Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЕЛГӘН БАШТА ТАҖ ТОРМАС


Күпчелек каләм әһелләре көтмәгәндәрәк башына килгән төрле уй- фикерләрен көндәлек битләренә яки аерым кәгазь кисәгенә төртеп баручан. Минем үземдә дә бар андый «төрткеләр». Аларның берише йә шигырь, яисә мәкалә язганда файдаланыла. Вакытын көтеп ятканнары да тора-бара шактыйга җ.ыела. Менә шулай теркәлеп килгән кыска күзәтүләремнең кайберләрен, кадерле укучым, синең хөкемгә дә тәкъдим итәргә җөрьәт кылам. Әлбәттә, фикердәшләр табуыма ихластан ышанам.
Автор


• Нострадамус киләчәк турында түгел, ә үткәннәр хакында язып калдырган, чөнки аның әйткәннәре тарихның кабатланып торуыннан гына фаразлау кебек тоела.
• Тарихи мисаллар саклауга куелган яшелчә кебек — артык дәрәҗәдә чистарту аларны бозылуга китерә.
• Хәтер юганнан алтын чыкмас.
• Культуралы катламны киңрәк ачкан саен элек кылынган вәхшилекләр күбрәк күренә.
• Иелгән башта таҗ тормас.
• Яман атлы Шаһгали җенси яктан кысыр булган, әмма аның токымы һәрбер заманда да яши.
• Үлеп яткан империянең гөнаһларын йолып алу өчен, гадәттә, аның фидиягә бирердәй малы да калмый.
• Әгәр җиңүчеләр — җиңелгән сугышчыларның каберлеген, ә җиңелүчеләр җиңгән сугышчыларның каберлеген мәсхәрәли икән, якын киләчәктә яңа зиратлар барлыкка килергә мөмкин.
• Тарихтан үзләренә кирәкле гыйбрәт алсын өчен кайбер иләмәннәрнең «арт сабагын» укытырга кирәк.
• Тәхетенә лжедмитрийлар күтәрелгән илдә алдау дәүләт дәрәҗәсенә куелыр.
• Дөньяда көчле затлар зәгыйфь затларга караганда азрак, әмма аңа карап кешелек көчкә мохтаҗлык кичерми.
• Сугыш кораллары ясарга остарып киткән илнең яшәү тәртибен көйләргә маһирлыгы җитеп бетмәс.
• Чәнечкеле тимерчыбыктан гөслә кыллары ясап булмый.
• Русия инде күптәннән кан агучанлык — гемофилия авыруы белән сырхаулый.
• Ихтыярсыз аклар һәм кызылларга бүленгән ватандашларның бер-берсе белән сугышуы организмдагы ак һәм кызыл кан тәнчекләренең үзара көрәшенә охшый.
• Бөтенебез бердәй бәхетле, һәркем үзенчә бәхетсез.
• Репрессия елларында адреналин эшләп чыгару буенча Советлар Берлеге дөньяда беренче урынны тоткандыр.
• Үзенең халкын буыннан-буынга үчеккәндәй эзәрлекләп килгән хакимият йодрыгы белән күз яшьләрен сөртүче сабыйдан да шикләнә.
• Салкын сугышлардан сәясәтчеләр җылына.
• Кайчак зур эшләр башкарыр өчен өч тиенлек кенә акыл җитеп бетми.
• Төп Канунга сыешмаган хакимият, кабырчыксыз калган ташбакадай, котылгысыз рәвештә һәлакәткә бара.
• Казанның меңьеллыгын раслаган тәңкәгә беркайчан да девальвация янамаячак.
• Әгәр Мономах бүреген мәчеткә атсалар, аны күпләр кереп алырга тырышыр.
• Бездәй сибелгән халыкларның төгәл саны, мөгаен, Хисап көнендә генә мәгълүм булыр.
• Нобель бүләген дәгъвалаучылар арасында тынычлык өчен көрәшүчеләр иң зур күпчелекне тәшкил итә, әмма җирдә эреле-ваклы сугышларның әле бер генә көнгә дә тынып торганы юк.
• Үзләре өчен яшьли төрбә төзетү хәстәрен күргән «фани иләмән»нәр элгәреге җәмгыятькә кабер казыткан «үлемсез юлбашчы» ларга караганда күпкә зирәгрәк.
• Аш-су остасының итне тапаганын карап торсаң, бездәй кавемнәрнең кагылу- сугылуы күз алдына килә.
• Безнең баш миебез тулы куәтенә эшләсә, бәлки, ахмаклыклар тагын да күбрәк кылыныр иде.
• Яңа торгызылган Кол Шәриф мәчете тирәсендә, имеш, Кремль «гарнир» гына булып тоела башлады, дип хөсетләнүче бәндәләрдән сорыйсы килә: ә Иван Грозныйлар ашап куйган «котлет» элек ни рәвешле күренде икән соң?
• Монафикъ сәясәтчеләрнең «Сөекле халкым!» дип лаф оруы яңгыраулы зал мөнбәреннән «...электоратым!» кебегрәк ишетелә.
