Логотип Казан Утлары
Бәян

ЛУ-И-ЗА-А-А...


Юк, ышанмыйм ромашкаларга, Алдаша ич алар, алдаша: Аның кабере өстендә инде Резедалар үсә ләбаса...
Хәсән Туфан
ермь пристаненнән кузгалып китәргә торган пароходка сонгы пассажирлар булып килеп кергән озынча йөзле, ябык гәүдәле егет белән томырылып торган кара күзле, сөйкемле кызны «Вера Засулич» пароходындагылар бер күрүдә хәтерләп калдылар. Пароходка сонга кала язган әлеге пар аркасында матросларга басманы янадан суга төшерергә, янадан үз урынына куярга туры килде. Егет белән кыз исә пароходка эләгүләренә әле һаман ышанып җитә алмыйлар шикелле. Шуна матросларнын сүгенүле сукрануларына әллә ни әһәмият бирмичә, фанер чемоданнарын янәшә куеп, озата килүчеләргә кул болгарга керештеләр. Кыз баланын мондый озын юлга беренче кат чыгуы булса кирәк. Күзләрендә гаҗәпләнү катыш монсулык. Йөзе борчулы. Юлдашы аны үзенә генә мәгълүм ниндидер хикмәтле сүзләр белән юатырга тырыша. Ара-тирә хәтта елмаерга да мәҗбүр итә. Дөньяны нурга күмүче бу елмаю, мөгаен, Ходайнын санаулы кешеләренә генә бирелә торган аерым бүләгедер. Тик кыз әлегә үзенен нинди көчкә ия булуын анлар-төшенер хәлдә түгел. Анын күзләрен әледән-әле яшь пәрдәсе томалый. Кыз приютта калган ятимә сенелләрен кызганып елый. Укуга булган омтылышын баса алмыйча, Казанга китеп баручы апалары турында хәзер ни уйлый торганнардыр ул сабыйлар? Мөгаен, алар да елыйлардыр... Әтисе белән әнисе исән булган булса, Гайникамалнын укырга китүенә ничек сөенерләр иде. Юк шул инде анын газизләре...
Алар пароходнын арткы трюмы өстендәге палубага — юлчылар, йөкләр арасына кереп урнаштылар. Халык күп, кая карама, тыгын, тынчу.
— Иртәгә кичкә Казанда булабыз. Ишетәсенме, Казанда! Такташлы Казанда! — ди мөгаллим абыйсы кызнын күнелен күтәрергә тырышып. Керфек очында эленеп торган яшьләрен сөртеп, юлдашы ана: — «Такташлы Казан ни ул?» — дигәндәй, озак кына карап тора.
Такташлы Казаннын ни икәнлеген кайлардан белсен сон әле ул? «Ахмак дими, ни дисен», — дип, егет үзен тиргәп ала. Их, кызнын битләреннән, йомшак чәчләреннән сыйпап юатасы иде дә бит. Мөгаллим кешегә килешмәс. Бик яшь, бик саф шул әле анын юлдашы. Ошатмас ул мөгаллим абыйсынын мондый кыланышын. Хәер, мөгаллим абыйсы үзе дә кыюлыклардан тартынучан.
Гайникамалнын зур дөньяга беренче кат чыгуы. Ә егерме дүрт яшен тутырып килүче Хизбулла инде дөньянын ачысын-төчесен күпмедер татыган кеше. Уралнын колчедан шахтасында да, Лысьванын металлургия заводында да эшләп караган, Уфанын «Галия» мәдрәсәсендә белем туплап, иҗат дигән гүзәл гамь белән очрашкан, Себер якларынын аркылысын буйга инләп, Колчак армиясенә эләгеп, могҗиза белән диярлек котылып, күп михнәтләр күрергә өлгергән егет. Күнеле сизенә анын: елмаюы белән җанны эретүче бу кыз бала анын сәләтле укучысы гына булып калмаячак... Нидер бәйли, ныгытып бәйли аларнын күнел кылларын... Хәерлегә булсын! Ә хәзергә
П
алар хыяллары артыннан озын юлга кузгалган кайгыртучан мөгаллим белән
анын сизгер җанлы укучысы.
Балачагында Гөлзизин, үсмер чакта Хәзрәтов булып йөргән Хизбулла Казанга Хәсән Кусенов фамилиясе белән китеп бара. Сәбәбе тирәндәрәк. Бу хакта ул сүз куертырга яратмый. Анын биографиясендәге Урал-Себер маҗаралары Мәсгуд ага Гайнетдиннен «Без белмәгән Туфан» китабында берникадәр яктыртыла. Аларны биредә тәфсилләп тормастан, шунысын искәртик: 1920нче еллардан бирле инде ул Хәсән Кусенов атлы кеше. Себернен Верхнеудинск, Чита шәһәрләрендә, Лысьвада да ул шул яна исеме белән мөгаллимлек итә.
анын 1922 елда үлгән әнисе җирләнгән, ин газиз кешеләре — әтисе, ике абыйсы гомер кичерә. Бер катлы агач йортлардан, завод төтеннәрен сендергән бараклардан торган бу шәһәрнен алар үз кешеләре. Мөхетдин абыйсы гына башка тормыш белән яши. Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып яткан җиреннән Лысьва металлургия заводларынын җитәкчелеге соравы буенча ул бу шәһәргә имам-хатыйп итеп җибәрелә. Ана мәчет бинасын да, мәктәбен дә үзенә төзетергә туры килә. Заводлар тарафыннан матди ярдәм күрсәтелә күрсәтелүен. Озак та үтми, Мөхетдин мулланын җәдитчелеккә корылган мәктәбе үзенен алдынгы карашлары белән дан казана. Бирегә Чиләбе якларыннан да, Чусовой, Губахи кебек шәһәрләрдән дә килеп укыйлар. Мөхетдин мулланын сөйкемле хатыны Хәлимә абыстай да бик булдыклы булып чыга. Иж-Буби мәдрәсәсендә белем алган мөгаллимә кызлар мәктәбе оештырып җибәрә. Сонрак совет чоры мәктәпләрендә ул көчле математика укытучысы буларак таныла. Ә Мөхетдин мулла оештырган мәктәпне дүрт еллык башлангыч мөселман училищесы итеп үзгәртәләр. Мөхетдинне училищенын директоры итеп калдыралар.
Хәсән Мөхетдин абыйсынын ишле гаиләсен ярата. Язмышынын хәтәр сынауларыннан сон, ул һәрчак Лысьвага кайтып, шушы гаиләгә сыена. Биредә анын җан җәрәхәтләре дә, тән җәрәхәтләре дә тизрәк савыга кебек. Салкын сулы Лысьва елгасына кереп, бер чумып чыксан, үпкә-рәнҗүләренә хәтле юып алгандай итә. Мул сулы булмаса да, Чусовой елгасына коючы Лысьванын суы шифалы. Тикмәгә генә бу якларда яшәүче төп халык — пермяклар аны «урман суы» дип йөртмиләрдер. (Лысьва пермякчә «урман суы» дигәнне анлата). Ә урман бу халык өчен Ватанга тин изге сүз.
1923 елнын яз башында Хизбулла-Хәсән аякларын көч-хәл белән сөйрәп, Лысьвага кайтып егыла. Бу юлы авыруын Лысьва суы гына савыктыра алмас ахыры... Аяк буыннары нык шешкән. Болай авыруы барча туганнарын борчуга сала. Лысьвада фельдшерлык итүче немец кешесе анын янына килгән саен авырунын өметсез икәнен кисәтә. Икенче берәү шешне кызыл балчык белән дәвалап карарга кинәш итә. Ә Хәлимә җингәсе берәүне дә тынларга теләми. Егетнен аякларын төрле үлән төнәтмәләре белән дәваларга керешә. Кызлары Әминә, Мэри (Мөнҗия) белән өчәүләп, ике айга якын Хәсәнне мунчага күтәреп йөртәләр. Уртача буйлы, зур якты күзле Хәлимә җингәсе бар яктан да әнисе Гөлзадәне хәтерләтә. Шундый ук йомшак күнел, ягымлы тавыш. Анын газиз әнисе бу дөньяда юк шул инде. Вафатына ике ел тулды. Хушлаша алмый калды Хәсән әнисе белән. Бәхилләшә алмады... Йөрәге шунын өчен әрни. Бик әрни.
Хәлимә җингәсе барын да тоеп-белеп тора. Анын һәр сүзе, кинәше йөрәк-бәгырьгә бәлзәм төсле. Әнә, бераз тернәкләнүгә, үзен инде баштанаяк эшкә күммәкче.
— Сина мөгаллимлек эше яхшы таныш. Әйдә, безнен мәктәпкә. Әдәбият укытырсын. Китапханәне дә эшләтеп җибәрергә кирәк, — ди ана сүрелергә ирек бирми, дәрман өстәп.
Яна гына чәчәккә бөреләнгән гөлне хәтерләтүче яшүсмер Гайникамалны да Хәсән мәктәпкә килгән көнне күреп ала. Мондый сихри елмаю кайлардан килгән бу Лысьва кызына? Үзе чая, тере күренә. Сонрак анын иркен янгырашлы тавышы мәктәп кичәләрендә ишетелә башлый. Кыз Тукай шигырьләрен яттан сөйли. Мәктәп бәйрәмнәренен төп номеры саналган пирамидалар ясаганда анын сыгылмалы гәүдәсенә күз иярми. Тик көтмәгәндә бәхетсезлек: аллы-артлы әтисе белән әнисе бакый дөньяга күчә. Гайникамал укуын ташлый. Ана хәзер үзеннән кечерәк өч сенлесен карарга кирәк. Ярый әле, бу дөньяда Хәлимә абыстай күк шәфкатьле җаннар бар. Ул ятимә кызларны приютка урнаштыру хәстәре белән йөри башлый. Гайникамалга мәктәпне тәмамлап чыгу мөмкинлеге ачыла. Ә инде Хәсәннен Казанга укырга китәргә җыенуын ишеткәч, Хәлимә җингәсе анардан Гайникамалны да Казанга алып китүен үтенә:
— Анын әнисе ягыннан Казанда туганнары бар. Ярдәм итми калмаслар,— ди ул.
Пароход Пермьнән ераклашканнан ераклаша бара. Гайникамал да тынычлана төшә. Алар өске палубага күтәреләләр. Офыкларга тоташкан Кама югарыдан тагын да мәһабәтрәк күренә. Аларнын хыялларына таба йөзүче ак пароход та, ниһаять, үзенә нинди бурыч йөкләтелгәнен төшенгәндәй, тизлеген арттыра бара. Кама ярлары буена урнашкан эреле-ваклы авылларны сәламләп, ара-тирә монсу бер тавыш белән кычкыртып ала.
1924 елнын җылы август кичендә «Вера Засулич» пароходы Казан пристане Устьегә килеп туктый. Әнә ерактан чал Кремль манаралары күренә. Ирексездән шагыйрьнен үлемсез шигьри юллары телгә, уйга килә: «И, Казан, нурлы Казан!..» Тик үз ыгы-зыгысына чумган борынгы шәһәр аларнын килүен искәрмәде шикелле. Извозчик көтеп тә шактый басып торылды . Гайникамалнын туган ишеләре пристаньнан бик еракта яшиләр икән. Извозчик аларны бөтен шәһәрне күрсәтергә теләгәндәй, урый-урый, ниһаять, Суконный бистәсенә китереп җиткерә. Хәсән дә үзенә тапшырылган бурычны үтәвенә сөенеп, китәргә ашыга. Әмма аны кыстый-кыстый чәйгә утырталар. Кызнын туганнары миһербанлы кешеләргә охшаган. Чәйдән сон ул хуҗалар белән саубуллашып, Казанга узган килүендә тукталган Болгар номерларын эзләп китә.
Имтиханнар мәшәкате белән Хәсән Гайникамал хакында онытып та җибәрә. Беркөн кич белән мосафирханәгә кайтып барганда, ишек янында Лысьва кызын күреп, аптырап-каушап кала.
— Мине кабул иттеләр! Мин рабфак студенты, — ди кыз эчкерсез елмаю белән.
— Хәсән абыен да студент, — ди мөгаллим абыйсы. — Менә хәзер без синен белән тигезләштек. — Ничектер эчтән бер монсулык белән әйтә ул бу сүзләрне. «Син хәзер ирекле җан», диюе булдымы. Ни генә димәсен, араларындагы «мөгаллим» белән «укучы» мөнәсәбәте аларга озак вакытлар комачаулык итә. Гыйшык утынын дөрләп, кабынып китә алмавына шул сәбәпче бугай.
Казан көнчыгыш институтында укый башлаган Хәсән Кусенов, ниһаять, үз мохитында! «Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына» — диләрме әле? Шагыйрь
Гадел Кутуй Хәсәннен сабакташы! Мәһабәт гәүдәле, һәрчак шат күнелле Кутуй Хәсәнне бер күрүдә үз итә. Алар бер фатирда яши башлыйлар. Урал егетенен җаныннан чишмә кебек бәреп чыккан шигъри юлларны беренче булып Кутуй ишетә. Хәсән, ниһаять, үзенен «Эшче хәбәрчеләр» дигән беренче шигырен «Кызыл Татарстан» гәзитенә алып бара. Редакциядә эшләүчеләргә шигырь ошый. Тик «Дуфан» псевдонимы гына ничектер ятышсыз тоела. (Хәсән «Дуфан» дип, бабасынын кушаматын псевдоним итеп алмакчы була.) «Туфан» дисән әле бер хәл. Шулай «Туфан» дип калдыралар. Өр-яна исем белән өр-яна шагыйрь!
Татар-башкорт әдәбияты аксакалы Сәйфи ага Кудаш үзенен Х.Туфан турындагы истәлегендә бу вакыйганы болай дип искә ала: «Хәсән белән без «Галия» мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимовтан куанып дәрес укыган, Шәйхзадә Бабичнын әдәбият-музыка түгәрәгендә поэзия белән сихерләнгән һәм М. Гафури, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй кебек ул заманнын атаклы шагыйрьләренен шигырь укуларын тынлау һәм кулларын кысу бәхетенә ирешкән елларда аралашып дуслаштык. Бу вакытта мин дә, поэзия мәйданында инде абына-сөртенә, ат уйната башлаган идем. Хәсән үзенен йөрәге, характеры белән шул чакта ук шагыйрь иде. Һәм яз көне күкрәп яуган тәүге янгырдан сон шытып, көчле омтылыш белән җир өстенә дәррәү калкып чыккан көчле үсентеләр кебек, Хәсән йөрәгендә яралган бу шигъри орлыклар шул көннәрдә үк инде бәреп чыга, җайлап кына аны рухландыра башлаганнар иде. Мәсәлән, 1917 елнын 27 январендә югарыда әйтелгән рәсемен мина истәлек итеп бирде. Анын рәсем артына язылган: «Рухым зинданынын бер кыйсьме булган шушы рәсмемне хатирә өчен тәкъдим итәмен», дигән сүзләрне укыгач, сискәнеп киткән идем мин шул чакта. Бу сүзләр мина ул чакта ук җирнен кайсыдыр бер читендә яткан зилзилә оеткысы, үзенен барлыгын белдереп, бер тапкыр тетрәтеп, ухылдап куйган шикелле булып тоелган иде. Шул сүзләр язылуга җиде ел үткәч, мин «Х.Туфан» имзасы белән басылган үзенчәлекле һәм барган саен көчәя, дулкынландыра торган шигырьләрне укып сихерләнә башладым! Бу шигырьләр үзләренен темалары, формалары һәм сулышлары белән хәтта Такташка караганда да күп яна иделәр. Бер елдан сон бу яшь шагыйрь, һич көтмәгәндә, икенче бер башлап язучы булган Сәгыйт Агиш артыннан мина сәлам әйтеп җибәрде. Менә шуннан сон гына мин бу яшь шагыйрьнен моннан ун ел элек сабакташ һәм табакташ яшьлек дустым Хәсән икәнлеген белдем. Шул минут Хәсәннен үземә истәлек итеп биргән рәсеме хәтеремә килеп төште. Мин эчемнән: «Димәк, теге йөрәккә сыймаслык бер хәлгә килеп җиткән вулкан әдәбият мәйданына яна шигырь туфаны булып бәреп чыккан икән», — дип уйладым.» («Ак чәчәк атар иде». Сәйфи Кудаш. 28-29 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1989 ел.»)
