Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛЛАРДАН ЮЛЛАР


КӨНДӘЛЕКЛӘР
1961
26/Х-61. Бүген ӨК КПСС секретаре ип. Тутаев янында булдык (А.Шамов, Г.Кашшаф, З.Нури, мин). Мине бик зур борчуга салган көн булды бу: Язучылар союзы идарәсендә председательлек итүне озак вакытка дип тапшырдылар. (Мин инде 21/Хдән шунда, тик моңарчы яна ел башына, ягъни Шамовның отпускысы беткәнгә кадәр дип кенә йөри идем. Хәзер инде менә Шамовны пенсиягә чыгарырга булганнар. Бу эшне баштан ук җайлап шушылай китереп чыгардылар: аяк терәп баш тартырга да урын калмады. Әле болай да җүнләп яза алмый йөри идем, хәзер инде бөтенләй язып булмас. Оештыру эшләре, җыелышларда чыгышлар ясау, газета һәм кулъязмалар уку белән гомер узар. Үтте иректә йөргән чаклар... Белмим...
12/XII-61. Минем Союзда председатель булу мәсьәләсе 9 декабрь көнне правление утырышында рәсмиләштерелде. Утырышка ӨК КПССтан Мансур Хәсәнов килгән иде. Шамовны азат итәргә, мине председательлеккә билгеләргә карар чыгарылды. Минем урынга урынбасар итеп, С.Хәким сайланды. Хәерле булсын, бик мәшәкатьле, четерекле эшкә эләктем. Съездга хәтле генә эшләп, котылып булса ярар иде дип торам.
1965
4/1V-65. ТГАТ «Тормыш җыры»н яңартып куярга әзерләнә: 8 нче апрельдә премьера. Шул уңай белән үземне иртәгә телевидение аркылы чыгыш ясарга чакырдылар. Ризалык бирдем. Шул чыгышка хәзерләнү тәртибендә көндәлек дәфтәрләремне актарып утырдым да, соңгы вакытларда бу дәфтәргә игътибар итми башлавым өчен үз-үземне шелтәләп алдым. Югыйсә бу елның шушы өч ае эчендә генә дә бик әһәмиятле вакыйгалар булып узды бит.
Январьның 15ендә Татарстан Язучылары союзының VI съезды булды, мин хисап доклады белән чыктым. Ул доклад әнә «Совет әдәбияты» журналының 3нче санында басылды да инде.
Март башында РСФСР язучыларының 2нче съезды булды. Бездән 14 делегат, 15 кунак барды. Бәшир белән мин президиумда утырдык. Правлениега дүрт кеше сайланды: М.Әмир, Г.Әпсәләмов, С.Хәким, Г.Бәшир; ревкомиссияга — Г.Ахунов. С.Хәкимне секретариат составына керттек.
Әдәбиятыбызга игътибар булырга гына тора, тик үз кешеләребез тарафыннан активлык кирәк. Шунысы җитми. 2нче съездда Г.Бәшир һәм мин чыгыш ясадык.
Көндәлекләрнең бер өлеше — 1964 елга караганы 2007 елның 2нче санында дөнья күрде.
8/IV-65. Бүген Татар театрында «Тормыш җыры»ның премьерасы — Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 20 еллыгына багышлап, яңа спектакль чыгардылар. Режиссер Абдулла Юсупов постановкасы.
Элеккесе белән чагыштырганда, бу спектакль бөтенләй бүтәнчә куела. Декорацияләрдә шартлылык киң урын ала. Сугыш чоры настроениесын көчәйтү теләгеннән чыгып, режиссер кара-кайгылы буяуларга күбрәк урын биргән. Уйнаучылар да әүвәлгеләр белән чагыштырганда йомшак кебек... Шуларны күреп, спектакльнең язмышы өчен бик курыккан идем, тамашачы кабул итә алмас дип борчылган идем.
Беренче спектакльне Фәүзия белән икәү, Гөлшатны да алып барып карадык — ярыйсы гына чыкты, тамашачы да әйбәт кабул итте. Соңыннан үземне сәхнәгә дә өстерәп чыгардылар.
9/IV-65. Бүген кич, бераз соңга калып булса да, «Тормыш җыры»н барып карадым. Бүген Фатима ролендә Әсфәндиярова (кичә Ихсанова иде). Икесенең дә үзләренә хас
әйбәт яклары да, кимчелекләре дә бар. Шәхсәнәмнең яшь хатын өчен юанрак булуы шактый эшне боза. Ләкин бөтенләй кабул итмәслек түгел, уены белән алдыра ала.
Юсупов, ай-ваема карамыйча, бүген дә үземне сәхнәгә өстерәп чыгарды. Минем өчен яңа хезмәт булмагач, чыгасым бер дә килмәгән иде. Юсупов ачуланды: бу синең үзең өчен түгел, артистлар өчен кирәк, халык өчен кирәк, ди. Аңладым, чынлап та шулай икән. Яңа әйбер язасым килеп китте.
Бу — икенче премьераның минем өчен куанычлы ягы шул булды: язылуына 20 елга якын вакыт узган булса да (нинди генә еллар бит әле! Нинди текә һәм кискен борылыш еллары!), әсәрем искермәгән икән. Ул быел язылган кебек диярлек яңгырый. Ә бит мин аның текстына бернинди дә үзгәреш кертмәдем диярлек. Хәтта Гөлшат та гаҗәпләнде: авыл хуҗалыгы турында әйтелгән фикерләрне хәзер өстәмәдеңме? — дип сорый. Молодец, Мирсәяф! Димәк, дөресен язгансың. Бу драманы тагын да яхшырак итеп, хәтта күп тапкыр яхшырак итеп куярга булыр иде әле. Нәм шулай куелган булса, бигрәк тә күңелле булыр иде. Ләкин булган кадәресе өчен дә театрга, Юсуповка, артистларга, художникка, Җәүдәт Фәйзигә — барына да рәхмәт әйтергә кирәк. Шактый күп көч салганнар һәм, әйтергә кирәк, шактый уңышка да ирештеләр.
Бу көннәрдә рәттән 5 спектакль уйнала (8, 9, 10, 11, 12 апрель — пәнҗешәмбе- дүшәмбе), бишесенә дә билетлар сатылып беткән диделәр. Бусы да әйбәт.
23/IV-65. Москва.
21ендә килеп төштем. Кичә кич съездлар Сараенда Ленинның тууына 95 ел тулуга багышланган тантаналы утырышта булдым. Утырышны Брежнев үзе ачты. Демичевның докладын тыңладык. Соңыннан бик әйбәт концерт булды. Шунда Якуп ага Чанышевны очраттым, аның белән бергә йөрдек, бергә утырдык. Шунда ук Табеев белән Абдразяков та булганнар икән, гостиницага кайткач күрдем үзләрен. Рәшит Мусин да (Казанның Шәһәр Комитеты секретаре) монда икән, аны да очраттым.
Кичә көндез С.Хәким белән СССР Язучылары Союзында, Воронков янында булдык. Язучыларга йорт салырга акча сорадык, аз гына соңга калдыгыз, диделәр. Шулай да 55 мең бирүләре мөмкин, тик кайсы елга булыр. Аны 70нче елга дип билгеләгәннәр, хәзер шуны якынрак күчерү турында сүз бара.
Иностранный комиссиядә булдык. Польшага, Г.Кутуй каберен зиярәт итәргә делегация җибәрү турында сөйләштек. Чит илләргә делегацияләр киткәндә бездән кемнәрне җибәрергә теләвебез турында язып җибәрүне сорадылар. Нинди әсәрләребезне тәрҗемә итәргә теләвебез турында да тәкъдимнәребезне көтәләр.
Бүген В/Сов. президиумы утырышы була. Москвага килүем дә шуның өчен.
Кичә «Роман-газета» редакциясенә шалтыраттым, Черкасова белән сөйләштем. «Чистая душа»ны тәкъдим иткән идем. Өметле генә сөйләште. Тик әле ред. совет утырышы булмаган икән. Китапны «Роман-газета»да чыгарып булса, шәп булыр иде. Белмим шул. Рус әдәбияты белән ярышу авыр.
25/IV-65. Бүген Мәскәүдән кайттым. С.Хәким белән бергә кайттык. Ул РСФСР Язучылар Союзының секретариат утырышына барган иде. Без аны II нче съездда Татарстан язучылары исеменнән секретариат составына керткән идек, бу әле аның секретариат утырышында беренче катнашуы. Һәм, әйтергә кирәк, шактый активлык та күрсәткән (мин, РСФСР Верховный Совет президиумында булу сәбәпле, секретариат утырышында катнаша алмадым, бер үк вакытта туры килделәр). Аның белән бергәләп СССР язучыларының чит илләр белән элемтә комиссиясенә кереп чыктым, «Россия» нәшриятында булдык. Әдәбиятыбызны, булган байлыгыбызны киңрәк дөньяга чыгару өчен иң элек үз тарафыбыздан актив хәрәкәт кирәк икән дигән нәтиҗәгә тагын бер тапкыр килдек.
