Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗГӘРҮ

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ
Милләт
Минем яши-яши нык үзгәрүем милләт мәсьәләсендәдер. Милләтнең ни икәнен, нәрсә аңлатканын, нигә кирәклеген аңламаган малайдан милләтемнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйланып, борчылып, хәлемнән килгәнчә аны яшәтер өчен көрәшүче кешегә әверелдем. Милләт мәсьәләсендә әле дә күп нәрсәне аңлап бетерә алмыйм. Кайчакларда уйлап-уйлап торам да, нигә адәм баласы үз милләте өчен җан ата, кем булсаң да барыбер түгелмени дип уйлап куям. Нигә татар дип өзгәләнәм, урыс булдың ни, чуаш, кытай, чукча булдың ни, яки берсе дә булмадың ди, кеше генә булып калдың ди — шуннан ни үзгәрә? Күрәсең, үз милләтеңә тартылу ул Ходай тарафыннан җаныңа салынган хикмәттер. Югыйсә дөньядагы бөтен хатын-кызлар да әйбәт, ә менә әни кадерлерәк, бөтен ирләр дә яхшы, әти якынрак. Бер караганда ни аермасы бар? Тууга ук ияр дә кит берәрсенә. Юк шул —кан җибәрми, инстинкт рөхсәт итми. Адәм баласында гына түгел, хайваннарда да кан күзәнәкләренең берлеге, фән теле белән әйткәндә, геннар берлеге саклана. Анда да бүреләрнең үз өере , антилопаларның үз көтүе .
Сабый чакта милләт дигәнең шул әти белән әниең, абый-апаларың, апа- сеңелләреңдер инде. Үсә төшкән саен дөнья киңәя бара; туганнарыңның күп икәнен аңлаталар. Нәсел дигән сүз барлыгын беләсең. Хәтерлим әле, бала чакта бүрәнә өстендә утырган агайлар кемнең кемгә кайсы яктан туган икәнлекләрен тикшерәләр иде. Нәтиҗәдә авылыбызның бөтен кешеләре бер-берсенә туган булып чыкты. Хатыйп абый гына чит, чөнки ул Салтыктан килеп безнең авылга Саимә апага йортка кергән. Ләкин бераз утыргач, аның да ят түгеллеге ачыкланды . Кемдер Салтык кызына өйләнгән, кайсыдыр Салтык егетенә кияүгә чыккан. Бара-тора тирә-як авылларның да туганнар икәнлеге беленде. Барысында да бер канның кушылмалары бар икән ләбаса. Әйе, милләт шулдыр инде ул. Шуңа да татар татарга, урыс урыска якындыр. Хәер, анда да күпме кан кушылган. Анысы туганлыкның кешелек дөньясы дип аталуына барып тоташадыр. Әлегә кешелек милләтләргә бүленеп яши, милләт, димәк, туганлыкның иң якын формасы. Шушы уйланулардан чыгып, минем татар булуым минем каныма салынган, шуңа күрә мин шул татар дигән кавемгә тартыламдыр дигән нәтиҗәгә киләм — һәм:
Агай-эне ак мыек,
Бер-беребезне какмыек,
Каккан-суккан чакларда да
Бер-беребезне яклыек, —
дигән уй белән яшимдер.
Дәвамы. Башы узган санда.
Милләтнең ни икәнлеген аңларга миңа гомерем буена тормыш өйрәтте. Мин туган районда урыс авыллары күп иде, районның үзәге—Кама Тамагында — гел урыслар гына яши иде. Беренче булып, әлбәттә, урысның без түгеллеген аңладым. Чөнки безнеңчә сөйләшмиләр, киемнәре дә, ашаган ризыклары да үзгә. Тора-бара безнеңчә
сөйләшмәүнең сәбәбе аңлашылды — алар башка халык, урыс дип аталган халык икән. Мәктәптә ул халыкның бөек икәнлеген укыттылар. Аны безгә үзебезнең апалар өйрәттеләр. Укытучы әйткәч, аның дөреслегенә без шикләнмәдек. Тик менә ул бөек халыкның телен өйрәнү генә ачуны китерде. Алар сүзен дөрес әйтмәсәң дә, дөрес язмасаң да «2»ле куялар. Шул чактадыр, күрәсең, урыс булу теләге күңелгә кереп оялагандыр. Бераз вакыт үткәч, дөньяда урыслардан башка да кешеләр яшәгәнен белдек. Безнең районда мукшы авыллары бар иде. Баштарак аларны нигә мукшы дип йөрткәннәре аңлашылмады, чөнки алар безнеңчә сөйләшәләр иде. Чуаш дигән халык та бар икәнлеген Галимулланың Хисмәт исемле бабасы аша белдем. Аның кушаматы Чымырчуат иде. Чымырчуат чуаш сүзе булып чыкты, яңгыр ява дигәнне аңлата икән. Галимулланың бабасы чуашлар белән бергә эшләгән икән.
Дөнья киңәйгән саен, анда төрле телдә сөйләшүче күп халыклар, ягъни милләтләр барлыгы ачыкланды. Алар дус яшиләр икәнлеген укыттылар. Бик үк дус булмаганнарын тормыш күрсәтте. Аларга мин «халыклар дуслыгы» бүлегендә киңрәк итеп тукталдым.
Әйткәнемчә, бүген мин — милләтче татар. Бүген инде минем беркем дә буласым килми. Бабайлардан күчә-күчә килгән кан ныграк уйный. Күп тапкырлар әйттем, яздым, тагын да кабатлыйм: бу татарлыгым бүтән халыкларны кешегә санамаудан түгел, менә шул халыклар арасында татарым да барлыгын һәм аның беркемнән дә ким түгеллеген аңлауда һәм аны озаграк яшәтергә теләүдә, яшәвемнең мәгънәсе кемдер булып түгел, татар булып яшәвемдә һәм туганлык канын бездән соң килгәннәрнең тамырына аз булса да салып калдыруда. Башка милләтләр белән кан кушылуының кая алып баруын белми үстем мин. Күрше рус авылларындагы марҗа кызлары кызыктыра иде. Чибәрләр иде. Аларга өйләнү хыялы мин һәм минем кебекләрне күп ялгышлар ясарга этәрде. Ни кызганыч, безгә аны ныклап төшендерүче булмады. Кан тарта дигән сүзнең мәгънәсен аңлап бетермәдек шул. Хәзер дә бик күпләр аңлап бетерми. Ә кан чыннан да тарта икән. Әнә шул төрле милләт канының кушылганнан соң да тарткалашуы безнең милләт файдасына булып чыкмады. Без җиңелгәннән җиңелә барабыз. Уйландыра. Бу бүлек — шул уйлануларның бер өлеше.
Без милли мәсьәләне күтәргәндә кайбер шовинист «теоретиклар» бүтән илләрне мисалга китереп, алар моделен безгә такмакчылар. Мәсәлән, дөньяның бик күп милләтләре җыелып яшәгән Америка Кушма Штатларын мисалга китерәләр. Имештер, анда милли проблемаларны бездәге кайбер милләтчеләр кебек кабыргасы белән куймыйлар, кискен бәхәсләрсез генә яши бирәләр. Ләкин шунысын әйтергә «оныталар» — Американы «ачучылар» андагы төп халыкны (индеецларны) кырып бетереп «татулыкка» ирешәләр. Россиядә дә милли мәсьәләне шулай чишәргә тырышалар. Бөтен милләтләрне руслаштырып, проблемасыз бер милләтне генә калдырырга әллә нинди мәкерле планнар коралар. Ләкин еш кына каршылыкларга очрыйлар. Чөнки Россия территориясенең күптин-күп өлеше борын-борыннан шунда төпләнеп яшәгән милләтләрдән тора. Күзе туймаган агрессив хакимнәр рус халкын туктаусыз өстереп, тыныч холыклы халыкларның сугышырга өйрәнмәгәнлегеннән файдаланып, күп җирләрне яулап алганнар да, «исконные русские земли» ясаганнар. Һәм оятсызларча башта көчләп чукындырырга тотынып, аннары телләреннән яздырып, урыс ясарга керешәләр. Гасырлар буе шушы сәясәтне дәүләт күләмендә алып барып, әйтергә кирәк, уңышларга да ирешәләр. Аз санлы милләтләрне ашап бетерә баралар. Ашау сүзен адәм аңламаслык сүзләр белән бизиләр: ассимилияция, толерантлык, глобализация... Көчлерәк милләтләр үзләрен саклар өчен көрәшәләр. Шул көрәшүчеләр арасында союздаш республика исемен алып, аннан соң империя мәкерләреннән котылган милләтләр дә бар. Без татарлар читлектә калдык.
Нишләргә? Борынгы мәдәнияте булган, тарих сәхифәләрендә зур урын алып торган милләтне ничек сакларга? Бүген безнең төп проблемабыз шуннан гыйбарәт. Мин үзгәрә-үзгәрә шуны аңлар дәрәҗәгә килеп җиттем шикелле һәм, хәлемнән килгәнчә, милләтемнең исән калуы өчен көрәшәм. Һәм, Ходайның биргәненә шөкер, көрәштәшләрем без сукранганча ук аз түгел. Көрәшнең формалары күп төрле. Күсәккә каршы күсәк күтәрү акылсызлыктыр. Чөнки Россия күсәге һаман да әле саллы һәм рәхимсез. Ул мөстәкыйльлеккә омтылучыларны вәхшиләрчә дөмбәсли. Чеченнар омтылып караганнар иде, пыран-заран китерделәр. Күрәсең, көрәшнең бүтән алымнарын эзләргәдер. Минемчә, безгә бердәнбер юл — милләтнең милли аңын тәрбияләргә, камилләштерергә, үстерергә кирәктер. Телебезне, гореф-
гадәтләребезне, динебезне саклауның механизмын эшләү һәм хәрәкәткә китерү зарурдыр.
Ә бит ул механизм булган. Өстенә нинди албасты килгәнен чамалап, милләтебез йомылган, үз эченә качкан. Агрессия максатына хезмәт итүче чит гореф-гадәтләрне, чит мәдәниятне кертмәгән, аларның нинди йогышлы чир икәнен белгән. Ләкин, ни кызганыч, без тиз ышанучан халык, сәүдә өлкәсендә хәйләкәрлек күрсәтсәк тә, сәясәттә тиз алданабыз. Аның иң ачык мисалы: Октябрь революциясен хуплап каршы алып, Гражданнар сугышында большевикларны яклап сугышып, Россиядә совет власте урнашуына куанып алдандык. Чөнки большевиклар безгә дәүләтчелек вәгъдә итте, үзбилгеләнү хокукын бирү турында сөйләде. Һәм дәүләт бирде дә сыман. Автономия генә булса да, шуңа сөендек. Киләчәктә мөстәкыйль булу турында хыялландык. Һәм алдандык. Россиядә империянең исеме һәм формасы гына үзгәрде. Һәм без шул империянең хокуксыз халкы гына булып калдык. Әгәр дә ышанмыйча үз кабыгыбызда йомылып яши бирсәк, бәлки бу хәлгә үк төшмәгән булыр идек. Хәер, кем белә, Сталин ул кабыкны рәхимсез күсәге белән бәреп ваткан да булыр иде. Чөнки яулап алучыларның сәясәтен дәвам итүчеләр милләтләрнең «үз кабыгына бикләнү һәм аның зарары» дигән нәрсә уйлап тапканнар иде инде. Бүген без үз кабыгыбызга бикләнүдән бүкәйдән курыккан кебек куркабыз һәм әкрен-әкрен читләр кабыгына кереп бикләнеп юкка чыга барабыз. Без бүген ияреп кенә йөрүче милләткә әйләндек шикелле.
Хәтта безне берләштереп торган Ислам дине мәсьәләсендә дә башкалар итәгенә тотынып баручы сабыйларны хәтерләтәбез. Заманында Гарәбстан, Иран кебек көчле илләрнең көчле дин белгечләре белән бергә-бер торып бәхәсләшә алган Курсавилар, Мәрҗаниләр юлыннан тайпыла башладык. Асылда урыс тәрбиясе алган, туган телен югалткан яшьләребез Гарәбстанга барып ислам диненең татарга ят юнәлешләрен алып кайталар. Мәчетләребезгә, телебез сакчылары булган гыйбадәтханәләребезгә безне бетерергә көйләнгән рус телен алып керәләр.
Без толерантлык дигән сүзне бүтәннәргә хезмәт итү дип кенә аңлыйбыз. Искиткеч гүзәл, сыннарына килешеп, ятышып торган, гасырлар буе буыннан- буынга күчеп камилләшкән милли киемнәребезне башта Европага ияреп салып ташладык, хәзер инде дини булуыбызны гарәп балахоннарына төренеп исбатламакчыбыз. Белмим, Европа ишәге булырга теләмичә, гарәп сарыгы булуның ни өстенлеге бардыр, Ходайга баш оруның бердәнбер урыны итеп бары тик хаҗ кылуны гына санап, халыкның бүтән изге урыннарында дога кылуын хәрәм санаучылар пәйда булды. Минем өчен кагъбә ничек изге булса, төрки бабаларыбыз җирләнгән урыннар да изге. Ходайга табынырга кирәк, әмма ул Гарәбстанда гына пропискада тормый, кодрәте минем җиремә дә таралган.
Мин милләт белән динне аерып карамыйм. Кайсысына өстенлек бирергә дә белмим. Кайвакытта уйлап-уйлап йөрим дә, борынгыдан килгән телебезнең, гореф-гадәтләребезнең юылып юкка чыга баруын күреп, үлчәүнең авыр башы милләттәдер дим; кайвакытта исә динебез безне саклап калган урыннар белән очрашып, үлчәүнең угы дин ягына авыша. Совет заманында театр белән Литвага гастрольгә барган идек. Шунда «Кырык татар» дип аталган авылда булдык. Телләре инде татарныкы түгел, исемнәренә карап, безнең нәселдән икәнлекләрен чамалап була, ә диннәре — ислам дине. Зиратларында кабер ташларына гарәп язуы белән чокып язылган дога сүзләре. Һәм алар үзләрен татар дип саныйлар. Ләкин, ни кызганыч, алдарак әйткәнемчә, алар инде барыбер чын
татар түгел, югалып баручы, читләр мәдәниятенә хезмәт итүче кавем генә.
Үзгәрелә. Югыйсә миңа үскән чакта милләтең ни, чуртың ни иде. Татар сүзе комачаулый да иде. Антоновка авылына салам башлы чибәр-чибәр марҗа кызларын кочаклап булмасмы дип баргач, «уйди, татарин» сүзен ишетү хурлык иде. Урыс малае буласы килгән чаклар була иде. Үзеңнән көлгәнне күреп тору авыр бит ул. Урыс бездән көлсә, без дә үз чиратыбызда үзебез түбән дип санаучы милләтләрдән көлә идек. Бәлки, көлүебездә явызлык булмагандыр, әмма аның төбендә мыскыл итү, түбәнсетү ята иде. Әле дә оялып искә ала торган бер вакыйганы сөйләмичә булдыра алмыйм. Бервакыт бер авыл мәктәбенең укытучылары белән мари авылына бардык. Кыш көне иде, җылынып чыгарга дип «җылыткыч» алдык та шуны «салып кую» өчен бер мари өенә кердек. Минем юлдашларым киез итекләрендәге карны да какмыйча (итекләрне салу юк та юк инде) түргә уздылар. Мин сап-сары итеп юылган идәнне күреп, киез
итекләрне салмыйча булдыра алмадым. Шунда бер яшь укытучы: «Салма итегеңне, Туфан абый, мари өе ич бу», — димәсенме. Соңыннан беленде: өй хуҗалары татарча аңлыйлар иде. Алар караңгы чырай күрсәтмәскә тырыштылар, әлбәттә, ләкин миңа карашлары икенче төрле иде. Ягымлы иде. Аның каравы, авыл кибетендә ишетмәгәнемне ишеттем. Сатучы гаҗәеп чибәр мари кызы иде. Аның күзләренә карадым да тораташ булып катып калдым. Шундый да серле күзләр! (Андый серле күзләр фин-угыр халыкларында еш очрый). Карап торам сүз әйтергә дә кыймыйча кибетче кызның күзләренә. Түзмәдем: «Нинди серле күзләр! Урман күле кебек!» —дидем. Мари кызы нәфрәтле карашын миңа төбәп, урысчалап: «Чево напялился, проклятый татарин!», — димәсенме. Оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Бу—Россиядәге милли сәясәтнең гариплеген күрсәтүче факт.
Әллә Россиядә генә түгел, бөтен Җир шарында да үзен өстен санаучыларның түбән дип санаучылардан шаярып та, мыскыллап та көлүе табигый хәл микән? Куркыныч нәрсә, бу хакта уйлыйсы да килми хәтта. Мин акылым белән дә, күңелем белән дә җир өстендәге бөтен халыклар да бертигез дип санаучы. Ходай адәм балаларын тигез итеп яраткан, аларга бер кояшны бүләк иткән. Кемнәрдер шул кояшны приватизацияләргә җыена. Коточкыч вәхшилек. Гомумән, Россия дигән илдә бер милләтнең икенчесен хурлавы — кабул ителгән норма. Һәр милләтнең аны мыскыл итә торган кушаматы бар иде. Аларны хәтта искә аласым да килми.
Бер уңайдан яһүд халкы турында да берничә сүз әйтмичә түзә алмыйм. Россиядә тәртипнең булмавын рус милләтчеләре яһүдләрнең яшерен сәясәтеннән күрәләр. Без дә үз чиратыбызда ул халык турында рәтле сүз әйтмибез. Бөтен «этлек»не алардан күрәбез. Минем бу фикер белән килешәсем килми. Мисаллар бар. Безне Мәскәүдә театр училищесында барысы да диярлек яһүд милләтеннән булган педагоглар укытты. Бездән артист һәм кеше ясар өчен шундый тырыштылар ки, аларны гаепләп сүз әйтергә телем бармый. Мин аларның һәрберсенә рәхмәтле. Дөньяга күзем алар ярдәмендә ачыла башлады минем. Әйе, яһүдләр — Россиянең эчке сәясәтен җитәкләүче халык. Шуңадыр безнең аларга дәгъваларыбыз бар. Әмма Рәсәй халкы ялкау, куркак, эшлексез булганга алар гаеплеме? Алардан өйрәнәсе урынга без аларны сүгәбез. Татарның да рус милләтчеләренә ияреп яһүдләрне сүгеп йөрүе — безнең булдыксыз милләткә әйләнә баруыбыз галәмәте. Яһүдләр, мәсәлән, безнең кебек яһүд теле нигә кирәк ул дип ахмак сүз сөйләп йөрмиләр, үз-үзләрен, бер-берсен яклый беләләр. Шулай булмаса, әллә кайчан юкка чыккан булырлар иде. Алардан үрнәк алырга кирәк безгә.
Игътибар итсәк, яһүдләр турында мәзәкләр (анекдотлар) күп. Ләкин аларның берсендә дә, һәрхәлдә мин белгәннәрендә, яһүдне мыскыл иткән сүзләр юк. Чөнки ул анекдотларның авторлары яһүдләр үзләре. Алар үзләреннән көлсәләр дә, матур итеп көлә беләләр. Ә безнең анекдотларда без кем? Искә төшерәсем килмәсә дә, гыйбрәт өчен берничәсен язмыйча булдыра алмыйм.
Төрле халык вәкилләре, үлгәч, оҗмахка керергә чират торалар икән. Оҗмахка кертүче фәрештә чираттагыларның кайсы халыктан булуларын сорап тора икән. Урыс булганнарга:
— Кер әйдә, пумушнигым булырсың, — дип әйтә икән.
— Чуашың, — диючегә:
— Кер, табак-савыт юарсың, — дия икән.
— Керәшен, — дигәннәренә:
— Бизәвсәкеве керәсең, — дип әйтә ди.
— Татарың, — дисәләр:
— Кит, ботыңнан тотып атармын, — дип кычкыра икән.
Теге дөньяда тәмугта гөнаһлы бәндәләрне казаннарга салып кайнаталар икән. Бөтен казаннарның да капкачлары бар, татарлар кайнаган казанның гына капкачы юк ди.
— Нигә алай? — дип сораучыларга тәмуг башлыгы:
— Башка казаннарны ачсак, анда кайнаучыларның чыгып качулары ихтимал, ә татарларның берәрсе казаннан чыгып качарга уйласа, бүтәннәре аны ботыннан сөйрәп төшерә, — ди икән.
