Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшәр безнең журналыбыз!


Ил язмышын, тел язмышын

Калмый бары көйләп-сөйләп —

Шул язмышның булды үзе

Безнең газиз әдәбият!
Үткәннәрдән киләчәккә
Җиңел түгел юлларыбыз...

Шул юлларда кәрван башы

Һаман — Олуг Журналыбыз!
Булды һәрчак әдәби сүз

Халкыбызның таянычы.

Ул — аның наз каләме дә...

Һәм ялт иткән шам кылычы!
Гасырлардан гасырларга

Исән-имин күчәр өчен,

Заманнарның давылларын,

Упкыннарын кичәр өчен
Безнең барлык ышанычны,

Өметләрне бара төяп

Халкыбызның җан аклыгы

Һәм ныклыгы — әдәбият.
Нинди генә булсалар да
Киләчәккә юлларыбыз,
Исән безнең кәрван башы, —

Яшәр газиз журналыбыз!