Бүген, Казанга кайтып төшү белән диярлек, Тукай туган көнгә багышланган шигъри митингта булдык (Тукай туган көнне һәр ел аның һәйкәле янына җыелу, ул көнне шигырь бәйрәме итеп уздыру хәзер бездә матур бер традициягә кереп китте). Митингтан соң шагыйрьнең каберенә барып чәчәкләр куйдык. Митингны Ләбибә Ихсанова ачты, Г.Әпсәләмов кереш сүз әйтте, Зәки Нури алып барды. Шагыйрьләрдән: Х.Туфан, С.Хәким, Ш.Галиев, Ә.Давыдов, Гали Хуҗи, Г.Латыйп, Н.Гайсин, М.Фәйзуллина, Ә.Гайнуллин, М.Садри, артистлардан Г.Шамуков, Ә.Ягудин иптәшләр һәм мәктәп балалары, студентлар катнаштылар. Көн матур иде. Халык күп җыелды. Шунда ук китап сәүдәсе дә оештырылган иде. Телевидениега, кинога төшереп алдылар. Бәйрәм матур узды.
5/V-65. Москва. Гостиница «Москва», №1001. М.Җәлилнең 60 еллыгын үткәрүнең беренче утырышына килдек.
Муса турында худ. фильм булдыру мәсьәләсен күтәрдек. Сценарист табу мәсьәләсе күптән инде җитди проблема булып килә иде. Симоновның үзенә тәкъдим итеп карадык. Ул, «Солдатами не рождаются» романының өченче китабын төгәллисем бар дип, бу эшкә алына алмаячагын әйтте һәм Роберт Рождественскийны тәкъдим итте. Бу тәкъдим безне бик кызыксындырды. Сөйләштек. Роберт үзе дә кызыксынды. Бүген ул хатыны белән бергә безнең номерга кунакка килде. Ягымлы кеше икән. Хатыны Алла ханым (Борисовна) турында хәзергә берни дә әйтеп булмый. Михаил Львовның (ул да бездә булды) әйтүенә караганда ирен тыңлата ала торган көче бар икән.
Роберт Рождественскийны без хәзерге яшьләр арасында иң өметле шагыйрьләрнең берсе дип беләбез. Иң әһәмиятлесе: аңарда чувство современности көчле, шуның өстенә аның иҗатында гражданлык пафосы, башка бик күп яшьләр белән чагыштырганда, күп өстен тора. Муса турындагы фильмның сценариен язарга җыенучы автор өчен бу бик әһәмиятле сыйфат.
Тутаев бүген Казанга кайтып китте. Номерда (полулюкс) Г.Кашшаф белән икәү калдык. Бу минутта ул да өйдә юк: Мусаны күргәннәрдән берәүне эзләп китте.
20/IX-65. Кичә генә Москвадан кайттым. Союз эшләре белән Казаннан 15/1Хдә чыгып киткән идем, язучылар өчен торак йорты салырга акча юллап чыгару мәсьәләсен хәл иттем, тик ул эшне планга керттерү буенча тагын бераз хәрәкәт итәсе бар әле.
Муса юбилеена хәзерлек уңае белән берничә кешене (Г.Кашшаф, Р.Мостафин, Әминә, Чулпан һәм бер кинооператор) Германиягә командировкага җибәрү мәсьәләсе дә уңай хәл ителде. Хәзер аларга кирәкле документлар әзерлисе генә бар.
«Казан утлары» журналың РСФСР һәм ТАССР Язучылары органы итәсе бар, шул турыдагы тәкъдимебезне тормышка ашыру буенча эш алып барам. Бераз алга китеш бар кебек.
Тукайны гарәпчә чыгару турында «Прогресс» нәшриятында булдым.
Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә берничә шигырен биреп калдырдым, рецензентлары ни әйтер.
Бу соңгы 2 ай эчендә безнең өйдә дә зур-зур гына яңалыклар булып алды. Теге (7Знче) квартирдан шушы ук йорттагы 91нче номерлы квартирга күчтек. Бездән аста — беренче этажда Афзал Шамов семьясы, бездән өстә — өченче этажда Гомәр Бәширов, алар өстендә — Әхмәт Исхак семьясы торалар. Безнең күршедә, 92 нче квартирда — Габдрахман Әпсәләмов.
Бу квартир элеккесе белән чагыштырганда күп иркен. Тегендәге 47 урынына монда — 57 кв.м. Өч бүлмә — өчесе дә аерым-аерым, бер-берсе аша йөрисе түгел, өстәвенә коридоры теге квартирныкы белән чагыштырмас дәрәҗәдә иркен, киң. Ике чоланы бар, кухнясы да зуррак һәм ишек алды ягына карый. Шулай да семья зурлык сәбәпле, үземә аерым кабинет барыбер булмады, йокы бүлмәбездә эшләргә туры килә. Ләкин квартир мәсьәләсен окончательно хәл кылынганга санарга була инде. Хикмәт башта, җегәрдә...
Икенче җитди яңалык итеп Ләйләнең югары уку йортына керүен әйтергә кирәк. Ул Пединститутның инфагына керде. Бу көннәрдә аларны бөтен курслары белән авылга — колхозчыларга кыр эшләрендә булышырга җибәрделәр. Алексеевский р-нында бәрәңге алырга булышалар икән, Ләйлә хат язып тора.
Үзем теге өч томлык сайланма әсәрләр җыентыгының 1нче томын һаман туплап бирә алганым юк әле. Ул шактый күп көч һәм вакыт сорый торган кызыклы гына эш булып чыкты. Беренче том өчен материал эзләп, үземнең яшь чакта язып бастырган әсәрләремне карарга керешкән идем. Ерып чыкмас дәрәҗәдә күп әсәрләр бастырганмын икән. Бигрәк тә «Авыл яшьләре» һәм «Чаян» журналларында. Төрле жанрда, төрле псевдонимнар белән. Бөтенләй исемсез бастырганнары да бар икән. Шактый кызыклы хикәяләр һәм заман үтү белән менә дигән хикәягә әверелгән фельетоннар таптым. Күбесе үзем өчен дә көтелмәгән булып чыкты. Бик нык онытылган булганнар икән. Аларны культ чоры оныттырган булган. Хәзер инде, үземә үзем рәхмәт укып, «Бу Мирсәй Әмир дигән язучы яшь чагында шактый өметле, кызык, кыю гына каләм иясе булган икән, күп кенә әсәрләре вакыт үтү белән искермәгәннәр, хәтта кайберләренең актуальлекләре арта гына төшкән икән» дип, эчтән куанып йөрим, җыентык төзү өстендә яңа әйбер язгандагы кебек дәртләнеп эшлим. Үзем өчен бер ачыш та ясадым шикелле. Көлке әсәр, аеруча сатирик характердагылары, гадәттә тиз искермәүчәнрәк
булалар икән. Чөнки үткән заманны тәнкыйть итү һәр чор өчен табигый. Димәк, бүгенгене тәнкыйть итеп язылган әсәрләр заман үтү белән үзләреннән үзләре үткәнне тәнкыйть итүче әсәрләр булып калалар (аның каравы андый әсәрләрне язган чорның үзендә алар өчен рәхмәт ишетү кыен, күбрәк әр-каргыш ишетәсең, хәтта алар өчен утырып та чыгасың икән шул).
30/Х-65. Моннан берничә сәгать кенә элек без, Фәүзия белән икәү, Ленинградта идек әле. С.15-15тә «АН-10» самолетына утырып очтык та 2 с. ярымнан Казанга кайтып та төштек. Ленинградта 20енче октябрьдән 30ына кадәр Татар әдәбияты декадасы уздырылды. Декада башланган көннәрдә без Москвадан ерак түгел Щелково р-нында М.Горький исемендәге санаторийда идек. 25/Хдә шуннан туры Ленинградка барып төштек (Красная Стрела белән). Декада матур гына узды.
Ленинградта яшәүче татар халкы аеруча кызыксыну белән безнең кичәләрне яратып каршы алды. Дөрес, декаданың күп кенә кимчелекле яклары да булды. Иң башлап реклама бик начар булган. Бу декадага бик кызыксынып йөрисе күпләргә ишеттерелмәгән. Декаданың азаккы көнендә килеп, «Бүген генә ишеттек» диючеләр бик күп булды. Декада булып узганны бөтенләй белмичә калучылар да аз булмагандыр.
