Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОҢСУ МИЗГЕЛЛӘР

Булмады....
Чыкмады миннән сәүдәгәр, түрә, текә хөкемдар...

эзләмәдем уылдыклар, тукландым алда ни бар...
Булды кыяр-кыймас кына, мөнбәрләргә менгәнем.
Сөйләгәнем шигырь булды, гайре сүз сөйләмәдем.
Хакыйкать эзләү гамәлем гавам тапты файдасыз.
Яшәдем аптырамышта, бәргәләнеп мәгънәсез.
Оныттым сихри моңнарны - кыргыйландым...

Йә, ярар! Әнә, Кояш чыгып килә ...
Менә, хәзер... елмаям!


Мөселманнар
Җиргә Иман гүзәллеге иңсен өчен,

мәҗүсилек-наданлыкка чик куярга

Аллаһ бирде үз әмерен Рәсүленә -

ышанычлы сөйгән колы Мөхәммәдкә...
Шул көннәрдән мөселманнар күңеленә

саф нур чәчә гарәп иле, шәһри Мәккә...

Бу изге җир лаек чиксез мәхәббәткә -

адәмнәргә юл яктырта киләчәккә.
Мөселманнар — сабыр халык, фида җаннар -

Матурлыкны, Тынычлыкны яхшы аңлар!
Кем акыллы — үткер күздән дөнья багар -

Мөселманда ышанычлы дусны табар!
Ир гомере — ел гомере — фасылларда.

Корьән сүзе — Аллаһ сүзе — гасырларда...


***
Язмыш, тапшыр бүләгеңне!

Гайре көтәр ара юк - көймә комда...

Сәгать соңда кузгатырлык чара юк...
Гомер буе: «Булыр!», — дисең.
Күңел... бүген ымсына!

Беләм, мине хәзерлисең югалту кайгысына...

***
Мондагы яр — анда яр микән, хур кызлары миңа пар микән?
Бу таңнарның моңлы әтәчләре теге дөньяларда бар микән?
Сандугачлар — нинди гөлдә икән, сайраулары — нинди телдә икән?
Бармы аңда сырхау, ютәлләү, суган-борыч үскән түтәлләр?

Мөмкин булса тормыш көтәргә, ризалашам бүген китәргә!..


Көзге урман
Урманда — соңгы тантана...

Күк тәбрикли-гөрелди,

өрәңгеләр кызарына,

сары усак дерелди

 биеккә —  тылсымлы күккә

зәңгәр көй күтәрелә,

күбәләктәй гүзәл яфрак

вальста бөтерелә...


***
Әгәр яныгызда

җыерчыклы арган чырай

пәйда булса, чирканмагыз!
Шатлыкны аз күргән,

мул хәсрәт кичергән,

мең көйгән, мең янган

адәм йөзе шундый була -

минем йөзем — атам йөзе,

бабам йөзе халкым йөзе...

 ***
Юк! Һичкайчан!
Инде кире кайтмас
Балачагым,
Туган йортым ишегалды,

Кояш җылысында
мине изрәткән
мамык түшәк өсте...
Инде ишетә алмам газиз
Әнием тавышын:
- Улым, кер, аш пеште!. 

***
«Аһ!» — дип әйтсәм, яндырырмын

Галәмне... Дәшми калсам, беркем белмәс хәлемне...


Күләгәләр
Бәрелешеп — очкын чыгармый.
Кояш чыкса — туа.
Кояш батса — үлә.
Хәрәкәтне — кабатлый, авазны — юк....


Гомер
Ни әйтсәң дә, гомер — мизгел.
Кадерен бел дә илһамлан.
Ни чәчсәң — шуны урырсың.
Гомерең — үстергән алмаң...


Бәхет
Бәхет — кыюга бирелер,

юаштан — ерак йөрер...

Усаллар да, мескеннәр дә —

Аллаһ өчен — барыбер...

Көрәшче җан, бәхет саклап,

утлар-суларга керер...


Акыл
Акыл белән яшәүчегә ике фикер кадерле:
«Бал», — диеп агу кабудан ач торуың хәерле;
Яманны күршең итүдән — ялгызлыгың хәерле.


Редакциядән:
Бу айда шагыйрь үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтә. Юбилее белән ихлас котлыйбыз, исәнлек- саулык, иҗат уңышлары телибез.