Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘДРӘСӘЛӘРЕБЕЗ — «ТАТАР АКАДЕМИЯЛӘРЕ»


ХХ гасыр башында татар гуманитар-филологик фәненә нигез салына һәм аның тизләтелгән үсеше күзәтелә. Яңарыш хәрәкәтенең бер чагылышы булган әлеге күренешнең 1920-30 елларда да уңышлы дәвам иттерелүе татар филологиясе фәненә үзләреннән ифрат зур өлеш керткән күренекле галимнәр Г.Ибраһимов, Г.Сәгъди, Г.Гобәйдуллин, Г.Рәхим, Г.Баттал, Җ.Вәлиди, Г.Нигъмәти, Г.Ходаяров, С.Атнагулов, В.Хангильдин, Г.Алпаров, Н.Хәким, Г.Нугайбәк, Г.Шәрәф, Х.Бәдигый һ.б. исеме белән тыгыз бәйле булып, аларны бүген зур горурлык белән телгә алабыз. Әлеге шәхесләрнең һәммәсе диярлек 1917 елгы октябрь инкыйлабына кадәр татар мәдрәсәләрендә белем-тәрбия алган һәм әлеге гамәл аларга яңа шартларда, совет чорында дөньяви милли мәдәниятне, фәнне, мәгарифне үстерү эшендә ярдәм иткән. Татар мәдрәсәләрендә бирелгән дини-рухи тәрбия һәм дөньяви белемнәрнең фәнни- мәдәни потенциалны тудыруда ничек катнашуы, әлеге галимнәребез хезмәтләрендә, эшчәнлекләрендә, иҗат мирасларында ни рәвешле урын алуы мәсьәләсе әле җитди тикшеренүләрне көтә. Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән әлеге мәкаләдә без 1920-30 еллар татар филологиясе фәне үсешендә тирән эз калдырган күренекле галимнәр Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти, Җамал Вәлидиләрнең галим булып формалашуы һәм үсүендә алар укыган атаклы «Галия» һәм «Иж-Буби» мәдрәсәләренең ролен билгеләүне максат итеп куябыз.
Әлеге мәсьәләне исемнәре югарыда аталган өч филолог-галим шәхесе мисалында алып тикшерүебез очраклы түгел. Аларның тормыш һәм иҗат биографияләрендә, язмышларында үзара кисешкән уртак нокталар бар. Инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә белем алып, Октябрьдән соңгы каршылыклы чорда фәнни-мәдәни һәм иҗтимагый мәйданда актив эшчәнлек алып барганнар, милли фәнне үстерүгә күп көч салып, татар филологиясе өлкәсендә зур галимнәр булып танылганнар. Ни кызганыч, татар фәнен үстерүгә зур хезмәт куйган әлеге фидакарь затларыбызның өчесе дә шәхес культы корбаны — 1930 елларның канлы «тегермәнендә» тарттырылган, нахакка рәнҗетелеп, юк ителгән фаҗигале шәхесләр.
Г.Ибраһимов белән Г.Нигъмәтинең әдәби һәм фәнни биеклекләргә күтәрелүенең юл башы «Галия» мәдрәсәсенә барып тоташа, ә Җ.Вәлиди «Иж-Буби» мәдрәсәсендә белем ала. Г.Ибраһимов «Галия»дә 1906-1909 елларда укый, ә 1915-1917 елларда әлеге мәдрәсәдә укытучы булып эшли; Г.Нигъмәти исә әлеге мәдрәсәдә 1911-1917 елларда укый. Җ.Вәлидинең «Иж-Буби» мәдрәсәсендә укуы 1904-1911елларга туры килә.
XIX гасыр азагы — XX гасыр башларында Ижау ягындагы «Иж-Буби», Уфадагы «Галия», Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләре статуслары белән чагыштырмача бердәй дәрәҗәдә торган, дини белем бирү белән бергә гимназия курсы буенча дөньяви предметлар укытуны да күздә тотып эшләгән җәдиди юнәлештәге яңа тип татар уку йортлары булганнар. Р.Әмирханов «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен чын мәгънәсендә Октябрьгә кадәрге чорның татар университеты дип атарга мөмкин дисә; А.Мәхмүтова «Буби» мәдрәсәсен шул чор рус-татар зыялылары даирәсендә «мөселманнар академиясе» дип йөрткәннәр дип яза, «Галия» мәдрәсәсен «халык университеты» тибындагы уку йорты дип бәяләүләр дә була. Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнгән М.Хәсәнов «Галия» мәдрәсәсе турында «милли институт дәрәҗәсендәге мәшһүр уку йортларының берсе булган»дип яза.
