Логотип Казан Утлары
Роман

БЕРДӘНБЕР ҺӘМ КАБАТЛАНМАС

* * *
Анна бармаклары белән матрас читен тырнап соңгы тапкыр тартышты да хәлсезләнеп тынып калды. Өзәрдәй итеп тешләгән мендәр почмагын ычкындырып, авызы белән тирән сулыш алды. Михаил аның янына хәлсезләнеп сузылып төште. Бер мәлгә бүлмәдә тынлык урнашты. Анда бары тик йөрәк тибешләре генә ишетелгәндәй булды.
—Рәхмәт сиңа, җаным!
—Бердәнберем минем.
Иреннәр тагын кыска вакытка гына бергә кушылды.
—Күршеләр сизмәде микән?..—дип гаепле елмайды хатын.—Сизсәләр харап инде...
—Юк... Тавышланмадык бит...
—Тавышланмадык?!. Йорт селкенеп торды!
—Үзебезгә генә шулай тоела ул...
—Әй, сизсәләр...—Хатын янә ирнең иреннәренә сарылып алды.—Рәхмәт сиңа, бергенәм... Мин үләм икән дип торам...
Ир дәшмәде. Елмаеп кына куйды. Ьәм хатынын үзенә кысты.
Беркадәр хәрәкәтсез яттылар.
Сулышлар тигезләнде.
—Тыныч йокы, кадерлем...—дип йокы аралаш пышылдады хатын.—Мин сине яратам...
—Мин дә сине яратам...
Башкача сөйләшмәделәр. Бераздан Анна улы янына күчеп ятты да тыныч кына мышнарга тотынды. Михаилга ул йокысында да елмаеп ятадыр сыман тоелды. Ир назлы гына итеп аның башыннан сыйпады, чәчләреннән үбеп алды. Ул бәхетле һәм рәхмәтле иде. Тиздән бөтен тәненең изрәвен тоеп, йокларга дип күзләрен йомды.
Ләкин ул йоклый алмады.
Утрауга аяк баскач та ниндидер сәер халәт кичергән иде. Утрау аны ятсына , читкә тибәргә тырыша кебек тоелган иде. Хәзер ул моның алай түгеллеген аңлады. Ул үзе бу утрауны ят итеп күрә, ул үзе аннан канәгать түгел. Иксез- чиксез күлнең бер почмагында урнашкан бу онытылган утрау кайсыдыр ягы белән аңа үз тормышын хәтерләтә иде. Ул да бит нәкъ шушы утрау шикелле. Барысының да борын төбендә генә. Ләкин беркемгә дә күренми, аның
Дәваамы. Башы узган санда. кемлеген дә, ниндилеген дә белүче юк. Хәтта анын өчен җанын бирердәй булып яшәгән Анна да белми анын кем икәнен. Ул Михаилны мәхәббәт хакына Алласыннан ваз кичкән бер дин әһеле дип уйлый. Үзенен Алланы да оныттырып гашыйк итәрлек хатын булуы өчен горурлана. Һәм иренә булган мәхәббәте ярларына сыймый. Бу, әлбәттә, бәхет. Бәлки, Михаилнын тормышында очраган беренче һәм бердәнбер бәхеттер бу Анна. Бердәнбер һәм кабатланмас. Шуна да ул үзенен үткәннәрен ана сөйләргә курка. Бәлки, Анна анлар да иде. Ә бәлки... Кем белә...
Хәтта анлаган хәлендә дә... Михаилнын кем икәнен белгәч, ул үзенекен тукый башлаячак. Болай итәргә ярамый бит, әйдә, туган ягына кайтып әйләник. Әти-әниенне, туганнарынны күрик, диячәк. Һәм Михаил мона риза булачак. Аннага карышырлык кодрәте юк анын. Һәм үзенен дә теләге зур. Туып-үскән җиреннән бер генә әйләнеп килү өчен әллә ниләр бирергә риза. Ләкин җанында курку яши. Гомер буена ниндидер курку яшәде анын күнелендә. Шул курку идарә итте, барсын да бутап бетерде. Башта ук җинә алган булса, хәзер бүтәнчәрәк килеп чыккан булыр иде. Һәм болай яшерен газаплар эчендә өзгәләнмәс иде ул.
Башта төрмәгә эләгүен хәбәр итәргә курыкты. Кайгырырлар, дөрес анламаслар, гаепләрләр, дип уйлады. Аннан чыккач, беркайда да үзенә урын табалмыйча монастырьга керергә мәҗбүр булды. Монда беркадәр вакытка җан тынычлыгы тапкан кебек булды. Ә күнелен корт кимерә башлагач, үзенен дөньяда барлыгын хәбәр итәргә тагын курыкты. Аны беркем дә анламаячак иде. Хәзер тагын... Әгәр адәм баласынын гомерен бер генә сүз белән билгеләргә кирәк булса, Михаилнын тормышын билгели торган ул сүз бар иде—Курку. Ни өчен сон? Нигә барысы да болай килеп чыкты әле? Ә бит ул бернәрсәдә дә гаепле түгел иде.
Ул чорда авыл яшьләре Себергә күпләп китә иде. Акчаны мул түлиләр, эшкә урнашу мөмкинлеге бар, өйләнгәнче кесәнне калынайтып, дөньянны хәстәрләп алу
өчен менә дигән нәрсә. Егет тә армиядән кайткач, бергә укыган иптәше белән Сургутка юнәлде. Себерне ул ташландык урын итебрәк күз алдына китерә иде. Элек сөрген урыны булган җир ич инде. Ә юньле урынга беркемне дә сөреп җибәрмиләр. Шундыйрак уйлар белән, тормышнын бөтен кырыслыгына түзәрдәй булып килеп төште. Ләкин шәһәр матур иде. Кечкенә, пөхтә генә. Хәтта Татарстаннын ваграк шәһәрләре дә монын белән ярыша алмый. Бөтен нәрсә дә кыйбаттыр дип уйлый иде башта. Әмма бәяләр артык аерылмый диярлек. Кием-салым кыйммәтрәк, әлбәттә. Анын каравы, азык-төлек арзан. Шәһәр ана шундук ошады. Монда төпләнеп калсан да үкенерлек түгел. Бер атна чамасы эш эзләп йөргәч кенә монда аны беркемнен дә көтеп тормаганын анлады. Эш табу җинел нәрсә түгел икән.
—Кайгырма юкка,—дип күнелен күтәрде дусты.—Тормыш үзгәрмичә тормый ул. Сина да берәр җирдән урын табылыр. Мин бер айдан артык яттым беренче килгәндә.
Чынлап та беркадәр вакыт үтүгә эш табылды. Акчасын да ярыйсы түлиләр, һөнәре буенча да туры килә. Бары тик бер генә әтнәкәсе бар— пропискасыз алмыйлар. Ә эш урынын булмагач, беркем дә яшәү урыны бирергә атлыгып тормый. Шайтан куласасы килеп чыкты: эшен булмагач, яшәү урыны бирмиләр, яшәү урынын булмаса эшкә алмыйлар. Тәмам күнеле сүрелгән иде инде егетнен. Дусты бу юлы да ярдәмгә килде.
—Пропискага үземә алам мин сине,—диде ул.—Ләкин үземдә озак яшәтә алмыйм. Яна гына өйләнешкән кешеләрне анларга тырыш инде. Җингәннен бик көйсез чагы, бәби көтәбез бит. Эшенә урнаш та тору урынын хәстәрләрсен.
—Әлбәттә...—Дустына ул чиксез рәхмәтле иде. Чын-дөресен ярып әйтүенә дә үпкәләмәде. Барсы да егетләрчә.—Рәхмәт, дускай. Болай да җитәрлек интектердем сезне.
—Ансыз гына булмый ул...—дип елмайды дусты.—Без кемнедер интектереп киләбез дә, бер урнашып алгач, бергәләп гомер итәбез. Эшкә урнаша торган җиреннен тулай торагы бармы сон, белешмәдеңме?
—Прописка сорарлык булгач, бүлмә бирергә бик атлыгып тормыйлардыр инде.
—Ансы да дөрес... Нишләргә уйлыйсын сон?
—Белмим әле...
Дусты әйтергәме-юкмы дигәндәй бермәл икеләнеп торды.
—Бер вариант бар.—Ул тагын туктап калды.—Әйтсәм, ачуланма түлке, яме.
—Юк инде. Нишләп ачуланыйм ди.
—Мин әйтеп кенә карыйм. Кабул итсән, яхшы. Кабул итмәсән, яхшы. Барсы да үзеннән тора.
—Әйтсән, әйт инде. Әйтмәсән, башны катырма.
—Бездә бер тол хатын эшли. Ире сөяркәсенә күчеп киткән. Баласы юк. Теге көнне безнен конторага килгән иден бит. Шунда сина күзе төшеп калган. Сораштыра. Ну, мин сөйләп бирдем инде. Ул үзенә фатирга кертергә каршы түгел.
—Йортка кертергә диген инде.
—Йортка кертергә түгел. Фатирга кертергә каршы түгел.
—Күпме түләргә кирәк инде?
Дусты пырхылдап куйды.
—Ансын үзегез килешәсез. Бик дәртле хатын инде. Ана кочаклап ятарга ир кеше булса, бүтәне кирәкми дә. Ну, ашарга-эчәргә алырсын, ансы сүзсез дә анлашыла.
Егет уйга калды.
—Бер яклап карасан, ярамаслык түгел. Өстен бөтен, тамагын тук була. Баш очында вакытлыча түбә дә бар дигән сүз. Аякка басканчы, ярап торырлык. Ә тора-бара үзен хәстәрлисен. Килешеп китсәгез, бергә яшисез. Килешмәсәгез, башынны алып китәсен.
Егет дәшмәде.
—Үзен карыйсын инде.
Эшкә урнашкач, бөтен шәһәрне бер итеп яшәр урын эзләде. Ләкин бернинди дә җай килеп чыкмады. Урын тәкьдим иткән җирдә хакны кыйбат сорыйлар,
очсызлысында буш урыннар юк. Кайда барсан да бер балык башы икән бу дөнья—берсе булса, берсе юк икән. Әле вокзалда, әле бергә эшләгән иптәшләрендә, әле «җир»дәге танышларында кунып айдан артык йөрде дә, дустынын теге сүзен исенә төшереп, тәвәккәлләргә булды. Башкача болай булмый иде. Эшләгән бөтен акчан күчтәнәчкә китеп тик бара.
Хатын ярамаслык түгел иде. Егеткә ул беренче күрүдә үк ошады. Ниндидер назлы, үзенә тартып тора торган бичә. Мондыйлар белән бер бүлмәдә яшәргә дә, эшләргә дә, кочаклашып ятарга да була. Беренче күрү белән шулай уйлады егет һәм күнеленен кайсыдыр почмагы белән тойды—әлеге фикерләрнен тууына чарасызлык та беркадәр сәбәпче иде. Шулай итеп бер кыек астында яши башладылар һәм беренче төнне үк бер юрган астында очраштылар. Иртән уянганда икесенен дә күз төпләрендә зәнгәрсу түгәрәкләр хасил булса да икесенен дә карашлары канәгатьлек белән балкый иде. Мәхәббәт түгел инде бу. Күрер күзгә бик назлы күренсә дә, бу хатынны үз түшәгенә яткыру өчен әлләни зур егетлек тә кирәкми. Шуна күрә, анын белән йоклаунын шатлыгы да шул чама гына. Ләкин кот очыргыч кайгы да, зур югалту да түгел.
Ул вакытта шулай уйлаган иде егет. Хәзер ана болай булып тоелмады. Гомеренен әллә нинди чит-ят сукмакларга кереп китеп, чуалып-чияләнеп бетүе өчен нәкъ анын шушы хатынга фатир керергә ризалашуы сәбәпче булып тоелды бүген. Чөнки барысы да шуннан башланды бит. Себергә күпләр китә. Күпләр йортсыз, эшсез йөри. Ләкин барысы да үз юлын таба. Эшен дә, яшәр урынын да. Аз гына сабыр булса, вакыйгаларны үзе теләгәнчә ашыктырырга тырышмаса, ул да коры калмас иде. Ләкин ул сабырлыгын тиз жуйды һәм җинелрәк юлны сайлады. Ә ул юл менә нинди хәлләргә китереп җиткерде!
Әлбәттә, бу ханым бер иргә генә канәгать булып ята торган булса, болай килеп чыкмас иде. Шулай әкрен генә үз көннәрен үзләре күреп, өлешләренә төшкәне белән канәгать булып, беркемгә дә комачауламыйча гына яши бирерләр иде.
Ләкин алай килеп чыкмады. Егетне тиздән вахталы эшкә күчерделәр. Ул унбиш көн тайгада ятты, унбиш көн әлеге хатын янында. Вахтадан кайткан вакытларында, фатирда бик зур кәеф-сафа эзләрен дә күргәләде. Хатыннын йокысызлыктан шешенеп беткән йөзе дә, анда-монда тәгәрәшеп яткан шешәләр дә булды. Хәтта карават астыннан кулланылган презерватив та чыкты. Ләкин егет тавыш куптармады. Хәтта кырын күз белән дә, шаяртып та эчендәген сиздермәде. Ана, әлбәттә, унайсыз иде. Куенында дөньясын онытып, кайнар сүзләр пышылдый-пышылдый, акылыннан шашардай булып назланган хатынны башка берәүнен кочагында күз алдына китерү бер иргә дә җинел түгел. Әмма егет артык пошынмады да. Ул анын хатыны түгел иде. Ул егет яшәгән фатирнын хуҗасы гына. Акча сорамый, юкка-барга бәйләнеп тормый, хаҗәтен үтәп тора... Ә көнләшү дигән нәрсә булмады. Ул мона кадәр дә кемнәрнендер куенында эрегән, моннан сон да шулай дәвам итәчәк. Һәм вәссәлам.
Егет аны беркемнән дә көнләмәде. Ләкин... Ләкин бу чибәр ханымны, түшәктә сина оҗмахнын бөтен почмакларын күрсәтеп чыга алган дәртле ханымны, чынлап яратучылар да булгандыр. Чынлап яратучылар һәм анда фатирда торган егеттән (Ә без анын белән бернинди дә мөнәсәбәттә түгел. Ул мине бөтенләй кызыксындырмый.) көнләүчеләр булгандыр. Һәм бер аннан гына да түгел.
Ә бәлки, ире шушы йортка ияләшкән берәр хатыннын түземлеге сонгы чиккә җиткәндер. Алай булуы да мөмкин иде. Чөнки чибәрбикә өчен өйләнгән-өйләнмәгән дигән төшенчә бервакытта да булмады. Ярарлык дәрәҗәдәге матур һәм сәламәт ир булса, калганы әһәмиятсез иде. Һәм ана Ходаймы, табигатьме шундый сәләт биргән, хатын теләсә кемне дәрте ташкан айгырга әверелдерә ала иде. Кайчагында егет болай да уйлап куйгалады: «Җенси куәтен җуйганнарны җыеп дәваласа, бу дөньядагы ин бай хатынга әверелер иде, шайтан алгыры! Мин беркайчан да үземне шундый сексуаль ирмен дип белми идем. Искиткеч бит, искиткеч!» Үзенен яшәү рәвеше белән телгә керсә дә, кемнәрнендер җирәнүле карашына дучар булса да, бу ханымны хөрмәт итә иде ул. Анлап та, анлатып та булмый торган ниндидер үзенчәлекле ярату белән
ярата иде. Вахтага киткән чакларында ана тартыла, озаграк күрешми торсалар сагына иде.
Ул көнне дә сагынып кайтты егет. Ләкин кайту белән фатирга ашыкмады. Ана тулай торактан бүлмә бирергә тиешләр иде, карангы төшкәнче шунда барып, бүлмәсен карап кайтырга булды. Ачкычын кулына алса, бүген хатын белән төн үткәрер дә иртәгәдән шунда күчәр. Ни әйтсән дә үз бүлмән булу яхшы. Ә хатын белән араны өзәргә теләмәсә, баргалап йөрер, куна калгалар... Тиз булыр, бүлмәмнән бер урап чыгармын да кайтырмын дип уйлаган иде. Алай килеп чыкмады. Ачкычын бирде комендант. Бүлмә соклангыч иде. Бер карасан, артык әллә нәрсәсе дә юк. Бүлмә тек бүлмә инде. Ләкин ул бүлмәнен үзеннеке булуы соклангыч иде. Кечкенә булса да үз дөньям бар дигән сүз бу. Үз тормышым белән яши башладым дигән сүз. Егет вахтадан кайткан сумкасын шунда калдырды да коридорга чыкты. Комендант ана елмаеп күз кысты:
—Иртәгә минем ял көне. Синен дә ялга кайтыш. Бүлмәне юып алабызмы әллә?
Егетнен мона теләге юк иде. Ләкин карышырга да кыенсынды.
—Ныклап урнашкач, иркенләп юарбыз әле...
—Ансы берсүзсез шулай. Ләкин минем бүген эчәргә кәеф бар. Шуна күрә, без бүлмәне икәүләп чылата гына торыйк.
—Ярый, алайса. Хәзер кибеттән урыйм.
—Юк, син анламадын... Аракы минем үземдә дә бар. Бер үзем эчәлмим ич инде. Аннан сон, сөйләшер сүз дә юк түгел.
Бүлмәгә кире кереп утырдылар. Комендант кәрәзле телефоныннан кемгәдер шалтыратты да озакламый закускалар белән бер ярты китерделәр.
—Сине бик яхшы сварщик дип ишеттем...—диде комендант икешәр рюмка түнкәреп куйгач.—Халык сөйләсә, дөрес сөйли бит инде. Ә мин бүгеннән яхшы сварщикка мохтаҗмын...
Егет, әлбәттә, риза иде.
Йомышларын йомышлап килешкәч, берешәр рюмка җиппәрделәр дә комендант чыгып китте. Анын фатирындагы торбаларны алыштырырга гына кирәк икән. Ике-өч көнлек эш инде. Бушка, әлбәттә. Ләкин яшәр урын тапкан егет өчен акча әлегә бик мөһим дә түгел иде. Ул шатланып калды. Өстәлне җыештырды да фатирына кузгалды. Комендант белән берне төшергәч, аппетиты ачылган сыман тоелды һәм ул юл унаендагы мәйханәгә кереп йөз граммлап чыкты, аннан сон фатир янындагы супермаркеттан күчтәнәчләр җыйды. Күтәргесез иде алган нәрсәләре. Ул мона сөенде генә. Ни генә әйтсән дә, фатир хуҗасына рәхмәте чиксез иде анын. Ин авыр вакытта ин зур таяныч булды. Бүгенге көнне дә бәйрәмгә әйләндерергә кирәк. Табын корып җибәрерләр. Туй табынын хәтерләтеп торсын.
Дәртле адымнар белән баскычтан күтәрелде. Кынгырауга басты. Ишек ачучы булмады. Бераздан ул ишекне үзе тартып карады. Ачык иде. Ул инде Себернен сәер гадәтләренә күнегә төшкән иде, шуна да уйлап та бирмәде. Монда ишек бикләү әлләни әһәмиятле булып исәпләнми иде. Ул бикле булырга мөмкин, мөмкин ачык булырга. Тик сина бернинди дә карак кермәячәк. Тәртибе шундый.
Ишек төбенә сумкаларын куйды да аягын салды. Ишекне бикләде. Хәзер хатын анын тавышын ишетеп, атылып чыгачак, егетнен куенына ташланачак. Ә аннан сон булачак хәлләр өчен ишекнен бикле булуы бөтенләй үк әһәмиятсез түгел иде.
Егет елмаеп куйды.
—Тук-тук-тук! Хәерле кич, хөрмәтле иптәшләр!
Ул кычкырып әйтте. Өйдә кеше булса, ишетмичә кала алмый иде. Сүзен тагын кабатлады. Җавап булмады. Инде анын иренендәге елмаю җыелыбрак калды һәм ул эчкә атлады. Бер мизгелгә күнелен рәнҗү уты телде. Түрдәге караватта хуҗабикә ниндидер ир белән ята иде. Шәп-шәрә килеш. «Ник монда килдем әле мин, тиле,—дип уйлады ул.—Үз бүлмәм бар көенә нишләп йөрим монда. График буенча иртәгә генә кайтырга тиеш идек бит. Нишләп әле шуны онытып җибәргәнмен?!.» Күнелендәге үкенү, рәнҗү ачысын кинәт гаҗәпләнү алыштырды. Ир дә, хатын да
селкенмиләр иде. Кинәт ул ак простыня буйлап идәнгә тамчылаган канны күреп алды. Боларны кемдер үтереп чыгып киткән иде. Күптән түгел генә. Кычкырып җибәрде. Һәм уйларынын дөреслегенә ышанырга теләгәндәй, аяк астында яткан пистолетка үрелде. Пистолет җылы иде. Ул әлеге пистолетнын чын икәненә ышанырга теләмәде. Бу уенчык пистолет кынадыр. Монын белән кеше үтереп булмыйдыр. Һәм караватта яткан ир белән хатын да үле түгелләрдер. Алар бары нәрсәдер уйнаганнар гына һәм хәзер үлгәнгә сабышып яталар гына. Бәлки, чынлап та шулайдыр... Ул көч-хәл белән аякларын сөйрәде. Ләкин аларнын күкрәгендәге пуля эзен күргәч, мона тамчы да ышанычы калмады. Кычкырырга, итте. Тавышы чыкмады. Ул җаны суырып алынган бәндәдәй, бүлмә уртасында ангыраеп басып торуын белде.
Бары тик өйгә кемнәрдер атылып кереп, үзен идәнгә егып салгач кына, нинди хәтәр хәлгә юлыгуын анлады. Тик ул гаепсез иде. Ул үтерүче түгел.
Ләкин ул үзенен үтерүче түгеллеген судта исбатлый алмады. Һәм унбиш елга төрмәгә эләкте. Хәзер анлый инде, үтерүче булмаса да гаебе юк түгел иде. Ул үз тормышын гөнаһтан башлады, ә сафлыктан башланмаган юл сафлыкка илтми. Гөнаһ... Иректә чагында бу сүз анын төшенә дә кереп карамады бугай. Бары тик картәтисе, ә кайчагында әнисе дә гөнаһ турында искә алалар иде. Ләкин егет аларга бернинди дә игътибар бирми, бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыгып ычкына. Дин турында да артык югары фикердә булмады. Бары тик төрмәгә килеп эләккәч кенә, мәнгелек төшенчәләр турында уйланырга вакыты күбәйде.
Үтерүчеләрне, гадәттә, җансыз һәм таш күнелле кешеләр итеп күзаллыйлар. Ләкин бу дөрес түгел. Алар да бөтен кешеләр шикелле үк яхшы һәм яман сыйфатлар җыелмасыннан тора. Һәм бөтен кеше шикелле үк газаплана, шатлана, соклана, җирәнә. Алар да гади һәм гадәти кешеләр. Бары тик тормышнын билгеле бер мизгелендә холыкларынын алама ягы өстенлек алган. Кылган гөнаһлары өчен чын күнелдән үкенүчеләр дә, Алладан да, шайтаннан да өметен өзеп башларын сантыйга салучылар да—барысы да бар алар арасында. Төрмә тормышында әйбәт якларынны күрсәтү өчен шартлар юк, әлбәттә. Монда усаллык хөкем сөрә. Ерткычлар зонасы. Хәтта күнеле белән бик үк явыз булмаганнар да әйбәтлеген яшерергә мәҗбүр. Изгелек монда йомшаклык билгесе шикелле кабул ителә. Ләкин төрмә яхшы эшләрдән, изге гамәлләрдән мәхрүм түгел. Һәм тоткыннарнын күнелен яшерен кимергән бер нәрсә—«ник әле болай килеп чыкты?»—дигән сорау—аларны уйланырга, бөек төшенчәләр турында фикер йөртергә мәҗбүр итә. Һәм дин юлына этәрә. Әлбәттә, бүтән сәбәп тә бар. Төрмә кырыслыгыннан качарга, беразга гына булса да реаль чынбарлыктан аерылып торырга, үзенне дә башкалар кебек үк Алланын тигез хокуклы бер бәндәсе итеп тоярга тырышу. Адәм баласы һәрвакыт анлауга, күнел җылысына мохтаҗ. Ләкин төрмәдә аны табып булмый, эзләнеп тә булмый. Бу йомшаклык. Әмма ул җылылыкны Ходайдан эзләү—табигый нәрсә.
