Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИНЛЯНДИЯ ТАТАРЛАРЫ


Финляндиядә, финнәр үзләре атаганча әйтсәк, Суомида гомер итүче татарларның иҗтимагый-социаль яктан, шулай ук дини-милли һәм рухи-мәдәни эчтәлеге буенча гыйбрәтле тарихлары бар. Ул гомумтатар тарихының тирән игътибарга лаек бер өлешен тәшкил итә. Бу тарихны тулы хәлендә тасвирлаган китаплар әлегә булмаса да, аның аерым сәхифәләренә багышланган мәкаләләр, хәбәрләр байтак. Алар Финляндия һәм Швециядә, Германия һәм Төркиядә, Япония һәм Кытайда төрле вакытта, төрле телләрдә һәм төрле мәҗмуга, газета битләрендә дөнья күргәннәр. Соңгы егерме ел дәвамында Татарстан матбугатында да Суомида яшәүче милләттәшләребез турында аерым мәкаләләр басыла башлады. Нәтиҗәдә язылачак тарих өчен таяныч булырдай шактый материал тупланган дияргә була.
Мөһаҗирлек тарихыннан сәхифәләр
Мөһаҗир — безнең телгә гарәп теленнән кергән сүз булып, «башка җиргә, чит илгә күчүче» дигән мәгънәне аңлата. Халык телендә дә, әдәби телдә дә бу сүз хәзер бик сирәк очрый. Гадәттә, без «эмигрант» сүзен кулланырга күнеккәнбез.
Финляндия татарлары — ул илгә мәҗбүри рәвештә түгел, ә ирекле рәвештә күчеп киткән мөһаҗирләр. Аларның анда күченүләре һәм тотрыклы тупланып яши башлаулары Финляндиянең әле рус дәүләте составында чагына туры килә.
Мәгълүм булганча, Финляндия 1809 елгы солых нигезендә Швеция составыннан Россиягә күчерелә һәм «Бөек князьлек» дигән исем астында автоном бер ил булып яши башлый. Озакламый бу князьлек җирләрендә урыс гаскәренең берничә гарнизоны барлыкка килә. Аларда татар гаскәриләре дә хезмәт итә. Свиаборг ныгытмасындагы татарлар турында мәгълүматларны андагы хәрби имам аерым дәфтәргә теркәп барган. Хельсинки архивында 1836, 1850, 1871 елларга караган дәфтәрләр сакланган. Аларда Свиаборгтагы татарларның бер өлеше Нижний Новгород губернасының Сергач өязенә кергән авыллардан булуы хәбәр ителә. Фин галиме Гарри Гален әйтүенчә, узган гасыр урталарында Финляндиягә килгән татар мөһаҗирләренең беренчеләрен шул гаскәриләрнең нәселдәшләре тәшкил итеп, тора-бара аларга Петербургта, Мәскәүдә вак сәүдә эшләре белән шөгыльләнүче якташлары — асламчылар, кырыктартмачылар кушылган. 1870-1871 елларда Хельсинкидә торучылар турындагы белешмәдә мулла Гыйззәтулла Тимергалиев исеме телгә алына. Җәмгысе бу елларда Хельсинкидә яшәгән татарлар саны кырык алтыга җитә13.
Алай да Финляндиягә юнәлүче мөһаҗирләрнең төп өлеше XX гасыр башына туры килә. Озын гомер юлы узган Хәсән ага кулъязма истәлегендә: «Бабам Хәмидулла Петербургта сәүдәгәр булып йөри торгач, 1868 елда Финляндиягә барып чыга һәм андагы Виипури шәһәрендә урнашып кала, — дип яза. — Шунда яшәү дәверендә ул фин халкының самимиятле, культуралы булуын, монда җир-су күплеген күрә, тырышкан 13 Гарри Гален. Финляндиядәге төрки азчылыкның матбугат эшчәнлеге турында библиографик белешмә. Инглиз телендә. Хельсинки, 1979. 4 бит.
кешегә мал табарга унайлыклар җитәрлек икәненә төшенә. Шуннан сон ул Сергач өязендәге Актук авылында торучы уллары Хәйретдин, Хисаметдин һәм Низаметдингә (бусы минем булачак әтием) хат яза. Җай чыгу белән монда килегез, эш тә, аш та булыр, ди. Көннәрнең берендә Хәмидулланың өч улы кинәт кенә юкка чыккач, авыл халкы аптырап кала. Ахырдан, сер ачылгач, хәбәр тарала. Имеш, Хәмидулла Финляндиядә хәзинә тапкан, улларын шуңа чакырган. Дөрестән дә, бабамның өч улы монда яшәр өчен иркенлек, хәлләнер өчен мөмкинлек табалар. Өчесе дә асламчы булып эшли башлыйлар. Актуккә кайтып йөриләр. Өйләнмәгәне өйләнә. Тора-бара семьяларын да алдыралар, акча туплагач, кибет ачалар. Мин үзем әтием чакыруы буенча Финляндиягә 1915 елда килдем. Шуннан бирле менә шушы илдә гомер кичерәм». (Истәлек Хәсән аганың улы Гомәр Хәмидуллада саклана.)
Хельсинки университетында укытучы татар профессоры Гомәр Таһирнең бер интервьюсыннан: «Әтием Зариф Финляндиягә узган гасыр ахырында килгән, сәүдә белән шөгыльләнгән. Сергач ягындагы туган авылы Куйсуга ул еш кайтып йөри торган була. Ил өчен авыр 1921 елда мине, ике туганымны бөтенләйгә дип Хельсинкигә алып килә. Бу вакытта мин әле унбер яшьтә генә идем». («Казан утлары», 1986, № 4. 116 бит).
Финляндиядә яшәп вафат булган сәүдәгәр һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Арифуллага (1901-1955) багышланган озын некрологтан бер өзек китерик: «Ибраһимның туган авылы Яңапар авылы булып, ул анда балачагын уздырды. 1914 елда Финляндиягә килеп, әтисе Габделфәттах янына эшкә керде. Шул ук вакыт ул хосусый сурәттә һәм курсларга йөреп укуын дәвам итте. 1925 елда Имад Җамалетдиннең Хельсинкидәге фирмасына эш башкаручы булып керде...» («Мәхәллә хәбәрләре». Финляндия җәмгыяте Исламиянең фикерләрен вә эшләрен белдерүче җыентык. Хельсинки, 1955, № 12-13. 12 бит).
Шул ук җыентыкның 1962 елга караган санындагы бер хәбәргә күз салыйк. Ул «Финляндия җәмгыяте исламия»нең фәхри әгъзасы Гомәр Габдерәхимнең 80 яше тулу уңае белән язылган. «Гомәр Габдерәхим әфәнде 24.03.1882 тарихында Русия мәмләкәтенең Нижний вилаятендә Актук исемле авылда дөньяга килмештер... 1898дә Хельсинкидә сату белән яши торган абзасы Хәлил Насыйбулла янына килә. Дүрт-биш ел абзасы хисабына сату иткәч, 1903 ел язын Актуккә төшеп Галимә Садыйк кызы Сафиян белән өйләнешә. Көзен тагын Хельсинкигә кайтып, абзасы кибетендә сатуын дәвам иттерә.
1905 елдан башлап үз хисабына ялгыз сату итә башлый. 1912 елда кибет ачкан йорттан фатиры да булгач, авылда калган өч баласы белән хатынын алдырып, тулы гаилә һәйәте белән яши башлый. Моннан соң Алланың ярдәме, үзенең тырышлыгы аркасында сатуы зурайганнан-зурая барып, Хельсинкинең игътибарга лаек сәүдәгәрләреннән берсе булып китә» («Мәхәллә хәбәрләре», 1962, №27, 13 бит).
Хельсинкидә тукымалар кибете тотучы Нури Сәмәрхан турында минем бер мәкаләм басылган иде. («Яңа аваз», 1991, № 8). Анда аның үз авызыннан язып алынган тәрҗемәи хәле дә тасвирлана. Нуриның әтисе Финляндиягә 1915 елда барып чыга, якташлары белән бергә сәүдә эшендә йөри. Егерменче еллар башында ул Куопио дигән кечкенә бер шәһәрдә кибет ача, хәлләнеп алгач, акча җибәреп, гаиләсен үз янына чакырта. 1924 ел башында биш яшьлек Нури әнисе, абыйсы, бер тутасы һәм әбисе белән Финляндиягә киләләр. Тора-бара Нури фин мәктәбендә укый, татар теле буенча курсларга йөри, дини дәресләрдә иман шарты өйрәнә. Сәүдәгәр буларак берничә шәһәрдә яшәгәннән соң, 1975 елда Хельсинкидә төпләнә. Аның дүрт баласы, алты оныгы бар. Нури Сәмәрхан хатыны Сафия ханым белән Казанда ике тапкыр булып, 1990 елда туган авыллары Актукка да кайттылар.
Китереп үткән мисалларда Финляндиягә күченеп киткән татарлар тарихына хас уртак сыйфатлар шактый ачык гәүдәләнә. Сергач ягыннан Хельсинкигә юл тоткан соңгы мөһаҗир Хәйдәр Гали була. Ул анда 1928 елда бара. Тик аны чик аша үткәрми җәфалыйлар. Аңа хәзер 84 яшь. Ул соңгы вакытка кадәр Хельсинки мәхәлләсенең мөәзине булып эшләде.
