Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ШИГЫРЬ — МИНЕМ ЯШӘҮ РӘВЕШЕМ»


КАДЫЙР СИБГАТУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ

Үз чорының әдәби барышында лаеклы урын алып та, вафатларыннан соң иҗатлары күләгәдә калучы каләм ияләре бар. 1960-90 еллар поэзиясенең күренекле вәкиле, күпсанлы шигъри җыентыклар авторы Кадыйр Сибгатуллин шундый язмышка дучар булып, бары тик соңгы елларда гына иҗатын өйрәнүгә ныклы нигез салына. Кадыйр Сибгатуллин (Кадыйр Нидиятулла улы Сибгатуллин) 1942 елның 15 февралендә Татарстанның Корноухово (хәзерге Балык Бистәсе) районы Балыклы Чүкәй авылында туып, балалык һәм яшьлек еллары Кече Укмаста үтә. Яшьли ятим калган малай сугыш һәм сугыштан соңгы елларның бөтен авырлыгын башыннан кичерә. Әлеге авыр чорның шигъри сурәте аның иҗатында аерым урын тота. «Кар шыгырдый» шигырен тетрәнмичә уку мөмкин түгел.
Салкын өйдә ике ач бәндә без, икебез дә елап арыган.
Караңгыда иске шәлен капшап, иңнәренә барып сарылам.
Кадыйр Сибгатуллин 1949 елда Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылы башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1960 елда Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлый. Олы Солтан мәктәбендә укыганда беренче шигырьләре район газетасында басыла башлый. Менә аның тәүге шигырьләренең берсе:
Йомшак кына җиңел карлар ява, ә мин барам мәктәп юлыннан. Кемнәр генә килеп чыгар икән, Кече Укмас, синең улыңнан?
Балык Бистәсендә чыгып килүче «Октябрь юлы» исемле район газетасы редакциясе каршында шагыйрь һәм мөхәррир Рәшит Гарипов әдәбият түгәрәге оештыра. Түгәрәккә районның ике ягыннан ике егет килеп йөри башлый: Олы Солтаннан — Кадыйр Сибгатуллин, Котлы Бөкәштән — Равил Фәйзуллин.
Укытучы Анна Андреевна Кутузова укучысы Кадыйр Сибгатуллин турындагы истәлегендә болай искә ала: «Берсен һич онытмыйм. Яз көне, бозлар агып киткәч, Миңкадыйр иптәш малае белән инеш буена төшкән. Шул чагында алар янына авылдагы хәлле кешенең малае килеп чыккан. Кулында — көлгә күмеп пешерелгән ике бәрәңге. Ач балаларның күзләре, билгеле, бәрәңгедә! Теге малай шарт куйган: кем инешнең теге як ярына йөзеп чыга, шуңа бер бәрәңге. Башта бу эшкә иптәш малае тәвәккәлләп карый. Юк, су тәнне өтә, кире борылып чыга. Шуннан Миңкадыйр, тиз генә чишенеп ташлый да, суга кереп китә. Инешне йөзеп чыга, теге малай да куйган шартын төгәл үти, каршы як ярга бер бәрәңге ыргыта».
Шагыйрьнең «Гамь» дип исемләнгән китабында ике шигырь янәшә тора: «Бозлар» һәм «Саллар». Шул шигырьләрдәге ике строфа әлеге истәлектән соң бөтенләй яңача ачыла.
...Боз белән дә кыен саубуллашу, томанланып тора күз алды.
Җанымда да, ахры, бозлар булган, барысы да эреп кузгалды.
(«Бозлар»).
...('алдагылар, и-и, бәрәңге ашый — тозга мана-мана.
Бу җиһанның бар ләззәтен җыеп салмак саллар ага.
(«Саллар»).
