ИЕЛГӘН БАШТА ТАҖ ТОРМАС

II
• Изге Китапның кадерен белмәгән илне китап яратучы илгә санап булмый.
• Әдәбе чамалы кешедән яхшы әдип чыкмас.
• Бары бер генә китап мөхәррир кулы тиюгә мохтаҗ түгел: ул да булса — Коръән-
Кәрим.
• Кайбер китапларның эчтәлегенә караганда, аларның азактагы искәрмәсе
кызыклырак.
• Кайчак шагыйрьнең һавадан алып сөйләве күктән иңгән вәхине ишеттерүгә
бәрабәр.
• Кечкенә Апуш зуп-зур Тукайга әверелеп, коточкыч дәрәҗәдәге тәвәккәллек
гамәлен кылган.
• Мантыйксыз юнан олуг шагыйрьләрне пәйгамбәргә тиңләгән чакта, ирләрне генә
күздә тотып, олуг шагыйрәләрнең булуын ихтыярсыз шик астында калдырган.
• Парнас тавына шерплар ярдәмендә күтәрелергә маташучы шагыйрь-шогара да
булгалый.
• Үзләре даһи булса да, сүзләре вәхи булмас.
• Салкынрак кыйтгада яшәүче халыкларның әдәбияты башкаларныкына караганда
гамьлерәк булып тоела.
• Каләм әһеле үзенең әсәренә иң кирәкле сүзләрне гаувас-аквалангчыдай интегеп
эзли, әмма диңгез төбендә табылган кабырчыкларның да һәркайсында көтелгән энҗе
булмый.
• Хикмәтле сүзне үтә җентекләп эшкәртелгән кыйссага тиңлиләр икән, мәкальләрне
күздә тотып әйткәндә, безнең халык бихисап кыйсса иҗат итүче булып чыгадыр.
• Ачыккан кеше икмәк кисәгенә үрелгән чакта хәтта Изге Китапка басарга рөхсәт
ителгән кебек, шагыйрь Дәрдемәнднең югарыгы киштәдәге юка мәҗмугасын да кайбер
күптомлыклар өстенә басып алырга мөмкиндер.
• Иреген җуйган каләм әдипнең авызлыгына әйләнә.
• Тел галимнәренең һәркайсына да тел-язу куәсе бирелмәгән.
• Ялган тауарларны вакыйфII юк итә, ялган әсәрләрне вакыт юк итә.
• Әсәрдән суны сыгып чыгару алтын юу гамәленә бәрабәр.
• Алама тавышлы җырчының чыгыш ясавына караганда телсезнең ишарәт белән
көйгә кушылуы тәэсирлерәк.
• Күңелеңә ошаган китапны урлау себер китәрлек җинаять түгел.
• Укыганда йоклата торган китап язу да адәм баласы өчен үзенчә файда китерә.
• Мөтәтәнкыйтьче минем әсәрләрне сүгәргә азапланган очракта алардагы һәрбер
җөмлә канатлы гыйбарәгә әвереләчәк.
• Кураның тамыры корган саен аның җыр-моңы көчәя бара.
• Элгәрге шагыйрьләребезнең төп-төгәл санын белмәүгә артык гаҗәпләнмәскә кирәк
— хәтта әле пәйгамбәрләребезнең дә ничә булуы билгеле түгел.
• Тәнеңнең гомерлек табибы бул, телеңнең гомерлек талибе бул.
• Актер халкы уйнаган рольләреннән чыга алмаган очракта безнең көндәлек тормыш
беркадәр яхшырак булыр иде.
• Әгәр аерым мәшһүрләр белән эпохалар китеп барса, димәк, безләр һәрдаим
ниндидер вакыт бушлыгында торып кала.
• Һәркемнең үз күзаллавы: берәүләр шул ук мәһабәт арфада рояльнең эч- карынын,
икенчеләр салават күперенә тарттырылган кояш нурларын күрә.