Г.Ибраһимов, Г.Нигъмәти, Җ.Вәлидиләр укыган чордагы мәдрәсә программаларына
күз салсак, анда дини һәм дөньяви предметларның бердәй тигез дәрәҗәдә булуын күрәбез. Шәкертләргә төрле яклап системалы белем бирелгән. Гуманитар юнәлешкә караган предметлар саны гына да ике дистәдән артып китә. Мәдрәсәләрдә дини
шәхес, һәм галим буларак югары әхлак сыйфатларына ия булулары турында язалар икән, бу аларның табигый асылыннан тыш, мәдрәсәләрдә укып, дини тәрбия алулары, дин әхлагы нигезләрен үзләштерүләре белән бәйле булган. Мисал өчен, әдәбият тәнкыйтьчесе Г.Нигъмәтинең 1920-30 елларның катлаулы шартларында язучы-тән- кыйтьчеләрне төркемнәргә аермыйча, һәммәсенә хөрмәт белән каравын, әдәби судларда катнашып каләмдәшләрен кимсетмәвен, намуслы, кешелекле булып калуын искәртеп китәргә мөмкин.
«Галия» мәдрәсәсе укытучы кадрлар составының югары әзерлекле булуы белән аерылып торган. Бу мәдрәсәне нигезләүче Зыя Камали (Камалетдинов Пәрвазетдин Җамалетдин улы) үзе Каһирәдәге «Әль-Әзһәр» дини академиясен тәмамлаган зур гыйлем иясе, алдынгы карашлы кеше була. Мәдрәсәдә дин тәгълиматын, ислам фәлсәфәсен, этика фәннәрен укыта. Үз тирәсенә белемле, югары әзерлекле кадрларны туплый. «Галия» мәдрәсәсендә Багдад, Каһирә, Казан, Мәскәү университетларын, Төркия югары уку йортларын, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган белгечләр укыткан. Г.Ибраһимов (татар теле һәм әдәбияты), Ә.Вәлиди (фәлсәфә), Г.Терегулов (психология), З.Кадыйри (гарәп, төрек телләре), Ф.Сәйфи- Казанлы (тарих), Г.Шинаси (педагогика, методика), Г.Фәезханов (математика), В.Клеменц (Варшава консерваториясе профессоры; музыка укытучысы) кебек күренекле шәхесләр белем биргән биредә. Алар укучыларында фикер һәм акыл сәләте, өйрәнелә торган предметларга карата иҗади мөнәсәбәт тәрбияләүгә һәм үстерүгә җитди игътибар биргәннәр. Иң элек мәдрәсә җитәкчесе, дин мөгаллиме Зыя Камали үзе укучыларында фикерләү сәләте уятырга тырышкан, лекцияләрен актуаль фәнни темаларга укыган. Хезмәтләре аша да («Ислам фәлсәфәсе» һ.б.) мөселманнарны фикерләү юлына этәрү максатын куйган. Чын исеме Пәрвазетдин булып, Зыя (зыя—гарәп сүзе: яктылык, нур, белем, мәгърифәт дигән мәгънәне аңлата) тәхәллүсен сайлау факты да бу кешенең үзен фәнгә, белемгә багышлавы турында ачык сөйли булса кирәк. Мәдрәсәдә шәкертләрнең фикри үсешенә этәргеч бирә торган мантыйк, мөназара (бәхәс) фәннәре укытылу факты турында да әйтеп китәргә кирәк. Шәкертләрне бәхәсле хәл тудыру һәм аны алып бару методикасына өйрәткәннәр. Бу исә булачак галим кеше өчен бик мөһим сыйфатларны тәрбияләүгә ярдәм иткән. 1920 елларда иҗат иткән татар галимнәренә фикер үткенлеге, фәнни хакыйкатькә ирешүдә бәхәс алымын кулланып эш итү сыйфатлары хас булган икән, моның очы әнә шул мәдрәсәләрдә алган белем һәм күнекмәләргә барып тоташа.