Аларга төрле дин әһелләре килә иде. Баптистлар да, иудейлар да, православныйлар да. Муллаларнын гына никтер күренгәне булмады. Әлбәттә православныйлар еш килә, бу дин, ни өчендер, дәүләтнен рәсми дине рәвешендәрәк кабул ителә иде. Михаил да шуна тартылды. Аннан сон, зонага килгән поп үзе дә яхшы кеше иде. Тормышнын ачысын- төчесен күргән егет, һәркемнен күнеленә ачкыч таба белә. Һәм анын белән аралашкан саен күнелне ниндидер җылылык, киләчәккә ышаныч биләп ала иде. Михаил... Ул чакта үз исеме белән яши иде әле ул... Ул бөтен поплар да шундый изге күнелледер дип уйлый, мона бөтен барлыгы белән ышана иде. Һәм диннен тәгълиматлары да, һәм поп та ана якын булып тоелды. Ул алар белән якынайган саен күңеленә тынычлык тапты. Һәм кайсы вакытларда: «Ник безнекеләр христиан динен өнәп бетермәделәр икән. Менә дигән якты дин ич. Ник бөтен ил шуны тотмый икән?»—дип уйлады. Бары тик соңыннан гына, төрмәдән чыгып, чиркәүгә урнашкач кына үзенең никадәрле хаталануын аңлады. Төрмәгә килеп йөргән поп кебекләрне сирәк очратты ул иреккә чыккач. Һәм бер нәрсәне аңлады: дин әһелләре дә бөтен кешеләр шикелле үк яхшы һәм яман сыйфатлар җыелмасыннан тора. Һәм бөтен кеше шикелле үк алдашалар, урлашалар, талашалар,
бер-берсенә мәкер коралар икән.. Алар да гади һәм гадәти кешеләр. Бары тик тормышның билгеле бер мизгелендә холыкларының яхшы ягын гына күрсәтеп алалар. Ләкин боларны аңлау Михаилга җиңеллек өстәмәде. Дин әһелләренең изге күңелле булуы аның өчен күпкә яхшырак буласы иде. Бу аның туган ягына кайту мөмкинлеген өзде. Улын күрсә, әнисенең йөрәге ярылачак иде. «Кем минем улым?!—диячәк ул, рәнҗүле күз яшьләрен түгеп,—тюремчик, поп!» Һәм ул малаеның төрмәгә эләгүен, хәтта адәм үтерүен кичергән очракта да попка әверелүен күтәрә алмаячак.
Боларны аңлау җиңел түгел иде. Михаилның йөрәген утлы хәнҗәр белән кисеп алдылар шикелле тоелды. Ул мәңгегә дә төзәлмәслек хата ясады. Үз йөрәгенә үзе хәнҗәр кадады егет. Һәм ул хәнҗәр үләргә дә, бәхетле булып яшәргә дә ирек бирмәячәк.
«Минем улым—Михаил—тюремчик һәм поп!—дип күңеленнән кабатлады Михаил.—Ә киленем—марҗа!» Һәм әтисенең тавышын ишеткәндәй булды: «Әнкәсе, тавыкларыңа җим сибеп кер әле!.. Малай белән сөйләшер чак җитте...»
Әлеге тавышны ул аермачык ишетте. Һәм гаҗәпкә калды. Тагы ишетелмәсме дигәндәй, колак салып торды. Ләкин әтисенеке түгел, ә хатын-кыз тавышы ишетелде. Коридордан. Өзгәләнеп кычкырган тавыш... Михаилның бөтен уйлары мизгел эчендә очып юкка чыкты. Ул сикереп торып утырды. Кемдер ярдәм сорап кычкыра иде.
* * *
Бүлмәгә кергәч, Хәлил тагын телефонына үрелде. Телефон үле иде. Ул аны ачу белән караватына ыргытты. Россиянең мәңгегә шул инде—монда бернәрсәгә дә тулысынча ышанырга ярамый. Монда һәрвакыт уяу булырга һәм алдыңны-артыңны карап йөрергә кирәк. Ул үзен америкадагыча хис итте, онытылып китте. Һәм менә... Көтмәгәндә-уйламаганда, әллә нинди сәер хәлләргә юлыкты. Соңгы ике-өч көндә генә аны беркайчан да булмаганча итеп алдадылар. Нью-Йорк урамында очраган татар кешесе төп башына утыртып китте—бер. Телефон эшләми—ике. Һәм Россиягә кайтып, җанга якын урыннарда йөрисе урынга ул Ходайның хәтереннән төшеп калган ниндидер утрауда ята—өч. Һәм бу хәлдән ничек чыгарга икәнен дә белми—дүрт. Шайтан алгыры!
Юк, монда кайтып җиткәч, Казанга кул сузым ара гына ич инде. Ник ул шунда түгел? Бүген туганнары белән күрешеп, елашып-көлешеп таңнар атканчы сөйләшеп утырасы кеше бит инде, югыйсә. Әллә нинди бер алдакчы татар сүзенә ышанып, чүплек башына да ташларга җирәнерлек иске тагаракка утырып кит, имеш. Һәм менә... Башың эшләмәсә, шулай шул ул...
Ләкин ул мондый уйларын йөгәнләргә тырышты. Күңелендәгесен Робертка сиздерергә ярамый. Ни генә әйтсәң дә, Россия—Хәлилнең туган иле. Әтисенең ватаны турында улы күңелендә алама фикер тумасын. Иң мөһиме—шул. Калганы үз вакыты белән җайланыр әле.
Болай уйлауга чынлап та җиңелрәк булып калгандай тоелды. Әйе, артык хәвефкә бирелерлек сәбәп юк иде, бер карасаң. Утрау матур. Сәяхәт күңелле узды. Һәрхәлдә, Роберт, телне белмәсә дә, бер генә минут та боегып тормады. Дуслары да шундук табылды. Инглиз телендә ничек оста сөйләшүләрен әйт әле шул балаларның. Дөньяның төрле почмагыннан җыелган кешеләр түгел, ә бергә уйнап үскән яшьтәшләр диярсең. Россиянең да искиткеч яклары бар шул. Кеше монда ясалма түгел. Әллә нинди, әйтеп-аңлатып булмаслык халык. Урысы ни, татары ни—аерма зур түгел. Барсында да ниндидер уртак яктылык бар. Ихласлык. Әнә бит Робертны ничек якын итеп, туганнары кебек күреп үз араларына керттеләр. Америкада булса, аз гына башкачарак булыр иде. Читтән килгән кешегә анда барыбер чит итеп карыйлар. Елмаялар, көләләр—ә барыбер син үзеңнең чит икәнеңне тоясың. Монда киресенчә—монда читләрне якын итеп кабул итәләр. Үзенекен тапап узса уза, әмма читтән килгәнгә хөрмәт күрсәтми калмый. Борын заманда, әнә, татарлар ханнарны да читтән чакыра торган булган. Халыкның борын-борыннан килгән бер үзенчәлеге инде бу.
Робертның теге кыз белән калуын Хәлил, әлбәттә, күреп торды. Елга вокзалында ук күз-каш сикертешәләр иде. Тәки үз дигәнен иткәннәр. Ярый, бер-берсенә ошагач, теләгәннәрен кылансыннар. Бары тик соңыннан бәласе генә булырлык булмасын. Бу хакта улы белән күп тапкырлар сөйләшкәне бар, Роберт юләр егет түгел, башын югалтмас. Аның өчен Хәлил тыныч иде. Кызы да чибәр күренә. Яшь чагы булса, ул үзе дә берәр нәрсә уйлаган булыр иде. Молодец, малай! Җебегән түгел. Күзе күргәнне кулга төшерә белә.
Боларны уйлауга кәефе күтәрелеп китте. Ул монда килүеннән канәгать шикелле иде. Әлбәттә, канәгать иде. Бары тик арыткан гына. Баштарак кәефсезләнүе дә шул алҗу аркасында иде бугай. Ярый, ял итәргә кирәк. Йокларга. Ә иртәгә барсы да тәртиптә булыр.
Хәлил улы кайтуына урын җәеп куйды. Аннан соң үз түшәген әзерләде. Өс-башын алыштырып урынга ятты. Күзләрен йомды. Күзләрен йому белән әтисенең канәгатьсез йөзе пәйда булды:
—Университетка керә, имеш, берәү! Ха!
—Ә нигә! Мин кемнән ким?!
Әтисе авыр сулап куйды.
—Анда безнең ишеләрне барыбер алмыйлар. Вакыт уздырып йөрмә.
—Алалар.
—Мин сиңа эш белешеп кайттым. Берәр ярты ел тракторда йөрерсең дә, тәртибең әйбәт булса, бригадир итеп куярлар. Авылда бригадирдан да яхшырак урын юк. Моны ычкындырырга ярамый.
Хәлил дәшмәде. Әтисе хаклы иде. Бригадир авылның хуҗасы, бөтен нәрсә үз кулында. Ләкин авыл кечкенә, ә егетнең хыяллары зур һәм аның бригадир буласы килми иде. Хәлил берни дә эндәшмәде, башын иеп өйдән чыгып китте.
Өнсез генә күзәтеп торган әнисе аңа иярде.
—Әтиеңә ачуланма, улым,—диде ул җанны эретерлек тавыш белән.—Гади колхозчы баласының укырга керә алуына ышанмый ул. Ә кирәкле кешесен табып «майларга» безнең акчабыз юк...
Хәлил аны кочаклап алды.
—Әни...—Егетнең тавышы назлы да, катгый да иде.—Мин үз көнемне үзем күрер яшькә җиттем инде. Мин үзем теләгән җиргә китәчәкмен. Тик син ачуланма, яме.
Әнисе дәшмәде. Тулган күңелен чайпалдырмас өчен, аскы иреннәрен кысып, тын калды.
—Ярый, миңа димәгәе, хет Әмерикәгә кит,—диде аннан соң, үпкәләү катыш наз белән.—Тик бәхетле генә бул.
Кинәт әтисенең дәһшәтле тавышы яңгырады. Ул, күрәсең, барсын да ишетеп торган иде.
—Китми беркая да! Карчык, бар әле тавыкларына җим сип...
Әтисенен бу сүзе улы белән икәүдән-икәү генә калып сөйләшергә кирәк дигәнне анлата, һәм мондый сөйләшүнен нәрсә белән бетәчәге билгесез иде. Малаен ул каеш белән каезлап алырга да, ниндидер авыр эшкә йөгертергә дә, ихатанын берәр почмагына бастырып куярга да мөмкин. Тик нәрсә белән генә тәмамланса да, малай файдасына түгел. Бүген бигрәк тә. Әтисенен кыяфәте юньлелек вәгьдә итми иде.
Икәүдән-икәү генә калгач, әтисе озак кына сүзсез торды.
— Һәркемгә үз баласы кадерле,—диде аннан сон көтелмәгән йомшак тавыш белән.—Авылда калсан, күз алдында булырсын. Кирәк чакта ярдәм итешеп яшәрбез. Җаныбыз тыныч булыр...
—Әти, энекәшләр бар бит әле. Алар авылда калыр...
—Һәр бала бердәнбер. Бердәнбер һәм кабатланмас.
—Мин укырга керергә телим.
Әтисе тагын тын калды.
Тәмәке алып кабызды. Тартуын берничә ел элек ташласа да, ул кесәсендә гел берәр пачка «Астра» йөртә иде. Ютәлләп алды һәм сүгенеп тәмәкесен сытты.
Тагын бер тын уйланып торды.
—Ярый,—диде аннан сон, әрнүле елмаю белән.—Әниен хаклыдыр... Мина димәгәе, хет Әмерикәгә кит, тик бәхетле генә бул.
...Хәлил янагы буйлап тәгәри башлаган күз яшьләрен сөртеп куйды. Торып утырды.
Әтисе дә, әнисе дә сайлауны шул рәвешле малайнын үз иркенә калдырсалар да: «Мин укырга китәм инде. Әти-әни сау булыгыз. Уныш теләп калыгыз»,—дип китәргә анын йөрәге җитмәде. Бу сөйләшүдән сон, Хәлил турында башкача сүз кузгатылмады. Энекәшләре инде аны авылда калырга булды, дип уйлап сөенә дә башлаганнар иде бугай. Ләкин Хәлил көннәрнен берендә энекәшләрен җыеп алды да һәркайсына кечкенә бүләк өләшеп чыкты. «Мин шәһәргә китәм, егетләр,—диде аннан сон.— Тик бу хакта әти-әнигә әле әйтми торыгыз. Кич җиткәч кенә әйтерсез. Борчылмасыннар. Барып җитү белән хат язармын. Хушыгыз». Бүләкләр өчен сөенгән малайлар анын китүе турында уйлап та бирмәделәр.
Хәлил кеше күзенә күренмәскә тырышып, ындыр артлап кына олы юлга чыгып китте.
Олы юлга...
Хәлилнен тамагына төер килеп тыгылды. Күзләре янә яшькә чыланды. Роберт кайтуына елап утыру яхшы түгел иде. Тынычланырга, йокларга кирәк. Тынычланырга һәм йокларга...
Ул сумкасында актарынып йокы даруын эзләп алды. Бер төймә йотып куйды. Бераз уйланып торды да тагы ике төймә алып йотты. Артык булмас әле. Анын ярсыган йөрәген тынычландырыр өчен бик таман гына булыр.
Хет, Америкага кит...
Ул зур компаниянен җитәкчесе һәм әти-әнисе хыяллана да алмаганча бай әфәнде иде. Анын белән очрашкач ук күпләрнен күзенә майлы ялагайлык саркылып чыга, телләрендә ярарага тырышу теләге сайрый башлый. Ләкин Хәлил бәхетлеме сон? Бәхетлеме ул?
Хәлил бу сорауга бер сүз белән генә җавап бирә алмый иде.
Бераздан бөтен булмышында арыганлык тоеп, ул урынга ятты.
Аркасы түшәккә тигәч, бөтен тәнен ниндидер ләззәт биләп алды. Утрау ташландык урын сыман тоелса да, карават яхшы иде. Йомшак, назлы.
Бераздан Хәлил җинелчә генә гырылдап йокыга китте.
* * *
Минем исемем Анна...
Шушы сүзне ишетү белән, Хәмитнен күңеле тынычлыгын җуйды. Тирә- якта барган күренешләр аның өчен әһәмиятен югалтты. Зиһенендә бары тик бер генә сүз бөтерелде. Анна...
Болай булырга тиеш түгел иде. Ул инде иллене куган ир, буйга җиткән ике баласы, гомер буе терәк булып янәшә атлаган хатыны бар. Ул инде үсмер егет түгел, тормышка аек күз белән карарга тиешле кеше, ил агасы булырдай зат.
Болай ярамый иде.
Ләкин күңелендә бары тик бер сүз яңгырады. Анна. Һәм шул исем тынгы бирмәде.
Кинәт кенә үзгәреп китүен хатыны да сизде бугай. Ләкин ул моңа артык әһәмият бирәлмәде—күз алдында пәйда булган утрау барсының да игътибарын суырып алды, үзенең серлелеге, матурлыгы белән әсир итте.
Ә утрауда үзләре генә калгач, барсының да йөрәген шом алды. Алдагы билгесезлек бөтен уй-хисләрне үзенең ачы авырлыгы белән бастырып куйган шикелле тоелды. Моңа күнегелгән дөньяларын ташлап, ниндидер хатка алданып чыгып киткәннәре өчен үкенү дә кушылды. Һәм һәркайсы үз эченә бикләнеп, үз шик-шөһбәләре белән бер булды. Кешедә кеше кайгысы юк иде. Ләкин шул вакытта да Хәмитнең күңелендәге теге аваз тынмады. Ул сагышлы күренешләрнең музыкаль фоны шикелле, күңелдә яңгырап торды.
Бераздан, йортка урнашып, тамак ялгап алгач, кәефләр күтәрелеп киткәндәй булды. Хәмит тә гомум күтәрелештән читтә калмады, нәрсәдер әйтте, шаяртып та алды. Балалары белән дә ягымлы итеп, сүзләре күңелгә дәрт өстәрлек итеп аралашты. Ләкин теге аваз һаман туктамады.
Ул аваз йокларга яткач та туктамады һәм Хәмит бер нәрсәне ачык аңлады. Әлеге генә, бүген генә ишетелгән аваз булмаган ул. Шушы сүз, шушы исем гомер буе аның күңелендә яңгырап торган. Бары тик көндәлек мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар белән булашып, моңарчы Хәмит аны сизмәгән генә.
Анна...
Еллар томаны акрын гына таралды да аның җитен чәчләре, алсу яңаклары, озын керфекләре арасыннан сихри нур сирпеп караган зәңгәр күзләре пәйда булды. Аның күзләре тилерткеч бер гайрәт белән яналар иде. Йөрәгеңне эретерлек наз да, җаныңны телгәләрлек үкенү дә бар сыман иде бу күзләрдә. Бәлки, Хәмиткә генә шулай тоелгандыр. Югыйсә, Анна аны гаепләп бер генә сүз дә әйтмәде, бер генә шелтәле караш та ташламады бит инде. Беркайчан да.
Анна белән ул бәхетле иде. Беркайчан да, беркем белән дә булмаганча. Һәм үзләрен очраштырган, яратыштырган язмышка алар рәхмәтле иделәр. Дөнья түгәрәк, тормыш матур иде. Һәм ул киләчәктә тагы да яктырак, назлырак, матуррак булыр сыман иде. Моңа аларның ышанычы көчле иде.
Әлбәттә, егерме яшьлек чагыңда тормышка бүтәнчәрәк карыйсың. Гомерең—алда, һәм аның һәрбер көне сиңа чиксез шатлык, зур уңышлар гына алып килер төсле тоела. Моңа ышанырга бер сәбәбең булмаган хәлдә дә, киләчәктән тик яктылык кына көтәсең. Шуңа ышанасың.
Ләкин аларның ышанычы коры өметкә генә корылмаган иде. Берсен- берсе өзелеп яраталар, ә ярату—теләсә кемне кодрәтле итә торган тылсымлы көч. Җаныңда—ярату, яныңда сөйгән ярың барда, тормышның бернинди авырлыклары да сине җиңә алмас сыман тоела. Син—дөньяның кендеге, син барсыннан да көчле. Ходай сиңа шундый зур ярату биргән икән, димәк ул үзе дә сине үз итә дигән сүз. Өнәмәгән бәндәсенә ул шултиклем зур кодрәтне, шултиклем зур тылсымны ышанып тапшырмас иде.
Хәмит бәхетле иде. Анын Аннасы бар.
Анна да бәхетле иде. Анын Хәмите бар.
Анна район үзәгендәге музыка училищесында укыган күрше кызына ияреп кунакка кайткан иде. Хәмит аны автобус тукталышында ук күреп калды да, калтырап беткән иске матае белән тузан туздырып яннарыннан узып киткәч кире борылып килде.
—Сәлам, Гөлчәчәк,—диде ул кунак кызыннан күз дә алмыйча.—Ялга кайтып килешмени?
Гөлчәчәк нәрсәдер дип җавап бирде дә сумкаларын матай арбасына куйды. Һәм кунак кызына арткы утыргычка утырырга ымлап, үзе коляскага кереп чумды.
Хәмит ана шултиклем нык рәхмәтле иде. Кунак кызы ике аягын да бер якка салындырып утырды да, егылып китмәс өчен, сак кына итеп Хәмитнен биленнән әләктерде. Кем булса да шулай итәр иде. Әмма Хәмит шат иде. Кыз аны үзе кочаклап алган сыман тоелды. Болай уйлаудан ул чак һушын җуймады. Бөтен тәнендә ниндидер рәхәтлек тоеп, дәрт белән газны ачты. Матай кинәт алга ыргылды. Тик егет урам аша чыгып барган каз бәбкәләрен күреп тормозга басты. Матай кинәт тизлеген киметте һәм кунак кызы бөтен тәне белән анын аркасына сарылды. Бары тик бер генә мизгелгә. Ләкин бу мизгелне анын мәнге онытачагы юк. Ул аркасына кызнын тыгыз күкрәкләре терәлүен, колак төбендә анын назлы сулышын тойды. Ул хәтта анын йөрәк тибешен дә ишеткәндәй булды. Һәм кинәт башы әйләнеп китте. Ярый әле Гөлчәчәк бар иде. Ул урыныннан калкына биреп, егетнен җилкәсенә кагылды.
—Хәмит!
Егет шунда гына һушына килде. Юл читенә утыртылган агачларга табан юнәлгән мотоциклын тигезләде. Тизлекне киметеп кызга борылды.
—Нәрсә дисен, Гөлчәчәк?..
—Туктап тор әле.
Хәмит туктады.
—Хәмит, бу кыз минем ахирәтем. Анна исемле,—диде Гөлчәчәк шаян бер усаллык белән.—Анна, ә бу—Хәмит, безнен күрше мала... егете. Анна белән без бер атна буе авылда булачакбыз, Хәмит. Сез әле теләгәнчә сөйләшә дә, дуслаша да алырсыз. Ә әлегә... Хәмит, пажалыста, исән-имин генә кайтарып җиткер безне.
Хәмит дәшмәде. Ана унайсыз иде. Көзгедән Аннага күз салды. Ул Гөлчәчәккә рәхмәтле караш ташлап алды да Хәмитнен көзгедән күзәтүен күреп елмаеп куйды. Анна елмая иде. Ләкин бу мәсхәрәле елмаю түгел, ә теләктәшлек белдерү сыман иде. Хәмит хәтта анын сүзләрен дә ишеткәндәй булды. Гөлчәчәк дөрес әйтә, Хәмит. Безнен әле танышырга да, дуслашырга да вакытыбыз күп булачак. Өстәвенә син дә мина ошыйсын... Һәм Хәмит ниндидер якты бер тынгысызлык белән кайтырга кузгалды. Капка төбенә килеп туктагач та ул бер сүз дә эндәшмәде. Нәрсәдер әйтергә кирәген тоя иде, әлбәттә. Болай үпкәләгән кеше сыман торырга ярамый иде. Тик ул берни дә әйтә алмады. Хәтта карашларын Аннадан аера алмаячагын тоеп, күзләрен дә күтәрмәде.
—Рәхмәт, Хәмит!—диде Гөлчәчәк, сумкаларын алгач.—Рәхмәт...
Хәмит дәшмәде.
Ул күзләрен күтәрде дә Аннаны күрде. Һәм... тораташ сыман булып катып калды. Юк, тораташ сыман түгел... Бу читтән караганда гына шулай тоелгандыр, ә асылда ул киеренкелекнен сонгы чигенә җитеп бер мизгелгә генә тынып калган вулкан хәлендә иде. Юк, алай да түгел...
Ул гашыйк иде.
Һәм ул Аннанын күзләрендә дә гашыйклар карашында гына балкып китә торган очкынны күреп калгандай булды.
Ул бәхетле иде.
Мотоциклын кабат кабызып тормады. Койма буена гына этәреп куйды да ләззәтле бер исерү астында верандага кереп ятты. Беренче мәхәббәтнен аяктан егарлык беренче ләззәте иде бу.
Шушы көннән алып ул гел бәхет эчендә яшәде. Вак-төяк мәшәкатьләр, күнелсезлекләр булса да—боларнын барсы да бәхет эчендә иде. Ә күнелсезлек булды. Анна белән яратышып йөргәннәрен сизеп торган әнисе көннәрнен берендә гадәтенчә йомшак кына кисәтеп куйды:
—Яшьлек—тиле, мәхәббәт—сукыр була, балам... Үз хәленә күзенне ачыбрак кара әле...
—Нәрсә булган, әни?
—Белмим, балам... Әтиенә кичә: «Өйрәнә тор»,—дип татарча-урысча сүзлек биреп кайтарганнар. МТМ ирләре. Бу аптырашта калган. Шуннан синен марҗа артыннан чабуынны җиткергәннәр. «Киленен марҗа булса, кирәк булыр. Урысчанны ныклап янарта тор»,—янәсе.
Хәмит телсез калды.
—Ә кемнен кем белән йөрүендә кемнең ни эше бар?!—диде ул бераздан, тупаслыгын җинәргә тырышып.
—Белмим, балам... Безнен авылда марҗага өйләнеп берәүнен дә бәхетле булганы юк. Бәлки, шуна ишарәлиләрдер.
—Нинди аерма?! Марҗа ни, татар ни, башка ни... Барсы да кешенен үзеннән тора ич! Татарнын да төрлесе бар, алайга китсә.
—Ансы да дөрес, балам... Татарнын да төрлесе бар...—Әнисе бертын уйланып торды да сөйләп китте.—Әнә, югары очтан Хафиз абыенны беләсен инде. Әнисе белән икесе генә яшиләр. Менә ул да марҗага өйләнеп читкә чыгып киткән иде. Олыгайган көнендә, ике баласын ияртеп авылга кайтып төште. Хатыны куып кайтарган. Бу шахтада күмер кискәндә, өстеннән йөргән икән. Балалары да башка кешедән дип сөйлиләр. Ләкин үзләре «әти» дип кенә торгач, нишлисен...
—Барсы да андый булмый бит инде.
—Фәрит абыенны да белә иден инде син. Анын да Начтясы үз туганнары җыелган саен: «дикий татарин», «мамай» дип мыскыллый торгач, Фәрит түзмәгән, хатынынын янагына чабып җибәргән. Ә тегеләргә шул гына кирәк булган, кыйнап имгәтеп ташлаганнар. Гарьлегенә түзә алмыйча асылынып үлде.
