ТАРИХИ ЗАРУРИЯТ

Татар имласын латин хәрефләренә күчерү хакында сүз инде байтактан дәвам итә. 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты Декларациясе игълан ителгәннән бирле бәхәснең тынып торганы юк. Ләкин, ничек кенә булмасын, шуннан соңгы еллар эзсез узмады. Ниһаять, латин имласына күчүнең зарурлыгы белән телче галимнәр дә, әдипләр дә, укытучылар һәм телгә азмы-күпме мөнәсәбәте булган башка даирәләр дә килеште сыман. Хәзер инде төп бәхәс конкрет яссылыкка күчте - кайсы хәрефне ничек кабул итәргә? Бүгенге көндә вакытлы матбугат битләрендә берничә вариант гамәлдә йөри. Берәүләр аз гына камилләштереп иске «Яңалиф»не кайтару ягында булса, икенче берәүләр исә бөтенләй төрки халыклар өчен уртак имла булдыру, ягъни бер үк яңгыраштагы авазларны бертөрле хәрефләр белән белдерү ягында (андый вариант Төркиядә узган киңәшмәдә барлык төрки халыклар вәкилләре тарафыннан хупланган иде). Ләкин монда да фикер уртаклыгы җитеп бетми. Шулай булуга
карамастан, аерым фидакарьләр көче белән латин имласы акрынлап гамәлгә керә бара. 1992-1993 елларда Казанда башта «Яңалиф»тә, соңрак уртак төрки имлада халыкара «Вөщ'а» гәзите чыгып алды, 1993 елда «Мәгариф» нәшрияты профессор Вахит Хаковның «Те1еп deigenii асаг» китабын «Яңалиф»тә бастырып чыгарды. Бераз соңрак борынгы чор татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, «Идегәй» дастаны уртак төрки имлада дөнья күрделәр. Үз вакытында «Казан утлары» журналы да латин имласында уку үрнәкләре биреп барган иде.
Бәхәснең бөтен нечкәлекләренә кереп тормастан, шуны гына әйтәсе килә, латин имласына күчүнең өстенлеге бәхәссез. Без, ниһаять, татар теленең бөтен әйтелеш кануннарына туры килә торган әлифбага ия булачакбыз. Гарәп имласында язган вакытлардагыча, барлык төрки халыкларның уртак мәдәни багланышлар мәйданын булдыруга таба сизелерлек адым ясалачак. Шуның белән бергә, татарга бөтенләй ят кириллица тамгаларының алынып ташлануы сәбәпле, әлифбада хәрефләр саны кими, билгесен, ягъни апострофны да кертеп, алар нибарысы 34кә калачак, һәм иң мөһиме — яңа имла туган телебезне чит-ят телләр басымыннан, аларның касәфәтеннән йолып алырлык көчле корал да ул. Чөнки аңа чит сүзләрне «татар тегермәнендә тартырлык» мөмкинлекләр салынган.
«Идел» журналы редакциясе һәм татар иҗтимагый үзәге оештырган симпозиумда катнашучы бер төркем милләтпәрвәр зыялылар (Р.Хәкимов, В.Хаков, X.Курбатов, Д.Исхаков, Ф.Сафиуллин, Ф.Зөлкарнәй, Р.Мөхәммәтдинов, Т.Бариев, Ф.Латыйфи, Җ.Сөләйман, Г.Хәмиди, Ф.Уразаев һәм башкалар) тарафыннан әзерләнгән һәм расланган «Яңа имла төзүнең төп кагыйдәләре»ндә, шулай ук яңа имланың технологиялелек, стандартлык, экономиялелек, артыклыктан качу, язылышта кагыйдәләр санын мөмкин кадәр киметү кебек аспектлары да күздә тотыла...
Ф. ЛАТЫЙПОВ.
1997, N8

Реклама