Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДЕПУТАТ


Ул инде китәргә хәзерләнә иде.
Өч көн алдан берничә җөмләдән гыйбарәт кенә бик кайнар бер «нотык» кисәге дә әзерләп куйды. «Милләтнен теләкләрен җиренә җиткерү юлында җан фида булсын! Аларны булдыру өчен, бер тамчы каным кипкәнче иҗтиһад1 итү ин мөкатдәс вазифам дип игьтикад2 3 кылам. Хәзерге мәсьәлә
— тәгълиме гомуми мәсьәләсе — милләтнен хәяты белән тин! Әгәр бу мәсьәлә милләт теләгәнчә хәл ителмәсә, анын хәят вә шанына күтәрә алмаслык зур зарбә4, анын вәкилләренә зур хәкарәт5 булачак. Ул хәлдә безгә депутат исемен күтәрүдә мәгънә калмый, безгә зилләт6 вә хурлык кына булачак. Ул хәлдә без депутатлыкны да ташлаячакбыз!..»
Менә шушы нотыкны ул вокзалда, икенче звонок бирелгәч, үзен озатырга төшкән халыкка карап, вагон площадкасыннан сөйләргә ният иткән иде.
Ул сонгы көннәрдә әйләнгән саен авыз эченнән әкренләп нотыкны тәкрар кылып ала иде. Чөнки шома һәм «выразительный» чыгарырга исәпли иде...
Хатыны читтән анын болай авыз эченнән сөйләнгәнен күргәндә, ни сөйләгәнен сорашып аны хафаларга базмый иде. Тирән генә сулыш алып, үз-үзенә:
— И-и-и, Ходаем... юкка депутат ясамаганнардыр шул... — дип көрсенеп куя иде.
Тәәссеф7 ки, депутат әфәндегә шулай тырышып-тырышып хәзерләгән нотыгын сөйләргә туры килмәде; чөнки аны озатырга вокзалга агай-энедән кем дә чыкмаган иде...
Икенче звонок бирелде — платформада фәкать аны озатырга төшкән үзенен балалы хатыны да асрау кыз бар: алардан бераз читтәрәк алъяпкычлы өч татар тәмәке тартып тора иделәр. Алар, әлбәттә, депутат озатырга килгән кешеләр түгел, вокзалдагы эшчеләр иде.
Алай да депутат әфәнденен сөйлисе килә иде.
— Барыбер инде, хәзерләнгән, һич булмаса шул өч кеше ишетеп калсын...
— дип уйлады да нотыгын сөйли башлады:
— Милләтнен теләкләрен җиренә җиткерү, — дип кенә әйткән иде, тегеләр моны, хатыны белән сөйли дип уйлап, бер дә илтифат итмичә салкын кан белән генә борылып, платформанын икенче башына таба киттеләр... Депутат тегеләрнең тупаслыкларына уңайсызланса да аптырап калмады.
2 Иҗтиһад - тырышу.
3 Игътикад - ышану.
4 Зарбә - бөрү.
5 Хәкарәт - кимсетү.
6 Зилләт - түбәнлек.
7 Тәәссеф — көенеч.
Хатынына карап:
— Әйе... Теләгәнен бир, яхшы гына кара... Әйе, баланы, дим! Суыкка чыгарма, йөткерә башлый аннан сон... Ул балалар өчен бик зарарлы... ишетәсең? Әнә Ишморатның кызы шулай йөткерә-йөткерә дөньядан да китте...
— Әфәнде, эчкә керегез, поезд кузгала хәзер, — диде кондуктор
— Йә, хуш... Исән калыгыз инде, Хәдичәкәй...
Депутат вагонга кергәч тә, урынына утырмыйча, буйдан-буйга бер-ике мәртәбә йөренеп әйләнде... Кеше аз. Ике марҗа карчыгы чәй белән әүвәрә8 булалар: берсе, кулын калтыратып-калтыратып, бакыр чәйнектән сыек кына чәй коя, икенчесе вак кына алмалар кисеп чынаякларга салып маташа... Ялтыравык итекле бер таза гына карт рус тәрәзәгә карап, бармаклары белән сакалын кармаштырып тора... Бер матур гына марҗа үзенең дүрт-биш яшьлек баласын уйнатып шөгыльләнә...