К.Сибгатуллин иҗатының башлангыч чорында ук метафоралар белән иркен эш итә алучы шагыйрь булып таныла. Шигырьнең көче дә шунда — гади генә төшенчә, күренешләр артында киң мәгънә катламы ачуга ирешү. «Боз», «Бозның китүе», «Сал», «Сал агышы» — барысы да метафоралар, реаль күренешләрнең күңел халәтенә тәңгәлләштерелгән үзгәреш кичерүе, метаморфозасы.
Балачак чорында тагын бер тетрәнү кичерә булачак шагыйрь. Тугыз яшьләр тирәсе булыр, ул бик каты авырып китә. Сырхауханәдә терелтәселәренә өмет беткәч, инде үлсә өйдә үләр, дип, улының сөяккә калган гәүдәсен күтәреп ун чакрымлап җирне үтә ана. Бу хәлләр булачак шагыйрь күңелендә берегеп кала: «Ни гаҗәптер, биреште тиф — терелә башладым. Тагын чыктым урамга. Малайлар йөгерәләр, ә мин карап кына торам шул, кызыгып. Хәлем юк, егылам. Оят. Бик йөгерәсе килә. Йөгереп кенә киттем дим..., тагын барып төшәм. (...) Торам. Барыбер йөгерәм, егылам, тагын торам. Коточкыч бу. Җиргә лапылдап барып төшкәндә, дөнья гөж килә, ниндидер авазлар ишетелә, мин каядыр очмакчы булып талпынам, ниндидер җиңеллек һәм гайрәт тойгандай булам... Минем шигырь яза башлау тилелекләрем дә шул егылу- чирләрдән башланмады микән әле, ишеткәнемчә, шундый чирләрдән соң булгалый бугай ул андый хәлләр. Нәселдә кулына каләм алып шигырь язган бер генә кеше дә юк, ә мин шигырьдән башка яши алмыйм, шигырь — минем яшәү рәвешем».
Кеше тик торганнан гына каләмгә үрелми, тик торганнан үзен «бәхетсез» итәчәк гаять авыр иҗат сукмагына кереп китми. Монда кем дә төгәл аңлатып бетерми торган нәрсәләр бар. «Беренче шигыремне хәтерләмим, — дип яза ул истәлекләрендә. — Табигый, ул беркайчан да басылмагандыр. Ләкин ышанам, ул — минем белән уйнап үскән песи баласы, урамыбыздагы каз бәбкәләре, өебезнең ишек каты почмагында минем бишмәт итәген чәйнәп аптыраткан бозавыбыз турында булгандыр. Минем яшәвем дә, туган илем дә шуннан башланган бит. Ә соңрак — кешеләр, авылыбызның тол апалары, бик иртә ир булып җитешкән малайлары, каберләре бөтен Европа буйлап сибелгән ир-атлары турында язасы килде минем. Еллар безнең үскәнне сизгер күзәтеп тордылар. Арбасына буй җитә башлагач, тормыш безне ат җигәргә өйрәтте. Ул авыр елларны җилкәсенә ирләрчә күтәргән кешеләр кемнәр булсын? Алар безнең әниләр, толлар һәм аларның балалары!..»
Кадыйр Сибгатуллин яшьтән үк олы йөрәкле, мәрхәмәтле, игелекле шәхес буларак формалаша башлый һәм рухы күрсәткән шушы юлны беркайчан да ташлап чыкмый. Иҗатыннан күренгәнчә, аның холкы формалашуына зур йогынты ясаган, кальбенә иман сеңдергән кешеләрнең берсе — әбисе. «Рәхмәт, әби!» шигырен укыгач, моның шулай булуына шик калмый:
Әби юмарт иде.
Ачлык елда,
килеп кергәч сукыр теләнче, елый-елый мичтән алып бирде соңгы алабута күмәчен.
«Бабабагыз да сукыр иде, — диде, — бу кеше дә сукыр...
Жәлләдем...»
Сабыйлар әбиләренең бу гамәлен аңлый алмыйлар. «...Без әбигә шундый үпкәләдек..!» Алга табан шигырьдә көчле гомумиләштерүләр ясала.
