Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛӘБИБИЗМНАР


• Минем иң куркыныч дошманым — үзем.
• Бии белмәвемә карамастан, хатын мине бик шәп биетә.
• Яшьлегем — кызык, картлыгым — мыжык.
• Әбиле өй — бәбиле.
• Үзем юан булсам да, күңелем нечкә минем.
• Язучының азганы — шәп әсәрләр язганы.
• Зыялы кеше — зыянлы кеше?
• Гашыйк булган саен шигырь язса, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә.
• Хәтерең әйбәт булса, Әйтерең гайбәт булмас.
• Мәхәббәт шигырь дә, бала да тудыра ала.
• Бәхет кош булса, аны һәркем читлектә тотар иде.
• Тишек хәтерне ямап булмый.
• Тау күрмәгән бәндәгә түмгәк тә биек.
• Без шундый халык: без сатылмыйбыз, безне сатып кына алалар.