Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРГӘЛӘП УЙЛАНЫЙК, яисә Г. Даутовка ачык хат


Хөрмәтле Гомәр! Татар әдәбиятының бүгенге хәле, анда урын алган тема, проблема,
мотивлар төрлелеге һәм аларның әдәби-эстетик асылын ачып бирергә тиешле әдәби
тәнкыйтьнең бик тә йомшак булуы турындагы уйлануларың урын алган мәкаләң,
һичшиксез, игътибарга лаек. Синең хәзерге әдәби процесс белән якыннан танышып
баруың, аерым әсәрләргә мөнәсәбәтең бертөрле генә кабул ителмичә, каршылыклы уй-
фикерләр тудырды. Мин аларны сиңа ачык хат рәвешендә җиткерергә булдым.
Әлеге мәкалә бер ел чамасы вакыт эчендә «Мәдәни җомга» газетасында дөнья күргән
язмаларыңның дәвамы, аларның гомумиләштерелгән нәтиҗәсе булып тора. Бу исә
мәкаләләреңне бербөтен итеп бәяләүне таләп итә. Кызып, кайнарланып язылган «Янабыз!
Мәхәббәт утында янабыз!» («Мәдәни җомга», 22 октябрь, 2010 ел), «Тамчы, диләр, тама-
тама ташны тишә» («Мәдәни җомга», 26 гыйнвар, 2011) һәм «Сикәлтәле татар юлы...
(«Мәдәни җомга», 13 май, 2011) исемле язмаларда күтәрелгән мәсьәләләр уртага салып
фикер алышуны таләп итә. Беренчесендә, сүз, нигездә, әдәбиятның иҗтимагый вазифасын
калкытып кую һәм шуңа бәйле мәхәббәт темасы берьяклырак урын алган әсәрләрне
әһәмиятләре юк дип кире кагу турында бара. Фикереңне дәлилләргә омтылып,
Л.Закирова, А.Әхмәтгалиева, Х.Ширмән, К.Кәримов һ.б. әсәрләренә күзәтүләр урын ала.
Икенчеләрендә исә хәзерге әдәбиятта татар тормышы чагылу мәсьәләләре үзәккә куелган.
Берсендә А.Хәлимнең милли асылны югалту, милли затсызлану күренешен аңлаткан
«Хунвейбин» исемендәге романына нигезләнеп, икенчесендә Ф.Бәйрәмованың «Соңгы
намаз», А.Хәлимнең «Татар вакыты», А.Зәкиевнең «Бәхет эзләп», В.Имамовның «Япон
татары» кебек әсәрләр мисалында әдәбиятта күңел төшенкелеген сурәтләүгә киң урын
бирелүгә тукталып, аның кайбер сәбәпләре ачыклана.
Әлеге язмалар уңаеннан фикерләрне ике мәсьәлә тирәсенә җыеп бирү уңышлы булыр.
Берсе — автор буларак әдәби-эстетик карашларыңа, ягъни син тукталган авторларга яисә
әсәрләргә мөнәсәбәткә нигезләнсә, икенчесе хәзерге әдәби тәнкыйтьнең торышына бәйле.
Хәзерге әдәбият турындагы уйлануларың «әгәр соңгы елларда чыккан хикәя, повесть,
романнарыбызның темалары буенча фикер йөртсәк, безнең әдәбият шәхси-интим хисләр
аралыгына куып кертелгән икән» дигән фикер белән башлана. Әдәбиятта тема-проблема
мәсьәләсе җитди булып, ул төрле төр һәм жанрлардан мисалларны китерүне таләп итә. Ә
инде киң планда фикер йөртсәк, соңгы 20 елны үз эченә алган әдәби барышта күзәтелгән
күптөрле яңалык-табышлар арасында нәкъ менә милләт язмышы мәсьәләләренә актив
мөрәҗәгать итеп, аларны һәм традицион, һәм яңа әдәби-эстетик яссылыкта, сурәт-
алымнарда чагылдыру үзәк урыннарның берсен алып торуын күрербез. Бу урында
әдипләрнең һәм әсәрләренең исемнәрен атау да бик шартлы, чөнки алар бик күп булып,
барыбер кемнәрне дә булса төшереп калдырырга туры киләчәк. Һәрхәлдә, 90 нчы еллар
әдәбиятын Рәшит һәм Роберт Әхмәтҗановлар, М.Әгъләм, З.Мансуров, Р.Фәйзуллин,
Г.Морат, Ә.Рәшит, Ф.Садриев, Ф.Бәйрәмова, А.Хәлим, В.Имамов, Т.Миңнуллин,
Ф.Латыйфи, Ф.Сафин һ.б. күпләрнең милли мәсьәләләрне кыю рәвештә күтәргән
әсәрләреннән башка күз алдына китереп булмый. Дөрес, ХХ1 гасырга кергәч, сүз
сәнгатебездә яңа төсмерләр пәйда булды. 90 нчы елларда киң чагылган публицистик
яңгыраш, милли пафос кимеде. Әмма әсәрләрдә кеше шәхесе, аның җәмгыять белән тыгыз
бәйләнешенә нигезләнгән фәлсәфи уйлану, эчке бөтенлек артты. Татар язмышын галәм
күләмендә һәм глобализация шартларына нисбәтле өйрәнү омтылышы да күзәтелә.