Укучылар конференцияләре дә тиешенчә хәзерләнмәгән иде. Шулай булуга карамастан, кичәләр һәм очрашулар җанлы гына уздылар. Эрмитаж, Рус музее, Смольный, Киров (Путилов) заводы, Кронштадт кебек тарихи урыннарда булдык.
Соңгы кичә Ленинград Язучылары союзы залында уздырылды. Яхшы булды. Халык күп иде. Соңыннан безне өстәл янына чакырып, кунак иттеләр.
29/XI-65. 20-22ләрендә Москвага барып, М.Җәлилгә ясалган һәйкәлне карап кайттык. Цигаль эшләгән. Миңа ошамады. Бердән Мусага охшамаган, икенчедән шагыйрь образы юк. Шулай дип әйттем дә. Аякларына бәйләгән чыбыкларын да ошатмадым. Ләкин, кызганычка каршы, минем фикеремнең хәл кылгыч көче юк иде инде. Чөнки безнең фикерне эш эшләнеп беткәч кенә, ягъни скульптурага заказ бирелеп, аванс түләнеп, хәтта инде аның эшләгән эшен Культура министрлыгы каршындагы Совет кабул иткәннән соң гына сорадылар.
Мондый әһәмиятле эшкә, әлбәттә, конкурс игълан итү дөрес булыр иде. Заказ биргән сурәттә, үзебезнең скульпторга, шәхсән Б.Урманчега заказ бирү кирәк иде. Һәрхәлдә, моңардан да начар һәйкәл коймас иде. Хәтта начаррак булса да, үз остазыбыз иҗаты дип горурлана алыр идек. Муса истәлеге каршында да, халык алдында да йөзебез ак булыр иде.
1965.18.XII. «Москва». Комн. 807
РСФСР Верховн. Советының 6 нчы чакырылыш — 6нчы сессиясенә килгән идем (16-17.XII-65). 15ендә һәм бүген президиум утырышы булды.
Бер уңайдан Москвада күрәсе кешеләрне дә күрдем, эшлисе эшләрнең дә беркадәресен эшләдем шикелле.
Иң башлап Гослитиздат белән «Сов. Россия» нәшриятларында булдым. Гослитның милли әдәбиятләр буенча өлкән редакторы Лебедева Лариса Осиповнаның безнең өчен бер әйбәт ягы: ул татар язучыларының әсәрләрен оригиналы буенча да укый ала икән (күңелдәгечә үк булмас, әлбәттә, шулай да ярый инде). Галимҗанны, Тукайны, Әмирханны, С.Рәми, Дәрдмәнд кебекләрне. Мусаны, Туфанны чыгару мәсьәләләрен бераз ачыклый төштек. Үземнең «Чистая душа» («Саф күңел») турында да сүз барды. Аны «Роман-газета»га тәкъдим ителгән җирдән, чыкканына күп вакыт узган дип, кире кайтарганнар иде, ягъни китап итеп чыгарырга тәкъдим иткәннәр иде. Шул нигездә редактор хәзер аның белән танышырга тиеш.
«Сов. Россия» дә Җәмил Мостафин дигән татар егете эшли икән. Ул нәкъ шушы көннәрдә Казанга җыенган булган икән, китте. Нәшриятта аның булуы безнең әдәбият өчен уңай дип уйлыйм. Әлбәттә, бу урында үзен достойно тота ала торган егет булса. Үзе тәрҗемә белән дә шөгыльләнә икән.
СП СССРның иностранная комиссиясендә булдым. Муса юбилее уңае белән ГДР га кешеләр җибәрү (Г.Кашшаф, Р.Мостафин, Әминә, Чулпан һәм кинооператор Акчурин) мәсьәләсен ачыкладык, конкретлаштырдык.
Сессия барышында В.И.Кочемасовны күреп сөйләштем. Тукай исемендәге премияне тергезү буенча безгә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт әйттем. Алда Муса юбилее торуы, аны әйбәт итеп үткәрү өчен акча кирәклеге, ләкин ул акчаны үзебезнең көч белән генә табып булмауны аңлаттым һәм эш аларга, ягъни РСФСРның Министрлар Советына килеп
терәлгән вакытта тагын булышуын сорадым. Ул шактый өметле итеп ышандырды, бу мәсьәлә белән тизрәк миңа килсеннәр, диде.
ҮК КПСС РСФСР бюросының пропаганда бүлеге мөдире Халдеев Ив. Михайлович янына кереп чыктым. «Казан утлары» журналын РСФСР һәм ТАССР язучылары союзы органы итү турында мәсьәлә кузгаткан идек. Ул һаман хәл кылына алмый килә әле. Кайбер иптәшләр «Татарстан» журналын РСФСР органы итсәк, башка автономияле республикалар да шуны даулый башларлар» дип куркалар. Бу мәсьәләгә карата уравниловка ярамаганын, безнең журналның хәле башка автономияле республикаларда чыга торган журналлар белән чагыштырганда бүтәнчәрәк икәнлеген (ягъни укучылары күплеген, тиражы арта баруын, күбрәк Татарстаннан чит өлкәләрдә таралуын, чөнки СССР да 5 миллионлап саналган татар халкының 1 миллион ярым чамасы гына Татарстанның үзендә булып, калганнары башка өлкә һәм республикаларга таралган булуын, аларны культура ярдәме белән тәэмин итү кирәклеген) аңлатырга тырыштым. Ул моны урынлы дип тапты. Ләкин хәл кылыр өчен бу мәсьәләне уйларга, нечкәләп өйрәнергә кирәк, диде. РСФСР язучылар союзы ходатайство кертсен диде (берсе көнгә шул мәсьәлә белән РСФСР язучылар союзына барыр өчен, бүген Казанга кайтып китмичә монда калдым).
Бүген («Известия» да кичә үк) газеталарда әдәбият-сәнгат буенча Ленин премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрнең исемлеге игълан ителде. Карап чыктым да, — болай булса, мондагы кебек кенә әсәрләр безнең әдәбияттә дә бар ич! — дидем. Премия алмаячагын белә торып тәкъдим итүчеләр ялгышамы, әллә безме?
1966
1966 ел. 6-февраль. Якшәмбе.
Вакыт шул кадәр тиз һәм оешмаган төстә — Союз буенча төрле административ эшләр һәм утырышлар белән болашып үтә, хәтта берничә минутка туктап көндәлек язарлык та теләк калмый, күрәсең. Югыйсә шактый әһәмиятле эшләр, кызыклы яңалыклар да күп булгандыр инде. Әйе, 17нче январь — 65нче әдәби ел
йомгакларына багышланган зур җыелышыбыз булды. Гадәттәгечә, җыелышны ачу алдыннан кереш сүз әйттем. Ябу алдыннан — йомгаклау ясадым. Җыелыш турында кыскача «Казан утлары»нда бирергә җыенабыз.
Таткнигоиздатка тапшырылган 1нче томга И.Газый тарафыннан шактый әйбәт рецензия булды. Үземә дә күңелгә ятышлы гына сүзләр әйтте. — Син теге елларда миңа караганда кыюрак булгансың икән, ул еллар өчен характерлы күренешләрне бик дөрес чагылдырган әсәрләр язып калдыргансың, — диде. — Бигрәк тә, дөресрәге, башлыча, авыл темасына. Авылны бик белеп язгансың, ди. Хәзер әсәр редактор кулына тапшырылган. Тик һаман 2 нче томын оештырып бирә алмыйм әле.
Бу арада көннәр Мусаның 60 еллыгына хәзерлек мәшәкатьләре белән мавыгып уза. Өстәвенә мондый көннәрдә бик зур ярдәм итә торган иптәшләр авырып сафтан чыга торалар.
21нче декабрь көнне, Г.Әпсәләмов Пермь өлкәсенең Барда районында татар авылларында әдәби кичәләр оештырып йөргән җирендә, миенә кан йөгереп, бик каты авыруга дучар булды. Әле дә тора алганы юк. Тагы берничә ай ятыр, диләр. Яңадан иҗат эшенә кайта алса, бик шәп булыр иде, барыбызның да теләк шул инде.
Литфонд уполномоченные булып эшләүче Мәсгүт Шәрифуллин шушы көннәрдә ашказаны белән операциягә кереп ятты. Хәле шәптән булмаса кирәк, яман шеш табалар, ди. Онкологик больницага алдылар. Бүген ишеттем — секретаребез Зәки Нури аягын сындырган, ди. Ул минем уң кулым иде. Эшләр читенләшә.
