МӘКРУҺЛАР1


Кулга алулар
Патша хөкүмәте мәкруһларны Себертә озатуны этаплап оештыра. Ягъни бишәр кешедән тортан кечкенә төркемнәр булдыралар. Исемлекне губернатор шәхсән үзе раслый.
Мөхәммәтсабит эләккән 11 кешелек исемлек кеше язмышына мөнәсәбәт җәһәтеннән шаккатыра. Бернинди тикшерүсез, хөкемсез Себертә озатканнар. Бу исемлектә бабамнын Акхуҗа авылындагы фикердәшләре Әбраретдин Рәхмәтуллин, Габделхәбир Зиннәтуллин һәм Хәкимулла Талиповлар да була. Этапташларнын бишенчесе — Таҗетдин Мөхәммәдъяров. Салтыган авылы мулласы исемлеккә ни өчен кертелгән сон?
Зөя өязе исправнигы Казан губернаторына җибәргән рапортта болай дип әйтелгән: «18го июня 1867 года в праздник Курбан байрам мулла Мухамадияров Тазетдин допустил к богослужению в мечеть всех крещенных татар деревни Салтыганово. По выходу из мечети, когда русские крестьяне крещенным татарам заметили, что им воспрещено ходить в мечеть, крещенные татары ответили при мулле с ругательством, что они русскую веру знать не хотят, никого не боятся и русских скоро выгонят, мулла, услышав эти слова, ничего им не сказав, рассмеялся.»
Салтыган мулласы Таҗетдин Мөхәммәдъяровка бу көлүе бик кыйммәткә төшә.
Салтыган авылында туып-үскән, акыллы, белемле Таҗетдин мулла тирә- як авылларында зур ихтирамга лаек була. Урыс хөкүмәте чиновниклары, чиркәү руханилары да мулла Таҗетдинны популяр кеше дип бәялиләр.
Кулга алынган мәкруһларны этаплаштыру барганда мулла Мөхәммәдъяровка тимиләр әле. Хәзрәтне кулга алуны оештыруга губернатор да катыша. Анын күрсәтмәсе буенча вакыйга зур «огласка» алырга тиеш була.
Кулга алу «церемониясе» алдан төзелгән план буенча башланып китә. Мәйданда елаулар, камчы чыжлау, ат кешнәүләр, урысларнын әшәке итеп татарча (янәсе татарча беләләр) сүгенүләре ишетелеп тора. (Безнен якта урысча сүгенү сүгенү булып исәпләнми).
Хәер, бу хакта «церемония»не оештырган кешенен үзеннән сөйләтик.
«...По случаю популярности муллы Мухаметзянова2, имеющего огромный вес среди своих приверженцев, отпавших от православия крещенных татар, и чтобы дать случаю этому более важное значение, я имел необходимо нужным при взятии муллы Мухаметзянова принять следующие меры предосторожности. Отношением от 30го июля за № 502 просил у начальника Свияжской уездной команды отправить в Салтыганово 20 рядовых при 2-х унтер-офицеров для конвоирования муллы Мухаметзянова, командировать в помощь этому конвою 4-х казаков и сам лично отправился в Салтыганово. Для большой гласности, я приказал господам становым приставам обязать лично все селение, в
1 Мәкруһлар — чукындырылып та ислам динендә калучылар яки исламга кире кайтучылар.
2 Таҗетдин Мөхәммәдъяровның фамилиясе урыс документларында «Мухаметзянов» булып та теркәлгән. 9 10 которых проживают крещенные татары и объявить им, что по распоряжению правительства за совращение и подстрекательство крещенных татар и за
распущение между ними ложных слухов, будто бы высочающего отказа на их
Журналның 2008 елгы 11,12,2009 елгы 1-4 саннарында чыккан документаль әсәрнең соңгы бүлекләре бирелә.
10 «К. У.» № 5
97
просьбу ещё не последовало. Виновные мною будут 3 числа утром взяты в деревню Салтыганово и отправлены в отдалённые части Сибири.
Утром 3-го июля явился туда сам начальник Свияжской уездной команды штаб-с капитан Г.Перецкий с выше упомянутом конвоем. Собрав всех крещенных татар деревни Салтыгановой и поставив против них собранных и туда же деревенских прочих...11 12 лиц числом 150 человек, я приказал старшине позвать муллу Мухаметзянова, по прибытию его приказал скомандовать на «караул», объявил ему и всем присутствующим причину ссылки Мухаметзянова с прочими лицами в Сибирь. Тут же я приказал муллу Мухаметзянова заковать в наручники... Остальным всем присутствующим внушение образумиться, бросить свои безумные стремления в магометанскую веру...
