Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Рәнҗү
Эх, бабайлар!..
Әйтмәкче булалар;
«Кошлар бит сезнеңчә сайрамый...

Агачлар сезнеңчә шауламый.
Төтен дә сезнеңчә аунамый...»
Сызланып, үртәлеп эчемнән мин дә әйтәм:

яшьләрнең күбесе телемнең асылын, аһәңен аңламый!..
Бу җиргә сөлектәй ябышкан килмешәк турында әйткән юк...
«Ник алай? Ник болай?» дип уйлап, әрнүгә сабышкан чакларда,

искән җил кистереп яңакка сыдырды -

«Җиңелмәскә иде!»
Күп җирләр йөрелә.
Күп илләр күрелә...
Чагыштырасың да күргәннәрне, күпчак
читнекеннән безнең ким чыга...
Сәбәпләрен кем ди төпченсен!
...Чит күзләрдә горур өстенлек:
«Җиңелмәскә иде!»
Төштә, имеш, бер йомгакны әй сүтәм, әй сүтәм!..
Килеп чыкмасынмы бер мәлне,

гүяки сихерче төене эченнән, кан белән тырналган бер язу -

«Җиңелмәскә иде!»
...Көч барда, акылга хаҗәт юк.

Беркемнең беркемгә әҗәт юк...

Күпме ул рәнҗелгән кавемнәр хәмердә ысланган бу илдә!

Коллыкка тарылган өнеңдә... Зарланма! Шыңшыма! -

Тел юк дип, рух юк дип... «Җиңелмәскә иде!»
Ишетәм саңгырау өннәрне Ерактан-ерактан:
урманнан, даладан, курганнан...
«Сезгә бик авырдыр, авырдыр, оланнар!...»
...Сабантуй мәйданы ягына баһадир бер егет

ашкына урамнан. «Җиңелмәскә иде бу юлы!
Җиңелмәскә иде!»


Элек һәм хәзер
Укучылар күп иде элек, язучы сирәк иде.
Әсәр — рухи азык булып, гавамга кирәк иде.
Хәзер укып вакланмыйлар, һәммәсе «иҗат» итә!..
Китап башын «китап» ашый торган заманга җиттек.
Яшьләрдә — экран-китап.
Кызык та ул, яңа да.
...Кәгазь-китап охшап калды рәнҗетелгән анага.


Аккош күле урманында
Урманымда япа-ялгыз калып, сабый кебек үксеп еладым.

Тома ятим хәзер... Ераклаша әти-әни исән елларым.
Күпме дуслар китте соң елларда, бу җирләрнең асыл уллары!
Сылу каеннарның шәүләсендә күрәм сыман йөргән юлларын...
...Исәрләнеп йөрим әрле-бирле, кәүсәләргә килеп сарылам.
Йөзләремә бәргән сагыш җиле исә сыман кыйбла ягыннан.
Язлар-көзләр кабатланып тора. Гомер фасыллары бер генә!
Яшьлек үткәч, шәфәкъ офыгында Картлык дигәннәре күренә.
...Күпме югалтулар!.. Ә тапканнар' Ачыкларга гомер бардырмы?..
Вакыт үтүләре кызган саен, әкеренәя бара адымнар...
Агачлар да ава. Үсә яңалары. Урман үзгә күренә эңгердә.

Кешеләрдән кешеләргә күчкән шатлык-кайгы гына мәңгедер.
Урманымда япа-ялгыз калып, сабый кебек үксеп еладым.
...Бер юаныч: күрәм улларымның күзләрендә килер елларым.
Һәммәсе якыннар...

Яшәлгән гомерләр, язылган китаплар,

күрелгән шәһәрләр, яраткан хатыннар —

һәммәсе якыннар! Ай-кояш, йолдызлар,

тургайлар, былбыллар, дус-ишләр,

көндәшләр, җырчылар, акыннар —

һәммәсе якыннар!

Кырдагы игеннәр, иртәнге ак карлар,

судагы дулкыннар, уттагы ялкыннар —

һәммәсе якыннар! ...

Үзем генә үз-үземә чит-ят кебек карап торам.
 

Замана
Күкне иңли көчле канат!
Җиргә сеңгән зәгыйфь каурый...
Биеклеккә карый-карый кемдер үрли...

