Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯТЛӘР


Нәселеңә корт керсә...
Якташым Нәҗибулла абый төбәгебезнең алтын куллы кешесе иде. Гомер буе кешеләргә йорт салышты, тәрәзә рамнары, ишекләр ясашты. Ул чорда балта тотучылар күп булса да, анын кебек төгәлрәк эш коралы тотучылар сирәк иде.
Нәҗип абый үз йортын гомеренен икенче яртысына чыккач кына яңартырга алынды. Бар күнелен биреп, үз гомеренә генә түгел, уллары- оныкларыныкына да җитәрлек итеп төзергә тырышты. Әмма яна йортка күчеп күпме генә гомер узгандыр, йорт бүрәнәсеннән агач оны коела башлады. Бер бүрәнәгә агач корты оя салган булган икән. Ике-өч ел эчендә агач корты башка бүрәнәләргә дә күчеп, бар йортка таралды. Йорт хуҗалары исә йортны коткарып калу өчен ни генә эшләмәделәр: агулап та, буяп та, майлап та карадылар, тик файдасы гына булмады.
Нәҗип абый гомер көзенен сонгы өлешенә кергәндә, йортны кабат сүтеп, өр-янадан салырга мәҗбүр булды. Тырышты, тырмашты һәм кабат йорт җиткерде. Дөрес, бу мәшәкатьләр хуҗанын үзен фани дөньядан вакытсызрак алып китте. Шуна да карамастан, бу йортта бүген анын уллары-оныклары матур гомер кичереп, нәселен дәвам итә.
Ә менә алар каршындагы гасырлар кичәрлек таш йорт күпме гомер инде буш тора. Анын хуҗасынын улы, киленне чит кавемнән алып, үзе дә шул якка авышты.
Йорт-җирне кабат торгызып, байлык-малны да табып, җыеп була ул. Ә менә нәселенә корт керсә...
Төштән соң киләчәк акыл
Күршеләрдә чираттагы бәйрәм. Рухи күтәренкелек иртәдән үк сизелә. Күршем минем җир җимертеп эшләп йөрүемә гаҗәпсенә. Шул сәбәпле, уенын-чынын бергә кушып, ризасызлык та күрсәтә.
— Кара әле, нигә сез безне хөрмәт итмисез? Без сезнен бар бәйрәмнәрегездә дә ашап-эчеп, күнел ачып, ял итмичә калмыйбыз. Ә сез безнекен бар дип тә белмисез. Нигә шундый сез?!
— Син мина үпкәли алмыйсын, күрше,— дим, башымны күтәрмичә генә.— Үзен беләсен бит, сезнен бәйрәмдә генә түгел, үземнекендә дә эчмим мин. Гомумән, аракы эчү сезнен өчен дә, безнен өчен зур гөнаһ ул.
Хатыны сөйләшүебезне тынлап тора икән. Ул да сүзгә кушылып, минем тарафка баса.
— Хәзерге акылым булса, мин дә эчмәүче татарга чыгар идем,— ди.
Ире кызганнан кыза:
— Әнә, кызынны бир, алар шундый яхшы булса. Яулык ябып, өендә иренә генә карап ятар, — ди.
— Нигә, начармыни, урамда ыштансыз йөргәнче яулык ябып йөрер, ни ояты бар анын..., — диде дә китте, китте хатын татарча яшәүнен яхшы якларын санап... Татар тормышынын үзем белмәгән унайлыклары турында да ишеттем хәтта. Халкым өчен тагын да горурланып куйдым.
Янәшәдә басып торган кызлары актан-карадан берни дәшмичә тынлап торды да, акрын гына өйләренә кереп китте.
Мин дә, күршеләрнен гаугалы сүзләреннән качып, читкәрәк тайпылдым. Әмма күпме генә эш белән онытылырга теләсәм дә, башта туган уйлардан качып булмады. Кызык бу тормыш. Татар яшьләре күршеләребезнен күнел ачуга корылган тормышына кызыкса, шул тормышта яшәп, гомер уртасына җиткән марҗаларга татарнын аек, тыныч яшәеше тансык икән бит.
Күрмәгәннен күрәсе, күргәненен качасы килүе шулдыр инде...
Юллар чатында
Кремль урамы буйлап, прокуратура бинасын узып барам. Шулчак бер әби култыклап алды да:
— Улым, син татар баласымы? — ди.
— Әйе, минәйтәм.
— И-и-и, балам, зинһар, юл аша гына чыгарып куй әле. Ярты сәгать басып торам инде, ник бер машина туктасын, — диде әбекәй.
Каршыда урам аша җәяүлеләр чыгар өчен эшләнгән тамгалы «кичү». «Әби, гомер буе басып торсан да туктамаячак алар. Ә менә монда аяк басуга, бар машиналар да туктарга тиеш. Бу урында синен хокукларын беренчел»,— дип, тиз генә әбигә юл кагыйдәсен анлатам да, юлга чыгам. Машиналар агымы шундук әкренәя. Әби дә гаҗәпләнүеннән берара сүзсез кала. Аннан:
— Нинди хокук белү, улым, гомер буе башыбызны түбән иеп йөрдек шул без, — дип, мина үткәннәрен сөйли башлый. Әмма аны тынларга вакытым юк. Бергәләп юлны чыгуга, ашыгып китеп барам. Артымнан әбинен хәер- догасы гына ишетелеп кала.
Әби яныннан кәефем күтәрелеп китсә дә, бераздан күнелне авыр гамь биләп алды.
Безнен бабаларыбыз дүрт гасыр буена үз хокукларын даулап утка да, суга да кергән. Икенче бөтендөнья сугышыннан сон бар халыкларга да бер төрле хокуклар бирелә. Ә без, шул хокукларыбызны белмичә, ярты гасыр инде дөнья чатында басып торабыз...