Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛӘТ КАҺАРМАНЫ


Галимҗан Ибраһимов — бөтен көчен, талантын һәм гомерен туган халкына
хезмәт итүгә багышлаган, күп гасырлык татар әдәбиятын яна сәхифәләр белән
баеткан, ХХ гасыр башы әдәби-мәдәни хәрәкәтенә яна рух өстәгән, шулай ук әдәбият
белеме, мәгариф, тарих, публицистика, иҗтимагый фикер үсешендә гаять тирән эз
калдырган ин күренекле классикларыбызнын берсе. Анын тормышы үзе яшәгән
кырыс дәвердән аерылгысыз булып, язмыш булачак әдипне каршылыклар, аяныч-
фаҗигаләр белән тулы юлдан атлата.
Г. Ибраһимов 1887 елнын 12 нче мартында Башкортстаннын Авыргазы районы
Солтанморат авылында (элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе) туа. Әти-
әнисеннән укырга-язарга өйрәнгәннән сон, күршедәге Кешәк авылы мәдрәсәсенә
йөри. 11 яшендә әтисе аны Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсенә укырга бирә. 1905
елгы инкыйлаб тәэсирендә, укыту-тәрбия эшләрен яхшыртуны таләп иткән
шәкертләр белән бергә, Галимҗанны да мәдрәсәдән куалар. 1906 елнын көзендә ул
Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый башлый. Өч ел белем алганнан сон, аннан китә
һәм казакъ далаларында, Әстерхан якларында балалар укыта. 1909 елда Казанга килә,
әмма университетка укырга керү омтылышы тормышка ашмый. 1912 елны Киевка
китеп, университетка ирекле тынлаучы булып керә. Мөселман студентларынын
яшерен оешмасында катнашканы өчен кулга алына һәм берничә ай төрмәдә утыра.
1913 елны Казанга кайтып, «Ан» журналында җаваплы сәркатип булып эшли
башлый. Бераздан тагын Киевка китә, аннары Одесса, Сухуми шәһәрләрендә була.
1915 елны Г.Ибраһимов Уфага кайта һәм «Галия» мәдрәсәсендә укыта башлый. 1917
елгы Февраль инкыйлабыннан сон, революцион көрәш эшенә керешә: митингларда,
демонстрацияләрдә катнаша, яшьләр, эшчеләр алдында чыгыш ясый, газеталар
чыгаруны оештырып йөри. 1917 елнын көзендә Г.Ибраһимов Учредительное
собраниегә делегат итеп сайлана. Ул таратылгач, Советларнын III Бөтенроссия
съездында катнаша һәм Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. Тиздән
Милләтләр халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман комиссариатына эшкә
күчерелә. 1918 елнын көзендә Г.Ибраһимов Казанга кайта. Яна җәмгыять төзү
шартларында әдәби хәрәкәтнен, иҗтимагый-мәдәни тормышнын үзәгендә кайный,
күпсанлы хезмәтләр белән чыгыш ясый. 1925 елны ТАССР Мәгариф Халык
комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәк рәисе итеп билгеләнә. 1927 елны әдип,
каты авырып китү сәбәпле, Кырымга дәваланырга китә. 1937 елнын августында
«халык дошманы» дип нахакка гаепләнеп, Г.Ибраһимов кулга алына һәм Казанга
кайтарыла. 1938 елнын 21 нче гыйнварында әдип төрмә хастаханәсендә үлә.
Күренекле язучынын гәүдәсе күмелгән урын төгәл билгеле түгел, шулай да әлеге
елларда төрмәдә үлгән яисә үтерелгән кешеләр белән бергә, Кабан күленнән ерак
булмаган Архангел зиратына күмелгән дип фаразлана.
Мулла гаиләсендә туып-үсеп, мәдрәсә гыйлеменә таянып, мөстәкыйль рәвештә
дөньяви фән нигезләрен үзләштергән Г.Ибраһимов Октябрь инкыйлабына кадәр үк
төрки-татар дөньясында кин танылу ала. ХХ гасырнын 30 еллары уртасына кадәрге
татар әдәбияты, мәгарифе- фәне, публицистикасы, иҗтимагый-сәяси тормышы
күгендә ин якты йолдызларнын берсе булып балкый. Кызганыч, бик күп
замандашлары кебек үк, әлеге йолдыз вакытсыз сүнә. Әмма ул калдырган әдәби-
мәдәни мирас үлемсез.