—Әни...
—Тынлап бетер, балам. Марҗага өйләнгән унике кеше бар авылда. Мин һәркайсын сөйләп чыга алам. Тик берсе дә бәхетле булмадылар. Гел нинди дә булса фаҗига килеп чыкты. Минем урысны яманлыйсым килми. Үз татарына биргесезләре бар араларында. Ләкин без—ике халык. Капма-каршы ике халык. Бер казанга ике тәкә башы сыймый диләр бит. Менә без дә шулай. Без бер кыек астында тату гына яши алмыйбыз. Чөнки каныбызда гасырлар буена, буыннан буынга күчеп килгән каршылыклы хис ага. Ул хисне бернинди сәясәт тә, аерым кешеләр арасындагы дуслык та, хәтта мәхәббәт тә җинә алмый. Ул хәтта безнен аныбызга да буйсынмый, ул хис безгә буйсынмый...
—Әни...
—Әйе, улым. Әтиен дә, мин дә риза түгелбез.
Хәмит тынып калды.
—Тик мин аны... Әни, әгәр мин ана өйләнсәм, нәрсә була?
—Авылда унике адәм бар дидем бит... Син унөченче буласын, балам...
Бу сөйләшүдән сон Хәмит һушына килә алмыйча озак йөрде. Әнисенен сүзләрен тикшерергә теләгәндәй, авылдагы теге унике кешенен язмышы белән кызыксынды. Барсы да дөрес иде. Ләкин мона ул күнеле белән ышанырга теләмәде. Шундыйлар арасында бәхетле кешеләр дә бардыр бит инде. Аз гына булса да, бер генә булса да. Күрше авылларда булса да. Ул күрше авылдагы дус малайлары аша шундыйлар турында белеште. Тик күнелен канәгатьләндерерлек бер генә җавап та ишетмәде. Әнисе хаклы иде. Һәм анын борчылуын да, малаенын әлеге гамәленә каршы килүен дә анлап була иде. Алар урынында булса, Хәмит, бәлки, үзе дә нәкъ шулай эшләр иде.
Ләкин...
Доктор сина болай ди: «Йөрәгендә чир бар. Бу йөрәк белән син озак яши алмаячаксын. Син бу йөрәк белән бәхетле була алмаячаксын». Һәм нәкъ шушы авыру белән бәлагә юлыкканнарны санап китә. Син, әлбәттә, анын сүзләре хак икәнен беләсен. Ләкин йөрәгенне йолкып ыргыта алмыйсын.
Анна анын йөрәге иде.
Әлеге күнелсез сөйләшү башкача кабатланмады. Хәмит эчтән әллә нинди тетрәнүләр кичерсә дә бу хакта Аннага бер сүз дә әйтмәде. Бергә чакта мондый нәрсәләр үтә дә кечкенә булып күренде. Аларнын мәхәббәте янында ул чынлап та бәләкәй, әһәмиятсез бер нәрсә иде. Алар бәхетле һәм бәхетләренә бернәрсә дә комачауламаячак иде.
Бераздан Анна училищены тәмамлап, музыка укытучысы булып Хәмитләр авылына килде. Монда, әлбәттә, егетнен дә кулы уйнады инде. Район мәгариф бүлегенен юлын хәтсез таптады ул. Ә теләгенә ирешкәч, шатлыгы эченә сыймады. Тик ул куанычны уртаклашырга гына кеше юк иде. Әти-әнисе бу хакта сөйләшүдән гел читләштеләр. Энеләре армиядә иде. Ә дус-ишләре анын шундый эчкерсез мәхәббәтен анлап җиткермиләр сыман тоелды. Ләкин ул бәхетле иде.
Анна авылга күчеп килгәч, фатирга да Гөлчәчәкләргә урнашты. Күршегә генә. Көн дә күрешеп тордылар. Кирәксә-кирәкмәсә дә гел бергә булдылар. Хәзер инде бер-берсен өзелеп яратуларына берсенен дә күнелендә шик юк иде. Үзләрен әдәп кануннары белән артык чикләп тә маташмадылар. Сөюнен тилерткеч назларына икесе дә бер куркусыз һәм зур теләк белән ташланды. Алар сөюдән тәм табып, шунын белән бәхетле булып яшиләр һәм башкада берсенен дә бер эше юк иде.
Авылда башта таралган имеш-мимешләр, мәсхәрәле сүзләр тына төште. Хәмит белән Аннанын керсез мәхәббәтенә барсы да күнелләреннән генә соклана, һәм алар турында алама сүз әйтү ниндидер пычраклык сыман тоела иде. Аннанын тиз арада
татарча өйрәнүен күреп кайберәүләр хәтта уфтанып та куйгалый: «Эх, нигә бу татар кызы түгел микән! Бигрәкләр дә соклангыч бит...»—дип әйткәли торган иде. Чынлап та Анна татарча өйрәнүе белән генә түгел, ә үз-үзен тотышы, якты күнелле булуы белән дә авыл халкынын ихтирамын тиз яулады. Ана инде чит итеп карамадылар, үз кеше булып китте. Шул ук вакытта аларнын шушындый соклангыч мәхәббәтеннән барсы да фаҗига көтте. Бу тиклем илаһи яктылык, бу хәтле соклангыч мәхәббәт озын гомерле була алмас, нинди дә булса бәхетсезлеккә юлыгырлар, диделәр. Берсенен татар егете, икенчесенен урыс кызы булуы әлеге шикне көчәйтте генә. Һәм аларнын хисләренә тыкшыну, гайбәткә күмү чиркангычтан да чиркангычрак бер гамәл булып тоелды. Авыл халкы алар хакында бер генә алама хәбәр дә сөйләмәс булды. Ә бу гашыйкларнын киләчәккә ышанычын арттырды гына.
Хәтта теге вакытта әнисенен әйткән сүзләре дә бөтенләй башкача янгырады. «Син ана өйләнмәячәксен!»—димәде бит. «Син унөченче буласын»,—диде. Димәк, әти-әниләре аларнын өйләнешүенә аркылы төшәргә җыенмый.
Бергә чакларында бик бәхетле булсалар да сонгы арада Аннанын күзләренә оялаган монсулык Хәмитнен игътибарыннан читтә калмады. Башта ул бу хакта берни дә әйтмәде. Әмма тора-бара эндәшмичә кала алмады. Ләкин Анна бернинди дә анык җавап бирмәде.
—Юк ла... Сина гына шулай тоеладыр,—дип елмаеп кына куйды.
—Тоелмый,—дип каршы төште Хәмит.—Син ни өчендер үкенәсен, нәрсәдәндер куркасын шикелле.
Анна ана беренче тапкыр күргәндәй текәлеп торды да җанны эретерлек итеп елмайды:
—Юк ла, тилекәем... Нәрсәгә үкеним инде мин?!. Ә курыксам, бары тик сине югалтудан гына куркамындыр.
Ләкин анын күзләрендә елмайганда да югалмый торган сагыш бар иде. Егет моны сизми калмады. Әмма төпченеп кызнын мазасына төшүне хуп күрмәде.
—Син курыкма мине югалтудан. Нәм бернәрсәгә дә үкенмә, яме. Без бәхетле булачакбыз.
Беркадәр вакыт үтүгә Аннанын авырга узуы беленде. Хәмит анын күзләрендәге монсулыкны таратырга тырышып үзләренен киләчәктә ничек бәхетле булачаклары турында хыялланып утыра иде.
—Без синен белән икәү... Без икәү шундый итеп яшәрбез... Без синен белән...—Анна шушы сүзләрнен еш кабатлануын елмая биребрәк тынлап торды да егетнен ирененә бармагын куеп туктатты. Бертын анын күзләренә карап торды. Аннан сон назлы итеп башын анын күкрәгенә терәп алды һәм егетнен ун кулын учына алып, эченә кысты.
—Хәзер без икәү генә түгел инде, Хамит...—диде Анна кыенсынып кына.—Мин... Безнен бәләкәчебез булачак.
Бу сүзне Хәмит көтмәгән иде. Башта ялгыш ишетмимме дигәндәй сагаеп калды. Аннан сон елмаеп торган Аннаны шашып кочаклады һәм тилереп үбәргә тотынды:
—Бердәнберем минем! Кадерлем! Хатыным син минем! Хатыным! Рәхмәт сина, җаным!
Тәүге хисләрдән тынычлана төшеп башын күтәргәч Аннанын янаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен күрде. Ул сулкылдап елый иде. Хәмит бер мәлгә телсез калды. Аннан сон назлы бармаклары белән хатыннын янагын сөртте.
—Елама, бергенәм.
—Синен белән шундый бәхетле мин, Хамит!—диде хатын күз яшьләреннән калтыранган тавыш белән.—Син ташлама мине, яме. Бергенәм минем...
—Мин сине беркайчан да... беркайчан да ташламаячакмын...
Аннанын авырга узуын белү белән Хәмит өйләнү турында сүз кузгатты. Җаен туры китереп, әтисенен дә, әнисенен дә кәефле чагын эләктереп башлады ул сөйләшүне.
—Әти... Әни... Мин... мин өйләнергә булдым...
Бу сүз икесен дә салкын су белән коендыргандай булды. Алар мизгел эчендә башка сурәткә керделәр. Әнисенен йөзен ниндидер соры күләгә каплады. Әтисе кара болытка әйләнде.
—Кемгә?
Бу сорау вакытны сузу, зиһен туплау өчен генә иде, әлбәттә. Хәмит бераз тын торды. Аннан сон үз күнелен төшермәс өчен елмая биребрәк:
—Аннага,—диде.
Әтисе дәшмәде. Әнисе шелтәле карашын егеткә төбәп алды да идәнгә кадады.
Тынлык озакка сузылды.
Әле генә син дә мин булган гаиләдә ниндидер дошманлык рухы пәйда булды. Ул рухны тотып карарга мөмкиндер сыман тоелды. Һәм Хәмит үзе дә сизмәстән: «Никадәр ят һәм чит икән мина бу кешеләр,—дип уйлап куйды.— Алар минем бәхетемә аркылы төшә. Алар мине дошман итеп күрә.» Һәм үзенен шулай уйлый алуы өчен гаҗәпләнеп калды. Үзенне җил-ящыр тидермичә карап үстергән кешеләр бит. Ата белән ана. Адәм баласы өчен изге затлар. Күктә Алла бар да, җирдә—болар. Ләкин уйланасы уй уйланган иде инде
—Мин синен өйләнү хәбәренне көткән идем,—диде атасы бераздан.—Үз баланнын өйләнү турындагы сүзеннән дә яктырак нәрсә юк ата өчен. Абыен, әнә, чыгып китте дә югалды. Ни хаты, ни хәбәре. Әллә исән, әллә юк. Ә син монда—безнен күз алдында. Һәм өйләнү турында сөйләп утырасын. Күптән көтелгән нәрсә турында. Бүген минем ин бәхетле көнем булырга тиеш иде. Ләкин син шушы бәхетле көннен бар ямен җибәрден.
Йөрәк тибеше ишетелерлек тынлык урнашты.
Ләкин беркемнен дә йөрәк тибеше ишетелмәде. Әйтерсен, бу өйдә бер генә йөрәк тә юк иде.
Һәм әтисе кырт кисеп әйтеп куйды:
—Өйләнмисен марҗага!
Әлеге сүз яшен булып сугарга тиеш иде. Ләкин Хәмит тыныч калды. Ул бу сүзгә әзер иде. Ул бары тик шушы сүзне генә көткән шикелле иде.
—Авылда унике кеше марҗага өйләнгән,—диде ул, тыныч кына.—Һәм барсы да ниндидер бәхетсезлеккә очраган. Мин моны беләм. Сез минем дә алама хәлгә калуымнан куркасыз. Ләкин ана өйләнмәсәм, мин, барыбер, бәхетсез булачакмын.
Тагын тынлык урнашты.
—Әнкәсе, тавыкларына җим сибеп кер әле...
Әнисе теләр-теләмәс кенә чыгып китте. Әтисе акрын гына урыныннан кузгалып, тәрәзәгә капланды. Шул кыяфәтендә озак басып торды. Хәмитнен инде түземлеге бетә башлады.
—Әти...
Әтисе кинәт борылды да урыныннан калкынган егетне сугып очырды. Хәмит идәнгә барып төште. Торырга итте. Ләкин әтисе аны тагын эләктереп алды. Тагын берне кундырды. Егеткә җинел түгел иде. Анын йөрәгендә әрнү дә, үпкә дә, мәсхәрәләнү тойгысы да, нәфрәт тә—барсы да бар иде. Ләкин әтисе бу тойгыларга тамыр җәяргә ирек бирмәде, күз ачыргысыз бер көч белән улын дөмбәсләде.
Аннан сон, көч-хәл белән сулыш алып урындыкка барып утырды. Ул бер сүз дә әйтмәде. Бары тик йөзе генә коточкыч кара көйгән дә куллары гына сизелер-сизелмәс дерелди иде.
Хәмит тә акрын гына торып идәнгә утырды. Кул аркасы белән канаган борынын, ирен читләрен сөртеп алды. Авыртуны ул бик сизмәде. Ләкин кимсенүдән елыйсы килә иде. Шуна бер сүз дә дәшмәде. Сүз әйтергә дип авызын ачса, елап җибәрер төсле булды.
Әтисе торып бәләкәй якка чыгып китте дә бераздан ярты литрлы банка белән көмешкә алып керде. Ике чынаяк алып өстәлгә утыртты. Бертын улына карап торды. Кулын сузды. Хәмит сузылган кулга карап кына куйды да үзе торып басты.
—Утыр,—диде әтисе, өстәл артына ымлап. — Берне җибәрмичә булмый.
—Мин эчмим.
—Эчәсең.
Әтисе ике чынаякка да яртылаш көмешкә салды.
—Әйдә.
Хәмит аракы белән артык дус түгел иде. Әтисе алдында беркайчан да эчкәне юк. Ул бертын кыенсынып торды да салып куйды. Аракы ирендәге яраны ачыттырып төшеп китте. Хәмит чыраен сытты. Әтисе аңа көлемсерәп карап куйды.
—Туйны кайчанга дисең?
—Ә?!.
Хәмит моны көтмәгән иде. Кинәт аның бөтен үпкә, бөтен әрнүләре юкка чыкты.
—Тизрәк эшләргә инде...
—Сез, яшьләр, барсын да тиз эшләргә тырышасыз шул...
—Рәхмәт сиңа, әти!
—Рәхмәт...—дип ирештерде аны әтисе.—Татарда кыз беткәндер... Бар, чыгып ычкын, йә тагы өлеш алырсың...
Хәмит шатланып чыгып чапты.
Анна белән очрашкач, ул аны сөендерергә ашыкты.
—Минекеләр риза, кадерлем! Син сөйләштеңме? Туйны кайчангарак чамалыйбыз?
Анна дәшмәде.
Ул бертын күзләрен йомып торды да:
—Минекеләр риза түгел...—диде ниндидер бер сабырлык белән.—Татарга бирер өчен кыз үстермәдек, диләр...
—Ярый, ризалашырлар әле. Олыларны беләсең бит инде... Минекеләр дә бераз карышып торганнар иде башта.
—Минекеләр күптән риза түгел. Синең белән йөргәнемне ишеткәч тә башланган иде. Кайткан саен колак итемне ашап тордылар. Әни хәтта РОНОга да барган. Башка авылга күчерүне сорап. Әле өйләнешү турында әйткәч, өйдә гауга купты.
Хәмит аны үзенә ныграк кысты.
—Ә йөкле икәнеңне әйттеңме соң?
—Әйттем...—Анна елап җибәрмәс өчен иреннәрен кысты.—Төшертергә кушалар...
—Төшертергә?!.
Хәмит мондый нәрсәне көтмәгән иде.
—Тотынып кына карасыннар!
—Алар тотыначак, Хамит... Безгә бергә булырга язмагандыр инде...
Анна егетнең күкрәгенә капланып елап җибәрде.
Егет бер мәлгә тын калды. Аннаның күзләреннән аккан яшь утлы нәфрәт булып аның күкрәгенә тула сыман иде.
—Әгәр ризалык бирмиләр икән, алар сине кабат күрмәячәк,—диде ул.
—Нәрсә?!.
—Без синең белән качып китәчәкбез. Еракка.
—Бердәнберем минем!..
Ике көннән соң кызның әти-әнисе янына баргач та Хәмит шул сүзләрне әйтте. Ләкин тегеләрнең исе дә китмәде. Алар хәтта Хәмитнең киләчәген белеп, әзерләнеп көтеп торганнар иде. Бу хакта хәбәр итүче булмаса да. Һәм һәр сүзенә җаваплары әзер иде.
—Татардан кыз алырга мөмкин әле...—диде әтисе.—Ләкин татарга кыз бирергә... Юк, күгәрченкәем, юк. Башыңа да китереп карама. Без Аннага да гел әйтеп килдек. Араңны өз, рөхсәтебез юк дидек. Эшләр тирәнгә киткәнче үк бәйләнешне өзәргә иде. Мәхәббәт туйда гына кирәк ул, өйләнешеп биш- ун ел үтүгә бернәрсәсе дә калмый. Татарга чыгып рәхәт күргән хатын-кыз юк әле. Шулай булгач...
—Безнен өчен барсы да хәл ителгән инде,—диде Хәмит тынычлыгын җуймаска тырышып.—Әгәр каршы киләсез икән, кызыгызны башкача күзегезгә дә күрсәтмим.
—Егет! Егет кеше сүзе!—дип көлде ир.—Синен рус булмавын кызганыч мина. Ике дә уйлап тормас идем. Ә болай...
—Мин шаяртып әйтмим.
—Беләбез,—дип сүзгә кушылды әнисе.—Без синен килеренне дә белдек. Нәрсә әйтеренне дә. Нәм син дә бел, кайда гына чыгып китсәгез дә, безнен күз уныннан ычкынмаячаксыз. Сихерче Мария үзебезнен кеше. Бер әпсене җитәр...
—Ха-ха-ха!—Хәмит бу сүзләрне җитдигә алмады.—Ярый, алайса, килештек. Мин Аннаны читкә алып китәм. Ә сез шушында теләгәнегезчә әпсенләп ятыгыз.
Ана чынлап та кызык тоелды. Авылга кайтып кергәнче көлде ул бу сүзләрдән. Сихерче Мария, имеш... Татар, имеш... Милләтләргә, төркемнәргә бүленү ул шартлы күренеш кенә. Асылда кешене мәхәббәт яшәтә. Мәхәббәт идарә итә барсы белән дә. Нәм анын өчен бернинди милләт тә, бай да, ярлы да юк. Анын өчен кереп ояларлык саф йөрәк кенә бар.
Ләкин күнелендә аз гына юшкын да калды. Анын килерен белеп, көтеп торганнар бит. Табыннар әзерләп куйганнар. Шулай булгач, сүзләренен дөреслектән ераклыгына бик ышанмалы да түгел сыман иде. Ләкин егет мона артык әһәмият бирмәскә тырышты. Аннанын Мария сихерче хакында. курку катыш сокланып сөйләвен дә колак яныннан гына уздырды ул. Хәер, болай дип әйтү дә дөрес түгелдер. Аннанын Мария турындагы сүзләре анын уеннан читтә калмады. Киресенчә, тиз арада чыгып китәргә карар кылуына, нәкъ шул сихерче турындагы сүзләр сәбәпче булды. Чынмы-ялганмы, әмма бәласеннән баш-аяк—сихерчедән ераграк булуын хәерле.
Кызнын әти-әнисе каршы килүен өйдәгеләр шатланыбрак кабул итәр дип уйлаган иде Хәмит. Әмма ялгышкан булып чыкты. Бу хакта ишеткәч, әтисе сүгенеп үк куйды:
—Атан башы... Хәзер көт инде бәланен хәтәрен...
Ул нигә болай дигәндер, Хәмит анламады. Бәлки, улынын йорттан китәчәген чамалап әйткәндер. Мөгаен шулай булгандыр, чөнки читкә китәргә уйлавы турында ишеткәч, әтисе бу сүзне күптән көтеп йөргәндәй, җинел генә ризалашты:
—Ярый... Үз башын, үз язмышын... Безне онытма.—Һәм бик тә кадерле сер әйткән төсле итеп тагын бер кабатлады.—Безне онытма.
Хәмит аны анлый иде. Абыйсы укырга китәм дип китте дә бер хәбәре дә булмады. Хәзер Хәмит китә. Балаларынын ата-анасы турында уйлап та бирмәве, бер хат кисәге дә язып салмавы күнелле нәрсә түгел, әлбәттә. Нәм ул үзенен дә тиз арада әйләнеп кайтачагына, хатлар яудырып торачагына ышана да, ышандыра да алмый иде.
—Беркадәр хәбәрсез булырга туры килер инде,—диде ул.—Борчылып тормассыз. Аннан сон, барсы да тынычлангач, кайтып урарбыз.
—Ходай насыйп итсен инде.
Әтисенен сүзләрендә өметсезлек чалымы сизелеп китте.
(Ихтыярыгызда инде. Без сезне карап үстердек, калганы барсы да үзегездән тора. Онытмасагыз бик рәхмәт, онытсагыз, берни кылып булмый...)
Ул моны теле белән әйтмәде, әлбәттә. Хәмит анын тавышында әлеге мәгънәне тойгач, аз гына үпкәләгән кебек тә булган иде. Нигә шул тиклем ышанмаучылык белдерергә инде. Нигә үпкәләргә. Тәнендә җаны юк түгел ич, күкрәгендә йөрәге дә тибә—күрәләтә әти-әнисен онытып яшәргә ни!
Ләкин әтисе хаклы булып чыкты. Анна белән җитәкләшеп чыгып киттеләр дә... кабат кайтмадылар. Әллә сихерче дип куркытканнары дөрескә чыкты, әллә башка сәбәп...
Казанда гына тукталсак, бик якын булыр дип алар Уфага юлландылар. Монда Хәмитнен армиядә бергә хезмәт иткән дусты яши иде. Шул ярдәм итте. Бару белән эш тә, яшәп торырга тулай торак та табылды. Үзләренчә мул гына табын корып загска барып никахлашып та куйдылар. Тормыш көйләнеп киткән сыман булды. Алар, әлбәттә, бәхетле иде. Бер-берсе өчен үлеп торган ике гашйк бәхетсез була аламени инде?!. Өстәвенә көннәренә- сәгатьләренә кадәр санап көткән малайлары туарга тора...
Хәбәр бирү, туган яктан урап килү теләге вакыт-вакыт җанны телгәләп алса да сабыр иттеләр. Бала тусын инде дип көттеләр. Сихерче турындагы сүзнен кодрәте кими төшсә дә сакланырга булдылар. Хатны да шул тирәдәрәк язарлар. Әйтеп-кисәтеп киттеләр ич. Әти-әниләре гаепләрлек түгел.
Бәла шатлык көткәндә килде.
Вакыты җитеп Аннаны больницага салдылар.
—Мин нигәдер куркам...—диде Анна, иренен күзләренә мөлдерәп карап.—Гел нәрсәдер булыр сыман.
—Курыкма, җаным... Бер син генә түгел бит... Бөтен хатын-кыз да бала таба. Нәм барсы да менә дигән була! Синен дә яхшы булачак. Күр дә тор менә!
—Тик минем белән бер-бер хәл булса, улыбызны ташлама, яме...
—Юкны сөйләмә әле!
—Ташламассынмы?—Анна иренен учларына ябышты.—Ташламассынмы улыбызны?
—Ташламам, җаным. Тик бел, барсы да яхшы булачак. Барсы да!
Анна елмайды. Ул үзе дә күпмедер дәрәҗәдә балага охшап торган сыман иде. Тик күзләрендә генә ниндидер мон бар.
Хәмит ул төнне керфек тә какмады. Сәгать саен диярлек телефоннан шалтыратып, шатлыклы хәбәр көтте. Ләкин ана сөенче әйтмәделәр. Бер ханым трубкадан әрләп үк ташлады. Бер син генә түгел монда, эшләргә комачаулыйсын, башкача шалтыратсан, хатынынны кайтарып җибәрәбез! Хәмит бүтән шалтыратмады.
Тан алдыннан анын үзенә шалтыраттылар. Хәмит дулкынлана иде. Трубканы ташлау белән ул шатлыктан үрә сикерәчәк иде. Әмма аны беркем дә шатландырырга ашыкмады. Ниндидер салкын тавыш исем-атын сорады да тиз арада больницага килергә кушты. Хатынынын хәле турында сораганын көтеп тә тормыйча трубканы ташладылар.
Баруына хатыны да баласы да үлгәнлеген хәбәр иттеләр.
Шул тиклем яктылык белән килгән мәхәббәттән үз хәленен авырлыгын сизгән Аннанын хәлсез кулы белән язылган кәгазь кисәге генә калды.
