Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘҢГЕЛЕГЕҢ БАЛКЫЙ, АСЫЛЗАТ...


***
Үрмәли кайрыга бөҗәк,

Черек агач, яфрак.
Чәер эчендәге шул бөҗәктәй,

Талпына, әй, йөрәк!
Катып калган өмет,

Үтәлмәгән ният...
Сөю, вәгъдә, фани табигать!
Шул бөҗәктәй мин дә
Бер карамчык!1

— Калдым сөю төяп,

Моң төяп...


Ике уй
Иске дөнья тыкрыгына,

Базарына, сазына,

Тартыша, ургый кайтам дип

Җүләр күңел, сагына...
Юлларын борып куйсаң да,

Кайтыр диеп бер көнне —

Якалап илт фани тәнне,

Борып булмый акылны.


***
Сыр-сыр биналар өстендә

Җилфер - җилфер,

Бөтерелә, Нидер төрә.
Саклый, өрә, Тарих яза

Байракжан!
1 Карамчык - шәүлә.

***
Катламнардан көйри
Чыгыйм диеп
Гүзәл бер җыр, ашкынып җиргә.
Тәңрем, кабыз утың,
Бир игелек -
Бу дөньяга килгән шагыйрьгә!..

Улым Илемә
Илем син, улым син,

Уңым син, сулым син,

Узганым, килерем,

Чыныккан тимерем.

Җәлилем токымы,
Илемнең им-томы.
Гүзәле җырымның,
Хуҗасы җиремнең.
Иделем егете,
Күңелем өмете.


***
Сары көзнең алтын түмгәкләре

Арасында калган
ялгыз алан...
Яфрагың — ни?
Ефәгең — ни?
Яшелең -ни?
Карап тора челтәреңнән,
Кеше сыман, соры болан,
Чәйнәп үлән...


***
Гасырны тою авырга уфтанам...
Хисләрне, милләт, сөюне,
Бер җепкә тезә алмауга - ук тәнем .........
Ә барыбер - ни булмасын үткәнем шомлы,

дәртле, ак чәчәкле, киләчәгем —

күңелемнән үпкәнем...


***
Җилфер-җилфер — нинди иләс-миләс,

Күңелләрдә нинди татлы гамь?
Сәфәр чыкмас булсам, боегам да,

Илләр гизмәс булсам - тутыгам.

***
Сагынырсыз берчак шулай шагыйрьләрне,
ак чырайлы хатыннарны, пир ирләрне.
Тылсымнарны гөлләр итеп җыю кирәк,
Алар булса, күңел — бакча, җәннәт — йөрәк...

***
Күкләр йотар, җир иңәр,

Башың тартсаң илеңнән.
Анаң сөте, ил йорты

Якын булсаң — тилертә,

Ерак булсаң — тилмертә.


***
Нәни кызым, нурлы йөзем,

гомерең булсын, бәгърем, озын.
Кыр чәчәгем, киләчәгем,

нәрсә чәчсәм — үсәчәгем...


* * *
Тау итәкләрендә иелеп-иелеп эшли игенчеләр...
кызыл яулыкларын, кыз тоткан кебек,

җилфердәтә җил, дулкынлата җил...

Басынкы җилләр, узынкы җилләр

Безнең якларда сыйпыйдыр җирне...
Түгелә хезмәт.
Уйларымда: илемдә калган ак кәгазьләрем — тау итәкләрем.


Тәнкыйтьчегә
Яз нәләтләр, сал дәгъваләр,

Каләмеңне кымшандыр.
Минем сәләтсезлегемә син,

Көчең җитсә, ышандыр!
Яз тәнкыйтьләр, яз каһәрләр,
Уйна, ургы, сокландыр!
Тик шигъри кәрләлегемә,

Угың җитсә, ышандыр!
Пошынам, агуың җитмәс...
Тойсаң йөрәк җылысын,
Телең чакса, күңлең чакмас...
Шигъриятнең олысын...