Шигърияткә кометадай килеп кергән Урал егете белән Һади Такташ та кызыксына. Матбугатта бер-бер артлы дистәләгән шигыре басылгач, Кутуй Туфанга:
— Хәзер инде Такташ янына да барырга мөмкин, — ди.
Такташнын Чернышевский урамындагы «Европа» номерларындагы бүлмәсендә узган ул очрашуны күз алдына китереп була. Бу — тугандаш җаннарнын табышуы! «Гомер юлларымда ин бәхетле көнем», — дип искә ала Туфан Такташ белән беренче очрашуы хакында.
Сирәк очрашсалар да, мөгаллим абыйсының Казанга килгәннән бирле ниндидер бер хыялый халәттә йөрүен Гайникамал да сизми калмый. Әмма аның Такташ, Кутуйлар кебек үк шигырьләр язадыр, дигән уй башына да кереп карамый. «Туфан» дигән шагыйрь белән Гайникамал 1925 елның февраль аенда «таныша». Ул елларда Казан яшьләр өчен уздырыла торган шигърият кичәләре белән дан тота. Шундый кичәләрнең берсенә дус кызлары белән Гайникамал да җыена. Урамда зәмһәрир суык. Шуңа да карамастан, Островский урамындагы Мәдәният йорты (хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасы) халык белән шыгрым тулы. Энә төшәрдәй дә урын калмаган.
— Ярый әле басып торырга урын таптык, — дип сөенешәләр дус кызлары.
Бина ягылмаган. Шуңа залдагылар да, сәхнәдәгеләр дә җылы өс киемнәреннән. Беренче булып сәхнәгә алтын-саргылт чәчле, гаҗәеп сөйкемле бер егет чыгып баса.
— Такташ! — дип сокланулы пышылдыйлар кызлар.
«Урман кызы». Егет укыячак шигырен шулай дип игълан итә дә, башын горур гына арткарак ташлап, зәңгәр күзләрен очкынландырып, мишәрчәләп сөйләп китә:
«Тарат, сеңлем, озын чәчләреңне!
Алар тузгып төшсен алдыңа, — Шулай килешә сиңа. Су кызыдай Кил дә хәзер минем алдыма, Төпсез күзләреңне айга текәп Утыр: күлдә шәүләң уйнасын, Узган-барган кешеләр, туктап карап, Су кызы, дип сине уйласын!»
Шигырь Гайникамалны тәмам сихерли. Бу — Гайникамал ич! Шагыйрь аның «Урман суы» өстендә уйнаган сын-сурәтен, озын толымнарын, айдай балкып торган йөзен күреп калган да, «сеңлем» дип, хәзер нәкъ аңа эндәшә төсле. Алкышлардан, хисләрдән алсуланган, янган бит алмаларын ике кулы белән тотып, күзләрен аска төшерергә дә өлгерми, сәхнәгә икенче шагыйрь чыга.
— Туфан, Туфан! — диешәләр кызлар сәхнәгә Такташ артыннан чыккан егетне алкышлап. Тузгыган чәчле, күн тужурка кигән егет тонык-йомшак тавыш белән шигырен укый башлый.
Чү, нинди Туфан? Нигә Туфан? Сәхнәдә аның мөгаллим абыйсы түгелме соң? Кыз бер мәлгә телсез-өнсез кала. Шагыйрь менә-менә, соң дәрәҗәдә дулкынланган Гайникамалны күреп алачак. Ни дияр икән ул аңа? — Нишләп йөрисең биредә, — диярме? Ә ул нәрсә дип җавап бирер... Гаҗәпләнүеннән Гайникамал «Туфан»ның ни турында сөйләгәнен дә ишетми кала. Туфан... Бигрәк сәер исем. Димәк, мөгаллим абыйсы шигырьләр язуын аңардан яшергән. Аңламас дип уйладымы икән? Күңелендәге үпкә хисенең үсә, зурая баруын тоеп, кыз чыгып китәргә дип, урыныннан кузгала. Ләкин кая ул! Сафларны ерып үтәрлек түгел. Хәзер Гайникамалга кем сөйләсә дә, ни сөйләсә дә, барыбыр. Тик ничек кенә булса да, дус кызларына күз яшьләрен күрсәтмәскә иде. Нигә болай әрнегәнен аларга аңлату түгел, үзе дә аңлый алмый ул әлегә. Ярый, кичә тәмамлануга бара шикелле. Әнә сәхнәдән төшеп килүче шагыйрьләргә юл бирер өчен сафлар тагы да кысыла төшә. Менә мөгаллим абыйсы хәзер аның белән тигезләнәчәк. Юк, нык тәэсирләнгән «Туфан» кызны күрмичә узып китә. Шул арада аны озын җирән чәчле, олы гәүдәле бер кыз эләктереп ала да, бер алдына, бер артына төшә-төшә нидер сөйләргә керешә.
— Юк, җирәнкәй, бөтерелүләрен юкка, — дип күңеленнән битәрли ул «көндәшен», гарьләнүен баса алмыйча. — Озакламас, Гайникамал да шагыйрьне хәйран итәр...
Кыз сүзендә тора: берничә айдан ул Туфан яшәгән Икенче Тау урамындагы фатирга шагыйрьне шаккатырырлык хәбәр белән килә. Ләкин ул әле кайтып җитмәгән. Кутуй кызга чәй тәкъдим итә. Алар көлешә- көлешә чәй эчеп утырган арада Туфан да кайтып керә. Аның кәефе шәп. Имтиханын «биш»кә биргән. Гайникамал килгәч, аларның кысан, караңгы бүлмәләре яктырып калгандай булган. Күр әле, ярты ел эчендә Гайникамал ничек үзгәргән! Чибәрләнгән, гәүдәгә дә сылуланган кебек. Икегә үреп салган озын толымнар урынына киселгән кыска чәч. Үзенә килешә тагы. Елмаюы — тагын да ягымлырак, җанны рәхәтләндерә торган.
— Кунак белән таныштырыйм әле үзеңне, Хәсән әфәнде, — ди Кутуй артистларча күтәренке пафос белән. — Театр техникумы студенткасы, булачак сәхнә йолдызы — Луиза Салиәскарова!
Театр техникумы?! Луиза? Туфанның аптырап калуын күреп, Кутуй белән кунак кызы рәхәтләнеп көлешәләр.
— Шаяртырга булдыгызмы?
— Нинди шаярту? — ди Кутуй дустының чиктән тыш гаҗәпләнүенә каршы. Әһә,
театр тирәсеннән кайтып кермәгән Кутуй Гайникамалның да башын әйләндерергә өлгергән. Бу, һичшиксез, Кутуй эше. Димәк ки, кыз аның коткысына бирелгән. Ә ул бу хәлне ничек сизми калды соң әле?
— Туташ кайчан Луизага әйләнде инде? — ди Туфан ачуын көчкә тыеп.
— Ә син туташның үзеннән сора, — ди Кутуй берни булмагандай.
— Өч ай элек, — ди кыз, көлемсерәп.
Киңәшми-нитми театр дөньясына барып кергән Гайникамалга нык хәтере кала Туфанның. Артистка, имеш. «Күз-колак» бул», дип җибәргән Лысьвадагы туганнарына нәрсә әйтер инде хәзер?
Кыз кайтып киткәч, Кутуй сабыйларча нәүмизләнеп калган дустының җилкәсенә кулын салып, көйли-көйли:
«Сездә галим булса, бездә галимә бар,
Сездә шагыйрь булса, бездә шагыйрә», —
ди.
— Иманым камил: Луиза Салиәскарова татар сәхнәсенең йөзек кашы, ә синең — җан фәрештәң булачак, — дип дустын тынычландырырга керешә. — Асылташны аера белмисең икән әле. Күпме тукыйм, югыйсә...
Хак сүзләр иде болар. Самара ягыннан килгән «бай малае» Гаделша шушы ел ярым эчендә Туфанның җан дустына әверелә. Килешле итеп киенергә, сәхнәдә каушамаска, табигыйлеккә омтылырга, тәнкыйтьчеләр белән аралашу осталыгына өйрәнергә — болар барысы да Кутуй сабаклары. Аларны Такташ белән икесен дә рухландырып торучы да ул. Шигырь кичәләрендә ягымлы тавышы, төс-кыяфәте белән теләсә нинди аудиторияне үзенә карата алучы, интеллигент Кутуй булмаса, кичәнең рәте, кызыгы бетә. Тумыштан ук артист сәләтенә ия бугай ул. Юкка гына театр белән җенләнмәгән икән шул Кутуй.
Гайникамал — Луиза белән шагыйрь арасындагы үпкәләшү озакка сузыла. Соңыннан ул Туфанга үзенең артист һөнәрен сайлавында Гадел Кутуйның бөтенләй катнашы булмавын аңлатырга тырышып карый каравын. Туфан ишетергә дә теләми. Ә чынлыкта исә, аны «театр» дигән могҗизалы дөньяга алып керүче кеше — театр техникумы студенты, ә киләчәктә режиссёр һәм драматург Риза Ишморат була. Ул рабфактан җырлы рольләрне башкара алырдай талантлы кызлар эзли һәм сайлаган өч кызның берсе Гайникамал булып чыга.
Кыз мөгаллим абыйсының үзеннән читләшүен авыр кичерә. Икенче Таудагы фатирга йөрүдән туктый. Күпмедер вакыттан сон, очраклы рәвештә генә, Туфанның елга аръягына — Бишбалтага күчеп китүен ишетә.
Туфанны 1926 елны Казанның Бишбалтадагы Нәриманов исемендәге 17нче мәктәбенә әдәбият укытучысы итеп чакыралар. Мәктәп директоры, танылган мәгърифәтче, дәреслекләр авторы Габдрахман ага Рәфыйков яңа заман мәктәбе оештыру уе белән янып йөри. Чор әдәбиятының беренче сафында баручы шагыйрьне ул үз мәктәбенә биш куллап кабул итә. Торак өчен мәктәпнең икенче катыннан зур бүлмә бирә. Ул елларда иң кыен мәсьәләләрнең берсе булган ашау-эчү ягы да көйләнә. Бу эшне Габдрахман аганың хатыны Рабига ханым үз өстенә ала. Шушы гаҗәеп гаиләнең Хәсән яшендәге уллары Хәбибрахман капитан ярдәмчесе сыйфатында Иделдә йөзә. (Татарлардан беренче капитан Хәбибрахман Рәфыйков гомеренең азагына чаклы шагыйрьнең аерылмас дусты булып кала.) Бу гаиләнең якын дусты, Габдулла Тукайның замандашы Фатыйх Әмирхан белән дә Туфан Рәфыйковларда таныша. «Хәсәннең үзен тотуы хәйран итте. Әйтерсең лә, Такташ белән бер анадан туган! Язган шигырьләре дә мине тәэсирләндерде»,
— ди язучы соңыннан. (Әлеге юллар Х.Рәфыйковның истәлек дәфтәреннән алынды. Дәфтәр аның кызы Наилә ханым Рәфыйковада саклана.)
Бишбалта мөгаллименең иркен фатирын әдәбият һәм мәгариф әһелләре очраша
торган «мәдәни салон» дип тә санарга була. Кемнәр генә катнашмый аларның бу мәҗлесләрендә: Мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиев, Мәхмүт Бөдәйле, галимнәр Фатыйх Мөхәммәдъяров, Мөхетдин Корбангалиев, тәнкыйтьче, әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәти, язучылар
— Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, драматург Кәрим Тинчурин. Артистлардан — Мохтар Мутин, Камал III, Фатыйма Ильская, Нәгыймә Таҗдарова, гармунчы Фәйзи Биккинин һәм башкалар. Табигый ки, әлеге мәҗлесләрдә Туфанның дуслары — Нади Такташ белән Гадел Кутуй да көтеп алынган кунаклар. Бишбалтада атналар буе өчәүләп торган чаклары да була аларның. Соңыннын Туфан Такташны юксынып язган шигырьләренең берсендә үзләренең илһамлы чагын болай дип сурәтли:
Беребезнең сүзе бетәр-бетмәс!
Икенчебез баса Сүз башлап, Гөрләп тора бүлмә, әйтерсең яз, Тугыз Туфан анда, ун Такташ.
«Шагыйрьләр оясына» әйләнгән Бишбалтадагы 17нче мәктәпнең даны еракка тарала. Бик күпләр Такташ белән Туфанны эзләп бирегә киләләр. (Ни аяныч, моннан берничә ел элек әлеге бинаны эзләп барганда, аннан хәрабәләр генә калган иде инде. Бульдозерлар белән ваттырганнары әллә каян күренеп тора. Халкыбыз, мәдәниятебез өчен кадерле булган тагын бер истәлекле тарихи бинаның язмышына битараф калганбыз.)
Нәкъ шул вакытта, Бишбалтада бәхеткә тиенгән көннәрнең берсендә, өч дус бер атна эчендә өйләнергә сүз куешалар. Тәкъдим — Такташныкы. Туфан аптырап кала. Иҗатны «иң матур, көчле бәхет, җанның-күңелнең, йөрәк- бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аерыла алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы», — дип игълан иткән Туфан, мәхәббәтне дә нәкъ менә «шигъри яну, сискәндергеч иҗат, зур талпыну, газап һәм бәхет катнаш тоташ бер шигъри материягә әйләнү», — дип кабул итә. Аның шушы халәтен аңлардай, аңа илһам чыганагы булырдай хатын-кыз бармы соң әле
дөньяда? Чынлап баксан, андый асыл зат юк та икән. Дөрес, Бишбалтанын данлыклы мәктәбен тәмамларга җыенучы Әминә атлы бер кыз бала бар барын. Мәхәббәт шигырьләре яза. Кайчак, кайберләрен «ялгыш кына» укытучысынын өстәлендә онытып калдыргалый. Юк, үсәсе, укыйсы бар әле Әминәнен. (Сүз Бишбалта мәктәбенен өлкән классында укучы, соныннан танылган балалар шагыйрәсе Әминә Бикчәнтәева турында бара).
Ярдәмгә янә Кутуй килә:
— Лысьва кызы кайда сон әле безнен? — ди ул.
— Синен фатихан белән артистлыкка китте, — ди Туфан ачуын яшерә алмыйча.
— Күрәм, син Луизага әле дә булса үпкә саклыйсын икән. Ярый торган эшме инде бу? Бел: синен өчен яратылган зат ул!
Шушы сүзләр җитә кала. Туфан Луизаны эзләп китә. Анын барлыгын да оныткан мөгаллим абыйсынын: «Әйдә, өйләнешәбез», — дип килүе Луизаны чиктән тыш гаҗәпләндерә. Ни әйтергә дә белми беркадәр сүзсез торганнан сон, шагыйрьне рәнҗетмәскә тырышып: «Ашыкмыйк, укыйк әле,» — дияргә база. Әмма ул кичне алар озак итеп сөйләшеп утыралар. Билгеле инде, Лысьваны искә төшерәләр. Ин куандырганы — Луиза анын матбугатта басылып чыккан барлык әсәрләрен укып бара икән. Менә ул ягымлы күкрәк тавышы белән «Урал эскизлары» поэмасыннан өзекләр укый башлый:
Үз Уралын гына сөя бу дип, Үпкәләмә, дөнья, тагы син. Күргәннәрне Ничек онытыйм соң?
Күрмәгәнне ничек сагыныйм?