Егерменче еллар ахырында Финляндия белән Советлар иле арасындагы чикләр тәмам ябыла. Сталин хакимиятенә хас «тимер пәрдәләр» барлыкка килеп, ике илдә гомер итүче кан-кардәшләр, туган-тумачалар бер-берләре белән күрешү-йөрешү ирегеннән бөтенләй мәхрүм ителәләр. Бу хәл, мәгълүм ки, сонгы елларгача дәвам итте.
Финляндия татарларынын асыл туган җирләре Нижний Новгород губернасынын Сергач өязенә кергән һәм бер төбәккә урнашкан берничә авыл булып, мөһаҗирләрнен ин күбесе Актук {борынгырак исеме Янапар) авылына туры килә. Моннан кала Куйсу, Уразавыл, Суксу, Чембәли, Өчкүл авылларын атап үтик. Менә шушы авыллар һәм шул әйләнәдәге башка авыллар Финляндиядә гомер кичерүче татарларнын тарихи хәтерендә туган як, туган җир, Ватан кебек кадерле төшенчәләрне бергә җыйган газиз бер төбәк, изге бер урын булып күзаллана. Мона мисал рәвешендә Финляндия җирлегендә иҗат ителгән үзенчәлекле бер җырны телгә аласы килә. «Авыллар» дип аталган бу җырда Сергач тирәсендәге унике татар авылынын исемнәре санап үтелә. Бу, әлбәттә, коры санау гына түгел, җырнын һәр тезмәсе туган илне сагыну тойгысы белән сугарылган:
Уразавыл, Кадымавыл, Атаравыл, Кызмавыл, Туган-үскән илләремнән аерылып тору авыр. Куйсуында, Ырбинада су буенда таллар юк, Өчкүлдәге матурларны сагынмыйча хәлләр юк.
(«■Җыр дәфтәре», Финляндия төрекләре берлеге.
Хельсинки, 1974. 13 бит).
Санап үткән авыллардан күчеп китүчеләр Финляндиянен кайсы шәһәрләренә урнашканнар сон? Кызганыч ки, бу дәвамлы тарихны бөтен төгәллеге белән күз алдына бастырырдай демографик белешмә юк. Алай да кайбер саннар сакланган. Алда телгә алган «Мәхәллә хәбәрләре» дигән мәҗмугада «Финляндия җәмгыяте исламия» рәисе Зуһур Таһирнын 1955 елда Хельсинкидә үткәрелгән бер милли кичәдә ясаган чыгышы басылган. Ул анда — «Финляндиядәге 900гә якын ислам төрекләре (сүз татарлар турында бара. И.Н.) 18 зур вә кечкенә шәһәрләргә бүленеп яшәмәктәләр» дигән мәгълүмат китерә дә, аларнын яшәеш-хәятләренә кагылып шулай ди: «Хельсинкидә һәрвакыт җыелышлар, мәҗлесләр, төрекләр берлегенен чәй кичәләре булып тора. Нәр атна мәчеткә 40-50 кеше җыелып җомга намазы укыла, никадәр булса да мондагы халкыбыз үзара аралаша, яшьләребез бер-берләре белән танышып, күрешеп торалар. Ләкин дә ягада, бигрәк тә кечкенә шәһәрләрдә яшәгән әгьзаларыбызнын, яшьләребезнен хәле башкадыр. Алар аеруча ят мохит эчендә яшиләр дип әйтеп була. Аларны онытмау, үз арабызга алырга тырышу безнен бер вазифабыздыр» («Мәхәллә хәбәрләре», Хельсинки, 1955, № 10-11. 19 бит).
Бу мәҗмуганын 1958 елда чыккан 18-19 санында мәхәллә салымын түләгән әгъзалар исемлеге китерелгән. Шул уңай белән анда әле генә телгә алынган 18 шәһәрнен уналтысы санап үтелгән. Моннан ике ел әүвәл мина мәхәллә ярдәме белән ул 16 шәһәрдә торучылар санын ачыкларга мөмкин булды. Тик монда шундый бер искәрмә ясап үтү сорала, кайбер шәһәрләрдә яшәүчеләр санын төп-төгәл исәп белән түгел, якынчарак саннарда атадылар. Нәтиҗәдә, түбәндәге күренеш хасил булды: Хельсинкинен үзендә 500дән артык татар яшәсә, Тапередә гомер итүче милләттәшләр саны 160, Туркуда 105, Ярвинпәдә 70, Коткада 30, Раума, Васса шәһәрләрендә егермешәр, Хувинкәдә уннан артык, Коккала, Куопио, Оулу һәм Пори шәһәрләрендә биш-алтышар, Лахти, Варкаус, Каркку, Форсса шәһәрләрендә икешәр-өчәр кеше яши дип санала. Шулай итеп, хәзерге көндә Финляндия җирендә барлыгы 950 гә якын татар гомер итә дип әйтергә нигез бар.
Бу урында Финляндия татарларынын социаль тормышына, кәсеп һәм шөгыльләренә бер караш ташлыйк. Аларнын күбесе сәүдә эше белән мәшгуль. Бу традицион кәсеп. Швециядә яшәүче татар тарихчысы Туркер Соуккан швед телендә басылган бер хезмәтендә болай ди: «Финляндия татарлары әүвәл-әүвәлдән базар дөньясына якын булган. Чәчбаулары, чуклар, көзгеләр, кулъяулыклар, шәл, сабын һәм башка шундый көнкүреш әйберләре белән сату иткәннәр. Тора-бара бер өлеше үзләренә кибет ачкан. Күн һәм мехлар сәүдәсенә күчкәннәр» (Медделанден. 1985, № 10. Стокгольм, 103 бит)14. Әйтелгән фикерне «Финляндия татарларының музыкасы» дигән хезмәтләрендә (ул «Антропологик эзләнүләр» исеме астында инглиз телендә чыккан китапта басылган (Стокгольм, 1978) фин галимәләре И.Коленмайнен һәм М.Марямаки да куәтли: «Өлкәннәрнең бер өлеше келәмнәр, мехлар, тукымалар һәм өс-баш киемнәре белән сату
14 Бу мәкаләне швед теленнән татар теленә күчереп җибәргәне өчен Хельсинкидә торучы Айгөл Байбулатка самими рәхмәтемне белдерәм.
итә, алар кибетләр тоталар. Яшь буын исә сәүдә юлыннан гына китми, башка һөнәр һәм шөгыль сайларга омтыла» (133 бит). Дөрестән дә, яшьләр арасында югары уку йортларын тәмамлап инженер, табиб, юрист, экономист кебек белгечлек алган кешеләр саны елдан-ел арта бара.
Финляндия шәһәрләренә таралышкан татарларның фамилияләрен күздән кичергәндә бер күренешкә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Анда бертөрле фамилияләр бик күп. «Мәхәллә хәбәрләре»ндә ел саен басылып барган исемлек нигезендә, йә булмаса «Финляндия мөселманнарының телефоннар каталогы»на таянып, шундый берничә фамилияне санап үтик. Әгәр Шакир, Гайнетдин, Хәйретдин, Хәмидулла фамилияле гаилә башлыклары утыздан алып кырыкка хәтле кабатланса, Сәгьдетдин, Җамалетдин, Гали, Бәдретдин фамилияләре илледән алып җитмешкә кадәр кабатлана. Бер үк фамилиядәге гаиләләрнең күплеген миңа Финляндиядәге татарлар арасында ыру-нәсел, туганлык бердәмлегенең көчле булуы белән аңлаттылар.
Туганлык, кардәшлек тойгысы татар дөньясына хас изге хисләрдән санала. Финляндия татарлары өчен бу хиснең аларны бер тирәгә җыеп, таркалудан, югалудан саклап калучы аеруча бәрәкәтле, олы хис икәнлеген аңлавы кыен түгел.
XX гасыр башында Финляндия татарларын рәсми яктан берләштергән оешмалар булмаса да, Хельсинкидә корылган мәчет эшләрен башкаручы бер идарә эшләп килә. Ул төрле шәһәрләрдә урнашкан милләттәшләр белән элемтә булдырып, аларның дини һәм милли мәнфәгатьләренә хезмәт итүне төп бурычы дип саный, аерым кануннарга нигез сала. Мәсәлән, 1897 елда ук мәхәллә әгъзалары өчен еллык салым шартлары турында низамнамә (устав) кабул ителгән була. Җәмгыяте исламиянең 1958 елда үткәрелгән гомуми җыелышында бу низамның 17нче маддәсен (бүлекчәсен) үзгәртү турында карар чыгарыла.
Финляндия татарлары тарихының XX гасыр башына караган чорын аларның ул илдә урнашу-утраклашу чоры дип атау дөрес булыр.
