КҮП СЫНАДЫ ЯЗМЫШ НЫКЛЫГЫМНЫ

Гомер төсмерләре
Әй, балачак:
Әткәй - әнкәеңнең
Тәмле сүзе, назлы куены...
Зәңгәр күлләвектә су чәчрәтеп,
Яңгырдан соң нурга коену...
Әй, балачак,
Күпер булып, төсле нур уены
Күккә әйдәп күздә калачак!
Әй, үсмер чак:
Учак ялкыннары,
Шук колыннар — жәйге кич яме.
Иртә яздан кара көзгә тикле
Болыннарда атлар кешнәве...
Әй, үсәр чак,
Агач аттан толпар канатына
Сынау кичәр өчен күчәр чак!

Әй, егет чак: Беләктәге көчкә

Йөрәктәге дәрман тиңлеге...

Саф мәхәббәт ләззәт-газаплары,

Хыял дәрьясының киңлеге... Әй, күбек чак,

Диңгез тубыктан дип исәрләнү,

Тиле яшьлек үтмәс кебек чак!
Әй, ир-атлык:
Ирмен дигән ирнең
Җилкәсенә тормыш атлану...
Шатланулар — эзсез югалмыйча
Таш атканга ашлар атканың...
Әй, рух ныклык,
Кыенлыкта акыл сабырлыгы,

Изге гамәлләрдә олпатлык!
Ай-Һай, картлык:
Оныкларны багу -
Кулдан килгән тыйнак эш тәме.
Ә күңелдә учак ялкыннары,
Болындагы атлар кешнәве...
Әй, беркатлык,
Алтмышта да сабый ихласлыгы,

Туган Һәр көн яшәп туймаслык!

***
Кар аклыгы капылт күзгә керде,

Кыш икән бит, инде кыш җиткән.

Башы түгел, хәтта уртасы да...

Язга карый кояш төшлектән.
Сафлык тулды кардан йөрәгемә

Койма яңгырларда күшеккән.

Көз башында сине югалтуны

Күтәрергә ничек көч җиткән?
Кайтмас җиргә киткәнеңнән бирле

Яфракларны коеп җил искән,

Миңа гүя вакыт туктап торган,

Күзләремә монсу көз күчкән.
Мине вакыт, хәрәкәтсез калып,

Газапларны ялгыз кичерткән,

Сиздермичә фасыл алышынган,

Гөл таҗларын кырау өшеткән.
Миңа гына гүя бу дөньяның

Буш тоелган чиксез киңлеге,

 Җаным гүя тәнне ташлап киткән,

Таш түмәргә башым тиң иде.
Син барында гел яз булгандыр ул,

Үткән гомер татлы төш икән.
Күзгә керде капылт кар аклыгы,

Кыш икән бит, күптән кыш икән... 

Реклама