БОРЫЛЫШ

Әле яңа гына көн башлануга да карамастан, тышта көннең кай вакыты икәнен дә чамаларлык түгел. Болытлар бөтен күк йөзен каплап алган. Кояш күптән баткандыр да, ул бүтән калыкмас кебек. Өскә салкын яңгыр ява. Җир инде сеңдерә алган кадәр суны күптән сеңдергән, хәзер су асфальт буйлап, ашыкмый гына, юлда очраган чүп-чарны да ияртеп, каядыр ага. Бу шыксыз вә юеш, ямьсез көндә урамга чыгарга мәҗбүр булган адәм балалары салкыннан күшегеп, муеннарын якаларына яшереп, бераз иелә төшеп, ашыга-ашыга үз юллары һәм мәшәкатьләре белән каядыр атлыйлар.
Яңгырлы көн дә табигать мизгеле.
Салкынмы, җылымы, язмы, көзме — тормыш барыбер дәвам итә.
Газиз Камалов менә инде кайчаннан бирле тәрәзә янында баскан килеш. Зал тәрәзәсе каршында гына автобус тукталышы. Панорама зур һәм андагы күренеш-вакыйгалар гел алышынып кына тора. Кемдер автобуска җитешергә дип йөгерә; җитешә алмый, кулларын һавада бутый-бутый автобус йөртүчене тирги; кемдер төшеп кала, кемдер утырып китә. Газиз исә үзен урамдагы кешеләрдән бәхетлерәк хис итеп, тышка карап, уйланып тора. Аңа рәхәт, бер җиргә барасы да, яңгырга чыланып күшегәсе дә юк. Фатир эче тыныч, җылы. Өч бүлмәгә дә ял көннәрендә генә була торган тәмле ис таралган. Аның фатир дип аталган илендә иминлек.
Ә тышта салкын яңгыр ява.
Көзге салкын яңгыр, кемгәдер ачулангандай, тәрәзәгә бәрә. Әйтерсең лә тышта калган юлчы җылы фатирга кертүеңне үтенә. Шык, шык.. Юк, Газизләрнең тәрәзәсенә яңгыр астында калган юлчы берничек тә шакый алмый, алар биш катлы йортның өченче катында яши.
Тәрәзә каршында йорт биеклегендә тирәкләр үсеп утыра, алар җил көченә түзә алмыйча бөгелә, агачларның ботаклары тәрәзәгә кадәр килеп җитә, коелып бетә алмаган яфраклар тәрәзәгә бәрелә. Җанны күңелсез уйлар били
Илүсә НӘБИУЛЛИНА - прозаик; «Миләш тәме», «Җанкаем», «Бәхет утравы», «Кояш бүләк итәм» дигән китаплар авторы. Әлмәттә яши.
башлаганчы дип, Газиз тәрәзә яныннан тизрәк китү ягын карады.
Янгыр шыбырдаганы җанга тия, эре тамчылар калай тәрәзә төбенә шулкадәр каты
Ә
Илүсә
Н ә б иулли н а
килеп төшә ки, ул гел башка сугып торган кебек шакылдый: тып та тып, тып та тып. Юк, салкын янгыр тамчылары гына күнелне суыта алмас.
Фатир эчендәге рәхәтлек, пешкән ит, кызган май, камыр исе бөтен дөньянны оныттырырлык. Көне буе газ өстендә һәм мичендә нидер пешеренгәч, фатир эче тәмам җылынган. Һавада, бәйрәм һәм шатлык тулы ис. Менә шул тәмле ис күнелне төшенкелеккә бирелүдән саклый, борын эчләрен кытыклап, җанны иркәли. Әлеге рәхәтлекне, ләззәтне тыштагы салкын янгыр, җил генә бетерерлекме сон...
Бүген ял көне булгач, Газизнен хатыны Зөлфия иртәдән бирле кухня тирәсендә бөтерелә. Иртән коймаклап чәй эчергән иде, менә хәзер бөтен фатир эчен бәлеш исе тутырды. Оныклар белән балалар килер дип аерата нык тырыша ул. Газиз тыштагы гарасатны күзәтә-күзәтә хатынынын җылы кухняга тизрәк бәлеш ашарга чакырганын көтә.
Тамак тәмугка кертә, дисәләр дә, әлеге сүзләр хәзерге яшь буын өчен әйтелмәгән. Хәзерге яшьләр башка. Әлеге әйтемне кайбер яшьләр анлап та бетермәс. Хәзер яшьләрнен тамаклары тук, өсләре бөтен, сугышны һәм ачлыкны алар китаптан укып, кинодан карап кына беләләр.
Мондый төксе көндә балалар бәлеш дип җылы фатирларыннан чыкмаячаклар. Шулай да өмет дигән нәрсә бар әле. Газиз, балалар киләсе чаттан күзен алмый. Зөлфия дә үз ягында, иренә сиздермәскә тырышып, әледән-әле урам якка күз ташлый, өметләнә, болай да атна буе вакыт юкны сылтау итеп, телефоннан гына шалтыратып хәл белешәләр. Чакырмыйча гына, ял көне дип, хәл белергә килсәләр була бит инде. Әниләренен дә, әтиләренен дә күнелләре булыр иде. Шул-шул: ана күнеле балада, баланыкы —далада, дип белмичә әйтмәгәннәр.
Чама белән бәлеш инде пешкән булырга тиеш. Зөлфия һаман кухнясында ниндидер эш тапкан булып кайнаша, вакытны суза. Бәлеш янына анын тагын әллә никадәрле тәмле ризыгы була. Тәмле-татлылар оныклар өчен.
