КОЯШЛЫ МИЗГЕЛ

— Менә монда хата киткән. Төзәтегъгә кигъәк, — диде аның гаризасын алучы тәбәнәк буйлы кара хатын. — Яки кигъедән языгыз.
Хатын «р» авазын дөрес әйтә алмыйча, французлар сыман сакаулап- бизәкләп сөйләшә иде.
— Мин ашыгам, вакытым юк, — дигән булды Раян.
Вакыты булса да, беркая ашыкмаса да шулай диде. Чөнки кире язып мәшәкатьләнәсе килмәде.
— Алайса когъектогъ каләм белән пөхтә итеп, үз кулыгыз белән төзәтеп куегыз. Миндә андый каләм юк, секъетагъдан согъасагыз гына. Ул өченче катта утыра.
Раян «әй җәфалыйсыз да!» дигән сыман кул селтәп, өченче катка менеп китте. Ләкин сырланып, хокук даулап йөрер чак түгел, тимерне кызуында сугарга кирәк, бирәм дигәндә — алырга! Ул «Татнефть» системасына караган әлеге оешмага заказ буенча унлап картина эшләп биргән, язның ап-аяз якты бер көнендә хезмәтенә күрә хөрмәтен, өлешенә тигән көмешен юллап йөрүе иде.
— Күчегъәсе дә кабат язасы гына бит, ние багъ инде аның, — дип мыгырданып калды аның артыннан сакау хатын.
Раян исә, ни затлы булса да, бары табан үбеп ятарга хөкем ителгән мәрмәр баскычларны яшь егетләр сыман җиңел генә сикереп үтеп, үзалдына такмаклый-такмаклый өскә күтәрелде:
— Кәгазьдәге ялгышларны
Була төзәтеп.
Ләкин язмыш хаталарын
Булмый үзгәртеп!
Раян шигырьләр укырга ярата, бик тиз исендә калдыра һәм төрле тантаналарда, очрашу-мәҗлесләрдә җай килгән саен аларны яттан сөйләп, дус-ишләренең күңелен күрә иде. Аның хәтер кесәләрендә һәр очракка туры килердәй берәр шигырь йомарланып ята, бу байлыгы кешеләр арасындагы
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА — шагыйрә, прозаик; «Көзге яшен», «Көмеш тун», «Кар өстендә миләшләр» Һ.б. китаплар авторы. Лениногорск шәһәрендә яши.
киеренкелекне йомшартырга, дуслык җепләрен ялгарга ярап куя. Кәефе яхшы чакта, үзалдына шигырь сөйләп, җыр көйләп йөрү гадәте дә бар.
Рәмзия
Г абделхако ва
Ә бүген анын кәефе, чынлап та, шәп иде. Бердән, язгы кояшлы көн җанына рәхәтлек бирсә, икенчедән, кулына керәсе мул акча да канәгатьлек, шатлык хисләре өсти. Хезмәтен тиешенчә бәяләнсә генә эшләргә дә, яшәргә дә кызык ич бу дөньяда!
Өченче катка менү белән анын каршына бер кочак кәгазь күтәргән нечкә билле, озын, төз аяклы чибәр кыз килеп чыкты. Хәзер бөтен кантурны (хәзергечә әйтсәк, офис) шундый таш йөзле курчаклар «бизи». Хатын-кыз затын эшкә алганда белем-акылына карап түгел, мал сайлагандай, тышкы кыяфәтеннән бәялиләр. Яшь, чибәр кызларга ишекләр җинелрәк ачыла, якты чырай мулрак эләгә.
Ир җанлы курчактан кабул итү бүлмәсен сорады. Үз чибәрлегенә үзе шаккатып йөрүче көязбикә дәшмәде, иренен пилмәндәй бөреп, ялкау карашы белән ун яктагы ишеккә ымлады да, тырт-пырт басып юлын дәвам итте.
Раян ул күрсәткән бүлмәгә керде. Керде... һәм баскан урынында катып калды. Өстәл артында, зур яфраклы фикус гөлләре арасында, тәрәзәдән төшкән кояш нурларына күмелеп, бер Фәрештә утыра иде...
Раян анын шикәр кебек ап-ак кофтасын, шул кофтанын челтәрле нәфис якасыннан калкып чыккан мәрмәр муенны, озынча алсу йөзне, кояш нурында көнбагыш чәчәгедәй чагылган соргылт-сары каш-керфекләрне, иннәренә таралып төшкән алтын чәчләрне күрде. Барысын да художник күзе белән күрде. Гүя анын каршында чынбарлык түгел, ә бөек рәссамнын каләм-буяулары тудырган, камиллекнен үзе булган илаһи бер картина иде. Фәрештә, аккош канатыдай нәфис кулларын өстәлгә салып, уйчан йөзен тәрәзәгә таба бора төшеп, бер халәттә катып калган. Фани дөньядан аерылып, үзе генә белгән уй-хыяллар куенына кереп чумган бер тын мизгеле иде булса кирәк. Ул хәтта Раяннын керүен искәрми калды. Шуна күрә ир аны һич унайсызланмый рәхәтләнеп күзәтте.
«Нинди сөйкемле ханым! Унтугызынчы гасырдан адашып килеп чыккан нәзакәтле гүзәл ич бу. Их, минеке булса икән бу серле чибәркәй, сокланып, назлап кына торыр идем!»— дип уйлады Раян. Күнелендә кузгалган назлы хисләргә буйсынып, матур, сөйкемле ханымны кочып алудан үзен чак тыеп калды. Җанында кинәт кабынган бу мәхәббәт уты, тәнендә кузгалган дәрт бу арада «сүнәм-сүнәм» дип пыскып яткан илһам чаткысын дөрләтеп җибәрде: «Мин бу фәрештәне һичшиксез ясыйм, менә дигән картина килеп чыгачак!» Образ тудырып баш ватасы да юк, менә ул бербөтен, әзер инде, якты, көләч буяуларынны кызганмый тукымана төшер дә куй гына.
Шулчак өстәлдәге телефоннарнын берсе тынлыкны сискәндереп чынлап куймаса, әлеге серле, хыялый-тантаналы мизгел күпме дәвам итәр иде, билгесез. Язгы кояшнын иркә нурларында коена-коена, уйлар дингезендә йөзгән хатын ялт итеп бүлмәгә таба борылды, кабаланып телефон трубкасына үрелде һәм Раян колагына арфа кылларында тирбәлеп чыккан ифрат назлы, иркә тавыш килеп иреште. Нинди сүзләргә ияреп чыкты ул авазлар, ир игътибар итмәде, анысы анын өчен мөһим дә түгел иде. Чишмә тавышыдай чылтырап аккан бу йомшак, нәфис тавыш аны тәмам әсир итте, шул мизгелдә ул үзенен менә шушы хатынга, гомерендә беренче тапкыр күргән серле чибәркәйгә баштанаяк гашыйк булуын анлады. Биредә нишләп йөрүен, бу бүлмәгә ник керүен дә онытты. Әгәр хатын зәнгәр нур тулы карашын күтәреп:
— Исәнмесез. Сезгә ни кирәк иде? — дип үзе сорамаса, Раян томанлы карашын ана төбәгән килеш тәки шулай басып торыр иде.
— Исәнмесез... — диде ул ярым пышылдап.
Йомышын, үзенә ни кирәген исенә төшерергә азапланды. Зиһене томаланган, «корректор» дигән сүз шул томан эчендә адашкан-югалган иде. «Мина инде хәзер берни кирәкми, бары син генә кирәк!»— дип аваз салды мәхәббәттән исергән күнеле.
Фәрештә, анын уйларын сизгәндәй, матур күзләре, тулы иреннәре белән, үз итеп, бик йомшак итеп елмаеп куйды. Болай да кояш нурлары белән тулы бүлмәдә бар төсләре белән уйнап, гүя салават күпере балкыды.
Бусы инде артык иде! Раяннын бу сихри карашны күтәрергә көче җитмәде,
оялудан муенына кадәр кызарып, бүлмәдән атылып чыгып китүен үзе дә сизми калды. Ашыгып-кабаланып урамга чыкты. Биш катлы бу затлы бинага аяк басып кергәндә сатылган картиналары өчен акча юллап һәм шул акчага иске машинасын янартырга исәпләп йөрүче аек акыллы, бик эшлекле илле яшьлек ир иде ул. Аннан исә беренче тапкыр гашыйк булган һәм бу халәттә нишләргә тиеш икәнен белми йөдәгән самими үсмер егет булып килеп чыкты. Үзе генә түгел, алтын чәчле, зәнгәр күзле патша кызы да ана ияргән иде...
***
Ләкин фикус яфраклары арасында кояш нурларына күмелеп утырган гүзәл ханбикәнен рәсеме ясалмады...
Рәссам, шагыйрь кебек чынбарлыктан аерылып, хис-хыяллар дөньясында яшәүче иҗади затларнын күнеле чуар, аларнын сәер-серле тормышында андый талпыну-ашкынулар, илһамлы мизгелләр еш була. Ләкин тиз кабынган тиз сүнә, җете кызыл тиз уна... Ул илһамлы мизгелләр кайчак яшен кебек бер балкып ала да, күздән югала, ә кайчак кояшнын үзе кебек күнел күгендә байтак эленеп тора. Ана инде күнәсен, тиз генә сүнмәсен анлыйсын, хыялны чынга ашыру өчен вакыт чиксез кебек тоела. Тик көннәрдән бер көнне кояшны болыт каплый...
Әгәр тормышы бер эздән генә барса, көтелмәгән мәшәкатьләр килеп чыкмаса, бәлки Раян матур хыяллар илендә байтак адашып йөрер, остаханәсенә бикләнеп, полотносына капланып, күнел кояшынын рәсемен төшерү белән мәшгуль булыр иде.
Беренче мәшәкать күнелле иде: яна гына институт тәмамлаган олы кызы, Казаннан киявен ияртеп кайтты да, без язылыштык— өйләнештек, диде. Ана белән ата «ах» итте. Никахсыз-туйсыз нинди өйләнешү ди ул, булмаганны! Без кешедән кимме? Туган-тумача, дус-ишләр ни әйтер?
Туй кәмитенә бер утыргач, әйләнәсен дә әйләнәсен икән. Башларын тубал булганчы әйләнәсен... Кәмит туктагач, барча мәшәкатьләр узгач, Раян бу хәлләргә ышанып бетә алмыйча, башын тотып, үзенә үзе аптырап, байтак гасабиланып йөрде. Киявенен «бабай» дип дәшүе анын өчен шул хәтле сәер иде. Сәер генә түгел, бу бер фаҗига иде! Монарчы заманнан калышмыйча яшьләрчә киенеп, бераз әтәчләнеп-егетләнеп тә йөргән Раян шушы туйдан сон үзенен яшьлек иленнән куылган зат икәнен анлады. Җитмәсә шул елнын көзендә анын юбилее да иде. 50 саны карап торуга бик күркәм булса да, җирдә шул хәтле йөрүенә ышанасы, еллар йөген иннәргә һич тә саласы килми икән. Үзе укыган һәм дә иш янына куш булсын дип, бераз укыткалап та йөргән училищенын актлар залында үткән юбилей тантанасында ана: «Бу әле картлыгыннын яшьлеге генә, әле яшен кебек балкыр чагын!» — кебегрәк күнел юаткыч купшы сүзләр күп әйтелсә дә, картаерга теләмәгән йөрәге үксеп елый иде. «Илле чиген узгач, алтмышка юл ачыла, ә гомер шундый тиз үтә... Күнелле чаклар, куанычлар артта калды, алда — картлык, мин — бабай, бабай... Озакламый кулга беренче оныкны тоттырырлар...» — җанын шундыйрак уйлар үртәп, Раянга тынгы бирмәде. Анын бу дөньяда карт кеше булып яшисе килми иде.