«Финляндия исламия җәмгыяте» һәм аның эшчәнлеге
Бу җәмгыять 1925 елда корыла һәм рәсми рәвештә расланып, яңа устав нигезендә эшкә керешә. Финляндия татарлары үз тарихларының икенче чорын шушы елдан башлыйлар. Андагы милләттәшләр өчен бу чыннан да тарихи ел, язмышның алар алдына «нишләргә» дигән җитди бер сорауны куйган елы. Туган җирләрдән күчеп- күченеп килүләр тукталган, чикләр ябылган чак. Сергач яклары белән дә, Татарстан җөмһүрияте белән дә элемтәләр тәмам өзелгән, хәтта Уфадагы диния нәзарәте белән электән килгән бәйләнешләр киселгән кыен бер заман. Менә шундый борчулы, шомлы бер вакытта Финляндия татарларының аксакаллары бердәнбер хакыйкый юл сайлыйлар: ят илдәге якташларны берләштереп мөстәкыйль дини-милли колония булып яшәргә хезмәт итүче җәмгыять коралар. Финляндия татарлары Исламия җәмгыятенә нигез салучылар итеп дүрт кешене саныйлар: Гомәр Габдерәхим, Гыймадетдин (Имад) Җамалетдин, Нурмөхәммәт Гали һәм Вәлиәхмәт Хәким. Болар
— бу җәмгыять тарихына мәңгелеккә язылган мөхтәрәм исемнәр.
Үзенең яшәү дәверендә Исламия җәмгыяте санаусыз күп файдалы эшләр башкара. Аның эшчәнлеге күп тармаклы булса да, бу тармаклар һәммәсе бер максатка
— Финляндия татарларын дини-милли йөзен югалтмый яшәтүгә юнәлдерелгән. Моның дәлилләре «Мәхәллә хәбәрләре»ндә аз түгел. Менә бер язма: «Ямьле һәм тыныч фин мәмләкәтенә безнең халкыбыз узган йөз башыннан бирле килеп йөри башлаган булса да, бөтенләй монда урнашып яши башлавыбызга 30-35 елдан артык түгелдер. Мәхәлләбез моннан 30 ел элек корылып, шул заманнан бирле, мәхәлләбез корылганга кадәрге кебек, үз милли барлыгыбызны, ата-бабаларыбыздан күреп өйрәнгән үз милли вә дини гадәтләребезне саклап киләбез». («Мәхәллә хәбәрләре», 1955, № 12-13. 8-9 битләр).
Алда искә алган чыгышында Зуһур Таһир Финляндиядәге татар яшьләренә багышлап мөтәвәллият исеменнән түбәндәге теләк-киңәш белән мөрәҗәгать итә: «Беренчедән, ана телебезгә кадер-мәхәббәт белән карап, татарча чиста итеп сөйләшә белү фарызлыгын һәрчак истә тотарга, борынгылардан калган күркәм гореф-
гадәтләрне, йолаларны онытмаска, бай рухи-мәдәни традицияләрдән читләшмәскә. Икенчедән, милли барлыкны киләчәктә дә югалтмас өчен башка милләт кешеләре белән өйләнешүләрдән тыелып торырга, бу хәлнең тора-бара милләтебез нигезен какшатуга алып баруын хәтердән чыгармаска. Өченчедән, ислам диненә, иманга тугрылык саклап, мөселман дөньясында кабул ителгән кануннарны ихтирам итәргә («Мәхәллә хәбәрләре», 1955, № 10-11. 20 бит).
Бу киңәшләрдә Исламия җәмгыятенең күз уңында торган төп вазифалар анык итеп әйтелгән. Менә шушы вазифаларны һәм мәхәллә, мәчет алдында торган күп төрле башка эшләрне тормышка ашырыр өчен һәр ел саен март аенда (нәүрүз буенча) җәмгыять җыелышы тарафыннан мөтәвәлли һәйәте (идарәсе) сайлана. Аның эчендә җиде кеше булып, һәр әгъзага эшнең билгеле бер өлкәсе йөкләнә. Болар арасында дини эшләрдән тыш, мәхәллә йортларын караучы, салымнар җыю вазифасын үтәүче, балаларга милли тәрбия бирү, дини дәресләр укыту һәм китаплар бастыру эшләрен оештыручы, зиратны тәртиптә тоту өчен җаваплы әгъзалар бар. Болардан тыш мөтәвәлли һәйәте тарафыннан һәр ел саен башка шәһәрләрдәге татарлар арасыннан «йомышчылар» билгеләнә. Аларның максаты ике арада даими багланышлар булдырудан гыйбарәт.
Исламия җәмгыяте эшчәнлегендә үзәк фигуралар икәү — берсе мәхәлләнең имамы, икенчесе — мөтәвәллият рәисе. Төп йөкне шулар тарта, дилбегә шулар кулында. Җәмгыять оешкан көннән башлап 1962 елга кадәр аның имам хатибы һәм мөдәррисе булып Вәлиәхмәт Хәким хәзрәт эшли. Үзенең фидакарь һәм намуслы хезмәте белән ул Финляндия татарларының самими хөрмәтен яулый. 80 яше тулган көннәрдә бу мөхтәрәм аксакалны «Финляндия җәмгыяте исламия» үзенең иң беренче фәхри (мактаулы) әгъзасы итеп сайлый.
Хәким хәзрәтне Төркиядән чакырылган Әхмәт Нәгыйм Атасевәр алмаштыра. Тумышлары ягыннан аның әти-әнисе Бөгелмәдән булып, Атасевәр дини гыйлемнәрен шәрык илләрендә ала. Хельсинкидә егерме еллар хезмәт күрсәткәннән соң, аны Австралиягә — андагы татар мәхәлләсенә имам итеп чакыралар. Хәзерге вакытта Хельсинки мәчетенең баш имамы — Габдерахман Каййа хәзрәт. Ул да Төркиядән килгән. Икенче имам — Әнвәр Йылдырым да шул ук илдән. Икесе дә татарлар, икесе дә гарәп телендә мөкәммәл итеп Коръән укыганнары кебек, туган телләрендә күңелне хушландыра торган вәгазьләр сөйлиләр.
Шунысын да әйтергә кирәк, Тампере, Турку, Ярвинпә, Котка кебек эрерәк шәһәрләрдә татарларның үз мәхәлләләре, үз имамнары бар. Соңгыларының исемнәре Исламия җәмгыяте тарихында шулай ук хөрмәт белән телгә алына.
1975 елда «Финляндия исламия җәмгыяте» үзенең 50 еллыгын олы бәйрәм рәвешендә билгеләп үтә. Юбилейга багышланган тантаналарда ул илдә гомер итүче барлык татарлар да хозурланып катнаша. Чит мәмләкәтләрдән килгән кунаклар да бу бәйрәмне төрки халыклар һәм мөселманнар тарихы өчен күренекле бер вакыйга дип атыйлар. Шул ук елны Хельсинкидә бу дата уңае белән фин телендә бер китап басыла. Рәсемле альбомны хәтерләткән бу китапның кадере-кыйммәте елдан-ел артачак кына. Чөнки анда тарихи мәгълүматлардан тыш, Финляндия татарларының иҗтимагый-рухи тормышына караган мөһим вакыйгалар, тармаклар, дин һәм милләт өчен күп хезмәт куйган шәхесләр турында язылган. Шулар исәбеннән мөтәвәлли һәйәтендә озак еллар дәвамында күркәм эшләр башкарган берничәсен күрсәтеп үтик: Зуһур Таһир, Госман Гали, Габдулла Гали. Соңгы дүрт елда мөтәвәллияттә рәислек хезмәтләрен Окан Таһир алып бара. Ул Казандагы татар галимнәренә таныш булган профессор Гомәр Таһирның улы, белеме буенча юрист һәм филология фәннәре кандидиты. Аның Казанда дүрт-биш тапкыр булганы бар, соңгы мәртәбә 1989 елда Болгар дәүләтенә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңае белән оештырылган бәйрәм көннәрендә Финляндия делегациясенең башлыгы буларак килгән иде.
Исламия җәмгыяте урнашкан биш катлы мәһабәт йорт — Хельсинкинең үзәгендә, юллар чатында. Аны гадәттә «Мәхәллә йорты», йә «Ислам йорты» дип йөртәләр. Ул илленче еллар ахырында җәмгыять акчасына салынган. Бу акчаның сизелерлек өлешен анда яшәүче бай татарлар һәм аерым фирмалар бүләк иткән. «Ислам йорты»нда Финляндиядәге бөтен мөэмин-мөселманнарны күз алдында тотып җиһазланган зур мәчет залы, мәдәни-тәрбияви эшләр белән шөгыльләнүче «Төрек берлеге» дигән җәмгыять, яшьләр клубы, «Йолдыз» исемле спорт җәмгыяте, китапханә бар. Бу бинада
ел дәвамында дини бәйрәмнәр (рамазан, корбан, рамазан шәриф, мәүлет шәриф) үткәрелә, һәр җомга көнне карты-яше намаз укырга, вәгазь тыңларга килә. Клубта ай саен диярлек «Милли кичә», «Жыр кичәсе», «Чәй кичәсе» дип аталган ял кичәләре оештырыла, балалар өчен тәртипләнгән төрле милли кичәләр дә шушында уздырыла. Шул ук йортта аерым гаиләләр оештырган корбан ашлары, туй мәҗлесләре була. Төрле вакытларда Казаннан барган артистлар, галимнәр белән булган аерым очрашулар һәм мөселман илләреннән килгән кунаклар белән күрешүләр дә шушы бинада үткәрелә.