Луизанын күзләрендә яшь. Үз Уралын ул да нәкъ анынча сагына түгелме сон? Кеше җанын күз күрмәгән биеклеккә күтәрүче Урал тауларын алар бертөсле яраталар ләбаса! Туфан түзми: беренче тапкыр кызнын битләреннән, күзләреннән үбеп ала. Очраклы бер кызга өйләнеп, нинди ахмаклык эшлисе булган бит ул. Күз карашыннан, ярты сүздән аны анлаучы кыз анын янәшәсендә генә икән! Ул кичне Туфан Лысьва кызына икенче кат гашыйк була. Алар вәгъдәләшәләр. Ә Такташ белән Кутуй гөрләтеп туй итәләр. Такташ Казанда чибәрлеге белән дан тоткан рабфак студенткасы Гөлчәһрә Хәмзинага, ә Кутуй анын дус кызы Газзә Бадамшинага өйләнә. Ни кызганыч, «кызык ясыйк», дип эшләнгән бу эшнен азагы аянычлы тәмамлана. Гаиләләр бик тиз җимерелә. Мона артык гаҗәпләнеп тә булмый. Бу бит яшьләр арасында ирекле мәхәббәт игълан ителгән еллар. Гаилә нигезенен какшаган чагы. Ә җанына тынгылык таба белми торган Туфан 1928 елнын яз башында кайнап торган иҗат мәйданын, әкияткә охшаш Бишбалтаны, анын өчен өзелеп торган дусларын, Луизасын калдырып, җәяүләп күз күрмәгән якларга — Урта Азия белән Кавказ республикаларына сәяхәткә чыгып китә. Шул китүдән ике елдан артык югалып тора. Ә Луизанын театр техникумын тәмамларга санаулы көннәре калып бара. Диплом эше итеп, Мирхәйдәр Фәйзинен «Галиябану» спектаклен әзерлиләр. Төп рольдә Луиза. Спектакль башлана. Тавышы әллә ни көчле булмаса да, йөрәккә үтә торган монлы тавыш. Ул мон сизелми генә залга күчә. Ә залда анын остазлары, татар сәхнәсенен бөек артистлары утыра.
— Иҗади фантазиясе бай бу кызнын. Үзе уйный торган образны яхшы тоюы сизелә, — ди театрнын мәшһүр артисты Камал III. Анын бу сүзләре җитә кала. Свердловск каласында оештырылган яна театрга китәсе урында, Луиза Салиәскарова академия театрында эшкә калдырыла. Могҗиза дими 22
ни дисен моны? Бераз куркыта куркытуын. 30нчы еллар башында академия театры сәхнәсендә хатын-кызлардан Нәгыймә Таждарова, Фатыйма Ильская, Әшраф Синяевалар кебек зур талант ияләре хакимлек итә. Гөлсем Камская, Фатыйма Камалова, Гөлсем Болгарскаялар шикелле күренекле артисткалар рухланып иҗат итә. Яшьләрдән сәхнәне балкытучы Галия Булатова, Галия Кайбицкая, Галимә Ибраһимовалар тамашачы мәхәббәтен яулый! Алар арасына борын төртү, сәхнәдә уз урынынны табу ай-һай җинел булмаячак Луизага.
Свердловскига китеп бару, бәлки, хәерлерәктер дип, икеләнүле уйлар белән йөргән чагында Казанга Туфан кайтып төшә. Арган-талган, ябыгып калган, әмма күнеле күтәренке. Сәяхәттә күргәннәрен сөйли башласа, туктата алмыйсын. Тик кызыксынучылар аз. Такташнын кәефе шәптән түгел. Анын иҗатын хурлаучылар саны тагы да арткан. Ә Кутуйга исә «җидегәнче» дигән гаеп тагарга азапланалар. Мона хәтта Такташны да ышандыралар. Луиза да Казаннан китү уе белән йөри. Җанны өшетүче шомлылыкка берникадәр күнегеп килгәндә, кинәт кенә Такташ вафат була. Бу югалтуны Туфан гаять дәрәҗәдә авыр кичерә. Анын 30нчы еллар иҗатында төп урынны биләгән «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар» циклынын кайбер юллары шул көннәрдә үк языла башлый. «Әй, талантлы, бөек халкым! Кабул итче тик бер сорауны: бирсәнә син безнен сафка тагын, бирсәнә бер Такташ сыманны..» — дип яза шагыйрь үзенен көндәлек дәфтәрендә.
Такташсыз яшәү Туфан өчен торган саен авырлаша бара. Баш өстендә кара болытлар куерганнан-куера. Әле кайчан гына Такташны «дөмбәсләгән» тәнкыйтьчеләр сүз куешкандай ана ябырылалар. Футуризмга тартылуын да, шигырь төзелешен «бозарга» тырышуын да искә төшерәләр. Гомумән алганда, анын шигырьләрен «зарарлы шигырьләр» дип бәялиләр. Мондый «һөҗүмнәрнен көчәйгән бер чорында», 1932 елнын җәй башында, Язучылар Союзы ана Магнитогорскига иҗат командировкасына барырга тәкъдим ясагач, шагыйрь сөенә-сөенә Уралга китеп бара. Мәгърур Урал, анын кешеләре белән очрашу аны тагы рухландыра, сафландыра, көч-куәт өсти. Илһамланырга да сәбәбе бар. Биредә ул көтмәгәндә Уралнын икенче бер гүзәленә — Гарифә атлы укытучы кызга гашыйк була. Яшь укытучы үзенен чибәрлеге, нәзәкатьлелеге белән шагыйрьне тәмам әсир итә. Ике айнын узып китүен сизми дә калалар.
Күнел тынычлыгын җуйган шагыйрьгә бу юлы Казанга әйләнеп кайту тагы да авыррак. Бер якта анын җанын-йөрәген биләп алган кайнар хисле Гарифә, икенче якта инде ничә еллар анын белән янәшә атлаучы, вәгъдәләшкән кызы Луиза. Өстенлек Луизага бирелә. Анын сихри елмаюын, салмак, басынкы холкын берәү дә алыштыра алмый бугай. Шагыйрь җанынын үтә дә нечкә, үтә дә яралы кылларын әллә каян сизеп ала бит ул. Ана язган ярдыр Луиза. Тик бу хәлләрдән сон да Туфан әле өйләнешү турында сүз кузгатмый. Үзе дә сизмәстән аларнын язмышында хәлиткеч роль уйнаган Кутуй тагын зирәклек күрсәтә. Көннәрдән бер көнне Горький урамында Туфанны очратып (Туфаннын радиокомитетта эшләгән чагы):
— Кара әле, Хәсән, сәяхәтләрдә йөри-йөри Луизадан колак кагасын бугай син. Поклонниклары ишәйгәннән-ишәя. Бүген анын спектакле. Ышанмасан, үзен кереп кара, — дип коткы салырга өлгерә.
Оятына каршы, Туфаннын әлегә чаклы Луизаны сәхнәдә күргәне юк. Чынлап та карарга кирәктер.
Туфан театрга килеп кергәндә инде сонгы звонок бирелгән иде. Артык күзгә чалынмаска тырышып, ул галеркага ук менеп китә. Пәрдә ачыла. Сәхнәдә Фәтхи Бурнашнын «Таһир-Зөһрә» әсәре. Зөһрә ролендә сискәндергеч назлы тавышлы Фатыйма Ильская. Ә аны озатып йөрүче кызларның берсе — Луиза. Йэ, Хода! Аның Луизасымы бу?! Ул бүген карап туйгысыз чибэр, озын алсу күлмэге ничек килешле. Күр эле, сэхнэ кешегэ нинди илаһилык бирэ икэн? Ә ул күпме вакыт аңа үпкэлэп, театрдан биздерергэ йөрде.
Таһирны суга агызганда Туфан Луизасының моңлы тавышын аермачык
ишеткэндэй булды.
Таһир мескен Зөһрә өчен
Зинданнарда кичләгән;
Башын кисәм дисәләр дә,
Вәгъдәсеннән китмәгән.
Дүрт сэгатькэ сузылган спектакль, ниһаять, тэмамлана. Туфан кызның грим бүлмэсен эзлэп китэ. Кутуй берни дэ арттырмаган. Грим бүлмэсенең ишек төбендэ, нэкъ ул эйткэнчэ, өере белэн студент егетлэр җыелган. Ә бер эрсезе бүлмэгэ кереп, кызның грим өстэленэ үк кунаклаган.
— Хэзер үк ычкын моннан!
Туфанны танып алган егет карышмый, шунда ук юкка чыга. Бүлмэгэ кояштай балкып, Луиза килеп керэ.
— Ничек?! Син дэ спектакльне карадыңмы? Ярый эле үзеңне күрмэгэнмен, каушаган булыр идем, — ди ул тавышын үзгэ бер назга төреп. Ә Туфан бүген артыгы белэн тэвэккэл. Кызга сэхнэ киемнэрен дэ алыштырырга ирек бирмичэ, ашыктырып театрдан алып чыгып китэ.
— Кая ашыгабыз, кая барабыз соң без? — ди аптыраган Луиза.
Белсэ икэн ул кая барасыларын... Шунысы көн кебек ачык: Бишбалтадан кала кызны алып кайтыр урын юк.
— Өйлэнешэбез без бүген, акыллым.
— ?!
Алар утырган трамвай Бишбалтага кайтучы соңгы трамвай булып чыга. Сэгать төнге унике. Урамда күзгэ төртсэң берни күренми. Тукта, аларга кирэкле Клара Цеткин тукталышына килеп җиткэннэр түгелме соң? Ашыгып ишеккэ ташланалар. Трамвайдан төшкэндэ күлмэк итэгенэ чорналып, егыла күрмэсен дип, Туфан кызны күтэреп ала. Вагондагы пассажирлар бердэм кул чабарга керешэлэр. Мөгаен, алар да «Таһир-Зөһрэ» спектакленнэн кайтып килүче тамашачылар булганнардыр. (Соңыннан алар Бишбалта трамваендагы онытылмас бу мизгелне иң бэхетле чаклары итеп искэ ала торган булалар.)
Үзе эшлэп киткэн мэктэпнең икенче катында ут күренгэч, Туфан җиңел сулап куя. Димэк, Габдрахман ага эшлэп утыра. Аларга ишек ачарга чыккан Рабига ханым үз күзлэренэ ышанмый тора:
— Абау, Хэсэн, сез түгелме соң?
— Без, без Рабига апа. Без бүген өйлэнешергэ ниятлэдек.
— Нигэ алдан хэбэр итмэдегез. Әзерлэнеп көтэр идек.
Туфан элек яшэп киткэн бүлмэгэ яшьлэргэ урын җэелэ.
— Миңа 27 яшь тулганын белэсеңме соң син? — ди кыз егетнең кайнар кочагыннан ычкынырга тырышып.
— Белэм акыллым, белэм. Менэ шундый инде синең Туфаның. Башкаларга охшамаган. Шигырь белэн сихерлэнеп, бэхете турында да онытып җибэргэн бер җан иясе.
Бер-берсенең йөрэк тибешеп тыңлап, алар шактый вакыт сүзсез утыралар. Башта Туфан телгэ килэ:
— Моннан соң синең тормышыңның һэр мизгеле минеке булыр, — ди ул Луизаны күкрэгенэ кысып. Ә куенда шундый да иркэ, йомшак, якын, кадерле икэн аның Луизасы. Язмыш фэрештэсе хэзер аның кулларына мэгърур Урал тауларының кыйммэтле бер асыл ташын, эманэтен тапшыра кебек: «Ул
— синеке, ярат аны, гомерен буе ярат!» Күктә, көтеп алынган мәхәббәт төненә хәерхаһ булып, бихисап йолдызлар яна. Бәхетнен үзе кебек түгәрәк, тулган ай йөзә һәм гашыйкларны көмеш нурга төреп куя. Кабатланмас мизгелләр шулай башланып
китә. Озаккарак сузылса иде алар...
Иртән хуҗалар яна кавышкан парга табын әзерлиләр. Рабига ханым иртүк торып, кайнар пәрәмәчләр, сумсалар өлгертә. Ярый әле бу дөньянын шулай килеп сыенырлык мәрхәмәтле кешеләре бар. Андыйларсыз яшәү бик күнелсез булыр иде.
Очраклы хәл генә булгандырмы, әллә берәр хикмәтле көч йөрткәндерме, әйтүе кыен. 1969 елнын июнь азагында мин дә гашыйклар трамвае тукталган урында — Клара Цеткин тукталышында төшеп, Зур урамындагы 77нче йортны эзләп китәм. Исәбем Казан елгачылары турында әзерләнеп яткан тапшыруда татарнын беренче капитаны Хәбибрахман Рәфыйковны катнаштыру.
Капканы чәчләренә чал куна башлаган, мәһабәт гәүдәле, җитмешләр тирәсендәге гаять мөлаем йөзле ир кеше ача. Менә нинди икән Бишбалтанын атаклы «Габдрахман учителе»нен улы!
— Мина елга техникумыннан шалтыраттылар. Әйдәгез, рәхим итегез,
— ди ул ачык йөз күрсәтеп. Безнен тапшыруда уртаклашыр хатирәләре бихисап анын. Иделнен аркылысын — буйга гизгән капитан чал Иделебез турында сәгатьләр буе тәэсирләнеп сөйләргә әзер. Тик ярты сәгатьлек тапшыруга боларнын барсын да ничек сыйдырмак кирәк? Без бит әле ул очрашуда булачак капитаннарны да катнаштырырга уйлыйбыз.
— Күпме сөйләргә дисәгез, шул чаклы сөйләрмен, — ди Хәбибрахман ага елмаюлы караш белән минем хәлгә кереп.
Тапшыру буласы көн килеп тә җитте. Аны туры эфирда танылган дикторыбыз Рөстәм Нәбиуллин алып бара. Хәбибрахман аганын без ишетмәгән ягымлы татар телендә сөйләве аны да әсир итә. Анын Такташ, Туфан шигырьләрен илһамланып укуына соклана. Әлеге шагыйрьләрне капитан 20нче еллар азакларында үзе белән Идел кинлекләренә сәяхәткә дә алып чыга. Хатирәләрнен ин кызыклы төшендә диктор әнгәмәне өзәргә мәҗбүр. Һаман да шул вакыт кысасы. Тапшыру тәмамлангач, Рөстәм Нәбиуллин Хәбибрахман аганы дикторлар бүлмәсенә алып менеп китә. Мин дә аларга иярәм. Кунагыбызнын «Бишбалта шагыйрьләре» турындагы хикәятен без тын да алмый тынлыйбыз. Әнгәмәгә студиядә эшен тәмамлап менгән икенче диктор — Казан телестудиясенен тере легендасы булган Иркә Сакаева да кушыла. Хәбибрахман аганын Бишбалтага кайтучы «гашыйклар трамвае» турында сөйләвен тынлаганда Иркә ханым түзми әйтеп куя:
— Нәкъ Чеховтагыча! «Кечкенә хикәялек бер сюжет». Нинди сафлык, серлелек...
Ул чакта Хәбибрахман ага сөйләгән «кечкенә генә хикәя»не кырык елдан сон мина язарга туры килер дип, кем уйлаган? Шагыйрьнен бәхетле көннәре турындагы әлеге гүзәл мизгелне яшереп калдыру гөнаһ булыр кебек тоелды мина.
...Яна өйләнешүчеләр өчен яна мәшәкатьләр башлана. Туй ясап торырлык ара калмый. Берничә көннән Туфан яшь хатынын үзен генә калдырып, делегат буларак, Совет язучыларынын беренче Бөтенсоюз съездында катнашу өчен Мәскәүгә китеп бара. (1934 ел, июль). Ике атнага сузылган съезддан алган тәэсирләрен ул түкми-чәчми хатынына язып тора. Язучы Максим Горький белән очрашу шагыйрьне аеруча тәэсирләндерә. Әмма ана инде Луизасыз тормыш кызык түгел. Ул сөеклесенен бөтен әмерен үтәргә әзер. Тик боерсын гына.