• Чынлыкта, һәрбер әдипне дә хәттат-каллиграф итеп санарга мөмкин, чөнки алар үз
әсәрләрен күңел дәфтәреннән күчереп яза.
• Шундый өстәл китаплары да була, аларны таба астына куярга җайлы.
• Тәкъдир каләме язганның хакы төп-төгәл гомер бәясенә бәрабәр.
• Бала төшендә нинди телдә саташса, аңарга шушы тел якынрак була.
• Үзләрен вәхи ирештерүчедәй тойган тәкәббер суфлерлар да булгалый.
• Ярым шәрә хәлдә алдырырга теләгән хатын-кызларга хиҗап кидерсәң, алар сәләт
дәрәҗәсе ягыннан бөтенләй тоныкланып калыр иде.
• Хәтта гали затлар да хатадан хали түгел.
• Кайберәүләр дөнья телләрендәге аерым сүзләрдә үзебезнең тамырны шулкадәр
күрергә тели ки, алар хәтта каннибал кәлимәсен дә җиңел генә татарга китереп бәйләргә
мөмкин.
• Җырлаганда сакаулык онытыла.
• Матурлык бәйгесенең нәтиҗәләре бик шартлы, чөнки анда чын матурлар
катнашмый.
• Күңел дәфтәреңдә гарәп әлифбасында язарга күнеккәч, кисәктән генә кириллицага
күчү шактый кыен.
• Әгәр Габдулла Тукай үз йортында гомер кичерсә, ул Иван Крылов рәвешлерәк
шагыйрь булыр иде.
• Тирән мәгънәле чын-хак сүзләр артык уйлап тормыйча әйтелә.
• Язу осталыгы гына җитми, сызу осталыгы да кирәк.
• Кайбер «йолдызлар» сәхнәгә сихәтләнү өчен генә чыгадыр кебек тоела, чөнки
җырлау сулыш юлының үпкәдәге тармакларын дәваларга ярдәм итә.
• Теге яки бу илнең дәүләт гимнын һәрбер халык үзенчә милли итеп башкара.
• Асылташка гади кыса килешүчән.
• Иманга соңлабрак килгәннәр арасында тәкъва булып кыланучы шундый затлар бар
II Вакыйф — белгеч мәгънәсендә.
ки, гүя алар әле ана карынында чакта ук Коръән укып кына утырган.
• Гомер буе туңган Тукай мәңге күшегәчәк — дөньяның җылынуы кешелек өчен
файдалы түгел.
• Сарыкны гелән кимсетмә: аның Коръән сүрәләре яза алырлык тиресе синең юк-бар
сурәт төшерелгән тәнеңнән өстенрәк.
• «Кызыл китап»ның тулыландырылган басмалар җыелмасы кешелекне гаепләү
томнарына әверелергә мөмкин.
• Соңгы могикан дип әйтү дөреслеккә бигүк туры килми, чөнки андый үзенчәлекле
затлар һәрбер буында да була.
• «Син генә җитми идең», дип каршы алынган сабый еш кына халыкның газизанә
мәшһүр заты булып үсә.
• Бу тормышта нәрсәнедер һәрвакыт истә тоту, нәрсәнедер оныту өчен дә зирәклек
кирәк.
• Безнең музейлардагы мамонт теше пәйгамбәр чәченнән дә кадерлерәк.
• Әйтелмәгән сүз өчен үкенмиләр.
• Күңел киштәләрендә Һади Такташ шикелле шагыйрьләрнең китаплары сирәгәя
барган саен, мәхкәмәләрдә «Һади Такташ» кебек оешкан җинаятьчел төркемнәрнең «эш-
том»нары ишәя бара.
• Шәһвәтен тыя алмаган шөһрәт сынавына чыдамас.
• Төрле диварларга сызгаланган тегенди-мондый сүзләр шулкадәр эчне пошыра ки,
бу язулардагы грамматик хаталарны кичекмәстән төзәтеп йөрисе килә башлый.