Мәсьәләгә икенче яктан килик. Тормыш-яшәеш төрле булган кебек, әдәбиятта да ул
күптөрле тема-мотивлар рәвешендә чагылыш таба. Мәхәббәт-сөю кеше яшәешендә гаять
мөһим урын алып тора, шуңа да ул гасырлар дәвамында дөнья әдәбиятында, шул исәптән
татар әдәбиятында да киң чагылыш табып килә. Бүген дә шулай, Алла бирсә, киләчәктә
дә шулай булачак. Китап укучылар да бит төрле, берәүләргә детектив ошаса, икенчеләр
фәлсәфи әсәрне яратып укый, өченчеләр исә мәхәббәт турындагыларын көтеп ала. Синең
белән килешәм, мәхәббәт күренешләрен сурәтләү белән генә мавыгырга кирәкми, әмма
авторлардан милләт язмышы турында гына язуны, укучылардан да шундый әсәрләрне
генә укуны таләп итү шулай ук дөрес булмас иде. Күз алдына китереп карыйк,
әдәбиятыбызда И.Юзеевның яисә Р.Гаташның (башка дистәләрчә әдипнең) мәхәббәт,
яшьлек турындагы гаҗәеп төсмерләр белән тулы, хис-кичерешләргә бай шигырь-
поэмалары булмады, ди. Сүз сәнгатебез шактый ук сүнеп-сүрелеп, төссезләнеп калыр иде.
Алдагы мәкаләләрдә әдәбиятта кешенең көчсезлеген, рухи йомшаклыгын, шул
исәптән күңел төшенкелеген сурәтләгән әсәрләрнең күп булуына тукталып, аларның
эстетик кыйммәте булмавы билгеләнә. Шулаймы икән, әйдә, уйланыйк. Әдәбиятның
сурәтләү предметы нәрсә булу, әсәрдә яктылык-матурлык һәм караңгылык-начарлык
күренешләре ни дәрәҗәдә һәм ничек урын алу турында бәхәсләр даими күзәтелә.
Әдәбият-сәнгатькә нисбәтле кулланыла торган «эстетика» төшенчәсе тормыш- яшәешне
нәкъ менә Матурлык аша чагылдыруга нигезләнә. Шагыйрь Зөлфәт болай дип яза:
«Минем шигырьне укыгач, кыз белән егет үбешә икән, яшәвемнең мәгънәсе бар, димәк.
Минем шигырьне укыганнан соң кемдер бүтәнне суя икән, мин — тәмуг кисәве». Әдәбият
— әдәп сүзеннән булып, беренче асыл вазифасы — әдәп- әхлакка караган кыйммәтләрне
яклау һәм саклау. Ә моңа ул яхшылыкка-матурлыкка соклану, начарлык-ямьсезлеккә
нәфрәт тәрбияләү аша ирешә. Әдәбият-сәнгатьтә беренчесе күбрәк урын ала кебек, чөнки
һәр халык үзенең батыр уллары-кызлары белән горурланырга тели. Әдәбияттагы
матурлык кеше рухына уңай йогынты ясый. Кайсыбыз гына (бигрәк тә яшүсмер вакытта)
матурлык-батырлык символы булырдай әдәби геройларга сокланмады һәм аларга ошарга
тырышмады икән. Шуңа да һәрвакыт һәм һәркайда «бетәбез, бетәбез» дип сызлану,
чыннан да бетәбез бугай шул дигән фикергә этәрә бит дигән карашыңда билгеле бер
хаклык барлыгын танымый мөмкин түгел. Без кешегә рух, көч, ышаныч тойгысы өсти
торган, милләтнең матур сыйфатларын югары күтәреп, аның тәрәккыятенә ярдәм итәрлек
әсәрләргә бик тә мохтаҗ. Шулай да А.Хәлимнең «Хунвейбин» романы татарның
кимчелекләре турында кат-кат һәм төрле формада сөйләве белән аны пычракка салып
таптый, дигән фикерең белән килешеп булмый. Әсәрне бөтен яктан камил дип бәяләү
турында сүз бармый. Синең бер мәкаләңдәге мисалларны дәвам итеп, әлеге әсәр теленә
җитди таләпләр куярга була. Урыны белән публицистик стиль өстенлек итеп, автор
сурәтләүдән бигрәк сөйләүгә күчә. Охшаш яисә үзара якын күренешләр дә очрый.