О чем Вашему Превосходителъству (Казан губернаторы) имею честь донести. — Уездной исправник
Июль 8-го дня 1867 года.»
***
Югарыда әйтеп киткәнемчә, Казан губернаторының 1867 елгы 22 апрель приказы нигезендә Мөхәммәтсабит бабамның, шул ук елның 24 апрелендә Сабит бабабызның фикердәшләрен-көрәштәшләрен, Акхуҗа авылыннан Әбраретдин Рәхмәтуллинны, Габделхәбир Зиннәтуллинны, Хәкимулла Талиповны Зөя өязе полиция идарәсендә кулга алалар. Иңе — ике, буе — дүрт, биеклеге өч ярым аршынлы4, тимерләнгән зур гына тәрәзәле, ике карават, бер өстәлле бүлмәгә дүртесен бергә кертеп ябалар. Берәр сәгатьтән озын гәүдәле, сары мыеклы, яшел күзле бер урыс егете әлеге тишектән татарча: «Исәнме, земляклар», — дип эндәшә. Исәнләшкәннән сон: «Чәй суы китеримме?» — дип сорый, чәйнекне кулына тотып чыгып киткән җиреннән, буш чәйнекне кайтарып бирә: «Надзиратель кайнатылган суны иртәгә, православие диненә кайткач бирербез, салкын су эчсеннәр дип әйтте», — ди.
Болар полиция идарәсендә бер ай чамасы утыргач, камерага бишенче кеше итеп Салтыган авылы мулласы Таҗетдин Мөхәммәдъяровны кертәләр. Әлегә кадәр ике караватта дүрт кеше йокласалар, муллага хәтта утырып торырга да урын булмый. Ләкин аларга монда башка төн кунарга туры килми, бишесен дә «Казан сөрелүчеләр экспедициясе»нә күчерәләр, җәяүле этапка беркетәләр.
Татар «декабристкалары»
Алда әйтелгәнчә, 1867 елның апрель аенда Казан губернасыннан берничә этап мәкруһлар Турухан краена озатыла. Аларның төп өлеше Зөя һәм Тәтеш өязеннән. Зөя төрмәсендә ябылып ятканнарның хатыннары күп мәртәбә төрмә капкасы янына килүнең файдасы була, алар бер-берсе белән танышалар. Шул капка янында алар ирләрен Себергә җибәргән очракта хәләл җефетләре артыннан китәргә сүз куешалар. Шундый теләктә торучы хатын-кызлар шактый була.
Татар «декабристкалары»на бернинди дә шартлар тудырылмаган, әлбәттә. Баржаларга төялеп барган өчен түләргә берничә тиеннән башка акчалары да, кыйммәтле әйберләре дә булмый. Бөтен байлыклары таяк башына эленгән төенчектән гыйбарәт.
Бурлаклар сөйрәгән баржа Пермь шәһәре янына килеп туктагач, татар хатыннары баржадан төшеп бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр җәяүләп Тобол шәһәренә таба атлыйлар. Үзләре белән алган киемнәре тузып, ертылып бетә. Себер татарлары яшәгән берничә авыл аша узганда тегеләр, әлбәттә, ярдәм күрсәтәләр, кием-салым, ямаулыкка үзләре тукыган киндер кисәкләре, чабата бирәләр.
Татарстан Милли архивы документларын карап утырганда, гаризалар табылды. Берсе — берничә имзалы документ: «Прошение крестьянок о сопровождении
11 Писарь боргалап-сыргалап язган кайбер сүзләрне танып җиткереп булмады — Т.В.
12 Аршын - 71 см.
арестованных мужей и на совместное поселение в Сибирь».
Димәк, татар хатын-кызларын тиктомалдан гына чыгарып җибәрмәгәннәр, башта алардан гариза яздырганнар. Бу гаризалар декабристкаларныкыннан аерылып тора. Тегеләр дворянлык өстенлекләрен саклап калуны сораса, татар хатын-кызларыныкы юлда барганда Себер татарлары белән багланышка кермәскә, коткы-фәлән таратмаска дигән йөкләмәдән гыйбарәт.