• Галәм гүзәлен билгеләгән чакта, хәттин ашкан инсанның олыдан кубуын күреп,
бөтен җиһан куырылып куядыр.
• Ничек булып бетәр: кешедәге ат җенен машина җене, китап җенен компьютер җене
кысрыклый.
• Пыяла өрүче: «Эчтән чыккан тының нинди уй-гамьнәр белән корылган булса, үзең
күрергә теләгән бәллүр дә шундый рәвешне ала».
• Театр сәнгате әһелләре тамашачыдан бераз гына булса да, һич югы сәхнә биеклеге
кадәр генә югарырак торырга тиеш.
• Безнең эстрада җырларын мәһабәт залларда түгел, ә җиңел автомобиль
салоннарында тыңлау хәерлерәк.
• «Йолдызлар фабрикасы»н оештырырга Күкнең лицензиясе кирәк.
• Көйгә салынган мәгънәсез сүзләр җыелмасын ишетү икенче бер җырның
кушымтасын искә төшерә: «Кому это надо — никому не надо; кому это нужно — никому
не нужно».
• Сандугач сольфеджио үтмәсә дә, бик килешле итеп җырлый.
• Инде хәзер мәхлук көя күбәләкләре дә «Без Гоголь «Шинел»еннән чыктык», дип
масаймакчы.
• Чын әдип һәрбер яңа әсәрен язганда үз-үзен тәмам яндырып бетерә төсле, әмма
иҗат казанышы аша аңа өр-яңадан тернәкләнер өчен илаһи көч иңә.
• Гамәл дәфтәре җирлегендә языла торган булса, автобиографик әсәр нигезлерәк
чыгар иде.
• Көлке көлә килер, артыңнан куа килер, ә без аның саен алга ыргылырбыз.
• Начар рәсемнең кысасы яхшы булучан.
• Концерт алдыннан уен коралларын гына түгел, күңел кылларын да көйләү таләп
ителә.
• Үзешчәнлек югары сәнгатьне таныр өчен яратылган.
• Классик җырларны башкарган «йолдыз»лар мине тавышлары белән түгел, ә элекке
яхшы көйләрне искә төшерүләре белән хисләндерә.
• Үтә һаваланып киткән курай: «Синдә кул белән генә түгел, аяк белән дә уйнап
була», дип органнан көлә ди.
• Күктәге йолдызлар җирдәге «йолдыз» лардан гарьләнеп атыла.
• Ярымшәрә кыяфәттә җырлаган хатын-кыз йөз-чәһрәсе белән хәтердә калмас.
• «Өч тиенлек» җырлар кайберәүләргә миллионнар китерә.
• Сәхнәдә кыз-хатын киемендә чыгыш ясаучы ир-атлар күбәя икән, димәк, инде
тормышның үзендә дә хатыншалар мотлак арта бара.
• Хушавазлы оркестр чокырларының күбәюе халыкның биеккәрәк күтәрелүен
күрсәтә.
• Гарештән әйләнеп кайта алган көй-моң илаһи музыка кебек кабул ителер.
• Әгәр җәмгыять Коръән буенча гына яшәсә, бәлки, башка китапларның кирәге дә
калмас иде.
III
• Тәгәрмәч уйлап табучыларга караганда, тәгәрмәчкә таяк тыгучылар күпкә алданрак
туган.
• Кайбер бәндәләр аналык чүбеннән гомер буена арына алмыйлар.
• Икейөзлелекне хиҗап астына яшерә алмассың.
• Күңелдә нөктә саклау низагка нокта куймас.
• Фәрештә канатына кул сөртеп кенә кара эшләрең ак итеп язылмас.
• Имансыз бәндәләрнең мәчет манараларын кисүе күктәге рәхмәт баскычларын
кисүгә тиңдер.
• Үзенең нәсел шәҗәрәсен юньләп белмәгән кавем җиде бабаңны искә төшереп
сүгенергә ярата.
• Бераз гына намусы булган бәндә мәчет манарасын кискән икән, ул ошбу манараны
гомере буена җилкәсендә күтәреп барырга тиеш.