• Шәһит киткәннәр фәрештәгә әверелгән очракта Аллаһның безне яклардай илчеләре хәтсездер.
• Ил-йорт тәрәзәсендә тәре барлыгын шәйләсәң, Ил-йорт күгендәге айны күрмәмешкә салынма.
• Сәясәтчеләр өчен дистәләрчә ел җирләнмичә яткан меңнәрчә сугышчыга караганда төрле илләрдә ыгы-зыгы тудырып торган бронза солдатлар күпкә кадерлерәк.
• Әгәр үзеңдә Чыңгыз хан оныгын күрәсең икән, димәк, синең канда Чыңгыз хан рәхәтләнеп ял итә.
• Бәгъзе татарларга дәүләткә ирешү нәтиҗәсе түгел, аны кемнәндер гозерләү барышы күбрәк ошый.
• Бернинди дә сәяси оешмада тормаучы затлар җирдә иң зур фиркане тәшкил итә.
• Иртән оекбашының уңын сул аякка бутап кигәнгә күрә, бездә дәүләт ирләренең еш кына очракта эше уңмый.
• Каешны ныграк будырткан дәүләт гәүдә зифалыгын түгел, ә билнең җиңелрәк бөгелергә тиешлеген күздә тота.
• Сталин заманында ирекле шигырь дә үзен хокуксыз итеп тойган.
• Кабер төрлечә яшәп киткән бөкреләрне төзәйтеп яхшы эш башкара кебек, әмма аннан тураеп кайткан бериш бәндәләр барыбер игелек күрсәтмәс иде.
• Бер тамчы никотиннан үлүче атларны саклап калырга омтылу татар баласының фидаиларча тәмәке тарта башлавын аклый алмый.
• Каннибаллыкка каршы таш белән генә түгел, вегитарианнарча, аш белән дә көрәшү мөмкинлеге бирелгән.
• Сөт короле, тәэсирләнеп, Дәрдемәндне укый: «.Сөт калыр, ватан китәр! Сөт калыр, ватан китәр!..»
• Бездә ишек күбрәк ясалган саен керер тишек табу кыенлаша бара.
• Бүре законнарында «лазейка» лар булмый.
• Без еш кына җүкә майлау белән шөгыльләнәбез, шул рәвешле һәйбәт каеш ясаган булып кыланабыз.
• Хәшәрәт микробларны да эчәргә өйрәтсәк, спиртның тыйб эшендә кирәге калмас.
• Безнең динебез адәм балаларын чисталык-пакьлеккә өнди, әмма «акча юучылар»ны тәмуг белән кисәтә.
• Русиядә юллар юк, юнәлешләр генә бар, алары да зиратлар өстеннән үтә.
• Бездә чистартуга бәйле күпчелек гамәлләр пычракны тигезләп таратуга кайтып кала.
• Урыска зирәгрәк уйлар иртән килә, ә татарның акылы төштән соң.
• Бары бер эшсезлек кенә кешелек өчен файдалы — Аллаһ рәхмәте белән Исрафилның сур өрергә ашыкмавы.
• Үткән хакимлек чорын еш сүгәргә яратсак та, ул заманда яшәлгән гомерне сызып ташлап булмый.
• Һәрбер тотрыклылык эчендә торгынлык яшеренеп ята.
• Бездә Аллаһ биргән газны да чит илләргә гаугасыз сата белмиләр.
• Табигать бәла-казасы вакытында электр үткәргечләр өзелсә, электрон хөкүмәт берни дә эшли алмый.
• Җирдә бихисап фаҗигаләргә сәбәп булган кеше факторы Җирнең үзен дә һәлакәткә алып бара.
• Тиктормас сыерны аякларын бәйләп саву горур кавемне ирексезләп савудан әхлаклырак.
• Культурасы түбән илдә коррупция хәтәррәк булучан.
• Ышанучан беркатлы гавам финанс пирамидаларына лаек.
• Залимлек хакимиятенең чыгыры кан-яшь белән майлана.
• Дәрәҗәле җитәкчеләр килер алдыннан урам-йортлар, теракттан соң чиновниклар сафы чистартыла.
• Милләтне «эретү казаны»на бүлгәләп салу җайлырак.
• Хуҗалар тавы түбәсенә күтәрелгәч, мәхрүмлек офыклары ачыграк күренә.
• Иманасын саткан салым түләр, Ил-анасын саткан калым даулар.
• Кансызлар кан түгүчән.
• Инсаннар катнашында үткәрелә торган реформаларга караганда тычканнар белән уздырылган тәҗрибәләр уңышлырак төгәлләнә.
• Тырма уйлап табучының рухы тыныч булсын — кеше кыямәткәчә ошбу коралга кат-кат басачак.
• Бездә таяк ике генә түгел, ә элек-электән күбрәк башлы булган.
• Татарның кайвакыт артык дәрәҗәдә тырышып гамәл кылуы үзенең капкасына туп керткән кебек килеп чыга.
• Гәрчә кыямәт көне җитмәсә дә, газиз милләтеңнең авызы мөһерләнергә мөмкин.