Мин аңладым еллар үткәч кенә аңа ничек кыен булганны. Соңгы күмәч.
Бәгыреннән өзеп биргән икән аңа ул аны. Алабута, ат колагы, юкә.
алып калды безне үлемнән.
Алар түгел,
китми әбиемнең
кешелеклелеге күңелдән.
Суынып беткән ул бер күмәч кенә коткара алмас иде ачлыктан. Саклап калган әби рухыбызны, җаныбызны ялангачлыктан.
1960-66 елларны шагыйрь иҗатының башлангыч чоры дип исәпләсәк, 1966 елдан алып 1978 елга кадәр араны шагыйрь иҗатының икенче чоры дип атарга була. Бу чорда аның иҗатында, башка бер генә шагыйрьне дә кабатламыйча, авыл тормышы, сугыш, язмышы авыр дәвергә юлыккан хатын-кыз (иргә чыкмый калган апалар, толлар) темасы үзәк урынны алып тора. «Гел үткәннәр турында гына язып булмый. Ләкин бүгенге матур авыл тормышының чын мәгънәсендә иҗат кешесенә әверелгән кешесе турында язганда, чабатадан язгы суда тартып симәнә ташыган тол әниләребез, бүгенге шат, көләч кызларыбыз турында язганда, кияүгә дә чыга алмый калган, сугыш елларында яшьлекләрен салкын фермаларда үткәргән апаларыбыз, бүгенге чая һәм бәхетле малайлар турында язганда, ун-унбер яшьтән ярым ач килеш колхоз эшеннән кайтып кермәгән абыйларыбыз һәм сугыштан соңгы елларда тормышның бөтен ятимлеген тоеп үскән безнең буын турында дәшми калу кыен», — дип искә ала К.Сибгатуллин.
Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов кебек татарның олпат әдипләре аны шигырьгә тормышны алып керүче буларак билгелиләр. Туган җир, авыл һәм язмышлар хакында уйланып язылган шигырьләре башлыча «Беренче карлыгачлар», «Юл башы», «Әманәт» китапларына кергән. «Туган җир», «Кырларым күмелгән рәшәгә», «Иргә чыкмый калган апалар», «Әтисезләр болар димәгез», «Ирләр», «Заман көтә» кебек шигырьләре моңа ачык мисал. К.Сибгатуллин үзенең остазы итеп Х.Туфанны саный, шуңа да аңа килгән күпсанлы хатлар арасында иң кадерлеләре Хәсән Туфанныкы. Беренче хат мондый: «Кадерле Кадыйр! «Беренче карлыгачлар»дагы шигырьләреңне күздән кичергәннән соң: «...Шатланып мин кысам кулыңны. Иңеңә канатлар үссеннәр!» — диясем килә сиңа. Шигырьдә үз телең, үзеңә хас үзенчәлегең бар. Шуңа күрә үз сүзле кеше булырга теләвең табигый хәл ул. Туачак җырларыңа «Тузан ерып каршы» бар, әйдә, энекәш! Имәннәр кебек үк сабыр итмәскә, бәлки каеннар кебек, яшелгә чумарга кирәктер.Тынма, яхшы мәгънәсендә тынгысыз бул: «Еллар үпкәләп еларлык булсын». Үз халкыбыз офыкларының теге якларындагы «тыныч утраулар» тирәсендә «романтика» эзләп маташучылардан аерылып торуың шатландыра... Шигырьләреңне көтеп, сәлам белән Х.Туфан.10.03.70.