Депутат әфәнде үзенең урынына утырды. Теге карт һаман сакалын кармаштырып, тәрәзәгә карый. Поезд шәп кенә бара инде... Тәрәзә аркылы, чәчелеп киткән ак болыт төсле кайнашып артка таба агып торган паровоз төтеннәре арасыннан телеграмм баганалары кара күләгәләр кебек ялт та йолт күренеп калалар... Кайчагында, җир астыннан ишетелгән төсле генә, җил белән бүленеп-бүленеп паровоз сызгырткан тавыш та ишетелгәли... Урталык күк күкрәгән төсле йомшак кына һаман тавышлый, һаман гөрли, һәм дә көйләп гөрли: «Без китәбез кайларга, ди, без китәбез кайларга!..» — ди. Бу тавыш, бу такмаклар башка вакытта депутат әфәнденең йокысын китерсәләр дә, хәзер ни өчендер уңайсызлый, эчен пошыра иделәр. Гүя, баягы алъяпкычлы өч татар кочаклашып биеп, аны мыскыллап шул такмакларны әйтә иделәр... Тышта кич була иде инде. Каршыда гына теге яшьрәк марҗа, депутат әфәндене бер дә күрмәгән төсле, бер дә илтифатсыз әллә ни уйлап иреннәрен ялый-ялый утыра, баласы әллә нинди кәгазьләр белән уйнап маташа. Аларга да депутат әфәнденең нишләптер эче поша иде... Ул уйлый башлады:
«Бездә депутат булганыңнан булмаганың мең артык. Безнең мөселман халкы кызык кына уйлый. Газеталарда, «Мөселман депутатларымыз», «Мөселман фракциямез!» дигән булып һаман тал чәйниләр... Гүя, син аларның сатып алынган коллары! «Дума ачыла», имеш, «безнең депутатларыбыз әле җыелмаган», имеш! Азмы соң, кешенең үз хезмәтләре чыгып, кичегә, вакытына җитә алмый. Алар шуны әле кычкыруга, әле газеталарга язарга!.. Анда барасың, газеталары тагын: «фәлән депутат речь сөйләгән! Фәлән депутат фәлән комиссиягә сайланган! Фәлән депутат фракциягә рәислек итә...» дип яза башлыйлар... Читтә калсаң, дүрт-биш кеше — исемнәреңне бөтен татар күңелдән белә. Гүя бөтенесе: «Ул ник речь сөйләми? Ул ник комиссиягә сайланмый?» — дип күзгә төртеп торалар... Ә русның алай түгел. Маклаков речь сөйли, аны һәркем белә. Каныгин яисә Сутагин бер дә сөйләмиләр икән — аларны кем белә? Белсә, авылның пубы да волостной писаре белә... Юк, чынлап та, бездә депутатлык бик кызыксыз эш...»
Бу шулай уйлап утырганда, теге ялтыравык итекле карт моның янына килеп утырды.
— Князь, сез Москвага? — диде.
— Юк, Москвадан ары...
— Сәүдә белән, әлбәттә?
— Юк... Мин Думага, халык вәкиле мин, ягъни Государственный дума члены.
Шулай дигәч, теге чибәр марҗа кыек кына иттереп монар бер карап алды.
Карт бераз гаҗәпләнеп:
— Шулай диген! Сезнен мөселманнардан да Думада член бар диген!
Бу арада марҗа да сүзгә катышты:
— Әлбәттә, бар. Аларнын үзләренә аерым фракцияләре дә бар шикелле.
Депутатка карап: 8 Әүварә — аптырану.
— Дөрес бит? — диде.
— Әйе, әйе, әйе, аерым мөселман фракциясе, бик дөрес әйтәсез.
— Сон сез анда нишлисез? — диде карт.
— Законнар төзибез.
Карт бик гаҗәпләнеп:
— Ягъни ничек законнар төзисез?! — диде.
— Әйе, законнарны карыйбыз, тикшерәбез.
Шулай дигәч, карт бераз тынычланды.
— Шулай дип әйт! Юкса патшадан башка закон чыгарырга, закон төзергә кемнен эше бар!.. Аны патша гына чыгара ала! — дип куйды.
Карт шулай дигәч, сөйкемле марҗа депутат әфәндегә карап көлемсерәде, бу да анар каршы азрак елмайды, һәм үзе сизмичә үк тегенен күзләренә дә туп-туры карап алды.
Бу вакытта кич байтак үткән иде.
Карт үз урынына китте.
Поезд туктаган иде. Депутат әфәнденен әллә нишләп күнеле күтәрелеп, станциягә төшеп, бераз йөрергә исәпләде. Ул буфет алдында кыска гына туктаганнан сон бераз йөренеп вагонга керсә, теге сөйкемле күршесе, арт буйда йоклаган баласын кочаклап, читкә генә сузылып яткан иде. Депутат әфәнде чыкканына да бераз үкенде: чөнки күршесе белән бераз гәпләшеп утырырга исәбе бар иде. Ләкин иртәгә дә көн бар икәнлеге хәтеренә төшкәч, тыныч күнел белән генә урынына сузылып ятты.
Ул борыныннан су агып торган баласы, кара шәл ябынган тәбәнәк кенә хатыны, ул алъяпкычлы өч татар хәзер кайда, томан эчендә калган иделәр.
Ул хәзер газеталарны һәм дә киткәндә сөйләргә хәзерләгән нотыгын да тәмам оныткан иде. Ничектер нотыкнын сонгы җөмләсе хәтеренә төште дә кычкырып көлеп җибәрә язды. Ләкин кеше ишетер дип яхшысынмыйча көлкесен тыеп, әкрен генә үз-үзенә:
— Депутатлык бит ул, бер уйлаганда, бер дә зарарлы нәрсә түгел, — диде.
Ул байтак вакыт йокламый ятты. Күз алдындагы килешле прическа Петербургны Невский урамы белән генә түгел, хәтта переулоклары белән үк хәтерләтә, күз алдына китерә иде.
Бервакыт ул инде яртылаш йоклаган иде. Бик татлы итеп киерелде дә, ынгырашып кына теш арасыннан:
— Әйе шул, кем белгәнгә бер дә зарарлы эш түгел ул... — диде.
1910