Күнел халәте карангы буяуларга ияреп рәсемнәренә төште . Томанга төренгән буш кырлар, җил кыйнаган шәрә агачлар, таш сукмакта бөрешеп яткан гөлләр, яшен сугып күмергә әйләнгән ялгыз имән, йөзен җыерчык баскан, карашыннан әҗәл карап торган карт сурәте — барысы-барысы кулга сабын белән бау алып, яшәү белән алыш-бирешне өзәргә өнди торган рәсемнәр иде. Бу рәсемнәрдә кояшнын үзе түгел, хәтта нәни нуры, шәүләсе дә юк, алардан сон Малеевичнын атаклы кара шакмагына карап та күнел ял итәрлек иде.
Күнеленен кайсы аулак почмагыннан калкып чыккандыр, шул чорда иҗат ителгән рәсемнәргә кара кош булып сынар күз кунды. Рәнҗү-үпкә дә, шул ук вакытта янау-кисәтү, ачу уты да бөркелгән ул сынар күз әле имән тамырыннан, әле болыт эченнән, әле куырылган гөл таҗыннан бозлы ук булып төбәлә дә, һәркемне бу салкын караштан качарга мәҗбүр итә иде.
Үзе кебек үк хыял-уйдырмалар, буяу-пумалалар дөньясына кереп чумган берәү Раяннын аркасыннан кага-кага көлде:
— Шайтаннар белән килешү төзеденме әллә син, дускай? Ахырзаманда бер күзле иблис имансыз бәндәләргә күренә башлый, имеш. Синнән ераграк йөрергә кирәк, ахырзаманны ашыктырасын, малай!
Раян кеше сүзенә карап кына караш-фикерләрен үзгәртә торган затлардан түгел, үҗәтлек-кирелеге җитәрлек иде. Шуна күрә сынар күз анын кул тамгасы булып картинадан картинага күчүен дәвам итте. Ә көннәрдән бер көнне күргәзмә залында йөргәндә ике хатын-кызнын пышылдап кына сөйләшүен ишетте ул. Үз яше чамасындагы бу икәү колакка колак, авызга авыз куеп анын иҗатын тикшерә-бәяли иде.
— Бигрәк котсыз рәсем! Ниемә кирәк булды икән кәгазь пычратырга? Моннан башка да халыкта депрессия, — диде шадра йөзлесе.
Ахирәте мәрхәмәтлерәк зат иде булса кирәк, авторны аклап-яклап маташты:
— Бәлки ул бик бәхетсез, ялгыз кешедер, аны анлаучы, яратучы юктыр...
— Ул бәхетсез дип, без дә елап утырыйкмы?! Кара син бу сынар бәбәккә, төшенә керсә, куркып уянырсын! Мина калса, бу художник чын сәламәт кеше түгел, психик авыруга охшаган. Хәер, алар барсы да шундый, ычкынган халык.
Картиналарына карата әйтелгән бу тискәре фикерләр, үзен җүләргә чыгарулары Раянга бик авыр тәэсир итте. Шул ук көнне күргәзмәләр залыннан барча картиналарын җыеп чыгып, — юк, утка якмады, кызганды, ни дисән дә бу анын хезмәте генә түгел, бүгенге күнел халәте дә иде, — гаражына илтеп куйды.
***
Кәефе кырылып, кысыр хәсрәтеннән төшенкелеккә бирелеп йөргән ямансу көннәрендә анын башына көтелмәгән бәла, чын бәла ишелеп төште : гомер иткән хатыны Ясирә кинәт авырып хастаханәгә кереп ятты. Раяннын гомер «трамвае» хәзер өч тукталыш буйлап кына, чаба иде: өй — училище — хастаханә — өй...
Өйдә нур сүнде. Элек барлыгына әлләни игътибар да ителмәгән хатынынын үзе өчен никадәр кирәкле, кадерле җан булуын Раян шунда гына анлады. Өйнен бөтен яме хатын-кызда икән. Хатыны сау-сәламәт чакта өйдә тәртип иде, ашарга пешкән, киемнәре юып-үтүкләп эленгән, тамагы тук, өс-башы чиста иде. Инде бу рәхәтләр калмады. Һәм бу рәхәтләр булсын өчен күпме хезмәт кирәклеге дә анлашылды... Улы Казанда укуда, сабый көткән кызынын үз хәле хәл. Раяннын пумаладан гайре берни тотмаган йомшак иркә кулларында чүпрәк-тастымаллар, таба-кәстрүлләр «уйный» башлады. Уйлар авырайды, баш иелде, адымнар акрынайды. Ә табиблар өметләрне бер-бер артлы өзә тордылар...
Карангы көзләр арты салкын кыш килде, кышларны холыксыз яз, янгырлы җәй алмаштырды... Ләкин Раян өчен вакыт гүя туктаган иде.
Өйдән үз аягы белән чыгып киткән, айлар буе хастаханәләрдә ауный торгач, күгәрчен кадәр генә калган Ясирәсен дүртенче катка Раян үз кулларында күтәреп менде. Хатынын кызганудан күзләренә ачы яшьләр тулды, бар йөрәге елады. Ул артык көчсез, артык чарасыз иде. Әҗәл аяк баскан бу салкын, нурсыз өйдә ана коточкыч авыр, куркыныч иде. Раяннын кулыннан пумаласы гына түгел, бөтен эш төште. Ул, кайгысыннан качарга теләп, шешәгә үрелде...
— Мин киткәнче түз инде, — дип ялварды Ясирә.
— Зинһар, эчмә... — дип ынгырашты.
Ләкин анын сүзләре үзе кебек үк көчсез иде. Раян дә көчсез иде. Ул көн-төн эчте, тик барыбер җанын йолкып, йөрәген чеметеп газаплаган хәсрәттән котыла алмады. Юату эзләп чирле хатынына сыенды:
— Без бергә үләрбез, Ясирә. Шулай яхшырак булыр... Икебезне бер кабергә күмәрләр... Барысы да бетте... Ник яшәргә? Чукынып китсен бу дөньясы, өч көн
шатлык өчен туасы да юк. Тугач, үләргә кирәк... Үләсе булгач, ник туарга? — дип сукранды.
Хатыны җан биргәндә, ул анын кырына, идәнгә сузылып ятып гырылдап йоклый иде... Уянгач та, өзек-өзек авыр сулышлар ишетелмәгән коточкыч тынлык аны сискәндерде, куркуга салды. Калтыранган куллары белән караваттан салынып төшкән лимон төсендәге ябык беләккә кагылды, ул боз кебек салкын иде. Җансыз гәүдә янында, әҗәлнен салкын сулышы белән тулган бу бүлмәдә бер минут та каласы килмичә, Раян урамга саф һавага атылып чыкты. Кипкән сары яфракларны таптап әрле-бирле аптырап йөрде-йөрде дә, кибеттән бер шешә алып, эскәмиядә гәп корып утырган ирләр янына юнәлде. Шуларга кайгысын сөйләп, күнелен бераз бушатасы килгән иде. Ләкин ана игътибар итүче булмады, Рәсәйнен бер төркем эшсез сәрхуше кызып-кызып Америка турында гәпләшә иде.
— Шул кирәк аларга, артыгын кыландылар! Бөтен дөньяга хуҗа булмакчылар, кишеремне тотсыннар! Бушлары да юньле адәм түгел, үзе ата жулик ул.
— Анда калган халыкка хана инде хәзер, братлар. Йөзәр этажлы йортлар ди. Икесе дә убылган, кешеләр тәрәзәдән сикергән икән.
— Артына ут төртсәләр, нибуч сикерерсен! Тереләй янганчы, мәтәләп дөмегүен хәерле. Мин дә сикерер идем. Ай-һай, туганнар... Алла сакласын!
— Кыланмышларына күрә бик таман! Маена чыдый алмыйча котыра ул Әмрикә. Хитри-митри, бер дә үзенә ут кертми, Әфганга бомба коя, Вьетнамга коя. Боларда гына корал, имеш. Япунияне нишләттеләр?! Алла җәзасы бу. Берсен дә кызганмыйм, мина димәгәе, чукынышып катсыннар.
— Алай каты бәрмә, туган. Прастуй халыкнын ни гаебе бар? Алар да безнен кебек бәндә инде...
— Булыр Әмрикәдә прастуй халык! Буржуй белән ябрәй оясы бит ул!
— Сугыш чукмарлары диген. Буш бөтен Иракны бомбага тотам, Саддамнын муенын борам дип әйтә ди.
Раян сүзнен ни турыда баруын анламады. Алама киемле, мунчала йөзле сәрхушләрнен кипкән балык суыра-суыра әллә кайдагы Америка турында гәп корулары сәер иде. Безнен халык шундый бит, борын төбендәгесен күрмәсә күрми, әмма дингез-таулар аша үрелеп ерак офыкларны айкарга ярата.
«Кин масштабта» фикер йөртүче харап эшлекле ирләргә үз кайгысын, Америкада җимерелгән биек йортлар, анда һәлак булган халык белән чагыштырганда бик вак булып тоелган чирле хатын вафаты хакында сүз кузгатырга кыймады Раян. Башын иеп болар яныннан китеп барды. Ул чарасыз, гаҗиз иде. Аптыраган-йөдәгән, зиһене чуалган иде. Өендә ятып калган хатын мәете янына кайтасы килмичә, көне буе шәһәр урамнарын инләп йөрде дә йөрде...
Юлында коллегасы Анна Борисовна очрамаса бәлки әле төне буе да шулай ангыраеп йөрер иде. Ул әле аны да күрми үтәсе иде, Борисовна үзе туктап сүз катты:
— Раян Харрасович, хәлләрегез ничек? Хатыныгыз ни хәлдә?
Раян инде ике айлап эшкә йөрми, авыру карар өчен ял алган иде. Ул ни дияргә белми, кашларын җыерып, ык-мык итеп торды да, калтыранган бармаклары белән ирен-сакалын сыпыргалап:
— Менә үлеп китте бит әле ул... — диде.
Гүя үлеп, үзенә җайсызлык, мәшәкать тудыруына хатынын гаепли, ачуы килә иде.
— Шулаймыни?! О Боже, пусть земля ей будет пухом! Кайчан җирләдегез? Ник безгә хәбәр итмәдегез? — диде һәрчак кеше хәленә керә торган йомшак күнелле хатын. — Озатырга ярдәм иткән булыр идек.
Раян нәүмиз карашын ана төбәп, каударланып кабатлады:
— Ярдәм итегез... Зинһар, ярдәм итегез мина!!! Ул бит әнә... өйдә ята... Мин белмим нишләргә? Нишләргә мина хәзер?
— Кайчан үлде сон ул?
— Ну... бер... биш-алты... сәгатьләр элек...
— О Боже, Раян Харрасович! Бу бит коточкыч олы хәсрәт! Ә сез нишләп урамда йөрисез?! Тизрәк участок врачын чакырыгыз, балаларыгызга хәбәр итегез. Татарларда бит мәетне озак тотмыйлар. Бүген үк мәчеткә барып, юу, җирләү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк!
— Минме ? Бер үземме ? Мин белмим... Минем беркайчан... беркемне...
Чынлап та, Раянга мондый мәшәкатьләр таныш түгел иде. Гаиләне, бөтен хуҗалыкны, төрле документ, справкалар, фатирга түләү мәсьәләләрен — барысын, барысын монарчы хатыны хәл итте.