Елдан артык вакыт үткәч, Х.Туфан икенче хатын юллый: «Кадерле энебез Кадыйр! Син безне (Хәкимне, мине, Бәширне, Әмирханны) шатландырасың: № 2дәге шигырьләрең № 1дәге («Казан утлары» журналы турында сүз бара — Ф.С.) Хәким, Әгъләм, Равил шигырьләре белән бер сафта тора алалар. Синең иҗат турында матбугатта берәр җылы сүз әйтәсе килә. Һәм акыллы бул: безнең ышанычны, безнең өметләрне шагыйрь хәлдә генә түгел, шәхес хәлендә дә акларга тиешлегеңне бик нык аңла, безне бервакытта да уңайсызлыкта калдырырга тиеш түгеллегеңне искә алып яшә. Бу көннәрдә генә түгел, иртәгәләрдә дә, иҗади гомереңнең иң соңгы елларына, чорларына кадәр дә, безнең кебек кенә дә түгел, бездән дә иманлырак хәлдә бул. Бу сиңа — әмер дә һәм алдан ук әйтеп куелган васыять тә... Синдә дә Зөлфәттәге, Әгъләмдәге (һәм Равилдә дә туа башлаган) гүзәл гамь, илең, халкың күңеле белән тоташкан әйбәт тынгысызлык бар, һаман үсә барган гүзәл иман бар, көнем өчен түгел, Денем, Илем өчен! дигән иман бар. Иманыңны ата шайтанга да бирмә, Кадыйр! Сәламнең иң җылысы белән Х.Туфан. 26.04.71.
К.Сибгатуллинның беренче мөстәкыйль китабы «Әманәт» (1974) дөнья күргәч, Х.Туфан яшь шагыйрьгә Язучылар берлегенә әгъза итеп алу өчен тәкъдимнамә яза һәм иҗатына «... шигъри вакыйга ул!», — дип бәя бирә. Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясен җитәкләгән Х.Туфан эшне озак сузмаска тели. Үзенең чордашларыннан яшь шагыйрьнең шигырьләрен укып фикер әйтүләрен үтенә. Аларның берсе С.Хәким була: «Кадыйр туган! Туфан миңа синең шигырьләрне укып күрсәтте, укып кара, диде. Укып чыктым, дөресе, рәхәтләнеп укыдым, кайбер юлларын хәтта көнләп укыдым. Бигрәк тә
сугыш чоры, толлар, кызлар-толлар, туган җир турындагы шигырьләр әйбәт. Редакциягә яңадан карап җибәр, бәлки кереш язармын. Сәлам белән Сибгат Хәким. 14.06. 1971».
К.Сибгатуллинның икенче китабы «Гамь» дип атала һәм ул 1976 елда басылып чыга. Бу китапта да авыл темасы төрле төсмерләрдә, нечкә тәэссоратлы буяулар белән сурәтләп тасвир кылына. «Атлар көтте авыл малайлары», «...Башак шавы — тәүге бишек җырым...», «Игенче», «Читтәге авылдашлар», «Кибәнче карт» кебек шигырьләр укучыларның күңелен тиз җәлеп итәләр. Ләкин Язучылар берлегенә алыну һаман сузыла килә. Мәсьәләне Татарстанда гына хәл итеп булмасын аңлаганга, аксакаллар ул чакта Татарстан Язучылар берлегенең оештыру мәсьәләләре буенча сәркатибе булып эшләгән Мөсәгыйт Хәбибуллинның киңәшенә колак салалар. Фәкать Мәскәүдә русча китап чыкканнан соң гына мәсьәләне тизләтеп булачагын искәртә ул.
«Полет радуги» (1978) китабы чыгу да җиңел генә булмый. «Вак җанлы чиновниклар үзләре өчен куркып, һәр адымда саклык чаралары күрәләр», — дип яза тәрҗемәче Александр Зорин зарланып. Икенче бер хатында ул болай ди: «Минем эш тәҗрибәмдә бу кадәр дә баштанаяк ботарлауны күргәнем булмады әле. Моңа кадәр мин үз фикерен яклый алырлык мөстәкыйль мөхәррирләр белән эш иткән идем шул... Бер сүз белән әйткәндә, шагыйрь үз телендә яңгырарга тиеш, чит тел аның мөмкинлекләрен күрсәтүдән мәхрүм, әгәр дә чит телгә тәрҗемә артында сәяси сәбәпләр дә ятса... Александр Зорин. 06. 12. 1977. Мәскәү». Бу хәлгә аңлатма рәвешендә Сибгат Хәкимнең сүзләрен китерергә була: «Барыбер әле һаман татар язучысыннан куркалар, һаман аннан милләтче эзлиләр. Милләтен, телен, җирен, культурасын, традициясен яраткан өчен дә аны яратып бетермиләр. Ә сугышта без әнә шул тел, шул халык, шул җирне яратканга күрә әйбәтрәк сугыштык. Ул безнең гомуми идеалга һич тә каршы килмәде».