Туфаннын Мәскәүдән Луизасын сагынып язган беренче хатында мондый юллар бар:
«Луиза!
Бүген иртәнге дүрттә Мәскәүгә килеп җиттек җитүен дә, ләкин мин үземне бөтенләй килеп җиткән итеп уйлый алмыйм. Йөрәгем анда — Казанда, синен җылы, ягымлы кулында калды бугай. Элек мин Казаннан кая булса китсәм, анда бер нәрсәм дә калмаган кебек тоела иде. Казанны онытып тора ала идем. Хәзер менә алай түгел. Уйларымнын бер башы биредә — Мәскәүдә, икенче очы — өебездә, синен янында. Арабыз ерак булса да, син якында гына булып тоеласын. Син ишектән: «Ничәдә кайтасын? Озак йөрмә, тиз кайт!» — дип озатып калдын кебек, ә мин көндәлек эшне
башкарып кайтыр өчен Татиздатка гына, радиога гына чыгып киттем кебек һәм аш өлгергән вакытка өйгә кайтып җитәм кебек тоела. Әллә шулай итәргә күнеккәнгә, әллә сине бер дә оныта алмаганга Мәскәүдә үк булсам да, үземне синен янында, сина якында итеп хис итәм. Мин үзгәргәнмен, Луиза. Мин яхшы якка үзгәргәнмен. Бу үзгәрүем күнелле дә, рәхәт тә тоела мина. Мин элек дөньяга үзем аркылы гына карый идем. Хәзер менә мин «безгә» әверелгәнмен! Һәр нәрсәгә, һәр эшкә өебезгә, бу безгә ничек булыр, без шулай телибез, безнен өчен шулай яхшырак булыр, дип карый башлаганмын. Мин хәзер үзем өчен генә түгел, икебез өчен дә яши башладым. Әллә шунарга инде, тормыш матур, тормыш күнелле тоела!
Дөньяда шулай икәүләп яшәү, үзеннен тормышыннын эченә икәүләшеп күчү күнелле икән...» (15.08.1934)
Ә бу юллар Луизанын Туфанга язган жавап хатыннан:
«Туфаным, акыллым минем!
Шулкадәр сагындым, шулкадәр сагындым. Бүген хат алам үзеннән. Белсән иде шатланганымны! Менә хәзер инде көннәрем күнеллерәк үтәчәк. Тиздән кайта дип, шатлык тулган йөрәк белән үтәрмен. Шушы көнгә кадәр зәһәрле ачу, үпкә белән капланган иде йөрәгем. Менә хәзер ачылды. Бөтенләй икенче Лулу булып киттем. Йөрәгем икенче ритм белән тибә башлады. Шушы көнгә кадәр бер хәбәрен. Мин бик тә тынычсызланам. Бердән уйлыйм, әллә берәр нәрсә булдымы икән? Әллә авырдымы икән?»
Луиза сөеклесенен хатын алгач, тынычлануын белдерсә дә, хат азагына «Туфан, син минем йөрәгемне газаплаудан һаман әле туктамыйсын», дигән шелтә сүзләре дә өстәп куя. Монын сәбәбе бер генәдер дип уйлыйм. Луиза кавышу сәгатьләрен озак — ун еллап көтә. Әмма кавышкач та, үзенен хыялый Туфанын гомере буена көтәргә туры килер дигән уй анын башына да кереп карамый. Әлегә алар икесе дә тизрәк кавышу хакында гына хыялланалар.
(Бу ике хат та Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтынын кулъязмалар бүлеге, фәнни һәм архив фондыннан күчерелеп алынды.)
Кулымда шул бәхетле көннәрнен якты хатирәсе булып сакланган фоторәсем. Сурәттәге Луиза 30нчы елларнын ин күренекле рәссамнарыннан саналган А.Дейнеканын хатын-кыз портретларын хәтерләтә. Буй-буй блуза, кыска куе чәч, нур чәчеп торган күзләр. Бөтен кыяфәтендә янаны тою, үз көченә ышану сизелеп тора. Чын мәгънәсендә шагыйрьнен музасы булырдай зат. Луиза белән Хәсән күпләрне сокландырырлык итеп яшәп китәләр. Менә тагын бер хат. Туфан аны 1936 елнын 24 апрелендә Мәскәүдән язган.
«Безнен тормышнын матур булуы өчен тырышуларын, шатланып- канатланып йөрүен, мина авырлык килгән чакларда уртаклашуын — барысы да күз алдыма килеп баса. Мина начарлык эшләргә маташкан дошман кешеләр — синен дә дошманнарын, син дә аларны дошман күрәсен. Сина начарлык эшләргә маташучыларны мин дә дошман күрәм. Бу ягыбыз да яхшы безнен. Без үзебез-икебез начар кешеләр түгел. Шуна күрә безнен дусларыбыз күп: бөтен яхшы, намуслы кешеләр — безнен дусларыбыз.
Безне белүчеләр арасында безне яратучылар, безнен бәхетле булуыбызны теләүчеләр бик күп алар. Әгәр тыштан дус булып та, эченнән безнен бәхетле тормышны җимерергә теләүчеләр бар икән, кемнен булса шундый булуы сизелә икән, андыйларны безгә бергәләп танырга, кем икәнлекләрен бергәләп билгеләргә тиешбез.
Мин сине хатын итеп түгел, ә кеше итеп, ин якын, бердәнбер якын иптәшем, сердәшем итеп якын күрәм. Әгәр кем дә булса, сина кеше итеп түгел, «файдалану» объекты итеп карый икән, ул кеше минем дустым түгел, ул кеше минем дошманым.»
Сөеклесенә зур ышаныч хисләре белән язылган бу хатка «дошман» сүзенен килеп керүе һич кенә дә гаҗәп түгел. Календарьда — дәһшәтле 1936 ел. Кемнедер фаш итү, донос язу тормыш нормасына әверелгән чак. Нахакка гаепләүләр, кулга алулар, хыянәтләр чоры. Бу афәт кагылмаган гаиләләр калдымы икән ул елларда? Туфан да
үзеннән бигрәк гаиләсе өчен борчыла. Ел башында гына аларнын беренче балалары Гөлгенә туа. Бу нарасый җан иясе шагыйрьнен бөтен барлыгын били. Ул сәгатьләр буе нәни Гөлгенә янында.
Менә бүген дә ул кызын сагынып, тизрәк кочагына кысып сөяр өчен өенә ашыга. Урамда яз икән ләбаса! Тамчылар тама. Әнә урам чатында сакаллы бер урыс карты көмеш бөреләр җибәргән кызыл тал чыбыклары сатып тора. Бу дөньяда гап-гади тормыш белән яшәүгә ни җитә! Карт Мари урманнарыннан килгәнгә охшый. Туфан аны сәламләргә дип, авызын ачкан гына иде, кинәт башы әйләнеп, асфальтка барып төште.
— Что с вами, господин хороший? — Карт ана ярдәмгә ташланды. Кабалана-кабалана күн тужуркасынын изүен чишеп җибәрде. Ипләп кенә торгызды. Аннан утырып хәл алыр өчен ящик сымак утыргычын тәкъдим итте. Ана җинелрәк булып китте. Шагыйрь картка рәхмәт әйтеп, китәргә кузгалды.
— А вербы? — дип туктатты аны карт. — Я их Вам дарю.
Бер белмәгән кешедән рәхим-шәфкать күрү анын күнелен шул хәтле нечкәртте ки, ул үзенә кирәкле тыкрыкны да онытып узып китә язды. Тик аны тагын: «Ә бер мәйданда кайнаган каләмдәшләрен берсен-берсе уздыра-уздыра синнән «халык дошманы» ясарга азапланалар», — дигән уй куып җитте.
Унынчы көн инде Туфаннын «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан (№ 9-10, 1935 ел) «Ант» поэмасын тикшерәләр. Җыелыш катгый карарга килеп бара: поэма совет строен җимерергә чакыручы, куркыныч әсәр! Күрәләтә бу нахак яла белән ничек килешергә сон инде? Бүген ул сүз сорап алып, каләмдәшләренә хакыйкатьне тагын бер кат анлатырга тырышып карады. Файдасыз. Туфаннын үз «хатасын» танырга теләмәве җыелыштагыларны ярсытты гына. Ул бүген беренче кат үзенә нинди куркыныч янаганлыгын якыннан тойды.
Луиза аны гадәтенчә, елмаеп каршы алды. Өстәлдә кайнар кыстыбыйлар. «Кайлардан он юнәтте икән? — дип уйлап куйды Туфан. Луиза анын кулындагы тал чыбыкларын күреп, нәкъ анын шикелле үк гаҗәпкә калды:
— Яз да җиттемени? — дип көлемсерәде ул гаҗәпләнүен монсу, иркә бер аһәнгә төреп.
— Гуляны китер әле, Лулу, — диде Туфан хәлсезләнүен хатынына сиздермәскә тырышып.
— Йоклаттым бит инде мин аны.
— Йокласа да, китер.
Луиза йокы бүлмәсеннән сабыен алып чыгып, иренә тоттырды. Анын кулларында хәзер нәни бәхет кошы иде. Ул сак кына кызчыгынын йокыдан алсуланган, йомшак хуш исле битләреннән үпте. Күкрәгенә кысудан, җанына,
тәненә рәхәт җылылык йөгерде. Сабый әтисенен «менә туктыйм, менә туктыйм», дип типкән йөрәгенә илаһи бер шифа, шигъри ялкын өстәде.
Бу даулы еллар үтәр дә, Бер тынар, бәлки, бу чор! Нәкъ шушы төштән, мөгаен, Ялганып китәр бу җыр...
Җыелыш-спектакльдәге хәлләрне Луиза Туфанга сөйләп тормаска булды. Анын болай да борчулары җитәрлек. Ишектәге һәр звонок аны шөбһәгә сала, төн йокыларын качыра. Сонгы көннәрдә ул бөтенләй сулып калды. Театр белән мөнәсәбәтләре дә мактанырлык түгел. Театрга аннан сонрак килгән яшь артисткалар да инде «героинялар» булып киттеләр. Ә анын яратып уйный торган бердәнбер спектакле «Таһир-Зөһрә»не репертуардан алып ташладылар. Тирән мәхәббәт хисләрен илаһи биеклеккә күтәрүче «Таһир-Зөһрә» трагедиясе «реакцион әсәр» дип игълан ителде. (Анын авторы
— драматург Фәтхи Бурнаш 1937 елны «халык дошманы» дип кулга алына.) Күрәсен, бөек мәхәббәт фаҗигасен сәхнәдә уйнарга җыенган Луизага язмыш фаҗиганен тормыштагысын әзерләп куйган булгандыр.
1937 елнын язында Туфанны да Язучылар Союзыннан чыгаралар. Ул эшли торган «Совет әдәбияты» журналы редакциясе дә аны — «халык дошманын» үзендә калдыра алмый. Туфан хатыны җилкәсендә яшәргә мәҗбүр.
Кайлардан килеп чыкты сон «халык дошманы» дигән каһәрләнгән бу сүз? Тамырлары кайдан? Театрда да көн аралаш җыелышлар уздырыла. Беренчеләрдән булып, Кәрим Тинчурин, Мохтар Мутин халык дошманына әвереләләр. Әле кичә генә ингә-ин торып, сәхнәдә бергә уйнап йөргән партнёрын бүген инде дошманга әйләнгән була.
1938 елнын җәендә кыскартуга сылтап, Луизаны да театрдан җибәрәләр. Әмма ул җебеп кала торганнардан түгел. Бер ай да үтми, ул театрга кире кайта. Тик әлегә аны нинди дә булса рольдә күрергә теләүче режиссёр юк. Виктор Розовнын «Таня»сын сәхнәгә куярга әзерләнүләрен ишетеп, Луиза төп рольгә билгеләнгән Фатыйма Ильская янына килә. Таня образы ана чиксез якын. Яше белән дә, рухы белән дә.
— Беләсен булыр, рольләрне мин өләшмим. Болар өчен режиссёрлар бар. Аннан мин үземнен рольләрне икенче төркемдәге артистлар белән бүлешергә яратмыйм, — ди Ильская ачыктан-ачык. Театрнын горурлыгы булган Ф.Ильская да ул көннәрдә авыр сынауларга дучар. Ире, талантлы драматург Фәтхи Бурнаш төрмәдә. Артистканы театрдан кудыртабыз дип куркытып, иренә яла ягарга мәҗбүр итәләр. (Соныннан артистка үзенен шушы адымы өчен гомер буе үкенеп яши.)
Шулай да күпмедер вакытлар узганнан сон, Фатыйма Ильская театрдагыларны шаккатырып, баш режиссёрдан Луиза Салиәскарованы В.Розовнын Танясын икенче төркемдә уйнарга билгеләттерә. Уртак хәсрәт эшләткәндерме моны? Әллә янадан Гадел Кутуй килеп катнашканмы, әйтүе кыен. Тик шунысы мәгълүм: Луиза бу бүләкне кабул итәрлек хәлдә түгел. Ул инде ярты ел чамасы йөрәк астында икенче баласын йөртә.
1940 елнын җәй уртасында гаиләдә ир бала дөньяга килә.
— Исемен Идегәй булыр, — ди ата кеше сабыен тәүге кат кулына алып.
— Тимердәй нык булып үс! Дуфаннар нәселеннән булуынны онытма! Дөньяда әле бары җиде көн яшәргә өлгергән нарасый шулчак әтисен таныгандай елмаеп куя. Бу кадәр дә охшаса охшар икән! Күзләр, борын, озынча ияк, — барысы да аныкы. Луиза да нәни Идегәйнен Туфан өчен зур юаныч булуына сөенеп туя алмый. Шагыйрь авыр көннәр кичерә. Аларнын аралашырлык дуслары инде юк диярлек. Танышларынын күбесе 28
очрашканда исәнләшми узып китә. Ишектә звонок яңгыраган саен курку, сискәнү, сагаю. Әйтерсен лә, дөньяны тоташтан кара болытлар баскан. Мондый шартларда күнелен үсеп, ничек язмак кирәк? Туфан яза. Иҗат мәйданыннан читләштерелеп кенә
шагыйрь җаныннан агылган шигырь ташкынын туктатып буламени?
... Без кайчандыр Җиргә бергә килдек, Миллиард еллар бергә яшәдек.
Без атомнар, төрдән-төргә күчтек. Без искердек, тагын яшәрдек, —
ди анын хакыйкатькә, биеклеккә омтылучы тынгысыз йөрәге.
... Планеталар арасына китте, Саубулашып, учак утларым. Мәңгелекнең берәр почмагында Очрашырбыз әле без тагын.
Әлеге гаҗәеп тирән фәлсәфәле юлларны укыганда җаннын һәрбер күзәнәге шуларны дәлилли, сүзсез генә кабатлый сыман. 1940 елда иҗат иткән «Очрашырбыз әле» дигән бу шигыре белән Туфан үзенен иҗатында яна бер чор — фәлсәфи уйланулар чоры башлануын хәбәр итә кебек. Сонгы ике елда (1939-40) «Тукайнын туганы», «Юкмыш бабай малае» кебек күләмле поэмалар иҗат итүе дә шагыйрьнен язудан-эзләнүләрдән туктамавы турында сөйли. Матбугатта тәнкыйтьләүләр, — гаепләүләр, эзәрлекләүләр тукталмаса да анын күнеленә «мина тимиләр бугай» дигән бәләкәй генә өмет чаткысы кереп оялый. Аласыларын алып бетерделәр шикелле. Остазы — Галимҗан Ибраһимов, каләмдәшләре — Галимҗан Нигъмәти, Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Фатих Кәримнәр төрмәдә. Әмма чират дигәнен ана да килеп җитә. 1940 елнын 18 ноябрендә шагыйрьне көпә-көндез Бауман урамыннан алып китәләр. Өйдә тентү башлана. Әлеге мәхшәрнен уртасында калган Луизадан ниндидер шифрлар, адреслар таптыралар. Иренен ничек итеп «япон шпионы» булып китүен сөйләп бирмәсә, төрмәгә утырту белән яныйлар. Араларыннан берсе, юантык гәүдәлесе үзен аеруча тупас тота. Луизанын кочагындагы сабыйларга күрсәтеп: «Бу эттән туганнарны үз колакларынны күрә алмаган кебек күрә алмассын!» — дип җикеренә. Бу тавышка Идегәй кычкырып еларга тотына. Луиза сабыен һич ничек тынычландыра алмый. Илереп елаучы сабый хәрби киемдәгеләрне китәргә мәҗбүр итә.