Анна Борисовна анын хәлен анлады бугай.
— Барыгыз алайса, өйгә кайтып врач чакырыгыз, балаларыгызга хәбәр итегез. Ә калганын без кайгыртырбыз.
Күмәк көч, ярдәм белән Ясирәне сонгы юлга озаттылар...
Аны җир куенына сендергәннәрен үз күзләре белән күреп торса да, Раян бу чынбарлыкны кабул итә алмый азапланды. Югыйсә Ясирә анын өчен җан сердәше, күнел юанычы булудан бигрәк, җылы өй, тәмле аш, чиста кием, кыскасы, комфорт иде. Ялгызлыкны ир бик авыр кабул итте. Мәет чыккан шыксыз йорт анын өчен карангы, салкын зинданга әйләнде. Анда кайтып кермәс өчен һаман саен дус-ишләр арасында чуалырга тырышты. Тик дус дигәннәре кесәләрендә җил уйнаган урам сукбайлары иде. Раян сыйласа, баш кага-кага аны тынлыйлар, хәленә кергән, үзләренчә юаткан булалар. Сыйламаса, кул селтәп үз юллары белән китеп баралар. Болар хәерче булса да, тәкәббер халык, калай әтәчләр иде. Шул эре хәерчеләрнен күнелен күрә-күрә, өйдән байтак әйбер юк бәягә сатылып бетте...
— Безнен талантлы художнигыбыз алкашка әйләнгән, — дип сөенде дошманнары.
Нәм шешә кыстырып, йөгерә-сөенә «кайгысын уртаклашырга» килделәр.
Рәссамнын көлеп торган чиста өе сәрхуш оясына әйләнде. Балаларнын туган йортка юлы өзелде. Ишекләр көне-төне ачык булса да, монда аларны беркем көтми, кайнар чәен куеп каршыламый иде...
— Бетә бит бу, коткарасы иде егетне! — дип борчылды элеккеге дуслары.
Нәм, ай-ваена карамый, аны сары йортка илтеп тыктылар...
Шәһәр читенә урнашкан, рәсми рәвештә «Психо-неврологический диспансер» дип аталган ул ярым җимерек өч катлы сары бинаны гади халык «Сәрхушләр йорты» дип йөртә иде...
***
Монда адәмнәрнең ниндие генә юк. Ире-хатыны, яше-карты... Ләкин һәркайсынын йөзендә «үз чире» ярылып ята. Саргылт, шешенке, нурсыз йөзләр... Караңгылык, бушлык оялаган төссез күзләр... Елмаюдан мәхрүм салынкы иреннәр... Битараф, томанлы карашлар...
Һәр вакыйганың, һәр гамәлнен тамыры — сәбәп, җимеше — сабак... Раян диспансердан шуны аңлап чыкты: авыру җаннар йортына ул Альберт белән танышыр, очрашыр өчен килеп эләккән. Язмыш давылларында сынган җан канатын, имгәнгән рухын табиблар түгел, менә шул сәер егет дәвалады.
Карап торышка 30-35 яшьләр тирәсендәге ул егет башка авыруларга бөтенләй охшамаган иде. Бәрхет кебек чиста каратут йөз, кин мангай, бик тирәннән, күңел төбеннән сынап карый торган күмер күзләр, үткен караш, кылыч борын, калын кырыс иреннәр — бар кыяфәте белән ул рәсем- скульптураларда яшәп калган борынгы грек акыл ияләрен хәтерләтә иде. Егет үз бәясен бик белгән сыман, сынын хәрбиләрчә төз тотып, горур атлап йөри, сөйләшкәндә әңгәмәдәшенең җанына төбәлеп, үтәли тишеп карый.
— Бәхетең, абзый, минем белән бер бүлмәгә эләктең. Мин сине терелтәм, — диде ул Раянга.
Раян дәшмәде. Мондагы халык белән сак булырга кирәк.
Егет гүя аның уйларын укый иде:
— Ышанмыйсыңмы? Ну-ну... Терелтәм дигәч, терелтәм! Син беренчесе түгел.
— Кем соң син? — дип сорады Раян.
Егет бик канәгать елмайды:
— Курыкма, тәҗрибәле пациент... Чүт кенә... мондыйрак... Аларча түгел...
Шулай дигәч, эчкә баткан шомырт күзләре белән хәйләкәр елмаеп, Раянга төбәлде. Язмыш сукмаклары сәрхушләр, диваналар йортында кисешкән ике адәмнең дәшми генә, күзгә-күз төбәлеп бер-берсен сынап- өйрәнеп торган бу мизгеле шактыйга сузылды. Ләкин Раянның карашы тыныч, битараф иде. Биредә кем булмас та, ни булмас дигәндәй, иңнәрен генә сикертеп куйды.
Егет тә үз күңелендә: «Миңа бу адәмнән бернинди куркыныч янамый, моңа ышанырга ярый», — дигәнрәк нәтиҗә ясады бугай, сүзен дәвам итте:
— Минем кебекләргә дәва юк, мин монда акыл җыяр өчен кереп ятам. Иң хикмәтле сүзләр җүләр авызыннан чыга бит, абзый. Чөнки сүзгә киртә куючы тормоз юк, күңел капкасы шыр ачык. Ни уйлый — шуны әйтә! Хакыйкатьне курыкмыйча кычкыручылар — диваналар. Аларны тыңласаңмы, у-у-у... Әллә ниләр ишетәсең, академиктан да болайрак... Мин мондагы философларның әкиятләрен дәфтәргә теркәп барам. Бу йорт диссертация язар өчен бик шәп урын, абзый! Алтын кебек затлы кешеләр җыела монда...
— Ә тегендә — егет кулы белән рәшәткәле тәрәзәгә, урамга төртеп күрсәтте — тере мәетләр дөньясы. Ул бичара зомбилар корсакларын кайгыртып көн-төн чабалар да чабалар. Йөрәгең тук булса, корсак дәшми ул, шуны белмиләр, — диде егет.
Раян елмаеп баш чайкады. Акылы зәгыйфь кеше ни сөйләмәс...
— Көлмә, абзый, — диде егет. — Мин белгәнне барысы да белсәме?! Тик шунысы яман, дару-укол белән агулыйлар монда. Энәләреннән качып булмый, бәйләп куеп булса да кадыйлар. Ә төймәләрен йотмаска, әбрәкәйгә ташларга кирәк. Кирәкми алар сиңа. Мин сине үзем терелтәм. Син алкаш бит, әйеме? Бушлыкны утлы су белән тутырырга азапланасың. Бөтен чир бушлыктан килеп чыга, абзый! Кемдер чамасын белми сыер кебек күши башлый, кемдер энәгә утыра, кемдер шешә суыра... Бушлык куркыныч ул, бушлык — нуль! Ә нуль, беләсен килсә, гарәп сүзе, сыфрдан килеп чыккан, бушлык дигәнне анлата. Әкәмәт хикмәтле сан! Сул якка баса, бөтенесен йота, ун якка баса — үрчетә. Менә шулай, абзый, нульне йөрәк ягына бастырырга ярамый. Бушлык төпсез кара упкын ул, черная дыра, анда бөтен галәм сыя, хет күпме тутыр. Вәт шунда кереп югала инде кеше.
Егетнен сүзләре Раянны уйга салды, аларда хаклык бар иде. Чынлап та бушлык ич, өендә дә, җанында да... Анын өчен яшәү мәгънәсе югалып бара, тормышка ябышыр сәбәп, таяныр ноктасы калмады кебек...
— Ә мин башка... Болар өчен җүләр, тегеләргә үз кеше. Алар мине анлый, анда тел кирәкми. Мин үзем — галәм. Бөтен галәм менә монда! — Егет йодрыгы белән күкрәк турысына сугып алды. — Баш ерунда, барысы да менә монда! Ишегенне бикләмәсән, сыя ул! Шуна күрә мина кайда да рәхәт. Бушлык юк, нуль юк! Бөтен дөнья үземдә, менә монда... Барысы да үзем белән...
Егет үзалдына мыгырдана-мыгырдана караватына сузылып ятты. Ул көнне башка сөйләшмәде, кулына көрән тышлы калын дәфтәрен алып, болай да мунчалага әйләнгән ручка башын чәйни-чәйни нидер язды, әле үзалдына елмайды, әле эшеннән риза булмагандай йөзен чытты...
Икенче көнне дә анын тавыш-тыны ишетелмәде. Көне буе Раянга артын куеп, диварга борылып ятты, әллә йоклады, әллә үз хәле хәл иде.
Кичке якта анын янына бер иптәше килде. Бик ыспай, зыялы кыяфәттәге чибәр ир-егет. Йомшак кына басып палатага керде, итагатьле итеп Раян белән исәнләште дә, гаҗәпләнеп сорады:
— Ә Альберт кайда? Аны шушы палатада дигәннәр иде.
Раян сорауга сорау белән җавап бирде:
— Сезне монда ничек керттеләр сон?
— Бу илдә бар ишекләрне дә ача торган бер ачкыч бар, белмисезмени?! — дип елмайды сөйкемле кунак.
— Белмим, — диде Раян.
— Димәк, ябык ишекләрне ачарга туры килмәгән. Бәлки сезнен өчен бөтен ишекләр ачыктыр... Шулай да, Альберт кайда?
— Ул лечениедә, ун-унбиш минут көтәсегез булыр.
— Монда хәтле килгәч, көтәрбез инде, — диде кунак һәм алып килгән күчтәнәчләрен сумкасыннан бушатырга кереште. Тумба өсте җиләк- җимеш, тәм-том белән тулды. Кунак караватка утырды, шулчак мендәр астыннан бер почмагы чыгып торган дәфтәргә күзе төшеп, аны кулына алды, иркәләгәндәй сыпырды да:
— Һаман яза икән... — диде.
— Яза инде... — дип көлемсерәде Раян.
— Көлмәгез, Альберт җүләр түгел. Искиткеч талантлы, башлы кеше ул! Белмәгән нәрсәсе юк иде. Шундый егетне әрәм иттеләр.
— Кем әрәм итте?
— Кыйнап имгәттеләр... Гел шулай була бит ул. Маймыллыктан арынмаган надан, сай бәндәләр кешелекнен чәчәкләрен таптый. Ә Альберт бик башлы, талантлы егет иде. Чын шагыйрь ул, сез анын җырларын тынласагыз! Альберт белән без бергә укыдык, бер бүлмәдә яшәдек, якын дуслар идек. Аннары аралар өзелде. Баесам, китабын чыгарам дип нәзер әйткән идем. Алланын рәхмәте, эшләрем яхшы гына бара. Менә бераз җай чыкты, инде әйткән сүзне үтәргә кирәк. Шул ният белән Альбертны эзләп авылларына кайткан идем, анда юк... Әнисен күреп сөйләштем. Монда икәнен ул әйтте... Башта ышана алмый тордым. Кем уйлаган... Беренче тапкыр гына ятуы түгел икән.
Кунак башын чайкап, иренен кысып куйды:
— Шундый кеше... шундый кешене бит! И-их!!!
Раян дәшмәде. Әгәр Альбертның мондый акыллы, тугры дусты бар икән, һәм ул дус берни белән исәпләшми, башкаладан ук аны эзләп кайткан, янына зурлап килгән икән, бу бик күңелле хәл, күңелле генә түгел, бик шәп бит инде бу, дип уйлады ул. Димәк, Раянның күршесе чынлыкта шыр дивана түгел, ярыйсы гына бәндә булып чыга!