Романның йомшак урыннарын тагын да табарга буладыр. Әмма ул тулаем милли эчтәлек,
милли рух белән сугарылган. Татар тормышына кагылышлы күренешләрне тасвирлау
аша, күп гасырлардан килә торган яшәү рәвешен, иң матур сыйфат-билгеләребезне югалта
барабыз дип, чаң суга. Үз татарын, каты итеп чеметеп, йокыдан уятырга тели, гыйбрәт
алырга чакыра. Икенче мәкаләңдә телгә алган А.Хәлим, Ф.Бәйрәмова, А.Зәкиев,
В.Имамов әсәрләрен күңел төшенкелеге күренешләре күп урын алганга күрә әһәмиятләре
зур түгел дип бәяләвең дә берьяклы караш. Татар әдәбиятында сызлану-кайгыруны,
гаҗизлекне, төшенкелекне, яшәү һәм үлемгә, аңсызлыкка бәйле чиктәш халәтләрне һ.б.
сурәтләгән әсәрләр ХХ гасыр башында ук шактый күп дөнья күрә. Тормышта әлеге хәл-
күренешләр урын алгач, аларның әдәбиятта чагылуы табигый хәл. Иң мөһиме, мондый
күренешләр авторның нинди әдәби-эстетик карашларын ачуга хезмәт итә бит. Мәкаләдә
телгә алынган әсәрләрдә урын алган ямьсез күренешләр бертөрле булмаса да, киң планда
авторлар әлеге фаҗигаләрне булдырмау юлларын эзли, укучысын кисәтә. Төрле әсәрдә
төрле күләмдә «ялгыз кеше трагедиясе» дип аталган сызлану фәлсәфәсе дә
(Д.Заһидуллина) чагылыш таба. Яшәештән риза булмаучы герой яшәү һәм үлем,
матурлык һәм ямьсезлек, гөнаһ һәм җәза кебек төшенчәләр аңлаткан чиктә булып,
авырлык белән, рухи газаплар аша өмет-ышанычка йөз белән борыла. Дөрес, әлеге юл
ачык күренеп тормаска мөмкин. Моның өчен өстә яткан вакыйгалардан бигрәк әсәрләрнең
икенче катламын тәшкил иткән фикер-карашларны аңларга ярдәм итүче детальләрне,
символларны, мифик һәм дөньяви күренешләр бәйләнешен һ.б. күреп, тотып алырга һәм
бәяләргә кирәк. Бу уңайдан бер мәкаләңдә үрнәк итеп китергән Т.Галиуллин һәм
М.Мәһдиев иҗатларына игътибар итик. Кызганыч, аларның конкрет әсәрләренә
тукталмыйсың. Мисал өчен, Т.Галиуллинның киң катлау укучыларга билгеле «Сәет
Сакманов» романын алыйк. Әсәрдә зур бер катламны төп геройның үз-үзен табуына һәм
югалтуына бәйле күренешләр алып тора. Табигать тарафыннан көчле итеп яратылган
Сакмановның башкалар кулындагы курчак хәлендә буласы килми. Аның көрәше исә үзенә
һәм якыннарына әрнү, газап, вакыты белән кайгы-хәсрәт алып килә. Җәмгыятьнең кыргый
кануннарын үтеп чыгу, үзен шәхес итеп тою теләге Сәетне җинаять юлына китерә. Сәет
Сакмановның эш-гамәлләре артында рус дәүләтендә хокуклары чикләнгән татар өчен дә,
көчле шәхеснең үз-үзен таба алмавы өчен дә, җәмгыятьтәге гаделсезлек өчен дә әрнү-
сызлану ятуын күрми мөмкин түгел. М.Мәһдиевкә килик. Иң яхшы әсәрләреннән берсе
булган «Бәхилләшү»дә «ул эскертләрне, ул ризыкларны, кырау төшкән бәрәңге сабагы,
баллы салам исләрен сагынып» яшәүче автор «кабартмалар, коймаклар пешкән, көзге вак
яңгырда ризык исе таратып утырган» туган җире, авылы белән хушлаша. Әсәрнең төрле
катламнарын, кабатланмас геройларын тикшереп карыйк әле, М.Мәһдиевнең халыкка хас
холык-сыйфатлар өчен горурлыгы, югалып баручы гореф-гадәтләргә бәйле сентименталь
хислелеге, бәхеткә лаек булган күпләрнең тормышта үз урыннарын таба алмаулары өчен
тирән борчылуы, сызлануы ачыла. ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында
лаеклы урын алган Ф.Хөснинең «Йөзек кашы», Р.Төхфәтуллинның «Авылдашым Нәби»,
Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять», «Матурлык», «Шаяру», А.Гыйләҗевнең «Өч аршын
җир», Х.Сарьянның «Бер ананың биш улы» һ.б. дистәләрчә әсәрне аерым кеше язмышы,
киң планда татар язмышы өчен борчылу иңләп үтә. Югарыда әйтелгәнчә, сурәтләнгән
тормыш күренеше никадәр әһәмиятле булмасын, алгы планга автор позициясе, аның
укучысына җиткерергә теләгән идеясе, ул яклаган әдәби-эстетик (әхлакый, фәлсәфи һ.б.)