Уй кем өстеннән хакимлек итә? Ямьсез уй, билгеле инде, вакыты күп булган һәм эшсез кешене баса. Газизнен дә бүген вакыты күп, эше дә юк. Шәһәр фатиры эшләп үскән авыл малаен да көннәр буе сузылып диванда ятарга өйрәтте. Ике-өч көнгә бер чүп түгүне, атнага бер тапкыр, ял көнендә, тузан суыртуны исәпкә алмаганда, Газизнен эше юк иде. Бүген дә менә шулай.
Газиз үзе әтиле килеш ятим үсте. Ике абыйсы сугышка кадәр туып калганнар. Ул әтиләре сугыштан әйләнеп кайткач туган бала. Әйе, Газиз сугыштан кайткан яралгы. Сугыштан сон туган бала булса да, ул ятим үсте. Менә шунысы бигрәк йөрәкне өзгәли дә. Әтиен яу кырында ятып калса бәлки ана яшәү җинелерәк тә булган булыр иде.
Ана яшь ярым булганда әтиләре авылга килгән яшь фельдшер кыз белән авылдан чыгып киткән. Шул китүдән ул кайтып күренмәгән дә. Исәнме, юкмы икәнен дә белүче юк. Авылда әтиләренен туганнары да калмаган. Әнисе, аларнын әбиләре булган карчык, улын сугыштан көтеп ала алмыйча, Җинү көннәре якынлашканда гына гүр иясе булган. Әтисенен, өч малаен исәпкә алмагач, авылга сагынып кайтып күрер кешесе юк иде.
Абыйлары ничектер, Газиз исә әтиләре сугышта үлеп калган балалардан көнләшеп үсте. Аларга фронтовик балаларына дигән ярдәм дә, һич югы җылы сүз генә дә эләкмәде. Тамаклары икмәккә түгел, бәрәнгегә дә туймаган көннәре күп булды. Ике абыйсынын канаты астында үскәч, башка малайлар ятим дип бик кага алмадылар алуын. Шулай да ятимлекнен ачысын аны
ятимнәр генә белә. Ятимлек дигән зәхмәт синен йөзенә чыга. Ул синен атлап йөрешендә, үз-үзенне тотышында, сөйләшүендә була. Ятимлекне син юып та, икенче кием киеп тә бетерә алмыйсын. Ул синен җиде кат тирен өстенә сигезенчесе булып, ябешеп йөри.
Сугыштан сонгы авыр еллар. Газиз үзен белә башлаган иде инде. Ниндидер бәйрәм унаеннан әниләре чуен бәлеше пешерде.
Бәлеш пешерергә оннары да юк иде. Әниләре кемнәндер бурычка кечкенә генә
кисәк ит алып кайтты. Шөкер, егерме сутый бакчада бәрәнге уна иде. Ул елны да бәрәнге унды. Язга таба бәрәнге санаулы булса да, көз-кыш анын саны-исәбе булмый. Күп итеп бәрәнге турадылар. Ит белән суган да кушып, чуенны мичкә тыккач, өй эченә түзеп булмастай тәмле ис таралды. Вакыт үтми генә. Әллә сон миче сүрән булганмы? Нигә сон шулкадәр озак пешә ул бәлеш? Малайларнын баш миен әнә шундыйрак сораулар бораулый.
Ә әниләренен йөзе кояш кебек балкый, бит алмалары кызарып тора, яшәреп, тагын да матурланып киткән. Ул мич белән өстәл арасында очынып кына йөри. Тәмле ризык пешеренүе, аны әтиләре белән яшәгән сугышка кадәр имин, мул елларга алып кайткандыр. Шушы мизгелләрдә генә булса да иренен хыянәтен онытып торгандыр. Мәхәббәттән туган улларына тәмле ризык ашата алуына куангандыр.
Әтиләренен өч малайны калдырып яшь хатынга чыгып киткәненә дә инде байтак. Тормышнын авырлыгын, корсакнын гел буш булуын сөйләп бетерерлек кенә түгел. Уйласа, Газизнен хәзер дә күзләренә яшь килә. Чуен бәлеше тәмле булгандыр. Аны ашаганнары ул кадәр хәтердә дә калмаган, әмма пешкәнен көтеп торуы йөрәккә үк уелган.
Газиз кухня ягына колак сала-сала залда утыра. Вакытны бераз булса да алдамакчы булып, телевизорны кабызды. Анда да балачак хатирәләрен оныттырырлык бернәрсә дә юк. Кайсы гына каналга борсан да йә сугыш, йә шәрә кызлар.
Хатыны Зөлфия гел көтмәгәндә эндәште. Ул залга килеп чыкты да:
—Газиз, Зарифҗаннын хәлен белгәнен бармы? —дип сорап, сискәнеп китәргә һәм бүгенгегә кайтырга мәҗбүр итте.
— Нигә алай дип сорап куйдын әле?
—Теге атнада ук урамда Наташаны очраткан идем, Зариф авырып ята, хәле бик авыр, диде.
—Нәрсә булган? Хәлен барып белү түгел, бу араларда гына шалтыратканым да юк.
—Шалтырат, нигә шалтыратмыйсын сон?
—Сон... Теге бит... Вакыт...
—Вакыт, имеш, вакытына ни булган? Көннәр буе телевизор каршыннан китмисен. Шалтыратып, кешенен хәлен белергә ярты минут вакыт җитә.
—Җитә, —дип килеште Газиз хатыны белән.
—Зарифҗан бит ул синен ин якын дустын, алай гына да түгел, авылдашын.