Ниһаять, 1978 елда К.Сибгатуллин СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә һәм шул ук елны гаиләсе белән яңа төзелешләре илгә шаулаган Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Каләмдәшләре әйтүенә караганда, ул үзе гел Казанга тартыла. Әмма язмыш башка якка алып китә. 1981 елда басылган «Авазлар» китабында Кадыйр Сибгатуллинның гражданлык позициясе алга бәреп чыга. Күренекле тәнкыйтьче Т.Галиуллин шагыйрь йөрәген — «заман сейсмографы» дип атап, шагыйрьнең тормышка мөнәсәбәтен билгели. Тормыш кырыслыгы «Инвалидлар» шигырендә дә ярылып ята. Сугышлар белән мавыгучы сәяси сукырларны чынбарлыктан сабак алырга чакыру дип кабул ителә әлеге шигырь. Атна саен шәһәр мунчасына берсе сыңар аяклы, икенчесе сыңар куллы икәү юынырга киләләр. Боларның дуслыгы сугыштан ук килә: чолганыштан үзара ярдәмләшеп чыгып, үлемнән котылып калалар. Берсе аяксыз, икенчесе кулсыз хәлдә, «Инвалидлар булып кына түгел, /туганнар да булып кайтканнар». Уен-көлке сөйләп, гөр килеп мунча керүләренә барысы да күнегеп беткән булалар. Әмма көннәрдән бер көнне аяксыз инвалид мунчага килми... Бер кулсызы үзалдына уйланып, дәшми-тынмый гына юына, каен себеркесенә кул да тигезми. «...Кеше дә күп, мунча тынып калды, / ләүкә хәзер — матәм почмагы». Тагын җан сызлануы, шагыйрьнең күңеле сыктап елый.
Чаллыга күчеп килгәч иҗат ителгән «Хыял» поэмасы шагыйрь иҗатының өченче чорында аерым бер урын тота. Иҗатның өченче чоры дигәндә Кадыйр Сибгатуллин шигъриятенең шәһәр дәвере күздә тотыла. Шәһәр рухы шагыйрь күңеленә ят булып кала.
Ә шулай да сагынам мин,
ямансулыйм кичләрен:
Калгандыр качып авылда иң мөкатдәс хисләрем...
1986 елда басылып чыккан «Хыял» китабында шагыйрьнең уй-хисләре төрле параллель яссылыкларда бәргәләнә. Бер карасаң, шигырьләрендә гаҗәеп шатлыклы мотивлар өскә чыга: «Бәхетеңне әгәр шәйләмәсәң, / син язлардан сора. / Мин ышандым быел: безнең гомер / гел язлардан тора!». Икенче карасаң, кешелек кайгы- хәсрәттән, гаять зур сынаулардан әле арына алмый, җирдә оныкларның киләчәген куркыныч астына куйган хәлләр булып кына тора.
- Бетте! — диеп бүген кем әйталсын! —
Бер көне юк дошман атмаган.
Без сугышка күптән киткән идек, без сугыштан әле кайтмаган...