Тирән белемле Зыя Камалинең Г.Ибраһимовка тәэсире зур булган. 1915 елда «Галия» мәдрәсәсе турындагы бер мәкаләсендә танылган әдип болай дип яза: «Миңа иң беренче тәэсир итүче Шиһаб хәзрәт булса, икенчесе Зыя Камалидыр. Бу ике затка мин гакылымны азат кылу, фикеремә истикълал (бәйсезлек, иркенлек) бирү юлында мәңге бурычлымын. Болар минем фикри тәкаммелемнең (камилләшүемнең) үткән бер баскычында иң кирәкле мөәссир (тәэсир итүче) булдылар. Бер мин генә түгел, үзләренең үткәннәреннән хисап
белем бирүдә мәгърифәтчел принциплар күздә тотылуын ассызыклап әйтергә кирәк. Үз вакытында Г.Утыз-Имәни «Мәгърифәтле булу — гыйлемле булу, гыйлемле булу
— Коръәнне белү» дип аңлаткан. Шәкертләрдә дини предметларны укыту аша рухи бөтенлек тәрбияләнгән.
Мәдрәсәдә укыган чорда Г.Ибраһимов, Г.Нигъмәти, Җ.Вәлидиләргә дини белемнәр системасы аша рухи-әхлакый тәрбия бирелгән. Бу урында шуны да билгеләп үтик, 1920-1930 елларда актив эшчәнлек алып барган Җ.Вәлиди, Г.Нигъмәтиләрнең һәм
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасы. Казан, Тукай урамы, 34нче йорт.
бирүче күп татар яшьләре дә моны икърар (тану) кыйлачаклар».
«Галия»дә укыганда ук Г.Ибраһимов фәнни иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. 1909 елда «Борынгы ислам мәдәнияте» дигән һәм шул ук чорда «Европа философы Декарт һәм аның нәсихәте» кебек беренче фәнни хезмәтләрен бастырып чыгара. Соңрак, мәдрәсәдә укыта башлагач, шәкертләр һәм мөгаллимнәр алдында тел-әдәбият мәсьәләләре буенча лекцияләр укый. Тел-әдәбият фәннәрен укыту тәҗрибәсенә таянып, методик характердагы хезмәтләрен яза. (1920 елларда аерым мәкаләләр яисә фәнни хезмәтләр рәвешендә бастырып та чыгара). Аларның эчтәлегендә галимнең тел һәм әдәбият мәсьәләләрен аңлатудагы фәнни концепциясе оешу эзлекле чагылыш таба. Аерым алганда, Г.Ибраһимов теге яки бу халыкның теле, әдәбияты үсеше аның тарихи үсеше, шул халыкның тормыш дәрәҗәсе, җитештерү һәм рухи эшчәнлеге ихтыяҗлары белән билгеләнүен яхшы аңлаган.
1920-30 елларда Г.Ибраһимов җитәкчелегендә татар галимнәре тел-әдәбият күренешләрен билгеле бер халык мәдәниятенең органик өлеше итеп карап, аларның үсешен, яшәешен теге яки бу халыкның милли үзенчәлекләре, иҗтимагый- сәяси яшәү шартлары белән бәйләнештә өйрәнәләр. Шунысы игътибарга лаек, программаларда каралган предметларны укыту өчен мәдрәсә китапханәләрендә кирәкле әдәбият, уку әсбаплары тупланган була. Мәсәлән, «Галия» мәдрәсәсенең бай китапханәсендә дини, дөньяви әдәбият, татар, рус, гарәп, фарсы телләрендәге газета-журналлар, ислам нигезләре, гомуми тарих, психология, мантыйк һ.б. фәннәр буенча уку әсбаплары, Пушкин, Гоголь, Чехов, Горький кебек рус, Тукай, Рәмиев, Әмирхан, Гафури, Исхаки кебек татар әдәбияты вәкилләренең әсәрләре урын алган. Әлеге факторлар «Галия» мәдрәсәсе шәкертләренең (шул исәптән, Г.Ибраһимов, Г.Нигъмәтиләрнең дә) дөньяга карашын үстерүгә көчле тәэсир ясаган, аларның фәнни мәнфәгатьләре формалашуга этәргеч биргән.
«Галия» мәдрәсәсендә укытканда Г.Ибраһимов әдәбият программасына дөнья классикасының иң әйбәт үрнәкләрен тәрҗемә итеп кертүне көн тәртибенә чыгара. Һәм, әйтергә кирәк, алга таба фәнни иҗат практикасында, киңкырлы эшчәнлегендә үзе дә Көнчыгыш, рус, Европа әдипләренең, фикер ияләренең әсәрләренә, хезмәтләренә киң таяна. «Безгә гакыл вә фикеребезне гомум бәни адәм офыгына таба юнәлдерергә — бәни адәм хәятенең борынгы заманнардан алып әдәбиятта ничек ингыйкас итә барганлыгы белән танышырга, кыскача әйткәндә, татар әдәбиятыннан үтеп, бөтендөнья әдәбиятының тарихи агымнары белән дә танышырга лазем булачак. Киләчәк көнебезнең яктыруы өчен Гареб мәдәнияте белән файдалануыбыз никадәрле лазем булса, шул нисбәттә үк, безгә Шәрекънең үткәне белән дә азыкланырга тиештер», — дип яза ул 1915 елда бер мәкаләсендә. Г.Ибраһимовның әлеге фикерләрен укучысы, фикердәше Г.Нигъмәти дә уртаклаша.