Мәйданда бер багана тора икән. Анда: «Багананың башына менүчегә ни теләсә, шул нәрсә бирелә», дигән язу ябыштырылган икән. Бер төркем татар шул язуны укыганнар да:
— Әйдә, меник, үзебезгә ирек сорыйк, — дигәннәр. Аерым-аерым менәргә тырышканнар, булдыра алмаганнар — шуып төшәләр икән. Шунда берсе:
— Әйдә, болай эшлик, беребез җилкәсенә беребез басып меник, — дигән.
Шулай эшләгәч, бер татар багана башында аркылы менеп таякка утырган. Астагылар:
— Сора, әйдә, ирекне, сора, — диләр икән.
Өстәгесе исә:
— Вон отсюда, гололобые татары, — дигән.
Бу куркыныч мәзәкләрне кем уйлап чыгаргандыр, белмим, әмма анда без мескен һәм әшәкеләр итеп сурәтләнгән.
Боларны ишеткәч, элек мин көлә идем, хәзер сөйләсәләр, җен ачуларым чыга. Чөнки теләсәләр ничек кимсетергә тырышсалар да, без мескен халык түгел.
Минем кәефемне кырган тагын бер нәрсә бар — без үткәннәр турында сөйләгәндә мактанып: «Патшаларның кучерлары арасында татарлар да булган, Ленин да үзенә шофер итеп татарны сайлаган, чөнки без ышанычлы халык, дибез. Ышанычлыдыр шул. Рәсәйне Рәсәй итеп саклар өчен татар күпме кан түккән һәм түгә. Тик шуның бәрабәренә ни алган? Ышанычны аклаган өчен аңа ни бирәләр? Телен кисәләр. Аны бетерү өчен әллә ниләр кыланалар. Әйе, Рәсәй рәхмәтле ил түгел.
Тел кисү дигәннән, бер гыйбрәтле вакыйга. Бервакыт башкорт шагыйре Мостай Кәрим: «Мәскәү белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләрнең киеренкелеге аңлашыла, чөнки сезне Мәскәү яулап алган, ә без башкортлар
— үзебез кушылдык. Безнең мөнәсәбәтләр элек-электән дустанә», — диде. «Дустанә булгач, нигә соң Пугачев восстаниесе вакытында Мәскәүгә каршы чыктыгыз? Нигә ул вакытта башкортларның телләрен, колакларын кистеләр?»
— дигән идем, сүзем Мостай агага ошамады, янымнан күчеп утырды. Саграк булыйм бу татар милләтчесеннән, дип уйлады булса кирәк.
«Милләтче» дигән төшенчә озак еллар, минем аңлавымча, яман сүз иде. «Татар милләтчеләре» дигәнне ишеткәндә аны әйтүчеләр ягындарак идем. Милләтне яклаучыларның кискен чыгышларын тыңлаганда, нигә кирәк инде куертырга, диебрәк тыңлый идем. Ул мәсьәләдә күзем ачыла башлау 80 нче елларга туры киләдер. Мәскәүдә ике еллык Югары әдәби курсларда укыган чак. Анда СССРда яшәүче төрле милләт язучылары белемнәрен ныгыта, әдәби осталыкларын камилләштерә иде. Шунда еш кына милли мәсьәләләрдә бәхәс куба иде. Хәтеремдә әле, бер рус язучысы үз халкын бөтен халыкларга да мәдәният алып килүче халык дип әйткәч, без шагыйрь Зөлфәт белән аңа каршы чыктык: «Мисаллар китереп дәлиллә», — дидек. Үзенчә дәлилләр китергән булып маташканда бер сүз әйтеп тегене дәшмәс иттек. «Без бит сезнең кызларыгызны, хатыннарыгызны ыштан кияргә өйрәттек», — дидек. Шунда Ленинградтан Михаил Глинка исемле шагыйрь, башта безнең сүздән тәмләп көлде дә: «Когда мы были цивилизованным народом, вы, татары, еще как птицы летали», — диде. «Может быть, — дидек, — но мы в данный момент говорили о русских и татарах, о евреях не говорили», — дидек. Чөнки Глинканың еврей милләтеннән икәнен белә идек. Шунда рус халкының «Где татарин прошел, там еврею делать нечего» дигән мәкален дә исенә төшердек.
Безнең курсларның секретаре — Нина Аверьяновна Маликова — мөлаем ханым иде. Шуңа мин бервакыт: «Нина Аверьяновна, не замечайте наши прогулы, мы же с вами одной крови», — дидем. «Как так?»—ди. «Ваша фамилия татарская, значит, ваши предки татары», — дидем. Ул гаҗәпләнде. «Ладно, спрошу у мужа, это его фамилия», — диде. Сораганмыдыр, белмим, әмма очрашкан саен: «Ну как, мой пропускающий лекции татарин», — дип елмая иде. Сөйкемле ханым иде шул.
Бу милләтчелегем минем аңлап эшләгән гамәлем булмагандыр әле, инстинкт
— кандагы татарлыкның уянуы гына булгандыр. «Шовинист» дигән сүзнең теоретик яктан ни икәнен белсәм дә, аның мәкерле аслын аңлап бетермәгәнмен, аерым кешеләрнең җитешсезлеге дип кенә кабул иткәнмен. Әйе, Россиядә яшь буынны шовинистик рухта тәрбияләү, урыслаштыру — дәүләт югарылыгында хупланылган сәясәт. Ул иң әүвәл мәктәпкә беренче тапкыр аяк баскан балалар аңына сеңдерелә. Мәктәптә генә түгел, балалар бакчасында да балалар кулына бирелгән рәсемле китапларда урыслар бик әйбәт, бөек халык итеп сурәтләнә, татар исә «поганый». Мин кызымны беренче класска алып бардым, ул шул көнне «мин татар булмыйм» дип кайтты. Анда аны, кысыграк күзле булгангадыр инде, балалар бакчасыннан килгәннәр
«дочь Чингизхана, поганая татарка», дигәннәр. Татарның поганый түгеллеген аңлатырга шактый тырышырга туры килде миңа. «Кызым, мин бик начармы?» дигән соравыма ул: «Син бик яхшы»,
— диде. «Мин бит татар», — дигәч кенә азрак акылга килде. Икенче бер мисал. Бер мәктәпкә очрашуга бардым. Сәхнәдә милли киемнәр кигән кызлар татар биюен бииләр. Залда минем янәшәмдә ике кызый утыра. 8-9 яшьләрендә. Шунда берсе икенчесенә әйтә: «Смотри, Гузелька, татарочки танцуют», — ди. «А вы кто?» — дип сорыйм болардан. «Не знаем», — диләр. Югыйсә берсе Гүзәл, икенчесе Алсу исемлеләр.
Милләтчелек бары тик шовинизм булган җирдә генә начар юнәлеш алганына төшендем мин. Милләт мәсьәләсендә арттырып җибәрүчеләр бездә бар инде ул. Татар икәнлегем белән горурланам, диләр кайберәүләр, шулай дип шигырьләр язалар. Мин горурланмыйм. Нигә горурланырга ди? Ул бит аягың- кулың барлыгы белән горурланган шикелле инде. Минем девизым: «Татар дөньядагы бер халыктан да ким түгел, һәм, әлбәттә, артык та түгел». Минем җир йөзендә татар булып яшәргә тулы хакым бар. Кемдер Ходай биргән шушы хокукны чикли икән — ул минем дошманым. Бетте-китте — вәссәлам. Мин җир өстендәнге бер генә халыкны да күпсенмим, аның ничек яшәвенә тыкшынмыйм, минемчә яшәргә кыстамыйм.
Кан кушылуы турында әйткән идем инде. Әйе, катнаш никахларны өнәмим. Монда мәсьәлә кайсы милләтнең әйбәт яки начарлыгыннан тормый. Милләтләр төрле булгач, тәрбия ысуллары да төрле, шуларны бәрелештерү кирәкмидер дип саныйм. Абстракт милләтне кабул итмим. Чөнки ул җирдәге төрлелекне бетерү хисабына оеша торган төссез гавәм. Космополитизм минем өчен ят. Җир өсте төрле төстәге чәчәкләр, агачлар булуы белән гүзәл, хайваннар дөньясы арысланнан алып сукыр тычканына хәтлесе белән матур, кешеләр төрле-төрле телдә сөйләшүләре, төрлечә яшәүләре, төрле кыяфәттә булулары белән кадерле.
Глобальләштерүне, ягъни мәсәлән, милләтләрнең берләшеп, буталышып бетүен табигый процесс дип аңлатырга тырышучы галимнәр барлыкка килде. Янәсе, бүгенге дөньяда кешеләр күп аралаша, ә аралашыр өчен бер-береңне аңларга кирәк, аңлашыр өчен бер тел булуы зарури, диләр. Аралашканда кешеләр бер-берсенең гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен дә алалар, үзләштерәләр, диләр. Нәтиҗәдә, аз санлы милләтләр үз асылларын югалтып, юкка чыгалар, диләр. Чөнки алар глобальләштерүгә каршы тора алмыйлар, диләр. Ни кызганыч, ул процесс бара, инде җир өстендәге аз санлы күп милләтләр югалып, җирнең матурлыгы, бизәге дә кимеде. Ләкин бу процесс табигый түгел. Ходай халыкларны төрле-төрле итеп яраткан, кемнәрдер югалырга тиеш дип планлаштырылган булса, яратып та тормаган булыр иде. Димәк, глобальләштерү теориясе уйдырма. Ул агрессив дәүләтләрнең (бәлки, халыкларныңдыр да) бүтәннәрне йотуын аклар өчен уйлап чыгарылган. Россия Дәүләт Думасының, 309нчы законны чыгарып, рус булмаган халыкларны үз телләрендә укытуны тыюы табигый процессмы әллә? Бу — вәхшиләр законы, рус булмаган милләтләрне ашау законы, бу — каннибализмга тиң закон.
«Ашау» Россиядә генә түгел, төрле формаларда бүтән агрессив дәүләтләрдә дә бара. Татарларны ашау дәүләтчелегебезне югалткан көннән башланды һәм бүген фаҗига төсен алды. Фаҗигагә тарыса, адәм баласы эчендәге кулланылмый яткан ресурсларын эшкә җигә. Халыклар да шулай. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Без еш кына үзебезне берләшә алмауда гаеплибез. Татарны татар үзе бетерә, дибез. Бу гаепләүдә, бәлки, күпмедер дөреслек бардыр. Әмма бу безнең халыкка гына хас сыйфат түгел. Күп халыклар үзара ыгы-зыгы килеп яшиләр. Шул исәптән, рус халкы да ул сыйфаттан азат түгел. Аны Россия дәүләте берләштереп, җыеп тота. Без дә, өстебезгә афәт килсә, бер-беребезгә якынаябыз. Халык бит өстенә дошман килгәндә берләшә. Безне бу инде каршылык күрсәтергә сәләтсез, таркалып беткән халык дип уйлаучылар, 90нчы елларда безнең бердәм җыелып алуыбызны күреп, шүрләп калдылар. Кайвакытта мин болай дип тә уйлап куям: безне әзрәк кысалар, ныклабрак кыссыннар иде, ул чакта, бәлки, өстебезгә ябырылучы афәтнең килеп җиткәнен, башыбызны кисәргә күтәргән балтаның йөзен абайлап, саклану чараларын күрер идек, гамьсезлектән айныр идек. Айнысак, Тукай әйткән гафләт йокысыннан уянсак, нидер эшли алыр идек. Бармы безнең милләтнең эчке, йокымсырап яткан ресурслары? Мин бар әле дип саныйм. Мин узган юл милләт белән бергә узылган. Әгәр мин үзгәрә-үзгәрә миллилекнең адәм баласы өчен кадерле нәрсә икәнен аңлый башлаганмын
икән, бүтәннәрдә дә үзгәрешләр булган дигән сүз. Әйткәнемчә, безнең милләт аны туксанынчы елларда исбатлап күрсәтте инде. Ул елларда күп ихтыяр көче сарыф итеп арып, бүген бераз ял итә икән, учакларда ут әле сүнмәгән. Ялкын булып күтәрелергә әзер тора дип уйлыйм. Һәрхәлдә, ышанасым килә. Дөнья күләмендә булмаса да, Россия күләмендә үзебезне саклап калырлык потенциал куәтебез бар. Бу — безнең тарихыбыз, борынгыдан килгән мәдәниятебез, безнең җаннарыбызда яшәгән дәүләтчелек идеясе. Кайчандыр дәүләт тоткан халык барыбер шуны кайтару турында уйлый. Әгәр дә без милләт буларак җир йөзеннән югалабыз икән, рус шовинистлары хыялланмасын, алар да безнең белән бергә югалачаклар. Хәер, рус үзе дә бара инде, имгәтелгән теле генә калып барып, русскоязычный халыкка әйләнә. Юкка гынамыни Россия гражданнарының милләтен «россиянин» дип кенә атарга тәкъдим итүче акыллы башлар барлыкка килде. Алар рус түгелләр. Кем икәнлекләрен үзләре генә белә.
Кыскасы, гомернең калган өлешендә дә уйланыр нәрсәләр җитәрлек. Баш өстенә Явыз Иван күтәргән балта әкрен-әкрен аска төшә. Без дүрт гасыр ярым төрле юллар табып, аңардан тайпылырга тырыштык, бәлки, ул балтаны алырлар дип рус хөкүмәтенә ярарга тырыштык, җайлаштык. Әмма балта һаман якынлаша, күпләребез аны күрми, яки күрергә теләми, яки кемгәдер барыбер. Корсак белән уйлаучыларга кем тәлинкәсен яласалар да ярый. Ләкин җаны булганнарга көрәшне туктатырга ярамый. Ахыргача көрәшергә кирәк. Онытмыйк, фашистлар Мәскәү янына ук килеп җиткәннәр иде, көч табылды бит.
Безне бүген төрле шивәләргә аерып таркатырга тырышалар. Үзебез дә без болгар, без фәлән диеп йә саташып, йә провокациягә бирелеп, таркатырга теләүчеләргә ярдәм итәбез. Әмма мин кемнәргәдер ияреп, татарымны яманларга теләмим. Кайвакыт күңел әрнеп, милләтем хакында авыр сүзләр әйтсәм дә, татарны тулаем хурлап, ул сатлык, ул фәлән-төгән дип ярлык тагарга алынмыйм. Әйе, үз вакытында ул янәшәсендә нинди дошман булуын һәм аның көчле икәнен абайлап өлгермәде, җиңелүгә дучар булды. Акылына килгәндә соң иде инде. Шулай да, 450 елдан артык албасты астында яшәп тә үз-үзен саклап кала алды. Инде өметсезлеккә бирелгән вакытта, җаен туры китереп, мәйданнарга чыгып, үзенең азау тешен күрсәтте. Без әле, Аллага шөкер, исән.
Бер гыйбрәтле вакыйга сөйләп алыйм әле. Авыл зиратында бер бабайга кабер казыйбыз. Ләхет алганда астан бер авылдашым мине чакыра: «Карале, Туфан, бу тамырга, ди, кая төшеп җиткән бу билчән тамыры, — ди. — Ул тамырны кызу да суга алмый, салкын да өшетә алмый», — ди. Мин шунда татар милләте турында уйлап куйдым. Тирәндә безнең тамырыбыз, аны юкка чыгару җиңел түгел. Уяу булырга гына кирәк — кабер казып, кисә күрмәсеннәр.
Мин татар булып тудым, татар булып үстем, үскәндә саташкан чаклар да булгандыр (без бит өстән әйтелгәннәргә ышанучан халык), әмма барыбер татар булып калдым. Бу дөньядан да татар булып китәргә язсын.
Патшалар
Мин патша дигән сүзне китаплардан гына укып беләм. Шулай да Россияне идарә итүчеләрнең барысын — Совнарком башлыгын да, генераль секретарьларны, президентларны да патша дип атарга булдым. Россиягә патша дигән сүз килешеп тора. Император дигәне дә телгә ятышлы. Россия хакиме, кем дип аталса да, патша кебек чикләнмәгән власть иясе. Әгәр Россия, бүгенгедәй артка чигенә-чигенә, 17нче елдан арткарак китсә, бөтен исемнәр дә шул вакыттагыча үзгәртелсә, милиция полициягә әйләнгән кебек, «президент» исеме дә «царь»га әверелүе бик ихтимал.
Мин үзем, башкалар кебек үк, түрәләрдән дә кадерлерәк адәми зат юк дип үстем. (Әнием дә бит: «Мәскәүдә биш ел укып, колхоз председателе дә була алмадың», — дигән иде). Ә патша — иң зур түрә.
Кайсы патша минем үзгәрүемә тәэсир ясады икән? Барысының да аз-маз өлеше бардыр. Әлбәттә инде, мин үскәндә, мин җитлеккәндә идарә иткәннәрнең йогынтысы күбрәк булгандыр. Мәгълүм ки, безнең буынны «халыклар атасы» бөек Сталин үстергән, ләкин барыбер Лениннан башларгадыр. Ул бит безнең бабабыз иде. Туган телебездән башка икенче телебез Ленин бабай дип ачылды. Юк, Ленинга чаклы булган кайбер патшаларны искә алып үтмичә булмастыр. Без укыган тарихтагы патшалар бит
алар. Ә без укыган тарих безне күп нәрсәләргә «өйрәтте», аннан соң күп нәрсәләргә күзебезне дә ачты.
Сүзне шуннан башлыйм әле: Россия белән беркайчан да чын урыс идарә итмәгән. Соңгылары турында өздереп әйтә алмыйм. Татар тарихында иң начар исемне алганы, билгеле инде, Иван Грозный. Элек Грозный дигән сүзгә әллә ни әһәмият итми идем. Безгә бит аны Россияне яклаучы итеп укыттылар. Кемнән яклаган Иван Грозный Россияне? Әлбәттә, дошманнардан. Россия өчен бөтен илләр, бөтен халыклар да дошман булган бит. Россия үзе генә тәти булган. Шул тәти Иванны без тәти итеп өйрәндек. Грозныйлыгы да мактауга лаек кушамат тоелды безгә. Хәтта Казанны яулап алуы да безнең өчен прогрессив күренеш иде. «Грозный» сүзен без татарчага тәрҗемә итми генә укыдык. Тәрҗемә итә башлагач, әшәке исем икән Грозный. Тәти Иваныбыз Явыз икән ләбаса. Ул татарга гына түгел, урысның үзенә дә күп явызлыклар кылган самодур булган икән. Үзгәрдеме мөнәсәбәтем бер Россия патшасына? Үзгәрде. Беренче Петр да безнең өчен Россияне чәчәк аттырган, Европага тәрәзә ачкан бөек Патша иде. Аңа багышланган киноларны карап сокландык. Укый-укый беленде—ул илбасар икән ич. Татарларны чукындыру өчен иң нык тырышкан адәми зат икән. Чукынырга теләмәгән татарлардан лашман ясап, үзәкләренә үткән. Анна Ивановна дигән патшабикә булган. Ул Россиядә бөтен җинаятьчеләргә дә үлем җәзасын бетергән диләр. Үлем җәзасы бары тик корал ясаган татарларга гына калган. Татар авылларында тимерчеләр итеп бары тик урысларны гына куйганнар. Әйтәм аны мин белә башлаганда да татар авылларында тимерчеләр урыслар иде. Кыскасы, Россиядә бер генә патша да татарны яратмаган. Кызыклы факт—татарны җеннәре сөймәсә дә, күбесенең каннарында татар өлеше бар, үзләренең кучерлары арасында да татарлар күп булган. Күрәсең, бүтәннәр ышанычлы булмаган. Әйе, хезмәт итәргә дигәндә ышанычлы, тугры халык шул без — хуҗаларыбызны эт кебек саклыйбыз. Бу фикергә килү дә — минем үзгәрүем нәтиҗәсе.