—Дустым, —дип кабатлады Газиз янә хатыны артыннан. Үзен үтә гаепле хис итте. Болай авыз эчендә ботка пешерүе үзенә дә ошамады. Ни әйтергә дә белмичә хатынына карап тора башладым.
—Нигә мина шулай карап торасын?—диде Зөлфия, бераз үртәлеп.
—Наташадан сорамадынмы, Зарифҗанга ни булган сон?
—Сорамадым. Авырый дигәч, авырыйдыр. Ни булганын, бар, үзен белеш.
Хатыны: «Мин белгән кадәрен сина әйттем, калганы синен эш», дигән кебек кулларын җәеп, инсәләрен сикертте дә, ирен беренче сыйныфта, дәресен әзерләп килмәгән баланы тиргәгән кебек уңайсыз хәлдә калдырып, тагын кухняга юл тотты.
Гомергә булмаган хәл. Газизгә генә шулай тоелдымы, хатыны аның белән бик кискен-коры сөйләште. «Балалар килмәгән ачуны миннән ала», — дип, Газиз хатынына чын-чынлап үпкәләп куйды. Шулай үз-үзен бераз юатты.
Газиз дә, Зарифҗан да авылдан еракта, Казан каласында ук, бер институтта укыдылар. Икесенә дә, өйләнгәч, бер шәһәрдә эшләргә насыйп булды. Дөрес, Газиз башта юллама белән шәһәрдән еракта, авылда эшләде. Шулай да аларның сукмаклары озак вакытларга аерылмады, гел кисешеп торды.
Нужа дигән авыр арбаны тартып барганда Зарифҗандай кеше булу үзе бәхет иде. Тормыш үзе әчеле мунча булса, аның арбасы ай-һай авыр бит. Әле тәгәрмәчең берәр җиргә килеп төртелә, әле камыт бавы өзелә, әле тәртәң сына. Менә шул вакытта
ышанычлы ныклы дус кирәк тә инде. Зарифҗан шундыйлардан иде.
Заманалар авыр, еллар ябык, Дус-иш кирәк гомер итәргә...
Авылдашларга эш буенча да гел аралашып яшәргә туры килде. Бер тирәдәрәк өйләнешкәч, яшь гаиләләр буларак та уртаклыклар күп иде. Ирләре авылдашлар булгач, хатыннар да тиз танышып, дуслашып киттеләр, балалар да бергәрәк үсте.
—Ярый, бүген барып кайтырмын. Барыбер өйдә утырасы килми, менә бераз яңгыр гына туктый төшсен, —диде Газиз, ниһаять исенә килеп.
Аның сүзен ишетүче булмады. Бу вакытка хатыны залдан күптән чыгып киткән, кухняда бәлеше белән мәш килә иде, шуңа иренең әйткәнен ишетмәде дә.
—Чыкты, уйларымны бүлде. Тет итеп тиргәде дә, чыгып та китте, хатын- кыз димәсәң, хәтере калыр... —дип үзалдына сөйләнде Газиз.
Аның хатынына булган үпкәсе бетмәгән иде әле.
—Белермен. Бүген үк барырмын да, барысын да белешеп кайтырмын, —Газиз тиз генә тынычлана алмады.
Ә яңгыр аны үртәгән кебек отыры көчәя бара. Җил тәрәзә төбендәге, балкон өстенә каплаган калайларны йолкып шыгырдый, ыңгыраша. Коеп яуган салкын яңгыр да, җил дә түгел, нәкъ менә шушы калай тавышы күңелгә шом сала, тыштагы хәлләрне берничә тапкыр көчәйтеп өркетә.
Менә шушы тавышларга колак сала-сала, тыштагы хәлләрне күзәтә- күзәтә тәмам туеп, Газиз инде ничәнче тапкыр кухняга сәяхәт кылды. Бәлеш ашарга утыртучы юк. Бу —ниндидер тәмле ис белән газаплау ысулы. Ул хатынын да аңлый, аның балаларга кайнар бәлеш ашатасы килә. Ә алар йә кинога киткәннәрдер, йә дусларына кунакка, аларның әниләре белән әтиләре гамьнәрендә дә юк. Яшьлек ул бер генә. Аның өчен начар һава торышы да, салкын җил дә, яңгыр да киртә түгел.
Балалар килмәделәр. Ярый әле шалтыратып ниндидер базада ял итүләрен әйттеләр. Көтеп-көтеп тә ни килен белән малай, ни кияү белән кыз күренмәгәч, бәлеш ашарга утырдылар. Табын янында сүз ялганып китмәде. Хатыны балаларны, оныкларын уйлады, ә Газизнең уйлары аны кабат-кабат Зарифҗанга алып кайтты.
Ул көнне Газиз якташы янына соң гына, яңгыр туктагач, өйләрдә ут алынгач кына барды. Инде тышта караңгы булуга да карамастан, якташы өйдә үзе генә булып чыкты. Зарифҗан дусты фатир ишеген ыңгыраша- ыңгыраша килеп ачты да, кул биреп исәнләшкәч, ыңгыраша-ыңгыраша янә урынына барып ятты. Хәле авыр булуы хактыр, күрәсең. Ачык йөзле, киң күңелле Зарифҗан җитди сәбәпсез кунакны болай каршы алмас. Бүген хәл гел башкача. Фатирда үлем тынлыгы. Салкын. Тәмле ризык түгел, гомумән, нидер пешкәне сизелми.
Почмактагы тәре бүген аерата тасраеп, чекрәеп Газизгә карап торган шикелле тоелды. Тәрене килгән саен күрсә дә, аңа тыныч кына карый алмый ул. Караган саен тәне буйлап салкынлык йөгерә, бала йоннары кабара. Наташа үз динен тота, аны яхшы белә һәм төгәл үти. Ул бөтен йола-бәйрәмнәрне җиренә җиткереп башкара.