***
Шуннан соң ул сәер күршесенә, аның керделе-чыктылы сүзләренә башкачарак, игътибарлап-сынап карый башлады. Баксаң, алтын тәңкә сыман акыллы-акыллы сүзләр дә тәгәрәп чыккалый икән исәр егет авызыннан...
Ә беркөнне, шаманнарның зур барабаннарын хәтерләткән түм-түгәрәк ай сәрхушләр, диваналар йортының рәшәткәле тәрәзәсеннән үрелеп, моңлы нурларын түккән бер төндә Альберт кулына гитарасын алды. «Гитара минем иң тугры дустым, мәңгелек юлдашым, үлгәч, кабергә дә гитара белән күмәргә васыять иттем», — дигән иде Раянга. Җырдан бернинди зыян юк, ул үзе җан дәвасы дипме, егеткә гитараны үзе белән алырга рөхсәт ителгән иде.
Шулай итеп, айлы, якты бер төндә Альберт тәрәзә төбенә менеп кунаклады да, гитара кылларын чирткәләп, әкрен генә шыңшырга кереште:
— Ай нуры үпкән сукмаклар буйлап, мин синнән китәм. Бары бер төнгә уртак учакны, синең кочакны үземсез итәм. Мин синнән китәм, җил булып исәм, тик ышан иркәм, таң ату белән мин кайтып җитәм. Сине үбәргә, яшьле күзеңә иртәнге нурдай бер тамар өчен. Ә сиңа, бәгырь, җитмәс гомер дә, мин хыялыйны бер аңлар өчен... Җылы йортыңа, якты утыңа чакырып торыр ак канат-куллар, ә мине һаман офыкка дәшәр ай нуры үпкән тылсымлы юллар... Караңгы күктә йолдызлар янгач, ялгыз ай байгач, җир йөзе миңа кысан тоелыр. Арыган җаным, тынычлык эзләп, ак болытларга килеп сыеныр...
— Үзең яздыңмы? — дип сорады Раян.
Егет карашын тәрәзә артында калган төнге тормышка төбәгән килеш теләр-теләмәс кенә җавап бирде:
— Язмыйм, җырлыйм... Иртәгә онытылачак...
Шулай диде дә шыңшуын дәвам итте:
— Минем җырларым күкләрне иңләр һәм килеп кунар моңлы йолдызга. Ләкин беркайчан барып ирешмәс йөрәк түремдә утырган кызга... Ах горур булдың, гүзәл Алиһәм, мәңге җитәлмәс сиңа буйларым, йолдызлар кебек сүнәр таңнарын синең нурыңда йөзгән хыялым...
Раян Альбертны гаҗәпләнеп тыңлады. Егет үзе генә белгән ниндидер сихри көчләр белән гүя күктән сүзләр җыя да, шулардан җыр үрә иде. Уйланып- сайланып тормый, кайсы эләгә, шуны такыясенә тезә бара. Җырны әйтерсең Альберт түгел, сүзләр үзләре, ничек ошый, ничек телиләр, шулай төзиләр дә куялар. Гүя гитара кылларына галәмнең серле почмакларыннан очып килгән сүз-карлыгачлар куна... Талантмы бу, җеннәре булышамы? Әмма җыр бар, сүзләре дә күңелгә ята, көе дә. Ялгышмаган Казан кунагы: табигатьнең моңлы баласын харап иткәннәр. Затлы сәхнәләрдә җырлыйсы егет төн уртасында тилеләр йортының тимер рәшәткәле тәрәзәсе төбендә бердәнбер тыңлаучысы, үзе кебек бер авыру бәндә өчен соло концертын куя...
— Сиңа чынлап та китап чыгарырга кирәк.
— Өлгермим, вакыт юк, — диде Альберт. — Китап мин үлгәч чыгачак...
— Алайса тиз генә булмый икән, — дип елмайды Раян.
4. «К. У.» № 6
— Дааа... тагы ике ел бар әле... Караңгы төннәрнең үз яме, сере бар, Әлегә тән яши, үлмәгән, тере җан. Ул тели дөньяның күзенә карарга, ул тели тормышның бар серен аңларга. Ник килгән, ни көткән, ни тапкан бу җирдә? Ничә кат әйттем бит
97
өзелгән күңелгә, син аны эзләмә, эзләмә, эзләмә... Барсы да ачыла иң соңгы мизгелдә, сер куна, нур куна йомылган күзеңә...
— Ә минем хатыным үлде, — диде Раян.
— Арыгандыр. Арыганнар китә. Үлем безне түгел, без үзебез аны сайлыйбыз. Кем тели шул кала, арыганнар китә, югала... Мин дә ике елдан китәм. Елама, әнкәем, югалтсаң улыңны, ай тулгач, күкләргә сузарсың кулыңны. Мин сине күрермен, төшеңә керермен, кардай ак чәчеңне толымга үрермен. Битеңнән үбәрмен, моңлы җыр көйләрмен, елама, әнкәем, мин монда, диярмен...
— Төн үтә, йоклап булмый, — диде Раян. — Син дә сагыш кына үрчетеп утырасың. Болай да йөрәкне уй тапый.
— Нинди уй? Синдә бернинди уй юк, абзый. Бушлык кына. Йөрәгеңне бушлык тапый. Син ул бушлыкка шатлык сал.
— Каян алыйм? Юк бит ул.
— Бар, абзый. Шатлыксыз җан булмый. Ул һәркемгә бирелә.
Шулай диде дә, егет тагы җырлый башлады:
— Язмыш сандыгыңны актар, тап шатлык нуры. Гел кайгыдан тормагандыр гомерең юлы. Кояшлы мизгелләр була, исеңә төшер, шул мизгелнең бар рәхәтен яңадан кичер. Уяныр шулчак күңелең, җаның сөенер, дөм караңгы төннәрең дә якты күренер. Кайт шул кояшлы мизгелгә, җаның ял итсен. Өмет дигән фәрештәләр йөрәгең үпсен...
— Кояшлы мизгел? — дип кайтарып сорады Раян. — Кояшлы мизгел...
Бар бит ул! Булды бит ул! Кояшлы мизгел... Авыр болытлар, дымлы яфраклар, караңгы көннәр астында күмелеп калган якты, нурлы мизгел... Ничек онытты соң ул аны, югыйсә мәңге онытырга тиеш түгел иде!
Күңеленә ишелеп төшкән гүзәл хатирәләрдән гаять дулкынланып, хисләнеп кычкырып җибәрүен Раян үзе дә сизми калды:
— Альберт, тукта! Комачаулама! Мин ул мизгелне таптым. Тоттым мин аны, менә ул, менә! Ә син, дәшмә, зинһар, башка дәшмә! Югыйсә югалтудан куркам. Тыңла, бер шигырь искә төште:
Дулкының килеп кагылды,
Суырып алды кочагына, Бөтерә-бөтерә алып китте Ярга, сөю учагына...
Күпме көннәр узган иде,
Узган иде күпме төннәр...
Йөрәгемә йозак элеп,
Мин бит киткән идем синнән...
Мин оныткан идем сине,
Онытырга теләмичә.
Сөю салым бата-чума,
Сагыш диңгезләрен кичә.
Синең ярга ашыгам мин, Нурлы караш — якты маяк. Саф фәрештәм, сизәсеңме, Мин синеке баштанаяк...
— Булды, абзый... Бүгенгә җитәр... Дәшмик. Бәхетле кеше күп сөйләшми. Зар-моңлының гына сүзе бетми.
— Нигә алай?
Ләкин Альберт җавап бирмәде. Гитара да тынып калды. Тәрәзә төбендә тезләрен кочып утырган килеш егет йоклап китте...
Ә Раян йоклый алмады. Ул әле һаман үзенен кояшлы мизгеле эчендә хозурланып йөри иде...
Өстәл артында, зур яфраклы фикус гөлләре арасында, тәрәзәдән төшкән кояш нурларына күмелеп, бер фәрештә утыра. Шикәр кебек ап-ак кофта, шул кофтанын челтәрле нәфис якасыннан калкып чыккан мәрмәр муен, озынча алсу йөз, кояш нурында көнбагыш чәчәгедәй чагылган соргылт- сары каш-керфекләр, иннәренә
таралып төшкән алтын чәчләр... Гүя бу чынбарлык түгел, ә бөек рәссамнын талантлы каләм-буялары тудырган, камиллекнен үзе булган илаһи бер картина. Фәрештә, ак кулларын өстәлгә салып, уйчан йөзен тәрәзәгә таба бора төшеп, бер халәттә катып калган. Менә өстәлдәге телефоннарнын берсе тынлыкны сискәндереп кинәт чынлый башлый... Язгы кояшнын иркә нурларында коена-коена, хыял дингезендә йөзгән хатын ялт итеп бүлмәгә таба борыла, кабаланып телефон трубкасына үрелә, колакка ефәк җепләр булып арфа кылларында тирбәлеп чыккан ифрат назлы, иркә тавыш килеп ягыла. Менә Фәрештә нурлы карашын Раянга төби, матур күзләре, тулы иреннәре белән, үз итеп, бик йомшак итеп елмаеп куя. Болай да кояш нурлары белән тулы бүлмәдә, бар төсләре белән уйнап, гүя салават күпере балкый...
Бу мизгелне югалтмаска, бүгенгегә кайтарырга кирәк! Күнел түрендә кояш булып балкысын, үзенен илаһи нуры белән барча кара тапларны юып алсын. Сары йорттан тизрәк чыгарга да, кабат шунда, кояшлы мизгел яшәгән хансарайга йөгерергә!
Аны, гүзәл Фәрештәне эзләп табарга, каршына тезләнергә...
Нурлы күзләренә багарга...
Шул якты караштан мәхәббәт тамчылары эчәргә, көч алырга...
Нәм яшәргә, яшәргә, яшәргә!
***
— Мине чыгарыгыз, — диде ул икенче көнне.
— Дәвалау курсы әле бетмәде, тагы бер атнагыз бар, — диде табиб.
— Юк! Мина бернинди дәва кирәкми. Мин терелдем! Мина моннан тизрәк чыгарга кирәк!
— Тагы бер атна...
— Юк! Бер көн дә кирәкми! Чыгарыгыз, бүген үк! Югыйсә мин аны югалтам.
— Кемне?
— Аны... Бәхетемне.
— Бәхетне бу кыяфәттә каршыламыйлар. Әүвәл кеше рәтенә керегез.
— Алексей Макарович, зинһар! Үтенәм, чыгарыгыз! Ант итәм, башка тамчы да капмаячакмын. Гомерем белән ант итәм! Балаларым белән! Бетте, точка!
— Кирәкми, ант итмәгез. Ант итүчеләр күп булды... Тик кабат киләләр...
Табиб авыр сулап куйды:
— Ант итү җинел ул... Мин ант итмим, бары үз эшемне эшлим. Комачауламагыз мина, карышмагыз. Бер атна ничек тә сабыр итәрсез.
Ул атна Раянга ай булып тоелды. Көннәр шундый акрын үрмәләде. Иртәләрен кояш чыкмый аптыратты, ялындырып кына чыкты да җир өстенә мәнгегә килгән сыман кыланды. Вакыт ашыктыручыларны үчекләп баш очында бик озак эленеп торды. Раян гасабиланды, кыбырсыды, җанына урын табалмыйча үрле-кырлы йөренде.
— Йокласан вакыт тиз үтә, — дип кинәш бирде Альберт. — Мин эч пошканда учлап йокы даруы йотам. Ике-өч суткы йоклыйм аннары. Берни сизмисен, матур төшләр күрәсен, ә вакыт үтә... Уянасын, инде бөтенләй башка көн! Яна кояш, яна ай... Түлке баш мингери инде, абзый, үзенә кара.
