Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» УЛ...


ЖУРНАЛЫБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР
Хәсән Туфан,
(ДМ Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:
— Утызынчы еллар уртасында журналның редколлегиясендә Галимҗан Нигъмәтиләр, Гомәр Галиләр белән Кәрим Тинчурин нәм Шәриф Камал абыйлар, Гомәр Толымбайскийлар белән бергә эшләгән идем, бергә яшәгән идем...
«Казанутлары» Татарстан шагыйрьләре нәм язучылары өчен үзенә бер мәктәп булып тора. Бу журнал менә инде ничә дистә ел татар әдәбияты үсүенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертеп килә.
Дәвам итә безнең нурлы юл, Анда шигъри шоңкарлар калка. Зур нәм көчле дәртле халыкның Әдип халык, шагыйрь халыкның Чын баласы, үз баласы булганнар калка, Дәвам итә безнең нурлы юл, дәвам итә.
1972
Сибгат Хәким,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге, Россиянең М.Горький исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты:
—Моннан соң да әдәбиятка яшь талантлар килер, моннан соң да әдәбиятыбызның көзгесе булган «Казан утлары»нда аларның әсәрләре басыла торыр. Безгә хәтле булган буын — зур буын, аның борынгыдан килгән зур традициясе бар. Шушы традицияне, зур традицияне яшьләр киләчәккә алып барсын, югалтмасын иде. «Казан утлары» аларга олы мәйдан...
1982
Наҗар Нәҗми,
СДД Башкортстанның халык шагыйре:
— «Казан утлары» журналы «Идел» чыкканга кадәр татарча язылган матур әдәбиятны чагылдырган, аның яңалыкларын күрсәткән, бик тапталган сүз белән әйткәндә, аның бердәнбер көзгесе иде. Бездән, Башкортстаннан торып караганда, аны татар әдәбиятының илчесе, дип тә атарга мөмкин. «Казан утлары»н Башкортстанда укучылар саны (заманында рәсми тыюлар аркасында журналны алдыручылар саны бик нык кимегән булса да) хәзер ел саен арта бара...
Миңа килгәндә, «Казанутлары» журналын, «Агыйдел» журналы шикелле үк, туган журналым итеп тоям... «Казанутлары»нда кайчан басыла башлаганымны хәтерләмим, әмма мәрхүм, зур шагыйрь Нури Арсланның (ул вакытта журналның шигърият бүлеген алып бара иде) «Татар теле» шигырен соратып алганлыгы истән чыкмый...
«Казан утлары» журналы «Казан» дип кенә, утсыз гына аталган хәлдә дә аның уты, җылысы, яктылыгы ерак-еракларга барып җитәр иде. «Казан утлары» чын-чыннан милли ут, милли анәң, милли горурлык!
1992
җ' Әсгать Мохтар,
С<=~> Үзбәкстанның халык язучысы.
Дөнья ничәгә бүленсә дә, замана җилләре белән төрле илләргә таралган татар балаларының рухы шушы изге утларга карап талпына. Без шул утларның еракларга барып җиткән бер генә нуры була алсак икән дигән өмет белән яшибез. Безнең рухиятебез шул утларда берләшеп, зур көчкә әйләнә. Тагын да яктырак янсын утлар - «Казан утлары»! Туфан Миңнуллин,
Татарстанның халык язучысы.
«Казан утлары»н мин 1963 елдан алдырып укып барам. Димәк, киләсе елда - юбилей. Татар әдәбиятының тарихын төп журналыбызны анализлап та өйрәнеп була. Аның турында төрле фикерләр булуы мөмкин. Тәнкыйтьләүчеләр дә табылып тора. Без бит мазохизм чире белән чирләп, үзебезне, шул исәптән әдәбиятыбызны да түбәнсетергә күнегеп барабыз. Теләсә ни әйтсеннәр, безнең әдәбиятыбыз (димәк, журналыбыз да) беркемнекеннән дә ким-хур түгел. Без сәламәт рухлы халык. Безнең дөньяга үз карашыбыз бар. Бүтәннәр белән чагыштырып, без артта калабыз дип мескенләнмик. Язып карасыннар әле Хәсән Туфан, Мөдәррис Әгъләмов кебек «Казан утлары»нда дөнья күргән шигырьләрне сайлабрак җыеп, китап итеп бастырсаң, ул бөтендөнья мәйданына чыгып бил алышырлык. Мөхәммәт Мәьдиев, Аяз Гыйләҗев, Марсель Галиев прозасы кайсы халыкның эпик әдәбиятыннан ким?
Котлы булсын юбилеең, кадерле «Казан утлары»! Син тормышның үзе кебек гади ҺӘМ катлаулы. Киләчәктә Сине һәрвакыттагыча җиңел язмыш көтми. Сер бирмә.
Хөрмәтле татар зыялылары, саклыйк журналыбызны, безне сөймәүчеләрне сөендермик.
2012