• Изгегә тарткан каләм гаепсезләрне чагар өчен кулланылганда тузбашның кара
еланнан агу соравы гаҗәп түгел.
• Берсен-берсе күрә алмаган күзләр кылыйлаша башлый.
• Гыйффәт кадерен белми торган кызга ак яулык җилкән була алмас.
• Гомер озынлыгы безнең ихтыярда түгел, гомер киңлеге башлыча үзебездән тора.
• Тәнең тәгамнән тыелып торган чакта җан-рухың тансык азыгы белән туеныр.
• Кешенең иртән үк көйсезләнгән кәефе көннең хәерсез гамәлләрен йөзгә
тапкырлый.
• Башның тышкы яктан түгел, эчтән зур булуы яхшы.
• Әфьюнчеләрнең кешелеккә китергән иң зур зыяны, киндер, мәк һәм шуның ише
башка үсемлекләрне «Кызыл китап»ка керттереп, аларның бөтенләй юкка чыгуына
сәбәпче булуындадыр.
• Кешеләрнең: «Ике куянны берьюлы ату», дип әйтүенә үч итеп, куян кавеме
һәркайда гелән үрчергә генә омтылып яшидер.
• Бөтен җирдә дә үтә чисталык хөкем сөрсә, киләсе заман археологлары өчен
бернинди табыш калмас.
• Әгәр минем фикер белән бик тиз килешсәләр, үземне алар алдында кызганыч итеп
тоя башлыйм.
• Сынауга бәрабәр күтәрелү егылган урында башлана.
• Аркаңны мунчада фәрештә ышкыса да, аннан барыбер канат үсеп чыкмаячак.
• Һавалы булу оча торган шарга гына килешә.
• Бер үк елгада Иисусны ике тапкыр чукындырып булмый.
• Кешене шөһрәт тә, шәһвәт тә сыный.
• Мәхшәр көнендә атеистлар булмаячак.
• Ризыгың нинди — холкың шундый.
• Акселерат: «Ана карынында яралып яткан чакта миңа олырак яшьтәге җан иңгән».
• Без бит Аллаһка «Сез», дип мөрәҗәгать итмибез ләса, ә нигә соң аның бәндәсенә
«Сез», дип дәшәбез?
• Мәхәббәт хисе югалмый, тирәнгәрәк яшеренә генә.
• Үлеп ярату гомерне озайта.
• Җиде хатынга түзәрлек булсаң, аларның әниләренә дә чыдарга тиешсең.
• Саклый алсаң йөз аклыгын, ачык булыр зирәклегең.
• Романтик-мантыйкчы: «Бездә хәзер итәк астыннан эш йөртү кими төште, чөнки
хатын-кыз өчен иңдерелгән итәк гамәлдән чыгып бара».
• Кара эчле бәндәләр кояш нурларын күбрәк «эчә».
• Авызына сыймаган телен каеш итеп теләрлек.
• Имансыз инсанның «Иманым камил», дип әйтергә хакы юктыр.
• Кәфенгә кесә текмиләр.
• Кәгазь җитештерү барышында чыга торган яман ис әләк язылган хатны укыганда
янә аңкып куя.
• Кайбер адәмнәрне намусындагы тап түгел, затлы киемендәге тап күбрәк борчый.
• Гамәл дәфтәренә әләк карасы йокмас.
• Иңдәге фәрештәләргә көндәшлек бирелмәгән.
• Учак та җырлый, пычак та җылый.
• Кайнар ризыкны өреп кабу гына авызны пешүдән саклый алмый, чөнки әлеге гайре
табигый гадәт шәригать кагыйдәләренә туры килми.
• Җәннәт ишекләрен шапылдатып япмыйлар.
• Начар бәндәләр озаграк яшәүчән, чөнки дөньядан иртәрәк киткән яхшы затлар
ахирәттә алар белән очрашуны бигүк теләми.