Безнен әбиебез Минлегөл ул вакытта 35 яшендә була. Дүрт балалы Мөхәммәтсабитнын икенче хатыны, әти-әнисе үгетләвенә, абыйлары каршылыгына карамастан, авырлы килеш, ирләре Турухан краена озатылган хатыннарга кушылып, Себер тарафына кузгала. Башкалар белән арестантлар баржасында Пермьгә килеп җитә. Аннан — Тоболга. Тоболдан Көнчыгыш Себернен Турухан краенда урнашкан Енисей бистәсенә таба арып-талып атлый бирәләр. Алар арасында Мөхәммәтсабит бабамнын фикердәшләре Әбраретдин, Габделхәбир, Хәкимуллаларнын хәләлләре дә була (исемнәре мина мәгълүм түгел). Алар өчесе, булдыралган кадәр Мөхәммәтсабит бабабызнын 6-7 айлык авыры булган яшь хәләл җефетенә булышлык күрсәтеп, ана актык тәгамнәрен ашатып, юл буе үгет-нәсихәт, рухи көч биреп баралар. Ниһаять, зур газаплар кичеп, билгеләнгән урынга килеп җитәләр.
Сабит бабалар бишәүләп атна-ун көн алдарак килеп җиткән була. Алар шунда ук эшкә керешәләр. Ин әүвәл бергәләшеп вакытлыча яшәп торыр өчен өй корыштыралар. Хатыннары килгәч, берничә бүлмәдә биш гаилә сыеша. Мулла Таҗетдин Мөхәммәдъяров кына берүзе яши (ул хатынына Салтыганнан чыгарга рөхсәт бирми). Бу хәл 1867 елнын августында була.
Бәхетләренә каршы, килеп урнашкан Енисей бистәсендә алар элегрәк көн күрә башлаган милләттәшләрен очраталар һәм шуннан сон берникадәр тынычланалар. Асрауга сыерлар алып, печән әзерләп, сөтен савалар. Алдан килешү буенча, туган бозаулары да үзләренә була.
Енисей елгасында боз октябрь айларында ката. Енисей елгасынын чишмәдәй саф та, салкын да суында мәрсин балыгы, чегә балыгы, омуль мыжлап тора. Кыш салкын булса да, елганын яр буйларында боз калын булмый, чөнки көздән калын кар каплап китә. Сабит бабаларыбыз, җирле халыктан күреп, балык тоту эшен дә тиз генә үзләштерәләр.
Шул 1867 ел октябренен бер төнендә Минлегөлне тулгак тота башлый. Әнисе карынында менләгән чакрым юл үткән бала, ниһаять, якты дөньяны күрә, аваз сала. Анарга Хәкимулла дип исем бирәләр. Исем кушуны Таҗетдин мулла сөенеп башкара. Мөселманнар саны тагын бер кешегә артты дип бергәләп шатланышалар.
Ирләр урманда эшли. Агачларны бер урынга егып, урманда ук бура бурыйлар. Мулла Таҗетдин Мөхәммәдъяров андый эшкә катнашмый. Ул Себердә калуны күз алдына да китерә алмый. Күп вакытын язу өстендә утыра. Төрле түрәләргә, хәтта император исеменә дә хат арты хат җибәрә. Ләкин җавап кына ала алмый.
Бер еллап вакыт эчендә, 1868 ел кышына кергәнче, нарат бүрәнәләрдән, авырлык белән булса да, тагын дүрт өйне яшәрлек итеп өлгертеп куялар. Кызыл балчыктан кирпеч сугып, мич тә чыгаралар.
Яңа этаплар
1868 елнын җәендә хакимият Турухан краена сөреләчәк чираттагы этапны әзерли башлый. Ул Тәтеш өязе мәкруһларыннан туплана. Шул максаттан кулга алынганнар арасында Мөхәммәтша Вәлиев тә була. Мөхәммәтша үзе Тәтеш өязе Чирмешән авылыныкы булса да, хатыны Янгилденеке —Мөхәммәтсабит бабамнын туганнан туган сенелесе, исеме Гөлҗамал.
Мөхәммәтша җизнине сөргенгә алып китү белән халык телендә Мөхәммәтша бәете янгырый башлый:
...Мөхәммәтша Себер китте Тәтеш дигән каладин.
