Шигырьләр

« КАЗАН УТЛАРЫ »
Равил Фәйзуллин

Яшәсен!
Яшәсен! — ирләрнең, көчле булып та, сабыйлыгын җуймаганы;

хатын-кызның - назланудан һәм назлаудан туймаганы.
Яшәсен! — картларның олгайган саен һаман яшәрә алганы;
кыйналганның - кан тамса да, яшен яшерә алганы.
Яшәсен! — яшь-җилкенчәкнең илаһи мәхәббәткә табынганы;
читтә йөргән кардәшләрнең туган җирен сагынганы.
Яшәсен! — исәннәрнең үлгәннәргә чардуган кора алганы;

кодрәткә ия көчлеләрнең миһербанлы була алганы.
Яшәсен! — егетләрнең бик түбәннән күтәрелеп дан алганы;

эш сөйгәннең аз гынадан да зур шатлык ала алганы.
Яшәсен! — дус-ишләрнең көнләшмичә якын итә торганнары;

ярларның, тугрылык саклап һәрчак көтә торганнары.


Мөдәррис Әгъләмов
Еракка китеп кара

Халкым, халкым, бары бер мизгелгә

Сине читтә итеп хис иттем.
Ерактагы кояш турындагы

Әйтемеңне җанда ишеттем.
Җир киләчәге — сабыйлар,
Аларда бүген көнем:
Пионерлар йортында мин
Рәсемнәр карап йөрим.
Башкалар мине күзәтә,
Берсе аңлатып бара:
— Абый, әйдә, син монысын
Еракка китеп кара!
Чигенәм, карыйм. Соклангыч.
Якыннан — буяу гына...
Ерактан кәшмир яулыклы
Бер карчык карап тора.
Бу яктагы көннәремнең
Соңгысы җитеп бара;
Кемдер дәшә кебек миңа:
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!..
Үз халкыңның киләчәген,
Үткәнен, бүгенгесен,
Кайгысының, шатлыгының
Зурлыгын белер өчен
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!
Абый мактармы дигәндәй,
Балалар көтеп тора,
Күңелдә һаман шул сүзләр:
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!
1967, 10 сан

Разил
В ә ли е в

Вәгъдә
Оҗмах вәгъдә итмим сиңа...
Бик тар әле чикләрем.
Бар байлыгым — шигырьләрем

Һәм дә кара икмәгем.
Күкне бирә алмам сиңа...
Йолдызсыз да итмәмен.
Айны бөтен көе саклап,
Сине, ахры, көткәнмен.
Шатлыкларым тулы килеш,
Кайгымны да түкмәдем.
Йортым тәбәнәк булса да...
Биек әле күкләрем.
Бәлки, бәхетле булмассың...
Бәхетсез дә итмәмен...
Оҗмах бирәм, димим сиңа...
Тәмугка да кертмәмен.

Рашат
Низамиев
Серләр эзлим

Бер үк кояш яктыртса да шушы җирне — Үләннәрнең яфраклары төрле-төрле.
Кара туфрак имеп үскән алмагачның Алмалары нидән кызыл — шунсы серле.
Тузан баскан каберташлар көтеп тора Яфракларның сыйпап-сыйпап киткән чагын.

Хикмәтле аш, хикмәтле җир, хикмәтле таш — Серләр белән тулып ята тирә-ягым!
Кешеләрнең йөзләреннән серләр укыйм: Берәү моңсу, ә берәү шат атлый юлдан.

Агач битле, таш бәгырьле җаннар гына Мәхрүм була сагышлардан, елмаюдан.
Киң күкрәкле ир-егеткә караганда Ун мәртәбә катлаулырак хатын-кызлар.
Серләрнең дә иң серлесе, иң нечкәсе — Күз явыңны ала торган матур кызлар!
Серләр эзлим, серләр ачам — вакыт җиткәч

Сөйләр өчен оныкларга чын дөресен.
...Күзләремнән якты йолдыз яуган чакта
Мин үзем дә сердер әле кемдер өчен.


Роберт Миң н у лли н
Хан тавында

Сөн буенда бер тау бар. Халык аны «Хан тавы» дип йөртә.
Киңлекләргә төбәп карашымны Басып торам мин Хан тавында.

Туган ягым моннан караганда Колачлырак икән тагын да!
Ә кайчандыр монда, минем кебек, Ниндидер хан басып торгандыр.