• Теге дөньяга лаеклы рәвештә барырга әзерләнү бу дөньядагы яшәү мәгънәсе
түгелме икән?!
• Шушы тынгысыз җаныбыз аркасында тәнебез күпме кыен ашый.
• Уйнап башланган озын-озак гомер ахырында уйлап бетерә алмаслык гамьнәр
җыела.
• Дөрес егылу ялгышка саналмый.
• Кочакка алу гамәле кайвакыт пычакка алу белән төгәлләнә.
• Салам торхан җаны бал кортында кабатланмас.
• Хәрәкәтсез ятучы урын хастасы да Җир шарын кат-кат әйләнеп чыгар: кан йөреше
белән...
• Хәсис бәндәнең эчендәге дегетне кашыклап карасаң, бихисап тәпәндәге балны
пычратырга җитәр иде.
• Кабернең эше күп — ул бөкреләрне төзәтә.
• Җәннәт капкалары төбендә ачкыч ясаучылар утырмас.
• Арттагы күперләрне икеләнмичә яндырып баруыңа артык сөенмә, алдагы сират
күперендә үзеңне яну көтәргә мөмкин.
• Елан аягын кискән тәҗрибә әлләни ерак китә алмас.
• Тарак ыргытып кына урман үсеп чыкмас, көзге ыргытып кына күл пәйда булмас.
• Туган як былбыллары тәпи юган таңгы су юл аягы итеп эчәрлек әбелхәят суына
тиңдер.
• Җәйге челләдә ат тоягы эзеннән су эчмәгән бала туган җиренең бер яраттыру
сихереннән гомерлеккә мәхрүм кала.
• Кешене яшәү түгел, ашау авыруга сабыштыра.
• Үренте ашарга гадәтләнсәң, торыннарың ач калыр.
• Орлыкның хәтере таркалса, тереклек хәтәргә тарыгыр.
• Ана карынында алган тәрбия аннан соңгысына караганда өстенрәк.
• Күк әниләрнең ялварулы теләген беренче нәүбәттә ишетеп ала.
• Ана карынында утыру тоткынлык мөддәтенә керми.
• Мактанчык: «Ана карынында тотып карагач ук мин үземнең башлы икәнемне
белдем».
• Бала чакның таяк аты үсә төшкәч кыен ашата.
• Әгәр борын юеш булмый икән, димәк, ул үзенең вазифаи бурычын үтәми.
• Елмаюлы йөзләргә караганда елмаюлы күзләр ышанычлырак.
• Хатын-кыз битендәге мәхәббәт чокырында ничаклы ир-ат башын югалткан.
• Яраларны вакыт дәвалап бетергәч, беренче мәхәббәт тә онытыла.
• Кыз-хатынның бала төшерергә ниятләнүе, Ходаем, яралгының төшенә керә
күрмәсен.
• Заманча көндәшлек тәҗрибәсен үзләштерү килендәшләргә әлләни кыенлык
тудырмый.
• Җыештыручы: «Әйбәтрәк акчалы эш эзлим; власть коридорларын тәкъдим
итмәскә...»
• Комнан бау ишкән шпагат ясый алмас.
• «Блин» сүзен ешрак куллануга карап «белен» үзен горур итеп сизми.
• Су кушып сөйләүче судан коры чыга.
• Яңа корабка бәреп ватылган шампан шәрабе кемнедер күңелсез маҗарага тарудан
саклап калыр.
• Акыл ияләре тормышны катлауландырып бетермәсен өчен җиңел уйлап эш
кылучылар да кирәк.
• Галәмне чүпли башлаган инсаният матурлык химаясеннән мәхрүм калачак.
• Башы йомры кавем шакмак карбыз үстерер.
• Сары матбугат басмаларын талымламый уку сине сары йортка кертергә мөмкин.
• Тормышта бәланең ялгызы гына килмәве кайвакыт балалы хатынга өйләнүне
хәтерләтә.
• Көмәне беленеп торган хатын-кыз затына сез дип эндәшсәң дә урынлы.