Синен белән очраштырган язмышыма шундый рәхмәтлемен. Бергә үткәргән көннәребезнен һәр мизгеле бер гомергә торырлык булды. Бәхетле бул, бердәнберем. Улыбызны да бәхетле ит. Хуш.
Барсы да бетте.
Анна...
Баштагы мәлләрдә ул үзенә кул салырдай булып йөрде. Көннен яме, яшәүнен тәме юк иде. Ләкин адәм баласы акрынлап барсына да күнегә. Ул да күнекте. Сызлануларын тормышнын башка вак-төякләре күмгән кебек булды. Тормыш Аннасыз гына, ямьсез һәм тәмсез генә акты да акты.
Ә көннәрнен берендә ул Уфа урамында Аннаны күргән кебек булды. Үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә беркадәр вакыт артыннан ияреп барды. Һәм болай йөрүеннән унайсызланып, кыз янына килде.
—Гафу итегез, ә сез... сезнен исемегезне белергә мөмкинме?
Кыз ана сынаулы караш ташлады. Егет шаяртырга уйламый иде. Иләс- миләс килеп йөри торган бәндәгә дә охшамаган. Һәм ул исемен әйтмичә калырга унайсызланды:
—Лена мин... Ә сез кем буласыз?
—Хәмит...—егет соклануын яшерә алмыйча елмайды.—Сез... сез кайсы яктан?
Лена да елмайды. Бу егет ана ошый иде.
—Хәсәнбайдан...
—Хәсәнбайданмыни...
Шулай танышып киттеләр. Һәм бер ел чамасы йөргәч, өйләнештеләр. Лена, әлбәттә, йөзе белән генә Аннага охшаган иде. Шулай да алар начар яшәмәделәр, бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенен кадерен белеп тормыш көттеләр. Хәзер менә үсеп җиткән балалары бар. Хәмит тора-бара Анна турында да еш хәтерләмәс булып китте,
ә берничә елдан бөтенләй онытты. Һәрхәлдә үзе оныттым дип уйлый иде. Юк икән шул, онытмаган икән. Әнә бит, теге ханымнын бер сүзен ишетү белән барсы да янарып күз алдына басты.
Хәзер ул теге сихерче турындагы сүзгә беркатлы ахмаклык итеп кенә карамый инде. Бәлки, Анна белән сабыйнын вафат булуында да сихер кулы уйнагандыр. Бәлки, үзенен туган ягына кайта алмыйча кангырып йөрүенә дә шул сәбәпчедер. Моны берничек тә исбатлап та, кире кагып та булмый.
Ләкин шунсы хак, авылына ул башкача кайта алмады. Нәрсәдәндер курыкты. Бөтен авылдашлары җыелып: «Аннаны кайда куйдын?!»—дип әйтер сыман тоелды. Болай булмасын белсә дә, әлеге куркуын җинә алмады. Авылда барсы да Аннаны хәтерләтәчәк иде. Танышкан, бергә йөргән урыннар, беренче тапкыр үбешкән, беренче тапкыр сөю назына бирелгән, «яратам!»—диешкән җирләр... Монда барсы да АНЫ хәтерләтәчәк һәм АНЫ таптырачак иде. Хәмит курыкты... Хәтта әти-әнисе алдындагы бурыч хисе дә шушы куркудан аралый алмады.
Хәтта баштагы мәлләрдә Ленанын: «Туган ягына кайтыйк. Әти-әниеннен хәлен белеп килик. Болай яшәү мәгънәсезлек була бит!»—дип сөйләнеп, хәтта тиргәшеп йөрүләре дә файда бирмәде. Югыйсә, Хәмит хатыны сүзенә колак сала торган кеше иде бит. Бер мәлне хәтта җыенып та беттеләр алар. Иртәгә юлга чыгабыз дигән көнне Хәмит матайдан егылып аягын сындырды. Һәм илгә кайту уе онытылып калды. Монын да очраклы хәл генә булуын исбат итеп булмый.
Әле менә шушы утрауда, яшьлектә сөйгән ярынын исемен ишеткәч, мона кадәр тупасланып калган тойгылар кабат уянды. Һәм бөтен нәрсә турында да оныттырды. Әлеге утрау маҗараларыннан котылу белән, беренче эш итеп авылга кайтырга кирәк. Болай булмый. Болай ярамый.
Хәмит бүлмәдәгеләрнен тигез сулышын тынлап ятты. Монда анын ин кадерле кешеләре иде. Лена борынын иренен күкрәгенә төртеп йокыга киткән. Теге якта Ләис белән Ләйсән икесе ике караватта ауныйлар. Кич белән бик боргаланып, нәрсәдер пышылдашып яталар иде. Хәзер инде тынып калганнар. Утрауга килгәндә икесенен дә күнелендә мәхәббәт чаткысы уянды, җаннарына ятардай кешене таптылар бугай. Шуна бүген сөйләшеп сүзләре бетмәде. Эх, яшьлек, яшьлек...
Көтмәгәндә коридордан ниндидер ачы тавыш ишетелде...
* * *
Айгөл Леонга аз гына үпкәләде. Сон, кыюрак булып булмыймыни инде?!. Әнә бит, Роберт кеше күплегенә дә артык игътибар итмәде, Людасы белән аулактарак калу чарасын тапты. Ә бу... Пешмәгән. Югыйсә, Айгөл, башкаларга артык сиздермичә генә, берничә кат Леонга елышырга тырышып карады бит. Ә егет уйлап та бирмәде. Бәлки, Айгөл ана бөтенләй кирәкмидер... Юк инде, алай түгел. Янында кемнен уралганын күргәч, Леоннын үз-үзен тотышы бөтенләй үзгәрде. Ләкин ул бер сүз дә әйтә алмады, хәтта кыз ягына борылып карарга да курыкты. Бигрәк оялчан малай инде. Аз гына кыюрак булса, алар да Роберт белән Люда шикелле берәр аулак урында серләшеп утырган булырлар иде.
Ярый, сонгы көннәре түгел. Иртәгә берәр җаен тапмый калмаслар. Бүген йокларга, ял итәргә кирәк. Шундый уйлар белән күзләрен йомса да йокыга китә алмады, уйлары гел Леон тирәсендә бөтерелде. Ә аны күз алдына китерүгә күнелен ниндидер тылсымлы яктылык биләп алды.
Яктылык...
Ул шушы якты хисләргә бирелеп йокыга китәр иде. Ләкин әтисенен әле бер, әле икенче якка әйләнеп, туктаусыз боргаланып ятуы, әллә нинди сәер тавышлар белән ынгырашуы хыялга күмелергә дә, йокыга китәргә дә ирек бирмәде.
Кыз әтисе яткан караватка үртәлеп карап куйды. Баштарак күнелендә «әти» дигән сүз кадерле нәрсә булып янгыраса да, юлга чыккач, Радикнын туктаусыз хәмер чүмерүе, өнендә теләсә нәрсә кыланып, төшендә саташып ятуы үзәгенә үтте. «Әти» дигән кеше анын өчен әллә ни кадерле түгел иде инде. Бу бәндә белән бергә яши алган
әнисе ана кызганыч та, соклангыч та иде. Вакытында, аерылып дөрес эшләгән. Югыйсә, алар һаман монын белән шушылай интегерләр иде. Ә үги әтиләре начар кеше түгел. Ул аракы да эчми, авыр сүз дә әйткәне юк. Һәрхәлдә, анын янында үзенне менә мондагыдай итеп тоймыйсын. Анын янында үзенне тынычлыкта хис итәсен.
Ләкин Айгөлнен күнелендә якты тойгылар бөтенләй үк үлеп бетмәгән иде әле. Ул әтисенен элекке вакытларын онытмаган иде. Һәм оныта алмастыр да. Көн саен диярлек эштән кайтканда балалары өчен генә нинди дә булса уенчыкмы, тәм-томмы күтәреп кайтулары. «О! О-Һо-Һо, минем кызым!»— дип күтәреп алулары. Урамга чыккач, алар белән бер булып кычкырып көлә-көлә уйнап йөрүләре. Мондый вакытларны берничек тә онытып булмый. Ул беркайчан да салкын булмады. Һәрвакыт, хәтта әле дә, аннан ниндидер җылылык, якты бер нур сирпелеп торган сыман. Җанга ятышсыз, күнелсез гадәтләре белән йөрәгенне әрнетсә дә үзенә тартып тора торган ниндидер бер сыйфаты бар. Бу бәлки анын яратуыдыр. Балаларын һаман да ярата бит ул. Моны күрер өчен әллә нинди зур сәләт кирәкми. Бу анын һәр сулышында сизелеп тора. Бары тик хәмер сазлыгыннан чыгалмаганга гына ул үз яратуын тиешенчә сиздерә алмый. Бары тик хәмер сазлыгыннан чыгалмаганга гына анын яратуы да чиркангычрак булып кабул ителә. Ә эчүен ташласа...
—Юк...—дип ынгырашты әтисе.
Айгөл бер мизгелгә куркып китте. Әтисе анын уйларын сизеп ятадыр, әле анын уйларына җавап итеп шулай эндәшкәндер төсле тоелды. Әтисе кинәт каядыр омтылды да карават янындагы стенага бәрелде.
—Мин яктыга чыгарга телим!—дип кычкырды үзе.—Яктыга чыгачакмын! Кызым хакына! Яктыга. Күпме карангыда яшәргә мөмкин инде! Яктыга!
Кыз торып утырды.
Әтисе саташа иде.
—Әти...
Әтисе янә стенага ташланды. Әйтерсен, ул шушы стенаны җимереп кенә яктыга чыгачак иде. Кыз анын янына килде. Һәм бар көченә аны селкетергә тотынды:
—Әти!. Уян! Әти!
Кинәт әтисе тынып калды. Чалкан әйләнеп тирә-ягына күз йөгертте. Һәм ниндидер әйтеп бетергесез наз белән:
—Айгөл... Кызым...—диде.
—Әти, барсы да тәртиптәме? Син нык саташтын...
—Кызым...
—Су эчеп ал, әти... Мә...—Кыз ана чынаяк сузды.—Тынычлан.
Әтисе суны комсызланып эчте. Һәм чынаякны идәнгә утыртты. Кармаланып кызынын учын эзләп тапты. Аны назлы итеп янагына кысты. Һәм сабый баладай үксеп елап җибәрде.
— Кызым. Балакаем минем...—Ул кызнын учын күз яшьләренә чылатып такмаклады.—Гафу ит, мине, кызым... Гафу итегез, берүк... Болай булырга тиеш түгел иде. Мин сезне бәхетле итәргә тиеш идем. Кызым... Балакайларым...
Бу ул иде. Бу Айгөлнен әтисе иде. Әрни, сөя, сагына белгән кеше. Балалары өчен җанын бирергә дә әзер торган кеше. Үзе дә сабый бала булып алар белән бергә уйнап йөргән кеше. Әле ул елый иде. Ул кайтты. Хәмер томаннарында ничәшәр еллар буе адашып йөргәннән сон, ул кызы янына кайтты. Айгөл моны бар күнеле белән тоя иде. Моны тоюдан ана шундый рәхәт иде. Моны тоюдан ул бәхетле, чиксез нык бәхетле иде. Ул әтисен тапты!
Айгөлнен дә янаклары буйлап яшь тәгәрәп төште. Ул да өнсез генә сулкылдый иде.
—Әтием...
Айгөл әтисенен чәчләреннән сыйпады. Һәм ни гаҗәп, шушы керле чәчләр арасында тормышнын бөтен юанычлары җыелгандыр сыман тоелды. Әйтерсен, ул бөтен гомере буена шушы чәчләрне сыйпарга хыялланып яшәгән дә, хәзер хыяллары тормышка ашкач, ничектер канәгатьләнеп, тынычланып калган. Ул чынлап та
тынычланып калды. Күнеле саф, якты нур белән тулды. Ул елмайды.
Кинәт коридорда кемнендер кычкырганы ишетелде. Айгөл бер мизгелгә тынып калды. Тавыш тагын кабатланды. Кемдер ярдәм сорый иде. Айгөл, тынычландырырга теләгәндәй, әтисенен башыннан сыйпап, бәпләп куйды да ишеккә юнәлде. (Син борчылма, әти. Барсы да тәртиптә. Ышанмасан, менә хәзер үзем ишекне ачып күрсәтәм. Син ят. Тынычлан. Барсы да яхшы, әти.)
Ишекне ачу белән коридорнын теге башында багананы хәтерләткән ниндидер яктылык томаны күренде. Беренче карашка ул матур иде. Айгөл ана омтылып берничә адым атлады да кинәт катып калды. Бу багана түгел, ә кеше иде. Озын чәчләрен иненә таратып ташлаган хатын-кыз. Анын йөзе ачык күренми, әмма идәнгә тиеп торган ак күлмәге ак нур чәчә. Шуна да ул беренче карашка ак томан сыман булып күренгәндер. Хатын аны күрде. Ун кулын болгап чакырды. Һәм кызнын бер хәрәкәтсез басып торуын күреп чишмә суыдай салкын тавыш белән кеткелдәп куйды. Шушы тавыштан күчкән салкынлык Айгөлнен арка үзәге буйлап йөгерде. Кызнын бала йоннары кабарып чыкты. Ул барсын да анлады. Анын алдында өрәк иде. Өрәк кызга якынлашты. Ул атлап түгел, ә идәндәге күзгә күренмәс дулкыннар өстендә йөзеп кенә йөридер сыман тоелды. Айгөл монын чынлык икәненә ышанырга теләмәгәндәй, күзләрен ачып-йомып алды. Ләкин өрәк югалмады. Һәм Айгөл үзәк өзгеч тавыш ишетте. Куркып кычкырган хатын-кыз тавышы. Бу анын үз тавышы иде. Ләкин кыз моны аңламады. Һәм әлеге тавыштан тагы да куркынычрак булып китте.
Өрәк кире чигенде дә икенче катка күтәрелә торган баскыч янында тукталып калды. Бераздан башка бүлмәләрдә дә ишекләр ачылды һәм башлар күренде. Алар бер мизгелгә генә катып калдылар да эшнең нидәлеген аңлап, кычкырып җибәрделәр. Бер мизгел эчендә бөтен йорт куркудан коты алынып кычкырган тавышлар белән тулды. Ә икенче мизгелгә теге яктылык юкка чыкты, күрәсең, ул икенче катка менеп китте. Караңгыда анда-монда йөгерешкән, кайдадыр бәрелгән, егылган, сүгенгән тавышлар ишетелде. Шушы тавышлар эчендә Айгөл бер мәлгә дөнья белән бәйләнешен өзде. Һушына килгәндә шундый ук хәл иде әле. Тик ул инде кемнеңдер кочагында иде. Әтисе.
—Тынычлан, кызым...—диде ул аның башыннан сыйпап.—Барсы да үтте. Мин сине беркемгә дә бирмим. Тынычлан.
Радик кызын ныграк кысты. Ул ни өчендер Андрей Николаевичның теплоходта сөйләгән хикәятен хәтерләде. Төн уртасында пәйда булган өрәк, теге алиһәдер, ул корбан сорап килгәндер төсле тоелды.
Бераздан кемдер ут яндырды. Ниндидер таяк башына чүпрәк урап ясалган торымбаштан төшкән яктылыкта чагылып киткән кешеләрнең йөзе үзе үк котыңны алырлык иде. Радик кызын җитәкләп алга атлады. Айгөл аңа беркарышусыз буйсынды. Ул әле аңына килеп бетмәгән иде шикелле. Бераздан Айгөлне җитәкләгән кул ычкынды. Тик шундук диярлек аны тагын җитәкләделәр. Айгөл күпмедер вакыт үткәч кенә тулысынча һушына килде. Һәм курку катыш елмаеп куйды. Ул Леон белән җитәкләшеп тора иде. Егет бернәрсә дә эндәшмәде. Бары тик кызның учын гына әледән- әле наз белән кысып алды. Кыз да аңа шундый ук җавап бирде. Аларда беркемнең дә эше юк иде.
—Хатын-кыз өрәге бу...—диде кемдер.
—Икенче катка менеп китте...
Күпмедер вакыттан соң куркуның тәүге дулкыны юкка чыккандай булды. Барсы да тынычланып калды. Моңа, бәлки, торымбашларның күбәюе сәбәп булгандыр.
—Бәлки, икенче каттан урап төшәрбез?!.—диде Хәмит.—Өрәкләр ут яктысыннан курка. Без аны бер куркытсак, таңга кадәр тынычлап йокларбыз.
—Йокларбыз?! Тынычлап?!.—дип пышылдады Анна.—Михаил, синең тәрең үзең белән иде бит...
Михаил дәшмәде. Хәлләр котыңны алырлык булса да аның дин белән кабат маташасы килми иде.
—Ул хатынның куллары күп иде...—дип пышылдады коты алынган Ольга.
—Ыһ-һыы...— дип куйды Анна.
—Ул теге... Кали алиһә түгел иде микән...—дип куйды Ольга.
Айгөл дә өрәкне күрде ич. Куллары күп кебек түгел иде. Икәү генә иде. Бәлки, Айгөл барсын да күреп бетермәгәндер. Ул дәшмәде.
—Хатыннар һәм балалар бер бүлмәгә җыелыгыз,—диде Андрей Николаевич.—Ә без, ирләр, икенче катны карап төшик.
Ләкин Ольга ярсып каршы килде:
—Син бармыйсың! Мин синнән башка куркам.
—Курыкма, кадерлем ...—дип юатты аны Андрей Николаевич.— Курыкма.
—Мин дә куркам...—дип пышылдады Анна.—Өрәк теге алиһәгә... Кали алиһәгә охшаган иде... Бәлки, сез икенче катка менеп киткәч, ул безнең балаларыбызны суяр...
—Алайса, бергә меник...
—Бәлки, таңга кадәр көтәрбез, ә...—Лена һаман тынычланып җитмәгән иде әле.—Бик озак та калмады бит инде...
—Иң яхшысы шул булачак!—дип җөпләде аны Ольга.—Без, барыбер, өрәкне җиңә алмыйбыз. Шулай булгач, нигә котыртып, үртәп йөрергә?!
—Ярый, без бу юлы аның килгәнен барыбыз да берьюлы сизеп калдык.— дип үзенекен итте Хәмит.—Ә сизмәгән булсак?!. Әйтик, ул аерым бер бүлмәгә генә кергән булса. Үзегез бит Кали алиһәгә охшаган дидегез...
—Юк, ул аңа охшамаган иде,—диде Андрей Николаевич.—Гап-гади хатын-кыз...
—Куллары дүртәү иде бугай...—Анна үз сүзеннән үзе курыккандай тоелды.—Мин шулай күрдем.
—Мин дә...
—Димәк, без аны табарга тиешбез,—диде Хәмит.—Нич югы аның нәрсә теләгәнен белергә кирәк. Ялгыш балаларыбызга кагыласы булмасын...
Кемдер кычкырып көлеп җибәрде. Бу Андрей Николаевич иде.
—Сез барыгыз да сабыйлар шикелле,—диде ул һаман көлүеннән туктый алмыйча.—Мин бит теплоходта чынлап та булган вакыйганы сөйләмәдем. Ул вакыт үткәрү өчен сөйләнгән бер уйдырма, интернеттан укыган хикәят кенә иде. Ә сез чынга алдыгыз. Кали алиһә, имеш... Юк андый нәрсә!
Бер мизгелгә тынлык урнашты.
—Куркырга да бернинди сәбәп юк,—дип дәвам итте Андрей Николаевич.—Беркем дә сездән корбан сорап йөрми.
—Өрәк чын иде бит,—диде Лена.—Аны барыбыз да күрдек.
—Өрәк чын иде. Ләкин ул корбан сорап йөрми. Ташландык йортларның һәркайсында диярлек өрәкләр яши. Ләкин бу аларның кемгәдер зыян салырга җыенуы хакында сөйләми әле. Киресенчә, файда китерүчеләре дә була.
—Кызганыч, без өрәкне куркытып җибәрдек,—дип төрттерде Хәмит.—Ә ул безгә бишек җыры җырлар өчен килгән булган...
—Йортны тулысынча тикшереп чыкмый булмый,—диде Михаил.— Шунсыз беркем дә тынычланмаячак. Әлбәттә, без өрәкне кабат күрә алмабыз. Ләкин өйнең бөтен почмагын да карап чыгу күңелгә тынычлык өстәячәк.
—Дөрес,—диде Хәмит.—Кемнәрдер аерылып калырга курка икән, бергәләп йөреп чыгыйк. Ул тиклем күп кеше түгелбез әле.
Андрей Николаевич аңа каршы төште:
—Ләкин болай итсәк, бер куркыныч бар. Ниндидер бәлагә юлыксак, барыбыз да һәлак булачакбыз. Шуңа мин төркемнәргә бүленергә киңәш итәм.
—Тик без...
Андрей Николаевич аңа башланган сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
—Ә бәлки, икенче катны мин үзем генә тикшереп төшәрмен?!
Тынлык урнашты.
Әлбәттә, бу начар булмас иде. Ләкин кемнедер күрәләтә куркыныч юлга җибәрергә берәүнең дә йөрәге җитмәде.
—Мин дә сезнең белән!—диде яшь тавыш. Барсы да аңа борылып карадылар. Бу
Леон иде.—Икәү бергә меник.
—Өчәү!—дип өстәде аның янында торган Айгөл.—Мин дә менәм.
—Юк!—Хәмит алгарак чыкты.—Балалар эше түгел бу. Андрей Николаевич белән икәү менеп төшик, ә сез монда торырсыз. Берәр куркыныч аваз чыгу белән ярдәмгә килерсез.
Бу тәкъдимгә барсы да риза булды. Әмма Андрей Николаевич кына каршы килде:
—Яхшы тәкъдим. Ләкин сезнен ике балагыз бар. Болай итәргә кирәк. Без Ольга белән икәү менәбез. Безнен балаларыбыз юк. Ә сез монда, көтелмәгән хәлләргә әзер булып торыгыз. Бер-бер куркыныч чыкса, шундук килеп җитәрлек булсын.
Мәгънәсез бәхәс ялкыта башлаган иде инде. Каршы килүче булмады. Тиздән алар икенче катка менеп китте.
Көтеп калучылар баштарак бер тынсыз булып тордылар да бераздан кечкенә төркемнәргә бүленеп пышылдаша башладылар. Айгөл тирә- ягына каранып әтисен эзләде. Радик күренмәде. Ә Леоннын әти-әнисе аларга игътибар итми төсле иде. Моны Леон да сизде бугай, ул кызны сак кына итеп читкәрәк алып китте. Моны күреп торган Люда кызга ягымлы караш ташлап алды да монсу елмаеп куйды. Айгөл дә елмаеп җавап бирде, ул Люданы анлый иде. Люда әле ялгыз иде. Роберт та, анын әтисе дә күренмәделәр. Ләкин бу хакта артык баш ватасы килмәде.
—Рәхмәт инде бу өрәккә...—дип пышылдады Леон, башкалар яныннан читкәрәк киткәч.—Ул булмаса, бүген синен белән күрешә алмый идек.
Әлбәттә, Айгөл дә шат иде. Ләкин сер бирергә теләмәде.
—Тиле... Ә минем котым алынды.
—Мин дә курыктым, ансы... Тик хәзер...—Леон ничектер сизмәгәндә генә кызны кочаклады да чигәсеннән үбеп алды.—Хәзер мин өрәккә табынырга риза.
«Ул тиклем үк җебегән дә түгел инде бу Леон»,—дип уйлап алды кыз ләззәт дингезенә чумып. Ә егетнен иреннәре бөтен тәнгә назлы дулкыннар таратып колак яфрагына төште. Анын кайнар сулышы котып бозларын да эретергә сәләтле сыман иде. Ләкин кыз назга бирелүдән курыкты. Тагын аз гына...—һәм ул үзе өчен җавап бирә алмаячак. Рәхәтлек тә, ана омтылу да чамасыз көчле иде. Ул егетнен куеныннан арынырга ашыкты.
—Тукта... Әле түгел...
—Мин сине яратам!..—дип дәртенә тончыгып пышылдады егет:—Үлеп яратам!
—Мин дә... Тик син тукта... сабыр ит... Кеше күрә бит...
Кызнын карышуына бирелеп, егет читкәрәк тартылды. Нәм гаепле кеше сыман катып калды. Анын сулышы кабынган, йөрәк тибеше ешайган иде.
—Гафу ит...
Кыз елмайды.
—Мин үзем дә синен хәлдә...—дип назлы пышылдады ул.—Тик син бүтән алай кыланма, яме. Булыр, барсы да үз вакыты белән килер әле.
Егет аны чиксез хөрмәт белән үзенә кысты.
—Мин бүген төне буе гел сине уйлап чыктым. Сине күргән мизгелдән бирле мин бәхетнен ни икәнен белдем.