Россия патшаларыннан фрау Екатерина гына татар тарихына матур исем белән, «Әби патша» булып кереп калган. Татарны тупас көч белән буйсындырып булмаганны аңлап, аңа азмы-күпме ирек биргән. Бүтәннәр җимерттергән мәчетләр урынына яңаларын салырга рөхсәт иткән. Шуның өчен ул немкага хөрмәт безнең халыкта саклана һәм, билгеле инде, мин дә, шул халыкның улы буларак, Әби патшага тел-теш тидерәсем килми. Революциягә кадәр булган патшалар турында сүземне туктатып, Ленинга күчик. Чөнки без аның оеткысында тәрбияләнгән буын. Октябряттан алып коммунистлар партиясе әгъзасы булып җиткәнче Ленин мәктәбен узган кешеләр. Без гомеребезнең тәүге елларын Ленин бабай оныклары булып башладык. Октябрят чакта моңа чын-чынлап ышана идек, горурлана идек. Тизрәк пионер яшенә җитү төп максат булгандыр. Пионер чакта да оныклар идек әле. Комсомолга керер алдыннан, белмим, арабыздан кемдер күңелдә шик тудырды: «Ленин бабайның үз оныклары булмаган икән, шуңа күрә безне аныкы иткәннәр», — диде. Кем булды икән ул «контр», төгәл исемен хәтерләмим. Шул малай бугай инде без хор белән
Ленин бабай маңгай чәчен Ал тасма белән үргән,
дип җырлаганнан соң, коткы таратты. «Ленин бабайның маңгай чәче булмаган, ул пеләш булган, менә рәсеменә карагыз», — дип, класс түрендә эленеп торган портретка күрсәтте. Укытучылар ишетмәгәндер инде, әйтүчегә дә, тыңлаучыларга да эләккән булыр иде юкса. Хәер, мондый сүзләр генә безнең Ленин бабайга булган мәхәббәтне киметә алмады. Миңа ул гомерем буена маяк булды. Гомерем буена дим, чөнки бүгенге көнгә хәтле, бөтен яктан да булмаса да, ул минем өчен мактауга лаек шәхес. Мәңгелеккә дип килгән монархияне, самодержавиене пыран-заран китерү өчен белем дә, акыл да, ныклы ышанычка ия булу да кирәк. Китап киштәсендә Ленин томнары тезелеп киткән. 55 том. Шуларның шактые Ленинның үз кулы белән язылган хезмәтләр. Аларны бит аңа бүгенге референт кебекләр язып бирмәгән. Укый белгән кешегә аннан күп нәрсәләрне аңларга була. «Россия — халыклар төрмәсе» дигән сүзләре үзе генә дә ни тора. Ленинга мәхәббәт миңа әтинең аңа мөнәсәбәтеннән дә күчкәндер. Әти аны һәрвакыт күккә чөеп мактый иде. Аның сәбәбе дә бар — әти бала чактан ятим калган, аны Ленин төзегән җәмгыять кеше иткән. Ленин заманында кылынган явызлыклар турында укып белгәч, миңа аны аңлау бик кыен булды. Ленинның катнашы юктыр ул эшләргә дип уйладым. Ләкин, нишләтәсең,
документларда Ленин имзасы тора. Бигрәк тә дин әһелләрен эзәрлекләве күңелне рәнҗетте.
Ленин шәхесе турында бүген дә уйланам. Хәтта аның Казан чоры турында пьеса язу теләге әле дә сүнмәгән. Минем уемча, Ленин чыннан да дөньяны камил, кешеләрне бәхетле итәргә теләүчеләрнең берседер. Теләгенә ирешә алмавын күргәч, аптырап-югалып калгандыр. Бәхетле булырга теләмәгән кешеләрне кыйнап, үтереп бәхетле итәргә алынгандыр. Бу кешеләрнең бәхетле булырга теләмәвен диннән эзләгәндер. Нишләтәсең, кешене кыйнап оҗмахка кертеп булмый шул. Әмма барыбер Ленинны явыз итеп күрәсем килми. Ул бөтен кешелек дөньясы турында фикер йөртеп, аерым кешеләрне, хәтта аерым халыкларны да күрмәгән. Татарлар арасында күпме яшәп, ул халык, аның тарихы, язмышы турында бер язмасы юк. Кешелек дөньясын бәхетле итү өчен аерым кешеләрне корбан итү аңа җинаять тоелмаган. Бу, минемчә, аның төп ялгышы. Без бүген тырыша-тырыша аны сүгәбез, кылган гамәлләреннән җинаять эзлибез. Ә үзебез нишлибез? Илнең бөтенлеген саклыйбыз дигән изге нияттән күпме кешеләрнең башына җитәбез. Бу җинаять түгелмени? Кеше үтерү нинди генә максаттан эшләнсә дә, хупланырга тиеш түгел. Үзе биргән гомерне үзе алырга бер Ходайның гына хакы бар. Мин хәтта иң явыз җинаятьчегә дә үлем карары чыгармау ягында. Аның өчен гомерлек төрмәгә ябу җәзасы бар. Ленинны бәлки яшь буыннан оныттырырлар, ләкин ленинизм яшәячәк.
Патшалар, деспотизм булган илдә яңа Лениннар да туып торачак. Бу — тормыш законы. Ленинга карашым нинди үзгәреш кичерде дисәм, ул миңа бик тә тәти бабайдан дөньяны камилләштерергә азапланган фаҗигале, әмма шактый ук рәхимсез бөек шәхескә әйләнде.
Ленинны Сталин дигән патша алыштырды. Менә ул чыннан да чикләнмәгән властька ия явыз патша иде. Дөрес, аның явызлыгын соңрак белдек. Бала чакта исә ул безне җитәкләп коммунизмга алып баручы сөйкемле бабай иде. «Ленин байрагы астында, бөек Сталин җитәкчелегендә алга — коммунизмга!» дигән лозунг кайда гына эленеп тормый иде. Сталин турында да без иң матур җырлар җырладык.
Мылтык атарга оста мин, Бик күп тордым постта мин. Җитәкчебез — компартия, Юлбашчыбыз Сталин.
Җырларга да оста мин, Биергә дә оста мин;
Җырлап, биергә өйрәтте Юлбашчыбыз Сталин.
Хәтта Сталинның татар телендә кушаматы да ягымлы иде — Мыек бабай. Сталин исеме безнең күңелләргә нык сеңдерелгән иде. Әле дә хәтеремдә, урамда тузан сибешеп йөргәндә кайсыдыр Фәннурга катырак суккан иде, Фәннур: «Сталин бабайга әйтәм мин сине», — дип, сугучының котын алды. Авыл Советы бинасында Сталинның бик матур портреты эленеп тора иде. Пыяла эчендә. Сөрткәндә җыештыручы апаның кулыннан портрет ычкынып китеп, пыяласы ватыла. Пыяла ватыгы Сталинның битен яралый. Шуның өчен апаны алып китәләр. Хәтердә, апаны чын күңелдән гаепләделәр. Сталин кадәр Сталинны җәрәхәтләп кара әле син.
Сталин үлгәч, еладым мин. Дөнья җимерелер төсле тоелды. Югыйсә миңа 18 яшь иде бит инде. Сталин турында көфер сүзне беренче тапкыр Казакъстанда, чирәм җирләр эшкәртеп йөргәндә ишеттем. Безнең Баймәгамбәт исемендәге совхоз Каенды күл (Каенлы күл) авылы җирендә урнашкан иде. Ул авылда казакълар белән бергә илләреннән куылган ингушлар, Кырым татарлары да яши иде. Инде Сталин үлгән булса да, аларга хыянәтчеләр дип карыйлар иде. Имештер, алар фашистларны ипи-тоз белән каршы алганнар. Бер ингуш гаиләсенә барып йөри идем, аларның минем яшьтәге уллары бар иде. Шунда бер тапкыр чәй эчеп утырганда йорт хуҗасы Сталинны әшәке сүз белән атады. Котларым очты. Мәскәүдә театр училищесында укыганда бер төркем яңа укырга килгән студентларның татарча сөйләшкәнен тыңлап тордым. Кемнәр икән бу дип кызыксындым. Игътибар беләнрәк тыңласам, сөйләшүләре татарча ук түгел икән, охшаган гына икән. Алар балкарлар булып чыкты. Үземнең татар икәнлегемне әйткәч: «Ай, явыз адәм», — дип китеп бардылар. Соңыннан аңлашылды: алар илләреннән куылган халык икән. Ә аларны өйләреннән куып чыгарып, машиналарга төяп озатучы солдатларның барысы диярлек татарлар, башкортлар булган. Мондый кабахәт, мәкерле эшне сталинчылар эшләгән. Туганнар туганнарын мәсхәрәләп өйләреннән сөйрәп чыгарып атканнар. Мин, әлбәттә, моны
белми идем.
Тора-бара Сталинның явызлыклары ачыла башлады. Сталин вакытында Сталин алдында биеп торган Хрущев партия пленумында чыгыш ясап, Сталинны эт итеп сүкте. Аның сүзләренә ышанып җитмәдем, мин ни өчендер үлгән кешедән үч ала дип уйладым. Сталинның явызлыгын ачкан фактлар бер-бер артлы пәйда булгач, ышанмаска мөмкин түгел иде инде. 37нче еллар фаҗигасе Сталинга нәфрәт уятты. Бүген ул минем өчен — кабахәт кеше. Кемнәрдер аны акларга тырыша икән, аларны мин мазохистлар дип атыйм. Мондый явызлыкны акларга ярамый. Бүгенге коммунистларның Сталин исемен күтәреп йөрүләрен аңламыйм. Әле газетадан укыдым, Пензада, имеш, Сталинга һәйкәл куярга җыеналар икән. Нәрсә инде бу? Сталинның кем икәнен белерлек тә акыллары юк микәнни? Сталин ул җәллад, палач. Урыста «злой гений» дигән төшенчә бар. Сталин ул. Имештер, Сталин артта калган Россияне алдынгы илләр рәтенә чыгарган. Ничек чыгарган соң? Беломорканалны кемнәр
төзегән? Сталин тоткыннары. Магнитогорскины кемнәр салган? Илләреннән куылган авыл кешеләре. Бервакыт Магнитогорск төзелешендә бетон изү буенча дөнья рекорды куйган бригада турында пьеса язарга ниятләдем. Шуның өчен материал тупларга керештем. Магнитогорскида яшәүчеләр белән бәйләнешкә кердем. Рекорд куйгач ниләр булды дигән соравыма: «Столовыйга алып барып, туйганчы ашаттылар», — диделәр. Аптырап калдым. Шул гына булды микән зурлаулары, дип уйладым. Рекорд куючылар — Магнитогорскига сөрелгән татарлар. Алар коточкыч шартларда яшәгәннәр. Боларны белгәч, пьеса язу теләге көчәйде. Ләкин ул әсәр рекорд куючыларны мактап, аларга дан җырлау түгел иде. Тик ничек язарга белмәдем, дөресрәге, курыктым. Куйдырмасалар да, язарга кирәк иде. Ходай кичерә күрсен. Кайсы гына «бөек төзелеш»не алма, анда бер гаепсезгә хөкем ителгән Россия кешеләре.
Сталин, имеш, Бөек Ватан сугышында җиңгән. Ә аның башлануында Сталинның катнашы булмаганмы? Гитлер белән икәүләп дөньяны бүлешергә җыенган кеше ул түгелме? Әгәр дә бүгенге коммунистлар үзләренә теләктәшләр табарга, үзләре тирәсенә яшьләрне тупларга телиләр икән, Сталинны тарих чүплегендә калдырырга тиешләр. Һәм, өстәвенә, партия исеменнән дөнья алдында гаепләрен танып, куылган, үтерелгән, изелгән кешеләрдән, халыклардан гафу үтенергә тиешләр. Чөнки коммунистик җәмгыять, әкият булса да, матур әкият, ә Сталин — шул әкияттәге коммунизм идеясен юкка чыгарган явыз көч; иң куркынычы—ул совет кешеләреннән шымчылар, доносчылар, икейөзле куркаклар тәрбияләде. Тарих алдында иң зур гаебе аның, бәлки, шулдыр. Бүген мин кайдан килгән Сталинга һәм аның ише Гитлерга, Пол Потка, Пиночет кебекләргә бу явызлык дип уйланам. Иблис токымыннандыр алар дип тә уйлыйм. Котчыккыч нәтиҗәгә килгән чакларым да була. Бәлки, Сталинны Рәсәй менталитеты тудыргандыр. Рәсәй халкы каты куллы патшаларны ярата бит. Явыз Иванны, кешеләрне меңләп кырган Петр патшаны мактап телдән төшермиләр. Бәлки, бу илгә, бу халыкка Сталиннар кирәктер? Кыйналудан тәм табучы халыклар яшидер Россиядә? Аллам сакласын. Явызлыкны яклау — явызлар һәм мескеннәр шөгыле.
Хрущев килгәндә мин уңны сулдан аера башлаучы егет кисәге идем инде. Ул елларда Мәскәүдә укыдым, анда төрле сүзләр тыңларга өйрәндем. Дөньяга, Россиядәге сәяси тормышка сукырларча бәя бирүче түгел идем инде. «Нигә алай?» дигән сорауны үземә үзем еш бирә идем дә, җавабын эзли идем. Хрущев килгән заманны «оттепель» дип атый башладылар. Аның мәгънәсен дә аңларлык дәрәҗәдә идем. Димәк, Россиядә җан өшеткеч каты, зәмһәрир суыклары булган һәм инде ул бераз чигенеп, әз-мәз җылына башлаганбыз. Сүз, әлбәттә, деспотизмнан демократиягә күчә башлауны аңлата иде. Театр училищесында укып йөргәндә һәрвакыт дөньяны үз күчәрләрендә әйләндерергә тырышкан яһүд егетләре берәр почмакка җыелып, сәясәт турында фикер алышалар иде. Мин алар арасында буталып, сөйләшкәннәрен тыңлый идем. Күрәсең, аларга тыңлый белүчеләр кирәк булгандыр, мине араларыннан кумадылар. Мин анда беренче тапкыр Хрущев турында анекдот ишеттем. Хәтерләмим инде ул анекдотны, сөйләүчеләр көлештеләр, мин көләргә курыктым. Куркытылган халыкның баласы бит, нишләтәсең. Шулай да Мәскәүдән кайтканда патшаларның да әллә кем түгеллегенә ышанган кеше идем. Хрущев турында анекдотларны үзем дә сөйли идем. Бигрәк тә кукурузга кагылышлылары безгә якын иде. Мин генә түгел, авылыбыз такмакчысы Мәрфуга апа да:
Кукурузның ботагын
Йөгерә-йөгерә утадым;
Ашыйсың килсә, ашарсың
Хрущевның ....... , —
дип җырлаудан курыкмый башлаган заман килде. Хрущевның БМО мөнбәреннән ботинкасын салып селкүе дә безгә ошады. «Свой парин» инде, үзебезнеке. Ләкин бу үзебезнеке булып уйнаган патшаның чын йөзе ачылды. Аның заманында милли мәктәпләр ябыла башлады. Аны «ата-аналар теләге» дигән ялган белән акладылар. Хәтта республикадагы бердәнбер диярлек 104 татар газетасы «Социалистик Татарстан»ны да дубляж итеп, ягъни мәсәлән, урысчадан тәрҗемә итеп кенә калдырырга маташтылар. Димәк, Сталин да эшләмәгән астыртын явызлыкны Хрущев эшләде, һәм ул явызлык бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Мин Хрущевны кайсыдыр бер
язмамда надан дип атаган идем. Күрәсең, ул милли мәсьәләдә бик үк надан булмаган. Ленин әйткән халыклар төрмәсенең мәкерле надзирателе булган. Һәм ул төрмә урыстан башка халыкларны ябып тотарга көйләнә башлаган. Надан булса, аның милли сәясәтен бүгенгеләр өлге итеп алмаслар иде.
Хрущевның икенче бер этлеге колхозларны берләштереп, перспективасыз авыллар ясавы булгандыр. Авыллар шул чорда тарала башлады. Безнең милләткә бу экономик, социаль яктан гына һөҗүм түгел, безнең милли мәдәниятебезгә күсәк белән ору иде. Чөнки безнең мәдәниятебезнең чишмә башы авылларда иде. Чишмә корый башлады.
Хрущевны төп башына утырткан Брежнев минем өчен яхшы да булмады, начар да булмады. Ни өчендер мин аны Патша булып утырырлык зур шәхес дип кабул итә алмадым. Картайган чагында ул көлке объектына әйләнде. Ләкин усал итеп көлми идек үзеннән. Куркыныч та түгел иде бугай ул. Янында утыручы Сусловлар куркыныч иде. Леонид Ильич белән алар идарә иттеләр дигән фикер калды миндә. Мәкерле кеше түгел иде бугай ул. Ул чакта без көлеп, Кремльне «Картлар йорты» дип атадык, «сисиматически» дип, Брежнев булып сөйләштек. «Чирәм җир», «Кече җир» романнарын бүтәннәр язып биргәнен белә идек. Шул романнар өчен Ленин премиясе алуыннан да көлдек кенә. Түше тулы «Алтын йолдыз»лары, орденнары да ачуны китермәде, күбрәк көләсене генә китерде. Хәерле булсын инде, Россия патшалары арасында андый чудаклар да булган. Алар Россия тарихында төп рольне уйнамаганнар. Тик мин бер нәрсәне аңлап бетермим, бүген Брежнев шәхесенә артык игътибар бирелә. Телевидениедә ничәмә-ничә фильм күрсәтелде әнә. Күрәсең, бүгенгеләр өчен Россия тарихында Брежневның әһәмиятле урыны бардыр. Ленин Россиянең астын-өскә китерде—ул феномен һәръяклап өйрәнелергә тиеш, Сталин миллионнарның башына җитте, шулар арасында «Яшәсен Сталин!» дип үлүчеләр дә булды—бу тираниянең тамырлары кайда? — ул да туктаусыз өйрәнелергә тиеш, Хрущевның уптым илаһи шәхес культы дигән төшенчәнең Россия тарихында очраклы түгеллеген фаш итүе шулай ук игътибарга лаек. Ә Брежнев? Хәерле булсын.
Брежневтан соң хакимияткә Черненконы китерделәр. Кемгә кирәк булгандыр аның кандидатурасы, белмим. Минем өчен ул кызганыч бер бабай иде. Аның турында, ялгышмасам, анекдот та сөйләмәдек — аңа да лаек түгел иде бугай ул. Әмма ул патшалык иткәндә минем белән истерикага якын бер тетрәнү булып алды. СССР Югары Советына сайлау вакытында Черненконы кандидат буларак телевидениедән күрсәттеләр. Минемчә, аны табуттан торгызып кына күрсәтеп алдылар, аңарда тере кеше кыяфәте юк иде. Шунда минем белән әллә ни булды — бугазыма төер килеп тыгылды, елыйсы да, көләсе дә килгән кебек. Туктаусыз «бөек держава» дип шаулаган илнең мескенлеген күрүдән туган халәт иде бу. Шундый патша да идарә итә алырлык ил нинди дә, аның халкы кем? Без, «бөек держава» дип кычкыручылар, барыбыз да шыр чыккан тилеләр икәнлеген күреп җан әрнеде. Күрәсең, бу фаҗигале кәмит уены өстәгеләрдән кемнәрнедер уйландыргандыр, хакимияткә КГБ килде.
Властька Андроповның килүе, хәтерлим әле, күпләрдә Россиянең киләчәгенә өмет уятты. Күчәрдән ычкынып барган Россиягә тәртип кертер дип өметләнделәр. Ләкин ул да әллә ни кыра алмады. Айный алмаган Рәсәй кешеләрен айнытырга, эшлисе килмәгәннәрне мәҗбүри эшләтергә тырышты, әмма көче җитмәде. Күрәсең, гасырлар буе канга кереп оялаган гадәтләрне КГБ методы белән генә туктатып булмыйдыр. Гомумән, кешене тупас көч кулланып тәрбияләп була микән? Эчкән кеше кыйнасаң да эчә, эшләмәгәне әллә нишләтсәң дә эшләми —эшләгән булып кылана гына—нәкъ колларча яшәү инде бу. Кешене кеше итәр өчен аны иң әүвәл коллык психологиясеннән дәваларга кирәктер. Бездә исә кешедән кол ясау сәясәте дәүләтнең идарә итү системасын тәшкил итә иде.