— Хәзер сөйләмәсән, теленне башка урында ачтырыбыз, — дип янап чыгып китәләр алар.
Кулга алулар яшертен эшләнсә дә, хәбәре яшен тизлегедәй таралып өлгерә икән. Икенче көнне иртүк Туфаннарга Галимҗан Нигъмәтинен хатыны Жанна ханым килеп керә. Күркәм холыклы, һәр хәрәкәтеннән энергия ташып торган, үз дәрәҗәсен яхшы белгән бу ханымны Луиза аеруча үз итә. Агарынып каткан Луизаны күрүгә, Жанна шунда ук: «Нишләп еламыйсын әле син? — ди. Күрәсен, кемнендер шулай кискен боеруы кирәк булгандыр, Луиза үксеп-үксеп еларга тотына. Әле кайчан гына алар Нигъмәтиләр белән бергәләп Башкортстаннын Дүртөйле районына барып ял иткәннәр иде (1937 елнын җәе). Туфан белән Нигъмәти сөйләшеп туя алмыйлар. Аларга тәүлекнен 24 сәгате дә аз кебек тоела. Көн саен бергәләп балык тоту, җиләккә йөрүләр. Аннан Уфага бару... Уфа — Туфаннын яраткан шәһәре. Ничек бәхетле хис иткән иде ул биредә үзен. Луиза ул чакта беренче баласына йөкле булганлыктан, җыештыру, аш-су әзерләү мәшәкатьләрен барсын да Жанна үз өстенә алган иде. Анын ире — күренекле галим һәм язучы Галимҗан Нигьмәти дә төрмәдә (1937 елнын 16 сентябрендә кулга алына). Ирен коткарыр өчен кайларга гына мөрәҗәгать итми Жанна. Ул Луизага да ашыгыч рәвештә Мәскәүгә язарга кинәш бирә. Хокук белгече буларак, ул мондый эшләрнен тәртибен яхшырак белә. Тикшерүчеләр мәсьәләсендә дә ул:
— Куркып калганынны сизсәләр, башынны тиз генә аралый алмассын. Нык тор. Алар янына барганда Идегәйне үзен белән йөрт, — ди.
Жанна ханым хаклы булып чыга. Озак та үтми, Луизаны «Черек күлгә» чакырып, «халык дошманы» булган иреннән рәсми төстә баш тартырга тәкъдим ясыйлар. Ирләреннән ваз кичүче хатыннар өчен махсус бланклар да әзерләп куелган. Ике урында имза гына куясы. Луиза әлеге тәкъдимне кискен рәвештә кире кага.
— Иртәме-сонмы үзегезнен хаталануыгызны анларсыз, — ди ул үзен мыскыллы бер кыяфәт белән тынлап утыручы тикшерүчегә.
— Син, артистка кисәге, телен ни сөйләгәнне колагын ишетәме? Син үзеннен кем белән яшәгәненне дә белмисен. Ну, тиздән белерсен... Тагын ямьсез сүгенү сүзләре янгырый.
Үзен һәрьяклап чорнап алган авырлыклар, борчу-хәсрәтләр турында Луиза иреннән яшерергә тырыша. Туфан да төрмәдән җәелеп китеп яза алмый. «Передачу больше не посылай: ваше здоровье мне дороже всего. Т.», «Чувствую себя лучше. Выздоравливаюсь. Редко, но курю. Спасибо, Лу, за всё.»
«Получил полностью. Ипи җитә. Ипине аз гына китер. Х.Туфан.» ише запискалар гына җибәргәли. (Х.Туфан. Әсәрләр, 5 том. Казан 2010. 207 бит). Идегәйнен үлеме турында Луиза иренә ничек хәбәр итәр икән инде? Үпкәсе шешеп нарасый шул авырудан айный алмыйча үлеп китә. Ноябрьнен җиденче көне (1941). Башка елларда алар бу көнне зурлап бәйрәм итәләр иде. Туфан демонстрациягә чыгып керә. Шунда берәр танышын, йә дусларын очратса, аларны үзләренә кунакка алып кайта. Ул хатынынын аш-суга осталыгына сокланып туя алмый. Шуна өйләренә кунак чакырудан зур ямь таба иде. Бу көннәрне сагынып искә аласы гына калды. Луиза бүген Идегәйне җирли. Кабер казучы — урта яшьләрдәге ир кеше сукрана-сукрана тун җирне вата. Ничекләр итеп җылытырга сабые салыначак бу тун җирне, аннан да бигрәк, бу дөньянын тун йөрәкләрен. Ничекләр?! Луизанын шулай сүзсез ачыргалануыннан кинәт бөтен тәне ут кебек кызышырга тотына, күз аллары кайнар яшьтән томалана.
— Кил, балам, сонгы сулышым, җаным белән җылытыйм үзенне, — дип инри ана күнеле. Үзәкләрнен бу кадәр өзгәләнүенә ничекләр түзәргә бүген.
Искәртмәстән күкне, җирне тоташтырып, күбәләк-күбәләк ак кар уйный башлый. Әллә сон табигатьнен шушы мизгелендә бу җиһанга бихисап ак җаннар инәме? Бәлкем... Тик әлегә шигъри бер аклыктан туган сабый җаны тарихи Идегәй ватаныннан китеп бара.
«Әй Идел-йорт, Идел-йорт!
Идел буе имин йорт!»
«Идегәй» дастаны.
(Ул да имин түгел шул әлегә...)
Кабер әзер. Хәзер ул сабые белән мәнгегә хушлашырга тиеш...
— Кичер мине, улым, — ди ана улынын салкын мангаен үбеп. — Саклый алмадым үзенне...
...Аһ, малаем үлде, хараплар булды Идегәем.
Әле генә ул төшендә ин бәхетле ата иде. Әле генә алар рәхәтлекнен, хозурлыкның чиге булмаган ак чәчәкле аланда Идегәй белән качышлы уйныйлар иде. Туфан куак-куак ромашкалар арасында матур итеп чөмәшеп утырган улын күтәреп ала да, яратып күккә чөя. Сабые исә очыш шатлыгыннан көмеш шөлдер төсле тавышлары белән чыңлап көлә дә көлә. Шушы искиткеч самими, сагынылган аваз-аһәңнәр бар җиһанны, җанны тутыра, искән җилләргә, каурый болытларга сарылып, әллә кайларга тарала. Ул дә түгел, сабый: «Әттә-әттә», — дип юмалап, җиргә аягы тиюгә әттәсенең кочагыннан чыга да тагын «иреккә» омтыла. Озак та үтми, нәни учына үзе буе ромашкаларның таҗларын шыплап тутыра да, нидер сөйли-сөйли әттәсе алдына чәчеп, янә үз юлына китә.
— Әйдә, канәтем минем, кайтыйк, безне өйдә югалтканнардыр. Чәчәкләрне башка өзмик, яме, улым, аларның да башлары авырта, алар да елыйлар, — дип үзе дә еламсыраган кыйланып күзләрен йома. Ә ачып җибәрсә... коточкыч күренештән өнсез кала. Чәчәкле аланның уртасы улы белән бергә җир астына убылып бара. Йә Ходай, Идегәйне саклый алмады, Луизага нәрсә дияр, ничекләр аңлатыр?! Ни дисен, соң ул үзе дә шунда төшеп бара ич...
Төш белән өн арасында гаҗизләнгән уй, тән калтырана. Соң чиккә җитеп йөрәк
кага, тын кысыла, җан елый.
Бүген 7 ноябрь. Онытыла торган көн түгел. Әмма Туфан төшенең рас булуын, улының шул көндә җир куенына керүен өч елдан соң гына белер һәм әрнеп, ачынып, янә хәтереннән кичерер.
Баш китәр дә ни калыр?
Буында типкән кан калыр.
Буыннан буын чабылса, Ул чагында ни калыр?
«Идегәй» дастаны.
(Буыннарны чабып киләләр.)
...Кабер казучы акча көтә. Юк бит ул. Сумкасында ярты кирпеч ипи барлыгын искә төшереп, Луиза ипине теге адәмгә суза.
— Шул гынамы? — ди ул ризасызлык белдереп.
— Мин сезгә болай да ике көнлек ризыгыбызны бирдем. Риза була күрегез.
Сынаса каты итеп сыный икән бу язмыш дигәнең. Бүген әле ул кайда төн уздырасыларын да белми. Старая урамындагы фатирларыннан аны ике баласы белән «халык дошманы» гаиләсе дип, куып чыгардылар. 1941 елның башында Луизаны театрдан да китәргә мәҗбүр итәләр. Шуңа Островский урамындагы артистлар торагында яшәп калырга да рөхсәт итмиләр. Кешедән-кешегә йөри-йөри, Идегәйгә салкын тия. Берничә ай аларны донорлар белән эшләүче табибә — Ада исемле яһүдә хатын үзендә тота. Үз каны бәрабәренә Луизаның гаиләсен дә, ирен дә каравын бу изге җан яхшы аңлый. Төрмәгә язылган хатларында исә, Луиза һәрчак: «Син безнең өчен кайгырма, безнең тормыш ярыйсы», — дип яза. Тоткынлыкта нахакка газап чигүче иренә башкача яза аламы соң ул? «Ничек болай булды соң әле бу? — дип өзгәләнә Луиза. — Әллә язмыш талантлы кешеләрне шулай фаҗига белән һәлак итәме?»
Туфан контрреволюцион оешма төзеп, чит ил разведкалары белән эшләүдә гаепләнә. Аның «Сталинга яла ягучы поэма» дип бәяләнгән «Ант» поэмасы (1935) бу фаҗигадә хәлиткеч рольне уйный. Мондый гаепләр тагылган кешене ни көтүе көн кебек ачык: шагыйрьне җәзаның иң хәтәре көтә. 1942 елның 2 мартында хәрби трибунал Туфанны үлем җәзасына хөкем итә. Үлем камерасына күчерелгән Туфан ай буе яшәү белән үлем арасында бәргәләнә. Шушы киеренке көннәрнен берсен генә уздыру да җанга әйтеп бетергесез әрнүләр сала. Ә бит үлем күркынычы астында, палачлар тудырган шартларда «намус» дигән, «кешелеклелек» дигән күркәм сыйфатлар сизелми генә югала башлый. Кыйналудан арыган бик күпләр шпион булырга да, җинаятьче булырга да ризалашалар. Әмма Туфаннын иманы нык.
Язу турында әйтәсе дә юк. Мен бәлаләр белән тапкан папирос кәгазен ул хат язар өчен тота. Кадак чаклы гына калган карандашын күз карасыдай саклый. Кәгазь таба алмау бәгырьне телгәли. Җаныннан иреккә омтылучы шигырь юллары мине кыса. Үзенне телсез-чукрак кебегрәк хис итә башлыйсын. Мондый чакларда бердәнбер таяныч булып хәтер кала. Хәтерлә! Хәтеренә сендер! Синен хәтеренә тентү белән керә алмыйлар! Аннан берни дә ала алмыйлар Шундый адәм җаны түзә алмас хәлләрдә дә шагыйрь яшәүгә булган ышанычын югалтмый.
«Исәпләп карасан, аерылганнан бирле байтак гомер үтеп китте инде. Гөлгенә байтак үскәндер, акыллы, сөйкемле зур кыз булгандыр инде. Ә ул кояш кебек нурлы һәм түгәрәк хәлдә, дүрт яшьлек хәлдә минем күз алдымда басып тора. Аны тагын да түгәрәкләбрәк күрсәтә торган йонлач туны ана кыскарак калгандыр инде. Идегәй йөгереп йөри торган җегет булгандыр инде. Ә ул ваннада чыпырдап су кереп-коенып ята торган, аннан чөкердәшеп ими имә торган малыш хәлендә минем алда басып тора: сөй син аларны, Лу, минем өчен дә сөй, минем өчен дә үп», — дип яза Луизасына шушы авыр көннәрнен берсендә. (Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар бүлеге, фәнни һәм архив фондыннан).
Хушлашуымы әллә бу Хәсәннен? Икенче көнне иртүк Луиза төрмәгә китә. 1942 елнын март азагы. Передача тапшырырга торучылар әллә ни күп күренми. Чиратта
бер сәгатьләп торылыр, мөгаен. Төрмәдәге чиратларны башка төрле чиратлар белән бутау мөмкин түгел. Биредә һәрчак шомлы тынлык. Берәү дә бер-берсенә дорфалык күрсәтми. Һәркем үз хәсрәтенә чумган. Луизанын да башында бер генә уй бөтерелә: Туфанны үлем тырнагыннан алып калу өчен тагын нишләргә була? Кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Үлем җәзасына хөкем ителгән көннән бирле Луизага Туфан белән узган алты ел гомер матур бер төш кенә булып тоела башлый. Ул бәхетле, сөю- сәгадәтле көннәр беркайчан да кабатланмас микәнни?
— Гражданка, не задерживайте! — Бу кырыс тавыштан Луиза сискәнеп китә. Кабаланып кулындагы төенчеге белән записканы тәрәзә артындагы төрмә хезмәткәренә суза.
— Смертникам передача не положена! — Йөрәккә хәнҗәр кададылармыни. Анын кебек өмет артыннан чиратта торучылар Луизага теләктәшлек күрсәтеп, тәрәзә артындагы ир кешегә янә мөрәҗәгәть итеп карыйлар. Кая ул? Ишетергә дә теләми. Луиза кайтыр юлга борыла. Кар суыннан чыланган аяклары аны каядыр алып бара. Кая? Ана бит көндезге сәгать өчтә театрда булырга кирәк. Бүген кичен анын «Хуҗа Насретдин» комедиясендә уйныйсы бар. Спектакльнен режиссёры Кәшифә Тумашева, «Хуҗа Насретдин»ны Академия театры сәхнәсенә чыгарганчы, авыл сәхнәсендә күрсәтеп карарга уйлый. Тамаша өчен Әтнә районын сайлыйлар.
Кичен Әтнәгә килеп җиткәндә район культура йорты халык белән шыгрым тулы була. Залда сугыш газабыннан, авыр эштән йончыган ачлы- туклы яшәүче авыл хатын-кызлары. Телогрейкалардан утыручылары да бар. Аларга карагач, йөрәк кысылып куя. Тик сәхнәгә Хуҗа Насретдин— Хәлил Әбҗәлилов килеп чыгуга, алар дөньяларын онытып көләргә тотыналар. Луизага да көләргә кирәк. Ул Хуҗанын хатыны Сәхилә карчыкнын ахирәтен уйный. Тамаша кыза бара. Залда туктаусыз көлү авазлары. Йә, Хода, дөнья
акылдан шашамы, әллә безме? Шунда ул сәхнәдә үзенен генә торып калуын абайлап ала. Уйларыннан арына алмый торганда Хәлил Әбҗәлиловнын көчле куллары аны эләктереп ала да, аркасына салып сәхнә артына чыгарып куя. Залдагылар бу «кызыктан» егыла-егыла көләләр.
— Сәхнәдә адашкан кешене күргән юк иде әле, — ди бөек артист Луизаны диванга утыртып, — Кан бирденме әллә бүген? Сина бәлки шикәрле чәй эчеп алыргадыр?
Юк, берни дә кирәк түгел Луизага. Туфаннын исән калу хәбәре генә кирәк! Әбҗәлилов анын яшь тулы күзләрен күреп, тынып кала.