—Кадерлем минем...
Сулышлар тагын ешайды.
—Әйдә, башкалар янына барыйк,—дип пышылдады кыз, беркадәр тынычланып калгач.—Юкса...
—Ярый...—диде егет, ә үзе аны ныграк кысты.
—Яратам мин сине! Бергенәм син!—дип пышылдады ул бераздан саф татар телендә.—Бердәнберем минем...
Айгөл үз колакларына үзе ышанмагандай бер мизгелгә катып калды. Нәм татлы елмаеп куйды.
—Мин дә сине яратам...—диде ул.
2. «К. У.» № 2
Бу юлы егет аптырап китте. Һәм шатлыклы елмайды.
—Син татар кызымыни?
—Әйе, Леон...
—Ләис мин...—дип елмайды егет.—Җыен урыс арасында аерылып тормыйк дип кенә кыланган булдык. Безнен әни хәтәр бит ул яктан. Сизгәнсеңдер инде...
33
—Ә мин—Айгөл...—Кыз көлеп җибәрде.—Ахирәтләрем Аида дип тә әйткәли... Мин дә башкалардан аерылмыйм дигәнмендер инде...
— Ә аерылсак ни була?! Әйдә, моннан ары гел татарча гына сөйләшәбез.
—Белмим... Ну, әйдә...
Ләис Айгөлне тагын күкрәгенә кысты. Бу юлы ул ниндидер аерым бер ләззәт тойгандай булды. Хәзер аларның мәхәббәттән башка да ниндидер уртаклыгы бар иде. Икесе генә белгән сер, дисәң...
Бераздан алар, сиздермичә генә, икенче каттагыларны көткән төркемгә кушылдылар.
—Килдегез дә мени?!.—дип пышылдады Люда.
—Килдек, Ләйсән...—диде Ләис, мыек астыннан елмаеп.—Айгөл—татар кызы.
Ләйсән башта шелтәләмәкче иде, Айгөл турында ишеткәч, елмаеп куйды.
—Роберт та татарча аңлый,—диде ул, үзе дә төшеп калганнардан түгеллеген искәртергә теләгәндәй.—Ул моны сиздермәскә тырышты. Ә мин, барыбер, сиздем.
—Ул нигәдер күренми...
Ләйсәннең елмаюы шундук юкка чыкты.
—Күренми шул...—диде үртәлгәндәй итеп.—Йокы симертәдер инде. Йә йөрәге ярылып үлгәндер.
—Бәлки, бүлмәләренә кереп, хәлләрен белеп чыгарбыз.
—Тилесенме әллә?!
—Ярый, күрешерсез әле...
Бераздан икенче каттан төшә торган баскычта ике шәүлә күренде. Барсы да тынып калдылар. Шәүләләр ашыкмыйча гына төшеп җитте. Бу Андрей Николаевич белән Ольга иде. Айгөлгә аларның үз-үзен тотышы сәер булып тоелды. Гадәттә, куркынычны бергә кичкән кешеләр арасында күзгә күренмәс ниндидер уртаклык, бердәмлек барлыкка килә. Боларда ул юк иде. Бәлки, кыз гына тоя алмагандыр. Әмма боларның атлап йөрешендә үк бер-берсе белән канәгать түгеллек, бер-берсенә үртәлгәнлек сизелгән сыман иде.
—Берни дә юк...—диде Андрей Николаевич, баскыч төбендәгеләрнең өнсез соравына.—Бернәрсә дә!
—Бөтен урыннарны да тикшердегезме соң?
—Барсын да карап чыктык.
Ольга дәшмәде. Ул төркемдәгеләрне барларга теләгәндәй һәркайсына текәлеп карап чыкты.
—Ә Роман кайда?—дип сорады аннан соң.
—Ул бүлмәгә кереп китте,—дип алдашты Айгөл. Икенче каттан төшкән бу икәүнең үз-үзен тотышы аңа ошамый иде. Монда ниндидер сер бар иде.
—Алай икән...—дип куйды Ольга.
—Без икенче катны тулысы белән тикшереп чыктык,—диде Андрей Николаевич.—Куркырлык бернәрсә дә юк. Хәзер һәркем үз бүлмәсенә таралсын. Иртәгә таң белән юлга чыгасы. Коридорда өелешеп, бер-беребезгә комачаулап йөрмик.
Тавышында рухи күтәренкелек, хәвефсезлеккә тулы ышаныч көчле иде. Ләкин шунын белән бергә анын тавышында нәрсәгәдер кәефе кырылганлык чалымы да сизелә иде. Әйе, ни өчендер ачуы килгән кебек иде анын. Бәлки, Айгөлгә генә шулай тоелгандыр.
—Ләкин без әле икенче катны гына тикшердек,—дип сүзгә кушылды Анна.—Ә бәлки, өрәк беренче каттадыр. Бәлки, баздадыр. Бу йортнын базы бармы?
—Үзегез тикшерегез,—диде Андрей Николаевич.—Ә без арыдык. Нәм бүлмәбезгә кереп ятабыз.
—Ләкин алай эшләү гадел булмый.—Монсы Лена иде.—Без бергәләп тикшерергә тиеш...
Ольга бүлмәсенә борылган иренен терсәгеннән эләктерде:
—Андрей Николаевич... Гафу итегез, Андрей арыды...—диде ул ире өчен акланып.—Ләкин кызлар хаклы. Башта без барсын да тикшереп чыгарга тиешбез.
Нәм ул кире борылып килде дә баскыч буйлап аска төште.
—Монда подвал юк,—диде стенага суккалап караганнан сон.—Димәк беренче кат кына кала. Ә беренче катны җентекләп тикшерүнен бер генә юлы бар. Нәркайсыбыз үз бүлмәсенә тарала. Ләкин ишекләрне ачык калдырырга онытмагыз. Бер-бер хәл булса, башкалар ярдәмгә килерлек булсын.
Анын белән килешмичә мөмкин түгел иде.
Бераздан барсы да үз бүлмәләренә таралышты. Өрәк бер бүлмәдә дә юк иде. Торымбашлар сүнгәч, бөтен дөньяны карангылык каплагандай булды.
—Әти...—дип пышылдады Айгөл бүлмәдә ялгызы гына калгач. Җавап бирүче булмады. Тынлык куркыныч иде. Кайда югалды сон әтисе? Нигә Айгөлгә берни дә әйтми китте? Ә, бәлки... Бәлки, аны өрәк юк иткәндер... Болай уйларга ярамый иде. Болай уйласа, ул йөрәге ярылып үләчәк иде. Эх, нигә коридорда гына тормадылар икән? Нигә бүлмәләренә таралдылар... Эх, нигә ул Ләисне дә үзе белән ияртмәде микән... Әлбәттә, ярамаган эш эшләрләр иде... Ләкин, менә мондый курку янында Ләис белән бергә булу... Юк, алай да ярамый инде... Тизрәк әтисе кайтсын иде... Бәлки, ул кече йомышын үтәргә генә чыккандыр әле. Суны күп эчте бит... Әйе, шулайдыр ул... Шулайдыр... Әтисе тиздән килеп керәчәк.... Әнә, аяк тавышлары да ишетелә бугай... Әйе, ишетелә... Тавышланмаска тырышып кына атлый... Сизелер-сизелмәс кенә... адымнары якыная... Менә ул ишек янына җитте... Тынып калды... Хәтта сулышы да ишетелә башлады... Еш-еш сулый... Аягын күчерде... Ишек тоткасына үрелде... Тотканы бора... Ура, әтисе кайтты! Әтисе кайтты!!! Ә, бәлки... Ә, бәлки, бу бөтенләй анын әтисе түгелдер... Бу теге өрәктер... Яки аннан да куркынычрак башка нәрсәдер...
—Әти!..
Җавап ишетелмәде.
Ишек акрын гына ачыла башлады. Кыз куркудан кычкырып җибәрмәс өчен авызын учлары белән каплады. Ләкин монын кирәге юк иде инде. Анын тавышы югалган иде. Ишек ачылып китте һәм анда кара шәүлә пәйда булды.
—Кем бар?!
Җавап ишетелмәде.
Бераздан ишек ябылды. Кара шәүлә нәрсәнедер идәнгә куйды. Нәм шунда гына телгә килде:
—Кызым!
Айгөл таныш тавышны ишетеп сикереп торды. Йөгереп әтисенен каршысына килеп басты. Һәм әлеге кешенең чынлап та ул, әтисе икәненә ышанырга теләгәндәй бер тын карап торды.
—Кызым...
Һәм чынлап та үз әтисе икәнен күреп, бар көченә аның яңагына чабып җибәрде. Һәм күкрәгенә ташланып еларга кереште.
—Яратмыйм мин сине, яратмыйм!.. Син миңа әти түгел... Син мине үтерә
яздың...—дип пышылдады ул.—Кайда йөрдең? Нигә дәшмәдең...
—Тавышланма, кызым... Бүтәннәр ишетмәсен... Мин... Мин өрәкнең серен ачтым...
Кыз елавыннан туктап, аңа карады:
—Нәрсә?!
—Әйе, кызым... Ә куркытканым өчен гафу ит... Кешеләр ишекләрен ачып йоклый. Тавышланырга теләмәдем... Ә син молодец! Кычкырмадың. Кычкырсаң, харап иде.
—Ә өрәкнең сере?.. Ул нинди сер? 3. Фатыйма
* * *
Фатыйма карчык төне буе йоклый алмады. Юкка гына барды ул күрәзәчегә. Бер юньле сүз дә ишетмәде. Әлбәттә, анда бармаса да төне төн булмас иде, ләкин Хәдичә карчык аның шик-шөһбәләрен ныгытты гына. Ә аңа юаныч кирәк иде. Юаныч кирәк иде. Дөреслек түгел.
Юрганга төренеп ятса да аңа салкын иде. Урамда җәй. Көне буе кояшта кызган бүлмә стеналары кулыңны пешерерлек. Ләкин Фатыйма карчыкка салкын иде. Юк, картлык галәмәте генә түгел бу. Картлыкның монда бер кысылышы да юк. Ялгызлык салкынлыгы шундый. Ире дә ашыгып китеп барды бит, ичмасам. Ул исән булса, бүгенге төн болай котсыз булмас иде. Ул исән булса, берәр чарасын табар иде. Картайган көнеңдә, ят шәһәрнең тулай торак бүлмәсендә, ялгызлыктан өшеп ят инде менә. Фатыйма карчыкның күңеле тулды. Тик ул елый алмый иде инде. Күңелендә күз яшьләре калмаган иде. Ул бары тик өшеп калтыранды гына.
Һәм юрганын атып бәрде. Көннең җылылыгы да, юрган да берни дә аңлатмый иде. Аларның бернинди дә ярдәме тимәячәк. Салкын тыштан керми иде. Салкын аның үз эченнән чыга. Сөяк җилекләреннән чыга да канына кушылып бөтен тәненә тарала...
Бу салкынлыкны җиңәрлек бер генә кояш та, бер генә кодрәт тә юк иде. Ни әҗәле килми. Үзен эзләп табып, тезләнеп ялынганны көтә, диярсең. Ул да азгын ирләр шикелле, күрәсең, яшьрәкләрне, матурракларны карый. Әҗәл каратырлык җирең дә калмасын да, яшәп яткан бул инде менә. Шәһәр урамына чыгып теләнчеләп йөр, алкаш улыңны ачтан үтермим дип тырышкан бул. Адәм тәганәсе...
Дөрес яшәлмәде бугай бу дөньяда. Дөрес яшәлсә, ахыры болай бетәргә тиеш түгел иде. Бер карасаң, пычраклыкка батып та гомер итмәде бит соң инде. Азып-тузып йөрмәде, аракы затын якын китермәде, урлашмады, алдашмады, мәкер-хәйлә белмәде... Нәкъ тә изге китапта язылганча гомер сөрде. Тик аңа карап кына бер бәхете дә булмады. Бәхете булган кеше картайган көнендә шушы хәлгә каламени?!.
Эх, рәхәт чаклары бар иде дөньяның. Рәхәтлек турында уйлауга, Фатыйманың күз алдына гел бер күренеш килеп баса. Алар Хатмулла белән ат арбасының ике ягына аякларын сузып утырганнар да аркаларын аркага терәп урманга китеп баралар. Хәтта тәгәрмәчләр тавышын күмеп чикерткәләр җыры, чебен-черкиләр гүләве ишетелә. Борынны чәчәкләр исе иркәли. Әмма барсыннан да рәхәтрәге, барсыннан да ләззәтлерәге ул—иреннен арка җылысын тою. Шушы җылылык җанны туендыра. Ә Хатмулла авыз эченнән генә бер җыр көйли:
Бер алманы бишкә бүләек, беребез өчен беребез үләек...
Кайда барганнарын тәгаен генә күз алдына китерә алмый Фатыйма. Заманында алар урман юлын аз гизмәделәр. Печәненә дә, утынына да бергә йөрделәр. Хатмулла әллә нинди сәер зат иде шул. Ишегалдында матае утырса да, келәттә бензин пычкысы булса да утынга балта белән йөри иде.
—Пычкы ул, әнкәсе, дилауай агач өчен. Утынны балта белән әзерләргә кирәк. Утын әзерләү—урман тазарту бит инде ул. Корган-ниткәнен, үсер- үсмәсен кисәр
өчен балта кулай. Балта хәле җитмәгән агачны әрәм итәргә ярамый.
Шулай дигән була торган иде. Башкаларнын юан-юан агачлар кайтарып, утынга тураганын өнәми иде. Кайчагында Фатыйма:
—Мондый киртә-корта алып кайтканынны күреп, булдыксыз дип көлергә дә күп сорамаслар әле,—дип шелтәләп алгалый иде.—Аннан сон, эре агач ырый да бит инде ул.
—Карчык,—ди торган иде андый чакларда Хатмулласы.—Кирәгеннән артыгы кирәкми анын.
—Болай вак-төяк белән үзен интегәсен бит.
—Кыммм...—дип кенә куяр иде ире. Кәм балтасын тотып, агачлыкка кереп китәр иде. Эшләгәндә җен шикелле эшләр, Фатыйма анын артыннан вак ботакларны җыеп та өлгерәлмәс, кирәк кадәрен кискәч, Хатмулла үзе ана ярдәмләшер иде. Беркадәр булышыр да тракторга төяргә унайлы булсын дип агачларны бер тирәгә ташып куяр.
Эшне бетереп кайтырга чыгар алдыннан кискән өеменә карап торыр- торыр да ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:
—Рәнҗемәгез инде сез безгә...—дип куяр. Анын тавышында гафу үтенү дә, рәхмәт хисе дә булыр. Аннан сон Фатыйма янына килер. Кочаклап алыр. Хатынынын чәчләрен иснәп мыек астыннан елмаеп куяр да, күтәреп арбага утыртыр. Кәм юлга кузгалырлар. Аркага арка терәп, бер-берсенен тән һәм җан җылысын тоеп.
Печәнгә барсалар да шул булыр. Ат арбасын келтерәтеп кенә йөрерләр. Иртә тан белән беренче булып кузгалсалар да беркадәр вакыт үтүгә «выж» да «выж» килеп матайлар, җинел машиналар узып китәр. Кайберләре туктап кызыксыныр:
—Хатмулла, нигә матай белән генә йөрмисен? Болай акрын да... Атны кигәвенгә түздерүе дә авыр бит...
Ә Хатмулла иннәрен генә сикертеп куяр:
—Матайнын утыргычын дөрес эшләмәгәннәр анын. Икәүләшеп йөрергә рәхәт түгел.
Иренен тел төбендә нәрсә ятканын анлаган Фатыйманын күзләренә шатлыклы очкын кунар. Ә сораучы башын чайкап алыр да юлын дәвам итәр.
—Беләсенме, нигә алар матайда йөри?!—дияр ир, дилбегәне бушайта биребрәк һәм үзе үк җавап кайтарыр.— Аларнын Фатыймалары юк. Арка терәп утырырлык.
Боларны хәтерләүгә Фатыйманын арка үзәкләре җылынып киткәндәй булды. Хәтта колагына Хатмулланын яратып җырлаган җыры ишетелде: Бер алманы бишкә бүләек, беребез өчен беребез үләек... Ул ирен күрергә теләгәндәй, артына борылып карады. Төнге таш бүлмәдә караңгылыктан башка нәрсә юк иде.
Фатыйма торып утырды. Караваттан аякларын салындырып, үзен ат арбасындагыдай хис итәргә тырышты. Җинелчә генә селкенеп караватны бәвелтеп алды. Тәгәрмәчләр келтерәве, чикерткәләр җыры ишетелер сыман иде. Тимер пружиналар гына шыгырдашып куйды. «Эх, без сина ул чакларны хәтерләтә алмыйбыз шул...»—дип ыңгырашкандай тоелды алар. Фатыйма үзе дә көрсенде.
(Хәтерләтә алмыйсыз шул... Югыйсә, нәкъ шушындый пружиналы караватта да дөньянын ямьле чаклары бар иде... Менә шушындый юрганга төренеп, менә шундый нәни генә булып ята иде ул... Ә мин менә шулай талгын гына бәвелтә идем... Һәм гел бер хикәят сөйли идем:
Дөньяга туар алдыннан бала Ходайдан сораган:
—Ник мин ул дөньяга барам инде. Анда нәрсә эшләргә тиеш булам?
Ходай әйткән:
—Мин сина фәрештә бүләк итәм. Ул һәрчак синен белән булыр һәм барсын да төшендереп бирер...
Яхшы хикәят иде ул...)
Фатыйма карчык юрганны алып караватка җәеп салды да, аны бала төргәндәгедәй итеп төреп, сак кына бәвелтергә кереште. Читтән берәрсе карап торса, аны чынлап та бала йоклата дип уйларга мөмкин иде. Һәм авыз эченнән генә көйләргә тотынды:
— Әлли-бәлли итәр ул
Йоклап кына китәр ул...
Фатыйма карчыкнын тавышы талгын гына көчәя барды. Анда тыелгысыз дәрт, өмет, киләчәктән көткән яктылык чаткылары пәйда булды. Әлеге тавышка ышансан, тормыш тик ихласлыктан, сафлыктан, куанычтан гына торадыр, анда бернинди дә карангылык, мон-зар, сагыш һәм сабырлык төшенчәләре юктыр сыман иде:
—Йоклап киткәч, төшендә
Әллә ниләр күрер ул...
Җыр көчәя барды. Анын белән бергә, киләчәккә, димәк, яктылыкка булган ышаныч та көчәйде.
Җәй иде. Янгыр иде. Елга буенда бәбкә саклап йөргән малайлар ыштан балакларын сызганганнар да яланаяклап өйгә йөгерәләр. Зуррак икесе бәбкәләр салынган каз оясын ике яктан күтәргән, Малик ана казны култык астына кыстырган, ә Радик бернәрсә дә тотмаган, ул артыннан йөгергән ата каздан куркып чаба. ( Мине ата каз ашаса, әтигә әйтеп каеш белән суктыртам! Малик, меләт, көт әле! ) Боларны күреп торган күрше хатыны буынсыз булып көлә. Ана Фатыйма да кушыла.
—Ипләбрәк! Ипләп! Бәбкәләрне имгәтәсез ич!—ди ул, аларга каршы атлап.—Егыла күрмәгез...
Малайлар янына җитүгә, Фатыйма кулындагы япма белән бәбкәләрне янгырдан ышыклап куя. Ул арада Радик кычкырып җибәрә:
—Әни, мине ата каз ашады!
—Кайсы төшенне тешләде, балам?...
—Менә, арткы аякны...
Абыйлары көлә:
—Юк, әни, тешләмәде ул. Канаты белән генә тиеп китте.
—Ата каз мине канаты белән ашадымыни?—дип сорый малай абыйларыннан.—Әни, ата каз канаты белән дә ашый белә, әйеме?!
Әниләре төпчегенен башыннан сыйпап ала да каз оясын күтәреп абзарга кереп китә. Ә малайлар кабат елга буена йөгерә. Янгыр астында яланаяк йөгерү алар өчен бәйрәм. Шатлыклы авазлары бар урамны янгырата...
Тәпи йөрер-йөрер дә Үсеп буйга җитәр ул...
Балаларнын шатлыклы авазлары еллар аша үтеп Фатыйма карчыкнын колагында янгырады. Шатланышып көлешкән тавышлар... Кинәт алар бергә буталды да кабат аерылды. Бу юлы инде шатлык авазлары юк иде. Ниндидер шау-шу, талаш...
—Юк, китмисен!
—Китәм!
—Мин сина эш сөйләшеп кайттым...
—Ә мин китәм.
Нәм әлеге тәртипсез шау-шуны ертып, Хатмулланын тыныч, әмма көр тавышы ишетелә:
—Әнкәсе... Тавыкларына җим сибеп кер әле...
Нәм анын кайтавазы булып, бер үтенеч янгырый:
—Безне онытмагыз, улым...
—Безне онытмагыз...
Фатыйманын җыры, тулай торак бүлмәсенен түшәмнәре аша узып, югарыга күтәрелде һәм, далаларга киткән балаларын эзләп табарга теләгәндәй, җир шары буйлап таралды. Биек-биек йортлар, кара урманнар, очсыз-кырыйсыз далалар, шаулы дингезләр аша урап кайтты да, хәле бетеп тынган давыл сыман, кабат тулай торак бүлмәсенә ауды. Далаларга киткән балаларны ана моны гына табалмады. Ул монда
инде тыелгысыз дәрт тә, өмет тә, киләчәктән көткән яктылык чаткылары да юк иде, ул монда тик ятимлек ачысы гына сулкылдады. (Монсызларны мон табалмый...)
Фатыйма карчык юрганын кысып кочаклап тынып калды. Юрган анын баласы иде. Ул баласын беркемгә дә бирәчәк түгел, беркайда да җибәрәчәк түгел. Анын кабат ятим каласы килми. Моннан ары аны үстермәс тә. Үсмәсен. Шушы килеш кенә калсын. Шушы килеш кенә... Гел янында булсын... Үз янында. (Баласы бар ана ятим булмый.)
Дынк-дынк- дынк- дон!..
...Фатыйма ындыр артындагы таллыкта иде. Ала каргаларнын бик яман кычкырышып өерелгәнен күреп килде ул монда. Кычкырып та, каткан балчык ыргытып та каргаларны куркытырга тырышты. Тик монын бер файдасы да тимәде. Тавышы көчсез иде, ыргыткан балчыгы ике-өч атламнан ерак китмәде. Анын каравы хәле бетте. Сулышлары капты. Көч-хәл белән килеп җитте. Хәле карга куркытып йөрерлек түгел иде шул, карынындагы җан иясе инде якты дөнья күрер мизгелен көтә иде. Башка нәрсә булса, бәлки, болай итеп йөрмәс тә иде Фатыйма. Ала каргаларнын котсыз тавышы күнеленә шом салды. Каз бәбкәләрен кыйратып ятмагае! Ындыр артындагы кечкенә яланга җиткәч, борчылуы юкка түгеллеген анлады. Ике каз гына коты алынып сибелгән бәбкәләрен саклый алмый иде. Алар яман ысылдап әле бер башка йөгерәләр, әле икенче якка. Ә каргалар күп, бәбкәләрне берәм-берәм чүплиләр генә. Фатыйма килеп җиткәндә, каргаларнын эше беткән иде инде. Бәбкәләр юк иде. Бары тик ятим казлар гына үзәк өзгеч тавыш белән анда-монда чабып, балаларын эзләп йөри. Әлеге коточкыч хәлне күрүдән Фатыйманын тыны кысылды. Нәм колагында ниндидер сәер тавыш янгырады. Дынк-дынк-дынк-дон!..
Фатыймага ни өчендер каргалар килеп үзен чукый башлагандыр сыман тоелды. Бер мизгелгә генә. Кинәт эченен аскы өлешендә утлы әрнү тойды. Атлаган җиреннән катып калды. Ул үзе генә түгел, бөтен дөнья, вакыт бер мизгелгә тукталып калгандыр төсле булды. Авырту шулай эләктереп алды да талгын гына ычкындырды. Фатыйма эшнен нәрсәдә икәнен сизенгән иде инде. Ул кирегә борылды. Тиз-тиз адымнар белән өенә кайтмакчы иде, теге әрнү тагын эләктерде. Фатыйма тирә-ягына күзләрен тәгәрәтте, башын борырлык рәте юк иде, якын-тирәдә ярдәмгә килерлек кеше күренмиме?! Күренсен иде! Тик күзенә берәү дә чалынмады. Ул эчен куллары белән тотып акрын гына җиргә чүгәләде. Ул курка иде. Монда егылудан. Баласын монда табудан курка иде. Баласын тапкач, азга гына һушын җуяр да, бәләкәчен каргалар алып китәр төсле иде.