Хуҗаның төсе качкан. Сүзе дә бакый дөнья тирәсендә генә. Тәмам үләргә җыенып беткән.
Зарифҗан Газиздән ике яшькә генә олы. Икесе дә пенсия яшенә якынаеп киләләр. Пенсиягә чыккач кешенең икенче сулышы ачыла, яңа тормыш башлый диләр. Зарифҗанга карагач моңа бер генә дә ышанасы килми. Күңеле тәмам төшеп беткән авылдашының.
—Табиб чакырттыңмы соң?
—Чакырттым.
—Больнычный алдыңмы соң?
—Алдым.
Сүз ялганып китә алмады. Газиз: «Хәлең ничек соң?», «Дарулар эчәсеңме, файдасы тияме?» кебегрәк берничә дежур сорау бирде, авылдашы исә ыңгыраша-
ыңгыраша гына җавап кайтарды.
Наташа өйдә юк иде. Кая булыр ул. Вакыт та соң бит инде. Газиз килгәннән бирле үзен борчыган сорауны бирәсе итте:
—Наташа үзе кая соң ?
Зарифҗанның йөзе чытылды. Ул лимон капкандагы кебек авызларын кыйшайтып, әче итеп елмайды. Кысылган иреннәре арасыннан гына берничә сүз сытып чыгарды:
—Аның кайда икәне билгеле инде.
—Миңа билгеле түгел.
—Кара шәлен ябына да, чиркәвенә чыгып китә...
—Алай...
—Көн дә шулай. Соңгы вакытларда бигрәк дингә бирелде, өйдә торганы да юк.
Газиз авыру кеше белән килешеп, аның сүзләрен җөпләп кенә утырасы урында:
—Соң аның да үләсе бар инде! — дип әйтеп салмасынмы, югыйсә алай уйламаган иде бит, Наташаның өйдә булмаганын хупламаган иде.
—Анысы шулай инде, — дигән булды авылдашы, аның дусты әйткән сүзләрдән тәмам кәефе төште.
—Пәр кешегә үз дине, әнә бит синең дә «Аятел-көрси»ең яныңда гына ята.
«Телем — дошманым», —дип, Газиз ул сүзләрне шунда ук ник әйткәненә үкенде.
Чир белән бетерешкән, ялгызлыктан гаҗиз булган дусты эндәшмәде. Ул, дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй кулларын гына җәйде дә, башын селкеп куйды. Караңгы йөзе тагын да ныграк караңгыланды.
Алай әйтергә кирәк түгел иде. Сүз үрчетә, бәхәсләшә торган чакмыни. Болай да күңеле төшкән авыру кешегә шулай дип кем әйтә инде. Җүләр баш. Авылдашының күңелен күтәрердәй, һич югында юатырдай, авыруын оныттырырдай сүз табарга иде бит.
Ике арада урнашкан авыр салкын тынлыкны нинди генә сүз әйтеп тә җылытырлык түгел иде инде. Ни китәргә, ни тагын бераз утырырга белмичә, Газиз бераз аптырап торды да, кайтырга кузгалды. Ах-ух килеп, кешене түгел, үз-үзен дә сөйми яткан Зарифҗан кунагын үгетләп тормады.
—Ярый, мин китим инде, — дип, Газиз урыныннан калкыну белән, ул да урынынан торды, ишеккә кадәр озата килде.
Чыгып китәргә ишек тоткасына тотынгач кына Газиз үзе алып килгән, кергәч тә ишек төбендәге тумбочка өстенә куйган букчасын күрде.
—Бәй, онытып та торам икән. Зөлфия бит сина тәм-том төяп җибәрде. Син ярата торган тозлы кыяр, помидор, кәбестә. Авызына тәм керер. Бәлеш суынгандыр инде, анысын җылытып ашарсын.
—Нигә шул кадәр күп алып килден. Әле гел юньләп ашаганым юк. Рәхмәт инде. Зөлфиягә дә рәхмәтемне җиткерерсен.
—Җиткерермен.
—Хәл белүен өчен рәхмәт.
—Наташага сәлам әйтерсен.
—Әйтермен, әйтермен.
Бер төшкән кәеф күчтәнәчләрне тапшырганда да, урамга чыккач та күтәрелмәде.
Җил тынган, янгыр туктаган. Подъезд ишегеннән чыгу белән кичке салкын һава Газизнен күлмәк, плащ якасыннан муенына кереп тулды. Күңелсез уйларына бирелгән ирне салкын һава да айныта алмады.
Юл буе ул үзенен турысын әйтә торган гадәтен, кирәк чакта телен тыеп кала белмәвен тиргәп кайтты. Хәл белергә барды, янәсе, кешенен авырткан җиренә кагылып, җәрәхәтен янартты. Тьфү.
Кәрнәрсә, һәр гамәлен өчен түләргә кирәк диюләре шушы микәнни?
Зарифҗан әнисенен хәер-фатихасыннан башка өйләнде. Анын рус кызына өйләнәсен ишеткән әнисе: «Марҗа киленне өемә кертәсем юк», —дип пыр тузды. Шулай әнисе бик каты торгач, Зарифҗан өйләнүнен беренче елларында авылга да
кайтмады. Улынын әлеге эшенә рәнҗегән әнисе дә аларга килмәде. Зарифҗан хатыны белән, балалары туып, шактый вакыт узгач кына әнисе янына кайтты. Вакыт узгач, әнисе күрәчәге белән килеште, ләкин киленне үз итмәде. Наташа да Зарифҗаннын әнисе өчен егылып китмәде. Ул кемгә кияүгә чыкканын белсә дә, санлашырга теләмәде. Утыз елга телне түгел, һич югы «әни» дигән сүзне генә дә өйрәнмәде.