Горбачев Россиягә «перестройка» дигән сүз алып килде. Нияте изге булгандыр. Ләкин Россиядә «перестройка», «реформа» дигән нәрсәләр «демократия» сүзе
кебек үк сүз уйнату гына. Аңа әле, бәлки, патшалар гына да гаепле түгелдер. Бик азга канәгать булып яшәргә күнеккән халык бит без. Кайчан, кемнәр безне шулай яшәргә өйрәткәндер, белеп тә булмый. Бәлки, ул Россиянең бертуктаусыз сугышуыннан киләдер. Сугыш вакытында рәхәт тормыш турында уйламыйсың бит. Без сугыш булмаганда сугышка әзерләнәбез—анда да каешларны кысыбрак яшәргә кирәк. Ә Горбачев «перестройка» дигән сүз әйтеп, безне каушатып калдырды. Нәрсә соң ул перестройка? Аның ни өчен кирәклеген аңламадык. Ул бит йоклаган кешене типкәләп уяткан кебек. Син куркудан сикереп торасың да, кая барырга, нишләргә икәнен йокы аралаш белмисең. Россия хакимиятендә иң тапкыр афоризмнар атасы Черномырдин әйтмешли, «хотели как лучше, получилось как всегда». Шуңа күрә Горбачев күрергә теләгән үзгәртеп кору булмады бу. Шулай да, ул сүз телгә кереп калды. Икенче төрлерәк яшәргә омтылу кешегә хас сыйфат шул. Горбачевның «Сухой закон» кертергә тырышуы да йөзем плантацияләрен кисеп юкка чыгару гына булды. Чөнки сәрхушлык урыс кешесенең яшәү рәвешенә әйләнгән, аны үзгәртү мөмкин түгел хәлдер. Урыс һәм аннан үрнәк алырга өйрәнеп җиткән башка халыклар эчмичә яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Алар өчен эчү—тугарылып күңел ачу гына түгел, кайгы-хәсрәтләрне, тормыш авырлыкларын онытып тору ысулы да.
Кыскасы, Горбачев бездән кеше ясарга омтылып карады, ә без аңардан көлдек. Һәм тарихта да ул буш хыяллар авторы гына булып калырдыр. Бүген СССРның таркалуын да Горбачев белән Ельциннан күрәләр. Югыйсә, СССРны кан коюларсыз гына таркатканнары өчен, аларга рәхмәт әйтергә кирәк. Ул таркалыр хәлгә килеп җиткән иде инде. СССР республикалар союзы дип аталса да, анда союз, ягъни мәсәлән, берлек юк иде. Ул юкә бау бәйләп куелган халыклар «Союзы» иде. Ирек турында сүз ишетелүгә үк, Союздаш республикалар СССРдан качу юлын эзләргә тотындылар. Горбачев шул процессны йөз меңләгән корбаннарсыз гына үткәрде. Һәр империя таралырга тиешлеген тарих фәне күптән раслаган бит инде. Горбачевны мин система корбаны дип саныйм һәм аңа хөрмәт белән карыйм.
Россия тарихында Ельцин да истә калырлык фигура. Горбачев белән власть бүлешә алмасалар да, алар асылда бер юнәлештә фикер йөртүчеләр. Аерма шунда гына: Горбачев Ельцинга караганда йомшаграк күңелле һәм тәвәккәллеге җитмәгән патша. Ельцин исә — каты куллы. Рәсәй халкы Ельциннан исерек дип көләргә яратса, каты куллылыгы өчен хөрмәт итте. Россия халкы кыйналырга яраткан халык бит инде ул. Ләкин Ельцин, каты куллы булса да, халыкны кыйнау ягында түгел иде сыман. Рәсәй халкының азга да канәгать булу менталитетын яхшы үзләштергәнгә, ул халыкны кыйнауның бик мәкерле ысулын уйлап тапты. Россияне акчалы кешеләрдән талатырга кереште. Әй таладылар да соң илне. Әле дә талыйлар. Нигә таламаска, халык бит дәшми, ул мазохист—кыйналудан тәм таба. Бик аз вакыт эчендә олигархларның барлыкка килүе һәм бик тиз үрчүе талануга күнеккән халыклар яшәгән илдә генә була ала.
Ельцинның рус булмаган милләтләр хуплаган ягы — безнең хәлне аңларга тырышуы булгандыр, «Руслардан башка Россияне тәшкил иткән башка халыклар да бар, нигә алар үз илләрендә хокуксыз булырга тиеш?» дигән сорау, бәлки, аның күңелендә тугандыр. Шуны аңларга ояты җиткәндер. Руслаштыру сәясәтенең иң тупас формаларыннан ваз кичеп, хәйләле юлларын эзләгәндер. Аның: «Суверенитетны йота алган кадәр алыгыз», — диюендә, әлбәттә, безгә мөстәкыйль яшәргә рөхсәт итү ятмый, күпмедер дәрәҗәдә безне мыскыл итүче ирония ята. Янәсе, сез йота алмаячаксыз, сез нихәтле әтәчләнсәгез дә, Россия империясенә каршы тора алмаячаксыз. СССР халык депутаты чагымда Мәскәү Кремленең Съездлар сарае фойесында Жириновскийның журналистлар алдында җикеренүен тыңларга туры килде. Ул СССР составындагы республикаларның мөстәкыйль яшәргә сәләтсез икәнлекләрен сөйләде дә: «Казахстан, например, никогда не был государством, там было дикое поле, мы не завоевывали эти земли, только освоили», — диде. Шунда кемдер: «У татар было государство, его тоже не завоевывали?»—дип сорагач, «Да, это ханство нам мешало, мы завоевали его. Если татары сегодня шумят, надо было в свое время защищать свое государство, сейчас нечего рыпаться»,—диде. Мондый фикер Ельцин өчен дә ят дип уйламыйм, чөнки Жириновский ул патшалык иткән чакта канат җәйде. (Бүген дә ул Россия җитәкчеләренең хөрмәтле кешесе булып кала бирә. Чөнки ул — аларның күңел түрендәге уйны кычкырып әйтеп бирүче). Һәрхәлдә, Ельцинга минем татар буларак мөнәсәбәтем бик үк начар түгел. Ә икътисад
мәсьәләсендә аны гаеплиләр икән, анда дөреслек бар. Тик шунысы да мәгълүм: Россиядә кем генә патшалык итсә дә, рәтле тормыш булмаган, булмады һәм булмастыр да кебек. Россия менталитетының асылында мең еллар буе берни дә алышынмый, патшалар гына алышынып тора.
Бүгенгеләр турында сүз әйтмим, чөнки бу—сәясәткә турыдан-туры катнашу була. Аларына киләчәктә бәя бирүчеләр табылыр.
Рәсәй патшаларыннан башка үзебезнең патшалар да бар иде бит әле. Ходай күпсенмәсен, хәзер дә бар. Алар турында да әйтәсе фикерләрем, әлбәттә, юк түгел. Ләкин алар минем үзгәрүемә йогынты ясадылар микән? Ясаганнар. Болгар дәүләте, Алтын Урданың җимерелүендә, Казан ханлыгының яулап алынуында ханнарның да гаебе булгандыр. «Нигә алай?» дигән сорауны мин үземә бирәм дә, тарих китапларына мөрәҗәгать итәм, уйланам. Жириновский сүзләре искә төшеп, тетрәнеп куям. Элек мин бу турыда уйланмый идем шикелле. Ә инде Мәскәү яулап алганнан соң без патшаларсыз (ханнарсыз) калганбыз. Ленин бүләк иткән автономия вакытындагылар хакында ни әйтәсең? Алар минем өчен һәрвакыт Мәскәү куйган чиновниклар булды. Шәхсән үземә начарлыклары тимәде. Шуннан арысын әйтә алмыйм. Ельцин биргән иректән соң азмы-күпме мөстәкыйльлек булды булуын, хәзер барысы да үз урынына кайтты. Хәерле булсын. Берсен дә гаепләргә җыенмыйм, хокукы чикләнгән хакимияттән әллә ни таләп итеп булмый.
Мин әлеге фикерне бүтәннәр белән сөйләшкәндә дә әйтәм. Минем белән килешмәүчеләр күп. Без Мәскәүнең Россиядә милләтләрнең уянуларын күреп, каушап калуыннан файдаланмадык, булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырдык, диләр. «Мәскәү каушап калмады, ул безнең белән уйнап кына алды», дим. «Без ул уеннан да файдаланырга тиеш идек, тулы мөстәкыйльлеккә ирешмәсәк тә, дәүләтчелегебезнең кайбер элементларын ныгытып өлгерә ала идек», диләр. Мисал итеп латин графикасына кире кайту, милли университет ачу һәм тагын башка эшләнергә тиешле бурычларыбызны китерәләр. Әйе, бу мәсьәләдә килешмичә мөмкин түгел. Латин графикасына күчеп өлгерә идек без. Аңа без әзер идек. Милли университет ачарга да тулы мөмкинлекләр бар иде. Ләкин эш эшлисе урынга мәгънәсез бәхәсләр оештырып вакытны уздырдык. Мәскәү, бу гамәлебезне ошатып бетермәсә дә, турыдан-туры басым ясарлык хәлдә түгел иде. Безнең тәвәккәллегебез җитмәде. Теге яки бу эшне башкарырга теләмәгәндә проблемадан бик оста итеп качу ысулын кулландык. Юк, булмый, дип кистереп әйтмичә генә җаваплылыктан качып, һәртөрле «объектив» сәбәпләр эзләп, сылтаулар табып, аларны дәлилләп маташып вакытны сузып, мәсьәләнең актуальлеген югалтырга остардык. Латин графикасына кайту мәсьәләсе җитәкчеләр алдында кискен итеп куелгач, галимәр арасында махсус дискуссияләр оештырылды. Галимнәр исә, гадәттәгечә, кайбер хәрефләргә койрык өстәргәме- юкмы дигән буш, мәгънәсез бәхәсләргә чумып, хакимияткә ярдәм иттеләр. Кем белә, бәлки, аларга шулай вакытны сузарга киңәш иткәннәрдер.
Университет белән дә шулай. Милли кадрлар җитешми, концепциясе эшләнмәгән, бина юк дигән сылтаулар табылды. Югыйсә барысы да бар иде, теләк һәм тәвәккәллек кенә кирәк иде. 1552 елда Казанны яклаучыларга һәйкәл кую турында нинди генә матур сүзләр сөйләнмәде. Карап торырга барысы да бик җайлы барган кебек иде. Президент та, башкалар да, әйе, һәйкәл кирәклеген таныдылар. Әзерлек тә башланды сыман. Комиссия дә төзелде. Һәйкәл өчен урын да табылды кебек. Һәйкәл проектына конкурс та игълан ителде. Һәйкәл кирәк дип дәгъва кылучылар, көрәшүчеләр тынычланыбрак көттеләр. Һәм бүгенгә хәтле сабыр гына көтәләр. Һәйкәлне куймау гаҗәеп зур осталык белән киләчәккә кичектерелде. Куймыйбыз дип өзеп әйтүче дә юк, һәйкәл дә юк. Сәясәт шундый буладыр инде ул. Кыскасы, халык мәйданнарга чыгып хакын даулавы вакытлыча җилкенеп алу гына булып калды.
Мин тагын бер кат кабатлыйм: милли сәясәттә күсәк белән эш итүче Россия хакимияте белән мөнәсәбәтләрдә безнең җитәкчеләргә җиңел түгел. Әмма җитәкләргә алынгач, идарә итү осталыгын күрсәткәндә тәвәккәлрәк булу да зарурдыр. Милләт өчен эшлисе эшләребез бик күп, боларны аңлау һәм эшләү өчен беренче чиратта җитәкчеләр җаваплы. Без аларга ышаныч белдереп, өметләр белән яшибез, алар шуны онытмасыннар иде. Россия тәхетенә кем генә утырса да, нинди генә реформалар үткәрсәләр дә, безнең файдага булмаячак. Үз көнебезне үзебез күрергә өйрәнсәк, үз язмышыбызны бүтәннәр кулына тапшырмасак, үзебезне сакларлык милли аңыбызны булдыруга ирешсәк кенә исән калачакбыз.
Икътисад, көнкүреш
Кешене кеше буларак ике терәү терәп тора: берсе аның — рух, икенчесе — материя. Шуларның берсе какшаса, кеше егыла. Мин рухка кагылышлы мәсьәләләргә кагыла бардым, ә менә матди яктан ничек яшәвем миңа үзгәреш ясаганмы, юкмы икәнлегенә аерым тукталмадым. Мөгаен, кирәктер.
Мәктәпләрдә очрашулар вакытында балалар еш кына: «Сез бала чагыгызда кем булырга хыяллана идегез?» — дигән сорауны бирәләр. «Туйганчы ашау турында хыяллана идем»—дигәч, көләләр. Ә бит көлке түгел. Чыннан да шулай иде ич. Безнең балачак сугыш вакытына туры килде. Ачлыкның соңгы чикләренә җиткән көннәр булды. Ашамаган үлән калмады. Шөкер, үләксә ашау көненә җиткермәде әни. Без сугыш кайчан бетәр икән дә, кайчан туйганчы ашарбыз икән дип хыялландык. Май, октябрь бәйрәмнәрендә мәктәптә аш пешереп сыйланганга, әлеге бәйрәмнәр бүген дә күңелгә якын.
Сугыш бетте. Җиңү шатлыгыннан ашыйсы килүне дә онытып тордык. Әмма озакламый корсакның бушлыгы үзен белдерде. Әтиләре кайтмаган балаларны әйтеп тә тормыйм, без әтилеләр дә ачыктык. Хәтердә, 46нчымы, 47нчеме елда, әти өйгә районнан килгән вәкилне алып кайтты. Бер чәкүшкә аракылары бар иде шикелле. Ләкин закуска табылмады. Вәкил әнине саранлыкта гаепләмәкче иде дә, әни: «Әнә, балаларым ач утыра», — дип кычкырды. Әти, колхозда хисапчы булып эшләсә дә, үтә намуслы кеше иде, урлашуның ни икәнен белмәде, ә хезмәт хакына бирелгән бер капчык арышны көз көне үк ашап бетергән идек. Эшләгәнгә бирмәсәләр дә, колхозчыдан нинди генә салым түләттермәделәр. Бервакыт, налогын түләмәгәч, районнан килгән вәкил белән авыл Советы председателе Кадыйр бабайларга недоимка өчен әйберләрен алырга керәләр, әмма алып чыгарлык нәрсә тапмыйлар. Шунда Кадыйр бабай, шыр ялангач утырган малае Каюмны күрсәтеп: «Алып китегез шуны, фәлән нәрсәсе хөкүмәткә булыр», — дигән. Шул сүз өчен озак йөрттеләр шикелле үзен.
Мин, авыл малае буларак, авылдагы кискен үзгәрешләргә кагылмый китә алмыйм. Андагы бертуктаусыз үзгәртүләр мине дә үзгәрткәннәрдер. Мин туганчы ук башланган коллективлаштыру мин үсеп җиткәндә «чәчәк атып», мин олыгайганда таркалды. Колхозны таркату авылларны таркатуга китерде. Чөнки колхоз булып яшәргә өйрәтелгән, шуңа җайлашкан авыл кешесе судан ярга чыгарып ыргытылган балык хәлендә калды. Кызык бит—башта колхозга җыеп крәстиянне таладылар, аннан колхозны талап крәстиянне ыштансыз калдырдылар. Ә бит, бактың исә, колхозларны төзегәндә аның киләчәге булмаячагын авыл кешеләре белгәннәр. Галимулла абый Шакиров сөйләде: «Безнең әти колхозга озак кермәгән. Аны көн саен авыл Советына чакыртып эшкәрткәннәр, кеше хезмәтеннән файдаланмаса да, кулак дигән исем такканнар. «Колхозга каршы контр» дип тә атаганнар. «Юк, мин контр түгел, дигән әти, мин колхоз яклы. Мин үзем кебек эш эшли белгән кешеләр белән колхоз төзергә телим. Җыен әтрәк-әләм, хөрәсән белән колхоз төзеп ачтан үләсем килми», — дигән.
Надирның сүзләре: «Безнең авылда колхоз төзелгәч, председатель сайларга җыелыш җыйганнар. Кемне сайлыйбыз, дигәнгә кемдер Шәрәфи абзыйны күрсәткән. Ул арба тәгәрмәче ясаучы оста булган, тирә-якта аның исемен белгәннәр. Оста булгач, тормышы да җитеш булган. Җыелышта, ул кулак, кулакны сайламыйбыз, дип каршы чыкканнар. Икенче берәүне тәкъдим иткәннәр. Ул шулай ук хәлле кеше икән — башында каракүл бүрек, өстендә төлке тун, аягында Кукмараның чигүле киез итеге. Аны да браковать иткәннәр. Нәтиҗәдә авылның иң хәерче, иң бетәшкән, иң ялкау кешесен сайлап куйганнар. Үзен-үзе дә ашата алмаган бәндәдән нинди председатель чыксын ди. Гомер гомергә мантый алмаган колхоз».
Әйе, колхоз авыл кешесенең тормышын җиңеләйтү өчен төзелмәгән шул, крәстиянне милкеннән мәхрүм итеп талар өчен төзелгән. Колхозны кычкыртып таладылар. Яңа уңыш өлгерүгә үк колхозның ашлыгын кырып-себереп алып бетерәләр иде. Һәм бу «дәүләт алдындагы изге бурычны үтәү» дип атала иде. Колхоз таланды, колхоз аша халык таланды. Колхоз авыл кешесен урларга өйрәтте. Чөнки эшләгәнен бирмиләр иде. Болар бар да минем күз алдымда үтте. Мин дә ачыктым, мин дә урларга өйрәндем. Әни өйрәтте. Төнлә безне уятып басудан колхоз саламын урларга алып бара иде. Бүген авылны бетерүнең яңа юлларын эзлиләр һәм таптылар да шикелле инде. Колхоз чагында, формаль булса да, җир колхозчыга дәүләт
тарафыннан чикләүсез арендага бирелгән булса, хәзер ул латифундистлар милкенә күчә бара. Яңа төр бариннар һәм яңа төр крепостнойлар барлыкка килде.
Гаҗәеп халык яши Россиядә—аны берничә тапкыр җыеп талады Рәсәйдәге хакимият—халык дәшми. Үзара зарланган була да, шуның белән бетә. Түзәрлек чамасы калмагач, большевиклар вәгъдәсенә ышанып, революциядә катнашты, Гражданнар сугышында кырылды, ләкин таланудан котыла алмады. Ничәмә дистә еллар инде мин «бөек держава» сүзен ишетәм. Нәрсәсе белән бөек икәнен аңлатып бирүче юк. Хәерче халык бөек була ала микәнни? Берничә ел элек Разил Вәлиев белән Берлин урамында йөргәндә, урамнардагы тәртипне, төзеклекне күреп, Разил: «Да, безнең әтиләр урнаштырып киткән монда тәртипне», — диде. Җиңелгән ил рәхәтләнеп яши, җиңүчеләр һаман хәерче. Бу икътисади серне аңлап та, аңлатып та булмый. Россия территориясенең астында һәм өстендә табигый байлыкның чиге-чамасы юк, халкы исә һаман хәерче. «Кто виноват?», «Кому на Руси жить хорошо?» дигән сораулар күп, җавап юк. Әллә бу Алла каргаган урын микән, дип тә уйлап куям кайчакта. Россия патшаларына җир җитмәде, бүген дә җитми, тик җирдән дә кадерсез нәрсә юк бу илдә.
Тамак кайгысы мине гомер буе озата барды. Кайчак туйганчы ашасам да ач идем. Ачлык тук чагымда да эзәрлекләде. Запаска дип он, ярма, токмач ише әйберләрне күп итеп алып куя идек, алар бозылгач, чыгарып ташлый идек. Ашый-ашый симерешеп бетсәк тә ач булдык, булганда туйганчы тыгынып калыйк дигән нәрсәнең нәтиҗәсе иде бу. Чөнки иртәгегә ышаныч юк иде.
70нче елларда бөтен ризыкны Мәскәүдән ташыдык. Татарстан тавык үстерә, йомыркасы белән түшкәсе Мәскәүдә, сыер асрый — мае Мәскәүдә. Итне әйтеп тә торасы юк. 1976 ел. Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укып йөргән чак. Казанга алып кайтырга дип иткә чират торам. Чират — дилбегә буе. Бер генә тапкыр тору җитми, кулга 2 кило гына бирәләр. Мәскәү хатыннары безне яратмыйлар. «Понаехали тут»,— дип чырайларын сыталар. Торам чиратта. Менә берзаман чират барудан туктады. Эш шунда икән, чираты җиткән бер авыл мужигы итне озак сайлый, күбрәк һәм сөяксезрәк ит алырга теләп, сатучы белән бәхәсләшә. Сатучы моны сүгә-сүгә куа. Теге китми. Чираттагы хатыннар тавыш куптардылар:
— Эй, мужик, не задерживай очередь, — диләр.
