Логотип Казан Утлары
Шигърият

Елыйсы килә

Мин, Нотфуллин Илнар Илдус улы, егерме ел элек Кама Тамагы районының Балтач авылында туганмын... Урта мәктәптән соң, үзе дә укытучы булган әнием киңәше белән Казанга, Татар гуманитар- педагогика университетына укырга килдем. Кечкенә вакытымда әтием кебек механизатор булырга хыялландым, ләкин хәзер сөенәм генә: авылда андый эшләр калмады. Иҗатка кереп китү авыр булмады миңа — әз-мәз генә әдәбият буенча белемнәр Иделгә кушылган Чулман шикелле үзеннән-үзе алып киттеләр, һәм инде, әлбәттә, мәхәббәт!..


Елыйсы килә
Күңелемә урын эзләгәндә,

Барлык дөньясына төкереп,

Биеклектән җирне күзләгәндә

Зәңгәр чиксезлектән йөгереп,

Хыялымда җәннәт төзегәндә,

Тормышыма таба үрелеп,

Кинәт бушап калды ошбу дөнья,

Жәһәннәмгә төштем ишелеп...
Күңел тулган вакыт, авыр миңа,

Уйлыйм шунда юк-бар нәрсәләр.

Эчтән генә нидер көйләп йөрим,

Күзләр күрми...
Нәрсә күрсеннәр?
Бушатырга иде авыр йөкне,

Ничек итеп? Ягез, кем белә?

Елау егет эше түгел, әйе...

Ләкин... Их, бер елыйсы килә!..

Бу көн
Өч сәгатьтән ун тулганда тордым бүген.
Ләкин минем уйда әле уку түгел...
Күңел байлыгын арттыру - рухи бурыч.
Ләкин һәр сүз күңелемә сибә борыч...
Милли бурыч - икенчесе, ләкин иртән

Башка болар килми әле, булды, китәм!
Юк инде, юк, китмим - очам!
Юк инде, юк, очмыйм - кочам!
Кемне кочам? Хыялымны инде фәкать.
Әнә, таң ата бит, төшкән шәфәкъ.
Нинди рәхәт! Иде... Әйе, иде.
Ул вакытлар чөнки хәзер башын иде... 

Бәхет

Кирәкми миңа галәм,

Чөнки мин төгәл беләм:

Кирәкми миңа алтын,

Минем иң зур байлыгым

Җирдә минем кояшым...

Караңгыда калсам да,

Төн уртасы булса да,

Кызганмас ул нурларын...

Мәхәббәттән таң калу...

Яратам мин, гүзәлем,

Сине бик нык, беләсең,

Җуеп булмас акылны...

Кирәкми мина тәхет,

Минем өчен зур бәхет —

Синең серле елмаю.

Кояшым син, бәхетем,

Минем алтын тәхетем!

Һәм күзләрең ягымлы...


Нокта

Чынлап әйтәм! Инде күптән Шигырь язу туйдырды. Кара паста, Шунда аста Зур бер нокта куелды... Бар юк булды, Көлке колы Әйләнде сатирага; Акка ага Минем кара Һәм юкка чыга бара. Өчәү, әйе, Түгел гаеп — Калды әйтәсе сүзләр... Җаным читкә Китә миннән һәм йөри мине күзләп... Әйтер сүзләр, Калмый эзләр — Күп түгел икән алар. Шуңа күрә Хәзер менә Нокта куела ала.
 

Очраклылык

Һәр кеше дә бу дөньяга

Очраклы гына туа,

Син булмасаң булырмын мин,

Мин булмасам ул була.

Ләкин тормыш аңламыйдыр,

Ыржайтып усал тешен.

Ышанабыз һәм телибез

Без бары тик яхшысын,

Тормышта булган һәр нәрсә

Бара үзеннән-үзе,

Кемнеңдер язмышы ачык,

Кемнеңдер суык эзе...

Ләкин язмыш куя безнең

Алга бары каршысын.

Очраклы шул, киләчәктә

Без кемнәргә очрарбыз?!

Үзе теләгәнчә карый

Бу тормышка һәр кеше,

Ярдәм итә күрсен бары

Безгә изге Аллабыз!


Әйдә, киттек!

Әйдә, киттек! Кая? Дисең.

Кая булсын, беләсең

. Күккә меник. Йолдызлардан

Ясап бирәм беләзек.

Ерак түгел, якында.

Безнең анда менгән дә бар —

Күкнең соңгы катына...

Тизрәк, тизрәк! Җир һәм кояш

Безгә карап көнләшсен!

Әйдә инде! Ерак! — дисең.

Җидегән йолдыз белән эчик

Күктән сөю чишмәсен...