карашлар чыга. Әлеге әсәрләрнең авторлары тормыштагы борчулы, фаҗигале, ямьсез һ.б.
төрле күренешләрне сурәтләү аша укучыда боларны җиңеп чыга алырлык көч-рух
тәрбияләүне дә максат итәләр.
Мәхәббәт турындагы әсәрләрнең икесенә тукталып, аларга, нигездә, тәнкыйди бәя
бирелә. «Зифа Кадыйрованың «ул моны, бу тегене, теге моны ярата, яратмый, яраткан»
турындагы китаплары иң күп укыла торганга әйләнгән икән, беткәнбез без» дигән
фикерне ничек аңларга? Авторга да, мәхәббәт турындагы әсәрләрне яратып укыган
укучыларга да ашыгып хөкем чыгару дөрес булырмы? Ф.Тархановадан китерелгән өзек
белән дә шул ук хәл. Купшы сүзләр белән җиңел генә кире какканчы, аларга җентекле
анализ ясау сорала бит. Син «пүчтәк» дип санаган әсәрләр яратып укыла икән, моның
сәбәпләрен ачу-аңлату синең белән минем эш. Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр»
романындагы Мәрьям турындагы өзекне китерәсең дә «иҗтимагый тормышка
яраксызлык үрнәге» дип бәялисең һәм безнең хәзерге әдәбият геройлары да шуңа охшаган
дип нәтиҗә ясыйсың. Кызганыч, әлеге фикер конкрет әсәрләр белән дәлилләнми. Бу
уңайдан тагын бер җитди мәсьәлә калкып чыга. Ул әсәрләрне тикшереп-бәяләү
принциплары белән бәйле. «Яшь йөрәкләр» романы романтизм методына хас сәнгати
алымнарда язылган. Мондый әсәрләрдә ике катлы тормыш моделе тудырылып, яшәеш
автор идеалына бәйле үзгәртеп тасвирлана. Аларны бәяләгәндә әлеге үзенчәлекләрне
исәпкә алмыйча һич ярамый. Вакыйга-күренешләрне яисә геройларны тормышчанлык,
ышандыру- ышандырмау кебек формаль төшенчәләрдән чыгып бәяләү дөрес нәтиҗә
бирми. ХХ-ХХ1 гасыр чикләрендә язылган әсәрләрнең байтагы, нәкъ менә әдипнең теге
яки бу әдәби агым, тенденция принципларына нигезләнүен ачыкламаганга, тиешле һәм
объектив бәясен ала алмый.
Хөрмәтле Гомәр! Хәзерге әдәби тәнкыйтьнең йомшак булуы, үз вазифасын тулысынча
үтәп бетерә алмавы турындагы фикерләреңдә хаклык бар. Бу өлкәдә каләм тибрәтүчеләргә
үрнәк итеп совет чоры (!) тәнкыйтен китерәсең. Ә инде «партия һәм язучылар тарафыннан
тәнкыйтькә зур игътибар бирелгән» вакыт дип 1930 елларны атыйсың: «Таныйк, шул
чорда әдәби тормыш гөрләп бара, әдәбият мәйданына Х.Туфан, М.Җәлил, Ф.Кәрим,
Г.Кутуй, Ш.Усманов, К.Нәҗми, Ш.Маннур кебек якты талантлар килә һәм ул чәчәк ата».