Зарифҗаннын Наташаны яратуы көчле идеме, белмим. Ул хатыны кылган гамәлләргә бер генә дә сүз әйтмәде. Наташа ни эшләсе килсә, шуны кыланды. Балалар тугач та аларны чиркәүгә алып барып чукындырды. Муеннарына тәре тагып куйды. Әни кешегә ни әйтерсен, анын да үз дине. Боларга каршы Зарифҗан ни ак, ни кара дип бер сүз дә әйтмәде. Зарифҗаннын әнисе генә: «Шул балаларны кочагыма алып ярата да алмыйм, ин элек күзем муеннарындагы тәрегә төшә дә, тәнем эсселе- суыклы булып китә», —дип сөйләп йөрде. Әниләре татарча белмәгәч, өйдә татарча сөйләшмәгәч, балалар да татар фамилияле урыс кызы белән урыс малае булып үсте. Аларга рус теле — ана теле булды. Яшьрәк чакта мондый гына вак-төяккә Зарифҗан да игътибар итмәде. Ә ул игътибар иткәндә сон иде инде.
Кеше язмышына читтән карап торганда гына шулай акыл өйрәтергә була. Газиз үзе дә, Ходайнын рәхмәте белән генә, Зарифҗан хөкемендә кала язды. Ярый әле бәхеткә юлында фәрештәдәй изге җан очрады. Бер авылда эшләгәндә фатир хуҗасы Мария апа ана вакытында төпле кинәшен биреп өлгерде.
Газиз —солдат хезмәтләрен үтеп, институт тулай торагында биш ел торып, тәмам шомарган, югары белемле егет, күрше районга, урыс авылына эшкә билгеләнде. Авылнын да ниндие әле. Шәһәрдән ерак, юлы-ние юк. Авыл кешеләре өйгә кертелгән су, газ турында әле хыялланмыйлар да. Шушы кечкенә авылда фатир хуҗасынын сыер абзарыннан аз гына зуррак клуб бар. Авыл яшьләре, Газиз кебек юллама белән эшкә билгеләнүчеләр, эч пошканда шунда җыелышалар. Кышкы төннәр ел кадәр озын тоела. Күнелсез. Шул күнелсез бушлыкны тутыру өчен кемдер шешә белән дуслаша, үзенчә озын төннәрне кыскарта. Авылда самогон ише шайтан суы эчәргә генә түгел, батып үләргә дә җитәрлек иде.
Газизнен килеп, авылда эшли башлавына бер ел тула дигәндә, зур үзгәрешләр булып куя язды.
Кышкы көннәр, озын төннәр артта калып, җир йөзенә ямьле яз, анын артыннан чәчәкле җәй килде. Су буена урнашкан кечкенә авыл шомырт, җиләк, чәчәк исенә күмелде. Табигатьнен искиткеч матур чагы. Яшь җилкенчәкнен генә түгел, чәчләренә чал кергәннәрнен дә хәмер эчмичә исерә торган вакытлары җитте.
Көн тиз уза. Чөнки Зариф көндезләрен эштә.
Кичләрен кая барырга белми кангырып йөргәндә, авылга шәһәрдән бик чибәр кунак кызы кайтты. Ул кызнын матурлыгын ничекләр генә итеп анлатсан да күз алдына китерү мөмкин түгел, анын үзен күрергә кирәк иде.
Кунак кызы авылдагы «культурный» укытучы кызларга да охшамаган. Ул үзгә. Кәнсә тирәсендә чуалган, чиста киенеп йөргән укымышлы кызлардан да аерылып тора. Фермада эшләүче авыл кызлары белән бөтенләй чагыштырырлык түгел. Ул —башка. Ул —күктән ингән фәрештә кебек. Аны хәзер телевизорлардан күрсәтелә торган «модельләр» белән генә чагыштырып була. Үзе зифа буйлы, үзенен килмәгән җире юк. Модельләрнен аларнын күкрәк турлары тип-тигез, такта кебек. Ә бу Люба-Любовьнын күкрәкләре ике алма, тал чыбыгыдай нечкә биле менә-менә өзелеп китәр кебек. Ул чәчләре болыт кебек куе-бөдрә. Ул күзләр, ул кашлар дисенме. Кыскасы, гүзәлләрнен гүзәле инде.
Ак куллары аның шикәр кебек,
Бит очлары таңдай кызарган.
Якын килсәң, янып китәр кебек...
Юк, анын матурлыгын әйтеп бетереп мактардай шагыйрь әле тумаган. Андый
матурлыкны мәнгеләштерердәй рәссам да юк. Авылда булган бөтен ир-ат, шул исәптән Газиз дә кунак кызына бердәй гашыйк булдылар.
Сез инде: «Яратканга —ямьсез, ачыкканга —тәмсез булмас, гашыйк булганга гына ир-ат күзенә шулай матур күренгәндер» — диярсез. Юк-юк, алай уйлап ялгыша күрмәгез. Бу гашыйк Газизнен генә түгел, бөтен авыл халкы фикере. Хәтта Газиз фатирда торучы хуҗа ханым да аны мактамый түзә алмады: «Бигрәкләр дә матур кыз инде, мона кадәр минем мондый матурлыкны күргәнем юк иде әле», —диде. Ә Газизнен фатир хуҗасы юк- барга гына тел чайкый торган кеше түгел.