«Буби» мәдрәсәсенең уку-укыту программаларыннан чыгып сүз йөрткәндә, бу уку йортында да киң һәм төпле гуманитар белем бирелгән: фәлсәфә, мантыйк, метафизика, этика, Россия һәм Шәрекъ тарихы, гомуми тарих, ислам тарихы, риторика, шигырь төзелеше (гаруз), этика, рус, төрек, фарсы, гарәп, немец һәм француз телләре, рус, татар әдәбияты кебек фәннәр укытылган; дини тәгълиматны өйрәнүгә дә киң урын бирелгән. Җ.Вәлидинең укытучысы, «Буби» мәдрәсәсе мөгаллиме Габдулла Буби шәкертләрен Коръәннең камил мәгънәсенә төшенү өчен мөстәкыйль фикерләргә , уйларга, хакыйкатьне эзләү юлына өндәгән. Мәдрәсәдә иҗади-эзләнү эшенә зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, шәкертләр катнашындагы кичәләрдә төрле темаларга докладлар, рефератлар укылган, газета материаллары буенча чыгышлар, аерым мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган сөйләшү-бәхәсләр оештырылган. Болар шәкертләрнең танып-белүгә кызыксынуын үстергән. Биредә укыган Җ.Вәлидинең киләчәктә мәдәниятне яхшы белүче фән эшлеклесе, галим булып формалашуында әлеге чараларның роле зур булган.
«Буби», »Галия», «Мөхәммәдия» мәдрәсәләренең уку-укыту программалары белән
рус гимназиясе, реальный училище, Казан татар укытучылар мәктәбе программалары арасында уртаклык күп. Шуңа күрә Җ.Вәлидигә туганы С.Җәлал белән бергә «Буби»дан соң Казан Татар укытучылар мәктәбенә кереп уку артык кыенлыклар тудырмаган. «Буби»мәдрәсәсендә алган белемнәре Җ.Вәлидигә «Вакыт» газетасында, «Шура», «Аң» журналларында иҗтимагый һәм эстетик фикер үсешенә җитди өлеш кертерлек күпсанлы мәкаләләр белән чыгыш ясау югарылыгына күтәрелергә юл ача. Алган белеме чорның билгеле уку йортларыннан саналган «Хөсәения» мәдрәсәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча мөгаллимлек итәргә мөмкинлек бирә.
Боларга өстәп шундый факт турында әйтеп китәргә мөмкин: Г.Нигъмәти «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1920 елларда укуын Мәскәүдә Дәүләт журналистика институтында дәвам итә, аннары Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик университетында (КУТВ) укый. Бу уку йортларында ул танылган шәркыят белгечләре, совет галимнәре лекцияләрен тыңлый. Гомумән, «Галия» мәдрәсәсе Г.Нигъмәтидә яңа заман рус-Европа гыйлеме казанышларын кабул итү өчен уңышлы җирлек әзерләү белән бергә, дәүләт, хөкүмәт, җәмәгать һәм фән, мәдәният, мәгариф оешмаларында,
төрле җаваплы урыннарда эшчәнлеген уңышлы алып барырга тулы мөмкинлек бирә. Ә инде «Мөхәммәдия», «Галия» мәдрәсәләрендә рус теле, тарих, Коръән нигезләре, Шәрекъ фәлсәфәсе кебек предметлар буенча алган белем Г.Гобәйдуллин, Г.Нигъмәти, Г.Толымбайларга Мәскәүдәге Кызыл профессура институтында укыганда (1920-1940 елларда вузлар өчен укытучылар, фәнни-тикшеренү хезмәткәрләр әзерләүче махсус уку йорты) әлеге вуз программасына кертелгән гуманитар фәннәр буенча курсларны уңышлы үзләштерергә ярдәм иткән дип фаразлый алабыз. учреждениеләре, партия, дәүләт органнары өчен фәнни бүлеге оешкач, шунда татар теле, чагыштырма төрки-татар тел белеме, татар халык авыз иҗаты, татар халкы тарихы, татар әдәбияты, шәрекъ әдәбияты, методика курсларын укытканда Г.Гобәйдуллин, Г.Рәхим, Г.Нигъмәти, Җ.Вәлидиләр инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә һәм соңрак совет югары уку йортларында алган тирән белемгә таянып эшлиләр. Шул рәвешле, алар үзләренең киңкырлы белемнәрен милли кадрлар әзерләү эшенә багышлыйлар.