Ялчылары, олы бәхет санап, Хан алдында башын органдыр.
Миңа да бит әнә Сөн, болыннар, Күлләр, кырлар башын ияләр.
«Гомер буе колың булырбыз, тик Ташлап кына китмә!» — дияләр.
Мин хан түгел сезгә — баш имәгез!
Үземнеке гәрчә — нигезем.
Үзегезгә баш ияргә әзер,
Тезләнергә әзер мин үзем...
Узган чорның чалымнарын эзләп Карап йөрим менә Хан тавын.
Беркем белми бабайларның тауны Хан тавы дип нигә атавын.
Очрый монда кылыч сыныклары,
Юлыгасың сөңге йә укка:
Заманында монда яу булгандыр, Охшап калгандыр тау тәмугка.
Сугышкандыр ул хан шушы тауда, Шушында ук бәлки күмелгән.
Төгәл генә беркем әйтә алмый, Ул чаклысын хәзер кем белгән?!
Бүген исә алтын иген шаулый Туган җирнең икмәк тавында.
Ханнар табынында гына Була торган
Икмәк үсә безнең табынга...

Зиннур Мансуров
Чәркәдәге чәнечке

Мансуров, закадышный друг,

Надень венок терновый!..
А. Пушкин

Сәламеңне алдым әлмисактан — ничә еллар, ничә яздан соң!

Алаһыдан узып... Әүлиядай, язмышыма өстәп язгансың.
Фәрештәләр шигъри фатихаңны пышылдаган миңа бишектә.

Алмашынган төсле, адашларым елагандыр шулчак биш йортта.
Шигъриятләр сыя шәригатькә, тотыйк, диеп, шушы бер денне, —

шәрафәтле Хәйям шәрабенә имезлегем манып бирдеңме?
Вәсвәсәгә салды «вәхи»ләрең — (мин дә Раббымызның бер колы).

Тыгылгансың минем тәкъдиремә башланмаган гасыр аркылы...
Китабыңны кат-кат актарганда үз-үземә әллә фал ачтым?!

Ырымланган битләр арасында гөлчәчәген күрдем... Парнасның.
Тамгаланган серле такыядәй, агып төшкән күпме җәй аша!

Язмышыма үзем җайлашаммы, әллә язмыш миңа җайлаша?!
Исемемне атап искәрткәнсең, хәбәр биргән кебек гаиптән.
Чәнечкеле таҗның сөенчесе тоташ газап, тоташ гамь икән.
Карулашмыйм хөкем карарыңа — тоеп яшим аның бар ямен.
Чәркәмдәге һәрбер чәнечкене йөрәгемә күмеп барамын...
Исемемне укып исәйгәнмен, рәхмәт инде сиңа, җан дустым!
...Әлмисактан килгән сәламеңне чынга алып әллә ялгыштым?!.
1999 ел, 7 сан.

Газинур Морат
Тарих безгә сәер сер калдырган

Кем әйткәндер, кайчан әйтелгәндер, Кайсы чордан, кайсы еллардан

Киләдер ул сәер сүз-гыйбарә: «Татар тугач, яһүд елаган».
Ник елаган? Ни сер посып яткан Бу китаплы кавем кальбендә?
Кайчагында аңлау кирәктер ул Дөнья тоткан халык хәлен дә.
Булган ансы, әйе, татарның да Дөнья тоткан гаярь чаклары.

Дала түмгәгенә абынып ла Билен сындырган шул чаптары.
Татарны да, әйе, сөргеннәргә Сөргән баскын туган җиреннән.

Без дә, бәлки, үз-үзебезләрне Кабат җиңәр өчен җиңелгән?
Татарның да, әйе, язмышлары Кузлы Сагыш белән чигелгән.

Без дә, бәлки, асыл кальбемезгә Кабат кайтыр өчен сибелгән?
Үткәннәрен эзләп табар халык Киләчәккә кайтыр юллардан...
Тарих безгә сәер сер калдырган: «Татар тугач, яһүд елаган».
2003, 5 сан

Р к а и л 3 ә й дулла
Чатырлар

Арзанайды сүзләр. Гүя томан, Гүя рәшә, гүя күләгә...
Ә чын шигырь — Тукайдагы сыман — Тишек үпкә белән түләнә...
Ком шикелле әрсез иреннәрдән Нинди сүзләр шытар үлгәндә?
Чын шигырь ул — Җәлилдәге кебек — Баш бәясе белән түләнә...
Учлап-учлап шигырь өләшәләр, Һәрбер кулда — купшы гөлләмә.

Ә чын шигырь — Туфандагы сыман — Сөрелүләр белән түләнә.
Хан йортының капкасыннан, шакып, Кемнәр үлемсезлек теләнә?
Чын шигырь ул — Мөдәрристәгечә — Сукбай гомер белән түләнә.
Соңгы сулыш тиеп ялгыш кына Кәгазьдәге эзне өзгәндә,

Чын шигырьгә әверелә шагыйрь Онытылу дигән үзәндә.

Реклама