Бу йортта минем берничә тапкыр булганым бар. Соңгы баруымда (1989) якын танышым Нури Сәмәрхан мине үзе белән җомга намазына алып барды. Залга сиксәнгә якын кеше җыелган иде. Дикъкатьне җәлеп иткәне шул булды: арада Хельсинки татарлары гына түгел, Финляндиягә төрле гарәп илләреннән, Төркиядән килгән мөсафирлар да, анда даими яшәүче аерым илчелек вәкилләре дә бар иде. Намаздан соң алар татар телендә сөйләнгән бай эчтәлекле вәгазьне дә ихтирамлы игътибар белән тыңлап утырдылар. Нури Сәмәрхан әйтүенчә, чит ил мөселманнары бу мәчеткә гел йөриләр һәм алар арасында ислам диненә күчкән европалы кешеләр саны елдан-ел арта бара икән.
Жәмгыяте исламия башкарган игелекле эшләрнең берсе итеп аның дини әдәбият һәм андагы балалар өчен уку китаплары, дәреслекләр бастырып таратуын күрсәтергә кирәк. Бу изге эшчәнлек утызынчы еллар уртасыннан башлап дәвам итә. Басылган китаплар саны кырыкка якын... Соңгы елларда мәхәлләнең баш имамы Габдрахман Каййа тарафыннан чыгарылган өч китап аерым игътибарга лаек. Алар өчесе дә латин хәрефләре белән Хельсинкидә югары сыйфатлы фин кәгазендә басылган, өчесенең дә тышлыклары зәвык белән эшләнгән. Китапларда кулдан ясалган рәсемнәр дә, фоторәсемнәр дә бар. Күләмнәре дә кечкенә түгел. Исемнәрен санап китик: «Иман һәм гыйбадәт» (1986, 161 бит), «Иман шартлары» (1988, 108 бит), «Ислам шартлары» (1989, 203 бит). Аларда ислам диненең төп нигезләре бәяләнә. Коръән һәм башка дини китаплар тасвирлана, төрле сүрәләргә, аятьләргә, шулай ук намазга һәм башка дини йолаларга аңлатмалар бирелә. Шунысы да бик әһәмиятле, гарәп телендә китерелгән дини текстлар татарчага тәрҗемә ителгәннәр. Китаплар ахырында дини атамаларга сүзлек өстәлгән.
Мәхәллә китапханәсендә «Төрек халык мәктәбе» тарафыннан нәшер ителгән китаплар шактый. Шул исәптән пәйгамбәрләр тарихына багышланган берничә китапны, Нади Максудиның дини йолалар турындагы әсәрләрен, Г.Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән җыентыгын (1953, 137 бит), укытучы Фәридә Бикчуриның өч кисәктән торган «Уку китабы»н телгә алыйк. «Төрек халык мәктәбе» 1948 елда ачылып, 1969 елга кадәр яши. Аның мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге Исламия җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә булып, дәресләр татар, төрек, фин телләрендә алып барыла. Бу мәктәпне оештыручылар һәм анда укытучыларның берсе Гомәр Таһир була. Төрле елларда биредә дәресләр биргән аерым укытучылар Төркиядән һәм Германиядән килеп йөриләр. Алар арасында күренекле татар тарихчысы Габдулла Баттал-Таймас, шулай ук Галимҗан Идриси, Закир Кадыйри, Сания Гыйффәт, Наилә Бинарк, Фәридә Бикчури кебек язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар бар. Милләт өчен көчләрен аямаган бу зыялыларны Финляндия татарлары бүген дә хөрмәт белән искә төшерәләр.
«Төрек халык мәктәбе» халыкка егерме елдан артык хезмәт күрсәткәннән соң, укучы балаларның елдан-ел азая баруы сәбәпле, эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була. Аның урынына мәхәллә каршында атнага берничә мәртәбә сабак өйрәтүче тел-әдәбият курслары ачыла. Бу курслар бүген дә гамәлдә. Аларны кичке курслар дип йөртәләр. Дәресләр татар һәм төрек телләрендә алып барыла. Укучы балалар шушында ук дин буенча дәресләр тыңлыйлар, догалар өйрәнәләр. Җәйләрен исә һәр елны мәхәллә тарафыннан Хельсинкидән читтәге «Мәнсәлә» дигән бер ямьле урында махсус курслар оештырыла. Биредә милли, дини дәресләрдән тыш балалар өчен төрле уеннар, бәйрәмнәр үткәрелә. Алар табигать кочагында ай буе хозурланып ял да итәләр.
Мәхәллә курсларында укучы шәкертләр һәм балалар бакчасында тәрбия алучы сабыйлар өчен Исламия җәмгыяте соңгы ун елда дистәдән артык китап чыгара. Монда иң әүвәл «Балалар бакчасында» дигән берничә җыентыкны, әкият китапларын, А.Алиш, Дәрдемәнд кебек язучыларның балалар өчен язган әсәрләрен, җыр мәҗмугаларын күрсәтергә кирәк. Соңгы китап «Сандугачым, син дә сайра» дигән исем астында 1990
елда чыккан. Анда балалар өчен язылган 91 татар җыры ноталары белән бергә бирелгән. Китапларның байтагы андагы үзешчән рәссамнар тарафыннан бала зәвыгына туры китереп бизәлгән булуын әйтү дә артык булмас. «Әтәч патша» дигән әкият китабына (1982) язган кечкенә керештә укытучыларның берсе Фазилә Насретдин шулай ди: «Финляндиядә кечкенә генә бер азчылык булып яшәү сәбәбеннән, ана телен саклау һәм дә аны балаларга мөмкин кадәр бай рәвештә күчерү тәрбиячеләр өчен катлаулы һәм кыен бер эш. Телне сакларга теләгәндә иң мөһим нәрсәләрдән берсе — китап». Менә шуны истә тотып, Финляндиядәге татарлар өчен милли телдә китаплар бастырып тарату эшен Исламия җәмгыяте үзенең изге бер вазифасы дип саный. Күпчелек китапларны матбугатка әзерләүдә, Фазилә ханымнан тыш, күп еллар буена балалар тәрбиячесе һәм мөгаллимә сыйфатында файдалы эшләр башкарган Фәридә ханым Низаметдиннең хөрмәткә лаек хезмәт куюын билгеләп үтү гадел булыр15.
Алдарак телгә алынган «Мәхәллә хәбәрләре»нә киңрәк тукталасы килә. 19491963 елларда дөнья күргән һәм инде кыйммәтле тарихи чыганакка әйләнгән бу җыентык Финляндия Исламия җәмгыятенең рәсми басмасы. Аның төп максаты — «Җәмгыятьнең эшләрен һәм фикерләрен белдерү». Үз гомерендә утыз саны дөнья күргән бу җыентыкның баштагы саннары гарәп хәрефләре белән басылган. Соңрак гарәп һәм латин хәрефләре аралашып барган. Ахыргы берничә санындагы хәбәрләр исә тулысынча латин хәрефләрендә бирелгәннәр. Менә бу чуарлыкта Финляндия татарларының алфавитларга мөнәсәбәт тарихы да чагыла кебек. Соңгы утыз ел дәвамында андагы басмаларда, кагыйдә буларак, латин алфавиты кулланыла. Төгәллек хакына шунысын да әйтик, бу алфавит латинның бүгенге көндә Төркиядә кулланыла торган варианты һәм ул унга якын хәреф билгесе белән без белгән һәм, кызганыч ки, гомере кыска булган үз латиныбыздан аерылып тора. Финляндия татарлары арасында кириллицаны белүчеләр дә бар. Ләкин анда бу алфавитның абруе юк. Андагы милләттәшләр Татарстан илендә кабат латинга кайтуыбызны хуп күрәләр һәм шуңа өмет итәләр.
«Мәхәллә хәбәрләре»ндә Финляндия татарларының дини, иҗтимагый, мәдәни хәятләренә караган кызыклы мәгълүматлар аз түгел. Җыентык битләрендә Исламия җәмгыятенең еллык эшләре хакындагы хәбәрләр, булачак ел бюджеты, мәхәллә салымын түләү, укыту эшләре кебек мәсьәләләр даими яктыртылып барган. Күренекле кешеләрнең юбилейлары уңае белән язылган мәкаләләр, шулай ук некрологлар да урын алган биредә. Ел саен демографик белешмәләр басыла.
Бу белешмәләр уңаеннан түбәндәге мәгълүматны да өстәү сорала кебек. Финляндия татарлары тормышында социаль яктан котылгысыз, әмма дини- милли яктан аклавы авыр булган бер күренеш — катнаш никахлар да очрый. Тарихчы Туркер Соукканның алда телгә алынган мәкаләсендә шундый юллар бар: «Финляндия татарлары арасында ятка өйләнүчеләр да бар һәм хәзерге заманда андыйлар саны арта бара. Алай да аларга яхшы күз белән карамыйлар, мондый адым җәмәгать арасында хуплау тапмый» (107 бит).
