Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Мөнир Вафин

***

Нитратлы азык күшим дә,
Феноллы сулар эчәм.
Чәе бигрәк туклыклы дип
Мактап эчерә бичәм.
Саф һаваларга чыгам дип
Углерод, күкерт йотам.
Бу кадәрле матдәләргә
Бай ил юктыр ла бүтән.
Шуңа сөенеп яшимен
(Патриот булмый җебек).
Мин үзем дә күптән инде

Химик элемент кебек.
Гаиләм тулы элемент,
Илем тулы элемент.
Рәхмәт сезгә болар өчен,

Парламент Президент һәм!


Ялгыш кына
Ялгыш кына кара
күзләреңә
Тиеп китсен иде
күзләрем.
Рифат Сәлахов

Машиналар, әнә, рәхәтләнеп,
Бамперларга бампер ләпәшкән.
Ялгыш кына маңгаеңа маңгай,
Их, бер килеп икән чәкәшсәң.
Башкалардай түгел, әллә нинди,
Әллә нинди минем теләгем.
Ялгыш кына уймак колагыңа
Тиеп китсен иде колагым.
Очрашасы иде тар басмада,
Булсын иде басма тардан-тар.
Үткән чакта шуны ялгыш кына,

Тиеп китсен иде борыннар.
Чакматаштай ялгыш кагылышсак,

Безгә башка көннәр киләчәк.
Шуннан инде иреннәргә ирен,

Кендекләргә кендек тиячәк...


Уртаклык
Айнур Маратович,
Син бермәлне
Ару гына егет булырсың.
Күн курткадан гына такси көтеп,

Уфа урамында торырсың.
Марат Кәбиров

Булат Мөнирович,
Син бервакыт
Пәһлевандай егет булырсың.
Мескенләнеп такси көтмәенчә,
Машинаңда гына узырсың.
Машинаң да синең
Гади булмас,

«Мерседес»мы шунда, «Джип»мы.

Кул күтәреп торса, утыртырсың

Айнур Кәбир атлы егетне.


Икмәктәй иркәм
Юлга алган ап-ак икмәк Нинди тәмле иде!
Иркәм, шушы икмәк төсле, Ап-ак тәнле иде.
Галимҗан Гыйльманов

Заманында безгә икмәк
Шундый тәмле иде.
Иркәм дә нәкъ икмәк төсле
Ап-ак тәнле иде.
Бернәрсәне дә аямый
Вакыт атлы хикмәт.
Бер көн килеп катып бетә
Икмәк кадәр икмәк.
Иркәмнең дә буыннары
Сохаридай катты.
Катса катсын, минем өчен

Ул барыбер татлы.


Зиннур Хөснияр
Авыл малайлары...

1
И, авыл малайлары,

Шәһәргә килдегез дә

Тулай торак ишегенә

Йозаклар элдегез дә...
Дөнья куган буласыз,

Артыннан да чабасыз.

Сизмичә, узып китеп,

Алдына да чыгасыз.
Ә дөнья бер чарасыз,

Арыган ул куышып.

«Көзнең» җиткәнен көтә

Авыл башына чыгып...
2
И, шәһәр бабайлары —

Каладан кайтканнар да,

Иске йортның капкасын

Каерып ачканнар да...
Фатир калган тегендә,

Малайларга, киленгә...

Маллар да шунда инде,

Аларга хәзер нигә!...
Туган нигез, и, тыныч,

Ишелсә дә капкасы.
Болай да рәхәт әле

Чуртыма ди яңасы!
Шунда гына яшәгез,

И шәһәр бабайлары!

Шушы газиз авылның

Кичәге малайлары!...


Татар баеса...
Берзаманны баеп киткәнмен дә,

Түрә иткән кемдер аннары.

Балачактан хыял иде ласа,

Язмышның бу миңа язганы —

Түрә булды татар малае!
Түрә булу бик җаваплы нәрсә,

Үзем киттем хәтта сискәнеп.
Милләт аксый диләр, аңа да

Рәхәтләнеп ярдәм итәрмен.
Әдәбият, мәдәният! Бу ни бу!??

Титаклыйсың, хәлең юкмы әллә?!

Кул сузмаса безнең ишеләр

Ерак китәлмассың бу хәлдә!
Музейларны рәткә китерермен

Поши тояклары муеннан!...

Чабаталар бабайлардан калган

һәм комганнар җиздән коелган!..
Мин түрә бит хәзер, күрәсезме:

Байлык миңа күктән ишелә.
Мәктәп-мәдрәсәләр ни хәлдә соң

Ярдәм тияр алар өлешенә.
Татар баеса хатын аера диләр,

Кай җирем ким минем алардан?!!
Милли данга зыян салып булмас,

Бер мин генә түгел арадан...
...Яшь хатыным әйтә акылга кил,

Өләшәсең бушка син нигә?

Музейдагы чабатаңны алып

Ник элмисең инде иң түргә?
Хикәят тә шуның белән бетә:

Булганнан соң мин зур бер түрә,

Хатыннарым, җыйнаулашып барып,

Чабатаны
Тәки элгәннәр бит иң түргә!..