. Кара, гади генә кебек иде үзе, нинди тәвәккәл икән... «Тәвәккәл таш яра» дию генә аздыр, тәвәккәллек — ир-егетләрнен ярты бәхетедер. Андыйлар белән хатын- кызлар дөньянын читенә дә барырга риза...
* * *
Майор Солдатовка гражданнардан кергән хатлар һәм жалобаларны контрольдә тоту да йөкләнгән, Ул халык фикеренә таянып эш йөртә. Үзен закон кысаларында яшәүче затлар рәтенә кертә, әмма «кеше кулы белән күмер көрәтергә» шактый ук остарып килә инде. Инсафнын «тоткан җиреннән өзмичә туктамавын» яхшы белә, шуна күрә аны үзенә «ияләштерә». Милиция академиясенә читтән торып укырга керергә ярдәм итәргә дә булды. Нургаязга да үз араларына юл ачачак. Анысы бик башлы күренә... Болардан күп нәрсә «эшләтергә» мөмкин...
Бу ике егет «бик җитди операция» башкарачак. Солдатовнын үзенә йорт
салдырасы килә. Тик әлегә планнан башка бернәрсәсе дә юк. Бөтен өмет менә шушы ике егеттә. Алар җир алудан башлап түбә астына кертүгә кадәр барысын да закон кысаларында ерып чыгарга тиешләр. Режиссерлыкка укыган Нургаязнын иҗади кодрәте бик тә ярап куячак монда. Зур-зур коттеджлар салучыларга да кемнендер «ярдәме» тигән инде. Югыйсә шундый йортлар җиткерергә акчаны бассан да җитмәс иде. «Мич башыннан егылып төшүнен дә рәте бар» дигән шикелле барысын да җайлыйлар, көйлиләр. Беркем дә бәйләнә алмый.
Майор Солдатов эшне бик ашыктырмыйча гына алып бармакчы. Быел җәй җир алып, нигез салып «нольдән» чыга алсалар, бик җиткән. Киләсе җәйдә түбә астына кертергә һәм эчтәге эшләрне башлап җибәрергә булыр... Егетләргә беренче «задание» — җир алу өчен юл ачу. Бу әлләни катлаулы да күренми: җир эшләре белән шөгыльләнүче абзыйнын кызы бик шәп иномаркада йөри. Бик җилле кыз. Еш кына тизлекне дә арттырып җибәрә икән. Монарчы анын белән «вакланмадылар», менә хәзер «акыл бирми» дә ярамас.
Икенче көнне үк майор Солдатов Инсафны үз бүлмәсенә чакыртты. Юлларда иминлек ае үткәрелү унаеннан гражданнардан кергән хатлар, жалобалар турында сүз барды. Берничә машинанын маркасын, номерын атады. Берсен аерып күрсәтте.
— Бу машина хатларда бигрәк тә еш кабатлана. Үзен дә беләсен инде, менә шундыйлар аркасында яшел ут кабынгач та җәяүлеләр урамнын икенче ягына чыга алмый аптырый. Янгыр, юеш кар яуган чакларда бигрәк тә хәтәр. Кешеләр өстенә пычрак чәчрәтеп китүчеләр дә күпме. Ә бит җәяүлеләр чыкканны машиналар көтеп торырга тиеш. Бу кагыйдәне бар дип тә белмиләр. Мона чик куярга вакыт. Светофорлар була торып күпме бәхетсезлек килеп чыга...
— Ана мин үзем дә игътибар иттем, — диде Инсаф. — Боргаланырга урын калмаслык итеп эләктерергә иде исәп. Ул бер кыз машинасы.
— Бик яхшы. Кыз кеше синен башны әйләндерергә дә маташыр, сүз белән артык мавыкма. Синен өстән жалоба кергән, диген.
— Үзләренә ике тиен бирмәссен, миллион торырлык машиналарда чабалар, — диде Инсаф, борчылуын белдергәндәй. — Ин күп кагыйдә бозучылар да — алар.
Майор Солдатов әйтеп бетермәсә дә, кызын якларга әтисе киләчәген чамалый иде. Ул бик яхшы белә: түрәләр балаларына җил-янгыр тидермәс өчен утка да, су га да керергә әзер.
Бу «операция» кулдан килмәслек эш түгел иде, Инсаф тимерне кызу чагында сукты. Нургаяз сүзгә кушылмый, ул күзәтеп кенә — «мыекка чорнап кына йөри. Машинанын маршруты билгеле, аны бик тиз юл читенә терәделәр. Ике әби урам аша чыга алмыйча аптырап басып тора. Яшел ут кабынгач та кузгала алмый калдылар, теге машина юлларын кисте. Карчыклар бәладән чак кына котылдылар. Инсаф машинага тукталырга сигнал бирде. Кара төстәге «Форд» тукталырга мәҗбүр булды. Джиплар арасында да бу ин зурысыдыр. Ана ике «Жигули» машинасы рәхәтләнеп сыярлык, һәм... ишекне кин ачып орчык кадәрле бер кыз килеп чыкты.
— Сержант Нуруллин, — диде Инсаф һәм тегенен документларын караштыра башлады:
— Бөтенесе тәртиптә, — диде кыз, елмаеп. — Без тәртип яратабыз.
— Тәртип яраткач, нигә җәяүлеләргә юл бирмисез?!
— Яшел ут кабынгач та кузгалмасак, без ничек йөрергә тиеш! Болай да «бөкедән» туйган.
Инсаф ашыкмыйча гына кәгазьләрен тартып чыгарды.
— Сез нәрсә?! — дип кыз анын терсәгенә тотынды. — Мин нәрсә эшләгән әле ул кадәрле?! Подумаешь?!
— Бу бит сезнен гадәткә кергән инде, машинагызнын номерын язып хәтта жалоба җибәргәннәр, бүген монда, кичә тегендә җәяүлеләрне кыерсыткансыз. Берәүнен өстенә пычрак чәчрәтеп тә киткәнсез...
Кыз сагая калды. Ул үзе белә «маҗараларын»...
— Иртәгә әтиегез белән ЮХИДИга килегез.
— Әтинен вакыты булмаска мөмкин. Ул бит бик занятой. Бәлки, үзем генә барырмын. Уртак тел табарбыз...
— Мин сезнен турында кайгыртып сөйлим, кызы өчен борчылган ата вакытын тапмый калмас. Юлларда иминлек айлыгы бара, без җәза бирү өчен генә тырышмыйбыз. Безнен профилактика эшләрендә әтиегез дә катнашса, зыяны тимәс. Башкаларга да сабак булыр...
— Ярар, — диде кыз, күзен-кашын җимереп. — Все будет в порядке, товарищ сержант!
Ул китеп барды, ә теге әбиләр әле һаман урамнын икенче ягына чыгып җитә алмаганнар иде. Монарчы барысын сүзсез генә күзәтеп торган Нургаяз кинәш бирде:
— Эшләр зурга китсә, кирәге чыгар, әбиләрнен кем булуларын, кайда яшәүләрен язып калыйк әле. — Кулда козырьлар күбрәк булган саен яхшырак. Бу кызнын әтисе берәр түрәдер әле, әллә ниләр китереп чыгарулары бар. Бик кызып китсәләр, тынычландырыр өчен ярап куяр ул.
Урамнын икенче ягында әбиләрне куып җиттеләр. Карчыклар сагаеп калдылар, Инсафнын «бәйләнүенә» ризасызлык белдерделәр:
— Нигә безнен арттан киләсез, безгә юл бирмәгән кызнын сабагын укытыгыз әнә.
— Безне дә шул борчый, авырыксынмасагыз, кем булуыгызны, кайда яшәвегезне әйтсәгез иде. Теге кызый кебекләргә профилактика ясау өчен кирәк бу...
— Гафу итегез, без сезгә дә ышанмыйбыз. Сезнен кебек тәти егетләрдән бөтенесен көтәргә мөмкин. Көн саен телевизордан кисәтеп торалар...Хәзер беркемгә ышаныч калмады.
Инсаф документларын күрсәтергә мәҗбүр булды. Кат-кат анлаткач кына, карчыкларнын күнеле йомшарды. Исем-фамилияләрен, телефон номерларын әйттеләр.
— Сәерсенеп карауларына үпкәләп тә булмый, Погонлылар арасында төрле кеше очрый, — дип нәтиҗә чыгарды Инсаф.
— Кызганыч, машинада йөрүчеләр дә, җәяүлеләр дә кагыйдәләрне адым саен бозалар, — диде Нургаяз. — Баксан, бу һәркемнен үзе өчен кирәк... Иәркайсыбыз өчен кирәк...
* * *
Солдатов «кодрәте» белән икенче көнне үк тегермән канатлары әйләнә башлады. Теге кызнын әтисе килеп тә җиткән. Телевизор экраныннан төшмәүче затлар сыман бик килештереп киенгән. Костюмы да, галстугы да нәкъ Илбашныкы кебек.
Анын үз тактикасы. Ул кызынын «төзәтә алмаслык гаебе» юклыгын Солдатовнын үзенә төшендермәкче. Җинелчә кисәтүләргә анын исе китми. Үз дәрәҗәсен белеп кенә, дулкынланмый гына сөйләшеп «эшне» япмакчы.
— Кисәтү ясарлык сәбәп нәрсәдә инде? — диде кызнын әтисе, әнгәмәнен дилбегәсен үз кулына алырга чамалап.
Солдатов та бүген генә тумаган. Белә ул кайчан ничек кысасын. Мәйданга чыккан көрәшче сыман аяк чалырга да, кирәксә, баш аркылы җибәрергә дә күп сорамый.
— Сәбәп — халык фикере, — диде ул, кызнын әтисе көтмәгән яктан һөҗүм ясап. — Менә хатлар, жалобалар. Алар сезнен кызыгыз дип язмаганнар, машинанын маркасын, номерын гына күрсәткәннәр. Хәтта кайберәүләрнен өстенә пычрак сиптереп тә киткән...
— Чынлыкка туры киләме сон алар? Хәзер үч итеп язучылар да табыла.
— Кызганыч, чынлыкка туры килә. Безнен хезмәткәрләр бу машинаны контрольдә тоттылар һәм жалобаларнын дөреслеген исбатлаучы хәлләргә юлыкканнар, кызыгызны кисәткәннәр дә. Югыйсә сез монда килеп тә тормас идегез...
Безнен бүген телевизордан айлык барышына багышлап «Турыдан - туры элемтә» үткәрелә, жалоба язучылар сорау бирергә дә мөмкиннәр...
Солдатов сүзен очлап бетермәде, нәрсә әйтер икән, дигән сыман әнгәмәдәшенә астыртын гына карап алды. Халык исеменнән сөйләү бик отышлы ул, һәрвакыт шулай булган. Заманында халык дошманы дигән сүз дә уйлап тапканнар, шушы тамга белән кемнәрнен генә башын ашамаганнар. «Халык дошманы» дигәч, судта карау да кирәк булмаган. Солдатов монын яна вариантын уйлап тапты: ул «халык фикере» ди һәм моны телевизордан халыкнын үзенә җиткерү белән яный. Милек һәм җир мәсьәләләре белән шөгыльләнүче абзый йомшара төште. Исеменне бер телгә алсалар, аннары инде яхшылык көтмә...
Тәгаен генә әйтүе дә авыр, әллә кызнын әтисе үзе, әллә Солдатов сүзне жир мәсьәләсенә күчерде, сүзләре ничек бәйләнгәндер, үзләре дә сизмәстән шактый ук тирәнгә кереп киттеләр. Бик тирәнгә кереп китсәләр дә, «җир патшасы» аннан чыгу юлын да тиз тапты. Ул кайларда кешеләргә җир бирелүен, нинди перспективалар булуын саный башлады. «Кайсы ошый?» дип теле белән әйтмәде генә. Солдатов та «балтадан аш пешергән солдаттан» ким түгел, ишарә ясый белде.
— Теләсәгез, ун көннән рәсмиләштерәбез.
— Пожалый, ярый да торгандыр, — диде Солдатов, артык исе китмәгән сыман.
— Мондый иркенлек озакка бармас, — диде кызнын әтисе. — Бөтенесе кулга кереп беткәч, сырпаланудан мәгънә калмый. Кәгазьләр әзер булгач, мин сезгә үзем шалтыратырмын. Кызымны кисәтүгә килгәндә, монысы өчен рәхмәт. Ул-бу китереп чыгарганчы алдан профилактика ясау хәерле. Бала-чагага гел тукып торсан да, бик таманга гына килә әле ул...
...Дипломатия шунын өчен туган да. Каршылыкларны акыл белән тыныч кына чишә бел. Майор Солдатов та, милек һәм җир мәсьәләләрен кулында тотучы түрә дә канәгать калды, икесе дә үз йомышын « хәл итте», закон да бозмадылар. Йорт салырга җыенган кеше җирне тапмый калмый, Солдатов үзенчә тапты. Кемдер айлап, еллап чаба, ә ул ярты сәгать эчендә «майлап куйгандай» итте. Моны «эш урыныннан явызларча файдалану» дип кем раслый ала?! Милек һәм җир мәсьәләләрен хәл итүче җаваплы зат законда каралмаганны эшләми, бу җир барыбер кемгәдер биреләчәк, Солдатовка ни дә, Сабировка ни... Ана бүген Солдатов белән «дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру» мөһим, киләчәктә дә кирәге чыгарга мөмкин анын. Шуна да башы җитмәгәч, нинди түрә инде ул?! Кул-кулны, ике кул битне юа...
* * *
Инсаф белән Нургаяз бик затлы бер машинага игътибар юнәлттеләр. Ялт-йолт килә, чын көмеш төсендә. Нәрсәсе беләндер акчарлакка да охшаган сыман. Әйтерсен лә җирдә йөрергә түгел, ә күктә очарга көйләнгән. Нимесләрнен «БМВ» машинасы, дөнья базарында бик абруйлы. Номеры Мәскәүнеке. Алай гына да түгел, махсус номерлы. Андый белән Кремльгә дә тоткарлыксыз керәләр, имеш. Инсаф кебек сержантларны алар бар дип тә белми. Шулай да Инсаф кичкә таба бу машинаны туктатып карарга булды. Аккалада ниләр майтарып йөри икән ул? Туктатырга җае да чыкты. Светофорда кызыл ут кабынгач, «зебра» өстенә кереп туктады бу. Җәяүлеләр машинанын алдыннан әйләнеп узалар. Берәү машина хуҗасына йодрык күрсәтеп тә китте.
Чатта басып торган Инсаф сигнал бирде, тоткарланырга ишарә ясады. Машинадан әзмәвердәй егет чыкты да Инсафка күзләрен акайтты:
— Син, нәрсә, неграмотный что ли?! — ди бу. — Мондый машиналарны ерактан танырга кирәк!
Читтәрәк торган Нургаязнын якынлашуын күрдеме — бераз суына төште.
— Мәскәүдә дә мине туктатучы юк, сез бик смелый икән, — диде, шаярткан булып.
— Алайса, танышып калыйк, — диде Инсаф та елмаеп.
Теге документларын чыгарды. Болар башкалардан аерылып тора. Махсус номер да, махсус документлар хуҗага шактый «иркенлекләр» бирә. Әмма өч көн буена Аккалада нишләп йөрергә тиеш әле ул?
— Гафу итегез, машинанын эчен дә, багажникны да карап чыгарга кирәк,
— ди Инсаф. — Бездә юл хәрәкәте иминлеге айлыгы бара, теләсә кайсы машинаны тикшерергә безгә хокук бирелгән.
— Үзегезгә артык вәкаләтләр аласыз түгелме? Сез юл хәрәкәте иминлеген кайгыртыгыз, махсус машиналарны тикшереп вакыт әрәм итмәгез. Монын өчен җавап бирерсез.
— Без җавап бирергә өйрәнгән, анысы өчен борчылмагыз.
Машина иясе күреп тора: болардан җинел генә котылырмын димә. Тик ничек тә уртак тел табарга кирәк, «кыйммәтле йөкне» тапсалар, эш харап. Шулай да маркасын төшермәскә тырышып кына:
— Татар тотып карамыйча ышанмый инде, — дигән булды. — Карагыз, актарыгыз...
Инсафны өйрәтеп торасы юк. Ул мина эзләүчедән бер дә ким түгел. Машинаны үтәли күрә сыман. Күнеле белән дә сизә, тик зурдан кубып гаепләрлек нәрсә күренми.
Бала чакта берәр нәрсәне тапмый азаплансалар, «пәри» тап, тап, син тапмасан, мин табам!» дип такмаклыйлар иде, ни хикмәт, шулай дигәч, «яшеренеп яткан» әйбер килеп чыга. Инсаф көлемсерәп шундый кызык хәлләрне дә исенә төшерде. Кулыннан ниндидер көч тарттымы
— машинадагы телевизорны кабызды. Экран яктырды, тик сурәтләр дә чыкмый, тавыш та килми.
— Төзәттерергә һаман вакыт тими, — диде машина иясе.
— Алай икән, — диде Инсаф, килешкән сыман.
Ул каналны күчерүче «+» тамгалы төймәгә басты. Үзгәреш юк. Ике, өч, дүрт, биш... ун тапкыр басты — үзгәреш юк. Унберенче тапкыр баскач, телевизор урыныннан кузгалгандай итте һәм ... эчендәге «байлыгын» чыгарып салды. Төргәкләрдә ялган номерлар, аларнын һәрберсенә караган документлар иде.
Әзмәвердәй егет бармакларын җәеп ике кулын алга сузды. Инсаф күрмәмешкә салышты.
— Бусын ачыклау безнен эш түгел, — диде ул һәм милиция чакыртты. Мәскәү номеры тагылган машинаны тиеше җиргә алып киттеләр...
— Бармакларын күрсәткән булды, бу нине анлата сон? — дип кызыксынды Нургаяз.
— Биш бармак — 500 доллар, диләр. Ун бармак булса, 1000 доллар, янәсе. Үземнен алып караганым юк. Ул наркотик шикелледер инде, бер тәмен татысан, тукталып булмыйдыр. Үзенне юк-бардан саклау җинел эш түгел шул...
Инсафнын сизгерлеген ничек инде күрми калсыннар! ЮХИДИ җитәкчелеге дә, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшүчеләр дә ана кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Бер дә юкка түгел. Мәскәүдән килеп ялган номерлар һәм документлар сатып йөрүче «эшем иясен» эләктергән булып чыкты алар. «Товар җитештерүне» бик кин колач белән замананын бөтен техник казанышларын кулланып оештырганнар, яшерен фабрика ачканнар. Чын белән ялганны аеруы да кыен. «Бик дәрәҗәле номерлар, документлар» әзерләгәннәр. Билгеле, «әзер продукция» складларда ятмаган. Мәскәүнен үзендә дә, төбәкләрдә дә анын «тәмен» белгәннәр.
* * *
Кайберәүләр «чәчләре белән җир себерсә дә», эшләре әлләни алга бармый. Нәрсәдер гел итәкләреннән тарта. Кемнәргәдер җил һаман унай исә кебек. Монын хикмәте бардыр, булмый калмас. Инсаф болай фикер йөртә: кешеләргә начарлык
эшләмәсән, мәрхәмәтле булсан, Ходай да рәхмәтеннән ташламыйдыр. «Ходайнын яраткан бәндәләре» шулай «туадыр». Инсаф юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларнын берсе, бик теләсә дә, гел яхшы гына булып бетә алмый. Кешеләр тормышына күрәләтә куркыныч тудыручыларны ничек инде тоткарламасын, кайберәүләрне судка җиткерергә дә туры килә. Хакыйкатьтән качып изге була алмыйсын. Ничек кенә булмасын, аны «везучий» саныйлар. Менә тагын ана унай җил исеп куйды, хыялында гына йөргән эшләренә керешә ала ул хәзер: академиягә читтән торып укырга керү мөмкинлеге елмайды. Әле күрмичә үк гашыйк иткән Солтания күнелен яулау өчен дә трамплин була бу.
Укырга керү турында майор Солдатов белән монарчы да сөйләшкәннәре бар иде, тагын исенә төшерергә кирәк. Еламаган балага имчәк бирмиләр. Кулай вакытны кулдан ычкындырырга ярамый.
Әмма Солдатов өздереп җавап бирергә ашыкмады.
— Башлык белән сөйләшеп карармын, — диде ул. — Берәү дә аннан уза алмый. Укырга теләүчеләр күп, кемгә юллама бирергә кирәклеген ул хәл итә. Әлбәттә, синен козырьлар көчлерәк, мин дә кулымнан килгәнчә тырышырмын. Укырга бик лаеклы син...
— Иптәш майор, мина быел һичшиксез укырга керергә кирәк, яшь бара бит, аннары укыйсы да килмәс, — дип Инсаф хәлен анлатырга тырышты.
— Дөрес, дөрес, тимерне кызган чагында сугу хәерле. Бүген үк башлык янына керәм. Синен кандидатуранны ике куллап яклармын. Тыныч бул...
«Тыныч бул» дип әйтүе генә җинел ул. Инсаф йокысыз калды. Башында мен төрле уй: академиягә юллама бирү ул сина бүләк-мазар гына түгел. Мин әлегә үземнән югарыраклар әйткәнне үтәп йөрүче. Укып чыксам, үзем әмер бирә башлыйм. Мин аларга, бәлки, йомышчы буларак кадерлерәктер. Югары белемлеләргә артык мохтаҗлык юк. Теләсә кайсы институт, университеттан да киләләр монда. Кызыл дипломлы Нургаяз да килде бит, алардан офицерлар «ясавы да» җинел. «Кара эшләргә» әйбәт кешеләр табуы читенрәк. Читтән торып укучылар бүлеккә «бүләк» түгел, аларны сессиягә җибәрергә кирәк, ә бит эш кимеми. Димәк, башкалар тиешледән артыгын эшләргә мәҗбүр була. Солдатов та, аннан югарыраклар да моны белмиме... Шулай да Инсаф укырга хакы бар дип саный. Берьюлы ике бүләк тапшырып та укырга җибәрмәсәләр, ни була инде ул...
Анын борчылулары Нургаязнын да тынычлыгын алды. Әмма юатырлык сүзләр табылмый. Монда икенен бере — укырга йә керәсен, йә юк. Һәм бу үзеннән генә тормый. Башлык ни дисә, шулай була. Юлламасыз академиягә юл юк.
— Укырга, керсәм, Солтания белән дә курыкмыйча танышырга булыр иде,
— ди Инсаф, хыялга бирелеп. — Простой сержант булып түгел, академиядә укучы сержант булып танышу бөтенләй икенче ул...
— Син күзен белән дә күрмәгән ул Солтанияне онытмадынмыни? — ди Нургаяз, гаҗәпләнеп. — Әле күрсән нишләрсен!..
— Нишләрмен ?! Әйләнәм! Нураниянен әнкәсе аны юкка гына мактамыйдыр. Нурания дә юкка гына мине ымсындырмады. Ышан, әле бер тапкыр күрмәсәм дә, төшләремә керә Солтания. Академиягә эләгүем турында кәгазь алуымнын икенче көнендә үк шул районга китәр идек...
* * *
Бүлек башлыгы кечерәк кенә буйлы полковник. Чын фамилиясе Җантимеров булса да, «Янтимиров» дип кенә әйттерә дә, яздыра да. Журналистларга интервьюлар биргәндә дә алдан кисәтеп куя: минем паспортта шулай язылган, фамилиямне үзгәртеп маташмагыз, янәсе. Анын паспортында татарча кушымта юк, шуна күрә исем-фамилиясе гел урысчага көйләнгән. Ахметьяновлар, Закирьяновлар, Козловлар, Умеровлар, Комаровлар шулай килеп чыккандыр инде. Ярар, «чүлмәк» дип атасалар
да
— барыбер түгелмени, мичкә генә утыртмасыннар. Янтимиров Инсафнын укырга теләвен хуплады.
— Әлбәттә, андый егетләрне укытырга кирәк, — диде ул, ике дә уйлап тормыйча. Аннары майор Солдатовка төбәлеп сорау бирде:
— Үзен ничек карыйсын?
— Каршы төшәрлек сәбәп юк-югын, тик...
— Нәрсә «тик»?
— Инсаф Нуруллинга артык игътибарлы булуда безне гаепләмәсләрме, дим.