• Чын гимнаст булып танылырга теләгәннәр күнегүләрне ана карынында ук башлый.
• Тома ятим баеса, туганнары тиз табылыр.
• Су корылмалары төзүче кайбер әһелләрнең кондызныкы кадәр дә акылы юк.
• «Сабыр төбе сары алтын», дисәң, байбичә аның пробасын сорар.
• Башның капкага туп кертүе җитез аякка гарьлек китерер.
• Без юынгыч бүлмәсендә тоткан суда хәтта филне коендырып булыр иде.
• Башың пеләш булса да, чәчне чәчкә бәйләргә мөмкин.
• Әгәр кеше шифоньер уйлап тапмаган булса, сөяркәләрне яшерү гадәте дә булмас
иде.
• Үз-үзен кытыклаган кымырҗымас.
• Алтынлы сабыр төбе тирәнлекләренә төшәр булсаң, аннан чыгу өчен холык-
фигылеңне үзгәртергә кирәк.
• Бәгъзе кешенең хәтта исемен хәтергә төшерү дә бик һәйбәт какырткыч дару сыман
тәэсир итә.
• Шикаять: «Күршем канын тапшыра, әмма салым түләми».
• «Мин!» дип гайрәт оручы мөгезләрен сындырып салсаң, бер казанга ике тәкә башы
да сыя.
• Шайтанның аяк-кулы богауланган айда азгын бәндәләр йөгәнсезлек күрсәтер.
• Мөселманнар яратмаган хайванга да Нух көймәсендә урын табылган.
• Галәм кояшы тотылу — кыска вакытлы күренеш, дөреслек кояшы тотылу — озакка
сузылган фаҗига.
• Күккә ашып торган ярымай яшен кайтаргычка мохтаҗ түгел.
• «Алдан килгән — урын өчен», дип сөенгән, имеш, яңа зиратта беренче булып
җирләнгән мәрхүм.
• Соңгы юлга сәфәрдәш кирәкми.
• Соңгы хөкем мәйданында «А судьи кто?» дип сораучы булмаячак.
• Оҗмахта ачык ишекләр көне үткәрелми.
• Кемдер ахирәттә җәннәтнең яхшырак катына эләгергә ымсына, кемдер сугышта
югалткан аягына тиенү турында хыяллана.
• Инсанны химая итүче фәрештәләрнең асыл вазифасын бернинди дә тән сакчылары
башкара алмый.
• Күзеңне йомып уйланган чакта эчтән киңәеп киткәндәй буласың.
• Гомер шәрабен насыйбынча эчте — кече теленә дә җитмәде.
• Таза ташпулат җиткерсәң, җимерелеп беткәнче яшә.
• Халык тәкәллефсез рәвештә һәрдаим кочаклап сөя-сөя, үзенең якты талантларын
каралтырга да мөмкин.
• Бөтен халык бәйрәмнәре вакытында күбәүләр ялгызакка әйләнеп кала.
• Елның үзенә дүрт фасыл да җитәдер, күңелгә исә бишенче фасыл да кирәк.
• Кысадагы алмаз үзен ирексез тойганга күрә, мондый кашлы йөзек моңсу булып
күренә.
• Әле яңа гына туган игезәкләр үзләрен иске карындашлар итеп тоя.
• Авылның бер исәре гомергә истә калучан.
• Ишегеңне тәбәнәк итеп ясасаң, имеш, өеңә баш иеп керерләр.
• Сай тәлинкәдән ашарга яратмаучы кешеләр яшәүнең тирән мәгънәсенә ирешә
алмас.
• Кайвакыт мәгънәсез рәвештә шаяртуның аянычлы ахыры әтәч булып кычкырган
тавыкның язмышын хәтерләтә.
• Әгәр Гиппократ исән-сау булса, ант бозарга гадәтләнеп киткән табибләр галәмен
Аллаһ алдында вәгъдә бирергә чакырыр иде.
• Бакыр акча белән генә хаклык күзен яптырып булмый.

Реклама