3.III.66. «Москва» гостиницасы.
Верховный Совет президиумы утырышына килгән идем. Батыев белән икәү идек, ул өченче көн үк кайтып китте. Мин «Сов. Россия» нәшриятына тапшырасы җыентыгымның эшен бетереп тапшыру өчен калдым һәм менә бүген ничек-җитте алай начар гына итеп эшләнгән юлга-юл тәрҗемәләр җыеп, Җәмил Мостафин кулына илтеп тапшырдым. «Грехи моей молодости» дип исем куйдым.
Февраль ае Муса Җәлилнең 60 еллык юбилеен оештыру белән узды. Көч түгүләр бушка китмәде шикелле: Муса исеме бөтен Союз күләмендә яңгырады, Муса исеменә дә, аны тудырган татар халкы исеменә дә бик күп матур сүзләр әйтелде.
Татарстанда бу юбилей чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әйләнде дияргә була. Союздан тыш илләр арасында да яңгыраш тапты бу көн. Германиядән, Белгиядән кунаклар килгән иде. Леон Небенцаль, Милштадт, Вилли Левин, Андре Тиммерманс — безнең халык алдында күп чыгышлар ясадылар. Немец язучылары безнең союзга Мусага багышланган телефильмнарын — «Кызыл ромашка» ны бүләк иттеләр.
Февральнең 21еннән 25енә кадәр Москвада булган идек, Казанда көн ярым торып, 28енә тагын Москвага килдем. Бүген кич кайтырга чыгам.
Г.Кашшаф та биредә, тәнкыйтьчеләр киңәшмәсенә килгән. Ресторанда Нәҗип Җиһановны очраттым, ул да бүген кайтам диде. Илһам Шакиров, Венера Шәриповалар да биредә икән әле. Кыскасы, Казан Мәскәүдән бер генә көнгә дә аерылып тормый. Язучыларыбыз да, артистларыбыз да, җитәкче работникларыбыз да — тулып ята.
Москва. 26.III-66.
Быел мине КПССның XXIII нче съездына делегат итеп сайладылар. Гомер эчендә бер булса да партсъездда катнашу зур эш инде ул. Шатландым әлбәттә. Ләкин әгәр дә бу ышаныч яшьрәк чакта ук күрсәтелгән булса, шатлыгы да, эффекты да зуррак булыр иде. Ярый, монысы өчен дә рәхмәт. Тик «отдача» азрак булыр дип күңел борчыла. Гомер буена
Гариф Ахуновның Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайланган чоры. Сулдан уңга: (басканнар) Р.Нәфикъов, А.Расих, Ш.Галиев, Р.Мостафин, ГХалит; (утырганнар) Ш.Маннур, М.Әмир, ГАхунов, Л.Ихсанова, Ә.Еники. 1968 ел.
шулай булдым инде мин: эшлисе эш өчен алдан акча сорарга да, алырга да яратмадым. Язылып беткән һәм яраклы табылып басарга яки сәхнәгә куярга кабул ителгән әсәргә генә гонорар алуны дөрес дип санап килдем. Һәм практикамда шулай эш итәргә тырыштым. Үзләре чакырып, ярым мәҗбүр итү тәртибендә генә языласы әсәргә договор төземәсәләр, үзем сорап бармадым.
Дәрәҗә мәсьәләсендә дә минем язмыш шулай булып чыкты: «аванс» белән баловать итмәделәр. 56 яшемә җиткәч РСФСР Верховн. Советына депутат иттеләр. Менә хәзер, 60 ка чыкканда Съездга делегат булдым. Анысы өчен дә бик рәхмәт.
Кичә барлык депутатлар бергәләп (60 кеше с решающим, 4 с совещательным голосом) «Татарстан» поездында юлга чыктык. Фәүзия белән Ләйлә мине озата килделәр. Зәки Нури да килгән иде. Казанның башка предприятиеләреннән килүчеләр бик күп булды.
Вагоннар делегатлар өчен махсус бик әйбәт хәзерләнгән. Яңа, матур. Чиста постельләр җәелгән, өстәлләрдә лимонадлар, фрукталар, ресторан менюлары куелган. Ул вагоннар һәрвакыт шулай хезмәт күрсәтүгә көйләнгән булсалар да бик әйбәт булыр иде. Дөрес — Казан-Москва поезды болай да начар түгел. Шулай да, юлга чыкканда өйдән азык-төлек, юыну әсбаплары алып чыгу бетмәгән әле. Ә аларны бетерергә мөмкин икән бит! Бик шәп булды.
28.III-66. Москва.
Иртәгә XXIII съезд ачыла. Кичә Казанга шалтыратып алдым. Монда кичә көне буе шактый көчле итеп яңгыр явып торды. «Ә Казанда көн аяз», — диде Фәүзия.
Бүген язучылар союзына барып килдем (икесенә дә), әллә ни эш кыра алмадым. Тукай юбилеена хәзерлек буенча хәл кыласы эшләр бар инде, иң кирәге — акча табу мәсьәләсе. РСФСР союзы белән бергәләп Совминга —Кочемасовка язарга иде. Секретарьларны күреп булмады. Хөсәинованы Казанга командировать итәргә ризалыкларын алдым — анысы да эш.
I7/VI-66. Тукайга 80 тулу юбилееның тантана көннәрен җәйгә калдырган идек, соңгы ай һәм атналар шуңа хәзерлек белән үтә. Бик авырлык белән теләнеп 6000 сум акча ала алдык. СССР Язучылар союзы да булыша. Тугандаш республикалардан һәм Москвадан кунаклар чакырдык, кайсылары килер, кайсылары килмәс — хәзергә җавапларын алып бетерә алганыбыз юк әле.
Тантаналы кичәләр иң элек Москвада — 21/У1дә — Чайковский залында башланырга тиеш. 22сендә көндез Ленин көтепханәсендә фәнни конференция, кичен Язучылар Союзы залында татар телендә әдәби-музыкаль кичә.
24енә Казанга кайтабыз.
25ендә Казанда опера театры бинасында тантана.
26сында — Кырлай.
27 — Казан, Волгада сәяхәт, банкет... һәм шуның белән бетә...
29.IX-66. Тбилиси. Гостиница «Колхети», ком. 303.
26сында СССР язучылары идарәсе һәм Грузия язучылары союзы идарәсенең берләштерелгән пленумы булды. Руставели исемендәге гостеатр бинасында. Программа буенча пленум ике көн булыр дип уйланган иде, шул бер көндә бетте. Пленумнан соң кичен кунакларга спектакль күрсәттеләр, ә делегация җитәкчеләрен Ираклий Абашидзе (Грузия язучылар союзы идарәсе председателе) үз өенә кунакка чакырды. Мин дә шулар арасында булдым. Квартирасы бик шәп һәм иркен икән. Залында 50 ләп кеше иркен генә урнаштык. Өстәлләрне бездәгечә П хәрефе тәртибендә тезсәң тагы шул кадәр кеше сыяр иде. Күренекле язучыларның бик күбе шунда булгандыр. Н.Тихонов, А. Сурков, К. Симонов, С.Смирнов, Межелайтис, С.Сартаков, М.Алексеев, Вл.Солоухин, Чыңгыз Айтматов, Рәсул Гамзатов, М.Кәрим, Кайсын Кулиев, Г.Марков, О.Гончар, С.Капутикян, М.Миршәкәр, В.Кожевников... Кыскасы — бары да шулар ишерәк кунаклар иде. Рус укучысына иҗады буенча иң аз билгеле булган кешеләрдән иң күренеклесе мин булганмындыр пожалуй. Шуны уйлап, үземнең алама мәгънәсендә «татарлыгыма» ачуым килеп утырдым.
Без үзебезне (ягъни татар язучыларының күпчелеге) скромный дип, шуның белән «җуанып» йөрибез. Ә шуның тарихи сәбәплар аркасында характерыбызга кереп урнашкан кыюсызлык, үзеңне кимгә санау, коллык күренеше икәнен ачыктан ачык таныйсыбыз килми. Югыйсә талант ягы, иҗат активлыгы, хезмәт сөючәнлек, әдәбиятка бирелгәнлек, намуслылык ягыбыз бер дә башкаларныкыннан ким түгел. Ә үзебезне күп
милләтле зур совет әдәбияты семьясында тулы хокуклы әгъзаларча кая барсаң шунда хуҗаларча тота алмыйбыз. Татар халкындагы менә шушы изелгәнлек, мескенлек күренешләренә каршы бик каты көрәш ачасы бар. Югыйсә аны бетерү өчен поколениелар кирәк булачак.