Янтимиров чак кына кычкырып көлеп җибәрмәде. Шулай да Солдатовка каты бәрелмәде, көлемсерәп кенә әйтеп куйды:
— Яртылаш балага узмыйлар, — диде ул, урта бармагы белән өстәлгә кага- кага. — Кемдер күпсенә икән, күпсенсен. Кулларыннан эш килмәүчеләр күпсенә дә, көнләшә дә. Инсаф Нуруллинга бүләкләр тапшырдык, мактадык, укырга керергә тели икән, без аны хупларга тиеш. Юлламасын әзерләсеннәр
— кул куярмын. Укысын, белмәссен, аннан күренекле җитәкче дә чыгар... Юлламасын алганчы шушы заданиене үтәсен.
Башлык өстәл тартмасыннан кәгазьләр тартып чыгарды. Берәм-берәм ачып шуларны караштырды.
— Халыктан жалобалар күп керә, — диде ул, борчулы кыяфәттә. — Һәм урынлы жалобалар. Менә шушы машинаны йөртүче берничә тапкыр җәяүлеләр белән конфликтка кергән. Инсаф Нуруллин шуны контрольгә алсын әле.
Солдатов белә: димәк, монда башлыкнын үзенә кагылышлы нидер бар. Нәрсә икәнен ачыклаунын хаҗәте юк. Задание бирелде — аны үтәү
— хезмәткәрләр бурычы. Инсаф Нуруллинга юллама бирү дә шушы конкрет заданиенен үтәлешенә бәйләнгән.
Полковник, әлбәттә, юкка гына бу «эшне» китереп чыгармады. Ул бик оста «планлаштырган». «Контрольгә» эләгәчәк машина кемнеке дисен?! Район суды рәисе малаеныкы. Әле институтта гына укый ди. Үзен «бик иркен» тота икән. Берничә мәртәбә юл фаҗигасе китереп чыгара язган. Аны «җитдирәк итеп» урынына утыртырга кирәк. Үзен генә түгел, әтисен дә... Судларнын ни дәрәҗәдә «бәйсез һәм мөстәкыйль булуын» аңлатырга кирәк аңа. Югыйсә чамасыз кылана башлады. Бер судьяның отставкага китүенә инде берничә ай узды, ә анын урынына яна судья сайлау өчен конкурс игълан итмиләр. Әйтүләренә караганда, ниндидер бер түрә улының судьялыкка имтихан тапшыруын көтәләр икән. Янтимировның улы да шушы урынга өметләнгән иде, стажы да җитәрлек, имтиханнарын да тапшырды, ә менә конкурс игълан итмиләр. Димәк, «мөстәкыйль һәм бәйсез суд рәисе» аңа юл ачарга теләми. Малаеның арт ягына ут төртсәң, әтисенең дә теле ачылыр. Янтимиров янына үзләре йөгереп килерләр. Инсаф Нуруллинга шушы «операция» йөкләнә.
Инсаф студент малайның эзенә бик тиз төште. Борыны кибеп тә бетмәгән килеш шундый машинада йөрсен инде. Юкка гына жалоба язмаганнар, һәм ул үзе кулга килеп керде. Иртән институтка соңга калган. Билгеле инде, мондый чакта күзгә ак-кара күренми. Светофорда кызыл ут януына да карамый чаба бу. Инспектор туктарга сигнал бирә — аңа да исе китми. Инсафка әмер килде: «Ак десятка» кызыл утка туктамады, безнең кисәтүгә дә буйсынмады, тоткарларга!»
Инсаф белән Нургаяз урам чатына килеп җиткәнче үк аңа игътибар иттеләр. Аларны күреп, машина туктарга мәҗбүр булды. Рульдә яшь кенә егет.
— Зинһар җибәрегез инде, институтка соңга калдым, — диде ул, ялварып.
— Мин бит бернинди нарушение ясамадым. Менә документларым да тәртиптә. Тоткарламагыз инде...
— Ә теге урамда инспектор сигналына нигә буйсынмадыгыз?!
— Нинди инспектор?!
— Сезне туктатырга тырышкан инспектор. Кызыл утка туктамыйча китеп
баргансыз бит.
— Машиналарны буташтыргандыр ул. Минем бернинди нарушение ясаганым юк.
— Бөтенесен ачыкламыйча без сезне машинага утырта алмыйбыз. Әллә нинди фаҗигаләр китереп чыгаруыгыз бар. Бирегез ачкычны! Ахырдан үзегез безгә рәхмәт әйтерсез.
Егет кесә телефоныннан шалтыратты. Әтисе сүзне озакка сузмады.
— Урыныңнан кузгалма, — диде ул. — Аларның җитәкчеләре хәзер яныгызга барып җитәр...
Әмма малайны алып китмәделәр. Әтисе теге танышына да, бу танышына да шалтыратып карады, тик җаваплылыкны үз өстенә алучы табылмады. Янтимировның үзенә барырга мәҗбүр булды.
— Ярты сәгать кенә вакытым бар, өлгерсәгез, килегез, — диде бүлек башлыгы. — Аннары безнең киңәшмә башлана.
Ярты сәгатьтә «эшне башкарып чыгу өчен» осталык бик кирәк. Бер генә артык сүзгә дә урын булмаска тиеш. Дөрес, судьялар болай да үлчәп сөйләргә өйрәнгән. Алардан артыгын тартып та ала алмыйсың. Әмма Шакир Шәйдуллин үзен цейтнотка эләккән шахматчыдай хис итте. Ашыгырга кирәк, кабаланып эшне бозып җибәрергә дә ярамый.
Янтимиров сөйләшүгә үзенчә әзерләнде. Студент малайга җәза бирү дә, аны «судан коры чыгару» да катлаулы түгел. Монысына бер сүз җитә. Әле машинаны штраф мәйданына озатмаганнар, рәсми кәгазьләргә кермәгән, Инсаф Нуруллин күрсәтмә көтә. Хикмәт моның белән генә бетми. Төп мәсьәлә — Янтимировның үз малае, аны судья итеп сайлау. Суд рәисенең теле ачылырмы?..
Ике җитәкче дә үзенә ни кирәген белә, алар бәхәсләшеп берни дә хәл итә алмыйлар. Юл бер генә — йомышны әйтеп тормыйча ук аңлашу. Кешегә баш ни өчен бирелгән?! Һәм алар бик гади генә чишелеш тә таптылар.
— Көнгә берничәшәр «Эш» карарга туры килә, — диде суд рәисе. — Баш күтәрергә дә вакыт юк. Бер судьябыз отставкага киткән иде, ашыгыч рәвештә аның урынына конкурс игълан итәбез.
Янтимировның көткән сүзе шушы гына иде. Бары тик бер генә сүз! Димәк, аның малаена судьялыкка юл ачылачак... Ул үзе дә бурычлы калмады. Суд рәисенең студент малаена да «җил-яңгыр» тимәде...
* * *
Майор Солдатов хатлар һәм жалобалар белән эшләүнең хәзерге чорда никадәрле җаваплы булуын аңлата-аңлата Инсафка яңа эшләр тапшырды.
— Бусын аерым исәпкә ал, — диде ул, бер машинаның маркасын һәм номерын әйтә-әйтә. — Вак-төяккә бәйләнмә. «Машина йөртүчеләр миннән дә хәйләкәррәк» дип уйла, шул чагында беркайчан да оттырмассың.
— Әйе, әйе, — диде Инсаф. — Аларның һәркайсы үзенчә фикер йөртә, ә без бөтенесе өчен бер төрле уйлыйбыз. Шуңа күрә инде ул очы-очка ялганмаган эшләр дә килеп чыккалый.
Солдатов «игътибар итәргә» кушкан машина иясе төзелешне механикалаштыру фирмасының хуҗасы икән.
Майор йорт салу өчен җир алуга бәйле эшләрне матур гына очлап чыкты, инде фундамент урынын казытырга, тимер-бетон блоклардан нигез салырга, плитәләр җәеп «ноль» циклын «ябып куярга» кирәк. Бик тә мәшәкатьле һәм зур чыгымнар сорый торган эшләр. «Бераз булышса», фирма җитәкчесе хәлне җиңеләйтә ала. Аның фирмасы үзенеке — нинди эш өчен күпме аласын үзе билгели. Аны тикшереп тә аптыратмыйлар. Чама чамага туры килсә, бик яхшы. Солдатовның кирәкле кәгазьләре дә булыр, шактый арзанга төшереп эше дә эшләнер.
Инсаф белән Нургаязның тапкырлыгы моңа җитәргә тиеш. Машина иясен «йомшак ягын»нан эләктерергә кирәк. Шунысы да мәгълүм: ул бик каты чабарга ярата икән.
Идел буенда йорты бар, иртәнге яктамы-кичме, үкчәсенә басу әлләни кыен булмастыр.
Солдатов Инсафка шуны да искәртергә кирәк тапты:
— Юллама академиягә конкурссыз керергә ярдәм итсә дә, имтиханнарны барыбер тапшырырга кирәк. Ничек әзерләнәсең?
— Көн саен укыштырам инде. Вакыт бик аз кала шул.
— Азрак йокла. Тырышмыйча бернәрсәгә дә ирешеп булмый.
Солдатов белән сөйләшү Инсафта шундый фикер дә тудырды: эш мәсьәләсе хәл ителеп беткәнче Нургаязны үзләрендә тотарга мөмкин. Имтиханга әзерләнергә дә уңайлы булачак. Институт тулай торагында кача-поса яшәп маташмасын.
Шул көнне кичке якта Нургаязның мал-мөлкәтен күчереп тә куйдылар. Барысын да урнаштырып бетергәч, рус теле һәм әдәбияты программасын кабатларга керешкәннәр иде, Нургаязның кесә телефонына «җан иңде».
— Бу мин...
— Таныйм, таныйм, җаным...
— Җаным, җаным, дисең дә...
— Гаеп миндә. Сиңа шалтырата алмадым. Бик тыгыз көн булды бүген.
— Бик катлаулы операция башкардыгызмы әллә?
— Катлаулынын да катлаулысы.
— Шундый ышаныч казандынмени инде?!
— Мин түгел, Инсаф. Мин бүген аларга күчтем. Минем байлыкны әле ташып кына бетердек. Төпләп эшкә урнашканчы анарда торачакмын.
— Бусы да яхшы булган. Хәзер шуны «юасызмы» әллә?
— Кызганычка каршы, юк. Инсаф милиция академиясенә укырга керергә җыена. Идарә юлламасы белән. Бергәләп имтиханнарга әзерләнәбез.
— Менә монысы бигрәк тә яхшы, сезгә унышлар телим. Мине оныттынмы әллә, дип үпкәләргә исәбем бар иде, болай булгач, «гаебенне» кичерәм инде. Монда бер яналык булырга тора, иртәгә шалтырат.
— Нинди яналык?
— Иртәгә әйтермен. Сездә генә түгел, бездә дә яналыклар күп ул... Имтиханга әзерләнү никадәр җаваплы булмасын, егетләрнен зиһене таралып китте. Бик тырышсалар да, программадагы сораулар башка кермәде. Нураниянен «бездә дә яналыклар күп» дип әйтүе шактый ук аптырашта калдырды аларны,
— Солтания турында бер сүз дә әйтмәдеме? — диде Инсаф. — Без бит районга барырга сөйләшкән идек.
— Хәзер кая инде районга бару, имтиханнар борын төбендә, — дип Нургаяз сүзне очламакчы булды. — Имтиханнар тапшыргач, иркенләп барырбыз. Эш беткәч уйнарга ярый.
— Мин дә шулай уйлыйм. Хәзер барып эшне генә бозарбыз...
* * *
Инсафнын әбисе дә, бабасы да олы яшьтә. Кәефләре көнгә кырыкка төрләнә. Әле бер җирләре, әле икенче җирләре авырта, бигрәк тә баш сызлау белән интегәләр. Ярый күршедә генә участок табибәсе Зөлхәбирә яши. «Хәлләрегез ничек?» дип җае булган саен кереп чыга, кинәшләрен бирә, кирәкле даруларын да юнәтә. Зөлхәбирә утызга җитеп килүче кыз. Әтисе белән әнисе юл-транспорт фаҗигасендә икесе берьюлы һәлак булды. Өч бүлмәле фатирда бер ялгызы яши. «Да, кыз да утызда» дип юкка гына хафаланмыйлар, Зөлхәбирә өчен кайгыручы кеше юк-югын, әмма үзе нинди чиккә җитүен бик яхшы белә, күнелендә кимсенү көннән-көн көчәя. Бу турыда
сүз чыкса, «хәзер рәтле ирләр бармыни!» дип кул гына селтәгән була, бәгыре телгәләнсә дә, сер бирми. Мондый кызга бөтен яктан да килгән егет табуы да җинел түгел. Яшьтәшләре инде башлы- күзле, яшьрәкләр белән бәйләнү хәвефле, хатыны куып чыгарганнардан ерак йөрүен яхшырак. Зөлхәбирәнен фатир да бар, хезмәт хакларын да күтәрделәр, рәхәтләнеп яшисе генә. Анын кисеп ташлаган тырнагына да тормаган кызлар табышкан да, кавышкан да, ирләре дә ир төсле, гөрләтеп яшиләр, ә чибәр Зөлхәбирәнен, унган Зөлхәбирәнен, эше дә, фатиры да булган Зөлхәбирәнен иркәләнердәй, таянырдай кешесе юк.
Әби белән бабайны карарга кергәндә ул Инсафка да күз төшергәли. Бер дигән ир-егет. Шулай да нидер җитеп бетми. Бөтен нәрсәсе үз урынында, тик ана Ходай кодрәт бирмәгәнме, ул артык гади күренә. Бар бит инде, эш атлары бар, сабан туе чабышкылары бар, алар күрер күзгә үк бер-берсеннән аерыла, Инсаф шул эш атын хәтерләтә, аны ефәккә төрсән дә, министр итсән дә, «үз тиресеннән» чыга алмаячак. Зөлхәбирәнен зәвыгы башкарак...
Ул, гадәттәгечә, әби белән бабайнын йөрәкләрен тынлап карарга кергән иде, Инсаф белән янәшә утыручы егетне күреп, телсез калды. Спорт киеме анын тәненә шулкадәр килешеп тора ки, борынгы Алыплар нәселеннән, диярсен. Гадәттә бер сүзенә биш җавап табучы Зөлхәбирә нишләрен белмичә ык-мык килде. Ниһаять, үзен кулга алды.
— Кунак егетегез дә бар икән, — диде ул, уңайсыз хәлдән чыгарга тырышып.
— Ул кунак түгел, ә минем сабакташ дустым, — диде Инсаф, — исеме Нургаяз.
— Исеме дә бик матур икән, таныш булыйк. Мин Зөлхәбирә, күрше фатирдан.
Табибәнең егетләр янында озаграк тоткарлануын карт белән карчык та сизенгән иде, бүлмә ишеген ачып, сәлам бирделәр.
— Тавышыңны ишетүгә үк җаннарыбыз рәхәтләнеп китә, — дигән булды әби карчык.
Зөлхәбирә алар бүлмәсенә үткәндә дә борылып Нургаязга карап алды. Су белән мөлдерәмә тулы чиләкне ничек кенә саклап алып барма, чайпала инде ул, чайпала...
Картларны тынычландыра белү — иң көчле дару. Зөлхәбирә бу яктан осталарның остасыдыр.
— Эчем кибеп китте, икенче көн инде олы хаҗәтемне үти алмыйм,
— дип зарланып алды әби карчык
Табибә олы яшьтәгеләрдән мондый сүзләрне еш ишеткәли, күп тапкырлар биргән киңәшләрен тагын кабатлады:
— Кишер, алма уып ашарга кирәк, — диде ул.. — Навага да чыккалагыз, йөрү-хәрәкәтләнү бик файдалы. Даруга ияләшергә тырышмагыз. Икегезнең дә йөрәкләрегез тәртиптә, ашауны гел төрләндереп торырга кирәк. Олы яшьтә бик мөһим бу.
— Ашны төрләндереп тору өчен әзерләргә кирәк, көч җитми шул хәзер, көч җитми, — диде әби. — Инсаф өйләнсә, җиңелрәк булыр иде дә бит, һаман насыйбы туры килми торгандыр...
— Теләге туса, насыйбы табыла, — диде Зөлхәбирә. — Бөтен хикмәт теләктә, бөтен хикмәт йөрәктә...
— Эше дә бик тынгысыз, укырга да керергә йөри, — диде карт. — Кызларга вакыты да калмыйдыр инде. Без артык кысмыйбыз. Тәүфыйгы булса, җайланыр, Алла боерса...
Карт белән карчык табибәгә мең-мең рәхмәтләр укып калды, ниндидер көч тарттымы — чыгышлый Зөлхәбирә тагын егетләр янында тоткарланды.
— Шундый сабакташың булуын да әйтмәдең, — диде ул, Инсафка үпкәләгән сыман. Тегесе турыдан-туры ярып салды:
— Үземнең дә биш ел күргәнем юк иде әле аны, унынчыны тәмамлагач, юллар аерылды да китте, — диде Инсаф. — Ул институтка керде, мин ГАИга урнаштым,
сабантуйларда да очрашырга туры килмәде.
— Сез әллә «Жди меня» аркылы табыштыгызмы? — дип шаяртты Зөлхәбирә.
— Аңа ук барып җитмәдек, — диде Инсаф, көлемсерәп. Зөлхәбирә «күз угын» гына түгел, «тел угын» да Нургаязга юнәлдерде.
— Кунак егет бик тыйнак, ахрысы, сүзгә кушылырга да кыймый, — диде ул, мутлануын яшереп тә тормыйча. — Әллә бик гордыймы?! Институт бетергән вакытта бөтен егетләр дә шундыйрак була. Бөтенесе даһи, бөтенесе матур, бөтенесе таулар күчерергә әзер. Бераздан тузаннары басыла... Тормыш һәркайсының күзен ача... Телем тик тормаганга сез тагын миңа үпкәли күрмәгез...
Нургаязга җавапсыз калырга ярамый иде.
— Мин сездән күземне ала алмыйм, минем әнигә бик охшагансыз,
— диде ул, Зөлхәбирәнең уенын дәвам иттерергә теләгәндәй. — Койган да куйган инде.
Егетләр мондый «дипломатиядән» еш файдалана. Үзеңә ошаган кыз белән сүз башлар өчен дә ярап куя ул. Бик кадерле кешенне генә әниен белән чагыштырырга мөмкин ич. Зөлхәбирәгә монарчы болай дип әйтүче булганмы-юкмы, Нургаязнын сүзләре анын йөрәгенә сары май булып ятты.
— Әле шулай укмыни?! — диде ул, айнын унбишенче кичендәге кебек балкып. — Мин тагын «Бу егет телен йотканмы әллә?» — дип пошаманга төшкән идем, болай булгач, тынычландым, хәзер чыгып китсәм дә ярый. Хушыгыз! Тыныч йокы!
Ишек ачканда Зөлхәбирә янә бер кат егетләргә таба борылып ун кулын изәп алды. «Тыныч йокы!»
Инсаф урыныннан торып ишекне бикләде, монарчы ул Зөлхәбирәнен керүенә артык игътибар да итми иде, керә — әбисе белән бабасынын зарларын тынлый, йөрәк тибешләрен тынлый, тегене-моны эчәргә куша. Инсафка нинди дарулар алып кайтырга икәнен әйтеп калдыра. Табибәне ул «әйбәт күрше» санаудан узмый иде. Бүген Зөлхәбирә хатын-кыз буларак та ачылып китте. Монын сәбәпчесе — Нургаяз иде. Һәм бу Инсафны бик нык борчуга салды. Хәер, ул бәргәләнгәннән ни файда. Нургаяз яшь-җилкенчәк малай түгел. Институтта да ана «күз атучылар да, сүз атучылар да» аз булгандырмы?! Нураниясен биздермәгән бит әле. Зөлхәбирәне дә бик якын җибәрмәс.Үзенен күнелендә булмаса, берәүне дә «аздырып» булмый.
Нургаязнын мона исе дә китмәде. Үзенә кемдер күзен тутырып караган саен эреп китә башласан, дөньяда яшәрлеген дә калмас. Матур кызларга гына түгел, чибәр егетләргә дә тәүфигынны саклау бик авыр ул. Нургаязга да еш кына «каршылык күрсәтергә» туры килә.
Ул Ташлыярдан нефть төбәгенә күчкән театрда диплом спектакле куйды. Килү белән директор бик нык кисәтте:
— Хатын-кызлар белән уйнасан, спектаклен барып чыкмаячак. Дипломсыз калуын да бар. Мин моны юкка гына әйтмим. Чибәр булу бәхет кенә түгел, ә гомерлек сынау да ул. Син инде аларга бик каты да бәрелмә, бик якын да җибәрмә. Шул чагында яхшы да булырсын, эшен дә барыр.
Директорны анларга була. Театрга читтән режиссерлар китереп спектакльләр кую гадәткә кергән инде ул. Яна фикер, янача караш. Гел үз казанында гына кайнап булмый. Кайберәүләр хатын-кызлар белән чуалып директорга өстәмә мәшәкатьләр тудыра, шуларны көйли-көйли җан чыга. Диплом спектакле куярга килгән егетнен дә башын әйләндерергә теләүчеләр табылыр, димәк, баштан ук кисәтеп кую мәслихәт.
Нургаяз сүзне кыска тотты:
— Борчылмагыз, сезне унайсыз хәлдә калдырмам, — диде ул.
— Ышанам, ышанам, — дип кабатлады директор. — Кисәтүем өчен мина үпкәләмә, яхшы укыгансын, диплом эшен дә сүз килерлек булмасын, дип кайгыртам мин.
Ә шулай да Нургаяз бөтенләй көтелмәгәнчә «яна» язды. Урта яшьләрдәге бер артист аны кунакка чакырды. Күпме кыстасалар да, Нургаяз онытылып эчмәде. Хуҗа
үзе бер тотынгач, туктый белми икән. Гадәттә хатыннар ирләрен тыеп калырга тырыша, ә моныкы үзе кыстый-кыстый эчертте. Хуҗаны күтәреп урынга салдылар, чишендереп яткырдылар. Ул шунда ук әллә нинди тавышлар чыгарып гырылдый башлады. Хатын кунакны икенче бүлмәгә чакырды.
— Курыкма, трактор белән тарттырсан да, уянасы юк, — диде ул, егетне тынычландырырга теләгәндәй. — Кая ашыгасын, өендә көтеп тормыйлар ич.
— Сыегыз өчен бик зур рәхмәт, бик зур рәхмәт! — дип Нургаяз ишекне ачты. — Сыегыз өчен бик зур рәхмәт!
Менә шулай «диплом спектакле» башланды. Бик гыйбрәтле сабак булды бу Нургаязга, спектакль сәхнәгә менгәнче «контроль уты» сүнмәде. Чибәр егет каршылыгына очраган ханым да үпкә сакламады. Бу серне гүргә тапшыргандай иттеләр.
* * *
Инсафнын да, Нургаязнын да ишеткәне бар: теләккә килгән чакларында пошыйлар үзләренен нишләгәннәрен белеп тә бетермиләр икән. Зур юллар аркылы да әрле-бирле чыгып йөриләр. Шуна урман юлларында махсус билгеләр бар, алар машина йөртүчеләрне кисәтәләр, артык кумаска, карап кына барырга өндиләр. Тик... «тик» дияргә генә кала. Шушы таләпне санга сукмаучылар бихисап. Иртәгә дөнья бетәсе кебек каядыр ашыгалар, чабалар, үзләренен тормышларын да, башкаларныкын да куркыныч астына куялар. Табигатькә дә зыян китерәләр.
Төзелешне механикалаштыру фирмасы җитәкчесе дә нәкъ менә шушы гөнаһысы өстендә тотылды. Баганадагы билгегә исе дә китмичә урман юлыннан «Мерседес»та оча бу. Инсафнын тукталырга сигнал бирүенә дә игътибар итмәде. Ләкин ерак китә алмады.
Кара күзлеген киеп машинасыннан чыкты да:
— Мин бит махсус рәвештә иртүк кузгалам, юлда кеше юк, беркемгә куркыныч тудырмыйм, сез нәрсәгә бәйләнәсез инде?! — диде эре генә. - Штраф түләтәсегез килсә, рәхим итегез! — дип куен кесәсенә үк тыгыла башлады. — Күпме кирәк?!
Инсаф белән Нургаяз беренче тапкыр гына мондый «һавалы затны» эләктермиләр, боргаланырга урын калдырмадылар.