Мария ханым яшь кыз килеш, хатыны үлеп дүрт бала белән тол калган кешегә кияүгә чыккан. Берсеннән-берсе кечкенә шул балаларны аякка бастырган. Үзенен укырга, белем алырга хыялы да булган. Табигать биргән йөгерек уе, сәләте булса да укырга китмәгән. Яшь гомерен шул ятимнәргә багышлаган, аларны үстереп, барысын да кеше итеп тараткан, ирен җирләгән. Хәзер ялгызы гына алты почмаклы йортта тора. Ялгыз гомер матуррак узсын дип өйдәш кертә. Газиз анын чираттагы өйдәше иде. Алар бергәләп көзне, озын кышны уздырдылар. Никадәрле китап укыдылар, ниләр турында гына сөйләшеп бетермәделәр. Акыллы хатыннардан иде Мария ханым. Кайбер бәхәсләрдә югары белемле Газиз дә Мария апасының үзеннән акыллырак булуын танып, артка чигенә иде.
Дөрес, балалары аны онытмыйлар, сирәк булса да кайталар, посылкалар да җибәргәләп торалар, акча да салалар. Ләкин ул балаларга гына ышанып, аларның ярдәменә генә карап тормый. Үзе колхоз эшенә дә чыга, сорап килгән кешеләргә күлмәген, бишмәтен дә тегә, шәл дә бәйләп сата, кыскасы, бер генә минут та тик утырмый. Укымаган китабы, карамаган киносы юк. Авылга кино-концерт килсә, берсен дә калдырмый. Авыл китапханәсендәге китапларны күптән укып бетергән, районга барган кешегә китап алып кайтырга куша. Өйдәге китап киштәсе сыгылып тора. Менә шундый алдынгы карашлы, укымышлы ханым ул.
Сүз бит шәһәрдән кайткан чибәр кунак кызы турында иде. Менә шул кунак кызына бер көнне кинодан соң Газиз, бөтен кыюлыгын җыеп, сүз катты. Риза булмас, озата кайтырга ясаган тәкъдимемне кире кагар дигән иде. Какмады. Нәкъ шагыйрь әйткәнчә килеп чыкты:
Юри генә: «Киттек», —дигән идем, Харап була яздым мин, егет.
Ул култыклап алгач, бу йөрәгем, Өзелеп төшеп китте җу-у-у итеп.
Газиз, үз бәхетенә үзе ышана алмыйча, кунак кызы янәшәсеннән атлый. Куллар да артыкка чыкты. Аларны кесәгә тыксаң да мәзәк кебек, селкеп баруы да матур түгел.
Беренче озатып кайтуда искитәрлек әйбер булмаса да Газиз бәхетле иде. Ул мәхәббәт дигән диңгезгә төшеп батты. Хәзер ул мәхәббәттән исергән, башларын югалткан, кысага сыймаган әллә нинди гамәлләр кылган кешеләрне аңлый. Үзе дә тиле кешедәй гел елмаеп йөри. Бәхете-шатлыгы белән уртаклашасы, аны бөтен кеше ишетерлек итеп кычкырасы килә.
«Мин Любаны яратам».
«Мин дөньяның иң матур кызын яратам.»
Кычкырып әйтмәсә дә, эчендәге Мине әнә шулай шәрран яра аның. «Мин Любаны яратам...»
Шул кичтән Газизнең күңелендә ике яз хакимлек итә башлады. Көн белән төн ялганды. Көне буе Любаны гына уйлап йөри. Аны уйлап уянып китә, аны уйлап эшли, аны уйлап йокларга ята.
Таң аттырганчы, сулыш алырга да куркып, аның янында утыра. Бар да татлы төш сыман гына. Тирән итеп сулыш алса, уянып китәр дә, янындагы фәрештә юкка чыгар, ә ул шыксыз чынбарлыкта калыр сыман. Дөньядагы иң матур кыз аныкы. Аннан бәхетлерәк кеше юк. Шундый матур кыз үзенә игътибар итте бит, дигән кайнар уй
гел баш миен пешереп-көйдереп тора. Бәхет күкрәк читлегенә генә сыешмый.
Хәзер Газиз өчен бөтен нәрсә Люба белән бәйле иде. Ул киләчәккә планнарын да Люба белән бәйләп кора. Люба белән аннан туган матур- матур балаларны күз алдына китерә. Яраткан хатыны белән шәһәр урамыннан барганда ир-егетләрнең каерылып-каерылып аның Любасына караганнарын тоя. Күкрәк турындагы йөрәк буласы урындагы рәхәтлекне әйтеп аңлатырлык кына түгел. Кыскасы, Газиз бәхеттә, әкият дөньясында яши, хыял дулкынында тирбәлә.
Ул бәхетле. Ул бик бәхетле. Ул чиксез бәхетле.
Үзендә фатирда торучы егеттәге үзгәрешләрне хуҗа ханым да сизми калмады. Авылда сер яшереп буламы инде. Анда син уч төбендәге кебек. Эшләр тирәнгә китә башлаганчы дигәндер инде, хуҗабикә ханым бер көнне клубка барырга җыенып йөргән егетне каршына утыртты.
—Улым, утыр әле, мин сина бер сүз әйтәм, —диде ул.
—Ярар, Мария апа.
—Син утыр, утыр. Озак тотмам, китәрсен клубына.
Газиз сүзнен үз файдасына бармаслыгын чамалаудан куырылып китте, нидер сизенеп шомланып куйды. Шулай да урындык алып Мария апа каршына утырды. Ул ана әниедәй якын, анын сүзен тынларга кирәк.
—Тынлыйм, Мария апа.
—Синен кунак кызы белән эшләрен ничек сон?