— Көзгә чаклы калдырырга ярамый бу спектакльне, — ди Кәшифә Тумашева тамаша тәмамлангач. — Күрәсезме, ничек йотлыгып карыйлар! Ничек көләләр...
(«Хуҗа Насретдин» спектакле Академия театры сәхнәсендә сугышнын ин кызган көннәрендә — 1942 елнын июль аенда күрсәтелә һәм зур уныш казана. Халыкнын рухын күтәрүдә бу спектакльнен өлеше бәяләп бетергесез зур була. Шушы спектакльдә Луиза да күз яшьләре аша көләргә өйрәнә.)
1942 елнын апрель башында, ниһаять, Мәскәүдән көтелгән хәбәр алына. Мәскәү үлем җәзасын расламый. Шагыйрьне ун ел төрмә, төрмә срогын тутыргач, гомерлек сөрген көтә. Луизанын башы күккә тия: исән бит анын Туфаны, исән! Бәлки күрешергә дә рөхсәт итәрләр. Ләкин Туфаннын 13 апрельдә төрмәдән язган хатын алгач, аптырап кала. Туфан хатынына үзеннән баш тартырга кинәш итә: «Син, Лу, алдагы тормышынны, үзенә ничек яхшы булса, шулай итеп кор, — минем аркада бәхетсезлеккә төшмә. Сәхнәдәге эшенә ярдәм итә торган юлны сайла. Кыскасы, минем өчен үзенне корбан итмә. Син һәм Гөлгенә минем дөньядагы ин якын кешеләрем. Нинди генә тормыш сайласан да, бу шулай булып калачак. Мин киләчәктә дә сезнен өчен яшәячәкмен...» Шул ук хатында ул Луизадан сонгы мәртәбә ярдәм итүен сорый: «Булдыра алсан, Луиза, бераз булыш. Син әлегәчә дә передачалар белән мина бик зур ярдәм иттен. Арып беттен инде. Бусы сонгысы булыр. Мин хәзер бераз аякка басам. Аннан үземне-үзем карармын, ныгытырмын... Мина бераз продукт
кирәк иде хәзер, булдыра алсан... Ярты литр чамасы гына булса да катык таба алмассынмы...» (М.Гайнетдинов. «Давылларда, җилләрдә...» 139 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.)
Туфанны аякка бастырыр өчен җанын фида кылырга торган Луиза катык кына тапмыймы инде? Анын 1942 елнын май аенда иренә язган хаты бу нисбәттән аеруча гыйбрәтле: «Син безнен өчен кайгырма — безнен тормыш хәзергә ярыйсы, икебез дә донор, 800 гр. икмәк алабыз. Артканын сатабыз: бер икмәк — 100 сум тора, йә алыштырабыз. Син кайдан акча алдын? Безнен өчен кирәкле әйберләренне сата күрмә. Мин акча табармын.
Тормышлар бик авыр. Бер атна инде базардан ит эзлим. (Үземнен дә өй ашы ашамаганга дүрт ай бар инде.) Сина аны пешереп илтәсем килә. Пешерер урын да юк. Кайвакыт чәйсез булабыз. Язучыларны — сорама да, берсен күрәсем килми (...). Сина дип бер кадак май алдым, яртысын икенче илтергә калдырдым (...) . Хәсән, хәленне Мәскәүгә яз. Кирәк булса, мин защитник алырмын. Гаепсезгә шунда яту — үзе бер булдыксызлык бит! Өйдә булсан, сәламәтләнгән дә булыр иден. Нигә шул вакыт мина барын да язмыйсын?! (...) Безнен өчен кайгырма, үзеннен сәламәтлегенне кара. Тазарсан, һавада эшләргә сора! Үзенне күрсәтерлек булсын!»
Хат азагында Луиза янә бер кат: «Ничек инде гаепсезгә шунда ятарга? Минем гаебем булмагач, театрдан чыгаргач, судларга кадәр җиттем, хаклыкны таптым», — дип яза.
Җавап хатында шагыйрь хатыны белән горурлануын яшерми: «Син безнен өчен борчылма, син мине беләсен: мин үлә торган кеше түгел дисен. Бу сүзен дөрес, Луиза: син мямля түгел. Син яшьтән авырлык күреп үскәнсен, тормыш, ятимлек сине ныгыткан. Шунын өстенә син төпле акыллы. Ә мин хискә бирелүчән — миндә практиклык җитешми...» — ди. (М.Гайнетдинов. «Давылларда, җилләрдә...» 147-148 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.)
Ниндидер могҗиза белән сакланып калган бу хатларнын кыйммәте чагыштыргысыз. Аларда бөтен бер тарих, рәхимсез чорнын тирән фаҗигасе һәм бар төрле каршылыклары чагыла. Күпме борчылу, сагыну хисләре аларда! Луиза хатында хәбәр иткәнчә, судларда йөри-йөри янадан театрга кайта. Аны яклаучылар арасында атаклы артистка Фатыйма Ильская да була. Театрда хәзер мона гаҗәпләнүчеләр сирәк. Уртак язмыш аларны якынайта, фикердәшләр итә.
Луизанын хатында «икебез дә донор» дигән сүзләр анын бертуган сенлесе Мәрьям хакында. Ул апасынын ин авыр көннәрендә янәшәсендә. Сугыш башлангач, госпитальгә санитар булып урнаша. Яралы солдатлар өчен кан бирергә госпитальгә алар бергәләп йөриләр.
Ни үкенеч, шагыйрьнен үлемнән котылу шатлыгын яна тетрәнүләр күмеп китә. 1942 елнын икенче яртысында Туфаннын гаиләсе белән бәйләнешләре өзелә. Дөрес, үлем якасында торганда ул моны Луизага үзе тәкъдим итә, әмма аралар өзелгәч, шагыйрь ничектер югалып кала. Туфанны ул көннәрдәге хәл-хәяте турында анын тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнүче күренекле әдәбият галиме Мәсгуд ага Гайнетдинов болай дип яза: «Зөядә кабат жалобалар кузгалу белән, ике як та сискәндерерлек күсәккә, шомлы кисәтүгә юлыккан, күрәсен. Туфанны чарасыз, өнсез калдырырлык хәвеф бу чорда бер: гаиләсенә янау гына булырга мөмкин. Хәвефне читләштерү өчен мөмкин булган бердәнбер мөмкинлек ике арадагы бәйләнешләрне туктату — катгый шарт итеп куелгандыр, бәлки. Туфаннын сонгырак чор хатларында һәм иҗатында хәбәрләшүләрнен өзелү сәбәбен хатынына сылтаунын, ниндидер үпкә, хәтер калуларнын әсәре дә юк. Киресенчә, ул анын вәгъдәгә ахыргача тугрылыклы булуын иҗатынын буеннан буена олы идеал югарылыкларына күтәреп җырлый.» (М.Гайнетдинов. «Давылларда, җилләрдә...» 148 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.)
Туфаннар гаиләсенен билгесезлек пәрдәсе белән капланган бу чордагы тормыш фаҗигасен икенче күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Галимҗан Нигъмәтинен кызы Йолдыз ханым башкачарак сурәтли:
— Мина Хәсән ага белән Луиза апанын аралары өзелү вакыйгасынын ирексез шаһиты булырга туры килде. Ирексез дим, чөнки әнием белән Луиза апанын сөйләшүләренә бер генә кат тап булмадым. Без ул чакта Тельман урамындагы йортнын ярым подвалында, 9 квадрат метрлы кысан бүлмәдә яши идек. Бик теләсә дә, әни мине бүлмәдән чыгарып тора алмагандыр инде. Мина ул чакта унөч яшь иде. Усал телләр Луиза апага Казан төрмәсендә чагында Хәсән аганын ниндидер доктор кыз белән мавыгуы хакында җиткерәләр. Йөрәккә кадалучы бу сүзләрне бер генә кат түгел, берничә кат әйттерәләр. Әниемнен Луиза апаны тынычландырырга тырышып әйткән сүзләрен бүгенгедәй хәтерлим. Ул: «Тынычлан әле, Луиза. Шагыйрьләр- нен мәҗнүнлекләре хакында бүгенгә чаклы белми яшәденме? Бу синен башка гына төшкән бәла булса икән. Шагыйрь хатыннарынын һәммәсе дә уза торган сынау бит бу, — дип юатырга тырышып карады. Болар гына тәэсир итмәгәч, көчлерәк дәлилләргә күчте: «Әгәр минем Галимҗаным исән булса, биш доктор белән мавыга дисәләр дә, исем китмәс иде. Анла, төрмә тормышынын без белмәгән үз кануннары бар», — дия-дия үгетләп карады. Анын бу дәлилләре дә тәэсир итмәде шикелле. Луиза апа бездән ул кичне бик борчулы кыяфәттә китте, — ди Йолдыз ханым монсу хатирәсен тәмамлап.
Ни бу? Хәсәнне кемгәдер гашыйк булыр дип башына да китерә алмаган Лулу бит ул. Үзенен бердәнбер көндәше итеп ул анын шигъриятен генә саный иде. Димәк, Луиза шагыйрь өчен үзе дә бердәнбер булудан туктаган...
Луизаны сон чиккә җиткереп тетрәндергән «имеш-мимешләр» вак җанлы кешеләрнен көнчелегеннән килеп чыкканмы? Әллә шагыйрь чынлап та яна хисләргә юлыкканмы? Үлем белән тартышканда шагыйрьнен докторга мөрәҗәгать итүе чынлап та булган хәл. Йокысыз төннәрдән сон баш чатнавына түзә алмыйча, ул үзен докторга күрсәтүләрен сорый. Ә доктор дигәннәре күз явын алырдай чибәр, яшь кыз. Чын мәгънәсендә илһам Алиһәсе! Аны күргәч, шагыйрь җанында илаһи хисләр баш калкытмас дип, кем раслый алсын? Үлем камерасына доктор кыз яшәү чаткылары алып керә.
Ландыш кебек ап-ак киемле!
Кем идең син, белмим исмеңне?
Илдә түгел, мәхшәрдәгедәй,
Ул чор минем телсез көн иде.
«Ландыш», 1956
«Башы авыртып, түзәр хәле калмагач, Хәсән абый врачка языла. Аны бик тә матур, искиткеч мөлаем доктор ханым кабул итә. Туфан анын матурлыгы, кешелеклелеге турында шундый тәэсирләнеп сөйләде ки, мин хәтта, әллә бераз гашыйк та булды микән, дип уйлап куйдым. («Ак чәчәк атар иде». Рафаэль Мостафин. 77 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.)
Әмма гашыйк булуы да, Туфанча, чын романтикларча, чәчәкләргә, ак каеннарга, йолдызларга, гүзәллеккә, яшәүнен үзенә гашыйк булуы кебектер. Көннәрдән бер көнне карангы, тынчу бүлмәннен капланган тәрәзәләрен ачалар да хәлсез күзәнәкләргә яз сулышы, янгырдан сон тал- тупылларнын сагынылган исе, кояш нуры кереп тула. Шуларны тыярга кемнен хакы бар? Хәер, нинди хак турында сүз алып барырга мөмкин. Тик шунысы ачык: шагыйрәнә мәхәббәттән башка Туфан йөрәге юк. Ә ул үзенен Луизага тугрылыгын, сөюен төрмә һәм сөрген еллары дәвамында исбатлаган.
Якташым, язучы Газиз Кашаповнын Туфан турында истәлекләренә тагын әйләнеп кайтам. Ул Новосибирск, Верхнеудинск (хәзерге Улан-Удэ) Чита якларында, Усть Тарка, Еланка, Покровка авылларында шагыйрь эзләреннән үтеп, сөрген елларын җаныннан кичереп язган һәм үземә дә сөйләгән иде. Менә бигрәк тә хәзер, хакыйкатьнен үзе булган шушы сүзләрне, Михаил Иванович Деревягин, Иван Николаевич Беккнын шушы хатирәләрен Луизага ишеттерәсе иде, дигән сонарган уй-теләкләр бәгырьне телеп ала.
«Без, билгеле, анын шундый зур кеше икәнлеген белми идек. Ләкин ул барыбер үзенен миһербанлыгы, кешегә игътибарлылыгы белән башкалардан аерылып торыр иде. Гомумән, мин үземнен илле яшьлек гомеремдә аннан да яхшырак күнелле, анардан да унганрак, анардан да намуслырак кешене күрмәдем, белмәдем.
Аннары тагын бөтенесе өйләнеп, йортка кереп беттеләр, хәтта балалары да булды. «Өйдә мине хатыным белән кызым көтәләр», — дия иде Туфан. Нинди кеше иде, нинди кеше иде бит ул...» («Ак чәчәк атар иде». Газиз Кашапов. 103 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.)
Ничаклы гына тырышса да, Луиза бу кадәресен анларлык хәлдә түгел. Ул кызнын адресын эзләп, төрмә администрациясенә дә мөрәҗәгатъ итеп карый. Тик файдасыз. Кыз фронтка киткән була. Нәкъ шул көннәрдә Луизага фатирын бушатырга кушып боерык кәгазе калдырып китәләр. Дүртенче тапкыр сөргенгә! Бу юлы аларны Минзәлә районына җибәрәсе булганнар. Икенче көн инде коридорда Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән ике балалы яшь хатын анын фатир бушатканын көтә. Юк, бу юлы ул фатирыннан китәргә җыенмый. Кешене күпме мәсхәрәләргә була?
— Безгә сезнен белән бергә яшәргә туры килер, — ди ул коридордагы хатынга. — Ничек тә сыярбыз.
Икенче көнне Луиза иртән торуга Сталин районы судына (хәзерге Идел буе районы) Туфан белән аерылышу хакында гариза илтә. «Арабызда тагын шул тиран дип», уйлап: суд бинасынын ишеген ача. Халык дошманы гаиләләре өчен бернинди тоткарлык та юк...
Миллионнар язмышы белән карта уйнагандай уйнаучы юлбашчыга тагын бер шагыйрь белән, тагын бер артистканын тормышын җимерү берни тормый. Суд бинасыннан чыккач, Луизаны янә авыр хисләр биләп ала. «Төзәтә алмаслык хата ясалды» дигән уй әледән-әле мине кисеп үтә. «Аерылган хатын» буларак, анын хәзер ире белән хәбәрләшү хокукы юк. Бөтен тормышы, шул исәптән сәхнә тормышы да, күзәтү астына алыначак. Табигый ки, «аерылышулары» хакында Луиза иренә үзе хәбәр итә алмый. Әлеге яналыкны Туфанга туганнары ирештерә. «Димәк, Луиза үзләренә нинди куркыныч янавын төшенгән», — дип уйлый шагыйрь. Әмма җанда әйтеп бетергесез монсулык. Луизанын сурәте хәзер анын күнелендә ерактагы якын кеше — өмет-хатирәләр белән бәйләнгән якты образ буларак җанлана. «Себер җилләре ишек какканда да, күнелдән чыкмаган Сак белән Сок кебек монаябыз, арабызда Урал таулары», — дип монланган чакларында да шагыйрьнен кыйбласы — Луиза. «Илдә ниләр бар икән?» (1944), «Ай чыга Арча кырыннан» (1947), «Агыла да болыт агыла» (1951) кебек үлемсез әсәрләренен артында да Луизанын монлы йөзе, фәрештә канатлары, ул биргән илһам, энергия чагыла.
Тик Луиза гына һаман икеләнүле-үкенечле уйлар тәэсиреннән котыла алмый азаплана. Театрда аны айнытып җибәрердәй вакыйга булмаса, өзгәләнеп-бәргәләнеп йөрүләре тагы да дәвам итәр иде әле, мөгаен. Нәкъ шул көннәрдә күпләрне шаккатырып, Сталин төрмәләреннән, үлемнән исән калып, татар сәхнәсенен атаклы артисткасы Гөлсем Камская янадан театрга кайта (1942). Луиза аны үзен генә очрату уе белән атналар буе сагалап йөри. Ниһаять, теләгенә ирешә: артистка грим бүлмәсендә үзе генә! Шук холыклы, йөзеннән елмаю китмәгән Камская ябыгып, кечерәеп, басынкыланып калган. Артистканы «халык дошманы» ясап, 1938 елда кулга алалар. Кече улы Әнфәсне асрамага туганнары алып кала. Олысын
— Диллюсне балалар йортына бирәләр (киләчәктә Академия театрынын күренекле артисты Диллюс Ильясов).