XIX гасыр ахырында мәдрәсәләрдә татар теле укытыла башлау Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Г.Ибраһимовларда татар-төрки тел гыйлеме белән кызыксынуны кузгаткан һәм алар алга таба фәнни эшчәнлекләрендә шул юнәлешне дә үстереп, тирәнәйтеп, алга таба тел галимнәре булып та танылалар. Мәсәлән, Җ.Вәлиди 1920 елларда Көнчыгыш педагогика институтының татар бүлегендә татар телен укыткан, тел гыйлеме буенча дистәләрчә фәнни хезмәтләр язып чыгарган һәм аларның күбесе студентлар өчен дәреслекләр сыйфатында кулланылган.
Ә инде татар әдәбияты дәресләрендә «Уку китабы» сыйфатында борынгы дини- әхлакый эчтәлекле хезмәтләрдән, татар фольклоры үрнәкләреннән, шәрекъ, XIX гасыр һәм XX гасыр башы татар әдипләренең әсәрләреннән туплап төзелгән хрестоматияләр файдаланылган. «Галия»дә татар әдәбиятыннан алган белеме Г.Нигъмәтигә 1920 еллар башында аны КХКУда, алга таба Көнчыгыш педагогия институтында югары дәрәҗәдә укыту мөмкинлеге биргән. Тел-әдәбият профессор-доцентлары Г.Сәгъди, Г.Гобәйдуллин, Г.Рәхим, Җ.Вәлидиләр хакында да шуны ук әйтергә мөмкин. Мәдрәсәдә укыганда өйрәнгән борынгы авторларның дини-әхлакый эчтәлекле «Кыйссаи-Йосыф», «Бәдәвам», «Рисаләи Газизә», «Фәзаил-әшшөһүр», «Мөхәммәдия», «Бакырган», «Кисекбаш», «Кыйссасел-әнбия», «Алты бармак» һәм аннан соңгы чорларга караган татар авторларының әсәрләре, мәдрәсәләрдә әдәбият теориясе нигезләре буенча алган белемнәре әлеге галимнәргә татар әдәбияты, иҗтимагый һәм эстетик фикер тарихы буенча хезмәтләр язганда ышанычлы таяныч булып торган. Гарәп, фарсы, төрек, рус, немец, француз телләрен белү булачак татар филолог-галимнәренә Шәрекъ, рус-Европа чыганаклары белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге биргән. Инде килеп, татар мәдрәсәләрендә киң планда тарих фәне укытылуны һәм алга таба бу фәннәрне Г.Газиз, Г.Рәхимнәрнең дөньяви югары уку йортларында тагын да киңәйтеп, тирәнәйтеп өйрәнүен, әлеге белемнәрен татар тарихы, тел, әдәбият тарихы буенча фәнни хезмәтләрен язганда куллануларын ассызыклап күрсәтү сорала.
Әдәбият галиме Г.Нигъмәти үз хезмәтләрендә эстетиканың, әдәбият теориясенең фәлсәфи нигезләрен аңлатканда, моңа хәтле мәдрәсәдә ислам тәгълиматын өйрәнү аша алган фәлсәфи гыйлемнәрен башка фәлсәфи системалар белән кушып файдалана. Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, Г.Нигъмәтиләр мәдрәсәләрдә психология буенча алган белемнәрен алга таба тагы да киңәйтеп, тирәнәйтеп, 1920 елларга караган фәнни хезмәтләрендә иҗат психологиясе, язучы һәм укучы психологиясе мәсьәләләренең фәнни яктыртылышын тикшергәндә файдаланалар.
Шул рәвешле, дини мәдрәсәләрдә һәм югары уку йортларында белем алу Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, Г.Нигъмәти, Г.Сәгъди, Г.Гобәйдуллин, Г.Рәхим кебек шәхесләргә мөселман һәм яңа заман мәдәниятен үзара бәйләү, Шәрекъ һәм рус-Европа әдәби-эстетик фикерен синтезлаштыру мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә алар татар гуманитар фәне үсешенә зур өлеш кертерлек галимнәр булып тарих мәйданына чыгалар.