Җавабынын үтә мәгънәсез икәнен белә торып, Газиз каушаудан ахрысы, сорауга сорау белән җавап бирде.
—Нинди кунак кызы?
Мария апа анын бу ахмак соравын ишетмәгәндәй колак яныннан уздырып җибәрде.
Газиз үзенен кызарганын сизде, бит алмалары, ике колагы ут булып янарга тотынды. Ул барысын да белә. Әйтәм бит, авыл халкыннан нидер яшерәм димә инде син. Ни булганны түгел, ни буласын да алдан белеп торалар. Боргаланудан файда юк. Мария апа каршында бигрәк тә алай эшләргә ярамый. Дөресен сөйләп бирергә кирәк.
—Яратам мин аны. Өйләнергә уйлыйм. Ул да мине ярата, кияүгә чыгарга каршы түгел.
—Шулай дип уйлаган идем аны...
Хуҗа ханым озак кына эндәшми утырды. Ул өйдәш егетне рәнҗетмичә генә ышандырырлык сүзләр эзләде ахрысы. Әйтәм бит, үтә акыллы, хикмәтле хатын иде ул.
Газиз күзләрен фатир хуҗасыннан ала алмыйча сихерләнгәндәй утыра бирде. Нинди хөкем чыгарыр икән. Эчтәге бәләкәй шайтан: «Кешене тынла, үзенчә эшлә», —дип акыл да сата башлады. Мария апа сүзләрен үлчәп кенә тезеп китте:
—Улым, Люба матур кыз, ана гашыйк булмый мөмкин түгел.
—Матур гына түгел, бик матур...
Мария апа янә анын сүзләрен ишетмәгәндәй, бәлки уй-фикере чуалмасын диптер, сүзен дәвам итте.
— Мин әби булсам да аны очратканда күз тимәсен дия-дия, сакланып кына сокланып карыйм, бәхете генә булсын берүк. Син дә яратмаслык егет түгел. Буен-сынын бар, укыган, акыллы егетсен. Сүз дә юк, бик пар килгәнсез. Тик... Үзеннен сөйләвен буенча, әниегез бер ялгызы өч малай үстергән.
—Әйе, безне әни берьялгызы үстерде.
—Җинел булмагандыр. Авырлыгын, ялгыз килеш малайларны аякка бастырунын ни икәнен үзе генә белә торгандыр. Сезне үстергәч, аякка бастыргач тормышы көйләнер дип планнар коргандыр. Кызлары булмагач, киленнәрен әллә ничә тапкыр күз алдына китергәндер. Бу эшенә синен әниен ничек карар сон? Бу хакта уйладынмы?
—Юк, уйламадым.
—Уйламагансындыр шул.
—«Ана күнеле — балада, баланыкы — далада,» —дип, Газиз кайдандыр ишетеп калган әйтемне китереп, сүзне уенга борырга тырышты.
—Татар авылына, бер авыз сүз дә русча белмәгән әниен янына маржа килен алып кайтуын турында уйладынмы?
—Юк, ул кадәресен уйлап бетермәдем әле.
—Юктыр шул, улым, яшь чакта ул кайнар башлы буласын, айларга, елларга план корып куймыйсын.
—Кая инде ул елларга план кору, Мария апа, күрдем дә гашыйк булдым.
Менә шул.
—Бу хәлләргә әниен ничек карар?
—Белмим.
—Ә аны кем белергә тиеш сон?
—Миндер инде
—Син шул. Гомерен сезгә багышлаган әниегез турында да уйларга кирәк.
—Әни мине анлар дип уйлыйм.
—Сүз дә юк, әниен сине анларга тырышыр. Акыллы егет бит син. Унсигез яшьлек кайнар башлы чагын узган. Бөтен нәрсәне уйлап эш итәргә кирәк, улым. Әниен йөрәге белән анласа да, күнеле белән киленен кабул итәрме?
—Анысын белмим, Мария апа...
—И, бала, бала, белмисен шул...
Газиз авыз эченнән ботка пешерде. Фатир хуҗасы сүзен дәвам итте:
—Билгеле, ана баласынын теләгенә каршы килә алмас, бик теләсән, синен бәхетен өчен фатихасын да бирер, тик... Тик ...
Мария апа тагын озак кына тын торды. Ул гашыйк кайнар башны үпкәләтмичә генә суытырдай төпле сүзләр эзләде. Юк, ул сүз эзләп тормый иде, сүзләренә төпле дәлилләр китерде.
—Улым, уйла әле. Өйләнерсен, балаларын да булыр. Бәлки син чыннан да хатыннан унарсын. Люба яхшы тормыш иптәше дә булыр, син аны, ул сине яратып та яшәрсез. Бер көн килер. Юктан гына тавыш чыгар. Син өзелеп яраткан кешен сина: «Татарин», —дияр. Менә шул сүзне син гафу итә алмассын. Бәхет белән тулып торган тормыш касәгез әнә шул бер сүздән чатнап китәр. Тормыш касәсе чатнарга күп кирәкми ул. Ә чатнаган касәдә су тормый...
Фатир хуҗасы тынып калды. Өй эче тып-тын. Мич аралыгында чикерткә генә үзенен җырын суза. Анын ике әнгәмәдәш хәлендә эше юк. Чатнаган касәдә су тормый...
Газизнен күнелендә буран купты. Уйлардан башы тубал булды. Акыл белән йөрәк гел килешә алмады. Берсе Мария апа яклы, икенчесе аны тынламаска кушты. Әнә шул күнелдәге каршылыклы уйлары, буран белән клубка чыгып китте. Клубка барып җитмәде, кырт борылып, су буена төшеп китте. Уйлары белән тан аттырды.