Раяннын мингерисе килми иде. Чөнки алда аны ифрат җаваплы һәм шатлыклы гамәл көтә, киләчәк язмышы хәл ителә!
***
Шыксыз йорттан чыкканнын икенче көнендә үк кырынып, чистарынып, өс-башын рәткә китереп, Раян мәрмәр баскычлы затлы бинага юнәлде. Атламады, очты. Барып җиткәч кенә икеләнеп, куркыбрак калды. Ул ашкынган белән түгел, монда бит аны беркем көтми. Фикус яфраклары арасында кояш нурларына күмелеп утырган Фәрештәкәй Раян дигән исәр гашыйкнын дөньяда барлыгын да белмидер. Хәтерләмидер дә ул аны. Хәтерләмәсә, исенә төшереребез, кыюрак бул, Раян! — дип үзенә көч бирә-бирә, ир хыялы бусагасына якынайды. Таныш ишекне ачты... һәм
таныш түгел бүлмәгә килеп керде. Фикус гөлләре дә юк, Фәрештә дә... Монда барысы да үзгәргән, җиһазлар да башка, кешеләр дә... Алдындагы компьютерга кереп китәрдәй булып, өстәл артында кып-кызыл иренле, кара күлмәкле ят кыз утыра иде. Бик матур, бик гүзәл, ләкин Ул түгел... Ул түгел! Курчакларнын берсе икәне боз чәчкән карашыннан, кырыс тавышыннан, ягымсыз сүзләреннән үк анлашылды:
— Вас сюда звали?!
Раян ана шактый текәлеп торды. Җанын иркәләп, ашкындырып торган татлы хыялынын юлы шулай кисәк бүленүгә ул аптырап калган иде. Нишләп монда бу курчак утыра, ник анын Фәрештәсе түгел?
— Ә ул... Ул кайда?
— Кем?!
— Монда элек башка хатын иде...
— Булса ни? Хәзер мин! И вообще, ни кирәк сезгә?
— Ул... Мина ул кирәк!
— Кем?
Ах һәм ух... Раян бит анын исемен дә белми! Теге чакта сорарга башына да килмәде. Инде менә аптырашта калды.
Бәлки Ул монда гынадыр? Башка бүлмәдә? Ә нәрсә, шулай булуы бик мөмкин бит, секретарь итеп яшьрәк кызны утырталар, ә тәҗрибәле хезмәткәрне җаваплырак эшкә күчерәләр. Бәлки шулайдыр, ул монда гынадыр... Ләкин исемен белмәгән килеш аны ничек табасы?! Шулчак Раяннын башына өметле уй килде: «Мин анын портретын ясаячакмын!» Әйе, шулай итәр, сурәтен ясар, аннары кабат монда килер, кешеләргә күрсәтер. Ул чакта аны танырлар, табарга ярдәм итәрләр...
Максат бар, теләк бар. Раян илһамланып кабат эшкә чумды. Ләкин... Ләкин ни гаҗәп, ул Фәрештәсенен йөзен яза алмады. Бүлмә бар, мул яфраклы фикус гөлләре бар, тәрәзәдән сузылган алтын нурларга күмелеп утырган хатын бар... Тик йөз юк. Сызды, бозды, газапланды, ләкин йөз ят иде... Йөрәгендә уелып калган кадерле, газиз йөз кәгазьгә күчәргә теләмәде... Ахыр чиге Раян хатынны тәрәзәгә караган халәттә төшереп куйды. Фәрештәнен алсу янаклары һәм шул нәфис янакны кытыклаган алтын бөдрәләре генә күренә иде. Хыялындагы образга якынаю, аны күнеленә ошаганчы камилләштерү өчен җиде портрет язарга туры килде. Җидесе дә Раянга карамыйча тәрәзәгә борылып утырган иде...
— Бу бүлмә синеке булыр,— диде Раян. — Чөнки монда иртүк кояш төшә. Син бит яктыны яратасын, шулай бит, бәгърем?
Бәгырь җавап бирмәде, үпкәләгән сыман артын куеп утыра бирде.
— Мин беләм, син гөлләр яратасын. Мин сине гөлгә күмәчәкмен, кадерлем.
Раян өйдәге бөтен гөлләрне шушы кояшлы бүлмәгә күчерде. Дөресе, гөл савытларын. Чөнки Ясирә апалары авырганнан бирле су күрмәгән гөлләр кибеп-үлеп беткән иде. Раянда монарчы гөл кайгысы булмады. Ә хәзер Фәрештәсен шатландырасы килгән иде. Нияте барып чыкмады, Фәрештәсе үлгән гөлләргә борылып та карамады... Әмма бу бүлмәдә гөлләр булырга тиеш! Фикус гөлләре! Раян өйне актарып акча эзләргә кереште. Сонгы вакытта, ул акчага карата артык саксыз иде, керә торды, чыга торды. Анын каравы Ясирәсе һәр тиенне санап тотты. Хатыны акчаны гадәттә китаплар эченә яшереп саклый иде. Раян шкафтагы барча китапларны ишеп төшереп акча эзләде... Нәм тапты. Тапты да чәчәкләр кибетенә йөгерде. Матур савытларда үскән купшы фикус гөлләрен такси белән китереп бирделәр. Нәр портрет янына бер гөл куелды. Кояшлы бүлмәгә ямь керде. Инде моннан чыгасы да килми иде. Башка бүлмәләр тузанга батса батты, ләкин биредә һәрчак чисталык, пөхтәлек иде. Раян өчен бу бүлмәгә керү бәйрәмгә әйләнде. Ир һәр портретка озаклап карап утыра һәм могҗиза көтә иде. Көннәрдән бер көнне кадерлесе, күнел кояшы йөзен ана таба борыр да сөеп-назлап елмаер төсле иде. Башка берни кирәкми, борылып карасын да елмайсын гына! Зәнгәр нур сипкән күзләренә багып онытыласы иде. Раян ул күзләрне ясый алмады шул... Булдыксыз рәссам ул, булдыксыз! Сөеклесенен йөзен ясый алмады.
— Син акылдан язып барасын, — диде ана бер танышы.
Ул кояшлы бүлмәгә керергә тиеш түгел иде. Гомумән Раян сонгы вакытта. беркем белән аралашмый, ана үзе тудырган хыялый дөнья җитә, анда тыныч һәм рәхәт иде. Танышы чакырмыйча керде, бер үк төсле җиде портретны күрде, шаккатып баш чайкады.
— Син акылдан язып барасын, — диде...
Әле Раяннын шул портретлар белән сөйләшеп яшәгәнен белмәгән килеш шулай диде.
Бу куркыныч диагноз иде. Шулай булса Раянны кабат сары йорт көтәчәк иде. Ә танышы энәле сүзләр белән анын болай да яралы җанын камчылавын дәвам итте:
— Кыргыйланып беткәнсен. Сина сручны өйләнергә кирәк, туган. Өстенә еламый карарлык түгел. Давай, өйлән! Мин сина менә дигән хатын табып бирәм. Шәп, во! Яшь, чибәр! Кочагында май кебек эрисен дә бетәсен, валлаһи газыйм!
Раян чакырмаган кунакны ду китереп сүгеп куып чыгарды:
— Башка күземә күренмә! Миндә эшен булмасын, идиот!
«Идиот» китте, ләкин күнелдә шик калды. Раян ул шомлы шикләрне бүлешер-таратырдай танышларын барлады. Эзләде, ләкин тапмады. Барсы да ят, җанга ерак иде. Шулчак Альберт искә төште. Әйе, ул, бары ул гына анлаячак Раянны! Йә Хода, нинди бәхет, бу җирдә бит Альберт бар! Ирнен әрнеп сызлаган йөрәгенә шатлык нуры кунды. Ләкин икенче мизгелдә ул кабат суырылып төште: ә Альбертны кайдан табарга? Кем ул, кайда яши? Раян анын турында берни белми ләбаса... Шулкадәр эгоист, гамьсез кешемени ул, ник шулай игътибарсыз булды сон әле? Фәрештәне таба алмады , чөнки исемен белми, ә Альбертны табачак. Теге йортта анын турында мәгълүмат булырга тиеш.
***
Дөрестән дә, егетнен эзенә төшә алды Раян. Альберт моннан егерме өч чакрым ераклыктагы Куш Тирәк авылында яши икән.
Әмма Раяннын юлы унмады. Барды ул Куш Тирәккә, Альберт яшәгән йортны да эзләп тапты, әнисен дә күреп сөйләште.
Ләкин Альберт өйдә юк иде...
— Беренче тапкыр гына түгел инде. Ай туды исә чыгып югала, — диде хәсрәтеннән сыгылып төшкән ана. — Кайларда йөридер... Кайткач та әйтми бит. Исән генә була күрсен инде. Ходаем, үзен сакла, яна казалар күрергә язмасын. И Аллам... Кайтып күземә күренгәнче ут йотып торам, ашым аш, йокым йокы түгел. Мәктәптә ин алдынгы укучы иде Албиртым, үз көче белән институтка керде. Гел стипендия алып укыды, урнашкан эше дә акчалы, дәрәҗәле иде... Әй әрәм дә иттеләр баланы... Имансызлар! Мәнге рәхәт күрмәсеннәр, әниләр рәнҗеше төшә ул. Терелтә алмыйлар улкаемны, үзенә урын табалмыйча бәргәләнеп йөри... Җитмәсә, үләм дип тә куркыта. Аннан башка мин нишләргә тиештер?! Бердәнберем бит ул минем.
— Мина аны күрергә кирәк иде. Бик кирәк иде. Бәлки кайтыр. Сездә генә калсам? Көтсәм... Ни диярсез? — диде Раян.
Ләкин хатын теле белән дә, кулы белән дә кунагын куа башлады:
— Юк-юк! Буламы сон?! Ялгыз хатын янында чит ир... Бер гөнахын булмаса да, күзенне ачырмаслар. Юк-юк! Син үз юлында бул инде. Кит син, кит!
Ләкин Раян китмәде. Бердән, сон иде. Икенчедән, анын китәсе килмәде. Альбертнын туган авылы анын өчен дә якын иде. Башта ул авыл урамнарын инләп йөрде, аннары чирәмле тыкрыктан су буена төшеп китте. Җәйге төн җылы, тыныч иде. Анда-санда эт өргәне, сыер мөгрәгәне ишетелеп куя. Ә гармун, гитара тавышы юк. Беркем монаймый, җырламый. Монаер, җырлар өчен Альберт та никтер авылыннан чыгып киткән, кешеләрдән качкан. Әнә ул, Альбертнын тынычлыгын алып, җырлаткан, монайткан, ерак юлларга ашкындырган тулы ай... Карангы төпсез күк йөзеннән җиргә аптырап карап тора. Галәмнен сынар күзе. Ялгыз булганга адәм җаннарын үзенә чакырадыр да әле. Ана да җылы кирәктер. Салкын көмеш нурлары
меннәрчә чакрымнарны үтеп җиргә төшкән, тал кызларынын бөдрә чәчен үбә, инеш суында коена... Дөнья матур, искиткеч матур! Бу гүзәллекне эчеп бетерә торган түгел. Бу гүзәллек миллион еллар буе җирнен күпме кешесен иркәләгән. Кешеләр килә торган, китә торган, ә матурлык калган.
