Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

«СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ»
Салих Б атт ал
Язучы

I
Эшкә тотыныр алдыннан
Кәгазь әзерли ул, каләм сайлый,

Нидер тапмый эзләп-эзләп тә...

Сылтау эзли ул тотынмас өчен

Бу коточкыч авыр хезмәткә!
Юкса реаль дөнья рәхәтенең

Мәхрүм була ич ул барысыннан!

Ләкин, ничек, кая кача алсын Үз рухында туган ташкыннан.
Ул ташкыннан ишетелә аңар

Үзәк өзгеч өннәр: «Батабыз...
Тот кулыңа каләм-багорыңны,

Коткар безне, туган атабыз!..»
II
Хезмәт
Роман яза. Аның геройлары

Себер салкынында йөриләр;

Төзелешкә нигез салыр өчен

Калын кар катлавын көриләр.
Ә тышта — җәй. Күкрәп яңгыр ява. Тик язучы сизми яңгырны.
Кояшны да сизми һәм җәйне дә...

Роман аны җәйсез калдырды!
Шунда да ул образларын жәлли,

Ул ашкына роман җәенә.
Язгы тамчы булып яшь бөртеге

Кәгазенә тамып җәелә.
Шул җен хезмәтендә үткән айлар

Гүя канын сыгып алдылар.
Ләкин ул шат. Чөнки ачык сизә:

Геройлары тулы канлылар.


Гамил Афзал
Дөнья матур

Күктә кояш, җирдә гөлләр,
Алда юллар, сайла кил.
Күктә йолдыз, җирдә ярың,
Илдә ярың гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң.
Күктә нурлар, җирдә дуслар,
Дус янында кем ятим?
Күктә нурлар, җирдә шатлык,
Җирдә бәхет гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң.
Елгалардай еллар ага,
Елгалар елларга тиң,
Нинди чор бар, нинди ел бар
Без яшәгән елга тиң!
Дөнья матур, дөнья киң.
Юллар үтәм, юллар үтәм,
Юллар чиге кайда дим.
Нинди ил бар, нинди җир бар
Туган-үскән җиргә тиң!
Дөнья матур, дөнья киң.
1958, 3 сан.


Зәки Нури
Сыналулар

Әйтеп гүя: утны-суны кичсен кеше,
Үтсен юлның киңнәрен дә, тарларын да,
Кайчак чөеп, кайчак йотып упкын төсле,
Тормыш безне сынап тора һәр адымда.
Бел, дускаем, һәр җирдә бар сиңа урын —
Сулар кич син һәм ерып кер син утларга!
Һәм онытма чыдамлыгың сыналуын
Иң куркыныч, иң дәһшәтле минутларда.
Һәм онытма: зирәклегең — ярсыганда,
Дуслык хисең — кыен чакта сыналачак...
Дуслык гөле, кадерле гөл барсыннан да,

Шул сынауда сынатмаса—сулмаячак!
1961, 5 сан


Нури Арсланов
Тәрҗемәи хәлем

Төрле хәлләр кичте баштан — сабыр кылдым,

Башкалардан калышмадым — сафта булдым;

Кагылсам да, сугылсам да авыр юлда,

Бирешмәдем мин, абынган саен тордым.
Күралмады кайберәүләр көлүемне,

Теләделәр вакыт җитми сүнүемне,

Ә кояшым минем һаман нурын сипте,

Үч итмәдем, чөнки гел уенга бордым...
Ил каршында абруй өчен көрәштем мин,

Башкалардай борчылдым, көнләштем, ләкин,

Кызыксам да күреп миннән өстеннәрне,

Түбәннәргә карап күтәрмәдем борыным.
Тырышмадым җитди булып кыланырга,

Язмаганны сыктанырга-соранырга,

Яшәмәвем өчен каш-кабагым төеп —

Гомерлеккә мин сакаллы сабый булдым.
1960, 11 сан


С и б г а т Хәким
Шагыйрь

Ак чәчләрен аның син санама,

Паспортыннан яшен карама.
Гашыйк безнең шушы тормышка ул,

Гашыйк хәтта яшел карага.
Октябрьдә ромашканы сагына,
Күбрәк сагына, ахры, ландышны...
Ыкта йөри үзе, шуннан тоя

Ул съездда барган алкышны.
Гөләпләрне сыйпап-сыйпап үтә,
Сыйпап үтә һәрбер баланны;
Әйдә, тизрәк теле ачылсын, дип,