Дин хәсрәтен күрер өчен туган икән анадин. Без ызбадан чыкканда өстәл тулы аш калды. Гөлҗамалның, балаларның күзе
тулы яшь калды...
Сөреләчәк мәкруһларнын берсе Фәтхулла Габдулловка төрмәгә хатыны менә мондый хат керттерә:
«Сезки хәләл җефетем Фәтхуллага без хәләл хатыныннан—Гарфиҗамалдан күптин-күп сәламнәремне язам. Фәтхулла, җаным, үтенеп сорыйм синнән, Гайфулла кебек үзенне чукындырып хурлыкка кала күрмә. Бөтен авыл халкы сина кяфер дип әйтер. Битенә төкерерләр. Әгәр син урыс буласын икән, ул вакытта бу якты дөньяда чыннан да ни өчен яшәргә? Бу якты дөньяда яшәүнен кызыгы калмый. Әгәр дә сине Себергә җибәрәләр икән, мин дә синнән калмыйм, синен белән бергә барам. Артыннан калмыйм. Аллаһы Тәгаләнен кодрәте зур, ташламас.
Ичмасам кызыбыз авыл халкы каршысында хур булмас.
Минем хатыным бар дип әйт.
Өмет баглыйм сина, Фәтхуллам».
Кулга алынучыларнын тагын берсе — Янгилде авылы крестьяны «Сергей Герасимов». Гаебе — «подстрекатель к отпадению от православия крещенных татар» булу.
Зөя өязе исправнигынын губернаторга рапортында тагын болай диелгән: «Крестьянина Сергея Герасимова я вынужден был арестовать при полицейском управлении, дабы этим показать крещенным татарам, что за подобные заявления и противозаконные действия лица удаляются из места жительства без суда и следствия» (ТРМА. — ф 1. — Тасв. 3. — Сахл. бер. 228. — Б. 146).
Кем сон ул Сергей Герасимов? Ул Әмәйгел әбиемнен әтисе Вәлиулла. Ярлы булу сәбәпле, солдатка алына, 28 ел патшага хезмәт итә. Кайткач, әбинен әнисе Ләйлигә өйләнә. «Георгий тәресе» белән бүләкләнгән була. Күкрәгенә такмыйча, аны кесәсендә генә йөртә.
Зөя өязендә, хәер, бөтен Казан губернасында да, зур киртәләр булуга карамастан, «чукынмаган» саналганнар христиан диненнән Мөхәммәд диненә янадан кайтырга омтылалар һәм мәкруһ булалар.
Мөхәммәтсабит баба кебекләр, урыс түрәләре әйткәнчә, «главные виновники к отпадению крещенных татар из православия»ләрне Себергә олактырган саен мәкруһлар саны кимеми, арта гына бара. Зөя өязе исправнигы моны 1867 елнын 20 сентябрендә Казан губернаторына җибәргән рапортында да күрсәтеп китә «... число отпавших видимо возросло и наконец дошло до огромной цифры...» (Шунда ук. — Б. 137.)
Актив мәкруһлар, «подстрекательләр» Себергә сөрелгәч, калган мәкруһлар янадан православиегә кушылыр дигән өмет акланмый, киресенчә, янадан йөзләрчә кеше иманга кайта. Мисал өчен, 1850 елнын 15 октябрендә халык санын алу мәгълүматларына карасак, 122 хатын-кыз һәм 102 ир-ат яшәгән Чүкри-Аланда бер генә татар исемле яисә атасы татар исемле зат та теркәлмәгән. Чөнки аларны 1834 елда ук метрика кенәгәләренә «керәшен татарлары» итеп язганнар. 1858 елдагы ревиз кенәгәсендә исә бер генә урыс исемле кеше дә калмаган, «Ислам дәфтәренә» авылы белән кайтканнар. Шыгай авылында да шундый хәл кабатлана. «Ислам дәфтәренә» теркәлә алмаганнары үзләренен мәкруһ булуларын анлатканнар.
Рәсәй хакимияте, чиркәү руханилары белән бергәләп, мәкруһларнын әйдәрләрен Турухан краена сөрә тора, алар урынына исә яналары үсеп чыга. Мондый хәл Зөя өязендә генә түгел Цивильск, Тәтеш, Буа, Чабаксар өязләрендә дә гомуми төс ала. Яшьләр хакимияткә каршы торырлык көч табалар. Күрше авыллар гореф-гадәтләрне, динне бергәләп яклый башлыйлар...