Исламия җәмгыятенең тагын бер тарафтагы эшчәнлеге — аның халыкара бәйләнешләре. Соңгы кырык ел дәвамында бу җәмгыять чакыруы буенча дөньяның унга якын ислам иленнән (Мисыр, Тунис, Алжир, Пакыстан, Согуд Гарәбстаны, Иран һ.б.), шулай ук безнең илдәге дини нәзарияттән күп кенә рәсми вәкилләр һәм кунаклар килгән. Шул вакыт эчендә Финляндия мөселманнар җәмгыяте дә төрле ислам илләренә һәм Советлар иленә (Казан, Уфа, Ташкент, Сәмәрканд һ.б.) үз вәкилләрен җибәреп, алар үзара мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгыту эшенә телгә алып сөйләрлек өлеш керткәннәр. Бу бәйләнешләр хакында җәмгыятьнең 50 еллыгына багышланган китапта да, «Мәхәллә хәбәрләре»ндә дә байтак мәгълүмат бар.
Финляндия татарлары Төркия, Америка һәм Швециядә яшәүче татарлар белән милли-мәдәни багланышларда торалар. Үзләренең ял вакытларын Төркиядә үткәрүче гаиләләр байтак. Аннан кыз алучылар яисә кыз бирүчеләр саны да дистәдән артып киткән. Ниһаять, Финляндия татарлары арасыннан йөзгә якын кеше — өлкәннәр һәм яшьләр сиксәненче еллар ахырында туристлар сыйфатында Татарстанда булдылар. Аларның бер төркемен Хельсинки аша килгән Америка татарлары тәшкил итте. 15 Бу мәкаләне язганда мин Фәридә ханым Низаметдин җибәргән төрле чыганаклардан да файдаландым. Ана үземнең самими рәхмәтемне әйтәсем килә.
Кунаклар Казанда, татар иленең борынгы мәркәзе Болгарда, Тукай туган кадерле урыннарда булдылар, арадан берничәсе ерак бабалары яшәгән Сергач якларына да сәяхәт ясады.
Финляндия татарлары арасыннан хаҗга баручылар саны утыздан артып киткән. Хаҗга сәяхәт кылу, хаҗ күлмәге кию, хаҗи исеменә лаек булу анда зур мәртәбә санала. Гомере буена сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән һәм шул ук вакытта язучы булып танылган Хәсән ага Хәмидулла хаҗда хәтта ике тапкыр була. Үзенең «Хаҗ хәтирәләре» дигән ике китабында (1968, 1971) ул бу сәяхәтләре хакында бәйнә- бәйнә итеп, мавыгып сөйли.
Финляндия Исламия җәмгыяте ирешкән казанышларны танымый мөмкин түгел.
«Америка, Япония, Төркия һәм башка мәмләкәтләрдә яшәүче диндәш һәм иректәшләребез мәхәлләбезнең вәзгыятен вә башкарган эшләрен белеп, чын күңелдән шатланганнарын язалар, динебезне, милли барлыгыбызны саклау юлында тырышуларыбыз өчен рәхмәтләр укыйлар, — диелә бер мәкаләдә. — Төрле мәмләкәтләрдә яшәүче Казан төрекләре арасыннан Финляндия мөселманнарында дини-милли эшләр иң тәртипле сурәттә алып барыла, дип әйтсәк, бу сүз һич тә арттырып әйтелгән сүз түгелдер, дип уйлыйбыз». («Мәхәллә хәбәрләре», 1958, № 18-19. 61 бит).
«Финляндия төрекләре берлеге» һәм мәдәният мәсьәләләре
Сүзне бер хатирәдән башлыйсы килә. 1969 елның маенда без танылган тел галиме Искәндәр Абдуллин белән Хельсинкидә фәнни командировкада булган идек. Безне анда Хельсинки университеты профессоры һәм Г.Тукай исемендәге җәмгыять җитәкчесе Гомәр Таһир чакыртты. Көннәрнең берендә «Финляндия төрекләре берлеге» оештырган бер кичәдә катнаштык. Ул Хельсинкигә спорт ярышларына килгән төрек боксерлары белән очрашуга багышланган иде. Мәхәллә йортының зур залына өч йөзгә якын кеше җыелган. Өстәл өсләрендә тәмле чәй, татлы ризыклар. Хатын-кызлар аерым, ир-егетләр аерым утырганнар. Аерым өстәл артында төрек спортчылары һәм Төркиянең Финляндиядәге илчелек вәкилләре урын алган, һәркайда Финляндия һәм Төркия флаглары. Кичне төрек берлегенең ул вакыттагы рәисе Әнвәр Хәйрулла ачты. Ул татар сүзләрен төрек сүзләре белән катнаштырып кунакларны сәламләде, Төркия белән Финляндия арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Аның «Без аслымыз белән Казан төрекләре» дигән сүзләре истә калган. Төрек кунакларыннан берәү чыгыш ясаганнан соң, Хельсинкидәге татар яшьләре матур гына концерт бирделәр. Күмәк һәм ялгыз җырлар, биюләр башкарылды. Концертта катнашучылар төрек телендә дә берничә җыр җырлап, кунаклар күңелен күрделәр. Ә ахырдан залдагы бөтен халык дәррәү рәвештә «Туган тел»не җырлаганда, без дә кушылдык. Кемдер шунда: «Безнең күмәк кичәләр һәркайчан «Туган тел»не җырлап тәмамлана», — диде.
Бу хатирәне искә төшерүнең мәгънәсе бар. Төрле уңай белән мәхәллә йортында бәйрәм кичәләре үткәрү, сәхнә әсәрләре уйнау, концертлар оештыру — болар барысы да «Финляндия төрекләре берлеге»нең төп вазифаларыннан берсе. Андый кичәләргә Хельсинкидән читтә яшәүче милләттәшләр дә чакырыла.
«Финляндия төрекләре берлеге» 1935 елда оештырыла. Аның уставы бар. Әгъзалар саны ике йөздән артык. Еллык взнос күләме 300 фин маркасы, һәр ел башында берлекнең гомуми җыелышы булып, анда тугыз кешедән торган идарә сайлана. Бер елдан соң ул идарә үз эшләре хакында халык алдында исәп-хисап бирә.
Берлек алдында торган үзәк максат бер генә: милли хис-тойгыларга куәт бирү, халыкның рухи тормышын мөмкин кадәр эчтәлекле һәм бай итү. Моңа ирешү өчен берлек үз эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара. Мисал өчен 1961 ел хисабына күз салыйк. Ел дәвамында Хельсинкидә халык өчен татар телендә биш лекция укылган. Сүз Төркиядән килгән татар профессоры Рәшит Рәхмәти, Әкъдәс Курат, Габдулла Баттал-Таймасларның милли һәм тарихи мәсьәләләргә, баш имам Вәлиәхмәт Хәкимнең ислам диненә һәм әхлакка, икенче имам Әхмәт Наим Атасевәрнең милли телне саклауга багышланган лекцияләре турында бара. Бу елда татар яшьләре өчен алты мәртәбә чәй кичәсе үткәрелгән. Анда катнашучылар милли җырлар җырлап, уеннар уйнап ял иткәннәр. Моннан тыш өч мәртәбә милли кичәләр уздырылган. Аларның берсендә
һәвәскәрләр тарафыннан сәхнәдә татар драматургы Галиәсгар Камалның «Хуҗа һәм приказчик» исемле комедиясе уйнала, аны 400дән артык кеше тамаша кыла. Балалар өчен оештырылган аерым бер кичәдә исә төрек халык мәктәбендә укучылар «Ятим бала» дигән пьеса күрсәтәләр. («Мәхәллә хәбәрләре», 1962, № 27. 10-12 битләр).
«Финляндия төрекләре берлеге» үзенең эшен һәр елны менә шушы рәвешле оештырып бара. Г.Галенның алда искә алган библиографиясенә төрле елларда үткәрелгән милли кичәләрнең программалары да кертелгән. 1943 елда, мәсәлән, андагы һәвәскәрләр сәхнәгә Г.Исхакыйның «Җан Баевич» дигән комедиясен куйганнар. Берничә тапкыр уйналган пьесалар арасында Мольерның «Саран»ы, Г.Исхакыйның «Зөләйха»сы, М.Фәйзинең «Асылъяр» һәм «Галиябану»ы, Г.Камалның «Банкрот», «Бүләк өчен», «Беренче театр»ы бар. Соңгы вакытта (1984) балалар өчен А.Әхмәтнең «Үги кыз» әкияте сәхнәләштерелгән.
Миндә «Финляндия төрекләре берлеге» чыгарган унга якын җыр җыентыгы бар. Беренчесе — «Халкыбыз көйләре» — 1952 елда басылган. Соңгысы — «Җырлыйк бергә» — 1990 елда дөнья күргән.
Арада иң күләмлесе 1980 елда басылган «Безнең җырлар» китабы. 460 биттән торган бу җыентыкта 477 җыр тексты үзләренең көйләре, ягъни ноталары белән бирелгән. Дөресен әйткәндә, җырлар басу тарихында мондый зәвыклы, бай итеп эшләнгән китапның Казанда әлегә кадәр беркайчан да дөнья күргәне юк. Андагы әсәрләрнең яртыдан артыгын татар халык җырлары, калган өлешен татар, башкорт шагыйрьләре һәм композиторлары иҗат иткән җырлар алып тора. Дистәгә якыны Финляндия татарлары арасында таралган һәм безнең фольклор фәненә әүвәл мәгълүм булмаган әсәрләр. Шуларның берсе — Сөембикә турындагы тарихи җыр анда бүген дә популяр санала. Китапта төрек халык җырларыннан да берничә үрнәк бар.