— А ну-ка, оцепитесь от меня, — ди мужик, — Смотрите на мясо, там Ярославское клеймо, на родину везу, — ди.
Милиция чакырдылар. Милиция ул чакта вазифасын төгәл үти иде, мужикны алып чыгып киттеләр, мужик үз сүзен әйтә-әйтә китте:
— Сволочи, нажрались тут в Москве, — диде.
Москва, белгәнебезчә, бөек мәмләкәтнең башкаласы.
Икенче бер очрак. Монысы Казанда. Бервакыт ит ашыйсы килә башлады. Бер җирдә дә юк. Кибеттә юк та юк инде, базарда да юк. Акча да бар югыйсә. Аптырагач, ресторанга кердем, анда да итле ризык юк. Дүрт-биш ресторанга кердем, берсендә дә юк. Ахыр чиктә бер ресторанга кереп ботка алып ашадым да, лыкынганчы аракы эчтем. Өйгә кайтышлый юл буе сүгенеп кайттым. Бөтенесенә дә эләкте: Мәскәү Кремлендә утыручыларга да, Казандагыларга да. Ярый әле милиция очрамады, юкса күрсәтәләр иде Кремльдә кемнәр утырганын. Ничәмә дистә еллар буе съездларда чәчәк атуыбыз турында сөйлиләр — халык көлә генә. Яшьләр өчен берничә шул чорлар анекдоты да языйм әле. Берәүгә табышмак әйтәләр икән. «Мчится как бешеный, мясом обвешанный. Нәрсә ул? Җавабы — «Татарстан» поезды Мәскәүдән кайтып килә... Берәү дусларына кунакка килә. Ә тегеләрнең ишекләре бикле. «Болар йә өйдә юк, йә бикләнеп итле аш ашыйлар», — ди кунак. Бу 80 нче еллар хакында. Ярый, туксанынчы еллар җитте. Кинәт кенә Мәскәүдә азык-төлек бетте. Ни хикмәттер, бездә бар. Мәскәү халкы бездән ташый башлады бит. Шул чакны мин вокзалга төшеп, тегеләрнең азык-төлек төягән сумкалар сөйрәүләрен рәхәтләнеп күзәткән идем. Күңелемдә «белегез безнең теге чаклардагы хәлне» дигән коточкыч бер куану иде. Югыйсә Мәскәү халкының ни гаебе бар анда, илең шундый булгач.
Хәзер кибетләрдә дә, базарда да ризык тулып ята, халыкның аны алырга акчасы юк. Халык тагын ач. Минем, тамагым тук кебек, әмма, хәерчеләрне күргәч, ризыкның тәме бетә. Йөрәкләрен, күзләрен май басканнар да бар бу илдә, алар җае чыкканнан файдаланып урлап җыйган акчаларына тыгыналар. 2011 ел. Ә Тукай 1906 елда «Сорыкортлар»га дигән шигырен яза. Ни аерма?
Монда үзгәрәсең килмәсә дә үзгәрәсең. Минем һәр тиенем эшләп табылган, шулай да гомер буе шушы ил өчен бөкреләрен чыгарып эшләгәннәрнең ни хәлдә яшәгәннәрен күрәм дә, адәм рәтле яшәгәнемә оялып куям. Минем дә иртәгәге көнгә ышанычым юк, картлык көнемә дип җыеп куйган акчамны күрәләтә талап алдылар. Халык түгел, хөкүмәт талады. Бөек держава дип сөйләнүчеләр.
Мин бу сүзләрне халык алдында яхшы күренер өчен дә, хакимияттә утыручыларны сүгәр өчен дә язмыйм. Шушы илдә туып, шушы илдә үсеп, шушы яшькә җиткән кешенең уйланулары гына бу. Мин әлеге илдә яхшы тормыш булачагына ышанмыйм инде. Такташ «Коммунизм кыры күренә», дип язды заманында. Юри, шаярып-көлеп язгандыр ул. Әллә, кайчандыр мин коммунизм булуына өметләнеп алданган кебек, алданды микән?
Мин Рәсәй кешесенең тамак хәерчелеге турында гына яздым. Ә тормышның башка яклары? Әйтик, торак мәсьәләсе. Ул өлкәгә кереп батсам, чыга алмамдыр. Бүген кайберәүләр салам түбәле Россияне бай иде дип расламакчы булалар. Имештер, Патша Россиясендә халыклар яхшы гомер кичергәннәр. Шул замандагы авылларның рәсемнәре сакланган бит югыйсә, карасыннар иде. Бүген, әлбәттә, алай ук түгел. Ләкин заманы да бүтән бит. Башка илләр белән чагыштырганда... Юк, бүтән бу турыда язмыйм. Мин бу илнең, нинди генә җәмгыятьтә яшәсә дә, рәтле булмаячагына ышанган кеше. Дәлилләрем—үткәнем һәм хәзергем. Минем дәлилләрем җитмәсә, бүтәннәр өсти ала. Газеталарда «Онытасым юк» рубрикасында минем яшьтәгеләрнең истәлекләре басыла. Ничаклы истәлек укыдым — берсендә дә тормышның матурлыгы, рәхәтлеге турындагысы юк. Бу илдә яшәүнең әмәлен дә таптым шикелле мин. Киләчәктә булыр дигән буш хыял белән үз-үземне алдамыйм, ярый инде, моннан кайтышрак та булуы мөмкин бит дип, үземне-үзем тынычландырам. Ни өчендер, хакимияттә утыручыларга да ачуым юк кебек, дөньясы шундый булгач, шулай буладыр инде дип уйлап куйгалыйм. Бездә генә түгел, бүтән илләрдә дә хакимият башына тираннар килеп китә. Аларны, түзәр чама калмагач, алып ыргыталар, хәтта үлем җәзасына да хөкем иткәлиләр. Халык, котылдык дип уйлап, бераз тынычлангач, икенче бер тиран килеп, алдагысыннан да артык кылана. Россия белән дә шулай. Бер явыздан котылып алганда икенчесе, икенчесе булмаса, өченчесе килеп «халыклар төрмәсе» ясый. Ләкин мин дөньясы шундый дип аңа кул селтәп, төшенкелеккә бирелеп изелеп яшәргә риза булу ягында түгел. Җан иреге, халыклар иреге өчен туктаусыз көрәшергә кирәк.
Иҗат
Ул сүзнең мәгънәсе бик киң. Фәлсәфәгә үк кереп китеп уйлансаң, яшәү үзе иҗаттыр. Бөтен эшнең, гамәлнең асылында иҗат ята. Хәтта тәмле итеп ашарга пешерү дә, матур итеп киенә белү дә иҗат. Иҗатсыз яшәгән кеше—буш кеше. Мин инде иҗатның бөтен юнәлешләренә кереп тормыйм, үземнең яшәешемә турыдан-туры кагылган иҗат тирәсендә генә йөрермен. Ә минем яшәвемнең төп мәгънәсе ул — әдәби иҗат. Мин, әлбәттә, эшләгән бүтән эшләремә дә иҗат дип карыйм. Кызыксыз эшне кирәк булганга гына, мәҗбүри генә эшлим. Мәсәлән, җир казу миңа кызык түгел (хәер, кемгә кызык икән ул). Ләкин кирәк чаклары була. Яшелчәләр, җимеш агачлары, чәчәкләр үстерергә яратам. Чөнки монда иҗат бар. Ә аларны үстерү өчен җирдә казынырга кирәк. Кеше казып биргән җирдә үстерүнең шулай ук кызыгы әллә ни түгел.
Миндә әдәби иҗатка омтылыш кайчан башланды икән? Күрәсең, туганда ук миңа ул күәс салынган булгандыр. Әти шигырьләр яза иде. Аның бу гамәлен әни ошатып бетермәсә дә, яза иде. Хәер, әни ягында да иҗатка омтылучылар бар иде. Аның өлкән абыйсы Гатаулла (авылча итеп әйтсәк, Гата) күргәнен, ишеткәнен арттырып, кеше кызыксынып тыңларлык итеп сөйли белә иде. «Җыен юк-барны Гата абый уйлап чыгара», диләр иде аның турында. Ә минем иҗат юлы такмаклар чыгарудан башлангандыр. Такмаклар — татар халкының борынгыдан килгән авыз иҗаты жанры. Урыс та ул яктан бездән калышмый. Аларда такмак «частушки» дип атала. Бу бик гади аңлашыла, чөнки урысның иң кимендә яртысы татардан чыккан.
Без егетлеккә дәгъва кылып борынлап килгәндә кышкы кичләрне берәрсенең көндез яккан җылы мунчасына җыелып, «күңел ача» идек. Клуб та бар иде авылда, ләкин мунчада кызыграк иде. Өстәвенә, анда җылы, ә клубта салкын. Мунчада безне тыючы, узына башласак куып чыгаручы завклуб юк. Сам патша, сам хәҗәен. Әкиятләр
сөйлибез, борынга кызлар исе керә башлаган — аларның гайбәтен сатабыз, кызлар белән нишләп булганын фаразлыйбыз. Һәм алар турында такмаклар чыгарабыз. Аларны кәгазьгә язып, иртәгесен мәктәптә кызлар партасына куябыз. Тагын да бераз үсә төшкәч, аулак өйләргә кич утырырга йөри башладык. Анда да такмаксыз булмый. Кара-каршы такмак әйтешү дә бар иде әле ул заманда. Хәзер ул җуелды.Такмак чыгаруда мин беренчеләр рәтендә булдым шикелле. Ничектер үзеннән-үзе килеп чыга иде ул. Моны экспромт дип атыйлар. Экспромт кына булмагандыр ул, көндезләрен кичке «җыен»га әзерләнеп, такмаклар чыгарганым һәм аларны язып та куйганым хәтердә. Кызганыч, аларның күбесе инде онытылган. Мәсәлән,
Әй, аузың зур, аузың зур,
Аузыңны нишләтергә?
Бер ягына пич чыгарып, Канюшный эшләтергә, —
дигәне истә. Кайсыдыр кызга аталып чыгарылгандыр инде ул. Кем булды икән ул олы авызлы кызыбыз? Ә менә бу такмакның адресаты билгеле.
Сездә бүген ничәсе,
Бездә бүген кичәсе.
Ике тустаган аш ашаган Айтуган Хәдичәсе.
Хәдичә апа бездән өлкән иде. Күрәсең, бу такмак өлкән егетләрнең заказы белән язылгандыр. Мәктәптә иҗат итәр өчен мөмкинлекләр бар иде. Чөнки стена газетасы чыга һәм анда, әлбәттә, шигырь дә булырга тиеш. Өстәвенә, укытучы апа кайчакларда күргәнеңне шигырь итеп язып килергә куша. Кушылган «өйгә эш»не үтәп килгәнем дә хәтердә калган. Күргән нәрсә күп була бит ул бала чакта. Әмма барысы да шигырьгә сыеп бетми. Кайсыларын язуы кызык түгел. Көн дә ашый торган бәрәңге турында ничек инде шигырь язасың? Минем өчен кызыклы факт табылды. Безнең өй күл буенда гына. Ә анда бакалар. Кайвакытта алар күл кырыена чыгып чалкан яталар икән. Шул турыда яздым да куйдым:
Күл буенда бакалар
Бот күтәреп яталар.
Үз язганымнан үзем рәхәтләнеп көлдем. Тик укытучы апама гына бу ошамады.
«Бот күтәреп яту» аңа ямьсез тоелгандыр, ахры. Ә менә стена газетасы өчен язылган шигырь ошады укытучыга. Ул Пушкин турында иде. Ни өчен Пушкин — анысын хәтерләмим. Ул шигырь инде үзе дә хәтердә сакланмаган. Андагы «гүя» дигән сүз барлыгы гына истә. «Гүя» дип безнең авылда сөйләшмиләр, аны китаптан укып белгәнмендер инде. Гүя дигән сүз «шикелле», «кебек», «сыман» сүзләренең синонимы. Матур сүз. Сандугач шикелле дип әйтсәң дә дөрес, әмма гүя сандугач дисәң, грамытныерак килеп чыга сыман кебек шикелле. Шигырь теле купшылыкны кабул итә. Шуңа күрәдер, бүгенге яшь шагыйрьләр купшы итеп язарга яраталар. Купшылык кайчак аңлашылмас дәрәҗәгә җитеп, ачуны китерә башлый.
Егет булып җитешкәч, шигырь язу белән шөгыльләнгәнемне хәтерләмим. Күрәсең, үскән саен тормыш мәшәкатьләре күбәя төшкәндер, шигырь кайгысы булмагандыр. Шулай да тугызынчымы, унынчымы класста укыганда Сания исемле кызга күзем төшеп, аңа багышлап шигырь яздым бугай. Матур шигырь булгандыр. Тенеш авылы кызы Сания үзе дә чибәр иде шул. Яшьлек истәлеге булсын, аның турында бүген дә бер строфа язып куйыйм әле.
Ялтыравык галош, ап-ак йон оекбаш —
Ничек шуңа күзең төшмәсен?
Тенеш кызыкае, хәтерлимсең микән
Каракүлнең якты чишмәсен?
Юктыр, хәтерләмидер. Ул мине күзлек кигәнем өчен ошатмады. Җитмәсә, буем да ул чакта бәләкәй иде. Бәлки инде ул исән дә түгелдер. Тьфү, тьфү, әйттем исә кайттым, исән генә була күрсен.
Әдәби иҗатка тартылу мине Казан университетына алып килде. Татар теле бүлегенә имтиханнар тапшырдым. Үтмәдем. Немец теленнән «икеле» чәпәделәр. Дөрес эшләделәр — немец телен алты ел укысам да, белми идем.
Киттем Казакъстанга — чирәм җирләрне эшкәртергә. Әдәбият җырланасы җыр булып киләчәккә калды. Язмышым да минем әдәбият белән бәйләнергә тиешле булгандыр, чирәм җирләрне урап кайткач, тагын университетка керергә тырыштым, ләкин, бәхетемә күрә, Мәскәүдәге театр училищесына укырга китәргә туры килде. Монда инде рәхәтләндем шигырь язып. Чөнки биредә иҗат атмосферасы иде. Минем кебек күңелендә иҗат яралгысы йөрткән егетләр бар иде. Мин язган шигырьләрне бергә җыеп, «Насыйбулла боткасы» дигән кулъязма «китап» та чыгардык. Шигырь белән бергә драматургия дигән жанр барлыгын да белдек театр училищесында. Казанга училищены тәмамлап кайтканда минем бер чемодан шигырьләрем һәм «Азат» дигән бер пьесам да бар иде. Мин әле шигырь техникасын да, драматургия серләрен дә белмим, такмак чыгарган шикелле авылча гына сыпыртам. Миңа язуы кызык һәм рәхәт. Язучы өчен иң кирәкле нәрсә язуыңнан үзең тәм таба белүдер. Мин язарга тиеш дип интеккән кеше кулына каләм алмасын иде. «Иҗат газабы» дигән сүз бар барын. Ләкин ул газап татлы газап — мазохизмның бер формасыдыр. Шул «газап» булмаса, язып та булмыйдыр. Менә шул үзем сайлаган «газап» мине өстәл янына ешрак бәйләп куя иде.
Мин артистлыкка укыдым, театр штатында артист булып саналдым. Артистлык һөнәре дә иҗат. Үтә дә кызыклы, катлаулы иҗат. Син үзең булып калган хәлдә икенче бер кеше образына керә белергә тиешсең. Кайвакыт син уйнаган роль синең яшәү рәвешеңә, холкыңа, фикерләвеңә дә туры килми, әмма тамашачының синдә эше юк, ул спектакль карарга килгән, ул син уйнаган персонажның чын икәненә ышанырга тиеш. Ә кешене ышандыру өчен ихласлык кирәк. Миндә шундый осталык булдымы икән? Өздереп әйтә алмыйм. Осталыгымны күрсәтергә театрда миңа вакыт җитмәде, китәргә мәҗбүр иттеләр. Мин моны бик авыр кичердем. Мине драматургия коткарды. Анда да бит уйнарга кирәк. Ышанып уйнарга кирәк. Артист бер спектакльдә бер кеше булып уйнаса, драматург барлык персонаж өчен дә уйнарга мәҗбүр. Гаҗәеп кызыклы иҗат. Балаларның курчак уйнауларын күзәткәнем бар. Алар үз курчакларына үзләре күреп белгән кешеләрнең холкын, сөйләү манерасын 112
бирәләр. Пьеса язу да шул курчак уены бит инде. Шуны аңлый башладым мин яза-яза. Белгәнемне генә язарга тырыштым. Минем белгәнем — авыл, шунда яшәүчеләр, аларның уй-тойгылары, фикерләү формасы, җырлары, мәзәкләре, мәхәббәтләре, нәфрәтләре, сагышлары... Болар миңа сабый чагымнан ук каныма сеңгән иделәр. Пьесаларымда шулардан ерак китмәскә тырыштым. Заман сәясәтенә яраклашуның
язучы өчен куркыныч нәрсә икәнен аңлап ук бетермәсәм дә, эчке бер сиземләү белән тойдым шикелле. Шул мине Рәсәйдәге сәяси үзгәрешләр афәтеннән коткарып калды. Әдәбиятның өйрәнү объекты кеше икәнлеген укып та белә идем инде. Бездән сәяси система партиянең ирешкән уңышлары, матур тормыш турында әсәрләр көтте, шуны аңыбызга сеңдерергә бөтен көчен куйды.
Язучыларны бергә җыеп эшкәртү өчен Язучылар берлеге оештырылды. Без аның әгъзалары идек. Язучыдан зур бер агрегатның винтигы ясау идеологиясе мин әдәбият бусагасын атлап кергәндә көчле иде әле. Ул идеологиягә буйсынмый яшәү бик кыен иде. Чыгымлаучыларны тәртә арасына кертүнең күп төрле ысуллары бар иде. Чыбыркы белән бергә прәннеге дә эләгә иде, билгеле. Мин инде аларны санап тормыйм. Һәрхәлдә, әдәбиятка килүче яшьләргә игътибар хәзергедән күпкә яхшырак иде. Без ташландык хәлдә түгел идек. Безгә күрсәтелгән игътибар өчен без иҗат иреге белән түләргә мәҗбүр идек. Шулай да таш араларында үсәргә омтылган, хәтта өстенә җәелгән асфальтны да тишеп чыккан үлән-агачлар кебек, җан иреккә омтыла иде. Җәмгыятьтә кемнәрдер әйткәнен кабатлау белән канәгатьләнмичә, үз сүзеңне әйтергә тырышу инстинкты күңелләрдә яшәп килде. Без ул турыда аерым-аерым да, кайчакларда берничә язучы бергә мәҗлесләрдә җыелганда да уйлана, сөйләшә, фикер алыша идек. Бәхетемә күрә, мин инде иҗат тәҗрибәләре булган талантлы кешеләр арасына килеп эләктем. Илдар Юзеев, Аяз Гыйлаҗев, Шәүкәт Галиев, Альберт Яхиннар белән мәҗлестәш булып, күп нәрсәгә өйрәндем. Мин, бу кешеләргә рәхмәтле булсам да, берсен дә остазым дип санамыйм — әдәбиятта остазлык була алмыйдыр ул. Язарга берәүне дә өйрәтеп булмый. Хәреф танырга, җөмлә төзергә, нокта-өтерне кая куярга өйрәтеп була, ә әдәби әсәр язарга — юк. Хәер, бәлки, анысына өйрәтеп буладыр, ләкин ул өйрәтелгән язучы өйрәнчеклектән үлгәнче чыга алмыйдыр. Ул гомере буе остазын кабатлый гына торгандыр. Әдәбиятта үз йөзең, үз сүзең булмаса, исемең дә булмый. Кайвакытта мине бүгенге заманның Тинчурины дип атыйлар. Мин аны мине түбәнсетү дип кабул итәм. Тинчурин ул Тинчурин. Ул татар драматургиясенең йөзек кашы. Ул ничаклы бөек булса да, мин аны кабатлыйм икән, минем бәям базар көнне ике тиен. Тукаебыз бөек, әмма кемдер Тукай булырга азаплана икән, ул—мескен. Классиклар яшь язучыларга маяк булырга тиешләр. Алар яктысында, алар күрсәткән юлдан бару бары тик әдәбиятка олы итеп, үтә дә җаваплы шөгыль итеп карауда гына булырга тиештер. Калганы үзеңнән тора.