Сөйләштерә кебек балаңны...
Ут яга да өстенә үк иелә,

Күзенә үк керә утның ул.
Менә хәзер утка авар төсле,

Янар төсле, ала котны ул.
Камышларын тыңлый Ык буеның,
Иле белән күңле, Ык белән.
Каләмен ул утка манып яза,

Шигырьләрен яза ут белән.
Бөтенесе шунда гына кебек,
Әй актара утны, актара...
Балаларча үзе, әй шатлана:
Киләчәккә язган хат бара...
1961, 12 сан


Ш әүк әт Галиев
Кашкаларым, бәлки, ятсыныр да

Нужа йөген бергә тарткангадыр,

Җил-яңгырны бергә кичкәнгә,

Җигеп йөргән атлар якын икән,

Озак чыкмый икән истән дә.
Улагыннан шулай башын алып

Ник ятсынып карый бу кашка?

Читтә минем шактый гомер үткән,

Өс-башым да хәзер шул башка...
Су эчәргә кыстап, чишмә янда
Бүтән егет инде сызгыра,
Йөгәненә чукны бүтән тага,

Җилдә ялын бүтән туздыра.
Ә мин хәзер шигырь сукалыйм шул,

Хисләр йөгәнләргә тырышам.
«Атландырмыйм!» диеп уйнап чапкан

Пегас ялларына ябышам...
Кашкаларым, бәлки, ятсыныр да,

Минем кебек йөрмәс юксынып,

Җырларыма ләкин авылдашлар

Карамасын иде ятсынып!
1958, 2 сан.


Әхсән Баян
***
Синдә, Дөнья, мин — бер гади кеше,

Өмет баглап йөрмим бик күпкә.

Нурларының бер җебен дә Кояш

Югалтмыйча көннәр китерсә, Шул җитә.
Иген шавы кырда ишетелсә,

Соңгы шакал комга баш төртсә,

Вөҗдан җуйган берәү эзләп кабат

Яңа вөҗдан тапса, Шул җитә.
Нидер көтеп, шатлык вәгъдә итеп,

Сөйгән күзләр карап үтсәләр,

Саф иреннәр минем талпынуга

Җавап бирсә, янып үпсәләр;
Бакчаларда балам йөрсә, аңа

Төтен түгел, хуш ис бөркелсә,

Гомерем-уйларымны улым еллар

Кулына бирсә, илтеп җиткерсә, Шул җитә.
Дөнья, синнән күпне өмет итмим:

Чәчәк җыйган төсле киңлектә,

Йолдызларың җыеп галәмеңдә,

Җиргә бүләк итсәм, Шул җитә.


Илдар Ю з е е в
Җырлар бирәм

Ядкәр итеп сиңа нәрсә генә

Бүләк итим туган көнеңдә?

Болыннардан өзеп, букет тезеп,

Гөлләр бүләк итәр идем дә,

Шиңәрләр шул алар, Чәчәкләрен
Алып китәр шаян җил генә...
Син җилләргә карап калырсың да

Онытырсың...
Кайнар яшьлегеңә ямь өстәрлек

Бирим икән сиңа ни генә?
Мә, ал, дускай,
Ямьле яшьлегебез
Истәлеге итеп карарга
Җырлар бирәм,
Ихлас җырлар бирәм,
Җил дә алмый
Һәм кырау да тими аларга.
1951, 5 сан

Саҗидә Сөләйманова
Киек казлар

Киек казлар китә көзләр җитсә.
Киек казлар китә каңгылдап...
Ерак юлда сезне саклар идем.
Каплар идем җилдән, яңгырдан.
Сызылып кына зәңгәр юллар кала,
Ил чикләре — сезгә чик түгел.
Мин көнлимен сезне, киек казлар:
Ник чит җирләр — сезгә чит түгел.
Пар канатлар бирде туган җирем,
Ай, кояшым сипте нурларын;
Киңлек бирде сезгә аяз күгем,
Аклык бирде тонык суларым.
Бик ямансу икән сез киткәндә,
Киек казлар, тагын кайтыгыз.
Дуслар булыр диңгез аръягында,
Сез аларга сәлам әйтегез.
Таң яктысын алган канатларның.
Яктылары төшсен төннәргә.
Кагынганда, тонык суларымның
Тамчылары тамсын чүлләргә.
Бар илләргә таныш, бар җирләрдә
Аңлаешлы сезнең телегез.
Яз илчесе — киек казлар өчен
Ачык булыр безнең күгебез.
Сәлам алып каурый очларында,
Яз кайтырсыз, сулар — чик түгел.
Чиксез илләр, уртак телләр табу —
Безгә дә бит, дуслар, чит түгел.
1962, 1 сан