Тик ай ялгыз. Гомере буе ялгыз. Раян дә ялгыз. Ясирә исән чакта да ялгыз иде... Альберт кайларда йөри икән? Бәлки ул да берәр ярда ялгызы монаеп утырадыр. Учак яккандыр. Гитарасынын нечкә кылларын чирткәләп, сынар күзле галәмгә йөрәк сагышын түгәдер. Их, анын янында буласы иде, рәхәтләнеп сөйләшәсе, күнел бушатасы иде. Бәлки ул ерак та түгелдер. Атларга кирәк. Әкрен генә атларга да атларга... Бәлки юлында Альбертны очратыр. Шулай дип уйлады Раян һәм калага илтүче олы юлга таба юнәлде...
Арып-талып, хәлдән таеп калага кайтып җиткәндә инде тан беленә башлаган иде. Раян шәһәр кырындагы гаражына, кереп бераз хәл җыеп алырга булды. Җәяү йөрүне күптән оныткан аяклары сызлап-сыкрап ял сорый иде. Әмма арунын сонгы чигенә җитсә дә йоклый алмады. Чөнки гараж капкасын ачуга күзенә картиналар чагылды. Карангылык тантана иткән сынар күзле картиналар... Ни дип саклый сон әле аларны Раян?! Кемгә, нигә кирәк алар? Бу дөньяда карангылык үрчетмәсән дә хәттин ашкан... Аруын онытып Раян аларны урамга чыгарып атты. Якында гына чүп контейнеры юк иде, шуна күрә яндырасы итте. Бу арада көннәр коры торган иде, буяу сенгән картиналар шырпы сызуга дөрләп кабынып та китте. Көчле учак иде бу. Раян күнелендәге бар шыксызлыкны үзләренә сендергән күнелсез картиналар юк ителүләренә сукранган-ачуланган сыман шатырдый-шытырдый яндылар. Учак ялкыннарын күреп шикләнүче булган күрәсен, сиреналарын улатып янгын машинасы килеп җитте. Инде болай да сүнеп барган учакка су сиптергән булдылар, ниндидер документ тутырдылар, кул куйдырдылыр. Кирәкмәгән җирдә учак яккан өчен штраф түләтәчәкләр икән. Раян карышмады, һәр сүз белән килешеп баш кагып торды, ни кушсалар шуны үтәде. Ана барыбер иде. Янгынчылар китәргә җыенгач:
— Егетләр, мине шәһәргә ала кайтыгыз әле, — дип үтенде.
Тынладылар тагы...
Өенә кайту белән кояшлы бүлмәгә атылып керде. Ул Фәрештәсен сагынган иде. Керде, җиде рәсеменә берьюлы карап, бәхетле елмайды:
— Кадерлем, мин карангылыкны яндырдым!!! — дип кычкырды.
Аннары юынып-чишенеп тә тормый диванга ауды...
***
Чынбарлыктан аерылып йокы куенына кереп барган бер мизгелдә ишектә кынгырау тавышы янгырады. Ачмыйм, дип уйлады Раян. Килмәгез, йөрмәгез, мина беркем кирәкми! Ләкин ишек ачык иде. Ул аны бикләргә оныткан иде. Шуна күрә килгән кеше сак кына басып бүлмәгә керде. Диванда йоклап яткан ирне күрде. Нишләргә белми икеләнеп шактый басып торды. Аннары әкрен генә дәште:
— Исәнмесез...
Колагын иркәләп үткән шул әкрен, назлы тавышны ишетеп Раян күзләрен ачты... Ин башта алсу яктылык күрде... Сискәнеп сикереп торды. Анын каршында язгы тан балкышыдай алсу күлмәкле Ул басып тора иде. Раян үз күзләренә үзе ышанмады. Бу мөмкин түгел! Ничә айлар буе эзләгән кадерле кешесе анын бикле ишеген ачып кергән дә каршысында басып тора... Бу саташудыр, ләкин нинди күнелле, рәхәт саташу. Күз алдында шулай апачык булып, нәкъ тормыштагыча пәйда булган Фәрештәсен кабат югалтудан курыккандай, Раян тын да алмый, сагынудан сусаган карашы белән нурлы йөзне эчте. Бу кадерле йөзне истә калдырырга, күкчәчәк күзләрне, гәрәбә каш-керфекләрне, сусыл җиләк иреннәрне тизрәк тукымага төшерергә кирәк! Бүген үк, хәзер үк!
— Исәнмесез, — дип дәште хатын. — Гафу итегез, ишегегез ачык иде. Мин «горсеть»тән, Фирдәвес Йосыпова булам.
Раян анын сүзләренә төшенмәде, бары елмайды гына. Ул биниһая шат иде. Теге
котсыз сынар күзле картиналарны күптән яндырасы булган! Бер могҗиза булып, тан нурларына уралып анын өенә Фәрештәсе килеп керде!
— Мин сезнен бусаганы инде күптән саклыйм. Кайчан килсәм дә, ишегегез бикле. Ут өчен түләмисез, счетчик күрсәткечләрен дә хәбәр итмисез. Бурычларыгыз шактый җыелган. Нигә түләмисез?
Раян дәшмәде, елмаеп басып торуында булды.
— Нигә елмаясыз? Мин бит чынлап сөйләшәм. Түләмәсәгез, утыгызны өзеп китәчәкләр. Анлыйсызмы шуны? Бәлки сез биредә яшәмисездер? Ул чагында торак идарәсенә гариза языгыз. Болай ярамый бит инде... Ни гомер... Нигә түләмисез сон?
Ләкин Раян җавап бирмәде, елмайды гына. Бу хатын аны: «Сез җүләр, алкаш, оятсыз, кабахәт!» — дип сүксә дә, ул барыбер елмаячак иде. Чөнки ул анлады, бу саташу түгел, анын каршында чынлап та Фәрештәсе басып тора, сөйләшә... Анын карашы, анын тавышы...
— Бәлки түли алмыйсыздыр, җаегыз юктыр? — дип сорады ул тавыш.
— ...
Хатын квартир хуҗасынын һаман бер сүз дәшмичә исәрләрчә елмаеп торуына тәмам гаҗиз булып:
— Бәлки сезгә ярдәм кирәктер? — диде.
Ниһаять, ир авызыннан бер сүз тәгәрәп чыкты:
— Кирәк!!!
— Нинди ярдәм? Врач чакырыйммы? Бурычка акча биреп торыйммы?
Раян анын бу сүзләренә әлләни әһәмият бирмәде. Анын уйлары башка дөньяда гизә иде.
— Мина син кирәк! — диде ул. — Мин сине күптән эзлим!
Ят ир авызыннан шундый сәер сүзләр ишеткәч, хатын аптырап, шикләнеп калырга тиеш иде. Ләкин эчке куркуын йөзенә чыгармады. Карашында кызгану хисләре генә чагылды. Күнелендә әллә ничә сорау бәргәләнсә дә, йөзе тыныч иде. Чөнки анын бу йортка беренче килүе түгел. Сары дермантин белән тышланган, мангаена «57» санлы калай сугылган бу ишеккә көн саен диярлек кагыла торгач, ул квартир хуҗасы турында шактый мәгълүмат җыйды. Хатын белә иде: биредә шәһәрнен танылган художнигы яши, училищеда укыткан. Хәзер беркайда да эшләми. Хатыны үлгәч, эчүгә сабышкан, машинасын саткан. Квартирын эчмәкләр оясына әйләндергән, сәрхушләр йортында ятып чыккан. Үз акылында түгел бугай. Өендә бикләнеп ята, беркемне кертми, беркем белән аралашмый. Хәтта балаларын да кертмәгән, әтиләре янына кайтып, күршеләрдә кунып киткәннәр...
Хатын боларны белә иде. Шуна күрә өйдәге кот очмалы тәртипсезлеккә дә, айлар буе су күрмичә җир төсенә кергән идәнгә дә исе китмәде. Ир өстендәге таушалып-бөгәрләнеп, керләнеп беткән күлмәк-чалбарга да тыныч карады. Дөрес, тузгыган чәчләренә кунган көлсу көрпәләр, корымга буялган бит-куллар бераз аптырашта калдырды калдыруын. Җитмәсә, ирдән учак исе килә иде. Инде менә бу сүзләр...
Хатын аларны анламаганга сабышып елмайды гына.
Ләкин елмаерга кирәкми иде шул!
***
Фирдәвес эштән үзе теләп китмәде. Башлыгы, бүлек мөдире пенсиягә чыккач, анын урынына япь-яшь егетне китереп утырттылар. Фәләннен туганы икән, дигән чыш-пышлар ишетелде. Сонгы вакытта гел шулай булды: алар оешмасына эшкә гел кемнендер кемнәре урнашты. Чөнки мондагы кебек югары хезмәт хаклары шәһәрдә башка юк та иде.
Яна түрә тәкәббер затлардан булып чыкты. Җылы кәнәфигә утырган беренче көнне үк, аннан башка биредә эшнен бернинди рәте-чираты булмагандай, җил-җил атлап күрсәтмәләр биреп йөргән булды. Тик ул күрсәтмәләрнен эшкә бер катнашы юк, барысы да кабинетларны янарту, ремонт ясау, җиһаз алыштыруга кайтып калган иде. Аннары кешеләргә чират җитте...
— Китәргә гариза языгыз, — диде ул Фирдәвесне кабинетына чакырып алып.
— Ник? — дип сорады хатын.
— Сезгә ничә яшь?
— Пенсиягә ерак әле, тагы унсигез ел эшлисем бар.
— Еллар хатын-кызны бизәми, однако.
— Ир-атны да бизәми, — диде Фирдәвес.
Борын астында манкасы да кипмәгән малайнын сөйләшү тоны ана ошамый, мин-минлегенә тия иде.
— Сез мине яшем аркасында эштән куасызмы? — дип сорады ул.
— Мин сезне кумыйм, ә прошу! Прошу! Аерма бар, анладыгызмы?!
— Анламыйм, чөнки бернинди аерма күрмим. Мине эшсез калдырырга хакыгыз юк, — диде Фирдәвес үҗәтләнеп. — Бу дискриминация дип атала, кеше хокукларын бозу була.
Егет ялгышын тиз аңлап алды:
— Яшь непричем монда, белем, диплом юк! Мәктәп катыргысы белән хәзер идән юарга да алмыйлар! Ә монда солидный оешма, лицо города!
Яңа түрә хаклы иде. Фирдәвеснең, чынлап та, дипломы юк, ул бирегә урта мәктәпне тәмамлауга кереп урнашкан иде.
— Әгәр кирәк икән, укырмын...
Хуҗа аны ярты сүздә бүлде:
— Миңа эш ташлап йөрүче заочниклар кирәкми!
— Акыл, сәләт катыргы белән генә үлчәнми. Мин үз эшемне беләм, тәҗрибәм бар. Һәр вазифаны җиренә җиткереп башкарам. Әлегәчә бернинди кисәтү алганым булмады. Нигә мине куасыз? Чын сәбәп нәрсәдә?
— Хәзер башка заман, башка таләпләр.
Ләкин Фирдәвес чигенергә теләмәде. Үзеннән башка аның таяныр кешесе, яклаучысы юк. Куркып торыр чак түгел, иртәгәге көн турында уйлыйсы бар. Бик яхшы белә: урам тулы эшсез халык. Эшсез кеше — ашсыз кеше...
— Мин заманнан калышмыйм, компьютерны да, кирәкле программаларны да беләм. Эш документларым тәртиптә.
Аяк терәп сөйләшә Фирдәвес. Бүген аның гына түгел, тагы бер ятимнең язмышы хәл ителә. Соңыннан үкенеп, елап йөрмәс өчен соңгы чиккә кадәр көрәшергә кирәк!