Табигатьтән бирелгән сәләт, акыл ана тиз арада җәмгыятьтә үз урынын табарга
ярдәм итә һәм, кинкырлы эшчәнлеккә тартылып, күбесендә беренче башлап яна сүз
әйтә, милли лидерларнын берсе булып җитешә. Шуна да Г.Ибраһимов тормышын,
иҗатын, эшчәнлеген, социаль һәм милли азатлык өчен көрәшен татар дөньясында
XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башында урын алган Янарыш хәрәкәтеннән аерып
карап булмый.
Г.Ибраһимов язучы буларак аеруча тирән эз калдыра. Мәдрәсәдә укыган елларда
ук әдәби иҗатка килеп, халыкнын авыр тормышы, яшәп килгән гаделсезлекләр,
хокуксызлыклар өчен тирән борчылып яза («Зәки шәкертнен мәдрәсәдән куылуы»
(1907) «Татар хатыны ниләр күрми» (1909) һ.б.). Әйләнә-тирәсенә капма-каршы
рәвештә романтик хыял дөньясын куйган әдипнен сәнгати фикерләү осталыгына, ул
сурәтләгән дөньянын гаять төрле, бай, кызыклы һәм тормышчан булуына сокланмый
мөмкин түгел («Яз башы» (1910), «Дингездә» (1911), «Сөю — сәгадәт» (1911),
«Көтүчеләр» (1913), «Яшь йөрәкләр» (1912) һ.б.).
Татар тормышын, анын революциягә килү юлын прозада Г.Ибраһимовтан
көчлерәк, тәэсирлерәк итеп гәүдәләндерүче бар микән?! Ул иҗат иткән социаль
типлар индивидуаль характеры, үз йөзе белән аерылып тора, чор вакыйгалары белән
гаять тыгыз берегеп яшәүләре, шул рәвешле сурәтләнүләре белән әдәбиятта яна сүз
буларак янгырый («Безнен көннәр» (1914), «Кызыл чәчәкләр» (1921), «Алмачуар»
(1922), «Адәмнәр» (1923), «Казакъ кызы» (1923), «Тирән тамырлар» (1926). Әдип
реалистик һәм романтик юнәлешләрдә бердәй көчле иҗат итеп, гаҗәеп тормыш
күренешләре тудыра. Ин мөһиме, бөтен барлыгы белән татар җанлы булып,
милләтебезнен яшәү рәвешен, хыял-омтылышын ил күләмендә танытуга ирешә.
Әдипнен совет чоры иҗаты аеруча каршылыклы булып, укучылар тарафыннан
бертөрле генә бәяләнми. Анын әдәби-эстетик эзләнүләрендә үзара каршылыкта
булган гуманизм һәм пролетариат диктатурасы, шәхес иреге һәм сыйнфый дошманны
юк итү кебек төшенчәләр алга чыга. Әмма Г.Ибраһимовнын эстетик идеалын
гомумкешелек кыйммәтләрен яклау һәм милли мәнфәгатьләрне кайгырту теләге
билгели. Шуна да ул олы гуманист булып кала.
Г.Ибраһимов иҗаты — халкыбыз тарихынын гаять өермәле булган ХХ гасырнын
беренче чиреге елъязмасы, хроникасы. Анын хикәя- повестьларында, романнарында
Октябрьгә кадәрге шәкертләр, руханилар тормышы, хатын-кызлар язмышы,
инкыйлаб вакыйгалары, гражданнар сугышы фаҗигаләре, әлеге тарихи вакыйгалар
уртасында калган татар халкынын яшәү рәвеше, теләк-омтылышлары, хыяллары
кабатланмас вакыйгалар булып күз алдына бастырыла. Г.Ибраһимов әсәрләренә
битараф калып булмый. Алардагы тормышчанлык, көнкүреш детальләре, романтик
төсмерләр тудырган бизәклелек, кырыс натуралистик сурәтләр, илаһи сихри дөньяга
алып китә торган тирән, нечкә лиризм һәм башка беркемнеке белән дә бутап булмый
торган, төгәл, матур, ягымлы, тормышнын бөтен буяуларын үзенә җыйган гаять бай
һәм халыкчан тел үзенә тартып тора.