Ярар. Мәҗлес шәп булды. Мин дә, үземә көчләп кыюлык кертеп булса да, тост рече әйттем. Н.Тихонов бик әйбәт тост дип, мактап та куйды. Кул да чаптылар. Шулай да бик яхшы сизәм: Гамзатовлар, Кайсын Кулиевлар хәтле булдырып булмый. Ул грузиннарны әйткән дә юк инде...
Икенче көнне, 27сендә төштән соң ерак юлга чыгып киттек. Боржомига карап юл тоттык. Боржомига төннә генә барып җиттек (Тбилисидән 165км диделәр). Барыбыз да бер гостиницага сыйдык (меңгә якын кеше), ресторанында бик әйбәт ужин көтеп тора иде, милли сыйлар, хәмерләре белән үк...
28ендә иртән — Вардзия дигән җиргә —мәгарәләр шәһәрен карарга киттек. Ул Боржомидан 120 километрда. Анда барышлый, шагыйрь туган район үзәгендә, Ахалцихе каласында Шота Руставелига памятник ачу тантанасы булды. Чит илләрдән килгән язучылардан бик күп кеше чыгыш ясады. Бик матур хор оештырылган һәм ул бик оста итеп техника ярдәме белән көчәйтелгән иде. Бөтен таулар ерлаган төсле — хор моңы әллә кайлардан, күкләрдән яңгырап ишетелде. Миңа тетрәткеч тәэсир итте.
Шуннан соң мәгарәләр шәһәренә киттек. Бик озак һәм шактый арып, ачыгып барып җитүебезгә, иң элек шул тау кабыргасына 200 метрдан артык биеклектә казып ясалган мәгарәләр шәһәренә менеп, карап төшәргә тәкъдим иттеләр. Мин йөрәгемнең начарлыгын истә тотып, тауның биеклегеннән куркып, бераз икеләнеп тордым да, миннән картраклар да менгәнне күргәч, гайрәтләнеп менеп киттем. Нибарысы бер таблетка валидол көче белән егетләрчә күтәрелеп, бөтен кирәк урыннарын карап, әйләнеп тә төштем. Тамара заманында эшләнгән ул мәгарәләр — аларның архитектурный бер ансамбль булуы, барыннан да бигрәк, ул замандагы төзү техникасының нинди булуын күз алдында тотып исәпләгәндә, бу кадәр эшкә күпме хезмәт, күпме кеше көче киткәндер дип, шаккатасың... Кыскасы, болар минем өчен яңалык түгел, ләкин уйландыра торган хәлләр, бик уйландыра. Мәгараләр урнашкан тау астында Кура елгасы ага. Шул елга буена төштек. Анда километрга якын озынлыкта ике өстәл сузылган. Грузиннарның милли ашларыннан әзерләнгән сыйлар белән тулы. Шунда ук зур учак якканнар. Ялкынга тотып бөтен килеш кыр кәҗәләрен шөшләп безне сыйларга ит әзерлиләр... Шунда ук милли костюмнар кигән җыр-бию ансамбле бик күңелле тамашалар күрсәтеп кунакларның күңелен ачалар... Бик күңелле, кызыклы мәҗлес булды.
26/XII-66. Кичә Москвадан кайттым. Поездда иртән сәгать җидедә юынып, купега керүемә радиодан — «Мирсәй Әмир» дигән тавыш ишетелде. Минем РСФСР Верховн. Советының УШнче сессиясендә (6нчы чакырылыш) сөйләгән речемнең «Советская Татария» һәм «Социалистик Татарстан» газеталарында басылып чыгуы турында әйтәләр икән.
Өйгә кайткач берничә кеше телефоннан рәхмәт белдерделәр. Чыгышымны укыганнар, ошатканнар.
Бүген көндез Союзга баргач та күргән бер язучы шуны кабатладылар. — Бик кирәкле мәсьәләләрне күтәргәнсең, дип рәхмәт әйттеләр. Андый рәхмәтне ишетү күңелле, әлбәттә. Югыйсә бу союз председателе булып үткән гомер эчендә күпме чыгышлар ясала бит! Алар күпме вакыт, күпме энергияне алалар. Ничә хикәя, ничә сәхнә әсәре язарлык вакыт киткәндер. Ләкин бик күбесе (барысы да ук булмаса) бөтенләй диярлек исәпкә алынмый эзсез югала торган хезмәт бит.
Сессиядәге чыгышымда, Таткнигоиздатка кәгазь бирү күләмен 150-200 тоннага арттыру, гонорар турындагы законнарны яңадан карау, Казанда нәфис фильмнар төшерә торган кинопроизводство булдыру, Язучылар йорты салдыру мәсьәләләрен күтәрдем. Заманалар тыныч торса, аларның акрынлап булса да тормышка ашырылу мөмкинлеге бар. Әйе, алар тормышка да ашса, бик күңелле булыр иде.
Иртәгә Союзда «Поэзиядә Тукай һәм М.Җәлил традицияләрен дәвам иттерү» турында «Соц. Татарстан» битләрендә алып барылган дискуссияне йомгаклау җыелышы була. Анда да берничә сүз әйтергә туры килер инде.
28/XII-66. Кичә йомгаклау җыелышы булды. Нил Юзиев бик әйбәт доклад ясады. Чыгып сөйләүләр дә шактый җитди, эшлекле булды. Хатип Госман, С.Хәким, Х.Туфан,
Ш.Маннур, Н.Дәүли, Җәват Тәрҗемановлар сөйләделәр. Җыелышны Хамматов ачты һәм алып барды. Мин кечкенә йомгаклау сүзе әйттем.
1967
1/I-67. Яңа елны Фәүзия белән мин Асия Хасановаларда кунакта каршы алдык. Бездән башка Хәсән Хәйри белән Рауза һәм Насыйров (Казан шәһәр Сов. преды урынбасары) белән хатыны бар иде. Матур гына утырдык. Кунаклар арасында самодеятельный ярыш оештырдылар. Мин «Баек»ны җырлап, беренче премияне алдым, ике каләмле авторучка (Бейруттан кайткан бүләк диделәр). Менә хәзер шул каләм белән язып утырам.
Бу көннәрдә таныш-белешләр мине Яңа ел белән һәм РСФСР Верхов. Советы сессиясендәге чыгышым белән котлыйлар.
Алда үземә 60 тулу көннәрен, шуның белән баглы мәшәкатьләрне үткәреп җибәрү эше тора инде.
Ә хезмәт һәм иҗат буенча эш аңардан башка да күбәйгәннән-күбәя бара.
СССР язучылары съезды бик күп чигерүләрдән соң 1966ның декабрена билгеләнгән иде. Булмады, январьга күчерелде. Анысы да барып чыкмады, хәзер инде шушы елның маена күчерелде. Болай күпкә киткәч, анысында да булырмы- юкмы дип күңел икеләнә. Ә мин үземне Союз җитәкчелегеннән азат итү мәсьәләсен шул съезддан соң куярмын дип киләм.
Шулай итеп, сузыла да сузыла. Яңа әйбер язуга түгел, күптән төзеп бирелергә тиешле булган III-нче томымны да әзерләп бирә алганым юк әле. Аны сузмыйсы иде инде, шушы айда эшен бетереп тапшырасы иде.
15/I-67. бсында миңа 60 тулды. Шул көнге газеталарда, бу айда чыккан журналларда бу дата уңае белән күп кенә материаллар чыкты.
11ендә, шушы датага багышлап, Татар дәүләт Академия театры бинасында тантаналы утырыш булды. Кичә башланыр сәгатьләрдә күз ачкысыз буран күтәрелде. Шәһәрдә транспорт тукталды, машиналар йөри алмас булды. Шулай булуга карамастан, халык шактый җыелган иде. Кичә барышында партер тулып өлгерде. (Икенче көнне, Ленин районында, Советский районда торучылардан бик күпләр, бу кичәгә дип юлга чыккач килә алмый кире кайтулары турында сөйләделәр.)
Кичәне Гариф Гобәй ачты. М.Әмир иҗаты турында Б.Гыйззәтуллин доклад сөйләде. Аннары котлаулар, адреслар, телеграммалар, (беркадәр бүләкләр дә булды). ӨК, СМ һәм Верховный Совет исеменнән ӨК КПСС секретаре М.Ф.Вәлиев иптәш котлады, ул ук миңа СССР В/Сов. Указы (6/1-67) белән бирелгән Хезмәт Кызыл Байрагы орденын тапшырды.