— Сезнең белемегез юк! Китәргә гариза языгыз!
— Язмыйм! Кая барыйм? Мин — ялгыз ана, кызым быел мәктәпне тәмамлый... Мин эшсез кала алмыйм, баламны кеше итәсе бар.
— Алдашмагыз! Үз балагыз түгел!
— Әгәр аны мин тәрбиялим, үстерәм икән, димәк, минем бала!
— Ну и характер сездә!
— Һәр кешенең үзен якларга хакы бар! Бер сәбәпсез моннан куасыз икән, башка эш табып бирегез. Мин урамда кала алмыйм.
Тәрбиясе болай да чамалы булган яңа хуҗаның сабырлыгы шунда төкәнде, кисәк кенә «сез»дән «мин»гә сикереп, кызарынып-бүртенеп җикеренә башлады:
— Бәлки сиңа ир дә табып бирергәдер?! Слишком умная!!! Миңа скандалистлар кирәкми!!! Гариза язмасаң, статья белән озатам!
Бу туң җан белән сөйләшүнең файдасы юк иде. Фирдәвес бар нәфрәтен учына йомарлап чыгып китте. Ләкин гариза язарга ашыкмады. Дөреслек эзләп профсоюз комитеты рәисенә керде. Пенсия яшен күптән тутырган, ләкин өендә утырасы килмичә, һаман кеше арасында селкенеп йөрүче Якимов агай Фирдәвесне йомшак җәеп катыга утыртырга кереште:
— Син аларга каршы барма, сеңел. Көчленеке замана. Кушканны эшлә, яхшылык белән кит. Ызгышып киткәннәргә бөтен ишекләр ябыла. Хезмәт кенәгәңне пычратмагайлары. Йөрерсең аннары...
— Ни хаклары бар? Нәрсә, без коллармыни хәзер? Бернинди хокуксыз коллармы? — дип гаҗәпләнде Фирдәвес. — Бер гаебем булмаган килеш, ник әле мин
яраткан, белгән эшемнән китәргә, урамда калырга тиеш ди?!
Якимов үз эшендә шомарган таш иде, ике якка да ярый белә, беркайчан өстәгеләргә каршы бармый. Бу юлы да низаг оештырасы килмәде, шуңа гаделсезлектән ярсыган хатынны үгетләп-тынычландырып мәтәште:
— Кайгырма, башка эш табарбыз. Танышлар аша үзем урнаштырырмын. Яхшы рекомендация бирербез. Конфликт беркемгә дә кирәкми, акыллы булырга кирәк.
Фирдәвес акыллы булды, үз теләгем белән китәм, дип гариза язды. Якимов та сүзендә торды, хатынны электр челтәре оешмасына контролер итеп урнаштырды...
Ә бала, чынлап та, аныкы түгел иде. Апасы белән җизнәсе автомобиль һәлакәтендә һәлак булгач, аларнын бердәнбер кызларын, балалар йортына бирмәс өчен, Фирдәвес үз канаты астына алды. Алсу ана үз сабыедай якын, кадерле иде. Шул балага җил-янгыр тидермәс өчен, иреннән аерылды... Монарчы килешеп-яратышып, матур гына яшәгән гаиләгә ятим бала кергәч, Басыйрнын холкы күзгә күренеп үзгәрде, вакланды, кырысланды. Ул көнләшә иде. Фирдәвесне шул сабыйдан көнләшә иде! Чөнки әлегә кадәр алар бер-берсе өчен генә яшәделәр, балалары булмады. Басыйр үзе теләмәде, өлгерербез, бераз үзебез өчен яшик, ашыкмыйк диде. Алсу килгәч, иргә генә тиясе наз-игътибар икегә бүленде. Фирдәвес үзе дә гүя икегә бүленде, җаны да, тәне дә ике яр арасында бәргәләнде, ә ярлар исә көннән-көн бер-берсеннән читләшә-ерагая иде. Ике як та Фирдәвесне үзенә тартты, бары үзенеке генә булуын теләде. Басыйр Алсунын һәр кимчелеген күпертеп Фирдәвескә җиткерсә, Алсу елый-елый Басыйрнын тупаслыгыннан зарланды. Кайсын тынласан, шул хаклы кебек тоелды. Алсу да апасын Басыйрдан көнләшә, һаман үзенә игътибар сорый иде. Әти-әнисен югалтканнан сон ул үтә дә холыксызланды, авыр сүз әйтү түгел, тавышны күтәреп дәшсән дә бәргәләнеп еларга тотына иде. Йортта яктылык, җылылык кимеде, ул гүя тарайды, кечерәйде. Анда кайтасы килми башлады. Утызы да тулмаган Фирдәвес йөрәк дарулары эчә башлады. Өч җан бер ояга сыя алмый интекте... Кемгәдер китәргә кирәк иде...
Көннәрдән бер көнне кесә телефонын югалтып, Басыйр Алсуга ябырылды:
— Син генә урладын, башка беркем түгел! Син! Кайтар телефонны, җәфа капчыгы!
Алсу сулкылдап, ярсып елый-елый, гаепсезлеген исбатлап маташты:
— Мин тимәдем!!! Күрмәдем! Белмим... А-а-а, сез мине яратмыйсыз, сез мине үги итәсез! Минем монда яшисем килми! Минем бөтенләй яшисем килми! А-а-а, әнием, бәгырькәем, нигә мине ташлап киттен?!
Фирдәвес ике арага кереп, әле ирне, әле кызны тынычландырмакчы булды. Ләкин ике як та үзенекендә терәлеп каткан иде.
— Ул гел минем телефонда казына иде! Тагы кем тисен, монда башка кеше юк. Мин тапканны ашап ятканы җитмәгән, инде телефонны чәлдергән! Хәерче калдыгы! Тап телефонны, хәзер үк кайтар! Тап дим мин сина, оятсыз! Карак! Бир телефонны!!! — дип дулады ир һәм кызнын янагына китереп сукты.
Бу вакыйгадан сон, Фирдәвеснен сабырлыгы өзелде. Уртак тормышка нокта куелды. Әйберләрен җыеп, икәүләп Алсу квартирына күчтеләр. Дөрес, Басыйр гафу үтенеп йөргән булды. Ләкин Алсу: «Мин анда мәнге кайтмыйм!» — дип бик нык каршы торгач, Фирдәвес ире белән араны бөтенләйгә өзде. Ике елдан рәсми рәвештә аерылыштылар, Басыйр башкага өйләнде. Шуннан сон Алсу Фирдәвескә серен ачты... Телефонны чынлап та ул алган һәм балконнан аткан икән. Чөнки Басыйр абыйсы башка апага мәхәббәт хатлары язган, «сагынам, яратам» дип сөйләшкән, имеш... Кечкенә генә ялган да зур ышанычны үтерә. Алсунын бу сүзләре Фирдәвесне бик рәнҗетте. Ул анлады: үз бәхете, үз рәхәте турында гына уйлаган ятим кыз ир белән хатыннын тормышын җимереп ташлады, аны ялгыз калдырды. Ләкин кире борылырга сон иде инде.
Шулай да бу бала ана иптәш иде, Алсу янында булганда Фирдәвес ялгызлыкны әлләни сизмәде. Яшь, чибәр хатынга кызыгучылар, сүз кушучылар шактый булды. Ләкин Фирдәвес баш тартты, җайлы-көйле генә барган тыныч тормышына ят кешене
кертәсе килмәде. Өченче кешенен артык буласын ул яхшы анлый иде.
Инде менә тагы ниндидер ир аны кирәксенеп маташа...
***
Фирдәвес бу сәер кешене үпкәләтми, ярсытмый гына чыгып китәргә ниятләде. Шуна елмайды. Ләкин елмаерга кирәкми иде шул! Каршында басып торган ир бу елмаюга биниһая сусаган, бу мизгелне көннәр-төннәр, айлар буена өзелеп көткән иде бит.
Раян каударланып-хисләнеп Фирдәвесне кулыннан алды. Хатыннын кулы салкын һәм дымлы иде.
— Син миннән куркасынмы? — дип сорады ир.
— Юк...
— Курыкма, кадерлем. Әйдә, мин сина бүлмәнне күрсәтәм.
Фирдәвес шикләнсә дә карышмады, иргә буйсынып анын артыннан атлады.
— Менә, таныш бул, бу синен бүлмән. Кояшлы бүлмә. Бу — минем тормышымнын ин якты почмагы. Монда җиде кояшым яши, җидесе дә син! Без инде күптән бергә яшибез. Үзен генә юк. Мин сине көттем. Анлыйсынмы син мине? Мин сине көттем!
— Анлыйм... — дип пышылдады Фирдәвес.
Ләкин алдашты. Нинди анлау булсын ди?! Бу көтелмәгән сәер сүзләрдән, ирнен кыланмышыннан ул тәмам аптырап калган иде.
— Сина ошыймы? — дип сорады ир.
— Ошый, — диде Фирдәвес.
Бу юлы алдашмады, дөресен, күнелендәгесен әйтте. Чөнки җен оясына әйләнгән шыксыз залдан сон монда бөтенләй башка дөнья иде. Тәртип, чисталык, пөхтәлек, матурлык... Иртәнге кояш нурларында коенып утырган гөлләр дә күнелгә якты ямь өсти. Ләкин бу портретлар... Сәер иде, барысы да сәер иде. Бер үк төсле җиде картина, андагы хатын... Таныш та кебек үзе, нәрсәнедер, кемнедер хәтерләтә дә кебек... Ә-ә-ә, элек эшләгән оешмадагы кабул итү бүлмәсе бит бу. Тәрәзәгә төбәлеп утырган хатын бәлки Фирдәвес үзедер... Анын кофтасы, анын чәчләре бит. Ник аны ясаган сон ул?
Шулай да, сүзне икенче юнәлешкә борырга теләп, белмәмешкә салынып сораган булды:
— Бу сезнен хатыныгызмы?
Үлгән хатынын искә төшергәч, бәлки ашкынуы кимер, ярсу хисләреннән бераз айныр-тынычланыр дип өметләнгән иде, ләкин өмете акланмады. Ир кайнарланып кабатлады:
— Юк! Син ул, син!!! Мин сина бер күрүдә гашыйк булдым! Мин сине шундый озак эзләдем! Инде өметемне өзгән идем. Син мина кирәк, бик кирәк! Анлыйсынмы? Ышанасынмы? Китмә, яме! Мәнгегә янымда кал!
Хатын иргә төбәлде. Төн кебек дөм кара күзләрдә үзенен чагылышын күрде. Бу караш аны үз биләмәсеннән, Алсуыннан, ияләнгән тормышыннан төбе-тамыры белән йолкып алып, төпсез упкынга суыра иде. Бу үҗәт- таләпчән караш аны изеп, сытып китәр төсле иде. Бу карашнын хуҗасына буйсынса, Фирдәвес үзен, иреген мәнгегә югалтачак иде...
Йотардай булып үзенә төбәлгән бу тынгысыз күзләрдән качу-сыену урыны эзләгәндәй, хатыннын кыюсыз карашы әле диварга, әле тәрәзәгә сикерде, бүлмәдәге портретлар буйлап йөгерде... Үзе елмая-елмая ишеккә таба чигенде. Аптыраулы, кызгану катыш гаепле, чарасыз иде бу елмаю...
Ир йөзендәге балкыш сүнде. Өмете өзелүгә ышанырга теләмичә гаҗәпләнеп сорады:
— Син китәсеңмени?!
— Әйе...
— Ник?!
Хатын елмаеп иңнәрен генә җыерды. Үзе һаман артка чигенде.