1980 елда Чаллыда Татарстан Язучыларының төбәк оешмасы ачыла. Шагыйрь эшчәнлеген һәм иҗатын тагын да активлаштыра. 1984 елның сентябрь аеннан 1991 елның августына кадәр ул Татарстан Язучылар берлеге матур әдәбиятны пропагандалау бюросының Чаллыдагы вәкиле булып эшли. Сиксәненче еллар ахырында илдә барган үзгәрешләр шагыйрьне тагын да җилкендереп җибәрә. Ул үзгәртеп коруга күп өмет баглый. Бу хактагы уйлануларын шигырьгә генә түгел, публицистик рухтагы язмаларына да теркәп калдыра. «Үзгәртеп коруны кемнәрнеңдер уйлап тапкан, берәр яңалык ясыйм әле дигән эше дип санамыйм мин. ...Мине башка нәрсә борчый. Кеше рухының, кеше күңеленең ничек үзгәрүе. Бүген әле мин андый үзгәреш сизмим. Әгәр без кеше күңелен үзгәртеп кору турында җитди сүз алып барабыз икән, шагыйрьне үзгәртеп кору турында сөйләшергә тиеш түгел. Шагыйрь үзе кешене үзгәртү өчен туган, шуңа хезмәт итә, заманасы белән бернәрсә дә үзгәртә алмыйча үлеп тә китә. Менә шушыңа дучар итмәсен иде».
«Инану» китабы (1988) шагыйрьнең өченче чор иҗатын тәмамлап куя. Китапка эчке рецензияне таләпчән М.Шабаев яза. К.Сибгатуллинның татар поэзиясенең үзәгендә кайнаучы шагыйрь икәнен күрсәтеп, иҗатын уңай бәяли: «Кадыйр — иленә, халкына җаны-тәне белән бирелгән шагыйрь. ...Анда (китапта) шагыйрьнең тулы иҗат биографиясе. Кызыклы эчтәлекле биография». К. Сибгатуллин иҗатының дүртенче чоры тулысы белән үзгәртеп кору чорына (1988-1994) туры килә.
1993 елда К. Сибгатуллин «Таңнар, кичәләр» китабы (1989) өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә. Премия аңа бирелми. Шагыйрь, тыштан сиздермәсә дә, бу хәлне авыр кичерә. «Гомерем дулкыннары» китабы (1993), нәшрият планы буенча «Шигырь китапханәсе» сериясендә дөнья күрергә тиеш булса да, билгесез сәбәпләр аркасында гади катыргы тышта, эшләнеш сыйфаты ягыннан шактый кайтыш җыентык формасында басылып чыга. «...Ә ул бик кыен. Аны кичерүе кыен!» — ди шагыйрь.
Татар халкының мөстәкыйльлеге өчен җан атып, даулашып йөргән көннәрендә Кадыйр Сибгатуллин иҗаты белән генә түгел, үзе дә шушы көрәшкә кушылып китә. 1991 елда Чаллы шәһәрендә бертөркем яшь язучылар әдәби, иҗтимагый- сәяси журнал булдыру артыннан йөри башлый. Әдәби консультант вазифасын башкарган шагыйрь киңәшләре белән генә түгел, кайбер «ишекләрне» ачып керергә дә булыша. Финанс мәсьәләсе хәл ителә. К. Сибгатуллин яңа журналны чыгаруга җиң сызганып керешә...
1993 елда К.Сибгатуллин сценариесы буенча, беренче мәртәбә милләт язмышын үзәккә куеп эшләнгән татарча «Иманга кайту» документаль фильмы төшерелә. Шагыйрь ул көннәрдә алны-ялны белми эшли, кино дөньяга чыкмыйча тынычланмый. «Иманга кайту» Кадыйр Сибгатуллин публицистикасының иң югары казанышы, татар әдәбиятында вакыйга булырлык әсәр, публицистик поэма. Әсәрнең Болгар хәрабәләренә багышланган өлешен күзәтик. Чәчмә рәвештә язылган: «Нишләтәсең, тарих аяусыз. Ә тарихны кеше тудыра. Кызганычка каршы, җирдә кеше үзе төзи, үзе үк җимерә дә бара». Шундук шагыйрь тезмә формага күчә: «Киләбез дә... Карап уйланабыз... / Бу ташларның нишләп сүзе юк? /Капкалар да ачык, ишекләр дә... / Нишләп әле хуҗа үзе юк?».