Бик күп мактау сүзләре әйттеләр, бик күп яхшы теләкләр теләделәр. Азмы-күпме булган хезмәтеңнең шулай тәкъдир ителүен күрү, ишетү, әлбәттә, күңелле. Кайбер иптәшләр үзләренә карата мондый уздыруга, ягъни, туган көннәренә — 50, 60 яки 70 һ.б. кебек йомгаклау елларына тантаналы төс бирүгә каршы киләләр. Андый кешеләр үзләре моны «казенщина яратмаулары» белән аңлатырга телиләр. Ягъни, андый көннәрдә сиңа карата мактау сүзләре әйтүчеләр күп булса да, алар, янәсе, чын күңелдән әйтмиләр, — әйдә, — бу карт юләрнең күңеле булсын дип, төрле. мактау сүзләрен бернинди үлчәүсез яудыра бирәләр. Ничек инде шуларны чынга алып, ышанып, күңелең эреп утырырга кирәк?... Мин үзем мондый караштагы кешеләргә кушылмыйм. Чынлыкта андый иптәшләр йә андый чараның мәшәкатьләреннән куркалар, яки үзләре белән укучы арасында чын якынлык булуына ышанып җитмиләр.
Сиңа карата мактау сүзләре әйтәләр икән, аны да бит берәү дә бармактан суырып кына әйтә алмый. Сиңа котлау адресы язалар икән, ул эшне үтәп чыгу өчен дә аларга синең иҗатыңа таянырга, моның өчен аны өйрәнергә, укырга кирәк була.
Барыннан да бигрәк, бу бит бер синең иҗатыңа яки эшчәнлегеңә генә түгел, бөтен әдәбиятка кагылышлы мәсьәлә. Чөнки нинди генә язучыны алма, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында аны әйләндергән дөньядан аерып алып сөйләп булмый бит...
Кыскасы, кайберәүләр тыйнаксызлык дип тапса тапсын, ялган мактауларга куанып утыра дип көлсә көлсен, 60 еллыгымның җәмәгатьчелек тарафыннан шундый зур игътибар белән уздырылуы минем күңелемне күтәрде, миндә тагын яңа әсәрләр язу, яхшырак язу, җитдирәк эшләү, күбрәк эшләү теләкләрен уятты, көчәйтте. Күрсәтелгән зур ихтирамга каршы коры рәхмәт сүзләре әйтеп кенә котыласы килми.
Шулай да, тантаналы кичә туган көнне була алмыйча, 11енә күчергәнлектән, бу мактаулар, котлаулар кампаниясе бер атнага сузыла башлагач, күңелем болгана башлауны сиздем. Заманында елларга сузылган чиксез мактауларга Сталин ничек түзгән икән дип аптырадым. Тиешле чамада булганда гына әйбәт икән ул мактау, шулай булганда гына аңа түзәргә, хәтта рәхәтлек хис итәргә мөмкин. Ә артыкка китә башласа начар... Яхшы әле, бездә андый куркыныч юк. Бу яктан безнең язучы халкы молодец, председатель булган өчен генә «мактарга» ашыкмыйлар.
29/V-67. Москва. Казан вокзалы. «Татарстан» поезды, 7нче вагонның 7нче урынында, 2 кешелек купеда ялгызым утырам. 5 минуттан поезд китә. Казанга кайтам. СССР язучыларының 1Уенче съездына килгән идем. Съезд көннәрендә бер юл да язарга вакыт булмады. Башка делегатлар — Г.Бәшир, Х.Туфан, Х.Госман, Л.Ихсанова, X.Вахит, Л.Булгаков; кунаклар — С.Хәким. Кайсылары кичә, кайсылары өченче көн кайтып китеп беттеләр. З.Нури Пушкин көннәренә калды, 6сында кайта.
Съезд 22сендә ачылды. 27сендә көндез тәмам булды. Җитди, эшлекле төстә узды кебек. Ләкин күңелдә төер калдыра торган моментлар да җитәрлек булды. Шәхсән миңа, шулай ук безнең Татарстан делегациясенә шунысы авыр булды: Татар әдәбиятын автономияле республика әдәбияты санап, союздаш республикаларның әдәбиятыннан түбән исәптә йөртәләр. Яңа устав кабул ителде: союздаш республика язучылары оешмаларына үзләренә башка яңа членнар алу хокукы бирелә, автономиялеләргә (шул рәттән без дә) — юк. (Поезд кузгалып китте, барганда язу кыен, туктатам).
23/IX-67. Өченче көн СП РСФСРда булдык. Кичен Кремлевский театр бинасында Россия Федерациясенең культура һәм сәнгате көннәре атналыгы ачылу тантанасында катнаштык (ягъни карап утырдык). Бик матур концерт булды.
Кичә Мавзолейга һәм язучылар һәйкәлләренә (Пушкин, Горький, Маяковский) веноклар куйдык. Без Волжский хор, «Волга» журналы коллективына кушылып йөрдек.
Бәйрәм РСФСР культурасы һәм сәнгате көннәре дип аталса да, нигездә рус культурасы һәм сәнгате көннәре төсендә генә үтә, автономияле республикаларга урын бик аз бирелә, әдәбият буенча бигрәк тә. Бәйрәмнең ачылу көнендә концертта татар сәнгатеннән бер генә номер да булмады. РСФСРда руслардан кала иң зур милләт булган татардан шулай булгач, башкасын әйткән дә юк. Бер Әсәнбаев белән кабардиннар биюе — бары шул. Алар әйбәт, әлбәттә. Башка халыклардан да табарга булыр иде һәм кирәк иде.
26/IX-67. Москва. «Россия»
Бүген с.11дә РСФСР язучылары правлениесының пленумы ачылды. Л.Соболев ачты һәм кереш сүз әйтте. Виктор Ксенофонтович доклад сөйләде. Кичке 6га кадәр шунда утырдык. Бер сәер чыгыш булды: Ленинград шагыйре Соснора тарихи темага язылган совет романнарын барысын да (А.Толстойны да кертеп) фальсификация дип атады. Аны серьезга алмадылар, җүләр чыгыш дигән характерда бәя биреп, аның белән полемикага кереп торуны да кирәк тапмадылар. Аның артыннан чыгып сөйләгән Дымшиц шулай дип әйтте. Пожалуй, дөрес әйткәндер. Дымшицның үз чыгышы әйбәт булды, совет әдәбиятында героик традицияләрне яклады.
Кич гостиницага кайтып, Г.Ахунов белән З.Нури номерында Галия ханым Рахмановнаны (Кәримова, детгиз редакторы) кунак итеп, үзебез дә кунак булып, сыйланып утырдык. Г.Ахунов оештырды. Аның Татарстан турындагы китабы чыгу алдында тора, шул уңай белән тәрҗемәчесе Виктор Харчев та бар иде. Ул Москвадан шактый еракта тора икән, аучы икән, бекаслар һәм дупельләр атып, кыздырып алып килгән, коньякны шуның белән закусить иттек. Иртәгә Г.Ахунов пленумда чыгыш ясарга тиеш.
27/IX-67. Москва «Россия».
Сәгать 11дән пленум дәвам итте һәм сәгать 2гә тәмам булды. Бездән Гариф Ахунов чыгыш ясады. Ярый, әйбәт чыкты. Туктатып-туктатып кул чаптылар (башка бер чыгышны да мондый каршылау булмаган иде). Татарстанны шактый калку итеп күрсәтә алды.
Москва язучылары бүлегенә кереп, Ильин янында булдым. Әхмәт Ерикеев мирасы буенча комиссия төзү турында сөйләштек. Хәзер Әхмәтнең хатынына — Галина Дмитриевнага шалтыратып, шул турыда сөйләшмәкче булам. Шалтыраттым. Сөйләштем. Телефон... Софья Михайловна Глебова шалтыратты, хатымны алган, истәлегемне сорый. Хәзер үк төшереп салам...
4.XI-67. Москва, «Россия», №7-278
Октябрьнең 50 еллыгына багышланган тантаналы утырышта катнашам. КПСС Үзәк Комитетының, СССР һәм РСФСР Верховный Советлары президиумнарының берләштерелгән утырышы! Җитмәсә мин шуның президиумында утырам. Минем алда гына Тодор Живков, Янош Кадар, Иосиф Броз Тито кебек кешеләр — социалистик илләрдән һәм капиталистик илләрдән компартияләрдән килгән вәкилләр... Политбюро ЦК, барлык союзный республикаларның җитәкчеләре... Шулар арасында нибарысы өч язучы: Леонид Соболев, казак Шәрипов һәм мин... Бу әлбәттә бәхет эше. Шушы көннең минем өлешкә туры килүендә. Шулай да күңелле. Бик сирәк туры килә торган бәхет...
