Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары »на - 90

Газиз журналыбыз «Казанутлары»ның туксан ел даими рәвештә нәшер ителүе үзе үк нәни бер могҗизага тиң. Аның «Безнең юл» исемендә «гаять авыр шартларда» барлыкка килүе, атамасын берничә тапкыр алмаштырса да, асылына тугры калуы — татар әдәбиятының бөеклеге, әдипләрнең сынмас рухы турында сөйли. Әлбәттә, журналның тамырлары тирәнрәк — чишмә башын «Уклар», «Шура», «Ялт-йолт», «Аң» кебек басмаларга да тоташтырып булыр иде. Әдәбиятның үсешен журналлардан башка күз алдына китерүе кыен. Узган гасырның утызынчы еллар башында Язучылар берлеге оешканга кадәр каләм ияләренең аерым төркемнәре төрле журналлар тирәсендә тупланган. Егерменче гасыр башында татар әдәбия-тының гаять зур үсеш кичерүен шушы хәл белән дә аңлатып була. Октябрь инкый-лабыннан соң төрле басмалар күп нәшер ителсә дә, төп бер дәрәҗәле журнал бул-дыру ихтыяҗы туа. Әлбәттә, без аны га-мәлгә куючыларны онытырга тиеш түгел. Инде идеология кибәге тарих җилләрендә коелып калды, вакыт галиҗәнапләренең сынавын узган әсәрләр безнең көннәргә килеп җитте, алар татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил итә. һәм күрәбез ки, бу әсәрләрнең барысы да диярлек безнең төп журналыбызда дөнья күргән, аның аша укучыларга барып ирешкән. Туксан ел дәва-мында журналда дистәләгән язучы, журна-лист көч куйган. Галимҗан Ибраһимовтан
башлап аларның барысының да исеме безгә билгеле. Бүген әлеге фидакарьләрнең эшен дәвам итү — кыен да, һәм шул ук вакытта дәрәҗәле дә эш. «Казан утлары»ның хезмәткәрләре хәзер дә укучыга татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен генә тәкъдим итәргә омтыла.
Тарихка күз салсак, татар әдәбияты өчен дә һәм аның төп журналы өчен дә җиңел заманнар булмаган. Әдәбиятыбыз-ның һәм журналыбызның тарихы тоташ көрәштән тора. Бүген, әдәбиятның кимәле шактый төшкән һәм укучылар саны да бик нык кимегән чорда, журналның әдәби яктан югары сыйфатын саклап калу өчен зур хезмәт, һәм, әлбәттә, талант кирәк. Бу юлда барлык язучыларның көчен бергә туплау зарур. Менә шул эшне бүгенгә кадәр «Казан утлары» журналы, димәк, аның хезмәткәрләре, хадимнәре башкарып килә.
Борынгы бабаларыбыз телгә килсә, «Тау сезгә!» — дип рәхмәт әйтер иде.
Авыр сугыш елларында да сүнеп калмаган журналыбызның киләчәге хакына без бердәм булырга тиеш. Язу өслүбебез, дөньяга карашыбыз төрле булса да, һәммәбезнең мәсләге бер: татар әдәбиятын киләчәк буыннарга исән килеш тапшыру! «Безнең юл» һичкай- чан өзелмәсен, «Казан утлары»ның нуры беркайчан да сүрелмәсен.
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе