Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АГУ» ЧЫГАРГАН ҖИРДӘ


Урта Азия шәһәрләрендә гастрольдә вакытта (1967 ел) Илһам Шакир группасын Кыргыз филармониясе автобусында йөртәләр. Бик күп шәһәрләрдә булганнан соң, чират Хәйдәрәкан шәһәренә килеп җитә. Автобус шоферы тарткалаша башлый:
— Мин Хәйдәрәканга бармыйм. Ул әллә кайда, тау өстендә, минем тормозлар начар. Аннан соң, сезнең концертка анда кеше дә килмәячәк. Анда күп булса биш- алты татар бардыр.
Илһам шофердан сорый:
— Ул шәһәрдә халык нәрсә эшли соң? — ди.
— Таудан терекөмеш чыгаралар,— ди җегет.
Шуннан Илһам, кызып китеп, шоферны аты-юлы белән сүгә башлый.
— Агу чыгара торган җирдә татардан башка кем эшләсен! Тиз бул, алдакчы, кабыз машинаңны, киттек! — ди.
Автобус таулар арасына юл ала. Концерт башланырга ике сәгать алдан менеп җитәләр болар тау башына, Хәйдәрәкан шәһәренә. Кечкенә генә бер шәһәрчек, бер мәктәп, клуб һәм терекөмеш, сөрмә заводы. Бердәнбер клуб янына, сабан туена җыелган кебек, татар халкы килгән. Болары — билетсыз калганнары. Алар гармуннар, сый-хөрмәт белән артистларны каршы алалар.
— Илһам ага, зинһар, артык билет саттыр. Ату да күрә алмый калабыз, җырыңны ишетә алмый калабыз! — дип, халык җылый-җылый ялына.
— Нишлим соң, агайнеләр! — ди Илһам.— Клубыгыз дүрт йөз генә урынлы бит.
— Басып торырбыз, Илһам туган, чыдарбыз, идәнгә утырырбыз! — дигәч, Илһам, сыйдыра алган кадәр, халыкны кертергә куша.
Куанычтан халык Илһамны, шоферны, башка артистларны кочаклап, сөеп рәхмәт әйтәләр, чирәмгә җәелгән дәстарханга — табынга дәшәләр.
— Илһам ага,— ди бер салмышрак татар.— Без синең җырларыңнан башка яши алмыйбыз. Утыз елга бер генә татар концертының да монда килгәне юк иде. Кайлардан килеп чыктыгыз сез монда?
Илһам Шакир:
— Соң, шулай бик сагынгач, җырымны да бик яраткач, нигә минем концертка исерек килеш килдең, туган? — дип ачулана башлагач, салмыш агай, күз яшьләре белән җылап, болай ди:
— И Илһам дус, Илһам дус, бәйрәм бит бүген, олы бәйрәм. Сине күрү бәйрәм түгелмени? Бәйрәмдә кем генә бераз тотмый калсын.
Икенчесе аңа кушыла:
— Тауларга качкан бу тәмугка ничекләр килеп чыктың син, Илһам кардәш? Бу бит төрмә-зиндан җире. Монда, бу җәһәннәмгә урыс, кыргыз артистлары да килергә курка. Агулы урын бит бу. Монда сиңа озак калырга ярамый...
Бу шәһәрдә иң күбесе татарлар икән. Җитәкче урыннарда Идел буеннан куылган немецлар. Шәһәрдә яшәүчеләрнең уртача гомере кырыктан узмый, ди. Һава тулы, ризык-су тулы терекөмеш-агу пары икән. Элек монда тоткыннарны эшләткәннәр, хәзер татарлар эшли.
— Алайса нигә бу агулы җирдә ятасыз? Кайтыгыз үзебезнең Татарстаныбызга!— ди Илһам.
— Һи, Илһам туган,— ди бер ир.— Монда акча күбрәк түлиләр шул. Концерт башланыр алдыннан Илһам артистларга әйтеп куя:
— Күпме хикәя-шигырегез бар — сөйләгез, күпме көй беләсез — уйнагыз, ничә биюегез бар — биегез! Рәхәтләнеп калсын бу халык!
Концерт башлана. Имчәк балалары белән яшь аналар, ярым исерек ирләр — зал дыкма-дык тыгызланып тула. Шуңа да карамастан, зал шулкадәр тыныч, тәртипле, һәр сүзне, һәр җырны игътибар белән йотып утыра. Илһамның моңа күңеле була һәм ул, гадәттә ике сәгать ярым җырласа да, бу юлы биш сәгать өзлексез җырлый. Халык кызык җирдә иркенләп көлә, моңлы хикәя, сагышлы җыр ишетсә, тыела алмыйча җылый. Аннан соң уч төбеннән ут чыкканчы кул чаба... Концерт таңгача дәвам итә. Ниһаять, тәмамлана. Бөтен халык артистларны шәһәр читендәге күпергә чаклы озата бара. Буш автобус әкрен генә алдан бара. Артистлар, Илһам халык белән бергә атлый. Читтәнрәк караган кешеләр бу күренеш ниндидер бер олы кешене күмү, матәм процессы дип уйларга мөмкиндер. Ләкин автобус буш... Халык җырлый, гармун-баян уйный, халык җылый.
— Тагын килегез, җаннарым! Онытмагыз безне! Без бит монда ятимнәр! Онытмагыз! — дип кычкыралар.
Илһам Шакир исә аларга:
— Туган якка кайтыгыз, гомерегезне монда әрәм итмәгез! — ди. Артистлар автобуска керә. Автобус китеп бара. Барысының да күңеле тулган.
Шулчак Илһам шоферга тыныч кына әйтеп куя:
— Их син, дус кеше! Нибары алты татар, дисең...
Еллар уза. КамАЗ төзелә башлагач, Илһам Чаллыга килә. Концерт беткәч, бер төркем тамашачы сәхнә артына, Илһам янына керә.
— Без Хәйдәрәкан шәһәрендә очрашкан идек. Сез килеп киткәч, халык җирседе, озак торып булмады. Жырың тартып кайтарды, рәхмәт сиңа, Илһамыбыз! — ди алар.

1995, N2