Кызганычка каршы бүген тантаналы утырышның ахырына кадәр утырырга туры килмәде. Бүген кайтып китәргә кирәк. Поезд сәгать 20.20дә китә. Билет кесәдә.
Гостиницада тантаналы утырышны радиодан тыңлап утырдым. Әнә, сөйләүчеләр күп булу сәбәпле, утырышны 8гә кадәр дәвам иттерергә кирәк, диләр.
Кичәле -бүгенле бик күп танышларга, дусларга котлау хатлары язып җибәрдем.
10/XII-67. 7 нче декабрьдә Казанда консерваториянең концерт залы ачылды. Яңа бина. Фәүзия белән икәү бардык. Бик зур куанычлы яңалык булды бу безнең Казан өчен, алай гына да түгел, бөтен Татарстан өчен! Тик концертның программасы гына шактый эчне пошырып, шундый зур тантанага күләгә төшерде: татар халкының үз музыкасына, музыкадагы милли традицияләргә ригая юклыгы сизелде. Дөрес, анда катнашучылар арасында татар фамилияләре күп. Җиһанов исеме берничә кат кабатланды, Монасыйпов, Марат Әхмәтов, Эмиль Җәләлетдинов, Хисматуллина... Ключарев, Леман (болары да Казанда яшиләр), ләкин башкарган номерларында татар моңы юк диярлек дәрәҗәдә. Яхин эшкәртүендә «Тәфтиләү» көен шыңладылар (именно: шыңладылар, ягъни сүзсез генә, авызларын йомып хор белән көйләделәр). Шулай булуга карамастан бөтен зал тарафыннан иң яратып тыңланган номер шул булды (әйе, минем тарафтан гына түгел, бөтен зал тарафыннан! Бу көй башкарылганда залда урнашкан тынлык искитәрлек иде).
Татар музыкасының шушындый зур бәйрәме көнендә Сәйдәш исеменең бөтенләй искә алынмавы көферлек (кощунство) булып тоелды миңа!..
7/ХИдә ОК КПССның пленумы булды. Мәктәп һәм халык мәгарифе эшләре турында сүз барды. Вәлеев докладын тыңладык. Соңыннан ип. Табеев шактый мәгънәле, уйландыра торган чыгыш ясады. Табеевның беренче секретарь буларак әйбәт үзенчәлекле, теге яки бу әһәмиятле политик мәсьәләләргә карата үзенең шәхси карашларын да әйтә, тыңлаучыларны уйланырга чакыра. Әйе, установка бирми (тиешле күләмдә ул, әлбәттә, анысын да эшли), ә уйланырга чакыра, үзе үк әйтеп бирә: бу фикерләрне мин сезгә практикада куллану өчен түгел, ә бу турыда уйлану өчен әйтәм, ди. Район күләмендәге җитәкче работникларны үз алларына фикер йөртергә өйрәтү бик әйбәт, кирәкле эш.
Бу пленумда мин дә чыгыш ясадым, мәктәп эшендә эстетик тәрбия проблемасына кагылдым.
Бу көннәрдә без язучылар союзында яшь язучылар конференциясе уздырырга җыенабыз. 12/ХЦдә ачылачак. Мин бу айда (ноябрьдән үк) Фәүзия белән санаторийга китәргә ниятләнгән идем. Секретаребыз (Зәки Нури) авырып больницага ятты да, китә алмадым. Шул конференциядән соң барып кайтырга исәп бар. Ләкин ял итеп булмас, чөнки 1968 нең 1 нче кварталында съезд (Ү11енче) уздырырга дигән карарга килдек. Сайланган срогыбыз бу елның мартында ук тулган иде инде. Тагын миңа отчет ясарга туры килә (өченче тапкыр), ә аңа бик җитди әзерләнәсе бар.
17/XII-67. 12 — 15 декабрь көннәрендә яшь язучыларның III-енче конференциясе булды. Районнардан һәм Татарстаннан тыш өлкәләрдән 50ләп кеше чакырылган иде. Казандагы яшьләр белән нибарысы 103 кеше катнашты. Семинар җитәкчеләре, өлкән язучылар, доклад һәм лекция белән чыгучылар бу исәпкә керми...
Конференциянең 1 нче көнендә, беренче булып, ӨК КПССның 1нче секретаре Фикрәт Табеев сәгать ярымлык чыгыш ясады. Башта ул өченче көнгә планлаштырылган иде. Ул көнне аның Әлмәткә китәсе булды да, беренче урынга күчерергә туры килде. Һәм бу бик шәп булып чыкты; конференциянең әһәмиятен күтәреп җибәрде. Чыгышы эчтәлек ягыннан да бик кызыклы булды. Фикрәт Әхмәтҗанович гомумән елдан-елга оригиналь була бара. Ул шаблонны яратмый. Кеше язып биргән әзер речьләр белән чыкмый (партконференция яки пленумнардагы отчет докладлары, әлбәттә, ансыз булмый торгандыр, аларын искә алмыйм). Аның үз фикерләре күп була, кызыклы була. Уйлана,
иҗади фикер йөртә торган галим булып бара ул (экономика гыйлеме буенча). Дөрес, әдәбиятка, сәнгать мәсьәләләренә карата дөрес булмаган яки бәхәсле фикерләр әйтеп җибәргән чаклары да була. Ләкин ул аларны кешегә көчләп тагарга тырышмый, үзе үк: «Бу фикерләрне мин сезгә уйланыр өчен әйтәм», — дип куя. Конференция, пленумнарда яки төрле киңәшмәләрдә аның соңгы сүзләре, ягъни йомгаклау чыгышлары кызыклы була. Алдан белсәм, мин аларны ишетми уздырмаска тырышам.
Бер уңайдан шунысын да язып куйыйм: яшь язучылар конференциясе тәмамланган көнне, 15нче декабрьдә, с.Зтән 6-30 га кадәр бер төркем өлкән язучылар аның кабинетында үзе белән сөйләшеп утырдык. Г.Бәшир, Н.Исәнбәт, Х.Туфан, С.Хәким, Х.Госман, И.Гази, Ф.Хөсни, Ә.Еники, Л.Ихсанова, Г.Ахунов, М.Әмир катнаштылар. Язучылар культурабызны үстерүгә кагылышлы фикерләрен әйттеләр, тәкъдимнәр керттеләр. С.Хәким классикларыбызны русчага тәрҗемә итү эшен кустарчылыктан чыгару кирәклеген әйтте.
Табеев бу эшне оештыру өчен кирәк акчаның суммасын ачыклап әйтерсез, бирербез дип вәгъдә итте.
Яңа конституция төзегәндә Татарстанны Союзная республика ясарга тәкъдим итәләр икән дигән сүз йөри. Шул сүз ни дәрәҗәдә нигезле икәнен сорадык. Секретарь бу сүзнең бөтенләй нигезсез түгеллеген әйтте. Экономика институты галимнәре чынлап та шундый тәкъдим керткәннәр икән (Татарстан белән Башкортстан буенча). Ләкин булырмы-юкмы — ачык түгел. Бик үк өметләнмәскә кирәк, өметләнеп тә булмый калса, күңелсезлеге көчлерәк тоелыр. Ә булмый калуы зуррак ихтимал, чөнки автономияле республикалар күп, алар да шуны тели.
Хәзерге көндә Ленин исемендәге Үзәк китапханә урнашкан йортны (университет каршындагы бина) язучылар союзына бирсәгез әйбәт булыр иде, дигән тәкъдим керде. Табеев моны да мөмкин эш дип таба. Аны балалар китапханәсе итәргә ниятләнә икән. Балалар өчен яңа йорт салырга мөмкин, ди. Бу тәкъдимгә ныклабрак ябышырга кирәк булыр. Ул бик уникальный йорт, язучыларга бик төс!
Яшьләр өчен журнал чыгару мәсьәләсе кузгатылды. Табеев моны, хәзергә альманах чыгару белән канәгатьләнеп торырга мөмкин, шул әкренләп журналга әйләнер, дигән рәвештә хәл кылырга мөмкин диде. Бу вәгъдәгә дә ябышырга кирәк.
Безнең татар язучылары чит илләргә чыгу эшендә бик артта калалар дидек. Фикрәт иптәш бу мәсьәләне үзебезнең Татарстан күләмендә хәл кылу мөмкинлеге барлыгын әйтте. Быел бездән Төркиягә туристик группа җибәреләчәк, кем барырга тели, әйтегез, — диде.
— Мин! — дип кул күтәрде Х.Туфан. Башкаларыбыз, мондый җитди мәсьәләне болай ашыгып кына хәл кылып булмас, дигән мәгънәдә елмаешып куйдык. Бу турыда да онытмаска, әзерләнергә кирәк (союз буенча).