— Сезгә бүлеккә барырга кирәк булыр, — диде Инсаф. — «Тизлек яратуыгыз» турында гражданнардан жалобалар керде. Димәк, ничек чабуыгызны күрәләр дә, борчылалар да икән. Без аларнын хаклыгын тикшерергә булдык. Нәтиҗәсен үзегез дә күреп торасыз. Монда хикмәт беркетмә төзүдә генә түгел, хат иясенә җавап бирергә кирәк. Бүген үк вакыт табыгыз, бүлеккә барыгыз, хат майор Солдатовта.
Фирма җитәкчесе авызын кыйшайтып елмаерга мәҗбүр булды. Юк, монда «күз кысу», документлар арасына доллар кыстыру белән генә эш барып чыкмаячак.
— Барысын да сез кушканча эшләрбез, — диде ул. — Барысы да закон кушканча булыр. Хат кемдә дидегез әле, ә.... ә... Солдатовта, мин бит юл-транспорт фаҗигасе китереп чыгармадым, бүген үк янына барам. Анлашырбыз...
— Юлда иминлек барыбызга да бер дәрәҗәдә кирәк, — дип Инсаф сүзгә нокта куйды.
Көне буе шәһәр яны юлларында йөреп, арып-талып Инсаф белән Нургаяз өйгә кайтып егылдылар.
— Тәмам эт булдык, койрык кына тагасы калды, — диде Нургаяз, шаярткан булып. — Җинел икмәк түгел бу. Һич тә җинел түгел.
— Җинел булса, акчасы күп булса, синен белән мина тәтемәс тә иде ул, — диде Инсаф. — Безнен әти-әниләр дә хезмәт белән көн күргәннәр, безне дә авырлыклардан курыкмаска өйрәткәннәр. Әтинен «Эшләп кеше үлми» дигән сүзләрне әйтмәгән көне дә булмагандыр. Мин ана үпкәләмим. Без үз көнебезне үзебез күрергә өйрәнгән.
— Безнен башка юлыбыз да юк, — диде Нургаяз. — Ышанырлык, арттан этеп
йөртерлек кешеләребез юк бит.
— Үзен эшләп тапкан тәмлерәк, кадерлерәк була ул. Әтиләре алып биргән машиналарда чабучы малай-шалайлар, курчак кебек кызлардан көнләшмим мин.
— Карале, онытылып киткәнмен, мин бит Нураниягә шалтыратырга тиеш. Ниндидер яналык әйтмәкче иде, — диде Нургаяз.
Бу «яналыкны» Инсаф та көтә иде. Теге шәфкать туташы булып эшләүче Солтания анын башыннан чыкмый. Нурания берәр хәбәр җиткерми микән?
Нургаяз кесә телефонын кулына алып Нурания яшәгән районга «барып җитте». Икесенә дә таныш тавыш ишетелде.
— Кичә биргән вәгъдәнне үтә, — диде Нургаяз.
— Нинди вәгъдә?!
— Кичәге вәгъдәнне бүген оныткач, нәрсә була инде ул, җаным?!
— Әй, артык дулкынланып киттем, ахрысы, тавышынны ишетүгә каушый башлыйм, нинди вәгъдә биргән идем сон әле?
— Алай булгач, үзем үбәм инде, ачуланмыйсынмы? Килештерә дә беләсен инде үзен. Мин дә бурычлы калмыйм.
— Ниндидер яналык булырга тора, дигән иден, нәрсә сон ул?
— Безнен районга командировкага киләбез, дигән идегез, әллә барып чыкмыймы? Әллә Инсаф оныттымы?
— Юк, юк, онытмадым, — дип Инсаф сүзгә кушылды. — Монда бик ашыгыч заданиеләр үтәдек. Академиягә укырга керергә йөрим. Укырга керүемнен икенче көнендә үк сезнен районга китәчәкбез.
— Сонардыгыз шул! — диде Нурания. — Сонардыгыз, егетләр!
— Ничек?!
— Без үзебез калага барабыз. Әни белән Солтания медицина академиясендә белемнәрен күтәрәчәкләр. Ә мине фәнни-практик конференциягә чакыралар.
— Үзегез монда киләсезме?!
— Үзебез шул, үзебез.
— Сезне табып булырмы сон? — дип Инсаф хәлгә ачыклык кертергә тырышты.
— Анысы үзегездән тора инде, Инсаф! Үзегездән тора!
Нургаяз белән Инсафны бөтенләй яна мәшәкатьләр бөтереп алды. Фатирларында да «генераль җыештыру» үткәрергә кирәк. Хатын-кызларны белмәссен, ничек яшәүләрен күреп чыгарга да теләрләр. Килсәләр, егетләрдән өмет өзеп китмәсеннәр. Нураниянен әнкәсе бер карау белән нәтиҗә ясар...
* * *
Майор Солдатов та «үз мәсьәләләрен» чишәргә маташа. Фирма башлыгы аны бик тиз эзләп тапты. Очрашу вакытын билгеләделәр. «Үз эшләрен яхшы белгән» кешеләр бәхәсләшмиләр, бер-берсен алдарга да тырышмыйлар. Аларнын һәр сүзе үлчәү тәлинкәсенә салынган алтын сыман. Тәлинкәләр чайкала башласа, эш катлауланырга мөмкин. Ике як та үзләрендә ни барлыгын, үзләренә ни кирәген белеп эш йөртә.
Фирма башлыгы үзе турында язылганнар белән танышып чыккач та кызып китмәде. Тизлекне арттырунын никадәр хәвефле булуын ЮХИДИ хезмәткәрләреннән ким анламый икән. Пошыйга килеп бәрелгән җитәкчене дә телгә алды. Бу участокта контрольне көчәйтеп дөрес эшләгәнсез, дип тә җибәрде. Солдатов машиналарнын техник хәле турындагы мәгълүматларын да бик оста китереп бәйләде. Төзелешне механикалаштыру фирмасында аларнын ниндиләре генә юк. Әледән-әле шәһәр буйлап йөрергә туры килә. Алар белән бигрәк тә саклык сорала.
Бер мизгелгә икесе дә тынып калды. Елганын бер ярыннан икенчесенә чыгарга кирәк иде. Сүз төзелешләргә күчеп китте.
— Сездә дә андый мәшәкатьләр бардыр, — диде фирма башлыгы. — Хәзер ата
ялкау гына төзелеш белән шөгыльләнми. Кирәге чыкса, булыша алабыз. Сезгә бәяләрне «өстәмәләрсез» генә исәпләрбез. Аерма шактый зур анда...
Алар закон бозуга исәп тотып сөйләшмәделәр, киресенчә, закон бозмыйча — бәяләргә «өстәмәләр» кушмыйча эш алып барырга килештеләр. Бу вариант икесен дә канәгатьләндерә иде. Фирманың тимер-бетон заводы белән дә килешүе бар икән, плитәләр, нигезлек блоклар да эзләп йөрисе булмый. Бу җәйдә күп эшләр эшләнеп калырга мөмкин...
Фирма башлыгы визит карточкасын да биреп калдырды, кирәк чагында «рәхим итегез» дигән ишарә иде бу. «Фәрхетдинов Фәһим Фатыйх улы» дип эре-эре хәрефләр белән язылган иде анда...
Икенче көнне майор Солдатов Инсафны үз бүлмәсенә чакыртты. Егет бераз шүрләп тә куйды. ЮХИДИ хезмәткәрләренең үзләренә дә бәйләнергә генә торалар. «Берәр ярамаган нәрсә килеп чыкмагандыр ич?» — дип Нургаяз белән дә киңәшеп карады. Алай борчылырлык сәбәп тапмадылар.
Эштән соң Инсаф Солдатов янына китте, Нургаяз өй мәшәкатьләре белән мәшгуль булып калды. Эшли-эшли кызып киттеме — идәнне дә юып чыгарырга булды. Чиләккә су салып чүпрәкләрен җайлап кына куйган иде, ишек шакыдылар. Әби белән бабай танып та алды.
— Ул безнең күрше Зөлхәбирә, ачып керт, балам, — диде бабай, идән юарга җыенып йөрүче Нургаязга. Үзебезнең кеше, уңайсызланма, бер эшнең дә ояты юк. Яшьрәк чагы булса, әбиегез сезгә идән юдырып тормас иде дә, картайдык шул, дәрман бетте.
Нургаяз кулларын сөртеп ишекне ачты.
— Әллә кертергә дә теләмисең инде?! — дип төрттерде Зөлхәбирә. — Мине болай көттермиләр иде.
— Мин сезнең шакуыгызны танымыйм шул әле, белештереп бетермәдем, ачулансагыз да, бик каты ачуланмагыз инде, — дип Нургаяз барысын да уенга борды. — Моннан соң аяк тавышыгызны ишетү белән йөгереп килеп ишек ачармын.
Шаяртуны Зөлхәбирә дә куәтләп җибәрде.
— Үз гаебен таный белгән егетләр белән сөйләшүе дә күңелле, — диде ул, күрешергә кулларын сузып. Бусы белән ул Нургаязны кабат сынау алдына куйды.
— Сезнең белән күрешер өчен башта кулларымны юып килим әле, — дип Нургаяз кире киткән булды. — Сез түргә уза торыгыз.
Зөлхәбирә су салынган чиләкне дә, чүпрәкне дә күрмәмешкә салышты. Ул арада Нургаяз ванна бүлмәсеннән чыкты. Зөлхәбирә белән күрешмәкче иде, тегесе бабай белән әби янына кереп киткән иде инде.
— Кулларымны юуым әрәмгә булды, күршем белән күрешеп тә өлгерә алмадым, — диде ул үзалдына, Зөлхәбирә дә ишетерлек итеп.
Табибә әби белән бабайны караштырды да, тагын Нургаяз янына чыкты. Бик серле итеп карап торды да:
— Идән юып бетергәч, миңа кереп чык әле, — диде ул.
— Әле тиз генә бетмәс шул. Мин бит идән юу өлкәсендә өйрәнчек кенә.
— Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, диләр. Курыкма, син дә өйрәнерсең, егеткәй — дип Зөлхәбирә сүзне куертты. — Бетергәч керерсең. Мин көтәргә өйрәнгән.
— Йомышыгызны хәзер үк әйтегез, — диде Нургаяз.
— Монда гына аңлата алмам шул.
— Нинди йомыш икән соң ул?
— Синен өчен, бэли, чепуха гынадыр, минем өчен бик мөһим..
— Шулай да эйтеп карагыз эле.
— Бик яраткан табамнын капкачы кулдан төшеп китте, тоткычы сынды, шуны рэтлэп бирмэссен микэн дим.
Нургаяз белэ ул табанын ни икэнен. Ялтыравыклы чит ил табасы ул. Капкачы утка
чыдамлы пыяладан. Өйлэрендэ дэ шундый таба белэн бик озак маташты. Зөлхэбирэ дэ аны азапламакчы икэн эле.
— Сез ул табагызны монда алып керегез, — диде Нургаяз. — Идэнне юып
чыгару белэн юынып алырмын да табага тотынырмын. Бабайнын инструментлары да бардыр.
Әллэ юри, эллэ чынлап, Зөлхэбирэ:
— Бабайнын инструментлары!!! — дип гаҗэплэнгэн булды. Үзенен күзе Нургаязга текэлгэн.
— Алар гомер иткэн инде, булмый калмас, — дип Нургаяз, хэлне җинелэйтеп җибэрде. — Белэм мин ул табаны, бик катлаулы эш ул, ана эллэ нихэтле корал кирэк.
Зөлхэбирэ егетне кызган табага бастырмакчы иде, барып чыкмады, эчтэн генэ уйлап куйды: «Бу кадэр оста кыланырга, моны кем өйрэтте икэн? Юкка гына режиссерлыкка укып йөрмэгэн...»
Фатирына чыккач, Зөлхэбирэ үзе дэ сизмэстэн көзге каршысына килеп басты. Күрче, бу муллыкны, дигэн шикелле үзенэ-үзе сокланып карап торды, Күлмэгенен өске сэдэфлэрен ычкындырып, хозурланып хыялга бирелде. Юк, килмэгэн җире юк. Телэсэ кайсы ирне иркэлэрлек, шаштырырлык муллык бит. Мул да, килешле дэ. Бу Нургаязнын күзенэ көл сипмэгэннэрдер бит. Керфеге дэ селкенми, ичмасам. Теленэ дэ шайтан төкергэнмени... Зөлхэбирэ егетлэр белэн «уйнарга» ярата. Бэлки, шунын белэн аларны биздерэдер дэ. Әйбэт-эйбэтлэре очраганы бар, эмма «олы максатка» җитэ алмыйлар, аралар суына. Зөлхэбирэ каршында эреп төшэргэ тиешле Нургаяз «уйнарга» да ирек бирми. Читкэ дэ какмый, якын да җибэрми.
* * *
Инсаф майор Солдатов бүлмэсенэ сагаеп кына керсэ дэ, бик тиз үзен- үзе кулга алды. Нэчэлникнен урыныннан торып кул бирүе үк бернинди куркыныч юклыгын сиздерде,
— Әйдэ, утыр, — диде Солдатов. — Мина билгеле булганча, эшлэрегезгэ тел-теш тидерерлек түгел. Имтиханнарга эзерлек ничек бара?
— Көн саен төн урталарына кадэр шөгыльлэнэбез. Нургаяз бик булыша.
— Бусы бик эйбэт. Форсаттан файдаланып кал инде син...
Инсафка:
— Ярар, тырышырбыз, — дип эйтергэ генэ калды. Чыннан да сыбызгы сызгыртып йөреп кенэ эллэ ни ерак китеп булмас. Майор хаклы, мен кат хаклы.
Егет шуны да шэйлэде: Солдатов аларнын хезмэтен хуплый. Югыйсэ үз итеп сөйлэшер идемени...
Фатирга кайтып чишенергэ дэ өлгермэде, ишек төбенэ үк килеп Нургаяз сорашырга тотынды:
— Каты бэрелмэдеме?
— Киресенчэ, бик үз итеп сөйлэште. Икэүлэп балалар бакчаларында, мэктэплэрдэ юл иминлеге тэрбиясе алып барырсыз, ди. Синен режиссер булуынны файдаланмакчылар.
— Бусы куркыныч түгел, үзебезгэ дэ файдалы булыр. Балалар каршына бару өчен даими укырга кирәк, күп укысаң, күп беләсең, — диде Нургаяз, мәсьәләне хәл итеп бетергәндәй. Бу — безгә ышаныч, безнең киләчәк турында кайгырту.
Инсаф бусагадан атлау белән фатирдагы һаваның үзгәрүен тойган иде. Бөтен бүлмәләр ялт иткән.
— Синең мондый осталыкларың да бар икән, — диде ул, Нургаязга рәхмәтен белдергәндәй.
— Үзебез өчен бит, — диде Нургаяз. — Безнең әти дә, әни дә тәртип ярата, безне дә шуңа өйрәттеләр. Моның өчен әлләни талант та кирәкми. Матур хәбәр алып кайттың, моны яхшыга юрыйк без. Килер бер көн— Солдатовка рәхмәт әйтербез әле.
Эш таләп иткән, эшкә өйрәткән кеше яхшы кеше ул. Алар кичке ашка утырмакчылар иде, ишек шакыдылар. Икесе дә танып алды
— Зөлхәбирә бу. «Ачыйкмы?» дигән шикелле Нургаяз Инсафка төбәлде. «Ничек инде ачмыйсың!» дип Инсаф ишеккә таба атлады.
— Син дә кайтып җиттеңмени? — диде Зөлхәбирә, керә-керешкә үк. Кулында таба капкачы. — Нургаяз тоткасын төзәтеп бирмәкче иде.
— Мактап йөрисез, — дип Нургаяз, сүзне озайтырга ирек бирмәде.
— Әйдә, утырыгыз.
— Сезне ничек инде яманлыйсың! — дип Зөлхәбирә дә мутланып алды.
— Мондый егетләрне яманласаң, телең корыр.
— Әйдәгез, түргә узыгыз, — дип Инсаф ныклап кыстарга тотынды.
— Мин режим белән генә ашыйм, артыгы ярамый, фигура бозылмасын дим. Хәзерге егетләргә әле болай да ярап бетеп булмый.
— Әллә сезне яратмаучылар да бармы? — дип утка май өстәде Нургаяз.
— Булмас, күзе сукырлар да сезнең чибәрлекне күрәдер..
Зөлхәбирәне тагын кыстап маташтылар. Әмма ул борчуы өчен гафу үтенә-үтенә таба капкачын сузды.
— Шуның тоткасын рәтләп бирсәгез, үзегезгә мең-мең рәхмәт әйтермен. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр.
Бу уенның нәрсә белән бетәсен көткән кебек Инсаф сүзгә кушылмауны яхшырак күрде.
— Бабайның инструментлары да бар икән, иртәгә әзер булыр, — диде Нургаяз. — Алай бик яраткан табагыз да булгач, тырышмыйча ярамас. Күрше хакы— тәңре хакы.
Ул чыгып киткәч, Инсаф эчен уа-уа көләргә тотынды.
— Авыртмаган башка тимер тарак кына түгел, тимер таба да була икән, — диде ул, күзләрен сөртә-сөртә. — Каян уйлап чыгарган моны?! «Зөлхәбирә-Нургаяз» спектакле туа мәллә? Чит ил әйберләре ремонтлауга исәпләнмәгән ул. Ватыла икән, аларны чыгарып ташлыйлар. Без шул һаман ярлы-фәкыйрь психологиясеннән чыга алмыйбыз. Безнең киемнәр дә, савыт-саба да гомерлек булырга тиеш. «Ярлы кеше яманыр да куаныр» дип тә юкка гына әйтмәгәннәр. Ә син моңа тотка куя аласыңмы соң? Ясап бирсәң дә, рәхәтләнеп көләчәк әле ул синнән...
— Ә мин көләрлек итмим. Өйдә дә эшләп куйдым мин аны. Әни ничек шатланырга белмәде. Бик яхшы таба ул. Ризык анда шулкадәр тәмле пешә, көйми дә.
— Ясый белгәч, ясыйсың инде. Кара аны, бу таба башыңа төшмәсен. Зөлхәбирә бер ияләштерсә, бирер кирәгеңне...
— Кайгырма, дус, шаяру — кешене яклаучы иң көчле корал ул. Хуҗа Насретдиннәр юкка гына тумаган.
— Әйттем исә кайттым, — диде Инсаф. — Әйдә, аш та суынадыр.
Гадәттә кичке аштан соң имтиханнарга әзерләнәләр иде, бүген Нургаяз көн тәртибен үзгәртте.
Бабайнын эш кораллары тартмасында ниләр генә юк икән. Нургаяз кыскыч белән металл кискеч пычкыны алып эшкә кереште. Өйләрендә бер эшләгәнгә күрә, таба капкачы белән әллә ни озак маташмады да. Шөрепне кисеп алгач, яна тотка куюы авыр түгел иде.
— Хәзер дәрескә тотынабыз, — диде Нургаяз. — Бүгенге планны бүген үтәргә тиешбез.
Инсафнын язу ягы йомшак. Бигрәк тә өтерләр куярга оныта. Язганнарынын очына барып чыгу өчен берничә тапкыр укырга кирәк. Нургаяз күптән телдә йөргән бер мәзәкне искә төшерә. «Өйләнергә мөмкин түгел онытырга» дип язып куя.
— Менә шушы сүзләрнен мәгънәләрен анлатып бирә алсан, өтернен нинди көчкә ия булуын да төшенерсен, — ди, астыртын гына елмаеп. — Бу
— классик мисал...
Инсаф монда ниндидер «этлек» яшеренгәнен чамалый, әмма шартлатып кына әйтеп бирә алмый.
— Бүген күпме утырсак та утырырбыз, син монын хикмәтен үзен табарга тиеш. Тапмыйча йокларга да ятмыйсын, — диде Нургаяз. — Сине шулай өйрәтмичә булмый.
Инсаф дустынын яхшылык теләвен белә, шуна күрә, «укытучынын кырыслыгын» балаларча инану белән кабул итә.
— Ярар, йокламасам, йокламам — барыбер серен ачам, — ди ул. — Үзен дә йокламыйсынмы?
— Йокламыйм, билгеле.
— Сине дә, үземне дә азапларга теләмим, таптым мин монын серен,
— ди Инсаф, очардай булып.
— Йә, ничек?
— Менә укы, хөрмәтле Нургаяз! — дип Инсаф язган кәгазен суза. «Өйләнергә, мөмкин түгел онытырга.» «Өйләнергә мөмкин түгел, онытырга!»
— Ничек?! Йокларга рөхсәт итәсенме?!
— Ерып чыктын. Рөхсәт бирмичә дә булмас, — ди Нургаяз көлеп. — Безгә тормышта да вариантлар сайларга туры килер әле. Анда хаталар китмәсен иде. Тәмле йокы!
Шулай да егетләргә тиз генә йоклап китү насыйп булмады. Нургаязнын кесә телефоны аваз салды. Нурания икәне әллә каян сизелеп тора.
— Контроль! — дигән тавыш ишетелде. Шундук көлү тавышы янгырап китте.
— Контроль тынычлана ала, — дип җавап кайтарды Нургаяз. — Икебез дә урында.
— Бик яхшы! Ышанычны аклыйсыз. Азып-тузып йөрмичә вакытында өегезгә кайткансыз. Болай булгач, җитдирәк сөйләшергә дә була.
Нургаяз, безнен эшләр катлауланып китте бит әле. Әни синен турыда сүз чыгарган иде, әти дә безнен белән бармакчы булды. Безне машина белән китермәкче. Сине күрергә тели ул. «Кызымнын нинди егет белән аралашуын үз күзем белән күрмичә тынычлана алмыйм», ди. Ничек килеп чыгар икән бу? Әллә «командировкага киткән» дип анлатыйммы? Әти дә белгәч, үзебезне бик кырыс кысага кертәбез бит...
— Күрергә теләгәч, килсен, аннан качып кала алмыйбыз. Мин үзем моны хәерлегә юрыйм. Күрсен дә, әйтәсе сүзен әйтсен дә. Соныннан үпкәләшеп йөргәнче болай яхшырак, — диде Нургаяз, шик-шөбһәгә урын калдырмыйча. — Кайчан киләсез?
— Ике көннән, чәршәмбедә. Пәнҗешәмбедә фәнни - практик конференция. Нәкъ минем диплом темасы буенча. Җомгада сәгать көндезге икедә Яна мәчетне карарга барабыз.
— Шундый матур хәбәрләрен өчен үбәм үзеңне. Әти-әниенне күрү минем өчен дә күнелле.
— Инсафка сәлам әйт.
— Солтаниянең үзенә анын хакында әйткәнен бармы?
— Юк. Мин Инсафка әйттем, шул җиткән, калганы алар эше.
— Инсаф та сина сәлам әйтә.
Нургаяз телефоннан бик батыр сөйләшсә дә, егетләр пошаманга төште. Нураниянен әтисе килүен алар төрлечә юрап карады. Анын кызы өчен борчылуы анлашыла. Әфган сугышында катнашып, бик авыр хәлләр кичергән. Дөньянын кырыслыгын мул татыган. Ул бер карау белән кемнен кем икәнен таныйдыр. Бу егетләргә дә үз бәясен бирер. Нургаязны кызына лаек тапмаса да, үпкәли алмыйсын әле. Тормыш катлаулы, һәр кешегә ул үзенчә катлаулы. «Өйләнешүчеләрнен фәлән кадәре аерыла» дип сөйләү бер хәл, ул үзенә килеп кагылса, балана килеп кагылса, бөтенләй икенче нәрсә. Бу — фаҗига! «Юл-транспорт һәлакәтеңдә илдә ел саен 30-35 мен кеше үлә» дигән статистик саннар да дөнья җимерелү түгел әле ул. Ә менә
әтиен-әниен, хатынын, ирен, балан, сөйгән ярын бәхетсезлеккә тарыса, бу синен өчен дөнья җимерелү шикелле.
Каян килгән рухи афәт бу?! Без тормышка бик җинел карыйбыз. Аны уенга, күнел ачуларга, кәеф-сафа сөрүләргә, рәхәт күрүләргә кайтарып калдырабыз. Хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләрне «бәрәнге ашау кебек артык гадиләштерү дә» куркыныч хәл. Гаилә нык булмаса, дәүләт нигезсез дә, хәтерсез дә кала. Рәтләп гаилә кора алмаган кешеләрнен дә кайсысы олы бәхеткә ирешкән сон?! Гаиләдә патшалар да, бөекләр дә юк, гаилә аларга да җир кешеләре икәнлекләрен искә төшереп тора.
