Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗ ДӘ КОШЛАР НӘСЕЛЕННӘН МИКӘН?


Сандугачым, әйт үземә,

Кайсы талга кунасың?..
Халык җырыннан

Сандугачым, әйт үземә:
Кунып кайсы талларга,
Кайлардан
Моңнар аласың? —
Телим җырың аңларга!
Мин — шагыйрь генә:
«Шигырьләр —
Шагыйрьнең җыры!» — диләр.
Мең-мең шагыйрь — кайсыларын
Сиңа тиңләп кем сөйләр!
Шигырьләр — җырларым, җырлыйм:
«Илем, халкым...» — димен дә.
Җырымда — гел зар...
Булсамы
Сандугач моңы миндә!
Эх, сине сандугач иткән
Моңнарны кайдан алыйм?
Сандугач булалмам, ләкин..
Тик...
Шагыйрь булып калыйм...
Җырымда
Моң булсын, зар булганчы:
Илем, халкымны җырлармын
Йөрәгем ярылганчы...


***
...Язмышыбыз — шаклар катарлык чор...
Әйтергә дә курыктык: «Без — татар...»
Меңәр-меңәр татар арасыннан
Табып булдымы — чын... йөз татар?!
...Хыялларга байрак кадарлык чор!
Һәр татарда уян, татарлык:
Амбразуралары утлар чәчсә,
Газинурлар булып ятарлык!


Коръән
(эзопчарак)
...Хәзрәти Коръән, Зәбүр,
Тәүрат та шул, Инжии дә шул!
Г.Тукай

I
Кулыма Коръән алам мин,
Хәйраннар кала-кала:
Рәсүлгә
Егерме өч ел (?!)
Иңдергән шуны Алла.
II
...Бутаганнар
Кулларына
Коръән алган кемне дә:
«Җәннәт тә — юк, тәмуг та — юк
Һәм юк «хисап көне» дә...»
Шулар —
«Дин — ялган юл!» — диеп,

Мәчет-чиркәүләр ваткан.
Коръәннән сүрә аңламас
Наданнар... акыл саткан...
Шулар —
Властька үрләп тә! —
(Гарьлек тә һәм... оят та...)
Төзи алмаган (алмый да!)
Юньле бер җәмгыять тә...
Шулар —
«Без — хак юлда!» — диеп
Иярткән — башлар бутап...
Шулар... упкынга җиткерде... —
«Уф, Алла...» — дидек, туктап...
III
Эх, бутадылар —
Кулыма
Коръән алгач! — мине дә:
«Алла да — юк, пәйгамбәр дә,
Дини дә — юк, дине дә...»
Алла бит («ул чакта» әллә
Галәмдә эше беткән?!)
Егерме өч елын
Җиргә —
Коръәнгә! — сарыф иткән!..
IV
«Минем арттан!» — диеп,
Җанга
Шом сала яңа ялган...
...Кулда — Коръән: иң хак юлны
Алла Коръәнгә салган!..
***
Һәркем бәхет өчен туа!
...Бәхеткә юл барында
Бәхетлеме, бәхетсезме
Күп икән җир шарында?
Бәхетсезләр — бихисап бит...
Кеше шуны аңламый:
Бәхеткә илткән юлда да

Бәхетсезлек сагалый...


***
Авылдашым Вәгыйз Идрисигә
Түм-түгәрәк дөнья:
Дөбердәтеп,
Калаларда яшәп ятулар.
Онытылды, авыл, бәйрәм саен,
Атна саен сиңа кайтулар...
Атнага бер түгел — аена бер
Хат салмаган чаклар булгалый.
Аена бер түгел — елына бер
Кайталмаган чаклар булгалый...
Синдә туып, синдә үскәнбез бит,

Иген иккән, көтү көткәнбез.
Калаларга чыгып киткәнбез дә...
Диваналар булып беткәнбез.
...Себерләргә китсен — кала корсын!
Сыра сатсын!..
Урам себерсен!..
Шагыйрь булсын!..
Космонавт та булсын:
Җиргә басып, Айга сикерсен!..
Юлларына таулар чыгып ятсын!..
Алларына язмыш таш өйсен!..
Тик барыбер
Кеше
Елына бер
Туган якка кайтып баш исен!


***
Кеше барыбер кошлар нәселеннән...
С.Сөләйманова

Без дә кошлар нәселеннән микән? -
Идел, Урал — туган җиребез:
Иделләрдә татар — беребез,
Беребез...
Уралларда башкорт — беребез.
Без дә, дуслар, кошлар нәселеннән! -
Сулар, таулар — туган җиребез:
Иделләрдә аккош — беребез, Беребез...
Уралларда Бөркет — беребез.
Тик без — «затлы кошлар» нәселеннән! -
Беребездән затлы беребез:
«Затлы нәселдән — без!» — дип,
Кошларның
Кырылып бетеп барган төре — без...


***
Син — минеке!
Мин — синеке! -
Безгә
Тагын нинди бәхет теләргә?
Бәхет кирәк — бәхетсезгә,
Акыл
Кирәк булган кебек юләргә...
Бармаклар
—Бармаклар нигә тигезсез —
Аңлаталмам һичкемгә...
—Йодрыкларга төйнәлгәндә
Тигез булсын өченгә!


***
Китап укучы аз булу —
Һич түгел каза!
Каза —
Китаплар укымаучылар
Үзләре... китап яза?!
Авылым эте
...Аякларын күкрәгемә терәп,
Өрә... Өрә...
Үзе — тешләми?!
Ник тешләсен? -
«Сагындым!..» — дип өрә:
Шуңа хәтта башым эшләми...


***
Тормышның үз законнары
(Ни генә кылмый тормыш?!):
Ал белән гөл кавышса да,
«Ал да гөл» булмый тормыш...
Башкортстан татарларын уйлап...
Башкорт булу өчен күп кирәкми...
Р. Тойгын
Татарларга татар булу өчен
Ниләр кирәк икән? —
Күп микән?..
Башкорт булу өчен күп кирәкми:
Татар булып тусаң — шул җиткән...
Кабер ташындагы язу
Һәммәгез дә монда килә,
Киртә юк юлыгызда:
Аерма тик -
Көнегездә...
Аегыз...
Елыгызда...


***
Гомер — бер:
Яшәп калырга
Аяклар — йөгерә, йөгерә.
...Күзләр — карап кына йөри,
Күрәсен — башлар күрә...


Редакциядән:
Бу айда Салават Рәхмәтулла үзенең 70 яшьлек бәйрәмен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иж.ат уңышлары телибез