• Безнең җәмгыятьтә зоологлар тартарны арттырып, антропологлар татарны киметеп күрсәтергә тырыша.
• Авыз шәрифендәге телне күзәнәктән дә үстереп булыр, әмма милләт телен яңадан яралту мөмкин түгел.
• Совет чоры телевизорлары асылда аклы-каралы сурәтләр генә күрсәтсә дә, ил тормышы чынлыкта башка табигый төсләргә дә бай булган.
• Конституция — халык укымый торган китап.
• Илбасар яулап алынган җирне үзенеке итеп саный башлый, янәсе, ул шушы туфракка үзендә аккан ата-баба канын койган.
• Милли мәнфәгатьләр белән ихтыярлы-ихтыярсыз рәвештә сату итүләр дәүләтчелекне җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять дәрәҗәсенә төшерергә мөмкин.
• Югары даирәдәге «сәяси мәет»ләрне исәпкә алсаң, илдәге үлем-китем саны артып китәр иде.
• Руханә бай хакимнәр ил-атны фәкыйрьлектә тотмый.
• Кризис безнең якларга килеп җитә алмый, чөнки йөри торган юлларыбыз бик начар.
• Мәчет, чиркәү, костел, синагога ише биналарның бер-берсе белән бәрелешкәне юк, ә аларны тотучы руханиларның үзара маңгайга маңгай килүе байтак булган.
• Карло атакай түмәрдән бөтен дөньяның сөеклесенә әйләнәчәк Буратиноны гына юнып калмаган, аның озак яшәве өчен әйләнешкә агач акчалар кертеп җибәрергә дә өлгергән.
• Бездә кешенең үз иленә хыянәт итүе һичшиксез гаепләнә, дәүләтнең үз халкына хыянәт итүе мәккәмә хөкеменә җиткерелми.
• Үз илендә пәйгамбәр булыр иде, әмма үз дәүләте генә юк.
• Вакыт үлчәү берәмлеген билгеләүдә уртак фикергә килә белгән дөнья башка мәсьәләләр буенча ел әйләнәсендә сүз көрәштерүдән туктый алмый.
• «Марста тереклек бармы?» дип галәми киңлектә кызыксынган халыкны «Казылыкта ит бармы?» дигән сорау да борчырга мөмкин.
• Әгәр урамнарга ишелеп яуган ак-пакь кардан афәт ясамасак, шәһәр кышы белән һәркем Такташча хозурланып йөрер иде.
• Су анасына ышанмаган бәндәләр елгаларны кибүгә дучар итә.
• Читлектә туып-үскән очар кош ирекнең нәрсә икәнен белмәс.
• Гап-гади кендек әбисе шикелле, кирәкле вакытта кирәкле урында булырга өлгерсәк, игелекле гамәлләребез ишәеп китәр.
• Мисыр пирамидалары белән финанс пирамидалары арасында охшашлык- аерымлык шунда: аларны төзү өчен коллар көче файдаланылган; беренчеләре чиксез сокландыра, икенчеләре чиксез гаҗәпләндерә.
• Тарих агышы кабатланып тора икән, димәк, аның хаталары да әйләнеп кайта.
• Залимнәр тешле булып туучан.
• Илдән качып китсәң дә, җиргә чәчеп китәргә кирәк.
• Читлектәге тутый кош «Азатлык!» дип бертуктаусыз кычкырып утырырга мөмкин, әмма ирек яулап алу өчен аңлы иҗтиһат таләп ителә.
• Әгәр хатын-кыз бер ирне генә булса да зур итәргә алынса, тулаем илне хур итә торган гамәлләр бездә азрак кылыныр иде.
• Сөембикә манарасы чынлыкта туры килеш торадыр, безнең дөнья гына бераз авышып киткәндер.
• Пычрак шөгыль булуга карамастан, күпләребез күрәләтә сәясәткә тартыла.
• Изге саналган әйберне шаһитлеккә чакырып әйтелгән вәгъдә сүзе, әйтик, Изге Китапка кулны куеп ант итү ныграк була.
• Милли тавыктан да тәре эзе кала.
• Күп кенә илләрнең хөкүмәтләрендә балык министрлыгы бар, ә менә халык (ягъни милләт) министрлыгы юк.
• Үзгәртеп кору чорының мәдәнияте юксыллык шартларында бетле киемне үтүкләп кию гаҗизлеген хәтерләтә.
• Өлкән буын вәкилләре үткән заман режимнарын түгел, ә үзләренең яшьрәк чакларын гына сагына.
• «Ватанның төтене дә татлы вә хуш безгә», дип сокланган якташыбыз Гавриил Державин бүгенге заман шартларында мондый мәдхияләр белән дөреслеккә хилафлык китерергә теләмәс иде: һәркайда да татлы вә хуш түгел инде хәзер Ватан төтене.
• Авызга су салырлык миһербанлы затлар азайган саен халык өстенә суаткыч белән ташланучы җантимерләр күбәер.
• Аллаһ адәмнәрне матурлык нигъмәтеннән аермаса, дөньяны матурлык коткарып калырга мөмкин.