Шагыйрьне тел язмышы, татарның дәүләтчелеге, милләтнең сакланып калу мәсьәләләре борчый. К.Сибгатуллинның гражданлык лирикасы — көчле рухлы лирик геройның дөнья кайгысы өчен битараф булмаган укучы белән сөйләшүе ул. Беренче чиратта, билгеле, татар теленә ихтирамсыз караштан бәгыре яна. 1989 елда язылган «Шәһәрдә татар теле укытучылары» шигырендә ана телен укытучы фидакарьләрнең ачы язмышын ачып сала, укытучы мисалында халкыбызның фаҗигага дучар булуын, киләчәк буынның юкка чыгу хәленә җиткәнен күрсәтеп бирә.
Директорның нервысында тора интектергән азу теше кебек. Үз-үзенә урын таба алмый хөкем ителгән бер кеше кебек. Дәрес эзли. Сәгать, вакыт эзли. Мәктәп буйлап эзли балаларын. — Укысыннар! Тукай теле бит! — ди, үгетләргә чыккан аналарын.
Кадыйр Сибгатуллин — поэмалар жанрында да актив эшләгән киң колачлы, эпик карашлы шагыйрь. «Утлар» (1970), «Хыял» (1981), «Уел» (1983), «Каен җаны» (1985), «Туфан белән сөйләшү» (1986), «Зифа килен» (1987) поэмалары татар поэзиясендә лаеклы урын алдылар.
Татар халкының күренекле шагыйре К. Сибгатуллин 1994 елның 4 июнендә, Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтаеннан Чаллыга кайткан юлда йөрәге кинәт туктаудан вафат була. Кабере Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылы зиратында.
К.Сибгатуллинның иҗатын барлау аның вафатыннан соң дәвам итә. 2002 елда «Мәйдан» журналының 2 нче саны тулысы белән шагыйрь иҗатына багышланып чыга. К.Сибгатуллин мирасын барлауда журнал редакциясе бер үзәккә әверелә. Хатыны Фәния Хамматованың шәхси хезмәте бәяләп бетергесез. Ул шагыйрьнең русча тәрҗемәдәге «Осенняя весна» (1999) һәм «Әйтте шагыйрь» (2002) шигырьләр җыентыгын әзерләп бастырып чыгара. Соңгысында К.Сибгатуллинның моңарчы дөнья күрмәгән, милли хисләр белән сугарылган, халыкның бәхетле булуына хаклы икәнен раслаган, өмет һәм ышаныч белән сугарылган шигырьләр урын алган. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең «Бер ноктада» исемле күләмле җыентыгы басылып чыга. Чаллыда шагыйрь иҗатына багышланган республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциянең (2007) зур уңыш белән үтүен искәртергә кирәк. Конференция материаллары аерым җыентык булып дөнья күрә. Шул ук елны К.Сибгатуллин иҗатына багышланган беренче диссертация яклана, 2011 елда мәкалә авторының «Шигырьләрнең кирәк чагы» исемле монографиясе басылып чыга. Р.Хәмидуллина, Ф.Хамматова тырышлыгы белән әдипнең биобиблиографии белешмәлеге дә укучыларга килеп ирешә.
Кадыйр Сибгатуллин ниндидер тәҗрибәләр белән мавыкмыйча, традицион юнәлештә иҗат итте. Шагыйрь буларак зур исем-дәрәҗәләр ала алмады һәм моның өчен елгырлык күрсәтеп йөрүчеләрдән дә түгел иде. Ул Татар Шагыйре дигән исем белән һәрчак горурланып, дәрәҗәсен белеп яшәде, иҗат итте һәм шигърият тарихында үзенең лаеклы урынын калдырды.