Әлеге юлларны ничек аңларга һәм аңлатырга белмичә, аптырап калдым. 1930 еллар
фаҗигасе, репрессияләр турында күпме язылды, фактик документлар китерелде, мисаллар
белән дәлилләнде. Әйтик, Х.Туфанның 1938 елда Язучылар берлегеннән чыгарылуын,
соңрак кулга алынуын, Ф.Кәримнең 1937-1941 елларда төрмә-лагерьларда утыруын,
Ш.Госмановның 1938 елда төрмә больницасында үлүен (дөресрәге, үтерелүен),
М.Галәүнең 1938 елда атылуын, К.Нәҗминең дә төрмәдән котыла алмавын (аның ачы
язмышы З.Зәйнуллин романында сурәтләнә) белгән хәлдә ничек инде бу талантларның
иҗаты чәчәк ата дип язарга мөмкин. Моңа тагын Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Г.Нигъмәти,
Ф.Сәйфи- Казанлы, Җ.Вәлиди, Ф.Борнаш, Г.Гали, Г.Рәхим һ.б. фаҗигале язмышын
өстәсәк, бу чорның бөтен аянычлыгы күз алдына килеп баса. Дөрес, 1920-30 елларда да
тормыш дәвам иткән, татар әдәбияты да билгеле бер үсеш-үзгәреш кичергән. Әлеге
елларда Һ.Такташның «Җир уллары трагедиясе», «Мәхәббәт тәүбәсе», Г.Ибраһимовның
«Тирән тамырлар», К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», М.Гафуриның «Кара йөзләр»,
М.Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр», М.Әмирнең «Агыйдел», Г.Бәшировның
«Сиваш», М.Җәлилнең «Алтынчәч» кебек бүген дә яратып укыла торган әсәрләр языла.
Әмма егерме еллап вакытны үз эченә алган чор өчен бу бик аз һәм аларның күбесе 20 нче
елларга карый. Ә менә фаҗигаләр, югалтулар берничә өлеш артык була.
1920-30 еллар тәнкыйтен үрнәк итеп алуың да бары гаҗәпләнү уята. Билгеле, әдәби
барыш төрле булган кебек, тәнкыйть тә бертөрле генә түгел. Бу елларда Г.Сәгъди,
Г.Нигъмәти, Җ.Вәлиди, Г.Ибраһимов, Г.Гали, Г.Рәхим кебек галимнәрнең,
тәнкыйтьчеләрнең әдәбият тарихына, әдәби барышка караган һәм бүген дә кыйммәтен
җуймаган хезмәтләре дөнья күрә. Боларга тагын Ф.Борнаш, Һ. Такташ, Ф.С.-Казанлы,
Г.Кутуйларның аерым язмаларын өстәргә мөмкин. Әмма 20нче елларның икенче
яртысыннан башлап әдәби тәнкыйть, нигездә, яңа хакимиятнең берьяклы таләпләренә
хезмәт итә башлый. Әсәрләрнең идея-эстетик кыйммәте, геройның рухи хәл-халәте,
психологик кичерешләре һ.б. түгел, бәлки сайлаган тормыш материалы, сыйнфый көрәш
чагылышы, яңа җәмгыятькә мөнәсәбәт һ.б. ачыклау алга чыга. Шундый шартларда
вульгар-социологик тәнкыйть үсә. Болар турында Р.Мостафин, Т.Галиуллин,
Ф.Галимуллин, Э.Галиева, Д.Заһидуллина, Р.Сабиров һ.б. хезмәтләрендә шактый тулы
язылып, гаять гыйбрәтле мисаллар китерелә. Ш.Маннур иҗатын кабул итмичә
«маннурчылык» дип аталган күренеш уйлап тапкан, Ф.Борнашны «князьләр, ханнар
турында» әсәрләр язучы дип кенә бәяләгән, Х.Туфанны «Ант» поэмасы өчен туздырып
ташлаган, ахырда Язучылар берлегеннән чыгаруга китергән тәнкыйтьне (мисалларны
күпләп дәвам итәргә була) объектив һәм принципиаль дип атарга мөмкинме соң? 1930-60
елларда шактый актив рәвештә әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнгән Ф.Мөсәгыйтьне
үзеңә үрнәк итеп, аңардан мисаллар китерәсең. Әлеге кешегә аңлы рәвештә иярәсеңме,
әллә хезмәтләрен укымыйча гынамы, әйтә алмыйм. Шулай да бер фактны гына искәртеп
узыйм. Ф.Мөсәгыйтьнең татар әдәбиятына, аерым шәхесләргә китергән зарары турында
беренчеләрдән булып Р.Мостафин язып чыкты. Ф.Мөсәгыйть аны судка бирде. Суд
Р.Мостафинның хаклы булуын таныды. Боларга кагылышлы материаллар (судның
стенограммасы да) «Казан утлары» журналында басылып чыкты (1987. № 9).
