Равил Габдрахман улы Фәхретдинов

Галим-тарихчы, археолог һәм язучы Равил Габдрахман улы
Фәхретдинов 1937 елның 14 мартында Татарстанның Балтач
районы Кариле авылында дөньяга килә. 1954 елда Балтач урта
мәктәбен тәмамлый. 1958-1963 елларда ул — Казан дәүләт
педагогия институтының тарих-филология факультеты
студенты. Укуын тәмамлагач, аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага кабул
итәләр. Анда өч ел дәвамында Идел буе Болгар дәүләтенең
археологик истәлекләрен җентекләп өйрәнеп, шул темага
кандидатлык диссертациясе яза һәм 1968 елда М. Ломоносов
исемендәге Мәскәү университеты гыйльми советында яклый.
1990 елда ул шул ук университетның гыйльми советында
докторлык дәрәҗәсе ала.
Равил Фәхретдинов — урта гасыр Идел буе һәм гомумән Урта Евразия (Болгар
дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Кырым һәм башка татар ханлыклары, тагын да
элгәрләрдән — Төрки каһанлыгы, Дәште Кыпчак) тарихы һәм археологиясе буенча
танылган белгечләрнең берсе. Ул — бу темаларга багышланган өч йөзгә якын төрле басма
хезмәтләр — монографияләр, дәреслекләр, уку әсбаплары, карта-схемалар, альбомнар,
фәнни-популяр китаплар, күпсанлы мәкаләләр авторы. Аның күп кенә гыйльми
хезмәтләре — үзәк матбугатта (шул җөмләдән өч монография), унлап хезмәте чит илләрдә
(Канада, Төркия, Венгрия, Украина) басыла.
Узган гасырның туксанынчы елларында иҗтимагый-сәяси һәм идеологик
үзгәрешләрдән сон, мәктәп өчен яңа тарих дәреслекләре язу ихтыяҗы тугач, иң беренче
булып бу эшкә Р.Фәхретдинов алына. Аның татар һәм рус телләрендә берничә тапкыр
басылып чыккан «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» («История татарского народа и
Татарстана») дигән китабы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып, урта мәктәпләр
программасына беренче тапкыр дәреслек буларак тәкъдим ителә.
Хәзерге вакытта галим татар халкының VI-XX йөзләр арасында Урта Евразиянең
гаять зур территориясендә — көнчыгышта Орхон буйларыннан алып, көнбатышта Дунай
елгасының түбән агымына кадәр, төньякта Казан-Нократ киңлекләреннән көньякта
Кавказ далалары һәм Әстерханга кадәр җәелгән киң мәйданда сакланып калган тарихи-
мәдәни истәлекләр мирасын җентекләп барлау, тәртипкә салу һәм теркәү эше белән
шөгыльләнә һәм «Татарская археология» дигән журнал чыгарып килә.
Равил Фәхретдиновның матур, образлы тел белән тарих, археология фәне турында,
урта гасыр болгар һәм татар шәһәрләре, аларның архитектура үзенчәлекләре, табылдык
көнкүреш һәм сәнгать әйберләре, Сөембикә, Туктамыш хан, Идегәй кебек легендар
шәхесләр турында язган популяр жанрдагы әсәрләре («Ташлар моңы», «Мондадыр безнең
бабайлар», «Кичке азан» җыентыклары) ерак заманнарда яшәгән ата-бабаларыбызның
тормыш-көнкүрешен, алар кичергән тарихи вакыйгаларны, алар җитештергән матди
байлыкларны җанлы картиналарда сурәтләп бирәләр.
Киң җәмәгатьчелеккә ул тарихи-сәяси, татар халкының бүгенге мөстәкыйльлек өчен
көрәш темаларына багышланган полемик характердагы публицистик мәкаләләре,
күренекле замандашлары (Бакый Урманче, Фуад Вәлиев, Илһам Шакиров һ.б.) турында
иҗат портретлары һәм истәлек язмаларының авторы буларак та билгеле.
Ул 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән исем
йөртә, 2003 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Реклама