Мин санаганнар арасында Гариф абый Ахунов юк. Ул минем иҗади тормышыма соңрак килеп керде. Һәм һәрвакыт миңа хәер-хаһ булып мине үсендереп торды. Ул исемгә мин бу язмамда соңрак махсус тукталырмын әле. Минем иҗат юлымда очраган каләмдәшләрем турында әйтәсе сүзләрем бар. Уйлыйм әле менә — әйтергәме, юкмы. Чөнки ул сүзләрнең төрле булуы ихтимал. Аларны уңга-сулга селтәнмичә, үлгәннәрнең рухын рәнҗетмичә генә, исәннәрнең бәгыренә кагылмыйча гына ничек әйтергә? Уйларга кирәк. Мине үз араларына алып «эшкәрткән» язучылар, куркытылган булсалар да, мокытлык дәрәҗәсенә төшмәгәннәр иде. Фикерләрен кычкырып әйтмәсәләр дә, дисседент булмасалар да, без яшәгән җәмгыятьтәге ирексезлек турында яшерен-батырын сөйләшәләр иде. Аяз Гыйлаҗев исә уен кычкырып әйтүдән дә курыкмый иде. Хәтеремдә әле, бервакыт фашист концлагерьларындагы коточкыч шартлар турында сүз чыккач: «Сез әле совет концлагерьларын күрмәгән, күрсәгез, немец концлагерьлары балалар бакчасы гына булып күренер иде», — диде. Минем котым алынды шул сүзләрдән соң. Альберт Яхин үзенә генә хас алым белән миңа мәсәл жанрының ничек барлыкка килүен аңлатты. Болай диде: «Мәсәл ул сүз иреге тыелган җәмгыятьтә фикереңне
яшереп әйтү өчен уйлап чыгарылган жанр. Безнең илдә мәсәл иң популяр жанр булырга тиеш иде Ләкин безнең мәсәлчеләр ул жанрның да дәрәҗәсен төшерделәр». Бу фикерен матбугатта бастырырга кыюлыгы җитмәсә дә (аңа моны рөхсәт итмәячәкләр иде), минем аңыма, күңелемә салып куйды. Илдар Юзеев миңа аеруча якын иде. Беренчедән, яше белән миннән әлләни өлкән түгел, икенчедән, шигырьләрендәге җылылык күңелемә ятышлы иде. Шәүкәт Галиевтә авыл агаеның зирәклеге, һәр сүзен үлчәп сөйләве минем тотрыксыз холкымны аз-маз төзәтергә ярдәм итте. Аның миңа биргән бер киңәше өчен рәхмәтлемен. Чын язучы булам дисәң, гәҗит-журналга кереп эшләмә, ул язучының җелеген суыра торган эш. Мин аның сүзен тыңлап дөрес эшләдем. Язучыларның бүтәннәреннән дә нәрсәгәдер өйрәнгәнмендер инде. Язучылыгы чамалылардан да ничек язмаска икәне өйрәнелгәндер.
Заманалар үзгәргәч, кайбер язучылар совет, партия идеологиясенә каршы көрәшкән кыяфәт алдылар, үзләрен хакимият тарафыннан эзәрлекләнгән дип язып та чыктылар. Мин үзем, мәсәлән, Салих Батталдан башка эзәрлекләнгән татар язучысын белмим. Кисәтелгәннәр бар иде, әмма эзәрлекләү ул икенчерәк нәрсә. Мине кисәтүче булмады кебек. Г.Камал театрында куелган «Миләүшәнең туган көне» спектаклен репертуардан алдылар. Сәбәбе идеологик хатага бәйле түгел иде шикелле. Ләкин әсәрнең төбендә әле яңа гына тормышка аяк баскан иҗат интеллигенциясенең бәргәләнүен сурәтләү иде. Бәлки, яшьләрнең үзләрен урап алган мохиттән ризасызлыгын сәхнәдән күрсәтү кемнеңдер кәефен кыргандыр. Ни булса булды, әлеге пьеса дөньяга Туфан Миңнуллин дигән яшь драматург туганлыгын теркәп куйды. Мин шул көннән иҗат эшенә җаваплы карый башлаганмындыр.
Хәтерлим әле, кайсыдыр гәҗиттә бер язучының мәкаләсе астына фамилиясе һәм дәрәҗәле исемнәре язылган иде. Без, яшь-җилкенчәк, шуны тикшереп утырдык. Шунда: «Мин беркайчан да язганнарым астына фамилиямнән башка нәрсә өстәмәячәкмен. Минем фамилия үзе дәрәҗәле исем булырга тиеш. Габдулла Тукайга нигә дәрәҗәле исем, Тукай диюгә үк кем икәнен беләләр», — дип әтәчләнгән идем. Мактанчыклык бар инде, нишләтәсең. Ләкин мактану мактану инде, аны акларга да кирәк бит әле. Гомер буе мин шул мактануны акларга тырыштым. Ирешә алганмынмы, анысын бүтәннәр бәяләсен, тик алдыма куйган максат-бурыч миңа шәләй-вәләй язарга ирек бирмәде.
Уңышсыз әсәрләрем бардыр, тик берсе дә халтура өчен язылмады. Югыйсә, тагын мактанам, пьеса кораштыру миңа бик җиңел. Мин аның серләренә төшендем шикелле. Гали Галияне ярата, Галиянең Вәлидә өмете, Вәли белән Гали дуслар — менә шуларны буташтырып, кайбер тамашачылар халтура икәнлеген сизмәслек тә итеп өч-дүрт көндә пьеса әвәләп куя аламдыр. Ләкин андый юл белән китүнең кая алып барасын белгәнгә, юлның авыррагын сайларга тырыштым. Хәер, әлләни авыр да түгел инде ул бер караганда. Әйтик, «Әлдермештән Әлмәндәр»не язуның ни авырлыгы булсын? Мин беләм бит андый Әлмәндәрләрне. Алар барысы да миңа таныш. Аларга кирәкмәгән идеологик бизәкләр такмыйча гына язарга кирәк. Мин ул пьесаны 12 көндә яздым. Каләм үзе яза, мин «ияреп» кенә барам. Нәтиҗәдә, килде-чыкты бөтенебезгә таныш Әлмәндәр. Гап-гади авыл карты. Безнең халкыбыз кебек. Эшли, яши, Әҗәл белән көрәшә. Анда мин уйлап чыгарган нәрсә — Әҗәлнең 1552 номерлы булуы. «Нигә аның номеры 1552 дип кызыксынучылар булгач, мин аны 1550гә төзәттем, дөресен әйткәндә, куйдырмаслар дип курыктым. Чөнки «Нигә 1550?» дип тә кызыксынучылар булды. Мәдәният министрлыгында Әлмәндәргә бизәк тагарга җыенучы табылды. «Кем соң ул Әлмәндәр, пьеса герое булырлык ни кылган?»—диде министр урынбасары. Һәм Әлмәндәрдән Социалистик Хезмәт Герое ясарга тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, аны тыңламадым, Әлмәндәрнең кем икәнлеген күрсәтү өчен пьесага түбәндәге сүзләрне өстәдем:
Фәрештә: Әлмәндәр дә Әлмәндәр, дисең. Кем соң ул? Галимме? Искиткеч бер ачыш ясаганмы? Танылган җырчымы? Әллә берәр футболчымы, йә булмаса хоккейчымы? Кем? Нәрсә эшләгән?
Әҗәл: Берни эшләмәгән. Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул — авылның шатлыгы, өмете».
Әлмәндәрнең кемлеген Әҗәл аңлатканда Фәрештә, әйткәннәренә өстәп, «Социалистик Хезмәт Героемы?» — дип тә сорый иде. Аны, министр урынбасарыннан көлү кебегрәк ишетелгәнгә, сызып ташладым.
Әлбәттә инде, пьесаларны язганда күргән-белгәннәрне генә теркәп баручы булу егетлек түгел. Язучыны теге яки бу әсәрне язарга этәрүче сәбәпләр була. Мин аларны гадәттә дүрткә бүләм. Беренчесе: сиңа ошаган, үрнәк була алырлык берәр шәхес турында бүтәннәргә сөйләү. Икенчесе: синең ачуыңны китерерлек әшәке бер җан турында башкаларга гыйбрәт булсын дип язу. Өченчесе: ишеткән, күргән кызыклы яки гыйбрәтле вакыйганы сөйләү. Дүртенчесе: уеңда йөрткән идея, фикерне башкалар белән уртаклашу.
Мәсәлән, бервакыт тормыш һәм хакимият тарафыннан кыйналган, үтерелгән шагыйрьләр турында уйланып йөргәндә «Үтерелгән шагыйрь исәннәреннән куркынычрак» дигән җөмлә туды. Шуны исбатлар өчен өч татар шагыйренең язмышы турында сәхнә әсәре язасым килде. Иң беренче итеп Муса Җәлил турында яздым. Ул публицистик драмага әлеге җөмләне керттем. Чыннан да, Җәлилнең үтерелүе шагыйрьне үлемсез итте. Һәм ул күпләр өчен куркыныч үлемсезлек. «Бик узынмагыз, тираннар, үтереп кенә котылдым дип уйламагыз, тарих каршында җавап бирәсегез бар», — дип кисәтү ул үлемсезлек. Шул сериядән икенче пьеса—Тукай турында. Анда да «Үтерелгән шагыйрь исәннәреннән куркынычрак» дигән сүзләр бар. Билгеле, Тукайны үлем җәзасына хөкем итмәгәннәр. Ә үтерелмәгән дип кем әйтә ала? Бу безгә барыбызга да кисәтү. Талантлы балаларын милләт сакларга тиеш, алар япь- яшь килеш дөнья белән хушлашырга тиеш түгелләр дигән кисәтү.
Пьесаның өченчесендә — шагыйрь Хәсән Туфан. Анда да теге җөмлә кабатлана. «Йә, нигә ирештегез, иптәш Сталиннар, Гулаглар төзеп, сез бүген каһәрләнүчеләр исемлегендә», дип әйтер өчен язылган пьеса иде ул.
Яши-яши, яза-яза язуымның төп темасын ачыкларга кирәк була башлады. Безгә әйттеләр ни турында язасын, әзер темалар бирделәр. Мәсәлән, КамАЗ төзегәндә, шул турыда языгыз, диделәр. КамАЗның кирәклеген аңласак та, ничек итеп язарга икәнлеген күпләребез белмәде. Әдәбият объекты кеше кем ул төзелештә? Коммунизм төзүчеме, әллә колхозда изелүдән качып эшкә урнашучымы? КамАЗ төзибез дип кычкыручылар бар, бата-чума төзелештә эшләүчеләр бар. Кайсысы турында язарга? Миңа да обкомнан бөек төзелеш турында пьеса язарга тәкъдим иттеләр. Ничек итеп язарга белмәгәч, «КамАЗ грандиоз төзелеш, мин аны пьесама сыйдыра алмыйм», — дидем. Ул чакта мин «Ат карагы» дигән пьеса язган идем. Ат карагы турында яза, КамАЗ турында язарга теләми дип пьесамны куйдырмадылар.
Ни турында язарга кирәклекне ачыклый торгач, татар турында язарга кирәк дигән фикергә килдем. Аның турында без язмасак, кем язсын. Милләт темасы һәрвакыт актуаль тема. Халкыбыз яшәгәндә генә без, татар язучылары, яши алабыз, халкыбыз бетсә, без дә юкка чыгабыз. Бу — хакыйкать. Тукаебыз иҗатында да татар темасы үзәктә тора. Иҗатымның юнәлеше шуннан үзгәрә башлагандыр. Ни турында гына язсам да, уемда һәрвакыт татар тора. Әгәр пьесалардагы персонажлар арасында әйбәт булмаганнары бар икән, сурәтләгәндә көенәм, аларны яхшы итеп күрәсем килә. Язучының көндәлек дәфтәре булырга тиеш. Күргән, ишеткәннәрне хәтердә тотып бетереп булмый, көндәлеккә теркәп куясың. Әсәр язганда блокнотка күз салсаң, теркәп куйганнарның һәрвакыт кирәге чыга. Мин пьесалар язу белән бергә публицистика жанрында да эшлим. «Утырып уйлар уйладым» дигән исем белән инде дүрт китабым чыкты. Анда милләт язмышына багышланган бик күп язмалар бар.
«Утырып уйлар уйладым» дигәннән, проза жанрында хикәяләр дә язгалыйм. Чөнки драматургия теле белән сөйләп булмый торган вакыйгалар була. Проза язу миңа бик авыр бирелә. Сурәтләү чаралары таба алмыйм. Оста прозаиклар үз персонажларының төс-кыяфәтләрен, холык-фигыльләрен шундый оста итеп сурәтлиләр ки, мин сокланып укыйм. Ә үземнең кулымнан килми. Драма әсәрләре язганда персонаж сөйләше, үз-үзен тотышы аша гына аның эчке һәм тышкы дөньясы сурәтләнә. Роман язып карарга күп кызыктым. Ләкин курыктым. Аннан соң, роман язарга түземлегем дә җитми. Пьесаны мин озак уйлап йөреп, бер утыруда яза алам, ә роман өчен күп утырырга кирәк.
Ә иң яраткан эшем — шигырь язу. Күрәсең, ул яшьлек мәхәббәте кебек күңелдә саклана торган нәрсәдер. Шигырь язудан башланды бит иҗатым. Җырлыйсы килеп тә җырланмый калган җыр кебек. Бәлки, җырлыйсы килеп тә җырлый алмаган дию дөресрәктер. Шигырьне әдәбиятның иң катлаулы жанры дип саныйм. Карап торырга бик җиңел кебек бит ул: алды-салды, тәхет- бәхет-ләхетләрдән рифма төзисең дә, бетте-китте, вәссәлам. Кайбер такмакчы шагыйрьләр шулай эшлиләр дә. Ә менә
хисне, фикерне, җан сыкравын, күңел уйнавын, мәхәббәтне, нәфрәтне сүзләр белән аңлату һәм укучының да күңел кылларына кагыла белү ифрат авыр. Шигырьдә һәрбер сүз нәкъ үз урынында булырга тиеш. Ә мин барыбер шигырь язуымны ташламыйм. Ташлый алмыйм. Ләкин аларны бүтәннәргә күрсәтмим. Оялам. Шулай да шаярыбрак язган робагыйларны китап итеп чыгардым. Кызык өчен, шагыйрьлеккә дәгъва кылмыйча гына... Җенләнеп китәм дә, кайвакыт шуны робагый итеп язып куям. Соңыннан үзем укып карыйм да язганымны, кызык булып китә, мәгънәсе дә бар кебек тоела. Робагыйларымның берсен монда да күчереп куям әле. Ул минем үземә дә ошый, мин аны юбилей кичәсеннән макталып кайткач язган идем.
Нигә кирәк яшәдем дип үкерү,
Ирештем дип, дөньяны ду китерү?
Бер уйласаң, безнең гомер нәрсә ул? —
Ярыктан чыгып чокырга сикерү.
Шигырь язу миңа җиңел, аның өчен каләмдәшләр һәм укучылар алдында җавап тотасым юк. Ә пьесалар белән тамашачылар каршына чыгасы була. Тамашачы кабул итмәсә, мин ул пьесаны уйнап кына яздым дип акланып, котылып булмый. Шуңа күрә алдыма кәгазь салып, кулыма каләм алганчы язылачак пьеса турында озак уйлап йөрим, кайсыларын еллар буенча. «Әлдермештән Әлмәндәр»не тиз яздым, дидем. Әмма үлем һәм яшәү турында күпме уйлаганымны үзем дә белеп бетермим. Һәм кемнәр генә ул турыда уйламый. Гомумән, кеше һәм аның яшәве — бетмәс-төкәнмәс тема. Аны дөньяның бөтен язучылары да меңәр ел буе язып та бетерә алмыйлар.
Кем ул кеше? Берәү дә ул сорауга җавап таба алмый. Хәтта кеше үзе дә үзенең кем икәнен белми. Аны бары тик Ходай гына белә. Галәмнең чиксезлеген аңлап булмаган кебек, кешенең кем икәнлеген дә аңлый алмыйм. Һәм һәрвакыт шул сорауга җавап эзлим. Бөтен язганнарым да минем сораулар гына. Кайвакыт миңа: «Ул пьесаң белән ни әйтергә теләдең?» — дигән сорау бирәләр. Яратмыйм ул сорауны. Ни әйтергә теләгәнемне төгәл белсәм, язмаган булыр идем, дим. Язучы ул дөрес диагноз куеп, рецепт язып бирүче врач түгел. Ул үз алдына һәм укучылары алдына сорау куя да, бергәләп эзлик җавабын, ди. «Нигә алай?» «Нигә болай түгел?» «Ни өчен алай эшләдең, нигә болай эшләмәдең?» яки «Нигә болай килеп чыкты?» — кешене һәрвакыт уйландыра торган сораулар. Кереш сүземдә мин алар турында әйттем. Язучының җитлегә баруы гади сорауларга җавап эзләүдән башлап, катлаулы сорауларга җавап эзләүдән торадыр.
Бер мисал. Г.Камал театрында минем «Сөяркә» исемле пьесам куелды. Баштагы исеме «Гөнаһсыз гөнаһлылар» иде. Башкорт театрлары аны «Ярату гөнаһмы?» дигән исем белән куйды. Ул исемне алар үзләре уйлап таптылар, күрәсең, пьесаның эчтәлеге шул турыда икәнлеген белгәннәрдер. Әйе, ярату гөнаһмы, дигән сорау ифрат катлаулы. Аңа җавапны табу мөмкин түгелдер, тик шул сорау турында уйланырга гына мөмкиндер. Сүз бит мәхәббәт һәм тормыш чынбарлыгы турында бара. Мәхәббәт — кешедән кеше ясаган бөек хис. Акыл да кешене кеше иткән сыйфат. Алар еш кына бәрелешә. Бер үк кешедәге кайнар хис белән салкын акыл бәрелешкәндә кайсы якны сайларга? Гомер бит берәү генә һәм бик кыска — туйганчы (хәер, аңардан туеп була микән) яратып каласы килә. Шашып яратасы килә. Ә акыл әйтә: мәхәббәт ул әйбәт нәрсә, кәнишне, ләкин аңа йөгән кирәк, ди, дулап китеп, сине харап итүе ихтимал, ди. Яраткан кешең белән кавышып, гаилә кысасына кергәнсең икән, тәртәдән чыгам дип тәртә сындыру ярамый һәм куркыныч, ди. Дәлилләп күп мисаллар китерә. Син, әлбәттә, килешәсең. Менә шунда ирләргә анабыз Хәва җенесеннән булган берәү яки хатын-кызларга атабыз Адәм затыннан булган берәү очрый да — дөньясын оныта. Нишләргә? Әхлак нормалары күзлегеннән караганда, әлбәттә, гаиләле булган килеш икенче берәүгә күз салу—бозыклык. Ләкин Ходай янәшәсендә Иблис бар. Иксез-чиксез Кодрәткә ия Ходай ни өчендер Иблискә җир йөзендә урын биргән. Шул Иблис котырта кешене, сөяркәле булуның гөнаһысы әллә ни зур түгел, ди. Сөяркә бит сөю сүзеннән алынган, ди. Әгәр син берәүне үлеп сөясең икән, ул бит кешегә хас сыйфат, ди. Ходай биргән бит сиңа сөю, ярату, мәхәббәт дигән бөек хисне, ди. Әнә ничаклы каршылыклар кешедә. Гаилә — җәмгыятьнең тоткасы, шул тотка каерылмасын дип яки яратмаган, яки күңелең суынган кеше белән яшәү дә бит кеше өчен газап. Әнә шул каршылыклар тудырган сорауларга җавап эзләшергә дип язылды «Сөяркә». Җавабын
таба алмадым. Һәм аны бер язучы да таба алмаячак. Ләкин сорау куелырга тиеш. Син язганны укыган яки караган кеше язганыңны үз тормышы, үз булмышы белән чагыштырып карап, уйланып, ниндидер нәтиҗәгә килергә тиештер. Сорауларга җавап эзли белмәү билгесезлеккә китерә, ә билгесезлек кеше өчен мәңгелек газап.