— Китмә, зинһар, китмә! — дип гасабиланды ир.
Юлына аркылы төшеп, алдына тезләнде, кабаланып-шашып кулларын үбә башлады:
— Син мине ташларга тиеш түгел! Мин синсез үләчәкмен!
— Гафу итегез... Бу мөмкин түгел. Минем үз тормышым... Мин сезне белмим...
Хатын ишекне ачык калдырып, ашыга-кабалана чыгып китте...
***
Мәхәббәт ни ул: шатлыкмы, газапмы? Ни белән үлчәнә, күләме - авырлыгы бармы? Уч кадәрле йөрәккә күпме мәхәббәт сыя? Нәрхәлдә зилзилә-ташкын булып өстеңә ябырылган ят хисләрнең, көтмәгән- чакырмаган, күңел тансыкламаган сөюнең шатлыгы аздыр... Нәм ул күңелгә кояш нуры булып тулмыйдыр, ә бәлки бәгырьне каезлап торучы авыр сөңге булып кадаладыр...
Фирдәвес эшләгәндә кабул итү бүлмәсе һәрчак ачык иде. Бусагадан атлап кергән һәр кешегә якты йөз, тәмле сүз булды. Эш кабинеты үз йортың түгел, ләкин шунда ярты гомерең уза, казна йорты икенче йортыңа әйләнә. Бәлки «Мин» һәм «Без» арасындагы нечкә чикләр шунда югаладыр... Бәлки казна бусагасын атлап кергән һәр кешегә елмаерга кирәкмидер? Ягымлы караш, эчкерсез елмаю синнән ерак йөрергә тиешле җиде ятка җан капкасын ачадыр? Шуннан файдаланып, яктыга, җылыга, сусаган җаннар яшерен дөньяңа килеп керә дә, тормыш мизгелеңне урлап үз биләмәсенә күчерә, ниндидер көчләр белән үзеңне дә кочагына суырып китерә...
Юк инде... кирәкми!!! Фирдәвес бу ир бусагасына башка аяк та басмаячак! Моннан соң хәтта йортын да урап-читләп үтәчәк! Ләкин шулчак исенә төште — әй, башсыз хатын, хәтерен мәче урлаган! — ул бит счетчик күрсәткечен язып алмады! Ай буе шул максат белән бу бәндәнең ишек төбен саклады- таптады да, инде бүген — ниһаять! — ниятенә ирешәм дигәндә генә, онытты... Исәр, хыялый рәссам аны да саташтырды, юлыннан яздырды, гүя күзен бәйләде, акылын томалады. «Бүтән участокка күчәргә кирәк. Бу тирәдә башка күренмәскә!» — Раян яшәгән дүртенче каттан төшкән арада Фирдәвес шулай уйлады. Аннары ул тагы шуны да уйлады: исәр булса да, рәссам аның портретын ясаган бит, аңа гашыйк булган! Кемгәдер иҗат итәргә илһам бирү саваплы эштер ул... Бәлки Фирдәвеснең портреты тарихка кереп калыр, бәлки кайчан да булса... кемдер... кемнәргәдер... бу сәер картиналарның туу тарихын сөйләр... Вәт кызык булыр иде! Ул җиде портретның берсен булса да үзенә истәлеккә сорап аласы калган. Аңа ниемә шул хәтле...
Әле иртә булса да, ишек төбендәге эскәмиядә бер ялгыз карчык утыра иде. Башка кеше булмагангамы, Фирдәвескә дәшәсе итте. Әллә зарланды, әллә акланып маташты: «Өйдә тынчу, тын җитми... йоклап булмый...»
— Әйе шул, тынчудыр, таш йорт бит. Иртәнге һава шифалы, рәхәтләнеп сулагыз, — диде Фирдәвес. Аннары елмаеп:
— Нава өчен әлегә акча сораучы юк, — дип өстәде.
Анысын әйтәсе булмаган икән, шул сүз карчыкка ярсып китәргә җитә калды, әлегәчә тыныч йөзе җыерылып китте, бәсле кашлары арасына кай арада нәфрәт кошы килеп кунды:
— Ут-суга да түләп бетермәде түгел, пинсенен яртысы шунда китә... Акыртып талыйлар, имансызлар! Үләт кырган кавем, безнен өлешләр бугазларына кадалсын!
Әбекәйнен тынлаучы барында рәхәтләнеп зарланыр-сукраныр исәбе бар иде. Олы кешегә игътибар-хөрмәт күрсәтеп бәлки Фирдәвес тә аны бераз тынлап торыр иде... Тик шулчак артында ашыгыч, нык адымнар ишетеп, ул сискәнеп китте. Төшүченен исәр гашыйк булуына шиге юк иде. Шуна күрә бу урыннан тизрәк ерагаерга ашыкты. Турыдан, таш җәйгән тротуардан китмичә, почмакка борылды. Аулакта, йорт буенда мул булып үскән чирәмлек буйлап, учлап сибелгән нәни кояшчыклар — көләч тузганакларны таптый-таптый Олы Урамга ашыкты...
***
Баскычтан төшүче Раян түгел иде...
Фирдәвес артыннан йөгерергә анын уена да килмәде.
Ул гомумән ни дә булса уйларлык хәлдә түгел, чөнки өзелеп көткән кешесенен күз алдыннан шулай кинәт югалуына бик аптыраган, гаҗиз калган иде. Анын өчен бу гаять зур тетрәнү булды. Әле генә Кояш нурларына күмелеп җанын иркәләгән гүзәл дөнья кабат бушап, карангыланып калды...
Байтак шулай тораташ катып, ангы-минге хәлдә басып торды Раян. Бик сәер халәт иде бу. Гүя Фәрештәсенә ияреп тормыш үзе дә бу тәнне ташлап качты... Әйтерсен, тере тәннән шашып, яратып типкән кайнар йөрәген суырып-йолкып алдылар... Түрендә өмет нуры сибеп балкыган Кояшы белән бергә... Ул үткәненен, бүгенгесенен генә түгел, киләчәгенен дә Кояшы иде бит!!! Ә Кояшсыз киләчәк булмый. Бу мөмкин түгел. Кояшсыз киләчәккә, карангы офыкка таба атлаунын бер яме юк...
Мәрткә киткән хәтер төбендә актарынып, ир әле генә булып узган вакыйгаларны, гомеренен бу бәхетле дә, бәхетсез дә бер танына асылташтай сибелгән кадерле мизгелләрне бер җепкә тезеп, үз халәтен анларга азапланды. Ләкин юкка! Күпме тырышса да, берни хәтерләми, анламый булып чыкты. Уч кадәрле вакытка сыйган бу мизгелләр бербөтен булып оеша алмыйча йөдәтте. Дөресе, күренеш бар. Күренеш ап-ачык иде! Тик эчтәлек юк... Эчтәлек булмагач, яктылык юк, барысы да куе томан эчендә... Гомер арбасын тартып баручы Өмет атлары шул томанга кереп югалган...
Әйе, шулай булды, язнын иртәнге саф нурларына күмелеп анын өенә Бәхет үзе килеп керде! Бәхетнен дингез дулкыннарында коенган зәнгәр күзләре, каен җиләгедәй сусыл иреннәре, тан балкышыдай алсу янаклары әле дә ап-ачык булып күз алдында тора. Раян бик яхшы хәтерли: Бәхет алсу нәфис күлмәккә төренгән иде. Анын тавышы бик-бик назлы, сихерле иде. Тик ни әйтте сон ул? Раян ни әйтте? Ни турында сөйләштеләр алар? Барча сүзләр онытылган... Бәлки Раян үзе гаепледер, сөеклесенен хәтерен калдырырлык берәр ярамаган, урынсыз сүз әйткәндер? Шул саксыз сүзе белән Бәхетен рәнҗеткәндер? Бәлки Ул шуна ашыгып-кабаланып аны ташлап чыгып киткәндер?!
Күренеш бар, әмма шул күренеш эчендә ике җанны тоташтырып тәгәрәшкән сүзләр юк, гүя булмаган, барысы-барысы эреп югалган. Аныкы да, үзенеке дә. Раян белә: кайчакта күзләр күбрәк сөйли. Тик Бәхетнен карашы ана төбәлмәгән иде... Ул сөйкемле күзләр анын комсыз карашыннан куркып гел читкә карады...
Ах, нигә шулай булды сон?!
Үз аягы белән каршына килеп баскан Бәхет кошы нигә аны шулай бик тиз ташлап китте?!
Раян куллары белән башын учлады. Уйлау сәләтен югалткан баштан бары бер фикер саркып чыкты: «Идиот!!!»
Бу ангы-минге халәттән котылырга, билгесезлек томаныннан тизрәк чыгарга теләп, ул салкын су белән юынып чыгасы итте. Шул ният белән ванна бүлмәсенә керде. Шунда карашы дивардагы тонык көзгегә төште. Болай, очраклы гына. Бәлки аптыраганнан, адашып... Ачык булгач, ул күзләр каядыр төбәлергә тиеш бит... Көзгегә карагач, ир сискәнеп китте: абау-бай-бай... бу бәндәдән кем куркып качмас?! Менә бит сәбәп нидә булган!!! Ул бит Бәхете каршына биниһая котсыз кыяфәт белән чыгып баскан икән! Фәрештәсе шуна качкан...
Гасабиланган җанын юаткан бу шатлыклы ачышыннан, күнеленә килгән өметле уйлардан Раян кычкырып көлеп җибәрде. Салкынча су астында чайканып алгач, баш бераз ачылып, уйлар яктырып киткәндәй булды. Диванга сузылып ятты да, күзләрен йомды. Күнелендә кабат иртәнге мизгелләр янарды. Искитмәле татлы, рәхәт мизгелләр булды ич бу! Бүген анын өенә Ул аяк басты! Бу өйдә Анын назлы тавышы янгырады, бу диварларга Анын якты карашы сенеп калды. Тузанлы идәндә Анын җылы эзләре ярылып ята... Бу дөньяда Ул бар...
Шулчак Раян күнелендә Альбертнын өметле җыры янгырады:
— Язмыш сандыгыңны актар, тап шатлык нуры.
Гел кайгыдан тормагандыр гомерең юлы.
Кояшлы мизгелләр була, исеңә төшер, Шул мизгелнең бар рәхәтен яңадан кичер. Уяныр шулчак күңелең, җаның сөенер, Дөм караңгы төннәрең дә якты күренер. Кайт шул кояшлы мизгелгә, җаның ял итсен. Өмет дигән фәрештәләр йөрәгең үпсен...
Альберт хаклы, йөз-мен кат хаклы: һәр мизгелне кадерләп саклыйсы, чөнки алар куенында киләчәкнен серле нуры, туар көннәрнен якты кояшы яши! Һәр мизгел күнел түрендә Өмет булып балкысын, үзенен илаһи нуры белән барча кара тапларны юып алсын, узасы яна юлларны яктыртсын! Гомер такыясе мизгелләрдән үрелә...
Бүген Раяннын гомер такыясенә тагы бер кояшлы мизгел өстәлде.
Бу мизгелне югалтмаска, йөрәк түренә салып куярга да, киләчәккә ияртергә!
Карангылык ишекләрен мәнгегә ябарга һәм кояшлы мизгелләр кочагына йөгерергә!
Аны, гүзәл Фәрештәсен эзләп табарга, каршына тезләнергә...
Нурлы күзләренә багарга...
Шул якты караштан мәхәббәт тамчылары эчеп, яшәү дәрте алырга...
Һәм яшәргә, яшәргә, яшәргә!
Чөнки бу дөньяда Ул бар!
Ул бар!!!

Реклама