Егетләр янә бер кат Нураниянен акыл белән эш йөртүен мактап алдылар. Бөтенесе ачык, бөтенесе билгеле. Инсаф белән Нургаязга шунысы да бик җайлы чыкты: җомга көн аларнын ялы. Эш кешесенә монысы да бик мөһим. Егетләр өйгә кайбер нәрсәләр дә алып куярга уйлаштылар. Керсәләр, кунакларны коры чәй белән генә сыйлап җибәреп булмас.
Зур һөҗүмгә әзерләнгән командирлар кебек төне буе сөйләшеп, кинәшеп чыктылар. Тан алдыннан гына йокыга киттеләр.
* * *
Нургаяз эштән кайтышлый мебель кибетенә кереп таба капкачына яраклы тотка сатып алды. Бик матуры туры килде. Моны куйсан, заводнын үзеннән үк шулай чыккан дип уйлаулары да бар. Кайтып чәй эчеп алды да эшкә тотынды. Инсаф имтиханнар расписаниесен ачыкларга академиягә китте, Нургаяз бер ялгызы бирелеп таба капкачы белән булышты. Бик шәп килеп тә чыкты. Хозурланып карап торырлык. Бабай да мактады.
— Карап-карап торам да син дә бик оста күренәсен, — диде карт, Нургаязга төбәлеп. — Алла боерса, бәхетен дә булыр.
— Бабай, сакал-мыегынны тигезләп җибәрсәк, ничек булыр икән? — диде Нургаяз. — Инсаф кайтканчы матурлап куйыйм әле үзенне.
Бабай җавап биреп өлгергәнче ул кайчыларын, пәкеләрен күтәреп кереп тә җитте.
Бабайны тәрәзгә якын утыртты, иннәренә ак җәймә салды. Җайлап кына эшкә дә тотынды.
Инсаф кайту белән бабайдагы үзгәрешне күреп алды.
— Бу да синен эшендер әле, — диде ул, соклануын яшермичә. — Мин белмәгән якларын бик күп икән синен...
— Монын әллә ние юк, без мәктәптә укыганда ук «модный прическаларны» үзебез ясый идек ич. Әллә оныттынмы?!
— Киләсе атнада имтиханнар башлана, — диде Инсаф. — Ерып чыгып булса, ярый инде. Әллә нигә хәвефләнә башладым.
— Гел «5»легә укыганнар да имтиханнардан курка. Нормаль хәл бу. Йөрәгенә йон үсмәгән кеше борчылмыйча калмый.
Ашап-эчкәч, программа буенча узганнарны кабатлауга керештеләр. Инсаф хәзер шактый яхшы йөзә. Академиягә мондый егетне алмасалар, гөнаһ булыр.
Йомшак кына ишек какканнары ишетелде. Зөлхәбирә инде бу, Зөлхәбирә.
Карт белән карчык бер генә зарлану сүзе дә әйтмәде. Гүяки бөтен дөньялары түгәрәкләнгән. Даруларның да кирәге калмаган. Уен-көлке дә кешене үзгәртә шул. Гел тешеңне кысып, иреннәреңне кысып яшәсәң, бернинди йөрәк тә түзмәс.
Зөлхәбирә әби белән бабайның йөрәген тыңлап карады, тегене-моны сораштырды, «әйбәт, әйбәт»дип тегеләрне тынычландырды. Егетләр янына чыккач, күзләрен уйнатып:
— Кая күчтәнәчегез?! — дигән булды.
— Бернинди күчтәнәч тә әзерләп өлгермәдек әле, — диде Нургаяз, көлемсерәп. — Ачуланма инде.
— Кичәге сүзеңне оныттың мәллә? Таба капкачын ясап куям дип үз телең белән
әйттең ләбаса.
— Шул да булдымы күчтәнәч?!
— Минем өчен ул бик зур күчтәнәч. Бик яраткан табам бит ул минем. Кыйммәтле дә.
— Алайса, рәхим итегез! — дип Нургаяз таба капкачын сузды.
Зөлхәбирә күрде дә шаккатып калды. Каян тапкан шундый матур тотканы. Бөтен ягын туры китергән, заводныкыннан бер дә ким түгел.
— Нигә алмыйсыз, ошатмадыгыз мәллә? — диде Нургаяз, хәйләкәр елмаеп. — Капкачы ошамаса, табасын да безгә кертегез.
— Кулың гына түгел, акылың да алтын икән, егет! Бу табада пешкән ризыкны авыз итәргә теләсәң, үзең керерсең. Телеңне йотардай итеп пешереп куярмын.
— Нишлибез, Инсаф? — дип белешкән булды Нургаяз.
— Болай чакырып торгач, карышып маташмабыз инде, — диде тегесе.
— Әби дә сине мактый, мин дә мактый башласам, башың әйләнмәсме соң, Нургаяз?! — диде Зөлхәбирә, таба капкачын алып. — Чыннан да мактарлык икәнсең шул. Рәхмәт! Ярар, комачаулап тормыйм, укуыгызны дәвам итегез.
* * *
Зөлхәбирә фатирына чыгу белән үксеп-үксеп еларга тотынды. Нургаязга үлеп гашыйк булуына, үртәлде ул. Хатын-кызның үзеннән җиде-сигез яшькә кечерәк егеткә тагылырга маташуы бу нәрсә инде, йә?! Ир-ат күрергә тилмергән, ир-ат назына сусаган хатын-кыз гына шулай башын җуя ала. Димәк, Зөлхәбирә дә шундый хәлгә килеп җиткән. Шушы буе-сыны, төсе-кыяфәте белән ул әллә кемнәрнең башын әйләндерерлек ләбаса. Юк, кирәк бит, өстендәге күлмәгеннән башка бернәрсәсе булмаган егетне күрү белән үк сихерлән инде... Сихерли белә шул, чукынчык. Мондый егеткә гашыйк булмасаң, дөньяга тумавың хәерлерәк. Берәр хәйлә табып, Нургаяз үзе Зөлхәбирә янына керсә, егетлек гайрәтен күрсәтергә теләсә дә, буйсыначак Зөлхәбирә. Буйсыначак кына түгел, үзе үк шуңа ишарә ясаячак. Ә Нургаяз керми. Таба капкачын төзәтергә дә кермәде, димәк, җай эзләми, берәү булса, атылып кереп җитәр иде, табасын төзәтәме- юкмы, әмма Зөлхәбирәнең куенына кермичә чыкмас иде.
Нургаязны «кулга ияләштерергә» Зөлхәбирә тагын бер сәбәп тапты. Өйдә электр сүнеп торган арада аның йокы бүлмәсендәге электрон сәгате көйсезләнеп калды. Нургаязны чакыру өчен моннан да җайлырак сәбәп табылмас та. Инсаф өйдә юк чакта чакырырга кирәк үзен...
Зөлхәбирә күзен сөртеп алды да өстәл тартмасыннан альбомын тартып чыгарды. Егерме ике яшьтәге рәсемен эзләп тапты да бик озаклап текәлеп карап торды. Аннан сон җиде ел үткән. Бүгенге Зөлхәбирә белән аермасы бармы? Бар шул. Картаймыйм дип үз-үзеңне алдасаң да, аерма бар шул, аерма зур. Нургаязга хәзер егерме ике яшь, ул да бит күрә аерманы. Нишләп ул синең белән бәйләнсен ди.
Зөлхәбирә үзен ачуланып ата, шунда ук аклап та куя. Тик нишләмәсен, бәгырьләре телгәләнүен туктата алмый.
* * *
* * *
Чыгышларны язып барырга рөхсәт иткәнлектән, Нурания фәнни- практик конференциягә диктофон да алып килде. Монда яшерен сүз юк. Судьялар, прокурорлар, адвокатлар, галимнәр суд реформасын ахырына җиткерү турында кайгыртып сөйлиләр. Суд процессында гаепләүче һәм яклаучы якларның тигез хокуклылыгын, аларның үзара ярышын тәэмин итү демократия үсешенә көчле
Инсаф белән Нургаязның һәр минуты исәптә. Эштә дә нинди генә киеренке хәлләр тумый. Кемдер тизлекне арттырып чаба, кемдер салган килеш руль артына утырган, кемнеңдер таныклыгы да юк — менә шулар юлда фажига китереп чыгаралар да. Барысын күреп тә бетерә алмыйсың. Җәяүлеләр дә бик саксыз. Әлегә юл иминлеге турында кайгырту канга сеңмәгән, «ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми». Машина йөртүчеләрнең кайда ничек юл йөрү кагыйдәләрен бозуын теркәп бару да әлегә бик зур үзгәрешләр бирми. Шулай да файдасы булмый калмас кебек. Алдыңны-артыңы карап йөрмәсәң, ул билгеле чиккә бик тиз җитә, шулай машина йөртү хокукыңнан да мәхрүм калырга мөмкин. Компьютердагы мәгълүматлар архивтагы кебек саклана, бу инде руль артына утыручыларны азмы-күпме йөгәнләргә тиеш. «Гөнаһ дәфтәренең» тизрәк тулуын кем теләсен икән?
Ә шулай да юлларда хәвеф кимеми. Башка сыймаслык хәлләр килеп туа. Менә бүген дә шәһәр уртасында чак кына бик зур фаҗига килеп чыкмады. Инсаф белән Нургаязның котырган үгез сыман чапкан бер машинага күзләре төште. Эчендә кеше дә күренми. Кемдер кабызып үзе төшеп калган төсле. Аны кичекмичә туктатырга кирәк! Тик ничек?! Нинди әмәл табарга?! Могҗиза булган кебек машина Инсаф әмеренә буйсынды һәм юл кырыена килеп туктады. Ишеген ачып карасалар, руль артында бер малай!
Моңа кем гаепле? Гаеплеләр күп. Кайберәүләр бармак кадәрле балаларын да руль артына утырткан булалар, өйрәтә торалар, янәсе. Тегеләре батыраеп китә, машинаны әтиләреннән башка да гараждан алып чыгалар, «кызык эзлиләр». Күпмегә төшә мондый «кызыклар»! җибәргән бер чыгыш булды. Хәрби суд рәисе урынбасары, юридик фәннәр кандидаты шундый мисал китерде, Нургаяз сүзләрен кабатлады. Ул җинаять ясаган генерал һәм аны судка биргән солдат турында иде. Судта аларнын тигез хокуклыгын ничек тәэмин итәргә? Гомумән, мөмкин хәлме бу?! Нураниянен әтисе дә шундыйрак эш белән чиләнә. Ул әфганчылар, кайнар нокталарда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, чернобыльчеләрнен район оешмасын җитәкли. Почетлы кеше нинди каршылыкларга гына юлыкмый. Җитәкчеләр белән бәрелешмәгән көне дә юк. Әфган сугышында бер аягын калдырып кайткан иптәше ит комбинатында эшли, йорт сала башлаганда ана фатир вәгъдә иттеләр. Исемлектә ин башта ул иде. Йорт өлгергәч, сатып алырга кушалар. Имеш, алар турында дәүләт кайгырта, өстенлекләр барысы да федераль казнадан түләнә. Ә ит комбинаты муниципаль милек. Ул җирле үзидарә органына буйсына. Нураниянен әтисе тоткан җиреннән өзә торган гаярь зат булса да, юк-бар белән башны әйләндереп йөрүчеләрне җинә алмый. Эш судка барып җитте. Суд буласы көнне билгелиләр — ит комбинаты директоры бик ашыгыч рәвештә каядыр киткән, суд утырышын кичектерәләр. Икенче тапкыр суд буласы көнне ул авыруга сабышкан, кәгазен ярдәмчесе аркылы җибәргән, суд утырышы тагын өзелә. Әллә ничә ай буена шундый ыгы-зыгы бара. Ә район муниципаль берәмлеге башлыгы «суд эшчәнлегенә тыкшынмыйм, судларнын бәйсезлегенә, мөстәкыйльлегенә каршы бара алмыйм» дип кул гына селти. Мәскәүгә язарга кинәш бирә. Ул шуны яхшы белә: кәгазьләр йөргән арада комбинат төзегән йорт бүленеп тә бетәчәк.
Ит комбинаты директоры һәм әфган сугышында аягын калдырып кайткан дәгъвачынын тигез хокуклыгын судта ничек тәэмин итәргә икән?! Мал иясе хәтта суд
этәргеч ясар иде. Бу бердәм фикер. Әмма моңа ничек ирешергә соң? «Демократия» дигән сүз белән нинди генә алу-сатулар юк. Бу конференция дә чираттагы шаукым гына булмасмы?! Хәер, алга киткән илләрдә судта якларның тигез хокуклыгын тәэмин итү мәҗбүри шарт санала икән, бездә ул яңарак кына телгә керде. Нурания сөйләгәннәрнең күбесен аңлап та бетермәде. Диктофонга языла, кабат-кабат тыңларга булыр, аңлап җиткермәгәннәрен диплом җитәкчесеннән дә сорашырга мөмкин. Шулай да Нуранияне сискәндереп
утырышына килмәскә дә хәйлә таба. Ә милиция белән алып килә алмыйсын, гражданлык эшләрендә бу каралмаган...
Судьяларны, прокурорларны, адвокатларны, галимнәрне, үзенен фәнни җитәкчесен бик бирелеп тынласа да, Нурания тормыш тудырган сорауларга җавап таба алмады. Сораулар артты гына. Алай гына да түгел, бик куркыныч хәвеф янавын да сизенде ул.
Конференция ябылу белән фәнни җитәкчесе аны эзләп тапты.
— Кая ашыгасын? — диде ул. — Әле бит очрашунын беренче бүлеге генә бетте. Анын ин кызыклысы башлана гына... Монда җинелчә генә тамак ялгап алгач, пароход белән сәяхәткә китәбез. Тукталыш минем дача янында гына булачак. Анда да кереп чыгарбыз...
Нураниягә Ходай тел ачкычы бирдеме — кыстатып та тормаслык итеп җавап кайтарды:
— Мине әти көтеп тора. Ул төгәллекне ярата, әфганчылар бик кызу халык. Чакыруыгыз өчен рәхмәт.
Фәнни җитәкче күз алдында кара янып чыкты. Атна буе корган планы мизгел эчендә җимерелде дә төште. Сакал-мыек үстереп йөрүче бу кырык яшьлек доцент — астыртын карчыгаларнын берсе. Ел саен бер кызнын диплом җитәкчесе була. Консультацияләрне күбрәк дачасында үткәрә. Кызны үзенеке итәр өчен нинди генә җәтмә кормый. Нурания анын карталарын бутады. Өметләнеп йөрмәслек итеп әйтте ул. Әтисенен әфганчы булуын, аларнын кызу халык булуын басым ясап, авыз тутырып әйтте. Андыйларнын кызлары яныннан да ерак йөрергә кирәк. Диплом җитәкчесе булсан да, бик азынма. Нурания яхшы укый, үзе дә бик өркеп тормаячак. Андыйлар белән бәйләнсән, итәгенә ут кабуы да бар. Шулай да галим дәрәҗәсен төшермәслек итеп кенә хәлне рәтләп җибәрде:
— Әти кешене көттереп торырга ярамый, — диде ул. — Мондый сәяхәтләр сонгысы булмас әле. Ин мөһиме: дипломына юнәлеш бирерлек материаллар күп булды конференциядә.
— Чакыруыгыз өчен рәхмәт! — дип Нурания җитәкчесе белән саубуллашты.
Саубуллашуын саубуллашты, әмма арттан ияреп килмиме дигән шикелле әллә ничә тапкыр як-ягына караштырды. Ниндидер кара көч аны эзәрлекли сыман. Суд процессында якларнын тигез хокуклыгы турында сүз куертучы кеше бит үзе. Судта гына түгел, тормышта да кешеләрнен тигез хокуклыгын тәэмин итү бик авыр шул. Үзен каршы тора алсан торасын, йомшаклыгынны сизсәләр, изәләр... Нурания шуна гаҗәпләнде: әтисенен әфганчы булуын ничек әйтә алды сон ул?! Нәркемдә үз-үзенне саклау инстинкты бар. Кемдә ничек — бусы икенче нәрсә. Конференциядә ишеткәннәрне, һичшиксез, дипломында файдаланачак, җитәкчесен кисәтү дә бик табигый килеп чыкты, әфганчы кызы белән «алдым-бирдем» уйнарга исәп тотмасын...
* * *
Инсаф белән Нургаяз Яна мәчет янында очрашуга бик җентекләп әзерләнделәр. Өйне әйбәтләп җыештырдылар. Кирәге чыкса, бик тиз генә табын җәярлек итеп тә калдырдылар. Әби белән бабайнын да фатихасын алдылар. Машина ягын да уйлаштылар. Җәй көне өскә әлләни киясе юк, ак күлмәк тә ак чалбар. Аякта җинелчә туфлиләр. Хәзер бөтен урам бертөрле киенә сыман.
Яна мәчет янына алар бер яктан, Нуранияләр икенче яктан килеп чыкты. Гүяки минутына кадәр исәпләгәннәр. Монда төп фигура Нурания иде, ул барысын да бер-берсе белән таныштырып чыкты. Читтән карап торсалар, алар беренче тапкыр очрашкандыр дип уйламаслар да иде.
Мәчеттән чыккач, алдагы маршрутны Нургаяз билгеләде.
— Хәзер анда-монда йөреп тәэсирләрне тоныкландырмыйк әле, — диде ул. —
Безгә кереп чәй эчеп алыйк. Чәй янында сүз дә тәмле була. Берберебез белән якыннанрак танышырбыз да.
Барысы да Нураниягә төбәлде: җавапны ул бирергә тиеш. Нургаяз чакыра, Нурания ничек әйтсә, шулай булачак та.
— Әти, әни, сез ничек уйлыйсыз? — диде Нурания.
— Көн дә бик эссе, чәй эчеп чыксак, яхшы булыр, — ди әтисе. — Син инде белмәгән җиргә алып бармыйсындыр?
— Әлегә кадәр кереп караганым юк, әмма бу егетләргә ышанырга була, — дип елмайды Нурания.
— Сезне әби белән бабай да көтә, — диде Инсаф, бөтен сорауларга берьюлы җавап биргәндәй.
Барырга булдылар. Кибеткә кереп тәм-томнар алдылар.
Кунаклар әби белән бабайга бүләкләрен, күчтәнәчләрен тапшырып, хәл-әхвәл белешкән арада Нургаяз белән Инсаф табын әзерләп то куйды. Нурания белән Солтания булышмакчылар иде, аларга эш калмаган да булып чыкты.
Хуҗалар белән кунакларны бәйләп торучы — Нурания. Шуна күрә Нургаяз белән Инсаф «җитәкчелекне» ана тапшырдылар.
— Шулай әйбәтрәк булыр, — дип, Нурания үзе дә килеште.
Егетләр шампан турында сүз катканнар иде, Нурания шундук кире какты.
— Әти рульдә, эчми дә эчми инде, анын каршында авыз күтәреп шампан чөмереп утырмабыз. Без чәй эчеп чыгарга кердек бит. Мәчеттән кайтуыбызны да онытмыйк, — диде ул.
Утырыштылар. Эчәселәре дә, ашыйсылары да килгән — артык кыстатып тормадылар. Алга куйганнын күбесеннән авыз иттеләр. Нураниянен әтисе егетләрне мактап та алды:
— Ризыкларыгыз шулкадәр тәмле, сезгә фәрештәләр булышкандыр инде,
— диде ул. — Алар сезне киләчәктә дә саклап йөрсен.
Аны Нурания күтәреп алды.
— Сез калага килмәсәгез, Нургаяз белән Инсафнын мондый осталыкларын белмәгән дә булыр идем әле, — диде кыз..
Каюмнур читләтеп тә, турыдан-туры да үзен кымырҗытып торган сорауларга җавап эзләде.
Мәдәният һәм сәнгать институтын кызыл диплом белән тәмамлаган Нургаязнын ЮХИДИгә килергә җыенуын да хуплады.
— Бу ышанычлы, — диде ул. — Тотрыклылык ил өчен дә бик кыйммәт, аерым кешеләр өчен дә бик мөһим. «Иртәгә нәрсә булыр икән?» дип яшәү бик авыр ул. Тотрыклылык булса, кеше авыр хәлдән чыгу әмәлен дә таба. Тотрыклылык булмаса, ышаныч бетсә, нишләргә дә белмисен. Андый чакта «иртән корган планын кичкә ярамый». Саклык банкларында кешеләрнен акчалары янгач, дәүләткә дә, хөкүмәткә дә ышаныч калмаган иде, аны кире кайтарулары бик авыр шул. Сез андый афәтләрне күрмәсәгез иде... Әйбәт кенә эшләргә язсын, Нургаяз. Бездән теләк шул сина. Калганын үзен карарсын.
Әфган сугышында янган танкта һөҗүмгә барган, сират күперен кичеп исән калган кешенен телендәге «тотрыклылык» сүзе аерым мәгънәгә ия, аны колагын белән генә түгел, йөрәген белән дә ишетергә кирәк.
— Әтиебез тормышнын да, кешеләрнен дә тотрыклы, ышанычлы булуын ярата, бу турыда сәгатьләр буе да сөйләргә риза ул, — дип, хатыны да читләтеп кенә егетләрнен колагына киртләп куйды. — Дөньяда бер тапкыр гына яшибез, гомеренне юкка исраф итсән, кире кайтарып булмый. Алга ышаныч белән яшәү генә кешене канатландыра, көчле итә.
Яшьләр аларны бүлмичә генә тынлап утыралар иде, көтмәгәндә Инсаф барысын да гаҗәпләндерерлек сүз әйтте:
— Гөлбаһар апа, Каюмнур абый, — диде ул, тәмам чишелеп китеп.
— Мин Нураниягә «үзен шикеллерәк бер кыз табып бир әле», дигән идем. Ул «сенлем юк шул, булса таныштырыр идем» диде. Ә Солтания кемегез сон сезнен?
— Әллә бик ошадымы? — диде, Гөлбаһар елмаеп. — Солтания дә үзебезнен кызыбыз кебек. Ул минем белән бергә эшли. Икәүләп менә медицина академиясендә белемнәребезне күтәрергә килдек.
— Ошады гына түгел, «пленга алды», — диде Инсаф, шаярткан булып. Солтаниянен йөзе алсуланып китте. Инсафнын кызыксынуы күнеленә хуш килде анын. Кайсы кызнын игътибардан читтә каласы килсен. Ике егетнен икесе дә Нураниядән күзен алалмаса, Солтаниянен хәтере дә калыр иде. Инсаф нәрсә уйлап әйткәндер, анысы анын эше, әмма ул чын джентельмен икән. Табынга да яна рух өрде кебек.
Алар бер-берсенен авызына керердәй булып сөйләшкәндә генә ишек шакыдылар. Егетләр өчен яналык түгел инде бу. Зөлхәбирәнен керәсен көтеп торган сыман Инсаф ишекне ачарга китте.
— Күршедер ул, — дип анлатып куйды Нургаяз. — Участок табибәсе. Әби белән бабайны бик карый.
Зөлхәбирә кунакларнын керүен күреп калгандыр, мөгаен, үзен бик иркен тотып кына түргә узды. Кулында таба. Өеп-өеп коймак тутырган.
— Кунаклар да бар икән, әйтәм, коймагым бик унды. Насыйп ризык тешне сындырып керә, диләр. Кая куйыйк сон моны? — диде ул.
Нурания бик тиз җаен тапты, коймакларны тәлинкәләргә таратып чыкты. Анын үзен шулай хуҗаларча тотуы Зөлхәбирәнен йөрәгенә ут төрткәндәй итте. Нурания ана үзе белән рәттән урын да күрсәтте. Бу фатирда күпме йөреп тә Зөлхәбирә үзен болай иркен тотмый, ә бу кызыйны кара... Кайсысыныкы икән бу? Нургаязныкымы, Инсафныкымы?
Күршесенең януларын сизгән шикелле Инсаф аны кунаклары белән таныштырырга кирәк тапты.
— Гөлбаһар апа белән Каюмнур абый, аларнын кызы Нурания, ә бусы Солтания, Гөлбаһар апа белән бергә район хастаханәсендә эшли, медицина академиясенә белемнәрен күтәрергә килгәннәр, — диде ул, һәркайсына кулларын төбәп.