Милли-мәдәни мәсьәләләрне «Берлек» башкармасы еш кына ислам җәмгыяте белән бергәләп хәл итә. Моның матур мисалы — татар музыкасын саклау, таратуга юнәлгән күркәм эшләр. Күз алдына китерегез, саннары бер меңгә дә тулмаган Финляндия татарлары өчен соңгы елларда гына милли җырлар, көйләр язылган дүрт музыкаль тәлинкә һәм ике кассета чыгарыла. Дәрәҗәле фирмаларда бизәкләп эшләнгән бу язмаларның бөтен дөньяга сибелгән татарлар өчен милли моңнар һәм хисләр, куанычлар һәм юанычлар чишмәсе булуын һәм шуның белән кадерле бер хатирәгә әйләнүен әйтми калу мөмкин түгел. Мәгълүм «Азатлык» радиосының татар бүлеге, Казаннан барган музыка язмалары белән бергә, Финляндия җирендә башкарылганнарын да даими тапшырып килә.
Искә алган тәлинкәләргә (Финляндия татарлары аларны «такта» дип йөртә) һәм кассеталарга андагы һәвәскәрләр ансамбле һәр хор түгәрәге башкарган иллегә якын җыр-көй язылган. Эстрада ансамблендә алты музыкант һәм ике җырчы булса, хорда кырыкка якын һәвәскәр катнаша. Хор башкарган һәм нигездә татар халык җырларыннан торучы «Ак Идел буйлары» исемле тәлинкә (1986) тышлыгында һәр җырга карата инглиз һәм татар телләрендә түбәндәге кыска гына фикерләр әйтелгән:
«Без, Финляндиядә яшәүче татарлар, ата-бабаларыбыздан калган үз гадәтләребезне, милли барлыгыбызны саклап киләбез. Милли җырларыбыз шатлык бәйрәмнәрендә һәм көндәлек тормышыбызда яңгырый. Әнкәләребез бишектән башлап үз көйләребез белән үстергәннәр. Шуның өчен җырларыбыз безгә якын, алар күңелләребезгә сеңгән». Тәлинкәләрнең берсе — «Сагынам, дусларым» (1979). Тышлыкта — катнашучыларның рәсемнәре.
Аларның күбесе Казан, Чаллы, Мәскәү татарларына таныш. Чөнки бу һәвәскәрләр 1989 елның җәендә Финляндиядән килеп, саналган шәһәрләрнең тамашачылары алдында күңелле концертлар биргәннәр иде. Халык аларның җырларын, моңнарын яратып, сокланып, гаҗәпләнеп, алкышлап тыңлады. Матбугат битләрендә ансамбль чыгышларына югары бәя биргән рецензияләр чыкты. Юк, бу гадәти концерт кына түгел,
— диелгән иде аларның берсендә. Бу — чит илдә гомер итүче милләттәшләребезнең туган телдә сөйләшә, аңлаша алу шатлыгы да, үзләренең сагыну хисләрен түкми-чәчми китереп җиткерә алуларына горурлану да, рухи ихтыяҗларының газиз кайтавазын тоюга рәхмәтле булулары да иде» (Гөлнур Гобәйдуллина. «Кош җитмәгән җиргә җыр җитә». «Социалистик Татарстан», 1989, 20 июль).
1991 ел башында бу ансамбльнең «Кизләү» дип исемләнгән яңа кассетасы чыкты.
Башкаручылар төркеменә яшь музыкантлар өстәлгән. Аларның икесе татар, икесе фин егетләре. Репертуардагы яңа әсәрләрнең байтагы танылган композитор Л. Батыр-Болгарый җырлары. Кассетадагы ике әсәр аерым игътибарга лаек. Берсе Финляндия татарларының бабаларыннан калган «Сулар буйлап» җыры. Борынгы булса да, аның беренче яңгыравы. Икенче җырның музыкасын һәм шигырен ансамбль җитәкчесе, Финляндия җирендә мәгълүм гитарист Дәнис Бәдретдин язган. Төп шөгыле буенча ул — коммерсант. «Әлмира» исемле җырны автор, үзе әйткәнчә, Европага хас стильдә иҗат иткән. Татар моңы бик чамалы булса да, әсәр яңалыгы белән истә кала.
Соңгы елларда «Финляндия төрекләре берлеге» Казан белән, татар мәдәнияте һәм фәне белән бәйләнешләрне ныгытуга аерым игътибар күрсәтә башлады. Берлек чакыруы буенча атаклы артистыбыз Хәйдәр Бигичев җитәкчелегендәге бер төркем 1989 елда Хельсинкидә булып, андагы милләттәшләр күңеленә хуш килердәй концертлар биреп кайттылар («Социалистик Татарстан», 1989, 15 октябрь). Казан университеты доценты, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Хельсинки университеты чакыруы буенча фәнни командировкага баргач, төп эшләреннән тыш, андагы татарлар өчен борынгы әдәбиятыбыз турында берничә лекция укый. «Берлек» тарафыннан оештырылып, мәхәллә йортында укылган бу лекцияләрне зур кызыксыну белән тыңлыйлар («Социалистик Татарстан» , 1990, 6 октябрь).
Ни өчен бу мәдәни оешма «Финляндия төрекләре берлеге» дип атала соң?
Иң беренче чиратта моңа безнең илдә егерменче еллар ахырында тамыр җәя башлаган тоталитар режим гаепле. Алдарак әйтелгәнчә, нәкъ шул елларда Финляндиядә гомер итүче татарлар төп Ватаннарыннан мәхрүм ителгән бер хәлдә калалар, ике ил арасындагы сәяси мөнәсәбәтләр киеренке төс алгач, аралашуларга катгый чик куела. Финляндия җире андагы татарлар өчен матди яктан бай һәм җитеш булса да, дине, теле ягыннан ят ил. Шуңа күрә аларның бер өлеше дини, мәдәни яктан үзләренә кыйбла итеп Төркияне сайлау фикерен яклыйлар. Төркия
— төрки халыклар арасында мөстәкыйльлеген югалтмаган бердәнбер суверен дәүләт. Өстәвенә, татарлар белән төрекләр арасында борынгыдан килүче тарихи- мәдәни традицияләр яшәве мәгълүм, анда гомер итүче күренекле татар зыялылары Финляндиягә даими килеп йөриләр. Дөрес, төрекләр татар дигән этнонимны үзләренчә атыйлар, алар өчен без «Казан төрекләре», «шимал төрекләре». Бу атаманы Финляндиядәге татар колониясе җитәкчеләре дә кабул итеп ала. «Мәхәллә хәбәрләре»ндә, кагыйдә буларак, «Финляндия төрекләре», «шимал төрекләре» дигән төшенчәләр генә кулланыла. Шуңа күрә 1935 елда оештырылган мәдәни оешманың «Финляндия төрекләре берлеге» дип аталуы гаҗәп түгел. Шул ук вакытта бу исемгә тарихи килергә кирәк. Заманында ул Финляндия татарларына үз-үзләрен ислам динендәге төрки халык буларак саклау өчен кирәк булган. Ләкин монда исем белән җисемнең бер-берләренә туры килмәве дә күзгә бәрелеп тора. Андагы татарлар үз туган телләрендә сөйләшә, ата-бабаларыннан калган йола-гадәтләргә тугрылык саклый, милли әдәбиятны һәм музыканы берни белән дә алыштырып булмый торган рухи хәзинә дип саный. Күрәсең, шул сәбәпледер, әүвәлрәк үзен даими сиздереп торган һәм бәхәсләр кузгаткан исем һәм җисем каршылыгы соңгы елларда югала бара. Фәнни мәкаләләрдә генә түгел, балалар өчен чыгарылган китапларда да, аерым музыкаль тәлинкәләрдә дә Финляндия татарларының үз этнонимнары белән, ягъни татарлар дип аталуы һәм гомумән «татар» атамасын кулланудан тартынмаулары шуның бер дәлиле булып тора.
Тукай җәмгыяте турында
Габдулла Тукай исеме — бөтен татар галәме өчен изге исем, ул милләтнең рухи юлбашчысы да, фидаи байракчысы да. Финляндия татарлары хәятендә дә Тукай кадерле һәм мөкатдәс урын били. Ел саен шагыйрь туган көндә татарлар яшәгән эре шәһәрләрдә аңа багышлап милли кичәләр үткәрү гадәте яши. Анда шагыйрьнең китаплары басылып тора, аның турында мәҗмугалар чыга. «Габдулла Тукай шигырьләре» дип аталган җыентык шагыйрьнең әсәрләреннән торса (аны әдәбият һәвәскәре, сәүдәгәр Хөсәен Садыйк әзерләгән), «Татар шагыйре Габдулла Тукай» дип исемләнгән китапта аның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында төрле мәкаләләр, хәбәрләр тупланган. Соңгысын Тампере имамы Хәбибрахман Шакир белән шул шәһәрнең мәдәният эшчәне Гайсә
Хәкимҗан әзерләгәннәр.