«Сөяркә»гә тукталуым акыл сатудан түгел, язучының үз алдына нинди сорау куярга тиешлеге турында уйлану гына. Ике икең дүрт икәнен бүтәннәргә аңлатырга тырышу язучы буларак сәләтсезлек галәмәте. Боларны мин ни өчен язаммы? Әлеге дә баягы язучы буларак формалашкан вакытта үткән юлыма борылып карау бу. Мин үземне бүген профессионал язучы дип саныйм. Ягъни минем профессиям — язу. Анкеталар тутырганда да мин үземне шулай дип атадым. Калганы — хезмәт итү генә. Әйтик, мин озак еллар төрле дәрәҗәдәге депутат булдым. Ул вазифаны намус белән башкарырга тырыштым. Әмма мин сәясәтче түгел. Сәясәтче була да алмыйм, теләмим дә. Язучылыкны бернигә дә алыштырмыйм. Иҗатыма сәясәт кертмәскә дә тырышам. (Хәер, алай дисәң, тормыш үзе сәясәт инде ул). Патшалар да, обком секретарьлары, президентлар да, караклар, урам себерүчеләр, бомжлар да минем өчен бары тик кешеләр генә.
Бервакыт татарның уңган-булган, йөрәкле кешесе Шәкүр карак турында пьеса язасым килде. «Нигә шундый батыр йөрәкле кеше караклык белән шөгыльләнгән?» дигән сорауга җавап эзләү иде теләгем. Шәкүр Рәхимовның тормышын өйрәнер өчен аның турында сөйләнгән легендаларны тыңладым, туган авылын күреп кайттым (авылында аны яманлап сөйләгән кеше табылмады), язылган истәлекләрне, әдәби язмаларны укыдым. Татарстан Югары судында Шәкүр һәм аның каракташларын хөкем иткән документлар сакланганын белә идем. Шуның белән танышырга теләп, Югары судка бардым. Мин мөрәҗәгать иткән Югары суд хезмәткәре: «Что же вы хотите писать о преступнике-конокраде?» — диде. «Он для вас преступник, для меня прежде всего человек», — дидем. Хезмәткәр миңа шикләнебрәк (юрист бит) карап торды да: «Ну что же, ищите в нем человека», — диде һәм суд бинасыннан чыкмыйча гына Шәкүр Рәхимовның кырык томлы эше белән танышырга рөхсәт бирде. Һәм танышу процессында берничә тапкыр: «Ну, нашли в нем человека?» — дип сорады. Әйе, Шәкүр каракның ничек итеп ат урлавы түгел (язучыга анысын да белергә кирәк), ә кеше буларак нигә шул юлны сайлавы кирәк язучы өчен. Һәм мин аны табарга тырыштым.
Язганнарым арасында әллә ни тирән фикер ятмаган комедияләр дә бар. Алары да кирәк әдәбиятта. Юмор әсәрләрендә персонажның холык-фигыле ачыграк, «күпертебрәк» сурәтләнә. Аларны укучы яки тамашачы да шулайрак карый. Язганыңда үз-үзен күрсә, рәхәтләнеп үзеннән көлә. Комедия жанрын җиңелчә жанрга саныйлар. Янәсе, кәмит кенә. Беренчедән, кәмит белән комедия арасында аерма бар, икенчедән, комедия язу драма язудан авыррак: кешене елатуы җиңел бит, көлдерүе, елмайтуы гына авыр.
Мин юлымда очрап, миңа җитлегергә ярдәм иткән кешеләрне искә алган идем. Драматург өчен иң кирәкле кешеләрне — режиссерларны да искә алыйк. Мин һәрвакыт миңа яхшы режиссерлар «эләкте» дип язып килдем. Ходай миңа бик мәрхәмәтле булды. Драма әсәрләре әдәбият итеп каралсалар да, алар сәхнәдә генә чын бәяләрен ала. Дөрес, чын бәяне фикердәш талантлы режиссерларның хезмәте генә бирә ала. Иң югары сортлы бодай оныннан да адәм ашамаслык ризык пешереп булган кебек, яхшы пьесадан да начар спектакль әвәләп була. Миңа, бәхетемә каршы, андый режиссерлар туры килмәде. Беренче пьесамны куючы Сабир абый Өметбаевны мәңге онытмаячакмын. Мин аның турында инде язгаладым. Монда да кабатлыйм. Ул, Минзәлә театрының баш режиссеры, «Безнең авыл кешеләре» дигән пьесамны укып чыкты да, «куябыз», диде. Пьесаны артистларга кычкырып укыдым. Артистлар тыңлыйсы килмичә генә тыңладылар. Чөнки игътибарны җәлеп итәрлек нәрсә юк иде пьесада. (Аның шулай икәнен соңрак аңладым). Пьеса укылып беткәч, фикер алышулар башланды. Сүз алып сөйләүчеләр юк, «Нәрсә соң бу?» — дип сораучылар күп. Сабир абый барысын да сөйләргә мәҗбүр итә. Артистлар, Сабир абыйдан шүрләсәләр дә: «Бу әйбернең сәхнәгә куярлыгы юк», — дигән нәтиҗә ясадылар. Сабир абый, «куябыз», ди. Мин ниндидер оят эштә тотылган кеше сыман башны аска иеп утырам. Артистларга да ачуым чыга, миңа үчләре бар сыман тоела. Сабир абый һаман, «куябыз», ди. Пьесаның ни өчен куелачагын дәлилли: «Пьесада ике урында чын-чынлап көлдерә торган ике эпизод бар. Әгәр дә без бер кичтә безнең спектакльне караган тамашачы — совет кешесен ике тапкыр чын күңелдән көлдерәбез икән, ул
бөек нәрсә. Аның кәефе күтәрелә, эшен дә эш итеп эшли, яшисе килеп тә яши», — ди. Демагогиянең бу формасын бүген дә искә алып елмаям мин. Пьеса укылып, артистлар таралгач, Сабир абый: «Йә, ничек?» — дип сорый миннән. «Алар аңламадылар шикелле», — дигәнрәк сүз әйттем. «Аңладылар, бик яхшы аңладылар, — диде режиссер. — Ләкин барыбер куябыз. Син яшь кеше. Синең каләмең барлыгы сизелә. Син үз ялгышларыңны үзең сәхнәдән күрергә тиешсең, — диде. — Монысын куябыз, әмма тагын да шундый пьеса алып килсәң, театрдан типкәләп чыгарам»,—диде. Куйды Сабир абый «Безнең авыл кешеләре»н. Премьера көнне «Синең кайда утырганыңны тамашачыларга әйтәм, тотып кыйнасалар, миңа үпкәләмә», — диде. Уйнадылар. Рәхмәт Сабир абыйга, минем кайда утырганымны тамашачыларга әйтмәде. Ә бу вакыйга миңа гомерлек сабак булды. Мин ул пьесаны бер генә җыентыгыма да кертмәдем. Хәтта үземдә кулъязмасы да сакланмаган. Шундый сабак биргән Сабир абыйны ничек инде олылап, сагынып искә алмыйсың ди. Аның режиссер осталыгы турында кайберәүләрнең тискәре фикерләрен ишеткәч, мин теш-тырнагым белән аны якладым. Мәсьәлә шәхсән миндә генә түгел бит, яшь иҗат кешесенең киләчәген сизә белү сәләте теләсә кемгә бирелми. Йөрмә пешмәгән пьесаң белән буталып, дип куып чыгару күпләрнең канатын сындыра.
Әлеге пьеса уңаеннан тагын бер кешене искә аласым килә. Ул шул вакыттагы Мәдәният министры Рәхмәтуллин абый. Ул минем белән һәм минем кебек берничә автор белән язылачак пьесаларга договор төзеде. Аванска акча алдык. Соңыннан ишеттем, аңа әйткәннәр: «Язылмаган пьесаларга договор төзеп, акча түләп ашыкмаска иде. Әллә язалар әле алар, әллә юк, язганнарының да ничек буласы билгесез». Ул: «Әгәр дә без төзелгән ун договордан бер адәм рәтле пьеса алабыз икән, димәк, дөрес эшләгәнбез», — дигән. Чиновникларның да мондыйлары була. Аны да мин сагынып искә алам. Бүген инде сәхнәгә куелып, ел буе уйналган пьесаларыбызга гонорар ала алмыйбыз. Безгә дигән акчаны Макаревичлар алып бетерә. Заманында «Күчмә театр» исемен йөрткән (бүген К.Тинчурин исемендә) театрның баш режиссеры Равил абый Тумашев белән эшләү дә миңа драматург булырга бик ярдәм итте. Беренчедән, ул мине иҗат ритмында яшәтте. Бер пьесамны куйгач ук: «Тагын кайчан пьеса китерәсең?» — дип, тыкырдатып тора иде. Миңа «уңышлардан баш әйләнеп» шәләй-вәләй йөрергә вакыт калдырмый иде. Пьесаны спектакль иткәнче автор белән эшли белүче режиссер иде ул. Авторларга ялгышларын бик акыллы итеп күрсәтә белүче режиссер иде. (Туксан яше тулып килгән Равил абый исән-сау әле. Ходай аңа хәерле гомер озынлыгы бирсен). Мәсәлән, мин «Нигез ташлары» дигән пьеса язып, Равил абыйга бирдем. Мин язган пьесада туган нигезләрен ташлап киткән бертуган ирләрнең әтиләре янына кайтып әвәрә килүләре сурәтләнгән иде. Ул әсәр язылган чакта авылның тарала башлаган вакыты иде. Мин авыл язмышы өчен борчылып язган идем аны. Равил абый, пьесаны укып чыккач: «Әлбәттә, син күтәргән проблема да җитди. Ләкин нигез ташлары турында сүз барганда синең персонажларыңның кешелек сыйфатлары әдәбият өчен мөһимрәк. Эш бит кешеләрнең кайда яшәвендә түгел, кем булуларында. Бу очракта, кеше буларак, синең геройларың аталарының нигез ташлары була алырлармы?» Бу киңәш пьесаның мәгънәсен тирәнәйтте, мин, әлбәттә, Равил абый белән килешеп, рәхмәтемне әйттем.
Гали Хөсәенов атлы режиссер бар иде. Без аның белән Казан телевидениесендә бергә эшләдек. Ул — режиссер, мин — редактор. Аннан икебез дә телевидениедән киттек. Ул Әлмәт театрында баш режиссер буларак минем иҗат белән һәрдаим кызыксынып торды. Ә «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле өчен аңа, миңа һәм гаҗәеп талантлы актриса Дамирә Кузаевага Тукай премиясе бирделәр. Театр сәнгатенең фанаты иде Гали абый Хөсәенов, авыр туфрагы җиңел булсын.
Марсель Сәлимҗанов. Бу исем минем иҗади язмышымда аерым бер урын алып торган зур шәхес. Г.Камал театрында баш режиссер булып утыз елдан артык эшләп, ул минем егермегә якын пьесамны сәхнәләштерде. Безне ни якынайтты икән? Без икебез ике төрле тәрбия алган кешеләр бит. Минем әти-әнием авыл кешеләре. (Әти Казанда туса да, гомере буе авылда яшәде. Тамырлары ук авылдан). Марсель — артистлар баласы, әби-бабайлары хәлле кешеләр. Марсель мине «аграрий» дип атый иде, мин җавап итеп аңа «асфальт малае» дигән кушамат тактым. Холыклар да төрлечә — мин бик тиз кабынып китүче шырчыккан, ул сүзен уйлап кына әйтүче шактый ук хәйләкәр кеше. Әмма аның хәйләкәрлеге мәкерле нияттән түгел, акыллылык галәмәте. Менә шушы ике кеше дистә еллар буе уртак тел табып, килешеп
яшәдек-эшләдек. Күрәсең, безне берләштергән уртак сыйфат — театр сәнгатенә җитди, профессионал караштыр. Икебез дә беренче чиратта профессионализм күзлегеннән карый идек иҗатка. Театр безнең өчен хобби, ягъни мәсәлән, мавыгу гына түгел иде. Профессионал сәнгатьтә үзешчәнлек булырга тиеш түгел дип саный идек. Марсель Сәлимҗанов пьесаларга бәя биргәндә, аларны ике төргә бүлеп карый иде: әдәбиятлы һәм әдәбиятсыз пьесалар. Әгәр драма әсәре аерым әдәбият жанры булып театрда куелмаган килеш тә яши ала икән, димәк, ул әдәбиятлы пьеса, ә инде уйнап күрсәтүдән башка яши алмый икән, ул—әдәбиятсыз пьеса. Мин, мәсәлән, ул аерманы аңлап бетерә алмыйм, минем өчен драматургия бары тик әдәбиятның бер жанры гына. Марсель исә кайбер пьесаларны укып чыга да: «Куярга була, билгеле, ярыйсы гына спектакль дә чыгуы ихтимал, ләкин монда әдәбият юк», — дия иде. Минем язганнарны ул әдәбият дип кабул итте. Ялгышмасам, «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә генә әдәбият юк, диде. Әмма аны да куйды, һәм спектакль Камал театрында озак еллар уйналды.
Марсель чын драматурглар итеп Кәрим Тинчурин белән Нәкый Исәнбәтне санады. «Мин өч драматургның язганнарын яратам», — дип ике классигыбыз арасына мине дә кертә иде. Мин язганнарны куйганда «Синдә крестьян логикасы, аңарга көлебрәк карарга була, әмма кабул итмәү мөмкин түгел», — ди торган иде. Марсель гаҗәеп эрудицияле, тирән белемле режиссер иде. Миңа белем җитешмәде, әле дә җитешми. Минем, Марсель әйтмешли, интуициям, ягъни сиземли, тоя белү сәләтем бар икән. Татарлар арасында иң көчле интуиция иясе дип ул Минтимер Шәймиевне саный иде. Аның үзендә дә белеме белән бергә интуиция дә көчле иде. Сәнгатьтә, әдәбиятта сиземли белү фикерләүдән көчле булырга тиеш, дия иде. Логик фикер йөртүче шагыйрьләрне шагыйрьгә санамый иде. Безнең бәхәскә кергән чакларыбыз сирәк булды. Миңа үз фикерен көчләп тагып, пьесаны төзәттереп интектерми иде, риза булмаган урыннары булса, «Туфанюга, бу җире әллә ничегрәк бит», дия иде дә, мин «әллә ничек»нең нәрсә икәнен эзләп табарга тырыша яки ул аңларлык итеп аңлата идем.
Марсельнең мине түбәнсеткәнен мин хәтерләмим. Бер тапкыр миңа авыр тоелган сүз әйткән иде, соңыннан аңлаштык. Болай булды ул. «Йөрәк маем» дигән комедияне куйганда сәхнә бизәлешен икебез ике төрле күрдек. Мин күз алдыма китергәнчә, сәхнә яшеллек белән тулырга тиеш иде. Авыл бит. Өстәвенә, җәйге авыл. Матурлык. Марсель сәхнәне такта белән тутырды. Такта басмалар, фәлән-төгән. Мин аңа: «Син бит авылдан шәһәр паркы ясагансың», — дидем. Ул исә болай диде: «Сиңа, авыл мужигына, каен да тал кирәк инде. Авылыңнан башканы белмисең. Сәнгатьтә шартлылык дигән нәрсә бар. Авылның надан мужигы булып фикер йөртмә». Мин үзем өчен түгел, авыл мужигы өчен үпкәләдем. Әйткәләшеп киттек. Иҗатта бәхәсләшү табигый гадәт. Анда әзер формулалар юк. Әмма бәхәстә әдәп сакланырга тиешлеген онытып җибәргәнбез. Миңа бер режиссер: «Сиңа ышанмыйм», — дигән сүз әйтеп, үзеннән биздерде. Шуннан соң мин дә аның профессионаллыгына ышанмый башладым. Бер-береңә ышанмыйсың икән, театрда бергә иҗат итеп булмыйдыр. Хәер, театрда гына түгел, бөтен эштә дә шулайдыр ул.
Марсель белән тату эшләвебездән кайберәүләр гаеп тә эзләделәр шикелле. «Туфан Марсель Сәлимҗановка акча түләп тора икән шул, шуңа күрә Сәлимҗанов аның пьесаларын куя», — дигәнне ишеттергәннәре булды. Аллага шөкер, бер генә режиссер белән дә иҗаттан башка бернинди дә мөнәсәбәт булмады. Түләүле мөнәсәбәтләр иҗатның иң әче дошманы икәнен иҗат кешеләре бик яхшы беләдер. Иҗади мөнәсәбәтләрдә фикердәшлек булу
— иң зарури таләп. Минем бүген дә режиссерлар арасында фикердәшләрем бар. Ләкин барыбер Марсельне сагынам. Ул мине иҗатта вакланмаска, арзан популярлыкка алданмаска, мактаганны күтәрә белергә өйрәтте. Марсель куярга теләмәгән пьесаларым да бар иде минем. Андый очракта: «Туфанюга, мин моны куймыйм, күңелемә ятмый, әгәр куючы булса, безнең театр сәхнәсендә, бер сүзем дә юк», — дия иде. «Адәм баласына ял кирәк» дигән пьесаны, мәсәлән, Празат абый Исәнбәт куйды. «Хушыгыз» белән дә шулай булды. Аны Марсель куярга теләмәгәч, Фәрит Бикчәнтәев куйды. Һәм әйбәт итеп куйды. Фәриткә мин «Шәҗәрә» өчен дә рәхмәтле.
Режиссерлар турында сүземне тәмамлап, язмышыма рәхмәт кенә әйтәм, бер генә режиссер да мин язганнарга йөз чөереп карамады. Минем гадәтем
— пьеса күтәреп бер генә театрга да ялынып бармадым һәм бармаячакмын да. Мине
куймыйлар икән, димәк, сәбәпләре бар: яки мин искергәнмен, яки татарлар арткарак тәгәрәгән — драма әсәрләренә таләпләр кими төшкән. «Яңа татар пьесасы» дигән конкурска килә башлаган пьесаларның беренче бүләккә лаек була алмавы да шуны күрсәтә шикелле. Бу конкурс турында да берничә сүз әйтим инде. Үтә дә кирәкле һәм вакытлы гамәл булды ул. Күпләргә каләменең көчен сынап карарга мөмкинлек бирде. Мин аның беренчесендә катнашырга теләмәдем. Чөнки шартлары белән килешеп бетмәдем. Анда урыс телендә язылган әсәрләр дә конкурста катнаша ала диелгән иде. Татар телендә язылмаган әсәрнең татар әдәбиятына катнашы юк дигән фикердә нык торам мин. Минем «ялгышымны» төзәтүчеләр дә бар. Заманында ике Ринат рус телендә язучы Диас Вәлиев татар язучысы дип исбатлаганда теш-тырнагым белән каршы тордым. Ходай хәерле кылсын. Нишләтәсең, татар булып туганыма мин гаепле түгел, татар булып үләчәгем — иман эше.
Конкурсның соңгыларында да катнашмадым. Көрәштә актив катнашуның бер чиге булырга тиеш дип саныйм. Минем яшьтә әдәбият, театр мәйданнарында ниләр, ничек эшләнгәнен читтәнрәк карап тору кызыклырак. Бер нәрсә сөендерә: драма әсәрләре язарга теләүчеләр арасында яшьләребез күренә. Димәк, театрның киләчәге өметле. Мин бу сүзләрне аксакал роленә кереп кыланып әйтмим. Сәбәбе гап-гади: әгәр язучыларыбыз бетеп, театрларыбыз авторларны урысча язучылар арасыннан эзләсә, шуларны тәрҗемә итеп, бу —татар драматургы дип мактанса, татар театры тора-бара «русскоязычный»га әйләнсә, минем дә кирәгем калмый. Барыбызны да: Галиәсгар Камалны, Мирхәйдәр Фәйзине дә, Кәрим Тинчурин белән Нәкый Исәнбәтне дә, мине дә, сине дә онытачаклар. Әнә бит урыс театрларында бүген урыс бетеп бара, «русскоязычный»лар гына. Әмма урыс үзе булмаса да, аның теле бар. Бездән ни калачак? Без бергә-бергә тотынышып эшләсәк кенә, киләчәк буын турында кайгыртып кына гомеребезне озынайта алабыз. Ә минем әле, Муса Җәлил әйтмешли, бу дөньядан киткәч тә бераз яшисем килә. Шушы уңайдан кайбер татар театрларының «тамашачы кирәк театрны яшәтер өчен» дип урысча спектакль уйнаштыргалавын уйнашчылык белән маташу, татарга хыянәт итү дип саныйм һәм аларны каһәрлим.