Фикрәт Әхмәтҗанович язучылар дөньясында (Москвада һәм гомумән Союзда) булган эшләр турында кайбер үзе белгән нәрсәләрне сөйләде... Москвадагы язучылар арасында политик яктан бик күңелсез фактларны искә алды. Бу яктан безнең Татарстан язучылары Союзында эшләрнең әйбәт торуы турында үзенең канәгать булуын әйтте.
Әмирхан Еники чыгышы мине бик сәерсендерде. Ул безнең җитәкчеләрне Язучылар союзы эшенә карата демократияне кысуда гаепләмәкче.
— Озакламый язучыларның съездын җыярга әзерләнәбез, — диде ул. — Анда безгә иркенләп фикер алышу шартлары тудырылырга тиеш иде. Ә бездә хәзердән үк шундый хәбәрләр йөри: Рафаэль Мостафинны редакторлыктан алалар икән, Мирсәйне председатель итеп калдыралар икән, диләр. Мондый нәрсәләр алдан ук планлаштырып куелмасын иде...
Әнә нәрсәләр сөйлиләр икән! Ә мин ничә елдан бирле инде председательлектән ничек котылырга белми йөрим. Мостафинны алалар, Мирсәйне калдыралар!... Ягъни Мирсәй белән Мостафин бергә сыеша алмыйлар, дигән сүз буладыр инде бу. Ә Мостафинны редакторлыктан алдырмас өчен минем каты көрәшеп килүемне белмиләр. Белмәсеннәр. Эш анда түгел. Язучылар арасында кемнәрнеңдер шушындый вак, мещанлык интереслары һәм интригалары белән кычынып йөрүләре ямьсез. (Именно «кычынып», янып яки борчылып дип әйтү андый түбән хисне зурлау булыр иде.)
1968
8/II-68. Ел башыннан ук яза башламакчы идем, шушы дәфтәрнең форматын яратмадым; күңелемә ошаганрак, ягъни бу дәфтәрдән тарырак һәм яхшырак бүтән берәр дәфтәр табылганын көттем. Күрәсең табылмады инде: Казан кибетләрендә очрамады, бу арада Мәскәүгә барырга туры килмәде. Артык көтмәскә, эзләмәскә булдым, йә ел үтеп китәр.
Яңа елны быел Фатих Хөсниләр өендә каршыладык. Расихлар да килде. Башка кеше юк иде, шулай да күңелле генә булды. Нужа калач ашата, дигәндәй, Фатих җүнлерәк бәягә коньяк таба алмаган да икән, иң кыйммәтлесен сатып алырга мәҗбүр булган, аны бик тәмләп әйтеп сыйлады.
Фатыйхтан башлагач, аңа бәйле сүзләрне рәттән үк язып куйыйм: 5 енче февральдә аның 60 еллыгына багышланган юбилей кичәсе уздырдык. Татар дәүләт академия театры бинасында булды. И.Гази председательлек итте. А.Расих доклад ясады, мин язучылар исеменнән котлап адрес тапшырдым. Халык күп килгән иде. Тик ӨК җитәкчеләре булмады диярлек. Москвадан «Литературная Россия»дан Куклис килгән иде. — «Үз кешеләрегезнең кадерен җитәрлек белмисез икән», — диде. Үзенең башка республикаларда булуын, андагы җитәкчеләрнең үз язучыларына зуррак хөрмәт күрсәтүләрен әйтте.
6нчы февральдә Ф.Хөсни безне — 80ләп кешене — «Татарстан» ресторанына кунакка чакырды. Мәҗлес әйбәт, күңелле узды.
Гомумән бу көннәрдә матбугатта да Ф.Хөсни турында шактый күп мактау сүзләре язылды. Язучылар да, халык та аны яраталар. Чынлап та яратмаслык язучы түгел...
Vll съездыбызны җыярга хәзерләнәбез. 25-26 март көннәренә билгеләдек. ӨК дә раслады. Минем өстә отчет доклады хәзерләү эше тора. Беразын эшләдем дә инде, ләкин күп эшлисе бар әле. Цейтнотка кермәсәм ярар иде дип куркам. Бик энергично эшләп булмый. Темп начар. Давлением күтәрелә башлады.
Февральнең 21ендә ӨК партконференциясе була. Анда да чыгыш ясарга кирәк.
29/III-68. Шушы айның 25-26ларында Уйенче съездыбыз булып узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында уздырдык. Кунаклар күп чакырмадык. Москвадан Евгений Андреевич Пермяк, Людмила Константиновна Татьяничева һәм Р.Я.Палехов (РСФСР союзы аппаратында консультант) белән Лариса Васильева дигән бер яшь шагыйрә килделәр. Уфадан Гыйлемдар Рамазанов, Хәким Гыйлаҗев (хатыннары белән) һәм ялгызы Ибраһим Абдуллин килгәннәр иде. Чуашстаннан А.Калган булды. Тагын Москва нәшриятларыннан вәкилләр катнашты. Детгиздан Галия Кәримова, «Сов. Россия» дән Җәмил Мостафин, «Лит. Россия»дән Никонова Т.Дм. килделәр. Роберт Бикмөхәммәдов белән Вил Ганиев тә килгәннәр иде. Вил әйбәт кенә чыгыш ясады, Роберт ни өчендер съездда бөтенләй күренмәде.
Хисап докладымны ярыйсы гына тыңладылар. Партерда да, балконнарда да халык тулы иде. Ләкин килүчеләр арасында үзләрен бәйсезрәк тотучы яшьләр дә булды. Мостафин Рафаэль бик үк акыллы булмаган чыгыш ясады. Ул, әлбәттә, үзенчә татар халкының элек-электән культурасы зур булуын искә төшерү аркылы, аның хәзерге көненә игътибарны көчәйтү ниятендә булгандыр. Тик 1913 елда чыккан китаплар саны белән 66нчы елда чыккан китаплар санын (татарча китаплар турында сүз бара), эчтәлекләре белән бәйләмичә чагыштыру ясап начар эшләде. Сүзе демагогик характерда килеп чыкты. Галеркадан бер төркемнең кирәк-кирәкмәс урында кул чабып утырулары бу хәлгә тагын да ямьсезрәк төс бирде. Әдәбиятыбыз, культурабыз турында җитди сөйләшү, аларның үсешен реаль шартларга бәйләп кайгыртасы урында, милли тойгыларда уйнарга тырышу килеп чыккан кебек булды. Кыскасы Рафаэль Мостафин үзенең дә дәрәҗәсен төшерде, эшкә дә шактый зыян итте.1
Шулай да бу хәл съездның җитди төстә дәвам итүенә һәм шундый ук рухта тәмамлануына киртә була алмады...
Яңа идарә сайланды: М.Әмир, Г.Бәшир, З.Нури, Л.Ихсанова, Р.Мостафин, И.Юзеев, В.Синев, Р.Ишморат, Х.Госман, Г.Ахунов, Р.Фәйзуллин, Г.Кашшаф, А.Шамов, Ф.Хөсни — барысы 17 кеше. Председатель — И.Гази. Урынбасарлары: С.Хәким, Г.Ахунов.
Ибраһим Газины бу постка ризаландыру эше бик авыр булды. ӨК секретарьлары үзләре тырышмаса, аны җигү, пожалуй, мөмкин дә булмас иде. Хәзергә минем өчен иң әһәмиятлесе — председательлектән котылдым. Эшли башлавыма 7 ел булып килә иде, җүнләп берни яза алмадым бит. Хисап докладлары, төрле мәкаләләр, речьләр язып гомер узды. Хәзер инде, бераз ял итеп алырга да, әдәби эшкә чынлабрак тотынырга ниятләп торам. Артык картаелып өлгерелгән булмаса ярый.
Путевка сорап җибәргән хатыма бүген җавап алдым: 2 нче апрельдән «Десна» санаториена чакыралар. (Москва янында). Фәүзия белән шунда барырга җыенабыз.
Бүген Качалов исемендәге Зур Драма театры директоры Павлова Валентина Михайловнага «Хөррият»нең юлга-юл тәрҗемәсен илтеп бирдем (үзе белән сөйләшкәндә вәгъдә иткән идем). Мин кайтуга укып куярбыз, диделәр. Үзем дә беләм: ул әсәр бүген өчен искергәнрәк модада язылган. Ләкин аның материалы, кешеләре искерә торган түгел. Театр кешеләрен кызыксындыра алса, бергәләп эшләргә булыр. Яратмасалар нәрсә югалтам соң? Яңа әйберләр өстендә эшлисем юкмени минем?