Мәгълүм булганча, 1967 елдан башлап Финляндиядә Габдулла Тукай исемен йөртүче мәдәни җәмгыять эшләп килә. Аның оештыручысы һәм җитәкчесе — Хельсинки университетында төрки телләр укытучы профессор Гомәр Таһир. Ният-максатының кыюлыгы һәм яңалыгы ягыннан бу җәмгыять аерым игътибарга лаек. Чөнки монда сүз Финляндия татарларын тарихи ватаннары белән, милли мәркәз саналган Казан белән якынайту турында, икенче төрле әйткәндә, ничәмә еллар буе корыч куллы мәрхәмәтсез сәясәт аркасында, бер-берләреннән ясалма читләштерелгән бер милләт кешеләре арасында дустанә мөнәсәбәтләргә юл ачу турында бара. Шушы игелекле максатка ирешү өчен Тукай җәмгыяте егерме елдан артык яшәү дәверендә хөрмәт белән тәкъдир ителердәй күп эшләр башкарды. Бу эшләрнең кыйбласы Финляндия татарларының рухи-мәдәни ихтыяҗлар дөньясына юнәлгән.
Билгеле булганча, милли тел һәм әдәбият, сәнгать һәм тарих — халык гомеренең, халык рухының төп таянычлары. Халыкны шулар яшәтә. Шуны истә тотып, Тукай җәмгыяте Казаннан танылган татар артистларын, сәнгать осталарын һәм галимнәрне чакыртып, алар катнашында Хельсинкидә һәм башка шәһәрләрдә җыелышлар, очрашулар үткәрүне төп максаты итеп саный. Үткән еллар дәвамында җәмгыятьнең унҗиде җыелышы уздырыла. Аларда Казаннан барган унбиш артист һәм тугыз галим катнаша. Финляндиядәге татарлар күңелен үзенә тарткан җыелышлар, концертлар, лекцияләр, документаль фильмнар — болар барысы да ике илдә яшәүче милләттәшләр арасындагы мәдәни багланышларны көчәйтүгә һәм үзара яхшырак аңлашуга зур өлеш кертә. Шунысын да әйтергә кирәк, Казан артистларының концертлары уңаеннан фин матбугатында татар музыка сәнгатенә, аның осталарына карата соклану, хозурлану һәм хөрмәтләү хисләре белән сугарылган дистәгә якын җылы, самими бәяләмәләр басыла.
«Илле ел чамасы ана йортымыздан бөтенләй аерылган кебек чит җирләрдә үксез балалардай яшәп килдек, — дип яза Гайсә Хәкимҗан «Шатлык» дип аталган мәкаләсендә. — Финляндиядә туып-үскән яшьләремезнең ана йортымыздан һич хәбәрләре булмаганлыктан, алар Финляндиядә генә татарлар бар дип уйлыйлар иде.
Моннан берничә ел элек һич көтмәгәндә, кара болытлар астыннан нурлы кояш ярып чыккан кеби, ана йортымыздан Хельсинкигә татар артистлары, галимнәр килә башлады. Аларның килүләре Финляндиядәге татарларның җаннарын яңадан тергезеп җибәрде. Үзләрен татар дип әйтергә куркып йөргәннәр дә гайрәтләнеп, аяк өсләренә шатланып бастылар, төрекләшкән татарларның да күзләре ачылып, оятлы булган кебек булдылар. Шулай итеп, ике арамыздагы юллар ачылып китте» (1969, 28 август).
«Казан утлары» 1986 елда (№ 4) Тукай җәмгыятенең эшчәнлеген шактый әтрафлы итеп тасвирлаган бер әңгәмә бастырды. Андагы мәгълүматларны кабатлап тормастан, соңгы биш елда Тукай җәмгыяте ярдәме белән дөнья күргән ике китапны телгә алыйк. Аларның «Татарика» дип аталганы 1987 елда Хельсинкидә басылды. Бу күләмле хезмәттә татар халкының тарихына, теле һәм әдәбиятына багышланган егерме сигез мәкалә урын алган. Авторлар арасында бөтен дөньяда танылган һәм төрле илләрдә яшәүче тюркологлар бар. Мәкаләләр биш телдә басылганнар. Бу олы хезмәткә «Советская тюркология» (1988, № 6) һәм «Казан утлары» (1989, №9) битләрендә югары бәя бирелде. Икенче хезмәтнең авторы — күренекле татар археологы һәм тарихчысы профессор А.Халиков. Аның «Кемнәр соң алар, татарлар?» дигән монографиясе әле күптән түгел генә Хельсинкидә фин телендә дөнья күрде. Тукай җәмгыятенең алдагы планнарында татарча-финчә, финчә-татарча сүзлекләр төзеп чыгару нияте барлыгын да белдереп үтик.
Жыйнап әйткәндә, Тукай җәмгыяте Финляндия татарлары белән Казан татарлары арасында мәдәни һәм фәнни күпер салуга олы өлеш кертте. Шушы хезмәте белән ул андагы милләттәшләр тарихында үзенә аерым сәхифә ачкан җәмгыять дип саналырга хаклы.
Матбугат тарихыннан берничә сүз
Кайда гына яшәсәләр дә, татарлар гыйлемгә, китаби сүзгә, уку-язуга хирес халык. Финляндия татарларының матбугат һәм матбагачылык тарихы белән якыннан танышканда бу фикернең раслыгына кабат-кабат ышанасың. Анда гомер кичерүче бер уч милләттәшләребез арасыннан китап язучылар һәм язылган әсәрләрне төрле ысуллар
белән бастырып дөньяга таратучылар исемлегендә йөзгә якын кеше бар. Алдарак Исламия җәмгыяте һәм төрекләр берлеге, халык мәктәбе һәм Тукай җәмгыяте кебек оешмаларның эшчәнлеген күздән кичергәндә, алар тарафыннан нәшер ителгән китаплар турында да сүз булды. Болар белән чагыштырганда аерым авторлар чыгарган мөстәкыйль басмалар саны бермә-бер күбрәк.
Финляндиядә 1925 елдан алып бүгенгә хәтле, ягъни алтмыш биш ел эчендә татар телендә дөнья күргән төрле басмалар (дини китаплар, дәреслекләр, җыентыклар, әдәби әсәрләр) саны ике йөзгә җитә. Ул китапларны төркемлисе, тәфсилләп тасвирлыйсы, тарихи-танып белү күзлегеннән һәм әдәби-эстетик яктан бәялисе бар. Хәзергә исә мин Хельсинкидә гомер иткән һәм үзем күреп белгән бер язучы турында гына тулырак мәгълүмат бирүне күз алдымда тотам.
Хәсән Хәмидулла (1895-1988) — озын гомер юлы үткән, үз вакытында бәхет эзләп Польша, Төркия илләренә барып чыккан, күп йөргән, күп белгән, гаҗәеп тырыш, зирәк, туры сүзле бер кеше. Сәүдә дөньясын гына түгел, китап дөньясын да әйбәт белүче зат. Татар мәгърифәтчеләренә хас киң карашлы һәм милли тойгыларга бай булуы белән аерылып тора. Профессор Гомәр Таһирның фикердәше һәм кардәше. Финляндия җирендә бүген аның балалары, оныклары яши. Зур китапханәсендә күп китаплар саклана. Аерым бер шкафта үзе язган әсәрләр — романнар, хикәяләр, драмалар, шигырьләр.
Үзенең күп тармаклы иҗатын Хәсән Хәмидулла журналист буларак башлый. Кеми дигән кечкенә бер шәһәрдә торган елларда. 1925 елдан алып «Мәгърифәт» дигән газета чыгара. Аңа «фәкать җомга көннәрендә чыга торган сәяси, милли вә әдәби газетадыр» дигән искәрмә бирелгән. Бу газетаны ул өендәге басмаханәсендә күбәйтеп, Финляндиядәге татарлар арасында тарата, Төркиягә, Кырымга һәм Ленинградка җибәреп тора.
1945-1977 елларда чыгып килгән «Шимал очкыннары» исемле журналны X. Хәмидулла алда искә алган газетаның дәвамы итеп санаган. Анда төп урынны нәширнең үзе тарафыннан язылган әдәби әсәрләреннән һәм публицистикасыннан тыш, дини сабаклар, сүрәләр һәм догалар алып тора. «Шимал очкыннары» — безнең мондагы халык өчен мәгърифәт таратучы бердәнбер популяр журнал булды. Аны карты да, яше дә яратып укый иде», — дип язды миңа Гомәр Таһир бер хатында.
Хәсән Хәмидулла — фидакарь журналист булу өстенә, егерме тугыз китаптан торган әдәби әсәрләр авторы, фольклорчы һәм тарихчы. Ул бай әдәби мирас иясе: шигъри җыентыклары — унбер («Ватансызлык», 1946; «Моңлы таңнар», 1949; «Сүнүгә табан», 1951; «Илһам җимешләре», 1970 һ.б.), драма һәм комедияләре- җиде («Хәйрелниса», 1943; «Өзелгән өмет», 1960; «Алдым-бирдем», 1976 һ.б.), проза әсәрләре — дүрт («Тәкъдир каршында», 1950; «Мөһаҗир бәхете», 1953 һ.б.). Болардан тыш аның тарих белән бәйле өч әсәре («Яңапар тарихы», 1954; «Ник алай?», 1977 һ.б.), ике сәяхәтнамәсе («Хаҗ хатирәләре», 1968, 1971) һәм фольклор хәзинәләре тупланган ике җыентыгы («Борынгы картлар сүзе», 1951; «Татар халык җырлары һәм моңнары», 1975) бар.