Кемдер арый...
...Җирдә ята каты канат.
Күктә оча йомшак каурый...


Пентатоника
Бер заман монгол илендә булдык без кунакта.
(Моңарчы нигәдер юлым төшмәгән бу якка).
Безгә дип концерт куйдылар ерак бер аймакта.
Сәхнәдән агыла җанга шундый якын көйләр! әллә

Сарманда утырам, әллә, дим, Әлкидә!..
Идел шавын да ишетәм, дала җилләрен дә...
Шул көйләрдә тибрәнә ди,
Кытай илләре дә!
...Җыр тәэсиреннән бер мәл бу җир улы булдым.
Үзем сизмәстән, билләһи, татар-монгол булдым.


Ураза
Бүген кемгә ни яхшылык эшлием? дип уянсам —

таң алды сәхәрем шул.
Азгын ләззәттән ваз кичеп, яза-яза яна алсам —

вазифа уразам шул.


Төшләр
Хәерле төн! Тәмле төшләр!
Йоклаганда һәммәбез дә тигез.
Ярымүлем халәт тигезли.
Төшләр юллап, Бөек илаһи

Көч күңелләребездән ни эзли?
Татлы төшләр Аның бүләге ул.
Тик алары кыска булучан.
Яман төшләр саташтыра, баса,

тән изелә, тыпырчына җан...
Ни булса да, төшләр насыйп безгә.
Яшәүнең бу үзгә хикмәте.
Вакытларны кире кайтарырга тик

төшләрнең җитә кодрәте.
Кайчак яшьлекләргә кайтып була.
Очратып була әткәң-әнкәңне.
Ишетергә мөмкин тәүге ярның назлы,

татлы сүзләр әйткәнен...
Төш юраулар, белмим, язык микән,

Язмыш синең белән уйнаса...
Ә уйласаң, безнең гомерләр дә

бер кыска төш кенә ләбаса.


Кайтып төшә...
Саталар...
Саталар һәм сатылалар...
Бар дөньясы сатуда!
Аерма шул: сату сүзен кем ничек аңлатуда.
Туа бәндә.
Ята башта биләвендә.

Тәпи йөргәч, уйный аунап идәнендә.

Исәйгәчтен сабак ала мәктәбендә,

ирешмәкче максат куйган дигәненә.
Балигъ булгач, чыгып китә
дөнья буйлап биләменә.
...Ә бер заман түзалмыйча сынауларның иләвенә,

кайтып төшә ләхеттәге биләвенә...
Бер бәхете — гомеренең финал-ахырын белмәвендә.


***
СССР чакта төзедек коммунизм.
Хәзер ни төзибез? — кем белә?..
Рәсәй милләтеннән димәкчеләр,

татар булып тугач, мин - бәла?
Үз телеңдә белем алу өчен ялынырга,

рөхсәт сорарга?
Мәҗит Гафурича сорау туа: нәрсә карыйсың син, и Алла!..
Саталар грам-мыскаллап, саталар илләтә дә!
Кемнәрдер яшерен сата, кемнәрдер — күрәләтә.
Саталар тәнен-гыйффәтен, саталар урын-постын...
Сатасыңмы, сатыласыңмы — син ни статуста, дустым?
... Һәммә кеше андый түгел уеңда, дисең, хата.
Ышанмыйсың? Әнә чатта кемдер гайбәтең, сата.


***
Томаннар эчендә югала еллар!..
Догасыз үтелгән шактые.
Уянса күңелдә үкенеч, күзләргә яшь килә.

Шат көе.
Офыклар артына күмелә еллар!..
Озата урманнар, үр-кырлар...
Яшь буын безнең чор турында ни телдә,

ни көйләр, ни җырлар?
Рәшәләр өстендә тибрәнә еллар!..
Хәтердә калмаган күп юллар...
Киләчәк түреннән безгә дип,

бер сыңар сәламне кем юллар?
***
Зарланырлык, үртәлерлек Идел-Иортта хәлләр күп!..
Кара көчләр бассалар да, барыбер түзәм! Кимсенмим!
Мондый чакта күпләр әйтер:
«Нишлием мин, нишлим мин?..»
Башны ияр чакларда да, баш күтәреп эшлим мин!
... Җирдә ике татар калса, шул икенең - берсе мин!