— Коллегалар икәнбез, — диде Зөлхәбирә, — мин участок табибәсе. Күршедә генә яшим. Әби белән бабайга кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Егетләр бик унган булсалар да, кайбер нәрсәләрне әйткәләргә туры килә. Алар да мина булыша. Менә бу табанын капкачын төшереп, тоткасын сындырган идем, Нургаяз заводтан чыккан кебек итеп бирде. Шул табада коймак пешереп сыйларга теләгән идем үзләрен, сезгә дә авыз итәргә язган икән...
Зөлхәбирә ялгызы гына өч бүлмәле фатирда яшәвен әйтергә дә җай тапты. Кызлар анын күнелен ничек борчыса, ул да тегеләрнен тынычлыгын алырга тели.
— Сезнен белән танышу бик күнелле булды, әби белән бабайнын хәлен дә белеп чыгыйм инде, — дип, Зөлхәбирә табын яныннан торды. Өлкәннәр янында да артык тоткарланмады, кунаклар белән саубуллашып өенә чыгып китте.
Фатирына чыккач кына Зөлхәбирә нинди удар алганын анлады. Нургаяз белән Инсаф уйнап-көлеп кенә сөйләшкән булалар, ә Зөлхәбирәгә нинди сабак бирделәр. «Безнен тирәдә буталма» диюләре инде бу. Әй, бик каты анлаттылар. Кысылып йөрмәслек иттеләр.
Кызлар егетләрне күзләргә килгәннәрдер. Алар янында Зөлхәбирә оттыра, оттыра шул. Һәр җимешнен үз вакыты. Вакытында өзеп алмасан, ул төсен җуя башлый.
Китәр алдыннан кунаклар янәдән әби белән бабай янына керделәр, борчулары өчен гафу үтенделәр. Алар чыгып барганда гына әби әйтеп куймасынмы:
— Бу кызлар икесе дә сөйкемле, кайсы безнен киленебез була сон? Без бит картлар, икесенен берсенә Инсафны өйләндерер идек, — диде ул, өлкәннәрчә туры ярып. — Без никахлашу турында кинәшергә килгәнсез дип юраган идек.
Кунаклар ни дияргә белмичә бер-берсенә карашып торганда Нургаяз хәлдән чыгу җаен тапты.
— Берьюлы ике чибәрне күргәч, Инсаф аптырашта калды, — диде ул.
— Кайсын сайларга да белми. Бераз уйларга булды.
Сүзгә бабай кушылды:
— Ике кыз арасында адашып икесеннән дә колак кага күрмәсен тагын,
— диде ул.
Кунакларнын китәргә җыенуын Зөлхәбирә дә сизенгән, ахрысы. Ул да ишеген ачып фатирыннан чыкты.
— Китәсездәмени?! — диде ул, гаҗәпләнгән сыман. — Юлларыгыз ун булсын.
Кулына таба тотып, коймак күтәреп кергән Зөлхәбирә генә түгел иде инде бу. Чәчләрен яшьләрчә мангаена төшергән, гәүдәсенен бөтен хозурлыгын сиздерерлек итеп киенгән, бармакларына зөбәрҗәт кашлы йөзекләр тезгән, алкалар таккан, иненә бик кыйммәтле сумка аскан — дөньянын теләсә кайсы шәһәрендә дә башын күтәреп йөрерлек чибәр. Моны күрми мөмкин түгел.
Каюмнурнын «Волга»сы ишек каршысында гына тора иде, ишекләрен ачып бераз җилләтеп алды. Гөлбаһарнын ике ягыннан барган Нурания белән Солтания егетләргә елмаюларын бүләк иттеләр. Барысы да машинага кереп урнашкач, Каюмнур янә бер кат озатып калучыларны сәламләде.
— Хәерле сәгатьтә, хәерле юлга! — дип кузгалып та киттеләр.
— Кунакларны каршылау да күнелле, озатуы тагын да күнеллерәк, — диде Зөлхәбирә, канәгатьләнүен яшермичә. — Боларнын кайсы кайсыгызныкы сон?
— Берсе дә безнеке түгел әле, — диде Нургаяз.
— Тиккә генә әтиләрен-әниләрен ияртеп килмәгәннәр инде, юкны сөйләмә, — диде Зөлхәбирә. — Ярамаслык кызлар түгел. Нурания дигәне синеке кебек күренә, укыймы, эшлиме?
— Университетта сонгы курска күчте, — диде Нургаяз.
— Кем булырга укый?
— Юристлыкка.
— Бәхетен бар икән, — диде Зөлхәбирә, көлемсерәп.
— Нишләп алай дисез?
— Хатын-кызнын чи наданы да бер дигән юрист анын. Синеке икеләтә право качать итәр инде...
Егетләр сүзнен артык тирәнгә китүен теләмиләр иде, өйгә керергә булдылар.
— Мина да борылмыйча булмый, — диде Зөлхәбирә. — Акча алырга онытканмын. Матур сумка тагыйм дип акчалысын калдырганмын. Минем башымны да бутадыгыз әле, егетләр, бик бутадыгыз!
Өчәүләп өскә менеп киттеләр. Зөлхәбирә алдан бара, Нургаяз белән Инсаф каршында гәүдәсен еландай уйната. Карамыйм дисән дә күзен төшә.
Өченче катка менеп җиткәндә Зөлхәбирә егетләргә борылып:
— Беркөннәре өйдә электр сүнеп торган арада йокы бүлмәсендәге электрон сәгатем буталып калды, шуны рәтләп чыкмассыз микән? — дип сораулы караш ташлады. — Бик яхшы сәгать ул, тавышы чыкмый, әллә каян күренеп тора. Керәсезме?
Инсаф белән бергә булгач, шикләнеп торасы юк, Нургаяз уйлап та тормыйча:
— Ярар, ярар, хәзер үк рәтләп чыгарбыз, — диде.
— Аны берүзен дә рәтли аласын инде, — диде Инсаф.
— Алай да ярый, — диде Зөлхәбирә. — Уянган саен күз төшерәм мин ана. Бер иптәш шикелле ул.
— Инсаф, бергә керәбез! — диде Нургаяз, әмер биргәндәй.
Зөлхәбирәнен фатиры да үзе кебек матур, зәвык белән җиһазланган.
Барысы да заманча. Евроремонт ясаткан. Теләсә кемнен мона көче җитми. Зөлхәбирәгә иркенлек-муллык өмет итмәгән җирдән килде шул. Фәнни җитәкчесенен
хатыны көнләшеп аптыраткач, аспирантурадан участок табибәсе булып киткән иде. Нәм ул отты. Участок табибләренен хезмәт хакларына унар мен сум өстәделәр. Хәзер фән докторлары да алардан көнләшә. Бик күпләр участокта йөрер иде бүген. Акчасы зур булгач, теләүчеләр табыла. Тик мона юл табу өчен «сират күперен» чыгарга кирәк.
Егетләр фатирны да, хуҗаны да мактамыйча кала алмадылар. Матурлыкны күрә беләләр бит алар, күрә беләләр. Нишләп әле күршенен күнелен күрмәскә?! Мактау сүзләрен кемнен ишетәсе килмәсен. Бигрәк тә шундый егетләрдән.
— Ишекләребез бер-берсенә терәлеп торса да, ничек яшәвегезне белмәгәнмен икән, — диде Инсаф. — Безнеке шикелле гади генә фатирны супер ясагансыз. Күршедә шундый үрнәк була торып без бик нык артка калганбыз.
— Алай димәгез, — диде Зөлхәбирә. — Сез миннән дә уздырып җибәрерсез әле. Сезнен барысы да алда.
— Безгә ничек яшәргә икәнен күрсәттегез, — диде Нургаяз. — Тик безгә мона бик ерак әле, бик ерак.
— Генерал булырга хыялланмаган солдат юктыр, — диде Зөлхәбирә, елмая-елмая. — Генерал булгач, безнен кебекләргә сәлам дә бирмәссез. Ә хәзергә әле минем сәгатьне көйләгез.
Нургаяз берничә төймәгә басу белән сәгать секундына кадәр дөрес итеп вакытны күрсәтә башлады.
— Бусы өчен рәхмәт! — диде Зөлхәбирә. — Бәлки, берәр йотым коньяк эчәрбез.
— Башка вакытта, Зөлхәбирә, башка вакытта... Имтиханга әзерләнәбез бит. Академиягә керү турында фәрман чыгу белән үзем сине кунакка чакырам. Бүгенгә ачуланма! Әрләсән дә, бик каты әрләмә, — диде Инсаф кистереп.
Нургаязга Инсаф бөтенләй көтелмәгән яктан ачылды. Унайсыз хәлдән оста чыга белә икән. Зөлхәбирә дә үзен кулга алды, тынычланды.
Егетләр берни булмагандай чыгып киттеләр. Әби белән бабайнын колаклары да, күзләре дә ишектә иде, аларнын кайтуын күргәч, иркенләп тын алдылар.
Инсаф белән Нургаязнын ашыйсы да килгән икән. Кара-каршы утырып затлы ризыкларны урдылар гына. Әби белән бабайны да үз яннарына дәштеләр. Тегеләре дә артык кыстатып тормады, дүртәүләп кенә сөйләшәсе килгән иде аларнын.
— Кунак килер дә китәр, үзебез дә сыйланып калыйк, — диде бабай. — Кай арада шулай әзерләп куйдыгыз, исебез китте.
— Көчле чаклары шул, көчле чаклары, — дип мактады әби. — Кулларыннан эш тә килә. Шундыйларны кызлар да кулдан ычкындырмаска тырыша. Күрден ич, теге ике чибәрнен дә күзләре ут яна.
— Сез аларны югалта күрмәгез, — дип кинәш итте бабай. — Карап торырга кызлар күп тә, бергә гомер итәрдәйләре азрак. Болар сезнен өчен туган, сезнен өчен үскән, сезнен өчен утка-суга керергә әзер. Андыйларнын кадерен дә белергә кирәк. Тормыш алып барулары бик авыр ул. Икен бергә төпкә җигелеп тартсан гына тормыш арбасын алга өстерисен. «Гаиләдә кем баш?» дип ләчтит сатулар буш нәрсә ул. Анда баш та, муен да, аяк та, кул да юк, анда бөтенесе бергә, «бары бергә — югы уртак». Шулай итеп яшәмәсән, тормыш арбасы шыгырдый башлый, йә тәртәсе, йә күчәре сына, йә тәгәрмәче таралып китә...
— Әти-әниләре дә булдыклы, инсафлы күренә, — диде әби, кызлар димләп йөрүче карчыктай. — Ходай кушып, кавышып яши алсагыз, бик шатланыр идек. Бу дөньяда яратканынны табуы да авыр, мәхәббәтне саклавы да жинел түгел. Югалта күрмәгез сез аларны!
— Сезгә ошагач, без бик шат инде, — диде Нургаяз. — Инсафка бәхет эзләп йөрисе дә калмады. Ходай рәхмәте шул буладыр, Инсаф күрергә теләгән кызны берничә айга монда укырга җибәргәннәр. Районга кайтармыйча алып калсагыз да була инде.
— Бирсен Ходай! — дип бабай мөһер суккандай итте. — Инсафка бераз
җинелрәк булыр иде. Эшләргә дә, безне карарга да кирәк бит ана.
— Инсаф балам, без риза, әти-әниен дә шатланыр мона, — диде әби, сонгы сүзне әйткәндәй.
* * *
Икенче якнын да сөйләшер-анлашыр сүзләре күп булып чыкты.
— Бүгенгә кадәр мин сина кызым итеп кенә, балам итеп кенә карый идем, син икенче кеше икәнсен инде, — диде Каюмнур Нураниянен иннәреннән кагып. — Шулай булырга тиеш тә. Әмма сина әле ашыгунын кирәге юк. Нургаяз да, син дә гаилә корырга өлгермәгән... Инсаф белән Солтаниянен хәле башка, яна тормыш корырга аларнын бөтен нәрсәләре көйләнгән, — дип куәтләде ул. — Өч бүлмәле фатирлары бар, эше яхшы, укырга кереп йөри. Бу яшьтә бик сирәк кеше боларга ия. Күпме хезмәт итеп отставкага чыккан офицерлар да йортсыз-җирсез бик аптырыйлар әле.
Кызы буйга җиткән ата кешенен бу якка басым ясавы аңлашыла: кем баласынын муллыкта яшәвен теләмәсен. Хәзер өйләнешүчеләргә: «Гомерегез үтсен сезнен тазалыкта, байлыкта» дип теләк тә телиләр. Зур-зур кешеләр дә мал-мөлкәткә, байлыкка мөкиббән китте. Затлы машиналары, коттеджлары белән мактанучылар күпме... Алар янында берәүнен дә мескен булып каласы килми. Баласынын киләчәген кайгырткан ата-ана кемгә йөз тотасын белә. Инсафнын кешедән артык байлыгы юк, әмма адәм рәтле яшәргә мөмкинлеге җитәрлек. Мондый егетне күздән ычкындырырга ярамый...
Ашын ашаган, яшен яшәгән олылар гына түгел, яшьләр үзләре дә акны карадан аералар. Күпме генә бәхәсләшсән дә, бер нәрсә ачык: мал-мөлкәт мәхәббәтнен дошманы түгел. Солтания дә бик яхшы анлый боларны. Үзен сорап йөрүче егетне кире борып җибәрүе дә фатир мәсьәләсенә барып тоташты ич. Нигә моны яшереп торырга. Юк, Солтания үзенен әти-әнисе йортына кияү алып кайтырга теләми. Гөлбаһар апасы белән белемнәрен күтәрү турында кайгыртулары да тиккәме?! Һич тә тиккә түгел. Күбрәк хезмәт хакы алу өчен кирәкте бу. Гөлбаһар апасы участок табибәсе булып күчәргә җыена, ник дисән, акчасы берничә мәртәбә арта. Солтанияне дә үзе белән алмакчы. Мен сорауга бер җавап, һәм дөрес җавап. Инсафка бәя биреп бетермәсә, Солтания җүләр булыр... Мондый егеткә килергә теләүчеләр табылыр, бер кулдан ычкындырса, Солтаниянен үзенә андый яр табылырмы?!
«Инсаф вакыйгаларны ашыктырмаса ярар иде, — дигән уй үтте Гөлбаһарнын башыннан. — Яшьләрнекен белмәссен. Районга кайтып та торма дип кыстый башласа, бөтен эшне чуалтуы бар...» Шуна күрә кисәтү дә зыян итмәстер.
— Бер күрүдә гашыйк булганнар нинди була? — дип сорасалар, мин
Инсаф белән Солтанияне атар идем, — диде ул, ачыктан-ачык. — Мондый парлар күп түгелдер. Бирсен Ходай, икесенен дә бәхетенә булсын ................................
Солтания каршы төшеп тә, нидер анлатып та маташмады. Гөлбаһар апасынын күзеннән күнелендәгене яшереп буламыни!
— Солтания, үпкәли күрмә, сина шуны әйтәсем килә, — дип дәвам итте Гөлбаһар. — Инсаф өйләнү турында сүз кузгатырга мөмкин. Син каршы да төшмә, укырга килеп кияүгә чыгып калырга ярамаганын да анлат. Безнен белемнәрне күтәрү өчен шактый зур акча тотыла. Димәк, без билгеләнгән программаны үтәргә, имтихан тапшырырга, районга кайтып хисап тотарга да тиешбез. Әгәр син кайтмыйча калсан, барлык чыгымнарны түләтергә дә күп сорамаслар.
— Инсафнын кызып китүе әле өйләнергә тәкъдим ясау түгел. Егетләр бүген — болай, иртәгә тегеләй, — диде Солтания, бу сүзләргә артык исе китмәгәндәй.
— Күз карашыннан бөтенесе дә күренә ич, — диде Нурания, әнисенә кушылып.. — Ул сине Ходайнын бүләге дип уйлыйдыр. Мин дә шул фикердә. Сез бит бөтен яктан пар килгән. Инсафка кичекмәстән өйләнергә
3. «К. У.» № 6
65
кирәк. Әбисе белән бабасын да күрден бит. Алар да сине ошатты. Мондый бәхет Ходайнын яраткан кешеләренә генә елмаядыр. Өйләнешмәсәгез, гомер буе үкенерсез... Тик әни әйткәнне искә алмыйча булмый. Инсаф районга кайтып, үзе сине алып китәр. Шул чагында беркем дә бәйләнә алмас.
Каюмнур да үз сүзен әйтмичә калмады:
— Явыз кешеләр бик күп хәзер, аларга явызлык эшләргә ирек бирергә ярамый, — ди ул, кызларнын икесен дә кисәтеп. — Алдына-артына, як- ягына каранып йөрсән дә бик таман гына бу дөньяда. Кызларга бигрәк тә... Ата кеше буларак әйтәм: егетләр мина ошады...
Дүртәүләп бик күп нәрсә турында кинәштеләр, шулай да Нураниянен әти-әнисеннән дә, Солтаниядән дә яшергән серләре калды. Йөрәгендә монарчы беркайчан да булмаганча шик яралды. Диплом җитәкчесенен аны дачага алып барырга җыенуы җанны өшетте. Аннан сакланып бетеп булырмы? Нургаяз тирәсендә еландай Зөлхәбирәнен бөтерелүе дә бик хәвефле. Үзенне генә түгел, егетенне дә сакларга кирәк икән. Боларга көч җитәрме сон?! Инсаф белән Солтаниянен киләчәге ачык, алар өйләнешер дә, матур итеп яшәрләр дә. Аларны таныштырган Нурания үзе каршылыклар алдында калды. Күнеле сизә: бик кырыс сынаулар көтә аны. Йә, Раббым, көч бир, ташлама син бу гөнаһсыз баланны...
* * *
Майор Солдатов «Инсаф-Нургаяз» дуэтыннан бик канәгать. Үзе теләгәнчә җырлата ул егетләрне. Сыбызгыны да үзе теләгәнчә сызгырттыра. Алар Солдатовка ничек «хезмәт итүләрен» сизмиләрдер дә. Гайре табигый эш белән шөгыльләнмиләр, хезмәтләре буенча нәрсә каралган — шуны гына башкаралар. Артларыннан эз калырлык та итмиләр. Майорнын эше дә көйләнгән, йорты да күтәрелә. Төзелешне механикалаштыру фирмасы башлыгы башлы егет булып чыкты. Эшне майлаган кебек алып бара. Йортнын нигезе бик нык утырды. Озын-озакка сузмыйча стеналарны торгыза башларга да була. Солдатов монысын да җинел генә ерып чыгарлык вариантлар эзли. Кирпеч заводы, төзүчеләр белән бәйле «операция» башкару көн тәртибенә менде. Инсаф белән Нургаязга маршрут билгеләрдәй бер-ике жалоба «көйләп» куярга булыр. Әлләни эзләнергә дә туры килмәде. Халыктан кергән хатларны актарганда таныш фамилиягә юлыкты. Фәрхетдинов Фазыл Фатыйх улы. Бу теге фирма башлыгы Фәһимнен йә абыйсы, йә энесе булырга тиеш. Солдатов анын визит карточкасын алып та тикшереп карады. Туры килә. Бусы автобуслар юнәтеп үз маршрутын булдырган, һәм менә бу автобусларда айлык билеты булган пенсионерларны да бушлай йөртмиләр икән. Шәһәр җитәкчеләре әмер бирделәр, ә боларнын үз туксаны туксан. Шәхси автотобусларны беркем дә мәҗбүр итә алмый, янәсе. Халык сүзе дөрескә чыкса, маршрутны ябарга да мөмкиннәр. Солдатов инде яхшы танышына әверелгән Фәһимгә шалтыратып белешмәкче иде, бу фикереннән кире кайтты. Башта тикшереп карарга кирәк. «Инсаф-Нургаяз» дуэты мондый «операцияләрне» бик оста ерып чыга.
Шул ук көнне Инсафны чакыртып задание дә бирде.
099 маршруты шәһәрнен бер ягыннан икенче читенә кадәр йөри. Халык һәрвакыт күп була.
Егетләр бик-бик аяныч хәлләргә юлыктылар. Автобус тукталыштан шактый ук китеп өлгергән иде, ишекне ачып бер әбине төртеп төшерделәр, карчык аягы таеп чак кына егылмады. Нургаяз анын өзгәләнеп елаганын кесә телефонына яздырып та алды. Билет алырга акчасы булмаган икән, кемдер үзенекен тәкъдим итеп караган, әмма кондуктор анын кулын да кире этеп җибәргән.
— Автобуста да садака җыярга өйрәнеп китмәсеннәр! — дип, кырт кискән.
Егетләр аяныч хәлләр турында Солдатовка җиткерделәр, кесә телефоны белән язып алынган кадрлар да бик отышлы чыккан. Әйе, монда ут уйнатырга «утын»
җитәрлек.
Солдатов фирма башлыгы Фәһим Фәрхетдиновкә шалтыратып, аны да бу эшкә тартырга кирәк тапты. Ул сыналган, анын белән уртак тел табуы кыен түгел.
— Фәһим Фатыйхович, исәнмесез, Фазыл Фатыйхович Фәрхетдинов сезнен кемегез була? — дип башлады сүзен. — Әле менә халыктан кергән хатларны караштырганда шундый кешегә тап булдым.
— Әллә берәр нәрсә китереп чыгарганмы? — диде тегесе. — Минем бертуган энекәшем ул.
— Пенсионерларны бик обижать итә икән.
— Хәзер икәүләп сезнен янга барып җитәбез. Урыныгызда буласызмы?
— Ярты сәгатьләп вакытым бар, аннан ашыгыч эш белән чыгып китәм.
— Без унбиш минуттан да калмыйбыз.
— Алайса, көтеп торам.
Хатлар, жалобалар белән эшләүне Солдатов башта бик вак нәрсәгә санаган иде. Бик четрекле, ризасызлык белдерүчеләр күп. Кемгә генә ярап бетәсен. Уйламаган җирдән нинди «мөмкинлекләр» ачылды. Монда гаеплеләрне үзенә каратуы бик җинел. Законнарны бозудан курыкмаган «зур балыклар» да халык алдында чын йөзләре ачылудан шүрлиләр. Алар өчен Солдатовка йорт салу ни ул?! Чүп кенә. Берсе дә үз акчасын чыгармый. Шуна күрә унайлы вариантларны үзләре тәкъдим итәләр. Хәзер менә кирпеч, измә кирәк булачак, монысы белән дә тоткарлык тудырмаслар...
Эшмәкәрләр төгәл халык. 15 минут дигәндә Фәһим Фәрхетдинов килеп тә җитте. Башта Солдатов янына үзе генә керде.
Бүлмә хуҗасы сүз белән мавыкмады. Хатлар, кесә телефонына теркәлгән гыйбрәтле язмалар белән таныштырды.
— Нишлибез?! — фирма башлыгы Фәһим бер генә сүз әйтте.
— Үзе мондамы? — диде Солдатов.
— Коридорда көтеп тора.
— Әйтегез, керсен.
Фазыл Фәрхетдинов абыйсына каршы утырды. Гөнаһларын үзе дә белми түгел. Анын әмереннән башка гына автобусларда пенсионерларны кыерсытмыйлар. Чамасыз кыландылар бугай шул. Уеннан уймак килеп чыкмагае.
— Бер тотынгач, без контрольне йомшартмаячакбыз, Фәһим Фатыйхович, энегезгә сез дә анлатыгыз, шулкадәр автобус сатып алгач, файдасын да күрерлек булсын.
— Пичшиксез, һичшиксез, — дин кабатлады өлкән Фәрхетдинов. — Кисәтүегез өчен рәхмәт сезгә...
Икенче көнне ул тагын Солдатов янына килде. Энесе белән нинди «тәрбия» эшләре үткәрүен әйткәч, шуны да өстәп куйды:
— Сез йортыгыздагы эшләрне дәвам иттерергә ниятлисездер, мин бер вариант таптым, — диде ул.
— Нинди вариант? — дип кызыксынды Солдатов.
— Без гараж салдырган идек, ике йортлык кирпечебез, плитәләребез артты. Ул инде калдык санала. Анын бәясен дә үзебез куябыз. Сезнен өчен моннан да яхшы вариант була алмас. Бер йортлык материалларны сезнен исемгә рәсмиләштерик.
Майор Солдатов монын ни икәнен бик тиз аңлады билгеле.
— Санап карагыз, риза булыргамы, юкмы икәнен әйтермен, — диде ул. — Анда ватылганнары, кителгәннәре дә бардыр. Бу инде «бу»га (бывшего употребления) керә.