Хәсән Хәмидулланы ислам дөньясында да яхшы беләләр. Чөнки ул үз гомерендә егермегә якын дини һәм дини-дидактик китап (шул исәптән «Коръән», «Иман шартлары») бастырып, аларны төрле илләргә таратучы да.
Биредә шунысын да әйтү зарури. Хәсән Хәмидулла бөтен китапларын үзенең шәхси матбагасында (типографиясендә) бастырып килде. Бу эштә аңа ярдәм итүче бердәнбер кеше — хатыны Гөлсем ханым гына иде. Минем ул матбаганы күргәнем бар. Өйләренең аскы катындагы зур бүлмәдә хәреф җыя торган төрле машинкалар тезелгән. Гарәп хәрефләре дә, латин да бар. Төрле төстәге буяулар, төргәк-төргәк кәгазьләр. Уртада матбага машинасы. Хәсән ага аны эшләтеп күрсәтте, аңлатмалар бирде. Катлаулы, могҗизалы дөнья. Дистәләгән китапларына ул үзе рәсемнәр ясый, кирәк сызымнарны сыза. Барысына да ничек өлгерә ул? «Мин бик аз йоклыйм, юкса өлгереп булмый», — дигән сүзләре истә калган.
Сәүдә өлкәсендә армый-талмый эшләве өстенә (аның радио-товарлар кибетендә хәзер улы Гомәр сату итә), каләм остасы булып танылган бу шәхеснең иҗат мирасын махсус өйрәнеп, аның чит илләрдәге татарлар барлыкка китергән матур әдәбият тарихында тоткан урынын билгелисе бар. Ул моңа һәр яктан лаек затларның берсе.
1985 елда Хәсән Хәмидулланы Финляндия язучылары ассоциациясенә әгъза итеп
алалар. Бу — язучының әдәби эшчәнлегенә югары бәя бирү.
Финляндия татарлары арасында әдәби иҗат белән шөгыльләнүче тагын берничә кешене телгә алып узыйк. Мин аларны шәхсән күреп беләм, әсәрләренең шактые китапханәмдә саклана. Сүз өч һәвәскәр турында бара: Садри Хәмит (1905-1987) — кечкенә күләмле утызга якын китап авторы, Гайса Хәкимҗан (1896-1972) — өч кисәктән торган шигъри җыентыклар иясе, Гәүһәр Туганай (1911) — ике шигъри мәҗмуга авторы, бүген дә иҗат эшчәнлеген дәвам итә, кайбер шигырьләре «Азат хатын» журналында (1969, № 3) дөнья күргән иде.
Финляндиядә татар спорты турында
Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең спорт белән бәйле үз тарихы бар. Аның беренче сәхифәләре утызынчы елларда языла башлый. Иң әүвәл Хельсинкидә яшәүче егетләрдән бер футбол командасы оештырыла. Аңа «Алтын Урда» дигән исем бирәләр. Бу команда 1934 елдан алып Икенче Бөтендөнья сугышы башланганчы сафта була.
Сугыш беткәннән соң, 1945 елда Хельсинкидә мөстәкыйль спорт җәмгыяте оеша һәм аңа «Йолдыз» дигән исем кушыла. Әлеге җәмгыять бүгенге көнгә кадәр актив эшләп килә. Аның үз уставы бар. Идарәсе ике ел саен сайланып тора.
«Йолдыз» берничә бүлекне берләштерә. Футбол, гимнастика, теннис төп бүлекләрдән санала.
Беренче вакытта бу җәмгыять башкармасында рәис булып Вәлиәхмәт Гали тора, аннан Наим Җамалетдин, Габдулла Галиләр җитәкчелек итә. Алардан соң рәислекне егерме ел буе (1958-1978) Госман Габдерәхим алып бара. Бу тарихны бәян иткәндә аның истәлекләре дә файдаланылды. Соңгы унике ел арасында Равил Газиз, Ирхан Низаметдиннәр тырышып эшләде. Хәзерге вакытта рәислек вазифаларын Айфар Хәкимҗан алып бара. Ул — рәислек эшләрен башкаручы беренче хатын-кыз.
Хельсинкидәге татар футбол командасы әүвәлрәк түбәндәге лигада булса да, акрынлап өскә үрли һәм хәзерге вакытта алдынгы командаларның берсе санала. Аны клуб исеме белән «Йолдыз» дип йөртәләр. Футболчыларның майкаларында милли эмблема уелган. Ярты ай һәм йолдыз.
Татар футболчылары ел саен үз лигаларындагы унике команда белән очрашулар үткәрәләр. Узган ел алар лигада өченче урынны яулауга ирешә. Сиксән тугызынчы елның сентябрь аенда «Йолдыз» командасы Төркиягә барып, анда Истанбул, Анкара шәһәрләрендә студентлар белән берничә матч уйнап кайта. Татар футболчылары ике уенда җиңеп чыгалар. Алар кайткач, «Йолдыз» клубы бу сәяхәткә багышлап халык өчен зур кичә оештыра.
Уенчыларның күбесе Хельсинкидә яшәүче татар егетләре, төп эш-кәсепләре ягыннан сәүдә хезмәткәрләре.
Финляндиядә гомер итүче татарлар арасыннан чыккан һәм андагы мәмләкәттә генә түгел, Скандинавия, көнбатыш Европа илләрендә дә танылган берничә татар футболчысы булуын да әйтергә кирәк. Хәйрулла Сафкан, Тәлгать Исмай, Атик Исмай, Дәнис Бәшәретдиннәр уеннарын «Йолдыз»да башлап, соңрак Финляндиянең танылган командаларына чакырылалар, ә Атик Исмай Финляндиянең җыелма командасында уйнаган атаклы футболчы санала. Фин газеталарында «Йолдыз» командасы турында, аерым спортчылар турында хәбәрләр басылып тора. Татарлар арасыннан спорт буенча бер журналист та бар. Ул — Габбас Бәшәретдин. Танылган спортчылар арасында марафончы Әнвәр Бәдретдин, йөгерүче Сәмигулла Газиз, боксер Исмай Ногман, тимераякта шуып чемпион булган Хәсән Габдерәхим, йөзү буенча танылган Фәйзрахман Гали, оста атучы Суна Сафкан да бар. Мөнип Җамалетдин дигән хоккейчының күп еллар буе фин хоккей командаларында судья булып эшләвен дә телгә алырга кирәк.
«Йолдыз» җәмгыяте җәйләрен дә, кышларын да спорт көннәре, хәрәкәт көннәре оештыра. Миндә «Йолдыз» башкармасы тараткан төрле белдерүләр, чакырулар саклана. Аларның берсендә сүз Паюлахти дигән зур стадионда җәй көне оештырылган спорт бәйрәме турында бара. Анда Айнур Низаметдин дә катнаша. «Без илледән артык кеше идек, — диде ул. — Теннис, волейбол уйнадык, су коендык. Бу күңелле ял ике көн дәвам итте. Мәчет алдыннан автобуслар белән киткән идек, шул ук автобуслар кире кайтарды». Ике ел элек «Йолдыз» үткәргән сабантуйны искә төшерәсе килә. Мин аны үз күзем белән күрдем. Ул көнне Хельсинкидән һәм Тампередән бик күп халык үз
машиналарында Ярвинпэ шәһәренә җыелды. Бу шәһәр үзәгендәге агач мәчет мәйданында матур итеп сабан туе үткәрелде. Төрле милли уеннар уйналды, ярышлар оештырылды, милли җырлар җырланды. Халык өчен «Йолдыз» бушлайга милли ашлар әзерләгән иде.
Әйтүләренә караганда, мондый ял бәйрәмнәре ел саен берничә тапкыр булып тора.
Германиядә яшәүче мәгълүм татар тарихчысы, сәясәтче Гали Акыш Финляндиягә еш килеп йөри. Бу илдә аның туганнары яши. Бер килүендә ул: «Икенче дөнья сугышыннан соң чит илләрдәге шимал төрекләре арасында тәртипле һәм матди багымнан тәэмин ителгән оешмалары белән фәкать вә фәкать Финляндия төрекләре генә калдылар... Сезләр, күкрәкләрегезне киереп, үзегезнең милли-дини барлыкны саклап калган бер оешма буларак мактана аласыз», — дип белдерә. («Мәхәллә хәбәрләре», 1958, № 18-19. 42 бит). Бу сүзләрдә бүген дә хаклык һәм гаделлек көче бар.
Финляндиядә гомер итүче татарларның, әлбәттә, үз проблемалары күп. Матди һәм рухи мәнфәгатьләрне акыллы бәйләнештә, ирешелгән югарылыкта саклап калуга юнәлгән көндәлек көрәш алардан күп егәр, сәләт, оешканлык һәм бердәмлек сорый. Бу сыйфатлар исә аларда бар. Алар үз кадерләрен белеп, сайлаган кыйблаларына тугрылык саклап яшәргә омтыла. Моңа Финляндия татарларының гасырдан артыкка сузылган бай тарихы шаһит.
1992, № 2