Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» УЛ...

ЖУРНАЛЫБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР
Фатих Хөсни,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге
’ Дәүләт премиясе лауреаты:
—Аңа тикле «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында вак-төяк «көйле иманнар» бастырып, чак-чак кына кыюлык җыйгач, 1927 елда, нинаять, «Безнең юл» журналының ишеген шакып карарга җөрьәт иттем. Алып барган өч-дүрт шигырьдән берсен журналның ул чактагы редакторы
Гомәр Гали, иптәшләре белән сөйләшкәннән соң, бер шарт белән басарга булганлыгын әйтте. Ләкин куйган шарты бераз аптыраткыч иде. Мин шигыремнең астына «Мөхәммәтфатих Хөснетдинов» дип имза куйган идем, Гомәр Галигә бу ошамаган. «Только имзаңны бик озын куйгансың, моның башыннан алып азагына барып чыкканчы утырып ял итеп алырга кирәк. Әгәр үзең риза булсаң, без аны болай итәбез. Башындагы « Мөхәммәт»не кыеп атабыз, койрыгыңдагы «ое» белән шулай ук бәхилләшергә туры килер, каласың «Фатих Хөсни» булып...» Бары тик бассыннар гына, мин бөтенесенә риза идем. Уенмыни, мин «Безнең юл» га аяк басам бит. Хәерле сәгатьтә, дөньяга алып чыксын мине «Безнең юл»!
Һәм горурлык хисе белән шуны әйтә алам: алып чыкты ул мине. Һәрвакыт нәм бөтен әйберләрем өчен гел башымнан гына сыйпап торды дип әйтә алмыйм, башыма сугулар да, алып барган язмаларны кочаклатып, кире борып җибәргән чаклары да, әлбәттә, булды. Ләкин бу яратып, үз кешеләрең тарафыннан борылу, яхшыракны күрергә теләп, минем яхшыракка да көчем җитәрлек булуына ышанып, кире бору булды...
«Безнең юл», «Атака», «Совет әдәбияты» нәм нинаять, «Казан утлары» — образлап әйткәндә, болар бөтенесе безнең юл, безнең ышанычлы юл, хәтта юл гына да түгел, безне үстергән «яшел бишегебез» булды. Бу журналда басылу, анда үзеңнең имзаңны күрү, дөресен әйткәндә, безнең барыбыз өчен дә, олыларыбыз өчен дә, кечеләребез өчен бигрәк тә бәйрәм иде. Элек тә шулай булды, хәзер дә шулайдыр дип уйларга кирәк. Җыеп кына әйткәндә, безнең әдәбиятыбызның күзгә күренердәй барлык әсәрләре дә иң элек журналда беренче чыныгу алды бит...
Әсәрләремне бастыру белән бергә, төрле елларда нәм төрле срокларда мин үзем дә журнал редакциясендә гади әдәби сотрудник булып, кулымнан килгәнчә, журналны чыгарышуда өлешемне керттем. Гази Кашшаф, Газиз Иделле, Ибраним Гази, Кави Нәҗми, тагын бер мәртәбә Гази Кашшаф, Габдулла Гомәр, Гариф Ахунов, Зәки Нури, минем редакторларым буларак, болар белән күп вакыт якынтын очрашып, алардан киңәш сүзләре ишетеп, шундый яхшы иптәшләрем булганлыгы өчен куанып яшәдем. Мине теге яки бу дәрәҗәдә иҗатка очындыруда аларның да өлеше, әлбәттә, бар. Кыскасы, барысы өчен дә, барысы өчен дә бөтенесенә рәхмәт, дөньяга рәхмәт, мине шундый кызыклы мәйданга китергәнлеге өчен язмышыма да рәхмәт әйтмичә кала алмыйм.
1982


Гариф Ахунов,
, Татарстанның Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты:
—«Казан утлары» журналыредакциясендәун ел буе эшләдем. Әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире, җаваплы секретарь, баш редактор. Шулай булгачыннан, «Казан утлары»ның минем тормышыма йогынтысын сүз белән әйтмәсәң дә аңлашыла торгандыр.
«Казан утлары»ңда Кави Нәжми, Афзал Шамов, Тажи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур, Хәсән Туфан, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Сибгат
Хәким кебек өлкән буын язучылар белән таныша алу бәхетенә ирештем. Шушы журналда эшләгәндәГомәр Бәшировның «Намус»романын аркылыга-буйга өйрәнеп, Галимҗан Ибранимов иҗатына барып тоташтым.
Журналның редакторы Гази Кашшаф мине колагымнан тартып диярлек әдәбиятка алып керде, көне-төне, арып хәлдән тайганчы эшләтте, авыр кара эштән курыкмаска өйрәтте. Проза жанрында эшләүне дә ул миңа көчләп диярлек такты, юкса минем йә тәнкыйтьче, йә шагыйрь булып китәргә ниятем бик зур иде. Гази абый — минем әтием урынындагы кеше, олы остазым — безнең буынга, әдәбиятка сугыштан соң килгән яшьләргә якты күз белән карап, ярдәм кулын сузып торды, безне гел кайгыртып яшәде. Муса Җәлилне — шагыйрьне нәм геройны яратырга, олыларга, күп милләтле совет әдәбиятының горурлыгы, йөз аклыгы итеп танырга иң башлап ул өйрәтте.
Журналда эшләгәндә, татар әдәбиятының үсеш тенденцияләрен, тугандаш әдәбиятлар гаиләсендә тоткан зур урынын күрдем, барлык жанрларны укып, күзәтеп барырга гадәтләндем, шул гадәтем бүген дә саклана.
Нинаять, «Совет әдәбияты» ’— «Казанутлары» журналында эшләгән дәвердә татар әдәбиятына кем чынлап, күңелен биреп, намус белән хезмәт итә, кем әдәбиятны кәсеп итеп кенә карый, кем аңардан үзенең шәхси мәнфәгатьләренә азык кына эзли, — шуларны аерырга, шуларның икесенә ике төрле мөнәсәбәттә булырга өйрәндем...
Гомумән дә минем язучылар арасына килеп эләгүем, язучы булып китүем әдәби журналыбыз белән бәйле. «Казанутлары »на гомерем буе рәхмәтлемен.
1982