Тормышнын кин, тулы панорамасын чагылдыруда, фикер тирәнлегендә, гаҗәеп
үзенчәлекле образлар галереясен бирүдә, тематик кинлектә, сюжет-композициядә яна
табышларга омтылуда Г.Ибраһимов белән бик азлар тинләшә ала. Һәрхәлдә,
прозабызны үстерүгә зур өлеш керткән әдипләр И.Гази, М.Әмир, Г.Әпсәләмов,
Ә.Еники, Н. Фәттах, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, М.Хәбибуллин һ.б. — һәрберсе
диярлек теге яисә бу дәрәҗәдә Г.Ибраһимовтан өйрәнүләрен, анын традицияләрен
дәвам итүләрен белдерәләр.
Г.Ибраһимов әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог буларак та бай мирас калдыра.
«Борынгы ислам мәдәнияте» (1909), «Татар сарыфы» (1911), «Татар шагыйрьләре»
(1913), «Татар имлясы» (1914), «Яна әдәбият» (1914), «Әдәбият дәресләре» (1914),
«Татар телен ничек укытырга?» (1916) һ.б. мәкалә-китаплары, дәреслек-
кулланмалары бүген дә кыйммәтен җуймаган хезмәтләр булып тора.
Г.Ибраһимов татар матбугатын ныгыту, үстерү мәсьәләсендә башлап
йөрүчеләрнен берсе була. 1913 елда «Ан» (Казан), 1917 елда «Безнен юл» (Уфа),
«Ирек» (Уфа), 1918 елда «Чулпан» (Мәскәү) һәм Совет хакимияте урнашкач «Эшче»,
«Кызыл Армия», «Кызыл яшьләр», «Безнен юл», «Мәгариф» газета-журналларын
оештыручы, кайберләренен мөхәррире буларак үзен оста журналист, оештыручы
итеп таныта. Гомумән, шул чор әдәби хәрәкәтен, иҗтимагый-мәдәни яшәешне
Г.Ибраһимов эшчәнлегеннән башка тулы анлап та, анлатып та булмый.
Утызынчы елларда «шәхес культы» корбаны булган әдипнен мирасы бары
илленче еллар ахырында кайтарыла һәм халыкнын рухи тормышында лаеклы урынын
ала башлый. Гомумән, ХХ гасыр татар әдәбияты, фәне, теле, публицистикасы үсеше
Г.Ибраһимов эшчәнлеге белән гаять тыгыз бәйле. Шул ук вакытта талантлы
шәхеснен бай мирасын барлау, кин катлау укучыларга җиткерү буенча да җитди эш
башкарылып килә. Аерым алганда, әдип исемен йөрткән Тел, әдәбият һәм сәнгать
институты галимнәре тарафыннан Г.Ибраһимовнын 9 томлык «Сайланма әсәрләр»е
дөнья күрде, ин яхшы әдәби әсәрләре һәм тел, тарих, сәнгать өлкәсенә караган
хезмәтләре аерым китап булып басылып чыкты. Бу өлкәдәге мөһим бурычларнын
берсе булып әдипнен 12 томлык академик басмасын эшләү тора.
Г.Ибраһимов юбилее — бөтен татар әдәбияты, татар мәдәнияте, димәк, халкыбыз
юбилее. Шуна да әдип иҗатын милли һәм гомумкешелек идеаллары күзлегеннән
тикшерү, әлеге бөек шәхеснен әдәби-эстетик фикергә алып килгән яналыгын, анын
үзеннән сонгы сүз сәнгатенә тәэсирен, милли янарыштагы урынын заман
биеклегеннән торып бәяләү — гаять бай, олы мирасыбызнын аерым сәхифәләрен
барлау, җәмгыятьтәге урынын билгеләү генә түгел, бәлки милләтебезнен бүгенгесе
һәм киләчәге турында җитди уйлану да булып тора.