— Сөйләшәсен килеп йөргәненне күреп торам, — ди артистка үзе сүз башлап. — Үпкәләмә. Безгә якынаеп, сөйләшеп йөрергә ярамый. Икебез өчен дә куркыныч. Безнен өскә ябырылган бу явызлыкнын тамырлары бик тирәндә. Сак булырга кирәк. Шуны исендә тот, Луиза: ничек кенә авыр булса да, безнен башлардан узган фаҗига тормышны башкача бәяләргә, башкача танырга өйрәтә. Без синен белән хәзер бик теләсәк тә, вак җанлы, буш бәндәләр була алмыйбыз. Шуна сәхнәдә без иҗат иткән образлар да башкаларныкыннан аермалы булырга, хакыйкатьнен үзе булырга тиеш! Ишетәсенме?
— Карчыклар роле белән ни дә булса майтарып булыр микән?
— Карчыкларга тимә син. Минем өчен сәхнәдә карчыклар роленнән дә кызыклырак роль юк. (Артистка үзенен сүзләренә гомер буе турылыклы кала. Ул иҗат иткән карчыклар образлары үзе бер дөнья: «Яшенле янгыр»да
— Тиле карчык, «Чаткылар»да — Фәрханә, «Ташкыннар»да — Гөлниса, «Хуҗа Насретдин»да — Сәхилә, «Банкрот»та — Нагыймә, «Татар хатыны ниләр күрми»дә — Сабира, «Зифа»да — Кәләмзә.) Хикмәт картлыкта түгел, хикмәт яшәү дәртен югалтмауда...
Картлык дигәннән, ул сиздерми генә Луизага да якынлашырга азаплана. Көзгегә караган саен, артистка үзенен сулган йөзен, чал куна башлаган чәчләрен күреп, сискәнеп куя. Ә грим бүлмәсендә теләсән-теләмәсән дә, көзгедән кача алмыйсын. Көзгедән исә, Луизаны үртәгәндәй, ят бер хатын карап тора. Анын чыраеннан Луизанын чалымнарын эзләү инде файдасыз төсле. Менә хәзер ул «Йосыф-Зөләйха»
кыйссасындагы мәхәббәт сагышыннан саргаеп-кибеп беткән Зөләйханы искиткеч итеп уйнар иде! Луизанын куллары кагылуга, Йосыфнын камчысы гына түгел, башындагы чалмасы да яна башлар иде. Һәм сәхнәдә ул башкарган рольләрнен тан калдырырлык унышлысы да, мөгаен, Зөләйха булыр иде...
Әмма ни генә дисән дә, Гөлсем Камскаянын янадан театрга кайтып, горур кыяфәттә сәхнәгә чыгуы Луизага көч-куәт өстәгәндәй була. Янәшәндә көчле рухлы кеше барлыгын тоеп яшәү нинди бәхет!
Тормышынын кискен борылышларында Хозыр Ильяс кебек искәртмәстән килеп чыгып, Луизага ярдәм кулы суза торган Гадел Кутуй да анын юлында, янә пәйда була. 1943 елнын суык январь ае. Кичен театрда хәрби киемдәге Кутуйны күргәч, Луиза үз күзләренә үзе ышанмый тора. Кочаклашып күрешәләр. Ут эчендә, фронт газетасында эшләүче Кутуй берничә көнгә гаиләсен күрергә дип, Казанга кайткан. Хәрби кием аны тагы да чибәррәк күрсәтә.
— Ышан, Луиза, сугыш беткәч, барысы да үзгәрәчәк. Сугыш кына тизрәк бетсен! Күрерсен, Туфанны да бер гаепсезгә тотмаслар. Без әле ул кавышу көннәрен бергәләп бәйрәм итәрбез, — ди Кутуй үзенә хас күтәренкелек, җылы елмаю белән. Ә аннан ниндидер сер чишкәндәй, пышылдауга күчеп: — Син бит әле минем үзенә нинди сюрприз әзерләп ятканымны белмисен? «Тапшырылмаган хатлар»нын дәвамын язарга керештем мин, Луиза. Фронтта Галия белән Искәндәр янадан очрашалар. Галия госпиталь врачы, ә Искәндәр яралы солдат. Әсәрнен дәвамы нигәдер драма әсәре булып туарга җыена. Сугыш хәлләрен тизрәк халыкка җиткерер өчен шулай кирәктер, бәлки. Галия роленә мин синнән башка артистканы күрмим. Әзерлән, ул синен роль!
Йә, Ходай, шундый көннәр дә җитәрме икән?!
Ә нигә җитмәсен, Кутуй сүзен җилгә очыра торганнардан түгел. Аннан «Тапшырылмаган хатлар»ны Луиза яттан диярлек белә. Таныш, бик таныш һәм якын ана Галиянен саф, эчкерсез яратуы, көчле рухы. Ә дәвамын исә ул, Искәндәр белән фронтта очрашунын ничек буласын, ниләр сөйлисен Кутуйнын күзләреннән укып калырга өлгерде.
...Менә ул вәгъдә ителгән кич! Бүген Татар театры күгендә Луиза ин якты йолдыз булып балкыячак. Хәтта анын күпмедер вакытлар «сүнеп» торуын да абайламыйча үтәрләр. Алай гынамы сон, ул бүген парлы йолдыз булып яначак. Залда анын Туфаны — күнел кояшы, гөле — Гөлгенәсе. Һәм Кутуй, анын гомер дәрьясынын, язмышынын ак җилкәне. Рәхмәтнен ин олысы Ана. Әмма бүген һәммәсе Луизага мөкиббән, анын Галиясенә гашыйк. Бүгенге алкышларнын тине юк. Чөнки ул яшәүгә, мәхәббәткә, җинүгә, сабырларга мәдхия. Тамашачы күзендә яшь, а күнелендә артистка Луиза Салиәскаровага чиксез соклану...
Көннәрдән бер көнне анын ничә еллар буе җанын җылытып торган бу хыялы да чәлпәрәмә килә. Кутуй сугышнын сонгы сәгатьләрендә, Берлин юлында үпкәсенә суык тидереп, госпитальгә эләгә. Ә 1945 елнын 16 июлендә мәнгелеккә Польша җирендә ятып кала. Туфаннын да иреккә чыгу өметләре акланмый. Шагыйрь үзен сугышка җибәрүләрен сорап, югары органнарга мөрәҗәгать итеп караса да, анын теләген искә алучы табылмый. 1945 елнын август башында Туфан үзенен «эшен» янадан карауларын сорап, СССР Югары Судынын Хәрби коллегиясенә мөрәҗәгать итә. «Большевикларга хат» дип исемләнгән элеге хатта шагыйрь үзенен кемнәр аркасында гаделсез хөкемгә дучар ителүен, нинди михнәтләр күрүен тәфсилләп яза. Үзен хөкем иткән большевикларның чын большевиклар булуына шикләнүен яшерми. Ниһаять, аның «чын большевикларның» гадел сүзен ишетәсе килә. Туфанның төрмәдән СССР Верховный Советы Президиумына да мөрәҗәгать хаты шул ук көнне язылган:
Татарстан АССРның 5нче ИТКсында тоткынлыкта утыручы шагыйрь Хәсән
Туфаннан
СССР Верховный Советы Президиумына.
Хөкем карарында билгеләнгән вакытның калган өлешен ирекле үлем бәрабәренә аклау һәм кичерү турында үтенеч.
Мин 58нче статьяда күрсәтелгән пунктлар буенча, барсы бергә, атып үтерүгә хөкем ителгән идем.
Дансыз һәм хурлыклы үлемемне көтеп утырдым. Ниһаять, миңа чыгарылган хөкем карарын ун еллык төрмәгә алыштырдылар. Бернинди шелтәсез биш ел утырдым. Шушы вакыт эчендә алдынгы бригадир булып эшләдем һәм әле дә эшлим. Тоткыннарны нәтиҗәле, файдалы итеп эшләргә һәм шуның белән үзләренең гомерләрен дә, сәламәтлекләрен дә сакларга өйрәттем. Мин җитәкләгән бригада күп тапкырлар мактау яулады. Ләкин илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән халкыңнан читтә булудан да авыррак җәзаның булуы мөмкин түгел һәм ул юк та. Мине сугышка чаклы булган татар поэзиясенең иң яхшы шагыйрьләренең берсе итеп саныйлар иде. Минем иң якын шагыйрь дусларым Җәлилов, Кутуев, Кәримов һәм Мифтахов сугыш кырларында данлыклы үлем белән һәлак булдылар.
Татар халкының данлыклы уллары мине дә төрмәдә түгел, фронтта күрергә телиләр. Бердәнбер балам һәм артист булып эшләүче хатыным минем исән-сау килеш төрмәдән кайтуыма караганда, сугыш кырында яраланып-имгәнеп кайтуымны артыграк күрәләр.
Халкыбыз һәм партия алдында минем бер бөртек гаебем юк. Ләкин мин бер тапкыр да бу хакта язмадым, чөнки моның болай да билгеле икәнлеге суд даирәләренә ап-ачык дип уйладым. Бәлки сугыш вакытында минем «эшемне тикшерү белән шөгыльләнергә вакытлары юктыр, бәлки илгә шулай файдалырактыр» дип фикерләдем.
Бөек халыкның иң яхшы уллары! Сездән мине сугышның иң канкойгыч урынына җибәрүегезне, яки миңа үлемнән берничек тә котылып булмый торган эш кушуыгызны, гранаталарга уралып самурайларның сугышчан машинасы астына ташлану, йә булмаса торпедоның руль тотучысы булып дошман корабленең йөрәгенә барып бәрелеп шартлау, яки шуңа охшаш бүтән берәр максатка юнәлешле бурыч бирүегезне һәм шуның белән күпләрнең тормышын саклап калуны тапшыруыгызны сорыйм.
Сталин чорының мәңгелек дан казанган алдынгы кешеләре- большевиклары, үтенәм сездән: миңа, элеккеге партиясез шагыйрьгә, үземнең Ватаныма кабатланмас тугрылыгымны исбатлап күрсәтеп, сезнең кан туганыгыз булып тормыштан китү мөмкинлеген бирсәгез иде. Шагыйрь намусы белән ант итәм: сезгә биргән сүземне һичшиксез үтәрмен.
11 август, 1945 ел
(Х.Туфанның тормыш юлы турында «Киек каз юлы» дип исемләнгән романын язарга керешкән язучы Газиз Кашапов белән шагыйрьнең туганы Мөнҗия ханым Таһирова әлеге хатның күчермәсенә шагыйрьнең архивын барлаганда юлыгалар. Г.Кашаповнын «Үлем сорап язылган хат» дигән мәкаләсе 1989 елнын 5 октябрендә Саба район газетасында басылып чыга. Әлеге газетанын элеккеге редакторы, язучы Тәлгать Нәҗмиев тырышлыгы белән бу хат «Татарстан яшьләре» газетасынын 2010 елнын 23 декабрь санында дөнья күрде.)
Төрмәдән зур кыенлыклар белән чыгарылган Туфан хатлары Луизага тапшырыла. Хатларын адресатларына ул җибәрергә тиеш. Үлем сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган иренен халәтен яхшы анлый ул: Туфан тагы упкын читендә. Мондый үзәк өзгеч хат язганы юк иде әле анын. Әйе, бар ышаныч шагыйрьнен җан ачысы белән язган хатларында! Кузгатсалар, тун йөрәкләрне алар гына кузгатыр.
Гаҗәп хәл: шагыйрьнен бу хатлары да игътибарсыз калдырыла. 1947 елнын
декабрендә Туфанны Зөя (Свияжск) төрмәсеннән Мордовиядәге Потьма лагерена күчерәләр. Нинди рәхимле бәндәсе табылгандыр, Казан аша узганда, Туфанга берничә минутка гына конвой белән өенә кереп чыгарга рөхсәт итәләр. Өйдә Гөлгенә генә. Луизанын кичен спектакле. Унбер яшьлек Гөлгенә әтисен кочагыннан җибәрми тора. Ләкин вакыт дигәнен бик санаулы шул. Сакчы Туфанны ашыктыра. Кызчык әтисенен кулына мичтә яна пешеп чыккан ике бәрәнге тоттырырга гына өлгерә.
Спектакльдән кайткач, Луиза төн буе ачыргаланып елап чыга. Нигә бу чаклы аямый сон язмыш аларны? Нигә бу кадәр тилмертә? Ике генә сүз алышсалар да, бу тиклем әрнүле булмас иде бит аларнын тормышлары. Көтә бит ул үзенен «нарасый» Туфанын. Көтә!!
Мәнгелек сөргенгә хөкем ителгән шагыйрь дә аерым бер сиземләү белән сизенә: язмыш тарафыннан нинди генә киртәләр куелса да, алар бер-берсенен җан тирбәлешләрен яхшы тоялар. Бер вакыт кавышачакларына ышанып яшиләр. Сөргеннән Зөфәр абыйсына язган хатында Туфан бу хакта ачык итеп яза: «... Син, абый, вакытлыча, булса да өйләнсән ничек булыр, дисен. Яшәү, билгеле, матди яктан җинел, яхшы булыр иде, мәгънәви яктан авыр. Нигә дисенме? Биредә өйләнү йортка керү дигән сүз. Минем язмыштагы иптәшләрнен байтагы шулай иттеләр — толларга йортка керделәр һәм яхшы тора башладылар: сыер бар, терлек бар, кош-корт бар. Мина да шулай итәргә мөмкин иде. Ләкин Лу анда мине көтеп торганда, бу эш килешми иде.» (Х.Туфан. Әсәрләр. 5том. 223 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2009-2010 ел.)
Туфансыз еллар бер-бер артлы уза тора. Гөлгенә дә үсеп-җитеп килә. Йөзгә дә, холкы белән дә ул күбрәк әтисенә ошаган кебек. Елмаюы гына Луизанын яшь чагын хәтерләтә. Әнисенен бертуктаусыз борчу-хәсрәтләрен, күз яшьләрен күреп үскән Гөлгенә ана карата аеруча игътибарлы, шәфкатьле. Уку ягыннан да сынатмый. Көндәлеге тулы «бишле»ләр. Унсигезе тулгач, Себергә әтисе янына бару хыялы белән яши Гөлгенә. Янәшәсендә кызы булмаса, Луизага тагы да авыррак булган булыр иде . Театр белән Гөлгенә анын ике канаты — ике таянычы . Ярата Луиза театрны! Шушы могҗизалы дөньядан башка үз тормышын күз алдына да китерә алмый. Анын кебек судлаша-судлаша сәхнәдә үз урынын яулаган тагын берәр артистка бармы икән татар театры тарихында?
Сонгы елларда ул эшләгән данлыклы коллектив сизелерлек үзгәрешләр кичерә. 1949 елда театрга Мәскәүдән театр институтын тәмамлап, яшь талант ияләре кайта. Яшьлек авазларына күмелгән театр иркен сулыш алып җибәрә. Хурлыклы шәхес культы еллары, сугыш афәте калдырган авыр яралар төзәлә башлагандай була. Луизага да бәхет елмайгандай итә. Шул елны ана Н.Гогольнен «Ревизор»ында Пошлепкина ролен бирәләр. Партнёрлары — Осип — Гали Надрюков, Хлестаков — Габдулла Шамуков. Нинди көчле ансамбль!
Гамир Насрыйнын «Кадерле минутлар»ында Гыйлемҗиһан образы да — Луиза Салиәскарованын сәхнәдәге зур унышы.
