АЧ ҮЛЕМНӘН КОТКАРГАН БАТЫРЛЫК


1942 елның яз ае. Әле карлар эреп бетмәгән. Сухочево дигән авылның урамы буйлап гөрләвекләр ага. Гаскәри итекләрем су үткәрмәсә дә, кая басарга кирәген карый-карый үргә менеп барам. Кояшлы матур көн. Яз болай да күңелләрне нечкәртә. Өстәвенә, бер өйдән татарча җыр ишетәм:
Сикерә-сикерә агадыр кар суы, Ник басылмый йөрәгем ярсуы?..
Тула өлкәсенең Белев районында татар авылы юк, әлбәттә. Бу безнең хәрбиләребезнең берсе булырга тиеш. Өйгә керсәм, андагы солдатлардан берәү җырлый-җырлый винтовкасын чистартып утыра. Мине күргәч, барысы да торып басты. Арада яшьләре белән миңа әти булырлыклары да бар. Армиядә яше өлкән өлкән түгел, званиесе өлкән өлкән бит. Ә минем петлицаларымда икешәр кубик: лейтенант чагым.
— Утырыгыз, — дидем мин, әле ирләр тавышы булып җитлегергә өлгермәгән тавыш белән, — дәвам итегез эшегезне.
Җырлап утырган солдаттан кайсы районнан икәнен сорадым.
— Тархан районыннан, — диде ул.
— Ә Кама Тамагы районыннан берәү дә юкмы?
— Бар, бар! — диде тарханлы солдат. — Борһан абый, чык әле бирегә!
Түр ягыннан килеп чыккан таныш йөзне күрүгә кычкырып ук җибәрдем:
— Борһан абый, синме бу?
Ләкин ул мине танымады.
— Укытучы Гөлчирә апаны хәтерлисезме? Мин аның энесе булам.
— Маннур! — диде Борһан абый. — Син шулай зур булып үстеңдәмени инде? Әле кайчан гына менә шушының гына кадәр малай идең бит, — дип, кулы белән ул чактагы буемны күрсәтеп алды.
— Аннан бирле ничә ел үтте бит инде, Борһан абый. Әле ничек исемемне онытмагансыз!
— Син оныта торган малай түгел идең шул. Сәхнәгә менеп декламацияләр сөйләп, бар халыкның эчен катырып көлдерәдериең.
— Истәлекләргә чумып алдык. Борһан абыйның колхоз рәисе булып эшләгән елларына кайтып килдек.
Җәен безнең 61нче армия территориаль уңышка китермәгән шау-шулы һөҗүм ясап алды. Бу, мөгаен, дошманның Сталинградка ыргылган көчләрен өлешчә булса да үзебезгә җәлеп итү өчен эшләнгәндер. Шуннан соң янә оборонага күчтек. 1943 елның февралендә, инде бүтән участокта, тагын шундый бер уңышсыз һөҗүм ясап карадык. Ул көннәрдә мин артиллерия дивизионының разведка башлыгы идем. Безнең танклар инде үзләре дошман кулыннан сугышып алган көнбатыш ярда. Тик алар хәзер алга барудан тукталып, нимес тупларына мишень булып тезелеп торалар. Соңыннан аңладым: командование белән элемтәләре өзелгән булган. Танклар белән командалык иткән командир шунда боерык язып, кулына тоттырып бер атлыны чаптырды. Ярый ла ул барып җитә алса! Җитмәсә, икенчесен куачак инде. Ул арада дошман ни кылмас!
Атлы нәкъ без басып торган күзәтү пункты яныннан узды да, траншея аркылы чыгарга уңайлы урын эзләп арлы-бире сугылгач, сикереп узып, түбәнгә төшеп китте. Берничә секунд күздән югалып торгач, Ока елгасының аргы як ярында калкып чыкты. Дошман снарядлары алдында да, артында да, уңда да, сулда да ярыла тора. Менә ул беренче танк янына килеп, броняга шакый. Люк ачыла, аннан танкистның башы калка. Нидер сөйләшеп алгач (соңыннан белдем, командир танкы кайда икәнне сораган ул), капкач тагын ябылды. Атлы чаптырып китте. Ә дошман туплардан атуын дәвам итә. Инде тәмам ялкынга чумып, югалып калгач, башы бетте моның дип уйлыйсың. Юк, ул яңадан төтен эченнән йөзеп чыга. Күзәтү пунктыннан карап торган командирларның берсе: «Их, моны кинога төшереп алсаң иде. Бу бит чын геройлык!» — ди. Бераздан икенчесе: «Карагыз әле, дошман ягына чаба бит! — дип кычкыра. Стереотрубадан күземне алмыйча күзәтеп торам. Дөрестән дә, туп-туры нимесләргә таба чаба бит бу! Нимесләрне да әйбәт күрәм: аларның пехота төягән машиналары бер-бер артлы килеп туктый тора. Солдатлары сикереп төшеп, йөгерә-чаба уңга-сулга тарала. Сугышның беренче ике елында бу инде гадәти күренеш. Минем бу хәлне күрә-күрә күзем чыккаң.