Мине борчыган бер фикерең А.Гыйләҗев иҗаты белән бәйле. Ф.Мөсәгыйтьнең
мондый сүзләренә сылтама ясыйсың: «Бөкшәеп беткән мич башы карчыгының яшь иргә
гашыйк булуы, Батулла иптәш, гайре табигый хәл. Ышандырмый, ышандырмаячак та».
Бу юлларга мөнәсәбәтеңне белдереп, «әлеге әсәр турында язган тәнкыйтьчеләрнең берсе
дә шушы элементар физиологик тайпылышка игътибар итмәде. Димәк, без Аяз ага әйтергә
теләгәнне аңламаганбыз; язучы ахырда Бибинурны кыргыйлашкан этләрдән талатып
үтертә икән, моңа ниндидер башка мәгънә салынган? Бу турыда уйланмыйбыз», дип
язасың. Бик нык ялгышасың! «Җомга көн, кич белән» повесте иң күп тикшерелгән
әсәрләрдән саналып, Р.Мөхәммәдиев, Ф.Миңнуллин, М.Вәлиев, Т.Галиуллин, Ә.Сәхапов
һ.б. бик күпләрнең хезмәтләрендә әдәби-эстетик үзенчәлеге билгеләнде. Аларда син
куйган сорауларның барысына да җавап бар. Соңгы елларда басылып чыккан
Г.Гайнуллина, М.Ибраһимов, М.Хабетдинова хезмәтләрендә әлеге әсәрнең моңа кадәр
игътибардан читтәрәк калып килгән яклары ачыклана. Аяз абыйның хатыны Нәкыя
апаның «Өтергә тимәгез...» («Мәдәни җомга», 16 гыйнвар, 2004) дигән мәкаләсендә
повестьның исемен язганда өтер билгесе куюның кирәклеге, авторның нәкъ шулай язуы,
моңа гаять тирән мәгънә салуы турында дәлилле аңлатыла. Ф.Мөсәгыйть белән
фикерләрең шулкадәр туры килүенә гаҗәпләнәм. Шуның өстенә текстны да яхшы белү
сорала: Бибинурны кыргый этләр чолгап алганда, аның йөрәге тибүдән туктаган була.
Бибинур әбинең Җиһангирга гашыйк булуын «элементар физиологик тайпылыш» дип
бәялисең. Әсәрне һәм Бибинур әби образына салынган гаҗәеп тирән фәлсәфәне
аңламагансың. Повестьтагы Бибинур карчык — бик тә үзенчәлекле образ. Ул
халкыбызның иң матур традицияләрендә тәрбияләнеп, башкалар тормышын
җиңеләйтүне, кулыннан килгәнчә ярдәм итүне үзенең яшәү мәгънәсе иткән. Күпләр
«бәхет» төшенчәсен тәмле ашау, йомшакта йоклау кебек кабул итсә, әлеге әби авыр хәлдә
калганнарга ярдәм итә алуында җан тынычлыгы, күңел шатлыгы таба. Хатыны үтерелгән
иргә кияүгә чыгуны, чит кеше балаларын тәрбияләп үстерүне, үзенең усал игезәген
шатландыруны, авылдашларына төрлечә ярдәм итүне ул акылы белән уйлап һәм күңеле
кушканга эшли. Үзенең бу дөньядагы максат- миссиясен шунда күрә. Моның нигезендә
татар халкының миф-легендаларында ук урын алган үзенчәлекле сыйфаты —
корбанчылык күренеше ята. Татар хатын- кызларының, бигрәк тә аналарның балалары
өчен үзләрен корбан итәргә әзер булу күренешенә мисалларны тормышта да, әдәбиятта да
күпләп табарга була. Күптөрле эш-гамәлләрендә Бибинур әби халкыбызга хас иң матур
сыйфатларны яклаучы Һәм саклаучы буларак ачыла. Андый кешеләр турында халыкның
тирән мәгънәле әйтеме бар: «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер».
Игътибар ит, яхшылык халык белсен Һәм рәхмәт әйтсен өчен эшләнми. Яхшылык эшләү,
изге гамәл кылу Бибинур әбигә шатлык-куаныч, җан тынычлыгы алып килә. Бу уңайдан
тагын бер мисал: Әлмәт татар дәүләт театрында «Җомга көн, кич белән» повесте буенча
(инсценировка авторы — М.Гыйләҗев) куелган «Оҗмах капкасы» спектаклендә нәкъ
менә әлеге үзенчәлекләр үзәккә чыгарылган.