— Әйе, шулай рәсмиләштерәбез. Сезгә бик авырга туры килмәс. Акчасын кассага кертерсез. Кирәкле кәгазьләрне дә алырсыз. Безнең гаражны төзегән осталар стенаны күтәреп тә куяр.
Монда оттыручы булмады. Бөлгенлеккә чыккан завод мөлкәтен сатканда кирпечне шактый арзан бәядән кулга төшергәннәр иде. Фирма ихтыяждарын үтәргә
дә жңтте, байтак кына калды да. Солдатовка арзан бәядән бирсәләр дә, башкалардан, юл-транспорт чыгымнарын да өстәп, артыгы белән каердылар. Фәһим Фәрхетдиновның үз кесәсе дә калынаеп калды. Эшли белгән кешегә хәзер мөмкинлекләр күп. Энесе Фазылга җил- яңгыр тимәде. Иң кыйммәтлесе шул: әллә кемнәр тикшереп караса да, гаеп табарлык түгел.
«Солдат йоклый — хезмәте бара» диюләр чүп кенә ул, майор халыктан кергән хатларны караштыра, шушы шаукымда аның ике катлы коттеджы күтәрелә. Чуртан кушуы беләнме бу, әллә «чурт кушуы» беләнме?!
* * *
Каникуллар Нурания өчен көтелгәннән дә киеренкерәк килеп чыкты. Әнисе укуда булгач, өйдә дә бөтен эш аның өстендә. Бакчада да эш муеннан. Чүп утау да, «ерактагы дуслар бүләге» — колорадо кондызын җыю да бирә кирәкне. Әтисе җәмәгать эшләре белән чаба, ашарга да йокларга гына өйгә кайта. Аңа үпкәләп тә булмый, «интернациональ бурычны үтәргә» дип утларга кергәннәрнең, саулыкларын югалтканнарның кайгысын кайгыртып чаба ул. Ит комбинаты директоры белән тәмам чиләнеп бетте. Кеше хокукларын яклау буенча вәкил булышмаса, Әфганстанда аягын калдырып кайткан иптәшенә фатир тәтеми иде.
Каюмнур кызы Нурания белән дә яну-көюләрен бүлешә. Власть ияләренә бик үпкәле ул. Әфганстаннан яраланып кайткан подполковник бер тиен алмыйча үзенең туган җирендә урындагылар белән даулашып йөрсен инде. Үзе өчен түгел, сугыш кырларыннан гарипләнеп кайтканнарны кайгыртып. Күбесенең рәтле фатиры юк, кемдер даруга аптырый. Үлеп калганнарның гаиләләре дә гозерләре белән Каюмнур янына йөгереп киләләр. Алар турында властьлар кайгыртырга бурычлы югыйсә...
Заманында «Сәнгать сәнгать өчен» дигән уйдырма белән бик күп кенә әдәбият һәм сәнгать осталарын харап иткәннәр. Хәзер менә «Власть власть өчен яши» дип уйлыйлар микән?!. Гади кешегә хакыйкатьне табу өчен мең кат үлеп, мең кат терелергә кирәк. Коррупциягә каршы көрәшү өчен махсус хезмәтләр барлыкка килде. Власть белән халык арасындагы упкын тирәнәймәсен диптер, Иҗтимагый палата төзеделәр. Ярый ла бусы да властьлар тегермәненә су коймаса!
Болар турында Каюмнурның үз кызы белән сөйләшүе тикмәгә түгел, Нурания бер елдан юрист дипломы алачак, ул хаклык өчен көрәшнең бик кыен икәнен аңларга тиеш.
Нурания район судында булырга да тырыша, ачык суд утырышларында да катнаша. «Суд процессында катнашучы якларның тигез хокуклыгы һәм аларның үзара ярышы» дигән диплом темасына материаллар туплый. Фәнни-практик конференциядә катнашучыларның борчылып сөйләве урынлы икән. Бөтен җәмгыятьне кузгаткан мәсьәлә бу. Нурания «Суд статистикасы» дигән кулланма белән танышканда хәйран калырлык мәгълүматларга юлыкты. Судларда дәгъвачыларның гаризаларын кабул итмәү дә, эшне карауны бик нык сузу да очрый икән. Кайбер судьялар чыгарган карарларның шактые югарыда расланмый. Димәк, закон бозылган. Болар әле күзгә күренеп торганнары гына. Судта якларның тигез хокуклыгын тәэмин итү күп нәрсәгә бәйләнгән шул.
Нурания газетаданмы, журналданмы укыган иде, берәүне бер тавык өчен биш елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Моның хакында язып та чыкканнар, киңәшмәләрдә судьяның исемен төрләндергәннәр. Ә гаепләүче белән яклаучыны искә алучы да юк. Алар да гаепле монда. Димәк, яклаучы адвокат гаепләүчегә «тәртәне артык каерырга» ирек биргән, үзенең көчсезлеген күрсәткән.
Диплом темасы Нуранияне бик шүрләтсә дә, йокысыз калдырса да, бер үк вакытта шатландыра да. Ничә ел укып та бу хәтле тирәнгә китеп уйланганы юк иде әле аның. Әтисе сөйләгәннәр дә кеше хокукларын яклауның никадәр четерекле булуын искәртә. Моның да дипломга кагылышы бар.
Нураниянең болай да баш-күз алалмаган чаклары, җитмәсә, Мәскәүдән кайткан
берәү бәйләнде. «Мин өйләнергә кайттым, сине алып китәм», ди. «Газпром»да шактый гына зур урында икән. Ике сүзнең берендә әйткәне шул: фатиры, дачасы, машиналары — барысы да супер, янәсе.
— Миңа бер генә нәрсә җитми; синең кебек чибәр хатын гына.
— Мәскәү хәтле Мәскәүдә ничек үзегезгә тиң яр таба алмадыгыз икән?
— ди Нурания, гаҗәпләнгән сыман.
— Минем туган ягымда үскән кызны бәхетле итәсем килә, — ди егет.
— Ә сез аны бәхетле итә алырсызмы соң?
— Бәхетне кем ничек аңлый бит...
— Ә үзегез ничек күз алдына китерәсез?
— Кеше рәхәтләнеп яшәргә тиеш. Ашыйсы килгәнне ашап, киясе килгәнне киеп, барасы килгән җиренә барып. Акча санамыйча яшәп.
— Без шул моңа өйрәнмәгән, безнең барысы да санаулы, эшләп тапкан акча санаусыз була алмый, — дип Нурания аның авызын томалады.
Шуның белән мәскәүленең юлы киселде.
Нурания телефоннан әнисе, Солтания, Нургаяз белән дә сөйләшкәләп тора. Барысын да шатландырган зур вакыйга булган: Инсафны академиягә укырга алганнар.
* * *
Шифалы яңгырлар явып узгач, игеннәр күз алдында исәеп киткән шикелле академиягә укырга керүе белән Инсаф та кинәт үзгәрде. Гәүдәсе турайды, иңбашлары күтәрелде, күз карашы да, аяк атлаулары да бүтән хәзер. Вакытында югары белем алмыйча калуы өчен кимсенүеннән дә котылды, ахрысы, кыюлана төште. Өйләнүен дә ашыктыра башлады. Ул инде «Солтания артыннан йөрүче» гашыйк кына түгел, ә аның үзен ияртеп җитәкләп барырга ашкынучы ир-егет.
— Мин әти белән әнине чакырам, алар да сине күреп китсеннәр, безгә фатиха бирми калмаслар, — диде ул Солтаниягә кистереп. — Синекеләрне дә дәшик. Булачак кода-кодагыйлар да бер-берсен күрсен, белсен. Шулай яхшырак булыр.
Гөлбаһар элек әйткән сүзләрен кабатларга мәҗбүр булды:
— Инсаф балакай, син безнең хәлгә дә кер, — диде ул. — Безне бит укырга җибәрделәр. Моңа зур акчалар тотыла. Без программаны үзләштереп, имтиханнар тапшырып, таныклык алып кайтырга тиешбез. Шунсыз бездән акчаны түләтәчәкләр. Ул бит безнең бер еллык хезмәт хакы кадәр. Солтания аны каян алсын?! Синең дә артык акчаң котырып ятмыйдыр. Шуңа күрә бик ашыктырма. Без эшли башлагач, районга кайтырсың да Солтаниянең әти-әнисеннән ризалык алырсың. Арттан тавыш чыгарырлык булмасын. Мин дөрес сөйлимме, Солтания?!
— Әлбәттә, дөрес. Моңарчы түзгәнне тагын бераз гына түз инде, Инсаф! — дип Солтания сүзгә нокта куймакчы булды. — Өйләнешү генә түгел, яшисе дә бар бит әле.
— Без болай итик, — диде Инсаф, дипломатларча. — Сез кайтып киткәнче үк гариза биреп куйыйк. Сынау вакыты чыкканчы барысы да көйләнер, аннары Гөлбаһар апа әйткәнчә, барысын да җиренә җиткереп туй ясарбыз.
— Иркегез, — диде Гөлбаһар. — Монысы үз иркегездә... Бик хәйләкәр егет булып чыктың син, Инсаф! «Солтания пленга алды» дип шаярткан булдың да, инде аның үзен әсир итмәкче...
— Сез минем өчен әнием кебек, — диде Инсаф. — Сездән яшерен серем юк. Моңарчы беркемгә дә болай гашыйк булганым юк иде, нишләп әле мин үз бәхетемне үзем кулдан ычкындырыйм?!
— Син Каюмнурның яшьлеген хәтерләтеп куйдың,— диде Гөлбаһар, күзләреннән бәреп чыккан яшь бөртекләрен сөртә-сөртә. — Ул да шулай бөтереп алды. Үзе Әфганстан сугышына китәргә җыена, мине никахлашырга кыстый. Гариза да язып тормадык шикелле, язылыштык та кайттык. Мин кыз килеш калдым, ул
сугышка китте. Бер елдан соң ир белән хатын булып яши башладык. Хәзер боларны сагынып искә төшерәбез. Сезнең дә бу көннәрегез сагынып сөйләрлек булып хәтерегездә калсын.
* * *
Балалар бакчасында Нургаязны сәерсенеп кенә каршы алдылар. Вакытлыча, бирелгән катыргы таныклыкны әйләндереп-әйләндереп карагач кына мөдир бүлмәсенә үткәрделәр. Сагаюлары да юкка түгелдер. Кемнәр генә тикшерергә килми. Янгынга каршы көрәш командасыннан да, санэпидстанциядән дә эзне суытып тормыйлар. Бертуктаусыз тикшерәләр. Кыек куллы кешеләр дә туры килгәли. Хәвефле хәлләр турында көне-төне шаулыйлар, телевизорның кайсы каналына бассаң да, хәвеф тә хәвеф.
— Мин тикшерергә килмәдем, — ди Нургаяз. — Мин бергәләп эшләү турында киңәшергә килдем. Балаларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәтү буенча уеннар оештырып булмасмы дим. Кечкенәдән өйрәнеп үссәләр, файдасы күбрәк булыр иде. Уеннар оештыру өчен ниндирәк шартларыгыз бар икән?..
— Карап торган кечерәк кенә бер залыбыз бар, — диде мөдир. — Хәзер бераз иркенрәк, балалар бакчадагы мәйданда уйныйлар.
Шулардай файдаланып карарбыз, — диде Нургаяз. — Ризалык бирсәгез, мин аның планын-сценариесен әзерләр идем. Аны бергәләп тикшерербез. Болай кулдан килмәслек эш түгел инде бу. Мин режиссерлыкка укыган идем, тамаша ясауны бераз күз алдына китерәм.
Нургаязның соңгы сүзләре мөдирне сагайтып җибәрде.
— Алдан ук кисәтүем өчен гафу итегез, — диде ул. — Сезгә түләргә безнең акчабыз юк. Махсус белемле кешеләр бушка йөрми.
— Борчылмагыз, мин акча алырга исәп тотмыйм да. Бу ЮХИДИ башлангычы.
— Ул чагында уйлап карарга ярый. Сез, бәлки, балалар үзләре йөртерлек машиналар да юнәтерсез.
— Бер тотынсак, акрын-акрын җайга салыныр. Эшләп карамыйча булмый. Димәк, сез риза?
— Ничек инде риза булмыйсың, — диде мөдир. — Бу бит барыбыз өчен дә кирәк. Без дә сөйләштерәбез балаларга юл хәрәкәте иминлеге турында, без сөйләгән бер нәрсә, сез аны кызыклы тамашага әйләндерә алсагыз, бу — бөтенләй башка. Сез үзегезнең оешмадан рәсми кәгазь дә алып килерсез инде, «нигә болай?», «нигә тегеләй?» дип тикшереп йөрүчеләргә күрсәтерлек булсын. Кемгәдер ул уен гына булып тоелырга мөмкин, тик ул дәүләткүләм әһәмиятле эш. Бергәләп тырышсак, файдасы тими калмас.
Нургаязга мөдирнең «дәүләткүләм эш» диюе бик ошады. Аның белән бергәләп эшләве дә күңелле булыр.
Өйләренә кайтканда нинди генә планнар корып бетермәде ул. Иң башта светофор ясарга кирәктер. Уты яна торган. Моны өч кесә фонареннән эшләргә була. Пыялаларын кызыл, сары, яшел төсләргә буяп, матур гына бер тартмага урнаштырсаң, чын светофор килеп чыгар. Кызыл, сары, яшел тасмалар белән дә әллә ниләр ясарга була. Бер тотынгач, үзең дә кызыксынып китәсең ул... Инсаф та төрле кызыклар китереп чыгарырга бик оста.
Үз уйлары, үз планнары белән мавыгып бара иде, көтмәгәндә бер «джип» «бөкедән» чыгып, тротуарга очып менде, Нургаяз ничек читкә тайпылып өлгергәндер! Алдарак баручы әби белештермичә калды, машина аны бәрдереп тә китте. Карчык башы белән тимер рәшәткәгә килеп бәрелде, ә кара тәрәзәле кара «джип» берни булмагандай икенче урам чатында машина юлына чыкты да, су кебек агучы ташкынга кушылды.
Бу фаҗиганең бердәнбер шаһите Нургаяз иде. Әби аңын югалтканмы, әллә шундук җан биргәнме — Нургаязның ачыклап торырга вакыты юк иде, ул «ашыгыч
ярдәм»гә һәм милициягә хәбәр бирде. Ни кызганыч, машинаның номерын күреп калмаган, кара «джип» икәнен генә һәм карчыкны сул ягы белән бәрдерүен белә.
«Ашыгыч ярдәм» дә, милиция дә озак көттермәде. Нургаяз бөтенесен дә бик җентекләп аңлатып бирде.
Тик әби генә аңына килмичә вафат булды.
Шәһәрдә фаҗига урыныннан качкан кара «джипны» тоту операциясе башлана. Контроль-үткәрү пунктларында һәр машинаны җиз иләктән иләгәндәй итәләр. Олы юлларны, урамнарны гына түгел, тыкрыкларны да актаралар. Зур калада кара төстәге «джип»лар күп шул, бу инде салам эскертеннән энә эзләү шикеллерәк. Әмма барыбер табарга кирәк, мондый адәм яңа фаҗигаләр дә китереп чыгарырга мөмкин...
Нургаяз ерак та китмәде, агачлар арасындагы бер машинага игътибар итте. Кара «джип». Моңарчы аның бу тирәдә күренгәне юк иде. Ерактан гына булса да, номерын да ачыклады. Карчыкны бәрдереп киткән машинага бик тә охшаган.
Ул әлегә гади халык киеменнән генә йөри, шулай да «читтән карап торучыдан» узган инде, җинаять ясаучының эзенә төшәргә булышучы нәрсәләргә күзе үткер. Фатирга кереп тә тормыйча телефоннан шалтыратты:
— Агачлар арасында бер кара «джип» тора, шуның белән кызыксыныгыз әле, — диде ул. — Кирәгем чыкса, телефон номерын язып алыгыз. Машинаның сул ягына күз салыгыз.
Кара «джип»ны эзләүчеләр сак кына эш иттеләр. Әйләнә-тирә йортларда яшәүчеләр арасында ыгы-зыгы кубарлык булмасын. Башта берәү машина турысыннан үткән булды, аннары икенчесе әйләнде. Номеры буенча иясен ачыкладылар. Дәүләтов Талип Харис улына теркәлгән. Быел гына кайтарылган, яңа машина, анда энә эзе дә әллә каян күренеп торырга тиеш.
Кояшта кызмасың дип машинаны агачлар арасына куйганнармы?!
Менә кулына чиләк һәм чүпрәк тотып бер ир подъезддан чыкты да туп- туры машинага таба юнәлде. Көзгедәй ялтырап торган «чибәркәйне» юуның нигә кирәге чыкты икән? Шунысы да бик сәер: мондый кыйммәтле машина хуҗалары чиләк, чүпрәк күтәреп йөрми. Аларнын тәртип башка.
Ул чиләген машинанын сул ягына куеп, эшкә керешәм дигәндә генә каршысында өч ир пәйда булды.
— Безне аэропортка илтмәссез микән? — диде аларнын берсе. — Самолетка сонга калабыз.
— Күрәсез бит, машинаны юа да башламаган, кайчан бетерәм әле, диде теге. — Чиләкләп су ташыгач, озакка китә ул. Сез мина ышанып тормагыз.
— Теләсә кайда машина юу тыелганын белмисез мәллә?! Табигатькә зыян китерәсез ич!
— Мина акыл сатарга сез кем әле?! Мин үзем табигатьне саклаучыларнын башлыгы. Менә мондый кенәгәне күргәнегез бармы?!
— Кая, нинди кенәгә ул? Ә...ә... Табигатьне саклау фондынын башкаручы директоры. Дәүләтов Талип Харис улы. Беләсегез килсә, безнен дә кызыл кенәгәбез бар! Сезгә безнен әмерне тынларга туры килер, машинаны юмыйсыз, без аны тикшерүгә алып китәбез.
— Анын нәрсәсен тикшерәсез?! Машина да, анын иясе дә күз алдыгызда. Күпме кирәк, тикшерегез! Яшерерлек бернәрсәбез дә юк!
— Бу сезнен үзегез өчен кирәк.. Бездә шик туды, урынга барып ачыкламыйча булмый.
— Бәлки, сез машинаны да, мине дә урларга җыенасыздыр, хәзер кызыл кенәгәлеләр арасында кемнәр генә очрамый.
— Шуна күрә тикшерәбез дә. Димәк, сезнен кызыл кенәгәгә дә ышанырга ярамый. Бирегез машина ачкычын. Бездән курыксагыз, милициягә шалтыратыгыз. Машинанын номерын, маркасын әйтегез. Мине тикшерергә алып китмәкчеләр, диегез.
— Башбаштаклыгыгыз өчен жавап бирәсегезне белеп торыгыз! — диде Дәүләтов, тавышын күтәреп. — Тапканнар тикшерер кеше!..
Милиция хезмәткәрләре машина хуҗасынын ике кулыннан алып арткы урынга урнаштырдылар, берсе руль артына утырды, инде барысына да билгеле маршрут белән фаҗига булган урынга китеп бардылар.
Ике урам кисешкән чатта машинадан төштеләр.
Барысы бергә салмак кына атлап тротуар буйлап киттеләр. Тимер рәшәткәгә, асфальтка чәчрәгән кан таплары каршында туктап калдылар.
— Бу кан сез бәрдереп киткән кешенен каны түгелме икән?
— Сез мине кемгә саныйсыз?! Монда минем ни катнашым бар! «Эзтабарлар» агач төбендә асфальтланмаган җирдәге машина эзенә игътибар иттеләр. Бу, һичшиксез, бик кыйммәтле табыш. Җинаятьне ачуда ул кире кагып булмаслык дәлил булырга мөмкин. Дәүләтов машинасынын көпчәге белән чагыштырып карыйлар, сырлары туры килә кебек. Көпчәкләр яна, эзләре дә аермачык.
— Сез мона ничек карыйсыз? — дигән сорауга да Дәүләтовнын җавабы әзер иде:
— Көпчәкләр заводта ясала, анда минем өчен генә аерым линия юк, — диде ул.
— Машинанын сул ягында эз калган, көпчәк эзләре дә туры килә — болар бик җитди дәлилләр, махсус белгечләр бөтенесен янә бер кат ачыклар, ә хәзергә без сезне тоткарларга мәҗбүр булабыз, иптәш Дәүләтов!
Мизгел эчендә анын кулларына «беләзек» кидерделәр.
Шик тудыручыларнын һәркайсы җинаятьче димәгән, аларны сак астына алу-алмауны суд хәл итә. Ике тәүлек эчендә билгеле булачак бу...
* * *
Алар берничә көн генә элек таныштылар. Зөлхәбирә үз участогындагы бер гаиләгә матди ярдәм күрсәтеп булмасмы дип район башлыгы янына барган иде. Аккалага күптән түгел генә күчкән, яна фонднын башкаручы директоры булып билгеләнгән Талип Дәүләтов исә үз әшнәсенен хәлен белешергә кергән. Менә шунда беренче тапкыр бер-берсенә карашып алдылар. Талип Дәүләтов күзе төшкән хатын-кызнын күнелен күрә белә, Зөлхәбирәне машинасына утыртып өенә кайтарып та куйды. Шулай танышып киттеләр. Мондый кеше белән араларны ныгытырга Зөлхәбирә үзе дә каршы түгел.
Талип белән Зөлхәбирә арасында мавыктыргыч роман башланырга тора иде. Бүген алар Дәүләтов Ташлыярда эшләгәндә үк салдырып куйган «хан сарае»нда мунча кереп, бассейнда су коенып иркәләнергә тиешләр иде. Дәүләтов үз иномаркасында «яна сөеклесен» алып китәргә, ул яшәгән урамнын икенче ягында көтәргә сүз биргән иде.
Килгәндә ул «бөке»гә эләкте. Үч иткән шикелле булды бу. Дәүләтов районда чакта юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен «гаишник» ларны пыр туздырганда гына исенә төшерә иде, үзе руль артына утырганда исә бернәрсә белән дә исәпләшмәде. Берничә тапкыр фаҗига да китереп чыгара язды. Зыян күрүчегә фатир биреп котылып калды. Дөресрәге, эшне йомдылар.
Сөйкемле сөяге бардыр инде, Ташлыярдан кудылар — Аккалада тагын да төшемлерәк эш бирделәр. Элитный йорттан үзе сайлап фатир алды. Ә коттедж күптән әзер иде. Кесә тулы акчан, йөзләгән «дустын» булгач, закон ни ул!..
«Бөке»не читләтеп тротуардан үтәргә теләве дә анынча. Кемгәдер кагылып китмәсә, бернәрсә дә булмас иде. Талип үзе аны күрми калды, икенче чатта машиналар арасына керү турында уйлап бара иде ул, күзе дә шул якка төбәлгән, тротуарнын сул ягыннан баручыга кагылып киткән шул. Тимер рәшәткәгә бәрелмәсә, зыян да тимәс иде дә бит...
Зөлхәбирә урамга чыгып аны шактый көтте, арлы-бирле йөреп тәмам кәефе кырылды. Талип Дәүләтов килеп җиткәч тә юлга чыгарга ашыкмады, машинасын агач арасына урнаштырды да Зөлхәбирә фатирына кереп диванга ауды.
— Чакрымга сузылган «бөке» башыма сукты, — диде ул. — Каты итеп чәй ясап бир әле.
Зөлхәбирәнен дә кәефе бик яхшыдан түгел иде, икәүләп диванга утырып кына чәй эчтеләр.
Бераз тынычлангач, онытылып киттеләрме — Дәүләтовнын куллары уйный башлады. Зөлхәбирә дә киреләнеп маташмады. Кунак түрәләрчә вәкарь белән генә сорау бирде:
— Син табибә, менә мона җавап тап әле, — диде ул.
— Йә, әйтеп кара.
— Башын авыртканда да, эчен авыртканда да нишләргә кирәк?
— Кызык, бик кызык сорау бу. Бу турыда минем башыма килгәне юк әле. Сез бөтенесен беләсез, җитәкчеләрнен белмәгәне юк. Сез табибләрне дә, укытучыларны да, профессорларны да, әдипләрне дә, галимнәрне дә, композиторларны да, җырчыларны да, инженерларны да, игенчеләрне дә, терлекчеләрне дә өйрәтәсез. Башкаларны өйрәтү — җитәкчеләрнен төп һөнәре ул. Ничә ел табибә булып эшләсәм дә, мине дә тоттыгыз, эч авыртуын да, баш авыртуын да басарлык гамәлне белмим мин, — диде Зөлхәбирә, төрттереп. — Сезнен белән ярышып булмый...