1967 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Г.Камал исемендәге театр» альбомында Луиза Салиәскарова актив уйнаучы күренекле артистлар рәтендә күрсәтелә. Озаклап артистканың альбомдагы сурәтенә карыйм. Шул ук мөлаем йөз, шул ук куе кыска чәч. Ләкин йөздә һәлакәт, ниндидер хасталык билгесе...
Альбом битләрен ачкан саен таныш йөзләр, таныш исемнәр: Ф.Ильская, Х .Әбҗәлилов, Г.Шамуков, Г.Камская, Г.Булатова, Г .Ибраһимова, Г.Нигъмәтуллина, Г.Кайбицкая, Р.Җиһаншина,.. Вакытында кызыксынган булсам, аларнын һәркайсы Луиза Салиәскарова турында ничаклы истәлекләр сөйләр иде. (Ярый әле бервакыт хастаханәдә бергә туры килеп, Галия апа Нигъмәтуллина һәм Галия апа Кайбицкаялардан сораштыру мөмкинлеге туган иде.) Ни үкенеч, бүген Луиза Салиәскарованы якыннан белүче артистлар берничәү генә. СССРнын һәм Татарстаннын халык артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүлеге лауреаты Шәүкәт ага Биктимеров, Россиянен атказанган, Татарстаннын халык артисткасы Рауза ханым Хәйретдинова икесе дә бер авыздан Луиза Салиәскарованы «остазыбыз» дип искә алдылар. Эш шунда ки, 1945 елда Луиза Салиәскарованы үзе укып чыккан театр училищесына сәхнә телен укытырга чакыралар.
— Каян килеп чыктыгыз әле сез? — дип каршылады мине Шәүкәт ага Биктимеров. Безнен очрашу хастаханәдә уза. Артистның катлаулы операция уздырган чагы.
— Луиза апа турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер, — ди ул җанлана төшеп.
— 1945 елнын көзендә без, авылдан килгән бер төркем яшьләр, имтиханнар тотып театр училищесында укый башладык. Укытучыларыбыз — курс җитәкчеләре — Ширияздан Сарымсаков, Кәшифә Тумашева, Сәет Булатов, Луиза Салиәскарова, Латыйф Җәләй, Гай Таһиров, Хатыйп Госманнар безгә иҗат әлифбасын ача башладылар. Без ишетеп тә белмәгән «сәхнә теле» дигән предметны Луиза апа алып бара. Анын белән янәшә торып эшләүче икенче укытучыбыз — Фёдор Фёдорович Витт. Үзенен тенор тавышы белән хәтта «Казан утлары »на - 90 Италиянен Милан театрын шаккатырган опера җырчысы. Ул ничек Казанга килеп эләккәндер, монысы икенче мәсьәлә. Гаҗәеп нечкә җанлы кеше иде ул. Чын гыйлем иясе. Дәрес чиратлаштырып әле рус телендә, әле татарча бара. Луиза апа сөйләгәндә Фёдор Фёдоровичнын музыка тынлагандай, мөкиббән китеп тынлавы, ана бер илаһи затка карагандай каравы, дәрес тәмамланганда анын кулларыннан үбеп куюы безнен өчен күрелмәгән хәл иде. Әле кичә генә авылдан килгән егет кисәкләре, без дә Луиза апага карата соклануыбызны яшерә алмыйбыз. Анын күкрәк тавышы чыгарган һәр авазны, һәр сүзне отып алырга тырышабыз. Луиза апа гадәттән тыш пөхтә киенеп йөри иде. Ана ни кисә дә килешә. Тик нигәдер минем күз алдыма ул ак свитерыннан килеп баса. Ак свитер анын төз, матур гәүдәсен тагын да күркәмрәк күрсәтә иде кебек. Ә нәфис муены, әйтерсен, горур холкын йөртер өчен генә утыртылган диярсен. Горур кеше иде Луиза апа. Бер дә сер бирми иде. Без анын башыннан кичкән фаҗигале хәлләр турында сонрак ишеттек. Дорогие друзья!
От всей души поздравляю редакци-онный коллектив, авторов и читателей главного татарского литературного журнала «Казан утлары» с 90-летием! Какие только вихри не пронеслись над страной с далекого 1922 года, а журнал живет и радует любителей литературы все новыми и новыми романами, повестями, поэмами, стихотворениями, публи-цистикой... Я хорошо знаю современных авторов издания Туфана Миннуллина, Разиля Валеева, Ахата Мушинского, Гарая Рахима, Зиннура Мансурова, Ркаиля Зайдуллу, Газинура Муратова, Лябиба
Лерона... прежде всего потому, что все мы являемся членами Международного ПЕН-клуба и исколесили за годы совместной работы полмира. Не раз бывал я и в Казани. Литературная жизнь в городе кипит, «Огни Казани» всё так же ярки и прекрасны. Желаю Равилю Файзуллину и его команде не снижать энергомощностей светоносного литературного издания!
Андрей БИТОВ, Президент Русского ПЕН-центра, Вице-президент Международного
ПЕН-клуба. Училищены тәмамлап, Академия театрында яна эшли башлаган чак. Без, бер төркем театр артистлары, автобуска төялеп, Зеленодольскига спектакль күрсәтергә киттек. Луиза апа да безнен белән. Нигәдер спектакльнен исеме хәтердә калмаган.
Зеленодолга килеп җитүгә, бергәләп су коенырга дип, Иделгә төшеп киттек. Кызынып ятканда ниндидер бәхәс чыгып, театрнын исемле, кадер-хөрмәттә генә йөрүче бер артисты Луиза апага: «Кем булуынны оныттынмыни? «Халык дошманы» бит син. Урынынны бел!» — дип җикеренергә тотынды. Луиза апа ашыкмый гына урыныннан торып, башын горур тотарга тырышып, каршы бер сүз әйтмичә безнен яннан китеп барды. Бу хәлдән сон беребездә дә кызыну теләге калмады. Без дә дәррәү кубып, Луиза апага иярдек. Халык артисты комда берүзе утырып калды. Бу вакыйга минем йөрәгемдә тирән җәрәхәт салып калдырды. Миллионнарча кеше «халык дошманы» дигән гаделсез, хурлыклы исемне йөрткәндә, «халык артисты» исемен йөртү дә зур сөенеч китермәгәндер дип уйлыйм.
Луиза апа безнен һәркайсыбызга карата игътибарлы була белде. Хәтерлим: Татарнын зур сәхнәсендә уйнаган беренче ролем белән котлаучылар арасында ул да бар иде. Мондый мизгелләр хәтердән җуеламени? Сабакташларым Айрат Арсланов һәм Рәмзия Даутова белән (минем булачак хәләл җефетем) Луиза апа озаграк шөгыльләнә кебек тоела иде мина. Бәлки мина гына шулай тоелгандыр.
Луиза апа белән сонгы тапкыр очрашуым театрда булды. Кызы белән килгән иде. Бик авырлык белән икенче катка күтәрелеп, озак кына тамаша залында утырып чыкты. Театр белән саубуллашуы булды, күрәсен.
— Сезненчә Луиза Салиәскарова сәхнәдә нинди рольләрне уйный алмыйча китте? — дип, мин Шәүкәт агага сонгы соравымны бирәм.
— Леди Макбет. Ул тулысы белән мона әзер иде. А.Чеховнын «Чайка»сында — Аркадина, Н.Исәнбәтнен Зифасы, М.Әмирнен Фатыймасы, Минлекамалы.
Әнгәмә тәмам. Шәүкәт ага әле һаман үзенен хатирәләре тәэсирендә:
— Нинди гүзәл затны югалттык, — дип куйды ул үзенен тагын бер кат соклануын белдереп.
Рауза ханым Хәйретдинова белән очрашу да күнелдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Ул да театр училищесында Луиза Салиәскаровадан дәресләр алган.
— Ул шулкадәр матур итеп, эмоциональ күтәренкелек белән сөйли белә иде, без авызыбызны ачып, сәгатьләр буе аны тынларга әзер идек, — ди Рауза ханым. Минем: «Ә шулай да нинди артистка иде Луиза Салиәскарова? — дигән соравыма каршы ул:
— Чын артистка! Театрны сөеп туя алмаган асыл зат иде, — дип җавап бирде. — Үтә бер зәвык белән киенүе истә калган. Үз-үзен тотышы, йөреше, сөйләшү манераларыннан зыялылык бөркелеп тора. Мина ул аеруча игътибарлы иде. Үзе кебек ятим үскәнгәме, әллә башка берәр сәбәбе булгандырмы? Әйтә алмыйм. Луиза апа да минем үзенә сокланып каравымны сизә иде бугай. Бәйрәмнәрдә ул безнен кебек ачлы-туклы яшәүче студентларны Старая урамындагы фатирына чакырып, пәрәмәчләр белән сыйлап кайтара. Анын ялгыш кына да язмышыннан зарланганын ишеткәнем булмады. Гастрольләргә чыкканда фатирга без бергә керә торган идек. Шунда сүз иярә сүз чыгып, сөйләсә ярамыймени. Юк, зарлану ана хас сыйфат түгел. Кайчакларда мине анын белән бер спектакльдә уйнау читенсендерә иде. Яраткан укытучыбыз вак-төяк эпизодларда уйнап йөргәндә, мин һәр спектакльдә диярлек — героиня. Ә бит ул талантлы актриса иде. Трагик рольләрне ничек оста башкарган булыр иде ул!
Хәтерем ялгышмаса, 1954 елнын мае иде бугай. Яна куелышта Мирхәйдәр Фәйзинен «Галиябану» спектакленен премьерасына әзерләнәбез. Грим бүлмәсендә кием алыштырып ятканда, ирексездән, Луиза апанын зәнгәрләнеп шешкән күкрәкләренә күзем төште. Минем куркып калуымны күргәч, ул тыныч кына: — «Миндә рак авыруы барлыгын ишетмәденмени әле син, Рауза?» — диде. Ни әйтергә дә белми тордым. Күзләремә яшь тулды. «Галиябану»да анын сонгы тапкыр сәхнәгә чыгуы булган икән. Бер ел үткәч, җир җиләкләре өлгереп килгәндә без аны җирләдек, — дип тәмамлый сүзен Рауза ханым. Икебезгә дә бик монсу булып китә.
— Сталиннын үлеменнән сон ул ниндидер бер җинеләю кичергәндәй йөргән иде. Кавышуларга өметләнгәндер инде, — дип өсти Рауза ханым.
Кавышулар насыйп булмый. 1955 елнын июнь аенда унтугыз яшьлек кызын япа-ялгыз калдырып, Луиза дөнья белән хушлаша. Үзенен киләчәктә риваятькә әйләнәчәк шәхес, үлемсез зат булачагын ул, әлбәттә, сизми- белми китә. Үләр алдыннан Луиза ниндидер ак пароход белән саташа. Җан биргәндә кызы Гөлгенәгә «мине ак пароходка утырталар» дип сөйләнә. Ак пароходнын Туфан белән Луизанын саф мәхәббәтләре шаһиты икәнен Гөлгенә кайлардан белсен? (Гөлгенә ханым Туфан 1990 елнын декабрендә шагыйрьнен 90 еллык бәйрәменә кайткач, әнисенен сонгы сәгатьләре хакында Иске Кармәт авылы кешеләренә сөйләгән иде).
Ак пароход белән башланып киткән хыяллар тулы бу олы мәхәббәт әнә шулай фаҗигале төстә тәмамлана. Тик бу очракта «тәмамлана» дию дөрес булырмы икән? Туфан өчен әле Луиза исән! Себернен ерак, карангы бер почмагында сөргендә яшәп ятучы шагыйрьгә Луизанын үлеме турындагы хәбәр ярты елдан сон гына барып ирешә. (Х.Туфан 1950 елнын ноябрендә Новосибирск өлкәсенен Устарка районы, Покровка авылына мәнгелек сөргенгә җибәрелә.) Мондый аяусыз хәбәрдән шагыйрь өнсез кала. Кавышу- күрешүләр көтеп яшәүче җанга тагын әрнү, тагын җәрәхәт. Төрмәләрдә ерткычларча кыйналган чакларында да аяк өстендә кала алган Туфан, бу юлы түзә алмый, урын өстенә ава. Болай булырга тиеш түгел иде ләбаса?! Луизаны
югалтуын ул әле төшенер хәлдә түгел. Анын җанында чын давылга хас йөрәк давылы, йөрәк ярсуы. «...Зилзиләнен һәм давылнын ин көчлесе 9 балл, миндә дә хәзер бу сонгы айларда, нәкъ шул дәрәҗәдәге хәл», — дип яза шагыйрь үзенен кайгысын уртаклашучы Зөфәр абыйсына. (Х. Туфан. Әсәрләр. 5 том. 229 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2009-2010 ел.)
Шагыйрь җанында «шигъри шартлау» буласы көн кебек ачык. Мәхәббәтне давылга тин йөрәк ярсуы, назы һәм бөек гүзәллеге итеп тойган Туфан әле монарчы күрелмәгән бөек халәткә ирешә. Бу хис аны дөньякүләм мәхәббәт җырчылары — Данте, Петрарка дәрәҗәсенә күтәрә.
...«Кайт» дип хатлар килделәр...
Юллар озын иделәр,
Кайттым.
— Бусы алкалары,
Бусы кабере... — диделәр.
Әгәр тагын килсәләр,
Сау дип хәбәр бирсәләр, Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул дисәләр...
«Кайсыгызның кулы җылы?», 1956
Сүс кебек теткәләнгән, тынычлыгын жуйган, ниндидер күзәнәкләре белән үзен гаепле итеп сизгән шагыйрь бу чорда тоташ бер цикл — күкрәүле, әрнү тулы шигырьләр иҗат итә. «Ромашкалар» (1956), «Тамчылар ни диләр» (1957), «Җилләр исә» (1957), «Иртәләрем-кичләрем» (1957). Бу шигырьләрдә Луизанын рухи бөеклеге алдында баш ию, җан бәргәләнү, үкенү-өзгәләнү хисләре, гомерлек риваятькә әйләнерлек мәхәббәт трагедиясе.
...Баш иям дә рәсмең каршында мин,
Күзләреңә багам тилмереп,
Яшьле күзен Мадоннага текәп Сүзсез калган Рафаэль кебек...
Тибрәлешеп куя
Уйчан гөлләр
Бер-беренә хәбәр биргәндәй:
«Кеше булсак әгәр,
Без дә шулай
Сыкрар идек, бәлки», — дигәндәй...
«Тамчылар ни диләр», 1957
Шагыйрьнен гасырлар буе елап укый торган шаһ әсәре. Никадәр мон, сагыш, кайгы, күз яшьләре әлеге юлларда! Дөньяны җылытырга, омтылу хисләре. Луиза образы биредә бөек, фидаи хатын-кызлар рәтенә куела. Туфаннын шагыйрьлек язмышында төп рольне уйнаган Луиза Салиәскарова, һичшиксез, мона лаек. Шагыйрьнен тормышын җаны белән дә, каны белән дә саклап калган Луиза бит ул! Анын образы безнен күз алдында йөрәк өзгеч чынбарлык белән, күп елларга эталон, идеал рәвешендә калка. Бу зур драматик мәхәббәтне шигърият сәхнәсенә заман үзе алып чыкты. Хатын-кызнын изге йөрәгенә меннәр сәҗдә кылды, үлемсез мәхәббәт җырлары туды:
Синсез үтә, тиңсез үтә
Иртәләрем-кичләрем...
Аена түзәм, елына түзәм, Мәңгесенә — нишләрмен?!
«Иртәләрем-кичләрем», 1957
Бик күпләрнен күнелендә якты мон булып калган бу җырны кат-кат янгыратасы, галәмгә ишеттерәсе, шагыйрьгә ияреп, еллар аша җан авазы саласы килә: — Лу-и-за-а-а.., Лу-и-за-а-а...