Любасы аны бу кичтә көтеп ала алмады.
Көн артыннан көн уза торды. Кайнар башы бераз гына суына төште. Салкын акыл белән Мария апанын сүзләрен кинокадрларын әйләндергән кебек кат-кат әйләндерде. Уйлаган саен анын хаклыгына инана барды.
Ә йөрәкнен бирешәсе килмәде. Ул һаман «Люба» дип янды. Йөрәгенен ничек януын, анын ничек авыртуын сүз белән генә анлатырлык түгел иде. Вакыт — дәва. Әнә шул дәвалы вакыт узган саен, йөрәктәге авырту кимер кимүен. Ләкин ин авыр берничә көнне уздырасы бар иде.
Салкын акыл һәм Мария апанын теге бер сүзе кайнар йөрәкне җинде. Егеттәге үзгәрешләрне Люба да сизде. Сулып, ябыгып китте. Ябыгу ана тагын да ныграк гүзәллек өстәде.
«Якын килсән, янып китәр кебек...», дип кабатлап йөрде Газиз үзалдына. Бөтен
көчен җыеп, Люба белән анлашты. Ул көнне алар яктыргач кына аерылыштылар.
Йөзләренә таннын алсу төсе кунган, шикәр кебек ак йөзле Любаша аерылышуны үзенчә кичерде. Газиз үзенчә. Икесенә дә авыр иде.
Газиз башта кыз алдында үзен гаепле дә, гөнаһлы да тойды. Тора-бара бу хисләр дә тоныкланды. Аларны вакыт тузаны каплады. Оныттырды.
Мария апаның бер сүзе тормышын үзгәртергә мәҗбүр итте. Бер сүз уй агышын гына түгел, тормыш агышын икенче якка борып җибәрде. Әнә шул бер сүз тормышка яңача карарга мәҗбүр итте. Борылыш. Әйтергә кирәк, вакытлы борылыш. Гомерләр узгач андый борылышны ясау авыр булыр иде.
Шул вакыйгадан соң Газиз эшкә үзләренең ягына кайтты. Чираттагы ялларда, атна арасында да гел авылда күренә башлады.
Чибәрләр үзләренең авылында да бар икән. Авыл кызына өйләнде. Аның белән өч дистә ел яшәп, бер генә көн, бер генә минутка да үкенгәне булмады. Зөлфия менә дигән хатын, әнисенә менә дигән килен, балаларга менә дигән әни булды.
Әгәр Любага өйләнгән булсам... дигән уй элегрәк башына еш килде. Үкенер иде микән? Үзе егылган — еламас, дип яшәр идеме? Билгесез.
Зарифҗан дустының тормышына караган саен ул Мария апасына рәхмәт укыды.
Бер сүз. Тормышны аягыннан башына куярдай, язгы ташкын кебек ургылып аккан суны борырдай бер сүз...
***
...Бүген көн бөтенләй башка. Давыл узган, дөнья тынган. Көз димәссең, күк йөзе чиста, анда бер генә болыт әсәре дә юк. Тирә-юньдә көчле җил, буран һәм гарасатлардан соң гына була торган тынлык. Кичә җиргә ятардай булып бөгелгән агачлар бүген тып-тын, үз дәрәҗәләрен белеп, мәгърур гына басып торалар. Көчле җил агачлардагы соңгы яфракларны йолкып алып, әллә кайларга очырып киткән. Бүген исә кояш та: «Кичә минем көн түгел иде, гафу итегез инде, чыга алмадым, менә бүген мин сезнеке... — дигән кебек елмаеп, күк йөзен балкытып тора.
Кояш чыккач җир нурга күмелгән. Өй түбәләрендәге кошлар да чыркылдашмый, бер-берсе белән чукышмый тыныч кына җылы нурларга коенып утыра. Урамда йөрүчеләрнең дә бүген аяк атлауларына кадәр үзгә. Җитез, дәртле атлыйлар. Кешеләрнең йөзләре якты, бит алмаларында әллә күктәге кояш нурлары уйный, әллә үзләре матур көнгә карап елмаялар.
Кара инде, кичә нинди иде дә, бүген көн нинди. Күңел дигәнең дә шулай бит. Менә генә сыкрап әрнеп тора, икенче караганда якты көн кебек балкып китә. Узган көн сыкрап-сыктап торган күңелен бүген кызы белән оныгы басты да куйды. Иртән-иртүк кызы шалтыратып: «Әтием, хәлең ничек, әнием ни хәлдә?» — дип балдан татлы теле белән җанымны иркәләде. Оныгы исә: «Бабаем, сине бик сагындым», — дип, күгәрчендәй гөрләп, күңеленә май якты. Тәүлеккә якын шомландырып торган күңелендәге теге кара болыт таралды да китте.
ХИКӘЯ
ле яңа гына көн башлануга да карамастан, тышта көннең кай вакыты икәнен дә чамаларлык түгел. Болытлар бөтен күк йөзен каплап алган. Кояш күптән баткандыр да, ул бүтән калыкмас кебек. Өскә салкын яңгыр ява. Җир инде сеңдерә алган кадәр суны күптән сеңдергән, хәзер су асфальт буйлап, ашыкмый гына, юлда очраган чүп-чарны да ияртеп, каядыр ага. Бу шыксыз вә юеш, ямьсез көндә урамга чыгарга мәҗбүр булган адәм балалары салкыннан күшегеп, муеннарын якаларына яшереп, бераз иелә төшеп, ашыга-ашыга үз юллары һәм мәшәкатьләре белән каядыр атлыйлар.

Реклама