Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Итле колбаса
Ирләр ничек көчле булсын? -

Колбаса итсезләнә,

Ә шуның нәтиҗәсендә

Хатыннар... ирсезләнә.


Бердәмлек
Көн саен эчеп кайтасың.
Бу инде тагын ни эш?.. -
Әй, хатын, мин халкым белән
Бердәм булырга тиеш!


Юлым уңмады
Бүлнискә еш йөри идем,

Ник язмыш йөри үртәп?!
Табиб юк!..
Йозак элгәннәр -
Депутат булган, мөртәт!


Эчкече тормышы
100 граммнан соң - сөйләшә,

200 дән соң - көлә,

300 дән соң ул җырлый,

400 дән соң - күп белә.
500 дән соң ул бии,

600 дән - ызгыша.
700 дән - сүгенә,

800 дән - сугыша.
900 дән - ул елый,

Ә 1 литрдан - йоклый.

Үз нормасын ул белә -

Алтмышка җитми... үлә.