Киләчәк турында уйлау белән бергә мин бүген дә үз тирәмдә булган драматурглар язганын аз гына да күпсенмәдем һәм күпсенмим. Көнчелек дигән әшәке хистән ерактарак йөрергә тырыштым. Әллә кайчан күңелемә киртләп куйдым: ни хәтле генә маташсам да, мин Аяз Гыйлаҗев, Шәриф Хөсәенов, Ризван Хәмит, соңрак Зөлфәт Хәким, Илгиз Зәйниев кебек яза алмыйм, алар да мин була алмыйлар, дидем һәм һаман да шул фикердә. Урын барыбызга да җитәрлек. Аларның әйбәт язуы да минем файдага. Мине алар һәрвакыт формада булырга мәҗбүр иттеләр һәм итәләр. Бу мәсьәләдә мин ярышуны кирәк дип саныйм. Сыйфат өчен ярыш безнең театрны да күтәрә бит.
Мине бервакыт Язучылар Союзы председателе иттеләр. Белмим, моның иҗатка кагылышы бармыдыр. Бардыр, мөгаен, чөнки мин председательлекне иҗат белән бутарга ярамаганлыгын күңелемә салып куйдым. Кайберәүләрнең председатель булмасалар да үз каләмдәшләре арасында олы хөрмәткә лаек икәнлекләрен күреп тордым. Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттахлар, мәсәлән, пост биләмәсәләр дә, безнең өчен олы хөрмәткә лаек язучылар иде. Шуларны белеп, председательлектән файдаланмаска дигән сүз биргән идем. Сүземдә тордым шикелле. Председательлекнең миңа файдасы тимәде, ә менә зыяны тиде бугай. Аларның яшәү рәвешенә якынрак килеп, миңа белергә кирәкмәгән кайбер сыйфатларын күрдем. Әйе, аш бүлмәсендә әзерләнгән ризыкны яратып ашасаң да, аларны кемнәр ничек әзерләгәнен белмәү-күрмәү хәерлерәк шул. Председатель биш елга сайлана—мин ул срокны ничек үткәреп җибәрергә белмәдем. Котылганыма сөендем.
Минем турыда бүтән язучыларның кычкырып әйтми торган фикерләре булган кебек, минем дә каләмдәшләрем турында уңай һәм тискәре фикерләрем бар. Аларны монда язу үзем һәм кемнәрдер өчен кызык булачагын белсәм дә, тыелып калам әле. Кайберләре турында истәлекләрдә яздым язуын, алар китапларга да керделәр. Аларны кабатлауның, яңаларын өстәүнең хаҗәте юк. Әмма бер-икесе турында язып калдырасым килә. Язучылар арасында минем өнәп бетермәгән кешеләрем бар, аларның да мине өнәмәүчеләре бардыр. Моңа гаҗәпләнергә, гаепләргә кирәкмидер. Ходай барыбызны да төрле-төрле итеп яраткан. Язучылар арасында дошманым дип санарлыклары юк. Берәү дә юк, Аллага шөкер. Әйткәнемчә, икәү бар, ләкин алары да
дошман түгел. Мин аларны кем дип атарга да белмим. Аларның берсе урыс телендә язучы Диас Вәлиев иде. Ул инде мәрхүм. Үлгәннәр турында начар сүз әйтергә ярамый диләр. Мин әйтәм. Чөнки әйтәсе сүзем аның үзенә, иҗатына кагылмый, ә аның чире турында булачак. Ул чир йогышлы чир, буыннардан-буыннарга күчеп, совет җәмгыятендә миллионнарның башына җиткән яман чир.
Бервакыт сенсацияләр әйтеп башкаларны гаҗәпкә калдырырга яраткан Аяз Гыйлаҗев әйтә: «Егетләр, мин гениаль бер пьеса укыдым. Ул урыс телендә язылган. Язучысы Диас Вәлиев дигән журналист», — ди. Шул гениаль пьесаны Аяз Марсель Сәлимҗановка укыткан. Марсель Аяз кебек ах-ух килә торган кеше түгел, «Куярга була, ләкин аның өстендә әле эшлисе бар»,—дигән. Шуннан без Аяз җитәкчелегендә пьесаны эшләргә алындык. Аяз күндерде. Пьесаны Гариф абый Ахунов татарчага тәрҗемә итте. Без — Аяз, мин, Марсель — хәлебездән килгәнчә киңәшләр биреп, пьесаны тиешле кондициягә җиткердек. Гариф абый яхшылык эшләү йөзеннән, тәрҗемәче буларак үзен күрсәтмәде, гонорардан да баш тартты. Ягъни пьеса театрда татарча язылган әсәр буларак куелды. Театр афишасында яңа исем пәйда булды дип яздылар да. Ләкин аңа карап спектакльгә халык ябырылып йөрмәде. Шулай да Диас Вәлиевнең исеме ешрак ишетелә башлады. (Сизеләдер, мин аның пьесаларына бәя бирмим. Һәрхәлдә, алар игътибарга лаек иделәр). Вакыт уза торды, Диас Вәлиевне куя тордылар. Тик, әлеге дә баягы, тамашачы йөрмәде аның пьесаларына. Вәлиев исә тамашачы мине аңларга өлгермәгән, татар тамашачысы начар әсәрләрдә тәрбияләнгән, дигән сүзләр ычкындыра башлады. Шунысы бар—Диас Вәлиев обкомның любимчигына әйләнде. КамАЗ турында пьеса да язгач, аны хәтта безгә үрнәк итә башладылар. Бер пьесасы Мәскәүдә куелгач, татар әдәбияты «всесоюзная арена»га чыкты дип шауладылар. Без дә куандык. Диас инде Аяз белән дә, Гариф абый белән дә (мине әйткән дә юк) өстән торып сөйләшә башлады. Аяз берәр сүз әйтсә, «Ты меня терроризируешь» дип кенә җиффәрә иде.
Көннәрдән бер көнне Диас Вәлиев хатынын ияртеп безгә килде. Хатыны Нәҗибә белән сөйләште, без кухняда драматургия турында фикер алыштык. Мин бераз салып та кайткан идем (Диас Вәлиев эчми иде). Сорый бу сүз арасында:
— Почему твои пьесы с успехом идут, а мои — нет?, — ди.
Мин таралып китеп, үз итеп, тотындым салган баштан моңа «гаебен» аңлатырга.
— Вся беда твоя в том, что у твоих пьес нет адресата, — дидем. — Для кого ты пишешь? Для абстрактного зрителя? А в театре реально мыслящий зритель. Они татары. Ты их не знаешь. Ты не знаешь, какую песню они поют в минуты высшей радости или страшного горя, — дидем. — В зрительном зале есть и русские, которые смотрят спектакль с наушниками. Ты их тоже не знаешь,
— дидем. — Я тебе советую жить года два-три в глухой татарской деревне, научишься татарскому языку, слушать их песню», — дидем.
Сөйләдем дә сөйләдем моңа. Татар телен белмәвенең начарлыгы турында, әби-бабайларның телен онытуның гаеп эш икәнлеге турында да. Театрның драматургларга мөнәсәбәтен тәнкыйтьләдем. «Без, драматурглар, берләшергә тиеш», — дигән сүз дә ычкындырдым. Саубуллашып чыгып киттеләр болар.
Икенче көнне без Язучылар союзында очраштык. Мин күрешергә кулымны сузган идем, «Я тебе руку не подаю», — ди бу. Аптырап калдым: «Что случилось?»
— дидем. «Ты — татарский националист», — ди. Мин шаярта бу дип уйлыйм. «Какой я националист?» — дип шаяртмакчы булам. Шуннан күрәм, бу чынлап икән. Гадәтемчә, мин ычкындым: «Первый раз в моей жизни мне не подают руку чтоб здороваться. Запомни, ты будешь искать мою руку, но не найдешь»,
— дидем дә, китеп бардым. Бер атна үтте микән, мине обкомга чакыралар. Диас Вәлиев донос язган. Доносны миңа укытмыйлар. 22 бит икәнен генә әйттеләр. Ниләр язылганы белән генә таныштыралар. Мин отъявленный националист икән, мин ниндидер шайка оештырырга җыенам икән, аны да шул шайкага керергә димлим икән. Милләтчеләр исемлегендә Гариф Ахунов та, Марсель Сәлимҗанов та бар. Ни өчендер Аяз Гыйлаҗев кына юк. (Аяздан шүрләгән, күрәсең). Донос уңаеннан миннән сораштыралар. Мин агарып каттым, ни әйтергә дә белмим. Андый чакта минем акланмыйча-нитмичә кәҗә тәкәсе шикелле киреләнә торган гадәтем бар, аяк терәп басам да, бер адым да атламыйм. «Нишлибез?» диләр. «Берни дә эшләмим, мин ул... мин ул...» Донос язучыга нинди исем тагарга белми тордым, авылча итеп «пакыч» дидем. Безнең авылда иң әшәке кешегә шулай диләр. Күрәсең, ул урысның «пакость»
сүзеннән үзгәртелгән. Обком инструкторы Харис Әшрәфҗанов мине яхшы белә, шуңа күрә сакланып сөйләшә:
— Ярый, Туфан Абдуллович, икенче вакыт мондыйлар белән сүзегезне үлчәбрәк сөйләшегез, — диде дә, матур гына саубуллаштык.
Ике-өч көннән тагын Союзда очраштык Диас Вәлиев белән. Урыс телендә нинди сүгенү сүзен беләм, барысын да әйттем дә: «Ты ко мне, говенный доносчик, ближе чем на три метра не подходи, чтоб грязь твоя не прилипла, подойдешь, тебе в морду плюну», — дидем дә, китеп бардым. Ул дистанцияне сакладык без. Ул ничектер, мин сакладым, якын килсә, йөзенә төкерермен дә судтан башым чыкмас дип курыктым. Диасның әшәке исе гел пыскып торды. Рәис Беляев обкомга идеология секретаре булып килгәч, безне татуландырырга тырышты. «Сез доносчыны яклаучымыни, мин сезне хөрмәт итә идем,—дидем. — Менә күрерсез, ул сезнең өстән дә язачак әле»,—дидем. Һәм шулай булып чыкты да — Беляев өстеннән дә ЦКга язды Вәлиев. Беляев бер очрашканда татарча ямьсез итеп сүгенде дә: «Тәки язды бит, сволочь», — диде. (Рәис Беляев, кызганыч, соңыннан да донос корбаны булды).
Ярый әле 37нче еллар түгел, безне җыеп атачаклар иде Вәлиев доносы буенча...
Дөньяда иң пычрак, иң кабахәт кеше донос язучы дип саныйм. Һәм исәннәрме, үлгәннәрме — беркайчан да аларны кешегә санамаячакмын.
«Миңа өч метр якын килмә», дип әйткән икенче бер язучының фамилиясен атап тормыйм. Ул донос язмады (молодец), тик китапларында мине пычратты. Анысына әллә ни исем китмәгән булыр иде, элек ул, минем «талантыма сокланып», китабына автограф язган кеше. Мин аны бервакыт Башкортстанда очраткан идем, минем белән башкортча сөйләшә. «Нәрсә әле татар башың белән башкортча маталыйсың?» — дигәч, «Юк, агаем, мин башкорт», — дип әйткән иде ул. Минем бу кешегә карата, иҗатын кабул итсәм дә, ни начардан, ни яхшыдан сүз әйткәнем булмады. Бөеклек чире белән интегүче эгоист икәнлеген чамалаганга, читтәрәк торырга кирәк санадым... Кыскасы, мин аны яныма якын җибәрмим.
Үземне дә бик мактыйсым килми минем. Кемнәргәдер ошап җитми торган ягым бардыр, ахры. Нигә ошап бетмәгәнемне дә аңлап бетермим, югыйсә төзәлергә тырышыр идем. Минем яхшымыдыр, начармыдыр, бер гадәтем бар. Үзем нык хөрмәт иткәннәргә елыша алмыйм. Бәлки, шул сәбәпчедер. Мәсәлән, шагыйрь Сибгат Хәкимнең миңа салкын мөнәсәбәтен сизә идем. Ничаклы хөрмәт итсәм дә, Әмирхан абый Еники мине якын итмәде, Шәриф абый Хөсәеновтан мин җылы сүз өмет итеп тә ишетмәдем. Ә менә Хәсән Туфан мине ярата иде. Риза абый Ишморатның киң күңеллелеген күреп яшәдем. Гомәр ага Бәшировтан һәрвакыт җылы сүз ишеттем. Гариф абый Ахунов ярата иде үземне. Соңгы елларда аның белән уйнап алдылар. Шул уеннан чыга алмады Гариф абыкаем. Наиврак кеше иде шул. Аңламассың бу кеше дигән җан иясен. Шуны аңларга теләп язган булабыз инде, кем әйтмешли. Иҗат дөньясына кереп китеп, яза башладым да, чыга алмый интегәм. Сөйлисе, язып калдырасы сүзләрем күп. Мин бит үзем дә көтмәгән җирдән, стихияле рәвештә килеп кердем ул дөньяга. Ни эшләгәнемне аңлап эшләүче һәм язучы дигән исемне алган кеше.
Кайчакларда миңа китап сөючеләр «Кем ул язучы?» дигән сорауны бирәләр. Минем ул сорауга әзерләп куйган җавапларым бар.
1. Әйтик, юл буенда бер каен үсеп утыра. Шуның яныннан бер кеше үтеп бара. Каенга карап тора да: «Моны кисеп, турап куйсаң, бер куб метр утын чыгар иде», — ди. Икенче берәү узып бара. Каенның төз кәүсәсенә карап: «Ботаксыз урыннары күп икән, ничә балта сабы ясап булыр иде моңардан», —ди. Өченче берәү узып барышлый каенның ябалдашларына карый да: «Мунча себеркеләренә шәп икән », — ди. Дүртенче берәү каен янына тукталып, озак итеп аңа сокланып карап тора: «Сөбханалла! Яшел шәлен ябынып, ап-ак күлмәген киеп, күрегез минем чибәрлегемне дигән кыз кебек юл читенә чыгып баскан», — ди. Менә бу дүртенчесе язучы инде.
2. Әгәр дә берәү үзенә файдалы, бүтәннәргә зыянлы итеп ялганлый икән, ул жулик, мошенник. Әгәр дә үзенә зыянлы, бүтәннәргә файдалы итеп ялганласа, ул ахмак, дивана, тиле. Әгәр дә үзеңә дә, бүтәннәргә дә файдалы итеп ялганлый икән, ул—язучы. «Ялган» дигәнне мин фантазия мәгънәсендә кулланам, шулай әйткәндә сорау бирүчегә аңлашыларак төшә.
Яза-яза мин тагын бер нәрсәгә төшендем: акыллы фикер әйтәм дип көчәнергә кирәкми икән язучыга. Үзеңнән дә акыллырак булып булмый. Акыллырак булып
маташсаң, укучы синең дурак икәнеңне тиз сизә. Гомумән, көчәнү адәм баласы өчен зарарлы нәрсә. Язу өчен көннең кай вакытын сайлау да әһәмиятледер. Кемнәрдер төнлә, кеше-кара йоклагач, тынычлап яза, мин исә организмның эшкә иң әзер чагын сайладым. Иртән утырып язам. Йокы туйган, баш ял иткән. Кайбер укучыларга боларны белү кызыктыр, шуңа күрә әйтәм. Язу процессы минем өчен гап-гади эш. Иҗат өстәл янына утырганчы башлана. Баш шәрифләренә ниндидер бер тема дип әйтикме, идея диикме, шул килеп керә дә, тынычлыгыңны ала. Йөртәсең шуны күңелеңдә, уеңда төрлечә әвәлисең, пьеса формасынамы, хикәяләү калыбынамы утыртасың. Иң рәхәте, иң кызыгы шул чакта. Берәр чибәргә бер күрүдә гашыйк булып, шуны тагын очрату бәхетенә ирешү өчен планнар корган кебек. Кайвакыт корган планнарың язарга утыргач үзгәрә... Кайчак җитешсезлегеңне сәхнәдә күрәсең. Бервакыт карап утырам язганымны. Спектакльнең бер күренеше ошамый. Күрәм, гаеп режиссерда да, артистларда да түгел, үземдә. Шунда мин: «Болай язалармыни?!» — дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.
Ярый, тагын бер-ике сүз әйтәм дә туктыйм. Язу минем өчен дәвалану чарасы да. Кешегә күңелен бушатып торырга кирәк. Югыйсә анда җыелган эмоцияләр аның психикасына тәэсир итеп, авыруга сабыштырырга мөмкиннәр. Ә ул күңелне кая бушатырга, кемгә сөйләп бушанырга? Ярый ла сине аңлап тыңлаучы булса. Ә менә ак кәгазь һәм кулыңдагы каләм сине тыңларга әзер. Рәхәтләнәсең аңа сөйләп серләреңне: шатлыкларыңны, кайгы-хәсрәтләреңне, борчулы уйларыңны. Кайберәүләр миңа эч пошудан зарланалар. Мин аларга шул турыда язарга киңәш итәм. Мин, гадәттә, язып бушанганнан соң рәхәтләнеп юләр сатып йөрим. Бервакыт Язучылар союзы коридорында болганып йөри идем, председателебез Ибраһим абый Гази үтеп бара. Мине туктатты да: «Син нәрсә, ничә күрсәң, лар-лар-лар — синең тавыш. Берәр җитди чагың бармы?»
— ди. «Әгәр минем җитди чагымны күрәсегез килсә, минем эшләп утырган чагымны күрегез» — дидем. Ул миңа күзлеге астыннан озак итеп карап торды да: «Бар, үкер. Җавабың ошады», — диде.
Менә иҗат турында хәзергесе шулар. Үзгәрткәнме мине ул? Әлбәттә. Кайчак шүрлектә тезелеп торган китапларыма карыйм да, минекеләрме соң болар дип аптырап калам.
Кычкырып әйтәсем килмәгән бер нәрсә турында да язып куйыйм әле.
Дөньяда мода дигән нәрсә бар. Без аны күбрәк кием-салымга карата кулланабыз. Ләкин тормышның һәр тармагында мода бар. Хәтта сәясәттә дә
— Россиядә кичә социализм модада булса, бүген — капитализм, кичә Сталин булса, бүген — Путин. Хәер, Сталин әле һаман да модадан төшеп калмый. Элек галифе белән френч киеп йөргәннәр бүген Сталин портретына табыналар. Сәнгатьтә мода аеруча үзен сиздерә: архитектура, сынлы сәнгать гел мода таләбен үти. Җыр сәнгатендә бүген модада — эстрада. Әдәбиятта мода үзен әлләни сиздерми кебек, әмма бу беренче карашка гына. Бактың исә, заман үзе модага этәргеч бирә. Элек, мәсәлән, пьесалар бишәр, аннары өчәр пәрдәле булса, бүген ике пәрдәдән арта алмый. Өч-дүрт сәгатькә сузылган спектакльне карап бетерергә түземлеге җитми бүгенге тамашачының, ул туктаусыз ашыгуга күнеккән. Кая ашыкканын үзе дә белми. Җырчыларга да мода бар, бүген модада — Салават, иртәгә аңардан үткенрәге табылыр. Язучыларга да мода юк түгел. Драматургиядә бервакыт модада Хәй Вахит иде, аннан соң мине төртеп чыгардылар, сизәм — мин инде, татарның казакие кебек, модадан төшеп барам. Мин моны ах-ух килмичә генә кабул иттем, һәртөрле мактауларны, атаклы дирижер Фоат Мансуров әйтмешли, матәм нотыкларына репетиция дип саныйм. Кырыгар ел буе мода тотып булмый, ул үзгәрергә тиеш. Мин драматург буларак элеккеге Туфан Миңнуллиннан һич кенә дә ким түгел, әмма тамашачыга бүтән кирәк. Ә тамашачыны ялыктырырга ярамый. Яңа тамашачыны элеккеләр белән ялыктыру, искеләрне карарга мәҗбүр итү — хатын-кызны көчләү белән бер. Үзгәрешләр кичерсә дә, мода вакыт-вакыт кабатланып та тора. Шуңа күрә модада «Ретро» дигән жанр бар. Кем белә, бәлки, Туфан Миңнуллин да «авылыгыздан тагын бер урап үтәрмен» дигән сыман бер урап үтәр. Анысы киләчәк эше. Бөтенләйгә югаласы килми бит, чорт вәзми.
Дәвамы киләсе санда.