Дәүләтов астыртын гына елмаеп Зөлхәбирәне кочагына алды.
— Белмәсән, бел, — диде ул, күзләрен мутландырып. — Башын авыртса да, эчен авыртса да яратышып алырга кирәк. Майлаган кебек итә дә куя.
— Сез диван шунын өчен генә кирәк, дип уйлыйсызмы? Сез мона ияләнгән шул.
— Дөнья өйрәтә ул. Бер бездән генә калмаган.
Дәүләтов җанашын шундый итеп кысты ки, Зөлхәбирә тын алалмыйча торды.
— Үтерәсен ич, аю! — диде ул, әллә ачуланып, әллә хуплап...
«Баш авыртуын да, эч авыртуын да» бастыргач, кунак машинасын караштырып керергә булды. Маскировка өчен кулына сулы чиләк һәм чүпрәк алды. Баксан, аны көтеп торалар икән...
Милиция хезмәткәрләре операциясендә турыдан-туры катнашмаса да, Нургаяз вакыйгаларнын агышы белән таныш иде. Талип Дәүләтовны да танып калды. Чыннан да фаҗигане китереп чыгаручы ул булдымы икән әллә? Гөнаһсына керә алмый, руль артында кем икәнен ул күрмәде, машинасы охшаган, шуна күрә милициягә хәбәр дә итте, гаебе булмаса, җибәрерләр. Егетнен язмышын бик буташтырса да, үз районнарында башлык булып эшләгән кешенен җинаятьче булып чыгуын теләми ул. Юк, теләми!
Нургаяз шунын белән үзен юата: гаебе булмаса, Талип Харисович хаклыгын раслый белер, мона аларны өйрәтәсе юк. Дус-ишләре дә, танышлары да «кодрәт иясе». Анын өчен бик борчылып торасы юк. Нургаяз кебекләргә читенрәк. Әле ярый Инсаф булды, югыйсә нишләп йөрер иде. Дөнья ничек тар диген! Шушындый зур калада — гайре-табигый хәлдә юллар кисешсен инде.
* * *
Кешене тоткарлау — ул әле хөкем итү түгел. Элек шик төшкән кешене — прокурор сак астына алырга санкция бирә иде. Ялгышлар да китә, билгеле. Хәтта бер гөнаһысы булмаганнарны тикшерү изоляторына ябып куюлар да закон бозу саналмады. Гаебе юк икәне ачыкланса, чыгаралар да җибәрәләр, шунын белән вәссәлам. Беркем дә җавап тотмый. Хәзер башкачарак. Шикле кешене сак астына алуны бары тик суд кына хәл итә. Бу инде җаваплылыкны күтәрә. Шунысы да бик катгый: шикле затны сак астына алу-алмау турында суд карары ике тәүлек эчендә, 48 сәгатьтә чыгарылырга тиеш.
Талип Дәүләтовны сак астына алу өчен дәлилләр җитәрме? Тикшерүчеләр мона кыска гына вакыт эчендә җавап табу өчен бөтен мөмкинлекләрне эшкә җиктеләр. Криминалистлар фаҗига булган урындагы эзләрне дә, машинаны да энә күзеннән үткәргәндәй иттеләр. Нәтиҗәләр Талип Дәүләтов файдасына түгел. Өстәвенә вакыт
факторы килеп кушылды. Фаҗига 12 сәгать 45 минутта ясалган. Нургаяз милициягә шундук хәбәр дә иткән. Бу ташка язылган кебек теркәлеп калган. Зөлхәбирә раславынча, Талип Дәүләтов анын фатирына 13 сәгать 05 минутта килеп җиткән. Аерма 20 минут. Күрәмсен, җинаять ясавын белгән Талип Дәүләтов зур юллардан, зур урамнардан аулак урынга чыгып, эзне яшерергә өметләнгән. Машинаны агачлар арасына урнаштыруы да шуна исәпләнгән. Болар шактый көчле дәлилләр. Аны сак астына алу мәсьәләсен карау өчен судка тәкъдимнамә тапшырылды.
Шимбә көн булуга карамастан, бернинди тоткарлык тумады, дежур торучы яшь судья Памир Янтимиров кичекмичә суд утырышын ачты.
Прокурор икеләнүгә урын калдырмаска тырышып, һәр дәлилне берничә тапкыр кабатлады, Талип Дәүләтовнын җинаять ясавы шик тудырмый, янәсе, аны сак астына алмыйча булмый.
Билгеле инде, адвокат аяк терәп каршы чыкты.
— Шикле затны сак астына алу — бу сонгы чик, — диде ул. — Законда каралганча, бу һәр очракта да мәҗбүри түгел. Талип Харис улы Дәүләтовнын даими эше, даими яшәү урыны бар. Монарчы суд җаваплылыгына тартылмаган. Ул җәмгыятькә куркыныч тудырмый. Тикшерү барышында нигә аны сак астына алырга ди!? !
Судья бер якка да кушылмыйча үзенчә фикер йөртә: монда бер-берсенә бәйләнгән дәлилләр җитәрлек, алар юкка гына туры килми, тротуар кырыендагы эзләр дә, машинанын сыдырылуы да очраклы рәвештә килеп чыкмаган. Фаҗига урыныннан китеп машинаны агачлар арасында калдыру да — бөтенесе бер чылбырнын буыннары. Талип Дәүләтовнын салкын акыл белән эш йөртә белүе дә күренә боларда. Аны сак астына алмау тикшерүне катлауландырачак.
Яшь судья ике якнын да фикерләрен гаделлек үлчәве тәлинкәсенә салып карый. Прокурор дәлилләре баса төшә. Вакыйгалар мантыйгын да исәпкә алмый булмый. Җентекләп тикшерә башлагач, яна дәлилләр дә өстәләчәк әле.
Судта «Дәүләтов Талип Харис улын сак астына алырга» — дип карар чыгарылды.
* * *
Пәр көннен үз мәшәкатьләре. Вакыйгалар артыннан йөгереп тә җитә алмассын. Әле берничә көн генә элек Талип Дәүләтовны сак астына алу турында сүз куерса, инде анын изоляторда ачлык игълан итүен бик зур яналыкка әйләндерделәр. Мондый хәбәрләр газеталарга да, радио- телевидениегә дә бик тиз барып җитте. Берсен-берсе уздырып язалар. Арада судьяны өйрәтергә теләгәннәре дә бар. Янәсе, ул әле яшь, тәҗрибәсе юк, барлык нечкәлекләрне искә алып бетермәгән, шуна күрә шик төшкән кешене сак астына алырга карар чыгарган. Даими эше, даими яшәү урыны булган кешегә, монарчы суд җаваплылыгына тартылмаган кеше белән саграк та булу кирәк иде. Ул бит җәмгыятькә куркыныч тудырмый. Алдан планлаштырып җинаять ясамаган...
Дәүләтовнын ачлык игълан итүен «хакыйкать өчен көрәшнен» бер юлы дип бәяләүчеләр бер сүзне әйтеп бетермиләр: анын фонд башлыгы булуын белмәмешкә салышалар. Югыйсә бөтен хикмәт шунда. Фонднын башкаручы директорын, миллионнар белән эш йөрткән кешене яклаучылар бик күп. Эшләр унай якка борылса, алар ук фондны имәргә өметләнәләрдер. Гади хезмәт кешесен кайчак бер гөнаһсызга утыртып куялар, андый ялгышлар киткәли, алар белән «вакланмыйлар». Әле ярый нахакка рәнҗетелгән кеше югарырак судка мөрәҗәгать итә ала, бик авырлык белән хакыйкать ачыклана. Ачыкланмый калганнары да бар.
Дөрес, Талип Дәүләтовны иреккә чыгаруны таләп итеп митинглар оештырмадылар-оештыруын, әмма анын сак астында була торып та утны оста уйнатуы бәхәссез иде. Яшь судья Памир Янтимировны менә шулай «чамасыз» шау-шу куптару тынычландырды да. Димәк, ул дөрес фикер йөрткән, дөрес карар
чыгарган.
Бу хәлләргә катнашы булган Нургаяз белән Инсаф та тынычлана төште. Юк-юкта Нургаяз шактый борчыла иде. Ул милициягә хәбәр итте, «эзтабарларга» ул юнәлеш бирде. Шул чакта күрмәмешкә салынып үтеп китсә, беркем дә аны гаепли алмас иде. Ә ул хәбәр итте. Машина йөртүченен Талип Дәүләтов булуын белсә, әйтер идеме?! Начармы-яхшымы, күз күргән кеше ул. Нургаяз үзе дә белештермичә аны «батырды» түгелме?!
Анын кичерешләрен бүлешкән сыман Инсаф үзенчә ачыклык кертте:
— Минем дә бөтен курыкканым шул, — диде ул. — Туганнарым, якыннарым, танышларым эләгүдән куркам. Погон такканмы-такмаганмы, барыбыз да адәм баласы бит инде. Беребез дә робот түгел. Туганына да, якынына да, танышына да каты бәреләсе килми. «Атасын да, анасын да сатканнар», ничек кенә булмасын, юньле бәндә түгел алар. Шуна күрә туганнарымны да, танышларымны да кисәтеп куйдым: «Карап йөрегез, мине унайсыз хәлгә куймагыз», дидем. Рәхмәт, сүземне аяк астына салып таптамыйлар. Бүгенге көнгә кадәр берсе дә артык мәшәкать тудырмады.
Сүз кинәт кенә тормышнын башка якларына күчте. Инсаф академиядән алып кайткан программаларын, дәреслекләрен Нургаязга берәм-берәм күрсәтте.
— Боларны ничек башка сыйдырырга инде?! — диде ул, авыр сулап.
— Авыр сулама! — диде Нургаяз, шаяртып. — Син монын турында төннәр йокламыйча хыялландын, хәзер инде артка чигенү юк!
— Әле ярый син бар, Ходай безне минем бәхеткә очраштыргандыр. Китап-дәфтәрләр белән эш йөртергә мине тәмам өйрәттен син. Алай гына да түгел, син тормышымнын кыйбласын табарга булыштын. Шулай гомер буена бер-беребезгә таяныч булып калсак иде...
— Вакытлары бик тармы, Солтания белән Гөлбаһар апанын бер дә килгәне юк, әллә чакырмыйсынмы? — дип белеште Нургаяз.
— Мин үземчә план кордым әле. Әти белән әнине чакырам. Солтанияне күреп китсеннәр. Гариза биргәнебезне дә әйтербез.
— Бу инде туйга әзерлекнен башлануы!?
— Алай дияргә дә була. Никахлашырга гариза биргәч, туе да булырга тиеш инде.
— Бәхетле булыгыз!
— Рәхмәт! Миндә тагын бер идея бар бит әле, Нургаяз!
— Нинди идея?
— Каюмнур абый белән Нуранияне дә чакырырга кирәк. Гөлбаһар апа да аларны бик сагынган. Син дә бәгырькәенне бик юксынасын...
— Өйләрен калдырып килерләр микән сон? Гөлбаһар апа нәрсә дияр?
— Без ана әйтеп тә тормыйк. Бер сюрприз ясыйк. Шулай җыелып алсак, бик күнелле булачак.
— Идеян бик матур.
Әби белән бабай да хуплады егетләрне. Алар да Ташлыярда яшәүче уллары белән киленнәрен бик сагынган икән.
Инсаф шундук Ташлыярга — өйләренә телефоннан шалтыратты. Үзенекеләр белән анлашып бетергәч, янәдән телефон номерын җыя башлады. Бусы — Нуранияләр яшәгән Солтанай авылы, район үзәге. Кесә телефонын уйлап чыгаручыга мен-мен рәхмәт. Күз ачып йомган арада дөньянын әллә кай якларына барып җитәсен. Солтанай да бик тиз җавап бирде. Инсаф телефонын Нургаязга сузды.
— Исәнме, җаным! — диде дә Нургаяз, ин кирәкле сүзне табалмагандай, бер мәлгә тынып калды. Нураниянен:
— Сез анда ничек яшисез? — дигәне ишетелде.
— Сезне сагынудан башка борчылырлык нәрсәбез юк, — диде Нургаяз. — Гөлбаһар апа да, Солтания дә сезне бик юксыналар. Әллә бу ялда килеп китәсезме!? Килсәгез, бик сөенер идек. Каюмнур абыйны да күндер инде, әле атлыгып торадыр. Көтәбез! Үбәм үзенне... Рәхмәт!
Егетләрнен осталыгын белсәләр дә, табынны Гөлбаһар белән Солтания үзләре әзерләргә булдылар. Өй эшләреннән беразга аерылган Гөлбаһар хуҗабикә мәшәкатьләрен сагынган иде. Ул үзе изгән, үзе баскан камыр исен тансыклады. Өйләрендә пешергән ризыкларнын исе урамга кадәр чыга. Каюмнуры да, балалары да аны әллә каян танып, елмаеп кайтып керәләр. Ирен яратып, балалары өчен шатланып яшәгән хатын-кызга моннан да артык бәхет юк сыман. Кешенең сау-сәламәт яшәве киеменә дә, алтын-көмешләренә дә түгел, беренче чиратта ничек туклануына бәйләнгән. «Ашау өчен түгел, яшәү өчен ашаган» кешеләрнең рухы да көчле була.
Инсафның әти-әнисе дә, Каюмнур белән Нурания дә буш кул белән килмәделәр. Хәзер бакчаларның гөрләгән чагы. Ул җиләкләрен күрсәң, шундый эреләр, хуш ислеләр, сокланып карап торырсың. Июль ае башына кыяр да өлгерткәннәр. Авызга кабу белән эреп китә. Тәмләткеч үләннәрне дә онытмаганнар.
Ата-ана уллары Инсафның кәләше Солтанияне дә бик ошатты.
— Әтисе белән әнисенең ризалыгын алырга кайчан барасыз? — дип тә кызыксындылар.
— Укуларын бетереп районга кайткач була инде, — диде Инсаф. — Шулай сөйләштек. Башта сезнең ризалыкны алырга теләдек.
Инсафның әнисе Солтаниянең иңнәреннән кага-кага:
— Без сине үз балабыз кебек якын итәрбез, — дип әйтеп куйды. — Сез матур яшәсәгез, без дә бәхетле булырбыз. Әби белән бабайның да картлык көннәре матур булсын иде...
— Әби белән бабайны мин бер күрүдә ошаттым, сез дә күңелемә якын булып киттегез, — диде Солтания. — Рәхмәт сезгә!
— Бәхетле булырга сезнең бөтен нәрсәгез бар, — дип куәтләде Инсафның әтисе. — Еллар авыр, дип зарланып ятмыйбыз, үз көнебезне үзебез күрерлек, дөнья беркайчан да без теләгәнчә генә булып бетми ул.
Каюмнур белән Гөлбаһар да, Нурания белән Нургаяз да — барысы да бик бәхетле иде. Бәхетне әллә кайлардан эзләргә кирәкми, ул безнең гамәлләребез, яратуыбыз-яратылуыбыз, игелекле юлларда калган эзләребез. Ул — безне тудырганнарның сөенечле күз карашы, үзебез тудырганнарның мәрхәмәтле булуы, игелек кылуы. Ул ил, халык кайгысын күтәрешү дә. Ил мәнфәгате башыңнан чыгып бетсә, йөзеңне югалтасың. Бәхетне тотып булмый, тоеп кына була. Бәхет ул өй эченә генә сыешып бетә алмый. Биек- биек коймалар, тимер капкалар белән уратып та бәхетне саклап булмый. Ул ирекле мәгърур кош сыман. Оя корган җире тәнне генә түгел, җанны да җылытып тормаса, анда бәхет үсеп, ныгып китә алмый.
Инсаф белән Солтаниягә әти-әнисенең, әби-бабасының фатиха бирүе барысы өчен дә олы шатлыкка әверелде.
Кунаклар таралышкач, Нуруллиннар янәдән кара-каршы утырып киңәшләшеп алырга булдылар. Өч буын бергә алар. Иң өлкәне — Сафа Нуруллин, аның улы Лотфулла һәм өченче буын Инсаф. Каенана белән килен. Алар да гомер буена ана белән кыз кебек яшәделәр. Болай очраша алу — зур бәхет. Инсафны өйләндерү — шушы түгәрәк тормышны саклау, кайгырту ул.
Башлы-күзле булгач, иң кирәге нәрсә? Башыңны куеп йокларлык урының булырга тиеш. Үз куышың, үз почмагың. Бу яктан Инсафның кайгысы юк. Әби белән бабайның өч бүлмәле фатиры аның исеменә язылган. Хәзерге заманда моннан да зуррак бүләк мөмкинме?!
— Туйны кайда үткәрәбез? — диде Лотфулла, иң җаваплы кеше булуын сиздергәндәй. Сүзнең шулай башлануы гаҗәп тә түгел. Ташлыярдагы йортларында — Инсафның туган нигезендә иркенрәк булыр иде. Туган- тумача, танышларны чакырырга да уңайлырак. Бакчаларында барысы да өлгерде. Кай яктан карасаң да файдалырак. Әмма иң өлкән Нуруллин моны хупламады.
— Күңелләр иркен булса, монда да сыярбыз, диде Сафа абзый. — Киленне без
монда каршылыйбыз, алар монда яшисе. Кода белән кодагыйга да монда килүе җайлырак булыр.
Барысы да килеште аның белән. Әлбәттә, Ташлыярга да, Солтанайга да кайтырлар, яшьләрне күрергә теләүчеләр табылыр. Бирсен Ходай.
Туй чыгымнарын да санап карадылар. Бусы да көчтән килмәслек түгел. Кода белән кодагый өлешенә исәп тотарга да кирәкми. Өч буын Нуруллиннар исән-имин чакта мондый гына мәшәкатьләрне күтәрмәслекме соң?!
Энәсеннән алып җебенә кадәр дигән шикелле һәммәсен дә кат-кат санадылар, «монысы белән нишләрбез икән?» дип баш ватарлык бернәрсә дә килеп чыкмады. Барысын да хәерлегә юрадылар.
Инсафның әтисе үзенең кайбер йомышларын да улына җиткерергә кирәк тапты.
— Синең ГАИда эшләвең миңа да карашны үзгәртте,— диде ул ачыктан- ачык. — Хәзер бит машинасы булмаган йорт юк. Билгеле инде, тегенди- мондый гаепләре дә килеп чыккалый. «Инсаф булыша алмас микән?» дип әйтүчеләр дә байтак. Мин бик ышандырырга тырышмыйм. «Аларны да тикшереп кенә торалар» дип үземчә акланган булам. Әмма арада бик кирәк кешеләр дә бар. Безнең завод директорының бертуганы машина йөртергә таныклык алалмый интегә. Өч тапкыр имтихан тапшырып караган, гел яндыралар икән.
— Анда компьютерга җавап бирергә кирәк шул, — диде Инсаф. — Ялгыш җибәрсәң, берни эшли алмыйсың. Аларның эшенә тыкшынырга бик авыр.
— Шулайдыр, — диде ата кеше. — Шулайдыр. Тик хикмәт компьютерда гына микән? Компьютерның да «башын әйләндерә» беләләр хәзер. Имтихан саен акча түләргә кирәк ич. Барысы да шул акчага барып терәләдер кебек. Ул кешене беләм мин, башы да бар, акылы да бар. Кулыңнан килсә, берәр әмәлен тапмассың микән? Завод директорының сүзен аяк астында калдырмыйсы иде.
Инсаф та мондый «әкәмәтләр» турында ишеткәли, әтисе хаклы, «компьютерларның башын әйләндерүчеләр» кайда гына юк. Тик «осталар» белән бөереңә таянып сөйләшеп булмый. Алай зурдан кубып сөйләшергә Инсаф кем соң әле ул?!
Шулай да егет әтисе каршында бик җебегән булып та күренергә теләмәде.
— ЮХИДИ бүлегенә жалоба язсын, — диде ул. — Хәзер тикшерүдән бик куркалар. Хатның күчермәсен миңа да калдырып китсен. Мин аны контрольдә тотармын.
Инсафның әнисе дә «йомышның» гади генә түгеллеген аңлатты:
— Моны син булдырырга тырыш инде, балам, — диде ул, йомшак кына. — Икебез дә шул заводта эшлибез бит. Безнең дә йомыш гел чыгып тора. Йортны, бакчаны тоту җиңел түгел. Тегесен дә, бусын да директордан сорарга туры килә.
Инсаф әтисе белән әнисен бик яхшы аңлый, алар шушы завод белән аякка басканнар. Слесарь булып эшли башлаган әтисе хәзер смена башлыгы, әнисе әзер продукцияне кабул итү участогын җитәкли. Икесе дә хөрмәтле кеше. Завод булышлыгы белән заманча йорт җиткерделәр. Инсафны да заводка урнаштырмакчылар иде, әбисе белән бабасы янына китәргә кирәк булды. Хәзер менә завод директорының да аңа гозере төшкән. Инсаф чамасыз кыланмый, шулай да кирәк кешеләрен кире борып та җибәрми. Бу юлы да җаен табачак ул...
* * *
Бүлек башлыгының һәр көне бик киеренке. Юлларда ни генә булмасын, берсе дә аны читләтеп узмый. Җитәкчеләр белән эш йөртүләре дә пәке йөзеннән бару кебек. Көтмәгәндә-уйламаганда Нургаяз да көндәлек мәшәкатьләрнең үзәгенә керде. Янтимиров белә: тротуарда кеше бәрдереп китүченең эзенә төшүдә ул төп геройга әйләнергә мөмкин. Әгәр судта аның версиясе расланып, хөкем карары чыкса, егетнең сизгерлеген махсус боерык белән билгеләп үтәргә дә кирәк булачак, аны эшкә алу да үзеннән- үзе хәл ителәчәк.
Бүлек башлыгын тагын бер нәрсә Нургаяз белән бәйли: Талип Дәүләтовны сак астына алу турындагы тәкъдимнамәне Янтимировның улы — яшь судья Памир Янтимиров карады. Аның адресына каты-каты сүзләр дә әйткәләделәр, имеш, ул тәҗрибәсезлеге аркасында кирәгеннән артык каты карар чыгарган, Дәүләтовны сак астына алдырырга ашыккан. Бу «Эш»нең чишелеше Нургаязның да, улының да киләчәк язмышына бик нык йогынты ясарга мөмкин. Алай гына да түгел, бөтен бүлекнең абруена да кагыла бу. Башлыкның үзенә дә. Ул әлегә аттестация дә узмаган, гражданнар киемендә генә йөрүче Нургаязны үз бүлмәсенә чакырып сөйләшеп карарга кирәк тапты.
Озын буйлы, нык бәдәнле егет башлыкка бер күрүдә ошады. Сөйләшә башлагач, тагын да күбрәк ошады. Сүзе мәгънәле. Гүяки гомер буе монда эшләгән, үзен бик иркен тота, юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы мәсьәләләр турында кыю фикер йөртә. Талип Дәүләтовны сак астына алуның хасиятен дә ачып бирде.
— Изоляторда килеш тә суны ничек болгата, иректә калса, нишләмәс иде, — диде ул, һич кенә дә икеләнмичә. — Зур кешеләрнең вак эшләре үзләренә бик кыйммәткә төшә. Гадиләргә ярамаган аларга ярый дип бик ялгышалар.
— Болай булгач, Дәүләтовның гаебе расланыр дисеңме?
— Анысын инде суд хәл итәчәк. Мин бит аның үзен җинаять өстендә тотмадым. Мин кара «джип» икәнен беләм. Карчыкны бәрдереп китүен үз күзем белән күрдем. Шуңа охшаш машинаны агачлар арасында күреп алдым. Гражданин буларак милициягә, «Ашыгыч ярдәм»гә хәбәр иттем. Калганы миннән тормый.
Күпне күргән, күпне кичергән Янтимиров, тыштан сиздермәсә дә, шактый ук дулкынланып китте, Нургаяз аңа үз улыдай бик якын тоелды. Режиссерлыкка укыган шул, кешеләрне тыңларга өйрәнгән. Үзенең дә һәр сүзе урынлы, шулкадәр килештереп әйтә. Юкка гына кызыл диплом белән институт тәмамламагаңдыр инде. Аның сиземләве дә аерылып тора.