Ярату хисе кешегә табигатьтән бирелә. Бибинур да аннан мәхрүм түгел. Әмма яшь
вакытта йөргән егетен чынлап торып яратырга өлгерми, бик аз гына яшәп калган иренә
карата да мәхәббәт хисе тумый кала, үги балаларын яисә игезәк сыңарын яратырга теләсә
дә, алар ягыннан шундый ук мөнәсәбәт булмагач, олы яратуга үсеп әверелми, күрәсең.
Ниһаять, олыгаеп барган карчык Җиһангирны очрата. Тормыш-яшәеш мәсьәләләрендә
фикердәш булулары, ирнең олы йөрәкле, кешелекле, ярдәмчел булуы, бөтен көчен-
талантын хезмәткә багышлавы һәм, аеруча мөһиме, кешене аңлый белүе Бибинур
карчыкның күңелен кузгата. Еллар дәвамында йөрәк тирәнлегендә сакланып килгән ярату
хисе тыелмаслык ташкын булып бәреп чыга. Аның җан мәхәббәтенә (тән мәхәббәте
турында сүз алып бару мәгънәсезлек булыр иде) күп кирәкми. Җиһангирның барлыгын,
исән-сау булуын белү, әллә нигә бер күлмәк-киемнәрен юу да Бибинур карчыкка әйтеп
бетермәслек шатлык-куаныч бирә.
Ф.Мөсәгыйтьнең Бибинур әби турындагы «бөкшәеп беткән мич башы карчыгы» дигән
сүзләрен хуплавың (һәрхәлдә, кире какмавың) бернинди кысага сыймый. А.Гыйләҗев
гаять тирән, күпмәгънәле идея-эстетик фикер салган, татар әдәбиятында яңалык, шул
елларның казанышы булган әдәби образны ничек шулай бәяләргә мөмкин?!
Инде тәнкыйть мәсьәләсенә килик. «Тәнкыйть юк бездә» дигән фикер белән
килешмим. Берничә ел элек «Казан утлары» журналы үткәргән «Безнең заман герое»
дигән бәхәс-дискуссия уңаеннан 30 дан артык кешенең язмасы басылып чыгуны искәртеп
үтү дә урынлы булыр. Ә менә сыйфат ягы чынлап та аксый. Тәнкыйтьнең йомшаклыгы,
үз вазифаларын үтәп бетермәве турында дистәләгән кешенең фикерен китерергә мөмкин.
Тәнкыйть артта кала дип кат-кат тәкрарлау белән мәсьәлә хәл ителми. Ә менә моның
сәбәпләрен ачу һәм бу халәттән чыгу юлларын эзләү, күрсәтү гаять мөһим.
Тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләр, билгеле инде, әлеге тармакның артта калу сәбәпләре
турында уйлана. Күп кенә сорауларга җавапны безгә кадәр яшәп иҗат иткән әдипләр,
тәнкыйтьчеләр хезмәтләрендә табабыз. Чөнки теге яки бу чор әдәбиятының һәм
тәнкыйтенең үсеш-үзгәрешендә яисә торгынлык кичерүендә шактый охшашлык күренә.
Аларның берничәсен, Ф.Миңнуллин карашларына таянып, син дә күрсәтеп үтәсең. Аны
дәвам итеп, ХХ гасырның 70-80 елларында урта кул һәм зәгыйфь әсәрләрнең күбәеп китү
сәбәпләре турында Ә.Еники болай дип яза: «Тәнкыйтьчеләрнең һәм бигрәк тә
язучыларның үзләренә таләпчәнлекләре кимеп баруы күзәтелә... Әсәрне язу бар, ясау бар.
Менә без барыбыз да ясарга шактый остардык. Шуның аркасында шома эшләнгән әсәрдән
талантлы язылган әсәрне аера алмый башладык». Икенче бер сәбәп итеп әдип табигый
дөреслектән читләшүне, тартып-сузып китерелгән ясалма «дөреслек» кә йөз тотуны атый.
Тәнкыйтьнең көче — намуслы һәм гадел булуда, дип саный ул. Танылган прозаик
фикерләренең бүгенгебезгә туры килүен кем генә инкарь итәр икән.