(Юк! Юк, монда табарга ярамый! Әле түгел! Берьялгызым чагында түгел. Хатмулла! Хатмулла! Җанын бармы синен, юкмы, ә?! Нәрсәнне карап йөрисен анда! Кил! Кил, баласыз калырга теләмәсән! Хатмулла, дим!)
Юк, ул кычкырмый иде. Ул кычкыра алмый иде. Уртынны чәйнәрдәй булып көчәнгәндә тавышын чыкмый. Ләкин анын җаны кычкырды. Өнсез кычкыру белән. Ботлары буйлап ниндидер кайнар дулкын йөгергәндә, ул янә ирен чакырды.
(Хатмулла! Кил! Баланы каргалар ала. Кил! Кил!)
Ул бер мизгелгә тирә-як белән бәйләнешен өзде. Әллә нинди сәер халәт иде. Әйтерсен, аны кемдер эләктереп алды да беркадәр вакытка гына тәмугка тыгып торды. Тәмугтагы газап чыдарлык түгел иде. Тәнендәге киеренкелектән сөякләре шартлап сынган, җепселләре мертләп өзелгән төсле булды. Ул үзен тере капчык итеп тойды. Кемдер ул капчыкны әйләндереп-әйләндереп кага иде. Кинәт барсы да тукталды. Ул кабат тормышка кайтты. Бала елаганы ишетелде. Һәм шундук җанын каргалар турындагы уй чукып алды.
—Баласы бар ана ятим булмый!—диде ниндидер карт тавыш. Фатыймага ул башта карга тавышы сыманрак ишетелде. Хатын күзләрен ачты. Кендек әби иде. Тик ул чынлап та мондамы, әллә күзгә генә күренәме?
—Фатыйма!—диде ир тавышы.—Фатыйма...
Хатыннын күнеле тынычланып калды. Ул елмайды. Бәлки, иреннәре елмаймагандыр, тик анын җаны елмайды. Ул бәхетле иде.
—Хатмулла, мә улынны тот...
—Улынны... Фатыйма, безнен улыбыз бар...
Кендек әбисе малайны әтисенә сузды да, ир кеше җебебрәк калгач, анасынын күкрәгенә салды. Һәм аларны кемнәрдер күтәреп каядыр алып киттеләр.
—Каргалар алмады...—дип пышылдады Фатыйма.—Бәбкәмне карга алмады.
Хатмулла анын мангаеннан сыйпап куйды.
Дынк- дынк-дынк- дон!..
—Каргалар алмады,—дип пышылдады Фатыйма карчык, юрганын күкрәгенә ныграк кысып—Далалар алды...
Һәм кинәт чынбарлыкка кайтып катып калды.
Дынк-дынк-дынк-дон!..
(Ишек кагалар түгелме сон ?! Әйе! Радик! Айгөл! Кайтканнар, балакайларым!)
Карчык утны яндырды да ишеккә ташланды.
—Кайттыгызмы?!
—Тетя Фая!
Карчык болай кабалануына үкенеп куйды. Тик ишекне ачкан иде инде.
Ишек төбендә нәни баласын күтәреп, бот буе малаен җитәкләп басып торган Зөһрәне күреп куркып китте. Зөһрәнен күз төбе каралай янган иде. Ул Фатыйма карчыкнын җавабын да көтмичә ачык ишектән эчкә узды. Артыннан ук үзе йозакны бикләп куйды.
—Тимур котыра, тетя Фая. Сезгә кереп торыйм инде. Урамда калдырма, зинһар...
—Әйдә...—диде Фатыйма карчык, ишек төбендәге тумбочкада утырган электр плитәсен кушып.—Чәй эчеп алырбыз.
—Ул төн уртасында гына кайтып керде...—Зөһрә һаман үз проблемасында кайный иде әле.—«Төнлә йөрмә, әллә кемнәргә эләгерсен, кыйнап ташларлар,»—дигән идем, тавыш чыкты. «Син мине берәрсенә әйтеп кыйнатырга йөрисенме әле!»—ди... Адәм көлкесе... Кешечә яшәп булмады инде. Бер талашмаган көнебез юк. Эчә дә кайта, эчә дә кайта. Шул да булдымы тормыш?!.
Фатыйма карчык дәшмәде. Алар яшь чакта мондый хәлләр булмый торган иде. Өч йөзгә якын хуҗалыктан торган авылга нибары бер эчкече Иван иде ул вакытта. Иван анын кушаматы иде. Чын исемен белүче дә булмагандыр, бәлки. Фатыйма белми иде. Менә шул Иван эчеп алыр да хромкасын тартып урам буена җырлап йөрер иде. Беркемгә бер авыр сүз әйтмәс, очраган-күргән кешенен олы булсынмы ул, кечеме, хәлен сорашып китәр:
—Хәлләрен ничек туганым?! Ник монаебрак торасын әле, берәр кайгын бармы әллә?! Проблеман булса, Иван абзана әйт син. Момент юкка чыгарырбыз...
Нәм Иванга да беркем түбәнсетеп карамас, каты кагылмас иде. Анын эчкече икәнен бөтенесе дә белеп тора инде. «Эчмә, болай кыланып йөрмә»— диюнен дә файдасызлыгын беләләр. Анын алкашлыгыннан беркемгә дә зыян да, файда да юк. Авылнын бер шамакае урынына яши бирә.
—Берүк, аракыны якын китерә күрмәгез, әнә, Иван абыегыз кебек булырсыз. Хатыныгыз да булмас, мал да тота алмассыз, ашарга да кешедән теләнеп ярым җимерек йортта гомер итәрсез,—дип балаларын кисәтә иде өлкәннәр.—Хәмерне якын китерә күрмәгез.
Эчүче юк та иде. Утын алып кайтсалар да, печән китерсәләр дә бер «ярты» чыгарыш бар. Табында ун адәм утырса да шул бер шешә җитә, хәтта бетми дә торган иде. Кайда ди инде ул талашып, хатын кыйнап йөрүләр. Эчүдән бер вакытта да тавыш чыкмый торган иде.
Әлбәттә, ирләрнен хатынына кул күтәрүе бар иде. Хатмулла да берничә тапкыр Фатыйманы янаклап алды. Ул вакытта хатыннын күнелен бер уй телгән иде: «Хатмулла мине кыйнады... Хатмулла мина сукты! Сукты!» Ире ана бөтен көче белән
суккандыр, ул аны үтерергә, яки имгәтергә теләгәндер сыман тоелган иде. Нәм үз иренә чиксез нәфрәт белән карый башлаган иде. Ләкин сонрак Хатмулланын янаклавы бары тик кисәтү генә булганлыгын анлады. Берничә елдан сон булды ул хәл. Күрше авыл сабан туеннан кайтып киләләр иде. Алар гадәттәгечә, ат арбасында арка терәшеп утырганнар. Ике малай аякларын сузып артка карап утырган. Ә Малик, ул чакта ими баласы гына, Фатыйманын кулында. Урман куелыгына җиткәч, кемдер атнын авызлыгыннан эләктереп алды. Ул вакытларда акча сорап бәйләнү гадәте бар иде. Нәм менә шундый өч адәм аларга да юл басты. Нәрсәдер кычкырдылар. Фатыйманын коты ботына төште. Хатмулла да дәшми. Юлбасарлар андый-мондый гына түгел, өчесе дә озын буйлы, кин җилкәле. Хатмулладан күпкә яшьрәкләр дә. Болардан котылу юк иде инде. Юлбасарлар үзләре дә моны сизеп тора, әнә бит ничек иркен кыланалар. Берсе Фатыйманы арбадан ук сөйрәп төшерергә итеп, хатыннын беләгенә үрелде. Тик шул мизгелдә үк кайдадыр очып барып төште. Хатынның күз алдында Хатмулланың беләге генә ялтырап калды. Ул арада агачлар сынган тавыш ишетелде һәм икенче юлбасар да юкка чыкты. Агачлар арасына качкан өченче ирнең аркасы гына күренеп калды. Хатмулла дәшми- тынмый гына арбага килеп утырды да дилбегәне тартты. Менә ничек суга икән Хатмулла! Үзеннән бер башка озын һәм таза ирләрне исәңгерәтерлек итеп. Фатыйма шунда Хатмулланың үзенә суккан чагын хәтерләде. Аның яңаклавын сугу дип әйтү гөнаһ булган икән. Бары тик кисәтеп кенә куйган ул, үзенең ир кеше икәнен искәртеп кенә алган. Әлбәттә, авылда андый «искәртүләр» гадәти күренеш иде. Әмма бер генә хатын-кызның да күз төбен каралай яндырып йөргәне булмады. Аракы юк иде шул ул чорда. Шуңа күрә, хатыннары—хатын, ирләре ир төсле иде. Хәзер хатын-кызын да тотып тыярлык түгел бит аның, ирен адәмгә дә санамаганнар бар...
—...аерылып кына китәр идең дә, кем сине көтеп тора инде ике бала белән... Тимур да жалкы. Үзе генә калса, бөтенләй эштән чыга бит ул...
Фатыйма карчык ирексездән караватка күз ташлады. Анда исереп йоклап яткан Радигын күрер төсле иде. Ул да аракы диңгезенең төбенә төшәргә тырышты бит инде. Ул да хатынын шулай интектереп йөртте микән?! Эх, бу ирләрне... Гитлер басып ала алмаган илне аракы басып алды да ирләрне ниндидер бер мәхлукка әйләндерде. Үзе дә рәхәт күрми, башкаларга да рәхәт күрсәтми торган бер ерткычка. Мескен ерткычка.
Хатмулладан туган баланың менә шундый хәшәрәтлеккә төшүе икеләтә аяныч иде. Фатыйма карчык бүтән балалары өчен ул тиклем үк әрнемәде дә кебек. Бернигә карамыйча шәһәргә чыгып качкан өлкәнен ул аңлый иде. Үз дигәненә ирешергә тырышу. Атасы холкы. Дөньяның берәр ташландык почмагында исереп йоклап ятмаса, аны гафу итеп тә буладыр. Марҗасына ияреп чыгып киткән Хәмитне дә аңларга мөмкин. Хәтта кызу канлылык белән ниндидер матавыкка эләгеп һәлак булса да ул хөрмәткә лаек. Тик менә Радикны гына аңлап та, гафу итеп тә булмый. Хатмулладан туган баланың менә шундый пычраклыкта аунап яшәве бернинди канунга да сыймый.
Зөһрә Фатыйма карчыкка үз киленедер сыман тоелып китте. Ул әнисенең артынарак яшеренеп торган малайны җитәкләп алды да суыткыч янына алып килде.
—Мә, улым...—диде суыткычтан алма алып.—Боегып торма, синең кебек малайларны бик яратам мин.
Малай кызарган күзләрен бер алмага, бер әнисенә йөгертеп алды. Әнисе елмаеп баш каккач, алмага үрелде.
—Рәхмәт, апа!..
—Үзеңә рәхмәт, бәләкәчем!—диде ул, икенче караватның җәймәсен алып.—Соңгы егерме елда апа дип әйткәннәре юк иде әле. Ьн-һи-һи... Әйдә, Зөһрә кызым, бәләкәчеңне менә монда яткыр. Кулга өйрәнмәсен.
—Әй, рәхмәт инде...—Зөһрә баланы караватка салды да өстен юка юрган белән каплаштырып куйды.—Төн уртасында коридорда йөрү дә уңайсыз. Берсе күрмәсә,
берсе күрер... Рәхмәтләр генә яусын инде сиңа!
—Ярый, бәләкәчең уянмаган әле...—диде Фатыйма карчык Зөһрәнең игътибарын яхшырак нәрсәгә юнәлтергә теләгәндәй.—Иң мөһиме шул. Калганы үтә аның...
—Әйе... Куркып калса, яхшы булмас иде...—Зөһрә күзен чәчләре белән капларга азапланды.—Сугам дип сукмады ул... Селтәнгәндә кулы ялгыш кына тиеп китте...
—Минем дә Хатмуллам кызу була торган иде...—диде Фатыйма карчык, аны юатырга тырышып. Ьәм тагы ни әйтергә белми туктап калды. «Бер син генә мондый хәлгә төшмәгәнсең, юкка кыенсынма. Бөтен хатын-кызның да өлешенә язган нәрсә ул. Анын каравы, ир кулы тигән урын тәмугта янмый, диләр.» Шул чамарак итеп юатасы иде. Ләкин Хатмулласынын исеменә кара ягу бик пычрак нәрсә сыман тоелды. Хатмулланын кулы ялгышып та болай каты кагылмады ана. Ир була белде Хатмулла.
—Әйдә, өстәлгә якынрак килегез әле...—диде карчык, әлеге хәлдән котылу юлын табуына сөенеп. Һәм чыжлап утырган чәйнекне алып, чәй пешерергә тотынды.—Үзем дә йоклый алмый газапланып ята идем. Керүегез бик әйбәт булды әле. Күсегә үлем, песигә көлке дигәндәй... Чынлап менә, Зөһрә кызым, берүзем бер бүлмәдә. Ни керүче, ни чыгучы юк. Үлеп китсән дә хәленне белмәсләр... Әлдә, сез кердегез әле.
—Радик кайтмаган иде мени?
—Ул балалары янына дип киткән иде. Шуна күнелем тынычсызланыбрак тора. Исән-имин йөрсен инде. Алкаш булса да үз балан бит. Ул булмагач, өйләрнен яме юк сыман, менә.
Зөһрәнен күнелен ниндидер ләззәтле хис биләп алды. Соклану иде бугай ул. Картайган көнендә урамда хәер сорашып, эчкече улын асраучы шушы карчыкка соклану хисе иде бугай. Бер уйласан, тормышнын төбенә төшеп җиткән бит инде. Зарланудан башканы белмәскә тиеш шикелле. Әмма ул зарланмый. Киресенчә, алдагы көненә ниндидер якты өмет белән карый. Ходайнын рәхмәте булып, яхшырак яши башларына ышанычы зур. Менә кайда ул сынмас-сыгылмас рух көче!
—Барсы да яхшы булыр әле,—диде Зөһрә.—Минем дә, синен дә тормышлар яхшыга үзгәреп китәр.
—Шулай булсын, кызым. Шулай булыр... Тик ышанычынны гына югалтмаска кирәк.
Фатыйма карчыкнын арыганлыгын Зөһрә дә сизми калмады. Әмма ул тагы бер нәрсәне сорамаса, бүген төн йокысын йоклый алмас шикелле тоелды.
—Ә син Радикнын... эчүен ташларына ышанасынмы?
Фатыйма карчык ана кинәт сәерсенеп карап куйды. Һәм елмайды. Зөһрәне башта килененә охшаткан иде ул. Әмма ялгышкан икән. Бу бөтенләй дә анын килене кебек түгел, бу бөтенләй башка камырдан. Әлеге соравынын да төбендә нәрсә ятканын анлады карчык. Зөһрәне Радикнын киләчәге түгел, ә үз иренен язмышы борчый иде. Ул Фатыйманын улы турында белешми, ул үз уйларына таяныч эзли.
—Ышанам, кызым. Бәлки, анын адәм булырына бөтен дөньяда бер мин генә ышанамдыр да. Ләкин мин ана ышанам. Һәм беләм, кызым, аны минем ышанычым хәмер сазлыгыннан сөйрәп чыгарачак.
—Ышаныч кына чыгара алыр микән...
Зөһрә бу сүзләрен кычкырып әйтергә теләмәгән иде бугай, башында ялтлап киткән уйны колаклары белән ишеткәч, кыенсыныбрак калды. Әмма карчык мона игътибар итмәде.
—Ышаныч—зур нәрсә, кызым,—диде ул һәр сүзенә басым ясап.— Ышаныч—тылсым.
Тын калдылар. Бераздан өстәл артыннан кузгалдылар да карчык урын җәяргә кереште, Зөһрә савыт-сабаны юып куйды. Улы урындык аркасына сөялеп, күзләрен йоммаска тырышып утыра иде.
—Баланы монда яткырырсын инде,—диде Фатыйма карчык, раскладушка җәеп.—Бик арыган бугай, бәләкәчем...
—Ярый, өчебез дә бер караватка сыйган булыр идек әле...—диде Зөһрә.— Әйдә, алайса, үзем җәя торыйм.
Карчык җәймәләрне ана тоттырды да үз урынына барып ятты.
—Әллә нишләп кинәт арып киттем әле,—диде ул аклангандай.—Картлык шатлык түгел инде ул... Сез үзегез карагыз инде барсын да... мин йоклап- нитеп китсәм...
—Ярый, ярый... Тыныч йокы...
«Ышаныч—тылсым...—дип күңеленнән генә кабатлады Фатыйма карчык урынга яткач.—Әлбәттә, бу сүзләрнең дөреслеген инкарь итәсе килми инде. Әмма ышаныч тылсым булса, аның балалары әллә ничә ел элек кайтып күренерләр иде инде. Шул тиклем зур ышаныч, шундый зур өмет белән көткән аналары янына кайтмыйча түзә алмаслар иде. Тик алар кайтмадылар.
Ә кем әйтә, алар кайтмаслар дип?!.
* * *
Зөһрә чыгып киткәч, Фатыйма карчык та урыныннан кузгалды. Төне буена әллә нәрсәләр күреп саташып чыкты ул. Күргәннәренең өндәге уйлармы, саташулармы икәнен дә аермачык кына әйтерлек түгел. Әлеге уйлардан котылу өчен ниндидер хәрәкәт кирәк иде.
...балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Тагын шушы сүз зиһененә уралды. Фатыйма карчык күрәзәченең сүзләрен аң җитәрлек дәрәҗәгә китерергә тырышты. Нинди түгәрәк эчендә?
Хәдичәдән кыенсынып-нитеп торасы юк. Барырга һәм сорарга кирәк. Бөтен балаларым да шул боҗра эчендәме? Ул боҗра утраумы? Нинди утрау? Шушы өч сорауга җавап тапмыйча, аның күңел тынычлыгы кайтачак түгел иде.
Тукталышта ул хәтсез генә торган кебек булды. Ләкин сирәк-мирәк тә кеше күренмәде. Шул тиклем үк иртә чыкты микәнни соң?! Кинәт башына бер уй килде дә карчык шатланудан сикереп куйгандай итте. Нәм ашыгып кесәсенә тыгылды. Ходайның рәхмәте! Акчаны ул хәтсез генә алган иде. Бәс, шулай булгач! Фатыйма карчык юлга якынрак атлады да урамга карап кулын күтәрде. Шундук диярлек, янына бер җиңел машина килеп туктады.
—Кайда барасыз, әби?
Карчык адресын әйтте.
—Ярый, утырыгыз,—диде шофер елмаеп.—Акчагыз бармы соң?
—Тукта, күпме сорыйсың соң әле син?
—Йөз илле инде.
—Әй, балам, миндә ул тиклем үк юк иде бит әле.
—Күпме бар соң?
—Йөзгә ризасызмы соң?
—Утырыгыз, әйдә.
—Кәй, рәхмәт яугыры...—дип чын күңелдән сөенде карчык. Аның, әлбәттә, акчасы җитәрлек иде. Әмма саф татарча сөйләшкән шофер егетнең хисләрендә уйнап, изгелеген күреп калырга булды. Җан тартмаса да кан тарта дигәндәй, татар кешесе татар карчыгына ташлама ясамый калмый ул. Базарда әйбер сатканда булсынмы, башка урындамы—кайда да шулай.— Ходай сине игелегеннән ташламасын, улым. Гаиләңне, балаларыңны сөендереп яшәргә язсын.
—Нәрсә болай таң атмас борын кузгалдыгыз соң?—диде шофер аның рәхмәтенә җавап биргәндәй. —Берәрсе куып чыгармагандыр бит...
—Юк...—Шофер шаяру катыш сораса да карчык җитди җавап бирде.— Балаларым юлга чыгып киткән иде. Күңелем бик тыныч түгел. Төне буе начар төшләр күреп, борчылып чыктым. Шуңа күрәзәче карчык янына барып карыйм әле. Бәлки, берәр юньле нәрсә әйтер.
—Хәдичә әбигә барасыз инде, алайса...
—Аны син дә беләсеңмени?!.
—Былтыр әнине алып килеп дәваладык. Буыннары бөтенләй тотмас булган иде. Хәзер таш кебек булып йөри, күз тимәсен. Хәдичә карчыкнын кулы җинел анын.
Шофернын сүзләре Фатыйма карчыкка шул тиклем рәхәт булып ишетелде. Хәтта ул сораган йөз илле тәнкәне күпсенгәне өчен үкенеп тә куйды. Ярый, изге эшкә беркайчан да сон түгел. Төшкәндә бирер.
Ләкин төшкәндә дә йөз илле сум бирергә туры килмәде.
—Хәдичә карчыкка баргач, апа, сезгә бер үтенечем бар,—диде шофер бик җитди итеп. Менә шушы конвертны гына тапшырыгыз әле, зинһар. Күптән кереп чыгармын дип йөри идем инде, җае чыкмый.
—Сон, әйдәгез, бергә керик.
—Юк... Унайсыз... Тан тишеге белән... Үзегез генә бирегез инде, зинһар.
Фатыйма карчык конвертны алып кесәсенә тыкты да акчасын чыгара башлады.
—Юк-юк. Кирәкми,—дип каршы төште шофер.—Акча алып тормыйм. Олы кешегә миннән бер изгелек булсын. Дога кылырсыз. Рәхмәт. Сау булыгыз.
Һәм ул китеп тә барды. Фатыйма карчык рәхмәтләр укып торып калды. Менә бит нинди кешеләр бар дөньяда, Ходайнын рәхмәте! Иртәдән үк унып башланган көн начар тәмамланмас әле, Аллаһ теләсә.
Шул ук вакытта, карчыкка бераз монсу да иде. Шофер егет анын Хәлиле белән бер яшьләр тирәсендә булырдыр. Нинди игелекле бала! Шундый яхшы кешенен үз улы түгеллегенә үкенү хисе сыманрак нәрсә күнелен телеп үтте. Нигә бу минем улым түгел икән. Нигә минем улым да шундый яхшы күнелле түгел икән?! Әнинен буыннары тотмый башлаган иде, Хадичә карчыкка китереп дәваладык. Анын улларынын кайтып күренгәне дә юк. Буынын тотмау түгел, үлеп китсән дә каберенә кайтып туфрак салучы табылмас.
* * *
Ул да бермәлне аяксыз калган иде... Кышнын ямьле бер көнендә малларын карарга дип абзарга чыккан иде Фатыйма, бер дигән атлап барган җиреннән кинәт нәрсәгәдер абынып китте дә мәтәлләп барып төште. Тиз генә торып китмәкче булган иде, аягына баса алмады, бөтен булмышын чиксез авырту телеп үтте. «Алла-алла-алла.— дип ынгырашты ул, җиргә бөгелеп төшкән хәлендә ике кулы белән ун балтырын тотып.—Ниләр генә булды икән аяккаема.» Нәрсәгә абынганын чамаларга тырышып тирә- ягына күз йөгертеп алды, тик абынырлык әйбер күренмәде. Авыртуга абынганмын инде, дип уйлады ул. Тагын дүрт аяклап басарга тырышты. Авырту бетмәде, шулай да ул егылмыйча кала алды. Бертын хәл җыеп торды. Монда торып булмый иде, дүрт аяклап булса да өйгә керергә кирәк. Әмма шул рәвешле атларга тырышу белән, ялгыш ун аягына таянды да, авыртуга чыдый алмыйча, тагын барып төште. Беркадәр һушсыз ятты. Аллакаем сакласын инде. Берәрсе күрсә, Фатыйма исерек дип тә уйлар әле. Ләкин карчык урыныннан кузгалырлык көч тапмады. Җир салкын иде. Үзеннен чарасызлыгынны тоюдан дөнья да шыксыз булып тоелды. Суык анын бөтен күзәнәкләренә үтеп керде. Үлеп тә китәрсен әле шулай көтмәгәндә. Ул инде яшәрен яшәгән, үлем артык куркыныч булып тоелмады. Ләкин. Фатыйманын тамагына төер тыгылды. Менә шулай. Бер ялгызын. Абзарда. Тирес арасында. Ул монда үләргә җыенмый иде. Монда үләргә ярамый. Инәләре абзарда үлеп ятса, улларым адәм күзенә ничек күренерләр?! Алла сакласын! Өйгә керергә кирәк. Шушы уйлар белән ул тагын дүрт аяклап басты. Ун аягына таянмаска тырышып, башта кулларын, аннан сул аягын алга шудырды. Ул инде яшь, көчле кеше түгел, болай атлау бөтен хәлен ала, өстәвенә, ун аягындагы авырту селкенгән саен сулкылдап, көчле әрнү дулкыны булып йөрәгенә бәрә иде. Абзар эченнән ишек алдына чыкканчы Фатыйма шыбыр тиргә батты. Ихатага чыккач, берәрсе күренмәсме дип алан-йолан каранып торды. «Нәй! Берәрегез юкмы! Килегез әле! Аягымны авырттырдым бит!»—дип сөрәнләп тә карады. Ахырда башын иеп тынып калды. Күрүче дә, ишетүче дә юк...Тамагына янә төер килеп тыгылды. Күзләреннән яшь атылып чыкты. Җан әрнүе
белән авырту онытылып торды. Ул тагын алга омтылды. Шайтан алгыры! Бияләй дә кимәгән булган идем. Күгәрчен тәпие сыман булып көрәнләнгән кулларын күрүгә бөтен тәне белән калтыранып куйды. Болай торырга ярамый. Кулларым туначак.Ул тагын беркадәр җир үтте дә бармакларынын әрнүенә чыдый алмыйча, туктап калды. Әрнү туктамады. Фатыйма өреп җылытырга теләп, кулларын авызына китерде һәм тигезлеген җуеп йөзе белән карга капланды. Салкын каты кар битләрен сыдырып алды. Ул егылып китте. Аста калган ун аягы чыдап булмаслык булып әрнеде. Кабахәтләр! Нигә мине шулай интектерәсез инде!..—диде ул кемне сүккәнен үзе дә анлап җитәлмичә.—Ерткыч түгел лә сез... Сез бит адәм балалары. Сез юньле булсагыз, мин болай итеп йөрер идеммени!.. Мин бит сезне. мин бит. Анын сүзләре елауга әверелде. Күнелендәге бөтен әрнүләре, бөтен сызланулары ташкын булып тышка томырылды. Ул ярсып елады. Ул ярсып урыныннан купты. Йөрәген телгән ялкынны да, сөякләренә кадәр үтеп кергән салкынны да җинәргә тырышып, җан ярсуы белән алга шуышты. Төн уртасында идәндә уянып киткәндә, ул үзенен ничек итеп өйгә кергәнен хәтерләми иде. Ул моны соныннан да исенә төшерә алмады. Ул бары тик тәмуг газаплары аша узганын гына хәтерли иде.