Ислам дине белән көрәш Себердә дә туктап тормый. 1620 елда Тубыл шәһәрендә махсус епархия төзелә, ана христиан динендә булмаган Себер халыкларын христианлаштыру бурычы йөкләнә. Петр 1нен эчке сәясәтенә бәйле рәвештә, чукындыру сәясәте XVIII гасырнын беренче чирегендә аеруча активлаша.
1714 елнын 16 декабрендә Себер митрополиты Федор Лещинскийга җиткерелгән фәрманында патша ана Себер татарларын христиан диненә күчерергә, ә аларнын
«нәҗес гыйбадәтханәләрен» яндырырга дип әмер бирә. Бу әмерне тормышка ашыру өчен Ф.Лещинский махсус экспедиция оештыра, ул 1718-20 елларда Тура елгасы буенда яшәгән татарларны чукындыра, күп мәчетләрне жимерә-яндыра. Христиан динен кабул итмәгән татарларны зинданга ябып, ашсыз-сусыз тоталар. Халык телендә хәтта ут белән җәзалаулар турындагы мәгълүматлар да сакланып калган.
Миссионерлар мин бәян иткән чорда да йоклап ятмый. Ф.Лещинский варислары Енисей бистәсенә дә килә. Ләкин мондагы «переселенецлар»нын нинди халык икәнен белгәч, эзләре суына...
1871 елнын кышында, бистә татарлары өч бурадан торган мәчет өлгертәләр. Тагын ике-өч елдан бу мәчет манаралы була. Ислам җәмгыяте дә төзиләр.
Енисей бистәсенә Мөхәммәтсабитнын кече улы, 17 яшьлек Мөхәммәтвафа (әтиемнен әтисе) барып чыга, бу хәл 1884 елда булырга тиеш.
Әмәйгел әбием сөйләгәннәрне хәтерлим: «Улым, Вафа бабан, әтисе Сабит кебек, бик үткен иде. Берничә мен чакрым җирне барып әтисен табар дип беркемнен дә башына килерлек түгел. Ул әнә тәвәккәлләгән, әтисенен капкасын шакыган. Әтисе башта аны танымаган, әлбәттә. Сөргенгә чыгып киткәндә бу улына өч кенә яшь була бит. Әтисе янында озак яшәмәгән ул. Сабит бабай Себердә калырга тәкъдим итеп ялынып та караган юкса. Мал-мөлкәтен мирас итеп ана калдырырга вәгъдә иткән. Вафа улы риза булмаган, мин Янгилдегә, туган авылыма кайтып китәм, дигән.
Шулай итеп, Мөхәммәтвафа бабай кайтып китә. Китмәс тә иде, авылда үзеннән өч кенә яшькә кечерәк, яратып йөргән кызы була шул анын Әмәйгел исемле.
Мөхәммәтсабит бабайны авылдашлары онытмыйлар, сагынып сөйлиләр. Анын турыда берничә бәет тә чыгарылган була. Кызганычка, каршы, аларны Әмәйгел әбидән отып та алмаганмын, кәгазьгә дә төшермәгәнмен. Бәләкәй идем шул. Мөхәммәтсабит бабай Себердә гомеренен 36 елын сарыф итә. Хәкимулла улынын да яше 30дан уза, кызлары да үсеп җитәләр, оныклары да туа. Гасыр башына анын «хуҗалыгында өч сыер, ике ат була, умарта да тота.
Әтинен бертуганы Хәбирә апа әйтүенчә, Мөхәммәтсабит бабай «абый туган елны вафат була». «Абый» дигәне әтием Гайфетдиннен олы абыйсы Гыйльфан була инде. Гыйльфан абый 1903 елда туган. Мөхәммәтсабит бабабызны Енисей бистәсенен мөселман зиратына җирлиләр.
***
Мин үземне бәхетле саныйм. Ходайга мен шөкер, алтмыш ел буе эзләгән Мөхәммәтсабит дәү бабамны таптым!..
Хәзер Красноярск краенда кырыклап татар авылы бар. Биредә 50 мен чамасы милләттәшебез яши. Аларнын күпчелеге — 1860-70 елларда көчләп чукындырылып та, янадан Мөхәммәд диненә кайтулары өчен сөрелгән татарларнын дәвамы.
2008, №4

Реклама