Әйе, тәнкыйтьтә көтелгән җанлану күренми. Газета-журнал битләрендә барган фикер
алышулар шактый вак, бертөрле, билгеле мәсьәләләргә кайтып кала. Тәнкыйть жанрлары
арасында мактау рецензияләре, юбилей мәкаләләре өстенлек итүе дә ачык чагыла. Киң
планда караганда, тәнкыйтьнең әдәби процесстан артта калу сәбәпләрен түбәндәгечә
күрсәтеп булыр иде: 1). Тәнкыйтькә караган теоретик һәм методологик мәсьәләләр буенча
тикшеренүләрнең аз булуы. ХХ гасырның 90 нчы еллары чигендә әдәбиятта җитди
сыйфат үзгәрешләре күзәтелсә дә, тәнкыйть аларны кабул итәргә һәм бәяләргә әзер
булмый. Бу исә байтак авторларның һәм әсәрләрнең игътибардан читтә калуына китерә.
2). Тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләр буыны алмашыну. Принципиальлекләре белән
хөрмәт казанган Н.Юзиев, Ф.Миңнуллин, И.Нуруллин, Ф.Зөлкарнәй, Р.Мостафин
кебекләр арабыздан киткәч, аларның урыны буш калды. Яшьрәк буын тәнкыйтьчеләргә
әлегә тәҗрибә җитенкерәми, күрәсең. 3). Әдәбиятны укучылар буыны үзгәрү. Яңа буын
яңа төр, яңа эчтәлекле әсәр таләп итә, ә язучыларның бер өлеше моңа шулай ук әзер
булмый. Бу исә шактый сандагы укучыларны, шул исәптән, потенциаль тәнкыйтьчеләрне
югалтуга китерә. 4). Тәнкыйтьче хезмәтенә түләүнең бик аз булуы, аның белән
шөгыльләнүчеләрнең кызыксынуын киметә. 5). «Син мине макта, мин сине мактыйм»
күренеше күзәтелү яисә дәрәҗәле урында эшләгән (рәислек, депутатлык, чиновниклык
һ.б.ш. вазифа үтәү) язучыга яраклашырга тырышу күренеше дә киң колач җәю. 6).
Аналитик тәнкыйтьнең кимүе, язмалар тар кысаларда булып, фикер-карашлар әсәрдә
күтәрелгән мәсьәләләр тирәсендә генә бара, ә инде җитди гомумиләштерүләр, сорау-
мәсьәләләрне җәмгыять, милләт яссылыгында бәяләү бик аз очрый. 7). Әдәбияттагы
кимчелекләрне исемнәре китап сөючеләргә аз таныш булган, яңарак кына каләм тибрәтүгә
алынучыларга кайтарып калдыру (бу турыда Ф.Миңнуллин берничә тапкыр язып чыкты).
8). Яңачалык, кыюлык җитешмәү, фикерләүдәге торгынлык, элек ачылган юлдан атлау да
укучыны югалтуга алып килә. 9). Газета-журнал редакцияләрендә эшләүчеләрнең
объектив, усал тәнкыйтьтән еш кына куркып калуы һ.б.
Тәнкыйтьнең торышы өчен барыбыз да — тәнкыйтьчеләр, язучылар, газета- журнал
редакцияләрендә эшләүчеләр, китап укучылар — җаваплы. Ә инде тәнкыйтьне
җанландыруның иң файдалы һәм үтемле юлы — үзеңнән башлау.
Хөрмәтле Гомәр! Югарыда әйтелгәнчә, әсәрләрне укып чыкканнан соң туган беренче
тойгылар белән уртаклашасың, ә анализ-шәрехләү тирән аналитик фикер йөртүне таләп
итә. Әгәр әдәбиятыбыз, тәнкыйтебез турында чынлап кайгыртасың икән, соңгы елларда
дөнья күргән китапны, җыентыкны яисә роман, повесть, хикәяне ал да тирән анализ ясап,
фикерләрең белән уртаклаш, аерым жанрга, төргә күзәтү яса. Язучы сайлап алган тормыш
материалы, күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның чишелеше, теге яки бу юнәлеш-агымга
нисбәтле сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге, үзенә хас стиле, дәвам иткән, үстергән
традицияләре яисә алып килгән яңалыгы; әсәрнең әдәби процесстагы урыны, ниндидер
тенденцияләрне баетуы, кулланылган алым-чаралар үзенчәлеге, жанр хасиятләре;
авторның укучысына җиткерергә теләгән фикер-карашлары һ.б. турында җитди уйланып
язылган мәкалә беркемне дә битараф калдырмыйча, һәм әдәбиятны, һәм тәнкыйтьне
үстерүгә хезмәт итәчәгенә шикләнмәскә мөмкин.