Ул өч көн буена аяксыз ятты. Өстәвенә, салкын да тидергән иде. Өч көн буена тамагына бер ризык әзерләп каба алмады. Хәтта хәҗәтен дә көч-хәл белән шуышып барып, ишек төбендә генә үтәде. Искә төшерсән, бүген дә тәннәр чемердәп китә. Нәм өч көн буена Хатмулланын кайтып, үзе белән теге дөньяга алып китүен теләп ялварды. Бу көннәрдә анын өчен үлемнән дә зуррак бәхет юктыр сыман иде. Нәм бер көнне ишек шакыдылар. «Хатмуллам кайтты!—дигән уй ялтлап китте анын башында,—Аллага шөкер, Хатмуллам кайтты!» Тик шундук әлеге уенын дөрес түгеллеген анлады. Хатмулла ишек шакып тормас иде.
—Кер, улым, кер!..—дип кычкырды ул, тик тавышы үзеннән ерак китмәде.—Керегез, балакайларым.
Шулай да аны ишеттеләр бугай. Ишек ачылды. Идән уртасына шуышып килеп җиткән Фатыйма ишек төбендәге тасны берәр нәрсә белән каплап куярга өлгерә алмавы өчен гарьләнеп куйды. Ләкин керүченен кем икәнен күрүгә үк кояштай балкып китте.
—Кайттынмы, балакаем!—дип анын аяк астына ташланды ул, һәм хәлсез учлары белән үкчәсен кочаклап еларга кереште.—Ничә еллар буе көттем бит инде. Кайчагында исән икәненә дә шикләнеп куя идем. Балакаем!.. Менә, чирләп киттем әле.
Керүче аны кочакларга ашыкмады. Ул акрын гына карчык янына чүгәләде дә башыннан сыйпап алды. Нәм талгын гына анын башын күтәрде. Фатыйма күз яшьләре аша елмаеп улына карады.
—Балакаем. Син ничек үзгәргәнсен.
Озаграк караган саен улынын никадәр нык үзгәргәнен төшенде. Кинәт анын йөзендәге елмаю катып калды. Күзләрен ачып-йомып алды. Нәм бөтен йөзен курку ялмады.
—Китмә.—дип әрнеп пышылдады ул.—Китмә, улым.
—Китмим, Фатыйма апа.— дип башыннан сыйпады аны керүче.—Беркая да китмим. Тик син тынычлан, яме.
—Фатыйма апа.—дип пышылдады карчык бу сүзне үлчәп карагандай.— Фатыйма апа.
Һәм анын күз алдындагы йөз акрын гына күрше Рәмзилгә әверелде. Бу анын улы түгел иде.
Һәм карчык һушын жуйды. Соныннан, айга якын больницада ятканда, ул төшендә гел шушы мизгелне күрде. Улынын аякларын кочаклап: «Китмә балам! Беркая да китмә!»—дип шатлыктан елый да, күзләрем талганчы карап калыйм әле дип башын күтәрсә, күрше Рәмзил булып чыга.
* * *
—Мин сине көткән идем,—диде Хәдичә карчык.—Әлбәттә, иртәрәк килүенне теләгән идем. Әмма хәзер сон инде. Минем сонгы минутларым якынлаша. Тавышланма!
Нәрсәдер әйтеп карышырга теләгән Фатыйманы шулай кискен бүлдерде дә бер мәлгә тын калды. Бу тынлык мәнгегә сузылгандыр төсле тоелды.
—Минем сонгы минутларым якынлаша,—дип кабатлады ул тагын.— Балаларына куркыныч яный. Сина да бик ашыгырга кирәк. Аларны кисәтергә. Мин сина үз көчемнен бер өлешен калдырам. Хуш.
Фатыйма карчык нидер әйтмәкче иде, әмма өлгерә алмый калды. Кинәт менәрләгән яшен бергә килеп чәкәшкәндәй көчле нур пәйда булды да аны кайдадыр алып ыргытты. Бөтен тәнен чиксез әрнетеп ялкын көйдерде. Фатыйма карчык үзен ниндидер тар көпшә аша узгандай хис итте. Аны бер үк вакытта рәхимсез бер гайрәт белән кысалар да, тартып-сузалар да иде. Әлеге коточкыч газап ничек кинәт башланган булса, шулай ук юкка да чыкты. Газабы югалды, әмма тормыш тиз генә кире кайтмады. Чынбарлыктагы дөнья ниндидер куе томанга төренеп озак кына читтә адашып йөрде. Шуннан сон гына мизгел саен көчәя барып, томан аша сыек нур үтә башлады, бераздан тормышнын шау-шулары ишетелде.
Фатыйма карчык бик тозлап-борычлап нәрсәдер әйтмәкче булып Зөһрәгә караган иде, кинәт анын күз төбен абайлап телен тешләде. Кичә Зөһрәнен күз төбе кара янган иде. Бу хатыннын бернәрсәсе дә юк. Җитмәсә, кулында юл сумкасы да бар икән. Шайтан алгыры! Бу юлы чынлап та үзе буталган шул! Карале, малай. Шул тиклем дә охшаш кешеләр булыр икән!
—Әллә апамны беләсезме? Зөһрәне?!
Фатыйма карчык ык-мык итеп калды. Берни дә әйтә алмады, бары тик ризалык белдереп, баш кына какты.
—Мин шуларнын йортын эзләп йөрим бит!
—Ә мин шул йортта торам,—диде Фатыйма карчык шаян шелтә белән.—Ә син мине тапап китә яздын.
* * *
Хәдичә карчык янына баруы бушка китмәде. Балаларына куркыныч янавын, һәм аларны кисәтергә кирәген белә ич. Хәзер ул аларны эзләп юлга кузгалырга тиеш. Ярый әле теге хатнын күчермәсен үз вакытында ясатып алган. Анда адресы булмый калмас. Шул адрес белән юлга кузгалырга.
Шуларны уйлап та өлгермәде, үзенә табан атлаган Зөһрәне күреп елмаеп җибәрде. Әмма хатыннын Фатыйма карчык турында хәбәрендә дә юк иде. Ул күзләрен әле унга, әле сулга йөгертеп, тирә-яктагы йортларга караган булып, Фатыйманы таптый язып узып китте. Мона карчыкнын бик ачуы чыкты. Ул дәшми генә узып китә алмады:
—Бик хәтәр нәрсә икәнсен!—диде ул, тавышына бөтен әрнүен салырга тырышып.—Күзенне тондырып, тапап та узарсын әле. Бәреп ексан, борылып та карамассын.
Хатын кинәт туктап калды да тавыш хуҗасын эзләде. Карчыкны күргәч, гаепле елмаеп куйды һәм анын янына атлады:
—Апа, зинһар, гафу итегез инде. Эзли торгач, чистый күзем тонды. Берүк, гафу итә күрегез. Мин сезне рәнҗетергә теләмәгән идем.
—Нәрсә, тагын эчеп йөриме әллә?
—Юк.
—Инде дә эчсә, ояты булмас, юньсезнен. Нәрсә юллыйсын сон болай пыр тузып?
—Юк, апа, сез мине кем беләндер бутыйсыз бугай.
—Гафу итегез инде.
—Зыян юк. Зөһрә шулай кыланып узып бара дип ачуланган идем. Ә син йорт эзлисен, имеш.—Һәм ул үз тапкырлыгына үзе сөенеп өстәп куйды.—Йортларны да кешеләргә карап эзләргә кирәк, кызым.
—Сез апамнар белән бер йортта яшисезме?
—Әйе. Әйдә, минем арттан.—Фатыйма карчык тулай торак ягына атлады.—Мин Фатыйма карчык булам. Синен исемен ничек сон?
—Ләйлә,—дип елмайды хатын.—Без Зөһрә белән игезәкләр. Ул берничә минутка алдарак туган. Күптән күрешкәнебез юк иде инде.
—Хәзер туганнар бер-берсе белән бик аралашмый шул,—диде Фатыйма карчык, битәрләгәндәй итеп.—Әллә нишләде халык.
—Юк, без хат алышып торабыз. Бары тик сонгы арада гына. Мин авылга киткәч кенә еш күрешми башладык.
—Тормыш итүен авылдамени?—Фатыйма карчыкнын бу соравы «Кайсы авылдан сон син? Безнен яктан түгелме:»—дигәндәйрәк килеп чыкты.
—Тормыш дип.—Ләйлә монсу елмайды.—Укытучы булып барган идем бер авылга. Хәзер нәрсә?!. Мәктәпне яптылар, яратып йөргән кешем шәһәргә китте.
—Син шунын артыннан килгәнсендер әле?—Бу сорау башка кеше авызыннан тупаслык сыманрак янгырар иде. Тик Фатыйма карчык аны әллә нинди бер ягымлылык белән, хатыннын бу адымын хуплагандай итеп әйтте.—Мәхәббәт йөртәдер сине.
—Юк. Ул бөтенләй башка шәһәрдә. Уфада. Бер хатынга йортка кергән инде. Ә мин. Авылда ямь калмады. Монда берәр җиргә урнашып булмасмы диебрәк килгән идем.
—Урнашырсын әле. Эше дә, яшәр урыны да табылыр. Казан—зур шәһәр.
Ләйләнен шулай ихлас итеп сөйләшүе Фатыйма карчыкка бик ошады. Ул ана канат куярлык сүзләр әйтергә теләде. Тик шуннан да артыгын өсти алмады. Тиздән алар тулай торакка килеп тә җиттеләр.
—Рәхмәт инде сезгә, Фатыйма апа,—диде Ләйлә.—Минем кайда тукталганны беләсез. Кирәгем тиярлек булса, эндәшегез. Рәхәтләнеп ярдәмләшермен.
—Үзенә рәхмәт, кызым, яхшы сүзен өчен.—дип елмайды карчык һәм үзенен дә бүлмәсен әйтте.—Зөһрә, бәлки, эштәдер әле ул. Ишекләре бикле булса, интегеп торма. Мина төш. Бүлмәне исендә калдырдынмы?
Фатыйма карчык өенә кереп чәй эчәргә дә өлгермәде, ишек тукылдаттылар.
—Керегез. Ачык,—диде Фатыйма карчык икенче чынаякка чәй ясап. Ул керүченен кем икәнлеген чамалый иде. Зөһрәләр әле эштәдер.—Ләйлә, кызым, синме?
—Мин әле, Фатыйма апа.
Кинәт карчыкнын башында бер уй ялтырап китте. Фатыйма Ләйләгә сынаулы караш ташлады.
—Нәрсә булды, Фатыйма апа?
—Булмады, кызым... Мин юлга җыена идем... Юк-юк, синен керүен вакытсыз булмады. Киресенчә. Син. син бит эш юллап, монда яшәргә дип килгән кеше инде.
—Әйе.
—Әзер урынын юктыр бит? Фәләненче числодан эш башларга дип көтеп тормыйлардыр?
—Юк инде. Әллә?.. Әллә сезнен берәр тәкъдимегез бармы?
—Юк, кызым. Эш турында сүзем юк. Мин башка нәрсә тәкъдим итәсе идем.—Фатыйма карчык бертын сүзсез торды.—Мин юлга җыенам. Карт кешемен бит инде. Әллә иптәш булып барасынмы, балам?
—Кайда барырга уйлысыз сон?
—Э-э-э. Кайда икәнен дә бик төгәл генә белмим әле. Башта Ленинградка инде. Аннан күз күргән якка. Юлдаш булып бара алсан, бик яхшы булыр иде. Исән-имин
урап кайтсам, бурычлы булып калмас идем, кызым.
—Кайчан кузгалырга дисез сон, Фатыйма апа? 4. Утрау
* † *
—Син мине гаеплисенме?—дип пышылдады Ольга.
—Юк, кадерлем. Син барсын да дөрес эшләгәнсен.
—Юк... Мин дөрес эшләмәдем... Мин капчык авызын бәйләргә оныттым. Ә баскычнын яртысына җиткәч, анын ауганлыгын күрдем. Костюмнын бер очы капчык авызыннан чыгып, ак нур булып ялтырап тора иде. Ләкин мин кире борылырга курыктым. Куркудан котырынган кешеләр сизеп калыр да, мине өрәк дип уйлап үтереп ташларлар сыман тоелды.
Андрей Николаевич аны кочаклап алды.
—Бер нәрсәне мәнге онытма, кадерлем. Безнен эштә хаталану гөнаһ түгел, ә хатанны яшерү гөнаһ. Капчык турында син төшү белән мина әйтергә тиеш иден.—Андрей Николаевич хатынны үзенә кысты.—Ярый, барсы да үтте инде. Без нәрсәдер уйлап табарга тырышырбыз. Синен белән.
—Мин куркам...—дип пышылдады Ольга.—Әлеге кешеләр ничектер күнелемә якын була башлады. Ә без аларны кайгыга салырга тиешбез.
—Син ул хакта уйлама. Бу бәндәләрнен барсы да газапка лаек. Хәзер менә нәрсә мөһим: Роман. Ул безнен сөйләшүне ишеткән булырга тиеш. Һәрхәлдә, Өрәк белән маҗараны без оештырганны ул яхшы белә. Анын урынында булсан, син нәрсә эшләр иден?
югалтып кына куймасын инде. Һәм колагында әнисенен сүзләре янгырап китте: «Авылда унике ир марҗага өйләнде... син унөченчесе буласын...» Һәм күз алдында Аннанын сыны чагылып узды. Ул, кайсыдыр ягы белән, Ләисне караткан әлеге кызга охшагандыр сыман иде...
—Ул кыз марҗа түгел,—диде Ләйсән, ниндидер яналык ачкан сыман.—Ул саф татар кызы.
—Нәрсә?!—Хәмитнен тавышы шатлыклы иде.—Нәрсә дисен?
Лена ана сәерсенеп карап куйды да берни дә дәшмәде.
—Айгөл—татар кызы,—дип кабатлады Ләйсән.
—Шулайдыр инде...— Ленанын кинәт кәефе үзгәрде.—Бөтен кешегә дә американнар җитмидер...
—Роберт та татар егете,—диде Ләйсән, әнисенен чәнчелеп торуына тамчы да үпкәләмичә.—Татар күп ул, барсына да җитә...
Хәмит кычкырып көлеп җибәрде. Ләйсәнгә ул рәхмәтле иде. Анын көлүе Ленага тагы да авыррак булып ишетелде.
—Җитте!—дип тавышын күтәрде ул.—Бала-чагаланып тормагыз. Гомергә әти
† * *
—Леон һаман күренми...—диде Лена сүзне бөтенләй икенчегә борып.— Бөтен дөньяны өрәк куркытканда нишләп йөри икән...
Хәмит елмаеп куйды. Дәшмәде.
—Кызлар кырындадыр...—диде Ләйсән, үзенен дә әле Роберт белән түгеллегенә үкенеп.—Тагын кайда булсын.
—Шул марҗа дип, өрәк кулына эләкмәсен...
—Гашыйкларга өрәк кагылмый ул,—дип елмайды Хәмит.—Кайтыр әле.
Һәм кинәт катып калды. Анын Ленасы да кайчандыр әнисе әйткән сүзләрне кабатлый түгелме сон?! Тагын шул «марҗа»... Ә Ләис... Әтисенен язмышын кабатламаса, татарда кыз беткәнмени инде ана! Ярый, башын
була белмәден. Юньле кешенен кызлары атасы янында егет сөйләп тормый ул.
Хәмит аны кочаклап алды.
—Сөйләсеннәр, җаным... Безне яратканга шулай бит ул...
Лена бер мәлгә генә киреләнеп торды да иренә сыенды.
—Юкка гына өйдән чыгып киттек әле,—диде аннан сон үзенен кәефсезлеген акларга теләгәндәй.—Бер рәхәт күргән юк...
—Булыр әле рәхәте дә...—Хәмит аны юатырга тырышты.—Оҗмах утравы вәгъдә иттеләр бит...
—Үтә инде гомер шул вәгъдәләргә ышанып.—Лена монсу елмайды.— Өйдә генә яткан булсак.
—Монда да кызык, ләбаса...—Ләйсән тагы нидер әйтмәкче булган иде, Роберт турында сүз башланырыннан кыенсынып, тукталып калды.
—Теге өрәкне әйтәм, мин аны чынлап та әллә ничә куллы итеп күрдем... Әгәр ул чыннан да теге Кали алиһә өрәге булса... Ә Ләис һаман юк...
—Кайдадыр шушында гына инде алар.—Хәмит хатынын ныграк кысты.— Чыгып эндәшсән, хәзер кереп җитәрләр.
—Чакырыйммы сон?—диде Ләйсән. Ул энесенен бәхетеннән аз гына көнләшә иде.
—Юк, ашыкмый тор,—диде Хәмит һәм хатынынын сораулы карашын сизгәндәй булып өстәп куйды.—Үзе керер әле. Ашыктырмыйк. Күп вакыт үтмәде бит.
—Нишләп мондый урында өрәк булырга тиеш сон ул?—диде Лена үзалдына сөйләнгәндәй.—Утраунын тарихын беләсе иде. Әллә Андрей Николаевичка барып киләбезме? Анын белмәгән нәрсәсе юк бит.
—Ташландык утрау бит бу.—Хәмит аны тынычландырырга тели иде.— Адәм аягы сирәк баса торган урын. Мондый җирдә кешенен күзенә әллә нәрсәләр күренергә мөмкин инде. Җитмәсә, юл буена куркыныч вакыйгалар турында сөйләшеп килдек...
—Син нәрсә?!—Лена анын куеныннан арынды.—Өрәк чынлыкта юк иде. Ул безнен күзгә генә күренде дип әйтмәкчесенме?
—Алай да булырга мөмкин...— Хәмит елмаюын яшерергә тырышты.
—Ул бөтенебезнен дә күзенә күренде бит...
—Ә мин күрмәдем,—диде Ләйсән.—Мин кешеләрнен үрле-кырлы сикерүеннән генә курыктым.
—Мин дә күрмәдем.— Хәмит елмайгандай итте.—Мин синен кычкыруынны гына ишетеп чыктым. Ул вакытта өрәк юк иде.
—Ә мин күрдем,—Лена үз сүзләренә үзе ышанырга тырышкандай иде.— Мин күрдем. Өрәк бар иде. Хатын-кыз өрәге. Анын бөтен гәүдәсеннән тирә-якка яктылык тарала иде.
—Бәлки, аны бер син генә күргәнсеңдер...
Ләйсән пырхылдап куйды.
—Нәрсә көлеп торасың...—Лена Ләйсәнгә борылды.—Мине ялган сөйли дип уйлыйсынмы әллә?! Яки, акылдан шашкан дип...
—Юк,—Хәмит тынычландырырга ашыкты.—Аны синнән башка да күрүчеләр булган. Без бит коридорда кычкырган тавыш ишеттек. Син иң беренче булып шунда ташландың. Нәм бераздан куркып кычкырып җибәрдең. Өрәкне синнән башка да күрүчеләр булган. Ләкин аны барыбыз да күрмәдек.
Бер мәлгә тын калдылар.
—Ул өрәк беркемгә дә зыян китермәде,—диде Лена бераздан.—Ул бары тик күренеп кенә узды. Үзенең барлыгын сиздерергә теләгәндәй. Әгәр өрәк кешеләрнең күзенә күренә икән, ул нәрсәдер әйтергә, кисәтергә тели. Шулай булмаса, ул бөтенләй күренмәс иде. Ә бу өрәк ни әйтергә теләде соң? «Икенче катта мин яшим, анда якын барасы булмагыз»—дияргә теләмәгәндер бит инде. Ә бәлки, ул безнең икенче катка менүебезне теләгәндер? Кайчандыр икенче катта ниндидер фаҗига булгандыр да, өрәк безгә шул хакта хәбәр итәргә телидер.
—Ярый, юк белән баш катырмыйк, Лена...—диде Хәмит һәм үзенең ник авызын ачуына үкенеп куйды.
—Нишләп юк белән баш катыру булсын. Безнең ике балабыз бар. Нәм иртәгә таң атканчы монда торасыбыз бар. Әгәр теплоход килеп җитми икән, бәлки, озаграк та торырга туры килер.
—Барсы да тәртиптә булыр, Лена...
—Булмый. Әгәр без өрәкнең ни өчен килүен, аңа нәрсә кирәген ачыкламыйбыз икән, бер нәрсә дә тәртиптә булалмый.
—Бөтен өмет синдә инде,—диде Хәмит ягымлы тавыш белән.—Минем «әлифба» дан соң китап укыганым юк.
Ләйсән көлеп җибәрде.
—Ә үзең мине тирги-тирги укыта идең. Беренче сыйныфларда. «Өчле» дә алганым булмады, имеш...
—Минем чынлап та «өчле» алганым булмады,—дип елмайды Хәмит.—Гел «икеле» генә куялар иде. Шаяртам, әлбәттә. Ләкин син миннән яхшырак укырга тиеш. Гомумән, балалар бездән яхшырак яшәргә тиешләр. Шулай булмаса, тормышның мәгънәсе югала. Әгәр син юкка чыгасың икән, димәк, әниең белән безнең гомер әрәмгә узган.
—Ярый, ярый, әти, аңлашылды. Без сезнең гомерегезне әрәм итмәскә тырышырбыз...
—Бу бик матур утрау,—дип үз уйларын дәвам итте Лена. Ул ата белән кызны ишетмәде дә шикелле.—Шушы утрауда кемдер бик матур йорт салып куйган. Ләкин ни сәбәптәндер, аны ташлап китәргә мәҗбүр булган. Мондый урынны, мондый йортны бер дә юктан гына ташландык хәлгә калдырмыйлар. Нәрсәдер булган монда. Ниндидер коточкыч хәл булган. Нәм өрәк безгә шул хакта сөйләргә телидер.
—Алай булмаска да мөмкин,—дип каршы төште Хәмит.—Мондый утрауда йорт салу өчен дә, килеп-китеп йөрү өчен дә зур акча кирәк. Димәк, моны төзеткән кеше бик бай булган. Заманында ул монда дуслары белән дә, үзе генә дә килеп ял итәргә яраткандыр. Ләкин бер мәлне ул ярлыга калган. Акчасы ни сәбәптәндер җилгә очкан һәм утрауга килеп йөрерлек рәте калмаган. Болай да булырга мөмкин.
—Ләкин ярлылана башлавын сизү белән ул әфәнде бу утраудагы йортын ниндидер бай дустына сатар иде,—диде Лена иренен шул сүзен генә көткәндәй,—Бу бәләкәй нәрсә түгел. Зур гына акча китерердәй әйбер.
—Икенче төрле дә булырга мөмкин.— Хәмит тә бирешергә теләмәде.—Йорт хуҗасы картаеп үлеп китә. Ә балалары өчен бу утрау бернигә дә кирәк түгел. Сатарлар иде, акчалары җитеш. Монда килеп йөрергә вакытлары да, теләкләре дә юк. Һәм утрау онытыла башлый, әкренләп кенә ул ташландык хәлгә килә.