Безнең пехота бәреп керәсе урынга дистә километрлар ара узып, телләрен салындырып җәяү килсә, нимесләр исә үзләренең пехоталарын машиналарга төяп китереп ташлыйлар һәм тишек-тошыкларын шунда ук ямап та өлгерәләр. Менә ярыш син алар белән!
Күзәтеп күргәннәремне чыбыклы телефоннан дивизион командирына җиткерәм. Ул миңа: «Кара, хәзер шул участокка ут ачам!» — ди. Берничә секундтан баш очыбыздан жуылдап гаубица снарядлары очып уза. Бу инде алдан атып карап, прицелын, почмак санын язып куйган участоклар. Шатлыктан учымны уам. Эләкте!
Атлы исә кинәт кенә сулга борылды да, туктап торган иң алдагы танк янына чабып килде. Люк ачылды, элемтәче аңа нидер сузды да, кайтыр юлга чыкты. Күп тә үтми безнең танклар кинәт кенә сулга борылып, калкулык өстенә үрмәләделәр.
Берничә көннән дивизия газетасыннан шушы эпизод тасвирланган бер мәкалә укыдым. Ул... «Татар халкының батыр улы Борһан Мифтахов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде», — дип беткән иде.
Азагы-чиге булмас кебек тоелган канлы сугышның да тәмамланыр көне булыр икән! Календарьда 1945 елның 9 мае иде. Гомергә онытылмаслык бу көнне мин Мәскәүдә каршыладым. 24 июньдә булган Җиңү парады сафларын да Кызыл мәйданга илтә торган урамнарның берсеннән күзәтеп тордым.
Сугышта алган җәрәхәтем төзәлеп, госпитальдән чыккач, Мәскәү өлкәсендә урнашкан запас полкта хезмәт итә идем. Мине хәрби задание белән Ульянов шәһәренә җибәрделәр. Кайтышлый үземнең туган якларыма — Кама Тамагы районына сугылдым. Борһан абыйның сугыштан исән кайтканын ишеткән идем инде. «Абыз авылы» дип аталган туган авылыма шуннан йөреп укыган Олы Карамалы авылы аша кайтырга булдым. Бәхеткә каршы Борһан абыйның өйдә чагына туры килдем. Кем икәнемне белгәч, хатыны елап ук җибәрде: «Син безне ач үлемнән коткарып калдың!» — диде ул. «Берни дә аңламыйм, мине бүтән кеше белән бутый торгансыздыр», — дим. «Бер дә бутамыйм!» — дип, шуннан ике ел элек булган хәлне искә алды апа:
— Ашарыбызга бернәрсә дә юк. Барын кырып-себереп ашап бетердек. Яңасы өлгерергә ерак әле. Үзем шешенә башладым. Кече кызым ашарга сорап елый. Апасы аны юатырга тырыша. Ярдәм сорап, колхоз идарәсенә бардым. Председатель хатын: «Каян алыйм мин сиңа, җан кисәгем, — дип, үзе дә еларга тотынды. — Бөтенебез сезнең хәлдә бит инде!» Шул көннәрдә «Кызыл Татарстан»гәҗитендә синең, «фронттан хат» дип, «Борһан Мифтахов» исемле мәкаләң басылып чыкты. Район үзәгеннән ике кеше килеп, хәлебезне белештеләр. Он, ярма, бәрәңге бирделәр. Ягарга утыныбыз да беткән иде. Көзен бер олау утын да китереп аудардылар. Ике кызыбыз, аяк киемнәре тузганга, мәктәпкә йөрүдән туктаганнар иде. Аларга аяк киеме алырга акча бирделәр. Шулай итеп, хәлебез рәтләнде. Нинди рәхмәтләр әйтергә дә белмим инде сиңа...
— Рәхмәтләрегезне миңа түгел, Борһан абыйга әйтегез инде, — дим. — Ул батырлык күрсәтмәсә, мәкалә язылган булыр идеме?
— Алай димә син. Бик вакытында чыкты язганың. Ул безне үлем тырнагыннан тартып алды. — Шулай диде дә, апа тагын еларга тотынды...
Маннур САТТАРОВ,
Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы гвардия майоры, яше 90нан узган хөрмәткә лаек язучыбыз.

Реклама