Бүлек башлыгы әле эшкә дә урнашып бетмәгән кешеләр белән артык аралашмый, мондый вак-төяк мәшәкатьләр башкаларга йөкләнгән. Дәүләтов «Эше» уңаеннан улы чыгарган суд карары тынгылык бирми аңа. Менә Нургаяз сөйләгәннәрне тыңлагач, фикере ныгый төште. Улы хаклы булырга тиеш.
Янтимиров үзен дә күрсәтә белә. Ул Нургаязның тормыш хәлләре, киләчәккә планнары турында да сораштыра башлады.
— Минем киләчәк планнарым сезнең боерыкка бәйләнгән инде, — диде егет ачыктан-ачык. — Эшкә алсагыз, күңел биреп эшләргә исәп бар. Ошый миңа монда. Көндәлек эшләрдән тыш сержант Нуруллин белән бергәләп балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәтү буенча төрле уен-тамашалар оештырырга да җыенабыз. Беләсездер, ул академиягә укырга керде. Мин белемем буенча — режиссёр, моның ни икәнен бераз чамалыйм. Майор Солдатов та булышмакчы...
Аны тыңлый-тынлый Янтимиров әллә ниләр уйлап бетерде, ул бүгеннән үк Нургаязны эшкә алу турындагы боерыкка кул куярга әзер иде, тик «сынау вакыты узып барганда моның кирәге бар микән?..» дип ашыктыруның мәгънәсен тапмады.
* * *
Нургаяз куйган спектакль нефть чыккан якларда тиз арада зур уңыш казанды. Театрны башка районнарга да чакыралар. Юл чыгымнарын капларга акча бирүчеләр дә табылды, һәркайда заллар шыгрым тулы, алма төшәр урын да калмый. Театрның Аккалага гастрольләре планлаштырылган иде, спектакльне анда да алып барырга булдылар. Бу турыдагы хәбәрләр Нургаязга да килеп җитте.
Театрдан суына башлаган күңел кинәт дөрләп яна башлады. Пыскып яткан күмерләргә кемдер өреп җибәргәндәй итте. Нургаяз ЮХИДИга ике куллап ябышкан кебек иде инде, ул тагын тынычлыгын җуйды. Бүлек башлыгы Янтимировка әйткән сүзләрен дә җилләр алып китте сыман. Нураниянең хуплаулары да әллә кайда —
томан артында калды кебек. Юк, театрны алай җиңел генә күңелдән алып атып булмый шул. ЮХИДИ аңа бүген тормышта бәрелә-сугыла йөрмәс өчен, тернәкләнеп китү өчен кирәк. Монда ул тотрыклы хезмәт хакы алачак, тамагы тук, өсте бөтен булачак. Вакыты белән торакны да көйләп куярлар. Күпләр, бик күпләр шулай яши, шулай көн күрә. Нургаяз да шушы җир кешесе. Тик хыяллары яңадан баш күтәрде. Аларны тыеп булырмы соң?!
Афишаларда үзенең исемен күргәч, Нургаязга канатлар үсеп чыкты сыман. Таныш-белешләр дә күреп алганнар. Телефоннан шалтыраталар, котлыйлар.
Солтания дә игътибар иткән.
— Бу спектакльне бергәләп карамыйча булмый инде, — диде ул. — Дүртәүләп барырбыз. Аккалага килеп хет бер тапкыр театр күреп калырбыз. Сиңа билет бирерләрдер инде...
Нургаязның күңеленә хуш килде бу тәкъдим. Югыйсә үзе куйган спектакльгә «культпоход» оештырырга уңайсызланыр иде. Солтания әйткәч, рәхәтләнеп риза инде.
Билетлар белән авырлык килеп чыкмады. Директор үз фондыннан дүрт билет бирде.
— Сиңа рәхмәт тә әйткән юк, — диде ул. — Минем сүздән чыкмадың, юк- бар белән маташмадың, эшкә бөтен күңелеңне бирдең. Безнең тәвәккәллек зыянга булмады. Спектакль гөрләп бара. Синдә өмет бар, Нургаяз, өмет бар...
Спектакль буласы көнне Нургаяз ничек дулкынлануын үзе генә белә. Бераз тынычланмаммы дип өйләрендә әллә нихәтле эш эшләп атты. Бу көнне Инсаф бик җаваплы эшне юлга салды — әтисенең гозерен үтәргә тиешле кеше белән аңлашып кайтты. Шикәр заводы директорының туганы имтихан бирә алмыйча аптырап йөрмәячәк хәзер. Компьютер аны «аңлаячак».
Өйдәге хәлләрне күреп тә Инсаф ничек кенә шатланмады.
— Күңелдә шатлык булганда спектакль карарга да ярый, — диде ул, хискә бирелеп. — Матурлык коткарыр дөньяны дип тикмәгә генә әйтәләрме?! Матурлык матурлыкка юл күрсәтә...
Гөлбаһар белән Солтания бик вакытлы килеп җитте. Спектакль башланганчы фойедагы күргәзмәләр белән дә танышырга мөмкин. Бусы үзенчә хозурлык. Нинди олы затлар уйнаган сәхнәдә бүген Нургаяз куйган спектакльне күрсәтәчәкләр. Моның ни икәнен аңлатып бетереп тә булмый. Нургаяз таныш-белешләре күзенә чалынырга бик теләмәсә дә, күрәләр шул, каршыга елмаеп киләләр, котлыйлар, яна уңышлар телиләр. Берәү дә режиссер буласы егет ЮХИДИга урнашып йөри дип башына да китермидер. Бергәләп залга үттеләр, билетларда күрсәтелгән урыннарга утырдылар.
Спектакль башланды. Нургаяз сәхнәдәге вакыйгаларны беренче тапкыр күргән кебек тынсыз калды. Артистлар уеннарын бик нык шомартканнар. Тормыштагы фаҗигаләрне сәхнәгә менгереп кенә куйганнар диярсең. Кайнар ноктага эләккән авыл малаеның газапларын бөтен зал бергәләп кичерә. Бер ай гына элек цинк табутта солдатның «үле гәүдәсен кайтарганнар», авыл белән аны җиргә иңдергәннәр. Сөйгән кызы күз яшьләренә буылып кабер яныннан кайтып килгәндә авылда яңа хәбәр тарала: аның егете исән икән, Мәскәүдән телевизордан күрсәткәннәр.
Ике кулсыз калган егетне авылга кайтаралар. Авыл халкы шакката. Егетнең әнисе аңын югалтып егылган, табибләр аны саклап калу өчен көрәшәләр. Солдатны күкрәгенә кысып сөйгән кызы юатмакчы. Тик егет аны да якын җибәрми...
Сәхнәдәге тетрәнү залга күчә.
Егет: Мин болай да газапларыма чыдый алмыйм, газапларымны арттырма, җаным! Ничек инде без бергә була алыйк! Мин бит сине кысып кочаклый да алмыйм. Минем сине бәхетсез итәргә хакым юк.
Кыз: Мине кем бәхетле итәр дип уйлыйсың соң?! Сине кем бәхетле итәр дип уйлыйсың?! Без икәү бергә булганда гына бәхетсезлекне җиңәчәкбез! Ишетәсеңме, икәү бергә генә бәхетсезлекне җиңәчәкбез!
Зал хушсыз калган кебек булды. Кинәт кул чаба башладылар. Тамашачылар аяк өсте басып артистларны алкышларга күмделәр.
— Авторны — сәхнәгә! Режиссерны — сәхнәгә! — дигән авазлар кабатланды. Әмма Нургаяз урыныннан кузгалмады. Артистлар уртасында калган баш режиссер кул изәп чакыргач кына, ул, рәтләр арасыннан чыгып, сәхнәгә күтәрелде. Алкышлар тагын да көчәеп китте. Әле исемен дә белеп бетермәгән егеткә кызлар чәчәк бәйләмнәре тапшыра. Кыюраклары үбеп тә алалар.
Мондый чакта җитәкчеләр дә үзләрен күрсәтеп калырга тырыша, билгеле. Мәдәният министры урынбасары гаҗәеп спектакль тудырулары белән бөтен коллективны кайнар котлап, иң изге теләкләрен ирештерде. Нургаязны да читләтеп үтмәде.
— Иртәгә вакыт табып минем янга кереп чык әле, — диде ул. — Көндезге сәгать икедә килә аласыңмы?
— Тырышырмын, — диде Нургаяз. — Нәкъ сәгать икедә.
Җәйге кичләр озын. Спектакль тәмамланганда да карангы төшеп өлгермәгән иде әле. Көндезге челлә инде шактый сүрелгән, сулыш алулары да рәхәт, тамашачылар да өйләренә кайтырга бик ашыкмыйлар төсле. Урамга чыккач та Нургаязны әле тегесе, әле бусы сәламли. Юлдашлары — Гөлбаһар апасы да, Солтания белән Инсаф та һаман рәтләп сүз башлый алмыйлар. Инсаф чакырткан машинага утыргач та сүз белән бик мавыкмадылар. Медицина академиясенең тулай торагы аулак кына бер тыкрыкка урнашкан, шунда кайтып җиткәч, телләре чишелде.
— Бу чыннан да булган хәлме соң? — дип белергә ашыкты Солтания. — Кайсы районда булган вакыйга бу?
— Ничек аңлатыйм икән? — диде Нургаяз. — Мондый фаҗига теләсә кайсы районда да бар инде. Бер гөнаһсызга бәхетсезлеккә юлыгучылар бик күп. «Кайнар нокта» дигән сүзе каян чыккан аның?! Кемгәдер «кайнар нокта» гына, кемгәдер җәһәннәм. Бөтенесен йөрәк аша үткәреп туды инде бу спектакль.
— Сина моны ничек ышанып тапшырдылар сон? — диде Инсаф.
— Студент башын белән мона ничек йөрәген җитте?
— Мина диплом алу өчен спектакль куярга кирәк иде, бу театр безнен Ташлыярдан киткән театр бит, шуна күрә читкә этәрмәделәр, мин аларнын ярдәменә исәп тоттым. Спектакль уртак хезмәт җимеше ул. Рәхмәт инде үзләренә.
— Солдатов бүлмәсендә сейфка «бәйләнеп» тә шаккатырган иден, бүген тәмам сихерләден, — диде Инсаф. — Безнен ЮХИДИга гына сыеп бетәрсен микән син? Берәр театрга чакырырлар үзенне дип курка да башладым инде. Аттестация узарга торганда гына бутап куймасыннар тагын...
— Бу яктан борчылма. Синен өйрәтүләрне юкка чыгармам, дускай, — диде Нургаяз. — Бернәрсәне очламыйча икенчесенә ябышырга ярамый.
Бу сүзләре белән ул Гөлбаһар күнелендә бөтерелгән сорауларга да җавап бирде, ахрысы.
— Анда-монда чакырсалар да, бик ашыкма, — диде Гөлбаһар. — Башта ЮХИДИга төпләнеп кара әле. Тормыш ул катлаулы, уйлап эш йөртсән дә таманга килә.
Алар сәнгать кешеләре түгел, анын бөтен нечкәлекләрен белеп тә бетермиләрдер, сораулары да мәзәк тоелырга мөмкин, тик шунысы бәхәссез: спектакль барысын да тетрәндергән, шундый эшләргә сәләтле Нургаязнын алар белән бергә булуы бер могҗиза сыман...
Гөлбаһар ире Каюмнур сөйләгәннәрне дә искә төшерде. Бу спектакль ана бик тә ошар иде. «Кайнар нокта»ларда яшьлеген, саулыгын, хыялларын калдырып кайтканнарны монда да бик иркәләмиләр бит әле. Вак-төяк йомышлар белән дә аптырап йөрергә мәҗбүрләр. Алар хакын хаклап иренен ничек чабуларын Гөлбаһар үз күзе белән күреп тора.
Ут эчендә кылган батырлыклары өчен күпләр орден-медальләргә лаек булган,
дистә еллар узса да, бүләкләрнен күбесе әле һаман ияләренә барып җитмәгән. Бу спектакльне власть башында утыручыларга күрсәтергә иде!..
— Театрга алып баруын өчен зур рәхмәт, шундый спектакль куюын өчен мен рәхмәт, Нургаяз! — дип Гөлбаһар эскәмиядән торды. — Керсәк тә ярыйдыр, Солтания.
— Сез керә торыгыз, без аз гына әйләнеп килик әле, — диде Инсаф.
— Киче бик матур бит.
Нургаяз Гөлбаһар апасын озатырга булды, Инсаф белән Солтания култыклашып тыкрыкнын икенче ягына таба юнәлделәр. Егерме адымнар киттеләр микән, каршыларына әзмәвердәй дүрт малай килеп чыкты. Инсаф белән Солтанияне уратып алдылар.
— Кызынны безгә биреп тор, — дип берсе Солтанияне үз ягына тарта да башлады.
— Матур чакта китегез, егетләр! — дип Инсаф тегеләрне тынычландырмакчы иде, артта басып торганы каты итеп муенына сукты.
— Давай, тарткалашып торма! Бездән сина да кала әле ул... — диде. Инсаф анын тез астына тибеп җиргә екты. Икенчесен дә сугып аударды.
Солтания «Коткарыгыз! Коткарыгыз!» дип кычкырырга гына өлгерде, икәү берьюлы ана пычак белән кададылар. Шул ук канлы пычаклар Инсафнын да йөрәген телгәләде.
Тулай торак ишеге төбендә Солтания белән Инсафны көтеп торган Нургаяз «Коткарыгыз!» дигән тавышны ишетеп, ярдәмгә йөгергәндә юл кырыендагы машинадан аттылар, ул асфальт өстенә сыгылып төште.
Бер-бер артлы өч кешенен гомерен өзгән адәм актыклары төрлесе төрле якка сибелде...
Аулак тыкрык кинәт тавыш-гауга белән тулды. Солтанияне көтеп борчыла башлаган Гөлбаһар тәрәзәдән урамга караш ташлады. «Ашыгыч ярдәм», милиция машиналарының хәвефле кычкыртуларын ишетеп, чак кына хушын югалтмады.
«Безнекеләр белән нидер булган мәллә?» дип атылып урамга чыкты. Үлекләр яткан урыннарны милиция әйләндереп алган, кешеләрне якын җибәрмиләр, шулай да Гөлбаһар шәйләде: Солтания, Нургаяз, Инсафны харап иткәннәр...
Йөрәге аркылы яшен яшьнәп узгандай итте, аякларында ничек басып калгандыр — әйтүе дә кыен.
— Һәлак булучыларны танучылар юкмы? — дип белеште милиция хезмәткәре.
Көч-хәл белән ике-өч адым ясап, Гөлбаһар алга чыкты.
— Мин таныйм аларны, — диде ул. — Иәркайсын беләм. Бусы — Солтания, минем белән бергә укый иде. Тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек тә. Монысы — Инсаф, ЮХИДИ хезмәткәре. Нургаяз да ЮХИдИга урнашып йөри иде...
Гөлбаһар чак кына аркан аумады.
— Су бирегез! — дип әйтеп өлгермәсә, ни буласын кем белгән. «Ашыгыч ярдәм» табибе белән шәфкать туташы ана дару каптырдылар, су эчерттеләр, Гөлбаһар анына килеп күзләрен ачты.
— Мине бүлмәгә кертеп яткырыгыз, — диде ул, хәзер үтәргә тиеш, үтәргә тиеш...
Табиб белән шәфкать туташы аны ике кулыннан алып тулай торакка алып керделәр, урынына яткырдылар. Янына гына кирәкле даруларны куйдылар. Әмма барыбер ялгызын гына калдырырга ярамый иде, күрше бүлмәдән бер ханымны чакырдылар.
Табиб белән шәфкать туташы киткәч, милиция хезмәткәре кереп чыкты. Артык бер сүз дә әйтмәде.:
— Сез аны берүк саклый күрегез, — дип карават янында утыручы ханымны гына кисәтте.
Күпме авыруларны саклап калган Гөлбаһар үзен дә кулга алды. Мангаеннан бәреп чыккан салкын тир бөртекләрен уч төбе белән сөртеп җибәрде.
— Үтә, үтә, — диде ул үз-үзенә. Аннары янында утыручы ханымга рәхмәтен белдерде.
— Әлбәттә, уза, уза, — дип җөпләде тегесе.
— Мина сумкадан кесә телефонын алып бирегез әле.
— Кая шалтыратмакчы буласыз?
— Өйгә. Бу хәлне ирем белән кызыма әйтмичә булмый.
— Әллә бераз түзикме?!
— Нигә алай дисез?
— Борчылып төнгә каршы юлга чыгарлар. Төнге юлда ни булмас?!
— Сезнен сүз дә дөрес. Иртә белән шалтыратырбыз. Алырга килегез, диярмен.
— Аларны да куркыныч астында калдырырга ярамый.
— Солтаниянең әти-әнисенә ничек хәбәр итәргә икән? Монысына башым җитми, — диде Гөлбаһар. — И..и... Ходаем, безне ярдәменнән ташлама инде...
Кинәт ул кычкырып елап жибәрде. Янында утыручы ханым су китереп:
— Эчегез, эчегез, — дип кабатлады. — Тынычланыгыз. Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри шул. Тынычланыгыз.
— Егетләрне дә көтәләр бит. Алар белән нишлибез?
— Хәсрәт ничек кенә авыр булмасын, аны яшереп калып булмый.
— Минем көчем җитми, әби белән бабайга сез шалтыратыгыз, — диде Гөлбаһар.
Берьюлы өч кеше — Солтания, Инсаф, Нургаязнын гомере өзелү ачысы аерым бер гаиләләргә генә сыеша алмады. Халык нәфрәтенен иге-чиге юк. Төрлечә юрыйлар. Үч алырга теләгәннәрдер, диючеләр күбрәк. Кем нәрсә димәсен, бу асыл затларны табып үстергән ата-аналар ничек түзәргә тиеш?! «Үлем сәбәпсез булмый» дип кенә юанып утыра алмыйсын бит. Монда нинди сәбәп бар?! Бөтен сәбәп шул: кеше булып туу. Кеше булып яшәргә омтылу. Гашыйк булып сөйгәнен белән җәйге кичтә култыклашып йөрү сәбәп булдымы?! Театрга барып спектакль карау сәбәп булдымы?! Өеннән чыкмыйча ятсан да, фаҗигаләрдән качып котылып булмый. Аяныч, бик аяныч, биек-биек коймалар, тимер ишекләр дә бәхетсезлектән саклый алмый. Явызлыкны ничек җинәргә сон?!
...Солтания, Инсаф, Нургаязнын үле гәүдәләрен вакытында җирли дә алмадылар. Суд-медицина тикшерүләре үткәрү өчен мәетләрне сакларга кирәк иде. Моргка аларнын аталары, ир туганнары гына кереп чыкты. Хатын-кызлар йөрәге чыдамас дип курыктылар. Менә шундый хәлләргә түз син, адәм баласы!
Мәетләрне машиналарга урнаштырып юлга әзерләнгәндә бабай кинәш бирде:
— Балаларнын кырыгына монда җыелыгыз, — диде ул. — Аларнын җаннары бу нигезгә кайтыр. Алар өчесе дә үз балаларыбыз кебек иде.
Лотфулланын күзе әтисенен сакал-мыек баскан йөзенә төште. Кайгы- хәсрәт белән монарчы күзгә чалынмаган. Аны болай калдырып булмый.
— Әти, юлга чыкканчы чәченне, сакал-мыегынны рәтләп өлгерәм әле, — диде ул.
Сабир абзый үзе дә моны көтеп торган сыман Нургаяздан калган приборларны китереп бирде.
— Бик дөрес, улым, авыр чакта да ямьсез күренергә ярамый, — диде ул. Картнын тыныч кына әйткән бу сүзләре Нуранияне тетрәндереп җибәрде. Бер баксан, анда-монда чыгып та йөрми, шулай да пөхтә, матур буласы килә. Ә Нураниянен — егерме бер яшьлек кызнын сонгы көннәрдә көзгегә караганы да юк шикелле. Йөрәге урыныннан кузгалып билгесез җиргә күчкән кебек, кая инде монда матурлык турында кайгыртасын... Ул өлкәннәр сүзенә кушылмый да, эчтән яна, эчтән көя. Кыз кешегә онытылып бетәргә дә ярамый шул... Әмма бабай да дөрес әйтә бит. Авыр чакта да йөзенне югалтырга ярамый.
Нургаязга әйтәсе бик күп сүзләре калды Нураниянен. Нургаязга гына дигән назлары калды. Нургаяз өчен саклаган сафлыгы калды. Нурания бөтенләе белән аныкы буласы иде, барысы да калды. Әле серләре дә калды. Диплом җитәкчесенен Нуранияне дачага чакыруын белсә, нишләр иде икән Нургаяз?! Җавабын табар иде
ул. Әйткәне булды бит: «Дөньяда ике мәгънәсез эш булса, берсе — җил саклау, икенчесе — хатын-кызны саклау» дия иде. Җилне дә, хатын-кызны да саклап бетереп буламы?! Тик чын ир-егетләр җилләр каршына үзләре басып, яратканнарын җилләрдән дә, яман күзләрдән — нәфесен тыя алмаганнардан да аралый ала. Нургаязны менә шундый ышанычлы кыя итеп күз алдына китерә иде Нурания.
«Дипломны «5»легә якласам...» дип сүзен әйтеп бетермәгән иде, әллә ни сере дә юк анын, биш тапкыр «Мин сине яратам, Нургаяз, яратам!» димәкче иде Нурания. Тик... «Мин сине яраттым, бәхил бул, җаным!» дияргә генә калды. Калды!!! Сина дигән бөтен нәрсә калды, Нургаяз! Кызыл дипломын да истәлеккә генә калды...
Инсаф белән Солтаниянен никахларын теркәүне сорап язган гаризалары калды... Инде балаларнын җаннары күбәләк булып кайтканны гына көтәсе калды...
АВТОРДАН:
Балаларым, туганнарым шикелле бик якын булып киткән Нургаяз, Инсаф, Солтанияне кинәт кенә югалту үзем өчен дә бик авыр. Аларны бик бәхетле итеп күрәсем килгән иде. Тик саклап бетерә алмадым. Тормыш кырыслыгы миннән көчлерәк булып чыкты. Аларны харап итүчеләрне һаман таба алганнары юк. Һәлак булучыларнын ата-аналары тикшерүнен бик сүлпән баруына ризасызлык белдереп, генераль прокуратурага хат язганнар.
Дәүләтовнен җинаятен раслый алдылар. Суд булды, аны дүрт елга утыртырга хөкем карары чыгарганнар иде, әмма бу җәзаны йомшартырлык сәбәпләр «табылды». Талип Харис улы Дәүләтовка хөкем карарын шартлы рәвештә үтәргә ирек бирелде.
Майор Солдатов җырын хәзер яна «дуэт башкара», йортын да төзеп бетергәннәр. Җил кайсы яктан иссә дә, андыйларнын тегермәне тарта.
Инсафнын туганнан туган ике сенлесе— игезәкләр Әнисә белон Нәфисә урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап медицина университетына укырга керде, аларны әби белән бабай үзләренә сыендырды. Кызлар өлкәннәргә бик тә ышанычлы таяныч.
Зөлхәбирә фатирын алмаштырып, затлы йортка күчеп китте.
Нураниянен бик үҗәтләнеп судтан— судка йөрүләре, гаҗәеп бай материал туплавы бушка китмәде, дипломын «5» легә яклады, аны диссертация итеп үстерү турында фикерләр әйтелде. Суд процессында катнашучыларнын тигез хокуклылыгын һәм үзара ярышын тәэмин итү өчен бик күп эшләр башкарырга кирәк әле. Гаепләүченен дә, яклаучынын да, судьянын да гадел булуы гына җитми, судлар эшчәнлегенен сыйфатын, культурасын күтәрү бик мөһим. Бөтен кеше закон каршында бертигез булганда гына, кешене ин зур байлыгы итеп санаган дәүләттә генә мона ирешергә мөмкин.
Барыбызны да гашыйк иткән Нуранияне Америкага алып китәргә Нью— Йорк профессоры кайткан. Шул Солтанай авылыннан чыккан егет икән. Нураниядән биш ел гына элек мәктәпне тәмамлаган. Әлегә Нурания тәгаен генә җавап бирмәгән. Нургаязнын елын үткәргәннән сон ни дияр?..
2005-2006 еллар, Казан.