—Алай булуы да мөмкин, әлбәттә. Ләкин өрәк?! Аны нәрсә белән анлатасын?
—Элек - электән үк: «Ташландык йортларга җен ияләшә»,—дип сөйләгәннәр... Монда ниндидер өрәкнен барлыкка килүе өчен фаҗига булу мөһим түгел. Хәтта безнен авыл очындагы Гайшә карчыкнын өендә дә җеннәр бар икән диләр иде. Карчык үзе үлгәч, өй биш ел буе хуҗасыз торган. Биш ел буена анда адәм аягы басмаган. Ә төннәрен тәрәзәләре яктырып-сүнеп ала торган булган. Хәтта электр утын аерып куйгач та бу хәл дәвам иткән. Гайшә карчык диндар кортка иде. Анын йортында ниндидер канкоеш, фаҗига булганын беркем дә хәтерләми. Шулай булгач, бу утрауны да фаҗига оясы дип карау дөрес булмый. Өрәк булсын өчен фаҗига гына кирәк түгел.
—Шулайдыр,—дип елмайды Лена.—Ләкин ул йорттагы җеннәрне беркем дә күрмәгән, шулай бит?
—Күргән кеше бар димиләр иде...
—Бу бары тик кешеләр сөйләве генә. Гайбәтнен бер төре. Һәм ул әлеге очрак белән берничек тә уртак була алмый. Минем укыганым бар. Өрәкләр бары тик фаҗига булган урында гына барлыкка килә. Хәтта алай да түгел, озак еллар буенча
кешеләрнен теленнән төшми сөйләнерлек тетрәндергеч фаҗига булган җирдә генә. Әлеге фаҗига еллар үтү белән онытылмас легендага әверелә. Һәм ул көннән көнгә, елдан елга сөйләнелеп килә. Шул рәвешле әлеге вакыйгада катнашучыларнын энергетик образы тулылана бара. Һәм шушы урынга эләккән һәрбер кеше, күнел тынычлыгын җую белән аларны күрергә мөмкин.
—Ә тиз онытылган фаҗигалар урынында өрәкләр булмыймы?
—Юк. Булмый. Өрәк—ул үткәннәрнен энергетик образы.
—Үткәннәрнеке генәме?
—Белмим. «Кешегә көн дә тиле дип торсан, ул чынлап та исәрләнергә мөмкин»,—диләр бит. Кешенен көчле хис-тойгылары да өрәккә әйләнеп кемнендер күзенә күренергә мөмкин. Әйтик, әгәр син гомер буена матур йорт төзергә хыялланасын икән, ул йорт синен күзенә күренә башларга мөмкин. Яки башкаларга күренергә, әйтик, мина. Хәтта алай гына да түгел, ул йортны син чынлап та төзергә мөмкинсен.
—Йорт төзергә?—дип елмайды Хәмит.
—Юк, йортны мисал итеп кенә алдым.— Лена анын шаяртуын анламады.—Әйтик, синен кемгәдер бик хәтерен калган. Ул кеше сине чиксез рәнҗеткән. Һәм син аны берничек тә гафу итә алмыйсын. Гафу итәргә теләсән дә. Акылын белән сабыр итсән дә, күнелен белән аны шул гамәле өчен җәзаларга телисен. Һәм еллар буена шулай дәвам итә. Син хәтта үзен бу турыда уйламыйсын да. Бары тик анастын гына теге кешегә җәза сорый. Шул җәзаны күз алдына китерә. Һәм еллар үтү белән синдәге җәзалау теләге өрәккә әйләнергә мөмкин. Өрәккә әйләнеп теге кешене җәзаларга. Син, әлбәттә, бу хакта берни дә белмәячәксен.
—Анлап җитмәдем,—диде Хәмит.—Әйтик, мин сина бик рәнҗеп, кыйнап ташларга телим икән, минем шушы теләгем өрәккә әйләнеп, сине кыйный башлаячакмыни?
—Нәкъ шулай. Кешенен һәрбер уе, һәрбер теләге—ул энергия. Әгәр ул еллар буена кайдадыр тупланып, бикләнеп, кысылып килә икән, унайлы вакыт җитү белән, читлекне бәреп чыгарга һәм үзаллы тормыш белән яши башларга сәләтле.
—Ничек инде?..
—Машинаннын камерасын күз алдына китер. Син ана һава тутырасын. Нава—ул энергия. Нава тутырган саен камера кабара. Ә син туктамыйсын, син тутыруынны дәвам итәсен. Нәм бер мәлне камера шартлый. Анын эчендәге энергия инде беркемгә дә буйсынмый. Ул иреккә чыга.
—Ул иреккә чыга да таралып бетә...
—Әйе. Нава таралып бетә. Ләкин шул һава урынында син ниндидер бер эшкә юнәлтелгән энергияне күз алдына китер. Ул һаванын һәр молекуласы, һәр атомы бер якка юнәлтелгән дип уйла. Мондый очракта ул таралмый, ә тыелгысыз бер көч булып хәрәкәт итә башлый.
—Карале, Лена...—диде Хәмит елмая биребрәк.—Ә син боларга үзен ышанасынмы?
—Минем ышану-ышанмау монда мөһим түгел. Китапта шулай язылган. Ә аны җитди тикшеренүләр нәтиҗәсендә язганнар. Хәтта без бернәрсәгә дә ышанмасак та хәл үзгәрми.
—Ләкин өрәкләрнен изге ниятлесе дә була. Сыер бозаулаганын хәбәр итүчеләр, мәсәлән...—Хәмит кинәт төртелеп калды. Анын күз алдына теге вакытта абзар артында булган хәл килеп басты. Ләйлә хәзер кайларда йөри икән? Авыл ирләре белән буталышканнын икенче көнендә үк авылдан чыгып киткән, дигәннәр иде. Ләкин бу хакта уйларын ерак җибәрмәскә тырышты. Лена андагы үзгәрешне, әлбәттә, сизмәде. Анын үз уйлары иде.
—Изге өрәкләр дә була. Ләкин алар да бер дә юктан гына барлыкка килмиләр. Изге өрәкләр дә ниндидер куркыныч хакында хәбәр итү максатында күзгә күренәләр. Димәк, өрәк бар икән, сине нинди дә булса куркыныч хәл сагалый. Без әлеге өрәкнен ни теләгәнен ачыкларга тиешбез.
Ләйсән, гадәттә, әнисенен белдеклелегенә көлемсерәп кенә карый иде. Тик бу юлы аны җитди кабул итте. Әнисенен белеме анда ихтирам да, курку да уятты. Сөйләгәннәре хак булса, авыз ерып торырлык нәрсә түгел икән шул. Ә Ләис...
—Ләис никтер һаман кайтмый...—дип куйды ул.—Хәтсез генә вакыт үтте бит инде.
—Хәзер карап киләм...—диде Хәмит.—Ерак түгелдер...
—Юк, Хәмит.— Ленанын тавышы җитди иде.—Мин үзем чакырам аны. Өрәк күренсә, ни өчен килүен дә ачыкларга тырышырмын. Ә сез монда торып торыгыз.
—Ләкин...
—Берәр нәрсә булса, мин кычкырырмын,—дип елмайды Лена.—Уяу бул.
* * *
Анна салкын суда чылатылган тастымалны караватта яткан иренен башына урады да анын янына утырды.
—Наман авыртамы? Эх, шул өрәкне...—диде ул ни әйтергә белмичә.— Өрәк күренмәгән булса...
—Юк,—дип бүлдерде Михаил.—Өрәк кенә гаепле түгел... Хәтта өрәк монда бөтенләй дә гаепле түгел. Эш утраунын үзендә. Мин моны беренче кат аяк басу белән тойдым.
—Нәрсә?..
—Әйе, бу утрауда ниндидер сер бар... Ул безне яратмый... Ул безнен китүне тели...
—Җаным...—Анна иренен башыннан сыйпады.—Бәлки, тагын дару эчеп карарсын?..
—Эчтем бит инде...
—Йокы даруы. Бәлки, тынычлап йоклап алсан...
—Анна!.. Син мине сантыйлана башлаган дип уйламыйсындыр бит?!.
—Юк, кадерлем, юк.
—Бернинди дару да ярдәм итмәячәк. Эчкән даруларны санап кара. Мин күптән тынычланып, йоклап китәргә, һич югында авыртудан котылырга тиеш идем инде.
Анна дәшмәде. Иренен сүзләрендә хаклык бар иде.
—Менә шул... Даруларнын бер файдасы да тимәячәк... Эш утраунын үзендә. Бу утрау безне яратмый. Ул безне күралмый. Ул безне куа. Һәм без тиз арада моннан китәргә тиешбез. Әгәр китмибез икән, барыбыз да һәлак булачакбыз.
—Ләкин...
—Юк, кадерлем... Хәер, син мина ышанмыйсын...
—Ышанам, җаным... Тик син тынычлан гына...
—Ярый...—Михаил бер мәлгә тынып калды.—Ярый... Мин тыныч...
—Сонгы вакытта син тормышынны бөтенләй диярлек үзгәрттен. Киеренке уйлар эчендә яшәден. Сина ял итәргә кирәк, кадерлем.
Анна хаклы иде. Бәлки, чынлап та акылына көч тә килә башлагандыр. Михаил үзен кулга алырга, тынычланырга, йоклап китәргә тырышты. Аннанын куллары назлы да, шифалы да иде. Бераздан ир хатынынын назлы бармаклары тәэсирендә чынлап та тынычланып калды. Бөтен тәне изрәп киткәндәй тоелды. Ул ниндидер рәхәт дулкыннарда талгын гына бәвелә иде. Тирә-якта тик яктылык кына, назлы җилләр чәчләреннән сыйпый. Баш очында ак болытлар ага. Кошлар сайрый, яфракларнын серле шыбырдавы ишетелә. Рәхәт. Кинәт ул җилнен көчәя баруын тойды. Җил көчәю белән яфракларнын шыбырдавы да ныграк ишетелә башлады һәм тоташ гүләүгә әверелде. Михаил күзләрен ачты. Баш очындагы ак болытлар юк иде инде. Бөтен тирә-якны каплап кара томан килә иде. Томан бар дөньяны каплап алды да, кинәт таралып җиргә төшеп китте. Анын эзләреннән төрле төстәге түгәрәкләр генә калды. Ул түгәрәкләр кинәйгәннән кинәя барып, зәнгәрсу төскә керде һәм бераздан зур суга әверелде. Су бөтен тирә-якны ялмап алды. Бөтен дөнья тик судан гына тора иде. Ләкин кинәт Михаил шул су уртасындагы кечкенә утрауны күреп калды. Күрде
дә дертләп китте. Бу утрау ана таныш иде. Шултиклем таныш. Утрау, әлбәттә, матур иде. Матур иде... Монда адәм кулы кагылган нәрсәләр сирәктер кебек иде. Шунын белән ул җир шарынын яшь чагын хәтерләтә сыман иде. Җир шарынын... Яшь чагын... Малай чагын... Ындыр артында бәбкәләр саклап йөргән малай чагын... Һәм әнисенен сүзләре янгырап китә: «Улым!.. Ашарга әзер. Кайт!» Утрау үзе дә ерактан караганда ярымтүгәрәк рәвешендә... Ул бөтен булмышы белән сине үзеннән себереп ташларга тели. Ләкин мона көче җитми һәм сабыр итеп түзәргә була... Әмма анын түзүе вакытлыча гына, ул түзми, ул сабыр итми, ул бары тик сине куып төшерерлек корал эзли. Һәм таба... Утрау ниндидер кодрәтне суырып ала. Ул тылсымлы чишмәдән су эчкәндәй, ниндидер чыганактан көч ала. Һәм коточкыч бер ерткычка әверелә. Ләкин ул ерткычлыгын сина күрсәтми әле. Ул сине яхшылык белән куарга тырыша. Һәм утрау уртасында томаннан яралган карчык пәйда була. Карчык. Бу карчык шултиклем таныш... Бу карчыкны анын кайдадыр күргәне бар... Тик кем икәнен генә хәтерли алмый.
—Кем син?
Карчык дәшми. Михаил тагын сорый:
—Кем син?
—Фәрештә,—дип елмая карчык, тешсез авызын кулы белән каплап.— Син беләсең мине... Хәтерләп кара әле. Мин онытмадым. Ә син? Син дә онытырга тиеш түгел идең... Син мине онытмаска тиеш идең... Син онытырга тиеш түгел идең...
—Мин сине белмим,—дип кычкыра Михаил курку катыш нәфрәт белән.—Кем син? Нигә әйтмисең? Мин сине кайдан белергә тиеш?
—Кил әле якынрак,—ди карчык, күзләрен майландырып.—Кил, мин сиңа кемлегемне әйтәм.
Михаил курка. Ул якын килергә теләми. Ләкин аның бик беләсе килә. Нәм ул карчыкка терәлеп үк баса.
—Йә, кем син?
Карчык кинәт елмаеп җибәрә. Аның иреннәре акрын гына ерыла... Ерыла һәм ерылудан туктамый... Иреннәре колагына җитә... Җилкәсенә... Киң ачылган авызында тирес кортлары күренә... анда бары тик кортлар гына мыжгып тора... Төрле төстәге кортлар... Нәм Михаил ул кортларның нәрсә эшләгәнен дә күрә. Алар кемнеңдер йөрәген кимерәләр. Вак-вак кына кабып. Ашыкмыйча гына. Нәм бер мәлгә Михаилны күреп, кимерүләреннән туктап, башларын күтәрәләр. Берсе күз кысып ала. Нәм Михаилның коты алынуын күреп, кычкырып көләргә тотына.
—Кем син?—дип сорый Михаил.—Кем син?
—Мин—синең гомерең,—ди корт һәм тагы да котсызрак итеп көләргә тотына, аңа башкалары кушыла. Нәм бөтен тирә-якта бары тик бер генә аваз яңгырап тора:
—Мин—синең гомерең!
—Мин... Ха-ха-ха!
—Синең!.. Ха-ха-ха!
—Гомерең!.. Ха-ха-ха!
—Китегез! Югалыгыз!—дип кычкыра Михаил.—Минем сезнең белән бер уртаклыгым да юк! Китегез! Югалыгыз!
Ләкин тегеләр аны ишетергә дә теләми. Нәм Михаилга ташланалар. Ир аларны өстеннән кагарга тырышып чәбәләнә. Әмма җитешә алмый. Кортлар хәзер аны сырып ала. Тешләүләреннән җан әрни.
—Михаил! Җаным!—дип кычкыра кортларның берсе.—Тынычлан, кадерлем! Тынычлан!
Ләкин ир тынычланырга теләми. Ул белә, аз гына тынычланып калдыңмы, кортлар сине кимереп бетерәчәк.
—Тынычлан, җаным!..—Нәм кемдер аның яңагына суга. Михаилның күзеннән утлар күренә. Нәм шушы утлар ярдәм итә, кортлар яна башлый. Бераздан ул кортлардан тик көл генә кала. Ә теге тавыш һаман ишетелә.— Михаил, кадерлем,
нәрсә булды синең белән!
Михаил күзләрен ачты. Анна елар чиккә җитеп аның өстенә иелгән иде.
—Кадерлем, син саташтың...—диде ул.—Син нык саташтың...
—Юк, җаным...—Михаил ни әйтергә белми иде.—Рәхмәт сиңа!..
—Бердәнберем... Мин сине шундый яратам...
—Мин дә...—Михаил тулысынча уянды.—Ә бәләкәч ни хәлдә?
—Ул йоклый...
—Уятмадыммы?
—Юк, син кычкырмадың... Бары тик чәбәләндең генә... Өстеңнән ниндидер кортларны куган кебек... Мин сине яратам, җаным. Мә су эчеп ал.
—Анна... Мин... Беләм...—Михаил кинәт сүзсез калды. Бер хәрәкәт тә ясамады. Хәтта тын да алмагандай тоелды. Анна бертын куркып күзәтте дә анын сулышын, йөрәк тибешен тыңлады. Ир тигез сулап йоклый иде. Анна да тынычланыбрак калгандай булды. Кинәт күрше караватта яткан бала тынгысызлана башлады. Анна аның янына күчте...
* * *
—Мин бер нәрсәне аңлый алмыйм,—Айгөлнең тавышында калтырану юкка чыккан иде инде.—Ни өчен кирәк икән соң бу аларга? Карап торуга, бик шаян кеше дә түгелләр бит инде. Үзен Андрей Николаевич дип, атасының исемен әйтеп таныштырган җитди адәм. Нәм кинәт...
Радик башын чайкап кына куйды:
—Белмим.
—Балаларның җәйге ял йортында шундый хәл булса, мин аптырамас та идем.—Айгөл капчык авызын ачып, тагы өрәк киеменә үрелде.—Әмма Андрей Николаевич һәм Ольга...
—Бәлки, алар да бик шук кешеләрдер,—дип елмайды Радик.—Теплоходта да ул күңелсез булмасын дип гел әкият сөйләп килде. Менә монда да нинди маҗара уйлап тапканнар. Әгәр алар булмаса, без йокымсырап килер идек тә, бүлмәләребезгә кереп урнашкач, тагы йокыга чумар идек. Ә болай... Соңыннан көлешеп сөйләрлек истәлекләр кала. Ә Андрей Николаевич—ил гизгән адәм, вакытны ничек кызыклы итеп үткәрергә белә.
—Әти...—Айгөл өрәк киемен тартып чыгарды.—Син чынлап та шулай уйлыйсыңмы?
Радик дәшмәде. Ул, әлбәттә, болай уйламый иде. Икенче катта, өрәк күлмәге салынган капчыкны табалмагач, Андрей белән Ольганың ничек талашканын ул ишеткән иде.
—Бәлки, мин дә коридордан бер әйләнеп керермен?—дип елмайды кыз, күлмәкне өстенә ябынып.—Карале, ничек килешеп тора.
—Җитәр...—Радик кызына карады да куркып китте.—Сал ул күлмәкне. Әллә нинди зәхмәтле нәрсә булыр...
Айгөл күлмәкне рәтләп киде дә төймәләрен каптырып бетергәч, кулларын алга сузды:
—Мин—өрәк! Мин сезне өркетергә килдем!...
—Җитәр,—дип кабатлады Радик.—Котымны аласың...
Айгөл кеткелдәп куйды да ишеккә юнәлде.
—Мин сезне...
Шундый салкын тавыш белән пышылдаган җиреннән ул кинәт туктап калды. Бүлмә ишеге ачылып китте. Аннан ниндидер хатын-кыз шәүләсе килеп керде дә бер мизгелгә генә катып калды.
—Әнкәй!—дип пышылдады керүче үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй.—Аллакаем!
Нәм кинәт кычкырып җибәрде. Радик болай да берәрсе килеп кермәсен дибрәк
шүрли иде. Ул шундук һушына килде һәм коты алынган хатынның авызын учлары белән томалады. Тавыш ишетелмәде.
—Лена, зинһар өчен тынычланыгыз һәм кычкырмагыз,—дип пышылдады ул хатынның колагына.—Тавыш куптарып башкаларны куркытырга кирәкми. Мин сезгә хәзер барсын да аңлатам.
Көтелмәгән хәлдән үзе дә куркуга төшкән Айгөл хатынның күз алдында ук өрәк күлмәген салып ташлады. Моны күргән Ленаның күзләре маңгаена менде.
—Коридорда күренгән өрәк барыбызны да куркуга салгач, мин икенче катка мендем,—диде Радик, кулларын һаман хатынның авызыннан алмыйча.—Һәм баскыч төбендәге капчык авызыннан чыгып, ялтырап яткан менә шушы костюмны күрдем. Бу гадидән дә гади кием генә. Сез курыкмыйсызмы инде?
Хатын баш какты. Радик аны җибәрде.
—Безне, димәк, кеше куркыткан?—диде Лена.—Димәк, өрәк юк?
—Һәрхәлдә, безне куркыткан нәрсә өрәк түгел. Ә шушы киемнәрне кигән хатын.
—Кем сон ул?—Лена шикле карашларын Айгөлгә төбәде.—Кем ул безне куркытучы?
—Ольга.
—Кем?!
—Хәтерендәме, алар Андрей Николаевич белән икенче катка менделәр? Алар анда өрәк эзләмәделәр, ә менә шушы киемне эзләделәр...
—Ә ни өчен мин сезгә ышанырга тиеш?
—Белмим. Ләкин мин дөп-дөресен сөйлим.
—Мин сезгә ышанмыйм,—диде Лена, ишеккә атлап.—Ышанмыйм.
Ул ишек тоткасына үрелде дә кинәт туктап калды. Нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй уйланып торды. Аннан сон Айгөлгә төбәлде.
—Туктагыз әле... Ә минем улым кайда?—диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй һәм бераздан Айгөлгә эндәште.—Сез бергә түгел идегезмени?
—Юк, кешеләр бүлмәгә таралышканда ул да кереп китте...—Хәзер Айгөл аптырап калды.—Туктагыз әле... Ләис өйдә түгелмени?
—Ләис?—Лена татарчага күчте.—Юк, ул өйгә кермәде. Ләйсән аны синен белән диде.
—Туктагыз әле...—Радик та татарчага күчте.—Сезнен улыгыз... Ә Айгөл бит күптән инде... Бәлки, улыгыз башка җирдә йөридер? Хәер, ул кайда йөрергә тиеш?!.
—Ә нигә сез аны шундук эзләргә чыкмадыгыз?—диде Айгөл ачуын яшерегә дә теләмичә.—Без аерылышканга хәтсез вакыт үтте бит инде.
—Мин аны синен янындадыр дип уйладым,—диде Лена анын кәефенә бөтенләй дә игътибар итмичә.—Егетләрне кызлар яныннан әниләре барып алмый ич...
—Гафу итегез...—Айгөлнен тавышы калтыранды.—Ләкин кайда йөри икән сон ул?
—Белмим...—Лена инде чыгарга борылган иде. Кинәт ул туктап калды.— Ә бәлки, ул чынлап та монда булгандыр?
Беркем дә дәшмәде.
—Юк, монда кермәде,—диде Радик бераздан.—Кермәде.
—Аны эзләргә кирәк.
—Бәлки, кирәкмидер дә?!.—дип Айгөлгә төбәлде Лена.—Бәлки... Мин сезгә ышанмыйм. Әле өрәк... Әле кеше югала...
Ул кинәт кузгалып чыгып китте. Шапылдап ябылган ишек тавышы Ленанын хөкем карары сыман тоелды. Кыска, көчле, аяусыз. Анын артында бүлмәдә урнашкан тынлык та кырыс хөкемдар төсле иде. «Минем улымнын югалуына сез гаепле. Ничек кенә акланырга тырышсагыз да мин сезгә ышанмыйм»,—дип әйтә шикелле иде ул тынлык.
Тынлык озакка сузылды.
Бераздан Айгөл өрәк киемен кире капчыкка тыгып куйды да ишек төбендәге
почмакка ыргытты. Радик су алып эчте. Аннан сон тәрәзәне ачып җибәрде. Бертын тышка карап торды. Колак төбендә черки безелди башлагач, ишек төбенә карап алды да тәрәзәне япты. Бәлки, капчыкны шуннан атып бәрергә генәдер? Ләкин бу котылу юлы түгел иде. Әгәр Ләис чынлап та югалган икән, димәк, коточкыч хәлләр башланган дигән сүз.
Айгөлне күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Ләис урынына аның кызы да югалырга мөмкин иде бит. Хәер... Бәлки, берәр җирдә нәрсәдер эзләнеп кенә йөридер. Радик үзе дә бер мәлгә юкка чыгып торды бит... Кинәт ул американлылар хакында исенә төшерде. Кичтән бирле күренгәннәре юк. Алар кайда икән? Бәлки, алар да...
—Әти, Ләисне эзләргә кирәк...
—Әйе, кызым...
Тагын тынлык урнашты. Бераздан Радик ишеккә атлады.
—Син кайда, әти?
—Хәзер керәм, кызым... Хәзер...
—Мин куркам...
—Курыкма. Мин озак тормыйм. Американнарга гына күз салып чыгам.
—Озак торма...
Әтисе чыгып киткәч, бер мәлгә генә бүлмәне шом басты. Күзгә күренмәс куркыныч бөтен тәнеңне кысып аладыр, сулышларыңа уралып эчеңә үтеп керәдер сыман тоелды. Ләкин бу халәт озакка бармады. Кинәт Айгөл һушына килде һәм аның аңында бары тик бер генә уй дулады. Ләис юкка чыккан! Әлбәттә, егет, бәлки, кайдадыр тоткарланып кына торадыр. Алай да булуы бар. Әмма Айгөлнең күңеле моңа ышанмады. Ләисне күрмичә, аның куркыныч хәлдә түгеллегенә ышана алмый иде ул. Хәзер дөньяның бөтен котсызлыклары да артка чигенде. Ләисне югалту афәте янында алар бик кечкенә иде.
Кыз коридорга атлады.
Ахыры киләсе санда