ШӘҺРИ БОЛГАРГА 1966 ЕЛГЫ СӘЯХӘТ

Болгарга сәяхәт кылу теләгем зур иде. Бу хактагы ниятемне 1966 елда күптәнге танышым Альберт Фәтхи белән уртаклаштым. Мин аны университетта укыган чордан ук милләтпәрвәр егет буларак белә идем. Алдан ук көткәнемчә, Альберт фикерне хуп күреп, үз тарафыннан бу сәяхәткә Нурихан Фәттахны күндерде. Бу — Нурихан абыйның тарихи темага тотынган чагы, һәм ул яңа романында Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул итүен яктыртуны максат итеп куйган иде. Киңәшләшкәч, сәяхәткә күбрәк халыкны җыеп бару яхшы булыр дигән фикергә килдек.
Без, берничә кеше, 1966 елда ошбу сәяхәтне оештыру эшенә керештек. Башта мин Тел, әдәбият һәм тарих институтына сугылдым һәм анда Әбрар абый Кәримуллинны очраттым. Ул идеяне хуп күрде, ләкин, уфтанып, үзенең катнашуы мөмкин түгеллеген әйтте. Эш шунда ки, Әбрар абыйның шул елны кандидатлык минимумын тапшырган чагы икән, институт җитәкчеләре (директоры М. Мөхәррәмов иде) катгый рәвештә: «Болгарга бара калсаң, сиңа кандидатлык диссертациясен якларга туры килмәс», дип кисәтеп куйганнар, имеш. Күрәсең, кемнәрдер йоклап ятмаганнар һәм алдан ук профилактик чараларга керешкәннәр. Шуннан соң Бауман урамындагы М. Горький исемендәге клубка юл тоттым. Анда композиторыбыз Сара апа Садыйкова үзешчән җырчылар белән шөгыльләнә иде. Сара апа репетицияне туктатып, җырчы кызлары белән гәпләшеп алды, барасы кешеләр шунда ук билгеләнде. Афәрин! Теплоходта татар җыры яңгыраячак. Бу сөйләшүдән соң рухланып, үзешчән артист Билал Гайнуллин белән Татарстанның 10 еллыгы исемендәге Мәдәният сараена бардык. Халык театры җитәкчесе (исеме хәтердә калмаган) үзе һәм үзешчән артистлары барачагын әйтте.
Шулай оештыра торгач, Болгарга юл тоткан теплоходта шактый халык җыелды: әдәбият-сәнгать әһелләре, Дәрвишләр бистәсендәге оптика-механика заводы эшчеләре, Ленин районындагы 22нче авиация заводы вәкилләре, һәм, бәхетебезгә күрә, экскурсовод вазифасын үз өстенә алган әдибебез Нурихан абый Фәттах. Кичен Казаннан кузгалган теплоход төне буе юлда булды һәм бөтен су өстенә татар моңы җәелде. Яшьләр бию дә оештырдылар, беркемнең дә күз йомарга вакыты булмады.
Болгар пристаненә төшүгә үк Нурихан абый, тарихи вакыйгалар турында сөйли башлап, иң элек Болгарның су юлындагы капкасы урнашкан Ага-базар утравы турында әйтеп китте. Хәзер ул утрау су астында калган, ә борынгы заманда анда ярминкәләр оештырылган булган, көньяктан да, төньяктан да килүче сәүдәгәрләр үз товарларын сатканнар һәм болгарлар җитештергән әйберләрне сатып алганнар. Экскурсоводыбыз борынгы бабаларыбызның толерантлыгын ассызыклап үтте: әйләнә-тирәдәге башка халыкларга карата болгарларның экспансия очраклары тарихка мәгълүм түгел, ә менә киң күңеллелек, дустанә мөнәсәбәт борынгы заманнардан килә, диде. Шәһри Болгарда әрмән сәүдәгәрләре бистәсе булган икән һәм алар үзләренең христиан дини тормышы белән яшәгәннәр, үз гыйбадәтханәләре булган. Сәяхәтчеләр төркеме (70ләп кеше) шәһри Болгар чигенә барып җиткәч, Нурихан абый туктарга кушты һәм тәфсилләп шәһәрнең фортификация корылмалары турында мәгълүмат бирде. Аннары Кече манара турысында янә бер тукталып, теләгән кеше манарага менеп төште. Кара пулат турында риваятьләр бәян ителде.
Аннан соң Болгарның үзәк өлешенә юл тоттык, җәмигъ мәчетенең хәрабәләрен күрдек. Монда яшәүче урыслар гасырлар буе мәчет һәм борынгы мунча биналарының
төзелеш материалын үз кирәк-яракларына ташыган. Мәчет хәрабәләре белән янәшәдәге чиркәүдә исә реконструкция эшләре бара иде. Без шул эшнең җитәкчесе, чиркәү корылмалары буенча белгеч, архитектор Сәйяр Айдаров белән таныштык. Форсаттан файдаланып, Тәүфикъ Әйди архитекторны әдәби журналыбыз «Казан утлары»на язылырга агитларга кереште. (Айдаров соңыннан татар матбугатына йөзе белән борылды микән, безгә мәгълүм түгел). Тарихи әһәмияте булмаган бу чиркәүнең нигез өлешенә игътибар иттек. Ул мөселман кабер ташларыннан төзелгән булган, гарәп хәрефләре аермачык күренә иде. Нурихан Фәттах безгә болгарларның көнкүреше турында да күп мәгълүмат бирде. Мунчалар аларның тормышында чистарыну-сафлану урыны гына түгел, үзара күрешү, фикер алышу һәм планнар кору урыны да булган. Мунчада су үткәрү системасы җайланган.
Бу сәяхәтебезне искә төшергәндә, аның әһәмиятен ассызыклап әйтәсе килә. Ул, беренче нәүбәттә, милли горурлык хисләребезне уятты. Без бит Ауропада беренче булып чуен җитештерү ысулын тапкан шанлы болгарларның варислары, безнең меңьеллык мәдәни һәм әдәби мирасыбыз бар. Уртак максат берләштергән мондый зур төркем белән аралашу шәхсән үзем һәм башкалар өчен дә бик файдалы булды. Нурихан Фәттах борынгы дәүләтебезнең мәдәни казанышлары, яшәү рәвешләре һәм шәһәрнең ныгытмалары турында киң мәгълүмат бирде. Сәяхәтебез бик тәэсирле үтте һәм күңелләребездә зур бер вакыйга булып уелып калды.
Сүземне Хәсән Туфанның шигырь юллары белән йомгаклыйм:
Илбасар да, юлбасар да түгел,
Безнең нәсел хезмәт иясе,
Безнең нәсел ун гасырдан бирле
Игенчеләр династиясе.

Реклама